Образовательная программа мбоу «Новошешминская гимназия Новошешминского муниципального района рт»



бет9/27
Дата20.06.2016
өлшемі1.93 Mb.
#149610
түріОбразовательная программа
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   27

9 нчы сыйныф

5—8 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

I. Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

Сөйләм авазлары, авазларның охшашлануы, чиратлашуы; авазлар чиратлашканда, мәгънәнең үзгәрүе; сүзнең әйтелеше һәм язылышы, сүз ярдәмендә белдерелгән мәгънә.

Лексикология. Татар әдәби теленең сүз байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Фразеологизмнар. Профессионализмнар. Диалектизмнар. Неологизмнар. Архаизмнар. Алынма сүзләр.

Морфология. Төрле сүз төркемнәренә тупланган мөстәкыйль, ярдәмлек, модаль сүзләрнең сөйләм оештырудагы роле. Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскар­тылма сүзләр.

Гади җөмлә синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре: ияртүле һәм тезүле бәйләнеш, ияртүче һәм иярүче компонент; хәбәр­лекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт; җөмләдә тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар. Җөмләдә кушымчаларның, теркә­гечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гому­миләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр, аларда тыныш билгеләре .

Кушма җөмлә синтаксисы. Җөмләләр арасында тезүле һәм ияр­түле бәйләнеш: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр; теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар, тыныш бил­геләре; аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләр, ияр­чен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

II. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү шушы сыйныфта өйрәнелә торган синтаксик күренешләргә — гади җөмләләрнең әйтелү максаты ягыннан төрләренә, алардагы тиңдәш һәм аерымланган иярчен кисәкләргә, эндәш һәм кереш сүзләргә; тезмә кушма җөмләләрдәге — тезү, санау, каршы кую, иярченле кушма җөмләләрдәге көттерү һәм аныклау кебек интонацияләр белән үрелеп алып барыла.
Стилистика һәм сөйләм культурасы.

I.Әдәби сөйләм, аның стильләре. Функциональ стильләр: матур әдәбият стиле, аның лексик һәм грамматик үзенчәлекләре; көндәлек матбугат стиле, аның үзенчәлекләре; фәнни стиль, аны үстерү өчен
кирәкле шартлар; рәсми стильгә хас үзенчәлекләр; эпистоляр стиль, аның телебез тарихында тоткан урыны


Төрле сүз төркемнәренә тупланган сүзләрне сөйләмдә куллану. Грамматик синонимнар, аларның төрләре: морфологик һәм синтаксик синонимнар. Морфологик синонимнарны сөйләмдә куллану үзенчә­лекләре. Синтаксик синонимнарның үз эчендәге төрләре: сүзтезмәләр-нең синонимлыгы, җөмлә кисәкләрен синонимик куллану, бер һәм ике составлы җөмләләрнең синонимлыгы, фигыль юнәлешләре белән бәйле синонимлык (актив һәм пассив төзелмәләр синонимлыгы), туры һәм кыек сөйләм синонимлыгы. Аналитик һәм синтетик иярчен җөм­ләләр синонимлыгы, иярчен кисәк һәм иярчен җөмлә синонимлыгы, тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллану.

Лексик һәм грамматик калькалар, аларның татар сөйләмендә кул­ланылышы.

Сөйләм культурасы, аның нигезләре: төгәллек, аңлаешлылык, чис­талык, җыйнаклык, аһәңлелек .

II.Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен аеру, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
Тел турында гомуми мәгълүмат.

I.Телнең иҗтимагый әһәмияте. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Тел һәм тарих, хәзерге милли татар әдәби теленең тамырлары, милли татар әдәби теленең формалашуы. Хәзерге татар әдәби теленең
үсеш үзенчәлекләре. Икетеллелек. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы. Татар сөйләмә теленең диалектлары. Татар әдәби теленең сафлыгын, аһәңен,
матурлыгын, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияви көчен саклау.


Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре. Тестлар ярдәмендә татар теленнән белем сыйфатын тикшерү, бе­лемнәрне балларда бәяләү.

II.Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын
белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау. Татар теленең диалектлары һәм сөйләмнәре турында гомуми төшенчәгә ия булу.

10 нчы сыйныф

Милли телне саклау, үстерү — милли мәдәниятне, милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз.

Туган телнең үсеше, яшәеше; үле телләр..

Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның ана телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары.

I. Татар милли әдәби теленең язма тамырлары: борынгы төрки әдәби тел, иске төрки әдәби тел, иске татар әдәби теле.

Татар халкы кулланган язу төрләре: гарәп, латин графикасына, ки­риллицага нигезләнгән язу

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

Морфология. Төрле сүз төркемнәренә тупланган мөстәкыйль, яр­дәмлек, модаль сүзләрнең сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби те­ленең сүз байлыгы, тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы. Сүзләр һәм җөмләләр ара­сында мәгънә мөнәсәбәтләре; сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, тер­кәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, го­мумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләре.

Тестлар ярдәмендә татар теленнән (А, В, С өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү .

II. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. Рун язуы турында төшенчә алу. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә
тәэсирен аңлата белү.


Укучыда булган актив сүзлек запасын арттыру; сөйләмә һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньясын баету; та­тар теленнән алынган теоретик материалны аңлы үзләштерүне, тел фәнен яхшы белүне тәэмин итү; үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләрен булдыру; дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булдыру; киләчәктә фәннәрне ана телендә өйрәнү мөмкинлеген максатка яраклаштырып аңлату.
11 нче сыйныф.

I. Телләр тарихы буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабат­лау

Татар теле — татар милләтенең иң кыйммәтле тарихи ядкяре, буын­нар арасында аралашу коралы. Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр. Телләрнең үзара тәэсире.

Төрки-татар этнонимикасы

Төркиләрдә иң борынгы этнонимнар. Борынгы төрки этнонимнар теркәлгән регионнар.

Төрки этнонимнарның, топоним буларак, Идел-Урал регионында теркәлеп калуы. Татар этнонимының этимологиясе һәм семантика­сы.

Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту.

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация. Татар әдәби теленең сүз байлыгы, сүзләрнең ясалышы һәм язылы­шы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш, җөм­ләдә тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушым­чаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләр­нең язылышы; составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре.

Иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, аналитик һәм синтетик ияр­чен җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр, катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләү­че чаралар, тыныш билгеләре.

Фонетикага, орфоэпиягә, орфографиягә, грамматикага, стилисти­кага караган анализлар, синтаксик нигездә гомумиләштерелеп, ягъни җөмлә яки текст кысаларында авазларны дөрес әйтеп, сүз һәм җөм- ләләрне дөрес язып, җөмлә һәм текстны дөрес интонация белән уку һәм шардагы тыныш билгеләренең куелышына аңлатма бирү юнәлешендә алып барыла.

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре турында белешмә

II. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау — милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү. Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.

Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.

Топонимнарның, нигездә, төркичә булуын, Идел-Урал арасында татарларның бик борынгыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.

Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлату, татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын төшендерү.

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту эчтәлеге (татар балалары өчен)
5 нче СЫЙНЫФ
1. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр, нигез һәм төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.

Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.

2. Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография.

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат. Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә.

Татар телендә сузык авазлар. Аңкау һәм ирен гармониясе.

Тартык авазлар классификациясе. Татар телендә тартыкларның сөй­ләмдәге үзгәрешләре.

Татар телендә иҗек калыплары. Сүз басымы. Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат.

Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар ал­фавиты.

Икешәр аваз кушылмасын белдергән я, ю, е хәрефләренең дөрес язылышы.

Ъ һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Кабатлау.

3. Лексикология һәм лексикография.

Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылу өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы. Кулланылу активлыгы буенча сүзлек составы. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану. Кабатлау.

4. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр 26 һәм модальлек кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.

Татар телендә сүз ясалу ысуллары: ясагыч кушымчалар белән ясау; сүзләрне кушу яки теркәү юлы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясау; сүзләрне кыскарту юлы белән яңа сүзләр ясау.

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Кабатлау.


6 нчы СЫЙНЫФ


  1. 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау


2. МОРФОЛОГИЯ

  1. Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү

  2. Исем Исемнең лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартымлы исем­нәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары.

Исемнәрнең төрле ысуллар белән ясалышы.

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

2.3. Сыйфат

Сыйфатның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик бил­геләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфатларның төрле ысуллар белән ясалышы.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

2.4. Рәвеш

Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. Аның лексик-грамматик мәгъ­нәсе һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф рәвешләр, охшату-чагыштыру рәвешләре, күләм-чама рәвешләре, урын рәвешләре, вакыт рәвешләре, сәбәп-максат рәвешләре.

Рәвешләрнең ясалышы.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

2.5. Сан

Санның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеге. Сан­нарның исемләшүе.

Сан төркемчәләре: микъдар саны, тәртип саны, чама саны, бүлем саны, җыю саны. Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы. Саннарга морфологик анализ ясау. Кабатлау.

2.6. Алмашлык

Алмашлык турында гомуми мәгълүмат. Аларның мәгънә төркемчәләре: зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, юклык алмашлыклары, тартым алмашлыклары.

Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы.

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

7 нче СЫЙНЫФ

  1. Морфология буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау


2. СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ

2.1. Фигыль

Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. Фигыльнең барлык-юклык формалары.

Фигыль төркемчәләре. Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.

Хикәя фигыль, аның заман формалары. Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше.

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе һәм исемгә күчүе. Сыйфат фигыльләрнең сөй­ләмдә кулланылышы.

Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, сөйләмдә кулланылышы.

Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы, сөйләмдә кулланылышы. Аларның исемгә күчү очраклары. Татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе.

Инфинитив. Аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә дөрес кулла­нылышы һәм дөрес язылышы.

Фигыльләрнең ясалышы. Фигыльләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

2.2. Аваз ияртемнәре

Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълүмат. Аларның ясалуы, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

2.3. Хәбәрлек сүзләр

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә. Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы. Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.
2.4. Бәйлекләр

Бәйлекләр турында гомуми мәгълүмат. Аларның сөйләмдә кул­ланылу үзенчәлекләре. Бәйлекләрне төркемләү.

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы. Бәйлекләргә морфологик характеристика бирү. Кабатлау.

2.5. Теркәгечләр

Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү. Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре, аларның интонациягә бәйле булуы. Теркәгечләрне төркемләү.

Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы. Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү. Кабатлау.

2.6. Кисәкчәләр

Кисәкчәләр турында гомуми мәгълүмат. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү. Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

2.7. Ымлыклар

Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат. Аларның ясалу үзенчәлек­ләре һәм сөйләмдә кулланылышы. Ымлыкларны төркемләү.
8 нче СЫЙНЫФ

1. 5—7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

2. ГАДИ ҖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ

  1. Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүз һәм җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләр.

  2. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмә .Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Аларны белдерә торган тел чаралары.

Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәкләр. Татар телендә сүзтезмәләрнең төрләре.

Кабатлау.

2.3. Сүз тәртибе

Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми мәгълүмат (башлангыч
сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү). ,


Җөмләдәге сүзләрнең уңай һәм кире сүз тәртибе. Җөмлә кисәк­ләренең җөмләдәге урыны. Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре.

2.4. Гади җөмлә төрләре

Җөмлә турында башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.

2.5. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә һәм тойгылы җөмләләр (башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү), алар янында куела торган тыныш билгеләре.

2.6. Ике составлы һәм бер составлы җөмлә турында гомуми төшенчә

Ике составлы җөмләләр: җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

2.7. Җөмлә кисәкләре

Башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.

2.8. Җөмләнен баш кисәкләре

Ия белән хәбәр һәм аларның белдерелүе, төрләре. Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.

2.9. Җөмләнең иярчен кисәкләре

Аергыч һәм аның белдерелүе. Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аер­гычлар.

Тәмамлык һәм аның белдерелүе. Туры һәм кыек тәмамлыклар.

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле. Вакыт хәле. Рәвеш хәле. Күләм хәле. Сәбәп хәле. Максат хәле. Шарт хәле. Кире хәл. Төрле хәлләрнең аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат. Аныклагычларның аерым­лануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

2.10. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә. Аларны бәйләүче ча­ралар. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре. Кабатлау.

2.11. Модаль кисәкләр

Эндәш сүз һәм кереш сүз турында гомуми төшенчә. Аларның үзенчәлекләре һәм җөмләдәге урыны. Эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.

  1. Бер составлы җөмләләр. Исем (атау) җөмлә. Фигыль (иясез) җөмлә.

  2. Тулы һәм ким җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр турында гомуми мәгълүмат. Ким җөмлә­ләрнең төрләре һәм аларның кулланылышы. Кабатлау.

2.14. Раслау һәм инкяр җөмләләр.

Раслау һәм инкяр җөмләләр турында гомуми төшенчә һәм аларның кулланылышы. Кабатлау.

  1. Гади җөмлә синтаксисын һәм анда кулланыла торган тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау. Гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау.


9 нчы СЫЙНЫФ

1. Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау

2. КУШМА ҖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ

  1. Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

  2. Кушма җөмлә төрләре

Тезмә кушма җөмләләр турында гомуми мәгълүмат. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Күп тезмәле кушма җөмлә.

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Аналитик иярченле кушма җөмләләр. Синтетик иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Татар һәм рус телләрендә тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре. Кабатлау.

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә бәйләнеше.

Иярчен ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр.

Иярчен аергыч җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.

Иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау. Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   27




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет