Образовательная программа мбоу «Гимназия №29» на 2011-2016 г г. г. Набережные Челны, Республика Татарстан


В.В. Маяковский Три стихотворения по выбору. С.А. Есенин



бет5/18
Дата13.07.2016
өлшемі1.15 Mb.
#196717
түріОбразовательная программа
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18

В.В. Маяковский


Три стихотворения по выбору.

С.А. Есенин


Три стихотворения по выбору.

А.А. Ахматова


Три стихотворения по выбору.

Б.Л. Пастернак


Два стихотворения по выбору.

М.А. Булгаков


Повесть «Собачье сердце».

М.М. Зощенко


Два рассказа по выбору.

А.П. Платонов


Один рассказ по выбору.

А.С. Грин

Одно произведение по выбору.

К.Г. Паустовский

Один рассказ по выбору.

М.М. Пришвин


Одно произведение по выбору.

Н.А. Заболоцкий


Два стихотворения по выбору.

А.Т. Твардовский


Поэма «Василий Теркин» (три главы по выбору).

М.А. Шолохов


Рассказ «Судьба человека».

В.М. Шукшин

Два рассказа по выбору.



А.И.Солженицын

Рассказ «Матренин двор» (только для образовательных учреждений с русским языком обучения).

Рассказ «Как жаль» (только для образовательных учреждений с родным (нерусским) языком обучения).

РУССКАЯ ПРОЗА второй половины ХХ века

Ф.А.Абрамов, Ч.Т.Айтматов, В.П.Астафьев, В.И.Белов, В.В.Быков, Ф.А.Искандер, Ю.П.Казаков, В.Л.Кондратьев, Е.И.Носов, В.Г.Распу-тин, А.Н. и Б.Н. Стругацкие, В.Ф.Тендряков, В.Т.Шаламов.

Произведения не менее трех авторов по выбору.

РУССКАЯ ПОЭЗИЯ ВТОРОЙ ПОЛОВИНЫ ХХ ВЕКА

И.А.Бродский, А.А.Вознесенский, В.С.Высоцкий, Е.А.Евтушенко, Б.Ш.Окуджава, Н.М.Рубцов.

Стихотворения не менее трех авторов по выбору.



литература народов России

Героический эпос народов России: «Гэсэр», «Джангар», «Калевала», «Маадай-Кара», «Меге Баян-Тоолай», «Нарты», «Олонхо», «Урал-батыр».

Одно произведение по выбору во фрагментах.

Г. Айги, Р. Гамзатов, С. Данилов, М. Джалиль, Н. Доможаков, М. Карим, Д. Кугультинов, К. Кулиев, Ю. Рытхэу, Г. Тукай, К. Хетагуров, Ю. Шесталов.

Произведения не менее двух авторов по выбору.

Зарубежная литература

Гомер


«Илиада», «Одиссея» (фрагменты).

Античная лирика


Два стихотворения по выбору.

Данте


«Божественная комедия» (фрагменты).

М. Сервантес


Роман «Дон Кихот» (фрагменты).

У. Шекспир


Трагедии: «Ромео и Джульетта», «Гамлет» (в образовательных учреждениях с родным (нерусским) языком обучения обе трагедии изучаются в сокращении).

Два сонета по выбору.

Ж.-Б. Мольер


Одна комедия по выбору.

И.-В. Гете


«Фауст» (фрагменты).

Ф. Шиллер


Одно произведение по выбору.

Э.Т.А. Гофман

Одно произведение по выбору.

Дж. Г. Байрон


Одно произведение по выбору.

П. Мериме

Одно произведение по выбору.

Э.А. По

Одно произведение по выбору.

О. Генри

Одно произведение по выбору.

Д. Лондон

Одно произведение по выбору.

А. Сент-Экзюпери

Сказка «Маленький принц».

Х.К.Андерсен, Р.Бернс, У.Блейк, Р.Брэдбери, Ж.Верн, Ф.Вийон, Г.Гейне, У.Голдинг, В.Гюго, Д.Дефо, А.К.Дойл, Р.Киплинг, Л. Кэрролл, Ф.Купер, Дж.Свифт, Дж.Сэлинджер, В.Скотт, Р.Л.Стивен-сон, М.Твен, Э.Хемингуэй.

Произведения не менее трех авторов по выбору.

Татар теленнән

төп гомуми белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында

белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Татар теленнән гомуми төп белем бирүнең максатлары:

•укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

•укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

•телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү; •татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

•телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Икенче баскычта татар теленең төп эчтәлеге өйрәнелә, укучыларга татар теле буенча системалы фәнни яктан ныклы белем бирелә, уку эшчәнлегенең төп төрләре формалаша һәм үстерелә. Тәкъдим ителә торган материал татар теле тармакларының төп нигезен тәшкил итә. Белем бирүнең максатларын һәм үзенчәлекләрен истә тотып, программалар һәм дәреслекләр төзегәндә, материал күләме үзгәрергә мөмкин.



Коммуникатив компетенция

Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләм һәм язма сөйләмне аеру, аралашу өлкәсенә һәм сөйләм ситуациясенә бәйле анардан дөрес файдалана белү. Диалогик һәм монологик сөйләм. Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый, көнкүреш темаларына бәйле монологик ьәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү. Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле аера белү.

Танышу, өйрәнү, эзләнү, карап чыгу максаты белән уку төрләрен үзләштерү. Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә бирү. Аралашу процессында татар әдәби теле нормаларын дөрес куллана белү.

Текстның темасы, төзелеше һәм төп фикере. Аларның стиль һәм жанр төрлелеге. Текст эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып сөйләү. Диктант, изложение, сочинение язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.).



Лингвистик компетенция

Тел турында гомуми мәгълүмат

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле -Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар милли әдәби теле. Татар әдәби теленең нормалары. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы.



Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография

Хәреф һәм аваз мөнәсәбәте. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерә торган хәрефләр. Авазларны төркемләү. Авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Татар теленең фонетик закончалыклары. Иҗек. Иҗек калыплары. Басым, аның төрләре. Сүз басымы, аның үзенчәлекләре. Интонация һәм аның өлешләре. Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары.

Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. Татар орфографиясенең кыен очраклары.

Лексикология

Сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Фразеологик әйтелмәләр. Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.



Сүз төзелеше ьәм сүз ясалышы

Морфемика. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр. Кушымчалар, аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның төрләре: бәйләгечләр (исемдә -килеш, тартым, хәбәрлек, фигыльдә - зат-сан); модаль мәгънә белдерүче кушымчалар (фигыльдә - заман, юнәлеш, фигыль төркемчәләре күрсәткечләре, юклык, исемдә - күплек, стилистик, сыйфатта - дәрәҗә, сан төркемчәләре). Кушымчаларның ялгану тәртибе. Нигез (сүзнең тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торган өлеше).

Татар телендә сүз ясалыш ысуллары (кушымчалау ысулы; сүзләр кушылу ысулы; бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы; сүзләрне кыскарту ысулы; фонетик ысул; сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы).



Морфология

Татар теленең сүз төркемнәре системасы. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлек, теркәгеч. Модаль сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр.



Исем. Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше. Исем ясалышы.

Сыйфат. Сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Асыл ьәм нисби сыйфатлар. Сыйфат дәрәҗәләре, аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат ясалышы.

Сан. Санның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Сан төркемчәләре. Санның исемләшүе. Сан һәм саналмыш мөнәсәбәте. Сан ясалышы һәм дөрес язылышы.

Алмашлык. Мәгънәви төркемчәләре. Аларның кулланылыш үзенчәлекләре.

Алмашлыкларның сөйләмдәге роле. Алмашлык ясалышы.



Фигыль. Фигыльнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик

үзенчәлекләре. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр, аларга хас

грамматик категорияләр. Ярдәмче фигыльләр. Аналитик нигезле фигыльләр,

аларның белдергән мәгънәләре. Фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. Фигыль

ясалышы.

Рәвеш. Рәвешнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик

үзенчәлекләре. Рәвеш төркемчәләре. Рәвешләрнең дәрәҗә формасы алуы. Рәвешнең җөмләдә кулланылышы. Рәвеш ясалышы. Рәвешләрдә басым төшү үзенчәлеге.



Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик

функциясе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Бәйлек сүзләр.



Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр. Төркемчәләре. Аларның сөйләмдә

кулланылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы.



Ымлык. Төркемчәләре. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеге.

Кисәкчә. Төркемчәләре. Сөйләмдә кулланылышы. Дөрес язылышы.

Модаль сүзләр. Мәгънәсе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.

Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;

  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

  • җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

  • текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;

  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.

Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында формалашырга тиешле күнекмәләр:

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;

  • бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

  • текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

  • җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфололик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

  • тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  • татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары;

  • телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;

  • тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;

  • төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.


Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында

предметара эшчәнлек:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;

  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә - рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру;

  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.


Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  • баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

  • баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

  • сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

  • укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.


Әдәбияттан

гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычының максатлары:

  • матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;

  • төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

  • дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

-матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; -укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Бу баскычта укыту предметы буларак матур әдәбиятның төп эчтәлеге — күпгасырлык әдәби мирасның иң камил әсәрләре, аерым язучылар иҗаты. Белем алу - аларны уку һәм өйрәнү, тикшерү-анализлау һәм нәтиҗәләр ясый, бәяли алу дигән сүз.

Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган материал татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Әдәби әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырыла, ә инде программа авторлары, билгеле бер максаттан чыгып, аларның урынын үзгәртә ала. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле әсәрләрнең күләме арту һәм әдәби процесс үзенчәлекләре белән бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.



Программаларда укучыларның түбәндәге мәсьәләләрне белүе чагылыш табарга тиеш: сүз сәнгатенең образлы табигате; тәкъдим ителгән әдәби әсәрнең эчтәлеге; классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары; стандартта билгеләнгән һәм программада күрсәтелгән әдәби-теоретик төшенчәләр; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү; әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү; геройларга характеристика бирү; сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу; әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү; укыган әсәрләргә бәяләмә язу; татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү; эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү; аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Гомуми белем бирүнең эчтәлеге (фундаменталь төш)

V-IX сыйныфлар)

Халык авыз иҗаты

Риваятьләр һәм легендалар. «Иске Казан каласы корылуы»*, «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган», «Елан тавы»* риваятьләре; «Зөһрә кыз», «Кеше гомере ничек корылган»* легендалары.

Җырлар: «Болгар иленең кызлары»*. «Пугач явы»*. «Иске кара урман». «Гөлҗамал». Кыска җырлар.

Әкиятләр: «Ак бүре»*. «Таң батыр»*. «Серле балдак». «Кәҗә белән сарык».

Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкләр.

Мифлар: «Су иясе»*. «Алып кешеләр».

Дастаннар: «Идегәй»*.
Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты

Кол Гали. «Кыйссаи-Йосыф».

С.Сараи. «Сөһәйл вә Гөлдерсен».

XIX йөз татар әдәбияты

Г.Кандалый шигырьләре: «Иген икмәк бирер икмәк». «Бу бала хәсрәте түкде...», «Бу хәсрәтләр бетәр микән?».

К.Насыйри. «Әбүгалисина» повесте.

М.Акъегет. «Хисаметдин менла» повесте.

З.Бигиев. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы*.

Ф.Халиди. «Рәдде Бичара кыз» драмасы*.

Р.Фәхретдин. «Әсма, яки Гамәл вә җәза» повесте* (өзекләр).

XX йөз башы әдәбияты

Ф.Әмирхан. «Хәят» повесте. «Бер хәрабәдә» хикәясе.

Дәрдемәнд шигырьләре: «Каләмгә хитап»*, «Замана»*, «Видагъ», «Җәй үтте...».

Г. Ибраһимов хикәяләре: «Яз башы».

Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай»*, «Кәҗүл читек» хикәяләре. «Алдым-бирдем» комедиясе*.

Г.Камал «Беренче театр» комедиясе.

Ш.Камал «Буранда» хикәясе. «Акчарлаклар» повесте*.

С.Рәмиев шигырьләре: «Таң вакыты», «Сызла, күңелем», «Авыл»*.

Г.Тукай шигырьләре: «И каләм!», «Туган авыл», «Пар ат», «Туган җиремә», «Милли моңнар», «Кичке азан»*, «Ана догасы»*, «Шагыйрь»*.

М.Гафури. «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

XX йөз әдәбияты

1920-30 еллар

Ф. Бурнаш. «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясе.

Г. Ибраһимов. «Алмачуар» хикәясе. «Кызыл чәчәкләр» повесте*. Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повесте.

Һ.Такташ шигырьләре: «Зәңгәр күзләр»*, «Алсу», «Болай ...гади җыр гына», «Мокамай».

К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

Г.Исхакый. «Җан Баевич» комедиясе.

Ватан сугышы чоры әдәбияты

Г.Кутуй. «Сагыну» нәсере.

Ф.Кәрим шигырьләре: «Үлем уены», «Кыр казы»*, «Сибәли дә сибәли», «Сөйләр сүзләр бик күп алар».

М.Җәлил шигырьләре: «Җырларым», «Тик булса иде ирек», «Кызыл ромашка». «Сандугач һәм чишмә» балладасы*.

Сугыштан соңгы чор һәм хәзерге әдәбият

Х.Туфан шигырьләре: «Гөлләр инде яфрак яралар», «Киек казлар», «Чәчәкләр китерегез Тукайга»*, «Кайсыгызның кулы җылы», «Илдә ниләр бар икән».

С.Хәким шигырьләре: «Әнкәй», «һәйкәл урынында уйланулар», «Колын».

Ә.Еники хикәяләре: «Әйтелмәгән васыять», «Кем җырлады?», «Туган туфрак», «Матурлык»*.

Ф.Яруллин. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте*, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре.

М.Әгъләмов шигырьләре: «Китә алмыйм...», «Учак урыннары», «Каеннар булсаң иде».

А.Гыйләҗев. «Җомга көн кич белән» повесте*. М.Мәһдиев. «Кеше китә җыры кала» повесте. Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы.

Р.Фәйзуллин. «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...»*, «Вакыт»*, «Якты

моң». Кыска шигырьләр.

Н. Фәттах. «Ител суы ака торур» романы*.

И.Юзеев. «Бакчачы турында баллада» балладасы. Шигырьләре: «Сагышлы мирас», «Гасыр кичкән чакта...», «Без». «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы*.

Ф.Садриев. «Таң җиле» романы*, «Кыргый алма әчесе» повесте.

М.Галиев. «Алтын тотка» повесте.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.

Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт. Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа. Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби юнәлешләр һәм агымнар. Матур әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләре һәм әсәрнең милли үзенчәлеге.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар

Тормышны танып белүнең бер формасы һәм кеше рухи дөньясының байлыгын, күптөрлелеген чагылдыручы буларак матур әдәбият. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз авнсвпгше (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

Әдәбиятның формалашуы, шартлары, сәбәпләре. Әдәбиятны чорларга бүлүнең закончалыклары. Әдәбиятның үсешендә тотрыклы сыйфатлар -традицияләр саклану; үсеш - яңарыш, новаторлык. Әдәбиятны алга үстерүче сәбәпләр.



Халык авыз иҗаты

Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары: әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, бәетләр, риваятьләр һәм легендалар, дастаннар.



Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе. Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык . Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге.



XIX йөз әдәбияты

Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре, һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну. Әдәбиятның мәгариф һәм мәдәният үсеше белән бәйләнеше. Жанрлар үсеше, иҗат методларының (юнәлешләренең) ачыклана баруы. Прозаның мөстәкыйль төр булып формалашуы. Драматургиянең беренче үрнәкләре.



XX гасыр башы татар әдәбияты

Татар иҗтимагый тормышында һәм әдәбият үсешендә иң бай, катлаулы вакыйгалар чоры. Милли азатлык хәрәкәте, 1905-07 еллар инкыйлабы тудырган шартларда матбугат, әдәбият һәм сәнгатьнең күтәрелеше; драматургиянең, татар театрының үсүе; яңа жанр һәм стильләр. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы. Әдәбиятның реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте.



XX гасыр татар әдәбияты

Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман сорауларына актив мөрәҗәгать итүе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы.

Совет чоры әдәбиятында революцион вакыйгаларның әдәбиятка йогынтысы һәм әдәбиятта чагылышы. Традицияләрнең яңаруы, яңа җәмгыять сыйфатларын эзләү, яңа герой образы. Ватан, ил, халык образларының эпик гәүдәләнеше; шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре, гражданлык хисе, халыклар язмышы, кешенең рухи дөньясы, чор кыйммәтләре турында уйлану. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. Дөнья әдәбияты белән бәйләнеш, бүгенге көн әдәбиятында яңарыш.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:


  • татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;

  • текстларны әрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;

  • әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

  • әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;

конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;

  • язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;

  • әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;

  • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

  • әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;

  • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

  • фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне

тану;

• әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;



  • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

  • татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;

  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

• язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);



  • әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;

  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, турлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;

  • әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;

  • әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсешүзгәреше:

  • укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;

  • укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;

  • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.


Обязательный минимум содержания

ОСНОВНЫХ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ПРОГРАММ

по иностранному языку

Речевые умения

Предметное содержание речи

Общение со сверстниками в ситуациях социально-бытовой, учебно-трудовой и социально-культурной сфер в рамках следующей примерной тематики:

1) Мои друзья и я. Взаимоотношения в семье, с друзьями. Представление членов своей семьи. Культура быта и общения в англоязычной семье, с зарубежными гостями в российской семье. Семейный бюджет. Внешность. Досуг и увлечения (спорт, музыка, чтение, посещение дискотеки, кафе, клуба). Проведение досуга с зарубежными сверстниками. Молодежная мода. Карманные деньги. Покупки. Переписка.

2) Школьное образование. Изучаемые предметы, отношение к ним. Учеба, поведенческий этикет, традиции в школьной жизни. Учеба и школьная жизнь зарубежных подростков. Каникулы. Международные школьные обмены. Проблемы выбора профессии и роль иностранного языка.

3) Родная страна и страна/страны изучаемого языка. Их географическое положение, климат, население, города и села, достопримечательности. Выдающиеся люди, их вклад в науку и мировую культуру. Технический прогресс. Средства массовой информации.

4) Природа и проблемы экологии. Глобальные проблемы современности. Здоровый образ жизни.



Виды речевой деятельности

Говорение

Диалогическая речь

диалог этикетного характера – начинать, поддерживать и заканчивать разговор; поздравлять, выражать пожелания и реагировать на них; выражать благодарность; вежливо переспрашивать, отказываться, соглашаться;

диалог-расспрос – запрашивать и сообщать фактическую информацию (кто? что? как? где? куда? когда? с кем? почему?), переходя с позиции спрашивающего на позицию отвечающего; целенаправленно расспрашивать, «брать интервью»;

диалог-побуждение к действию – обращаться с просьбой и выражать готовность/отказ ее выполнить; давать совет и принимать/ не принимать его; приглашать к действию/взаимодействию и соглашаться/не соглашаться принять в нем участие; делать предложение и выражать согласие/несогласие принять его, объяснять причину;

диалог-обмен мнениями – выражать точку зрения и соглашаться/не соглашаться с ней; высказывать одобрение/неодобрение; выражать сомнение, эмоциональную оценку обсуждаемых событий (радость/огорчение, желание/нежелание), эмоциональную поддержку партнера, в том числе с помощью комплиментов.

Комбинирование указанных видов диалога для решения более сложных коммуникативных задач.



Монологическая речь

  • кратко высказываться о фактах и событиях, используя такие коммуникативные типы речи, как описание/характеристика, повествование/сообщение, эмоциональные и оценочные суждения;

  • передавать содержание, основную мысль прочитанного с опорой на текст;

  • делать сообщение по прочитанному/услышанному тексту;

  • выражать и аргументировать свое отношение к прочитанному.


Аудирование

Восприятие на слух и понимание несложных текстов с разной глубиной и точностью проникновения в их содержание (с полным пониманием, с пониманием основного содержания, с выборочным пониманием) в зависимости от коммуникативной задачи и стиля текста.

Формирование умений:


  • выделять основную информацию в воспринимаемом на слух тексте и прогнозировать его содержание;

  • выбирать главные факты, опуская второстепенные;

  • выборочно понимать необходимую информацию прагматических текстов с опорой на языковую догадку, контекст;

  • игнорировать неизвестный языковой материал, несущественный для понимания.


Чтение

Чтение и понимание текстов с различной глубиной и точностью проникновения в их содержание (в зависимости от вида чтения):



  • с пониманием основного содержания (ознакомительное чтение);

  • с полным пониманием содержания (изучающее чтение);

  • с выборочным пониманием нужной или интересующей информации (просмотровое/поисковое чтение).

Использование словаря независимо от вида чтения.

Чтение с пониманием основного содержания аутентичных текстов на материалах, отражающих особенности быта, жизни, культуры стран изучаемого языка.

Формирование умений:



  • определять тему, содержание текста по заголовку;

  • выделять основную мысль;

  • выбирать главные факты из текста, опуская второстепенные;

  • устанавливать логическую последовательность основных фактов текста.

Чтение с полным пониманием содержания несложных аутентичных адаптированных текстов разных жанров.

Формирование умений:



  • полно и точно понимать содержание текста на основе его информационной переработки (раскрытие значения незнакомых слов, грамматический анализ, составление плана);

  • оценивать полученную информацию, выражать свое мнение;

  • комментировать/объяснять те или иные факты, описанные в тексте.

Чтение с выборочным пониманием нужной или интересующей информации – умение просмотреть текст (статью или несколько статей из газеты, журнала) и выбрать информацию, которая необходима или представляет интерес для учащихся.
Письменная речь

Развитие умений:



  • делать выписки из текста;

  • писать короткие поздравления (с днем рождения, другим праздником), выражать пожелания;

  • заполнять формуляр (указывать имя, фамилию, пол, возраст, гражданство, адрес);

  • писать личное письмо по образцу/без опоры на образец (расспрашивать адресата о его жизни, делах, сообщать то же о себе, выражать благодарность, просьбу), используя материал тем, усвоенных в устной речи, употребляя формулы речевого этикета, принятые в стране изучаемого языка.


Языковые знания и навыки

Орфография

Правила чтения и орфографии и навыки их применения на основе изучаемого лексико-грамматического материала.



Произносительная сторона речи

Навыки адекватного произношения и различения на слух всех звуков изучаемого иностранного языка, соблюдения ударения и интонации в словах и фразах, ритмико-интонационные навыки произношения различных типов предложений, выражение чувств и эмоций с помощью эмфатической интонации.



Лексическая сторона речи

Навыки распознавания и употребления в речи лексических единиц, обслуживающих ситуации в рамках тематики основной школы, наиболее распространенных устойчивых словосочетаний, оценочной лексики, реплик-клише речевого этикета, характерных для культуры стран изучаемого языка; основные способы словообразования: аффиксации, словосложения, конверсии.



Грамматическая сторона речи

Признаки нераспространенных и распространенных простых предложений, безличных предложений, сложносочиненных и сложноподчиненных предложений, использования прямого и обратного порядка слов. Навыки распознавания и употребления в речи.

Признаки глаголов в наиболее употребительных временных формах действительного и страдательного залогов, модальных глаголов и их эквивалентов, существительных в различных падежах, артиклей, относительных, неопределенных/неопределенно-личных местоимений, прилагательных, наречий, степеней сравнения прилагательных и наречий, предлогов, количественных и порядковых числительных. Навыки их распознавания и употребления в речи.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет