Образовательная программа мбоу «Новошешминская гимназия Новошешминского муниципального района рт»



бет8/27
Дата20.06.2016
өлшемі1.93 Mb.
#149610
түріОбразовательная программа
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   27

Синтаксис һәм пунктуация.

I. Фикерне, уйны, теләкне телдән яисә язмача белдерү чарасы буларак, җөмлә турында гомуми төшенчә.

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләре. Тыныш билгесе һәм интонация.

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Җыйнак җөм­лә. Кушма җөмлә. Җөмләдә баш кисәкләрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүе, урыны.

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш, аның янына куела торган тыныш билгесе.

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тәмамлык, хәл. Җәенке җөм­лә. Сүзтезмә: җөмләдә исемне һәм фигыльне ачыклап килгән кисәкләр. Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәк.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар, хәлләр. Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре һәм теркәгечләр .

II. Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару; баш һәм иярчен кисәкләрне таба алу, иярчен кисәкләрнең ияртүче сүзгә бәйләнү юлларын күрсәтү; бәйләүче чараларны, аларның үзен-
чәлекләрен сүзләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләрен билгеләү аша өйрәнү.


Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләрне һәм тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне дөрес интонация белән укый һәм яза белү. Бәйләнешле текст төзү күнекмәләре булу.

Программада таләп ителгәнчә, сүзләрне өлешчә — морфологик, җөмләләрне синтаксик һәм пунктуацион яктан тикшерү.
Фонетика, орфоэпия һәм орфография.

I. Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы.

Сузык һәм тартык авазлар таблицасы .

Сингармонизм законы: калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр, кушым­чаларның ике яки өч варианты .

Сүзләрнең язылышы һәм әйтелеше туры килгән һәм туры килмәгән очраклар: А а хәрефе язылып та, [ә] авазы әйтелү очраклары: гадәт, ка­ләм, сәгать, дикъкать; Ы ы хәрефе язылып та, [о] авазы әйтелү очрак­лары: колын; О о хәрефе язылып та, [ө] авазы әйтелү очраклары: Гомәр; ы + й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очраклары: кыйммәт, табигый; беренче иҗектә — о, икенче иҗектә е хәрефе язылып та, ике иҗектә дә [ө] авазы әйтелү очраклары: гомер .

Сөйләмдә тартык авазларның үзгәреше, сүзләрнең язылышы:

[г], [гъ], [к], [къ] авазлары алдыннан килгәндә, [н] авазының [ң] лашуы: бүгенге, кагынган, күтәренке, салынкы; [гъ] яки [къ] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы: игълан, микъдар, табигый; карендәш, дикъкать; [х],[һ],[ң] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язы­лышы: хат, тәм, һәм, һаман, караңгы, бәрәңге, батынкы, көнгә; [йа], [йә], [йу], [йү], [йы], [йэ] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылы­шы: яка, яшә, юл, юкә, сыер, егерме; [\у] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы: вакыт, вәкил, саулык, тәүлек, суык, кайтуы, китүе; тавышсыз (ь, ъ) хәрефләрнең дөрес язылышы.

Үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

II. Тартык һәм сузык авазларны ишетеп аера белү, дөрес әйтә һәм яза белү. Сүзләрне дөрес басым куеп әйтү, язма текстларны сәнгатьле уку; язма телне камилләштерү, сөйләмә тел культурасын күтәрү. Сүз­ләргә хәреф-аваз анализы ясый белү. Орфографик сүзлектән дөрес файдалану. Татар телендәге төп орфографик кагыйдәләр белән танышу, дөрес язарга өйрәнү.
Лексика һәм сөйләм культурасы.

I. Сүз байлыгы һәм сөйләм культурасы турында сөйләшү .

Татар теленең сүз байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр: сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънә­ләре.

Омонимнар, синонимнар, антонимнар, фразеологик әйтелмәләр .

Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр.

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр. Профессиональ сүзләр. Атамалар (терминнар).

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Та­рихи сүзләр һәм архаизмнар. Неологизмнар, лексика бүлеген кабат­лау.

Сүзлекләр. Алардан файдалану күнегүләре.

II. Сүзләрне язуда һәм сөйләмдә дөрес куллана белү. Сөйләмне туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, синоним, антоним һәм фразео­логизмнар белән баету, сөйләмдәге кабатланулардан арыну. Гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрне дөрес әйтү, язу һәм мәгънәләрен аңлау. Сүзләрне лексик яктан тикшерә белү.

Аңлатмалы, фразеологик, татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр­дән, антонимнар, синонимнар сүзлегеннән файдалана белү.
6 нчы сыйныф

Татар әдәби теле, телебездәге сүзләрнең язылышы һәм әйтелү үзен­чәлекләре, сөйләм культурасы хакында әңгәмә.
Морфология

Кабатлау. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның белдере­лүе.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре.

I. Исем сүз төркеме. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма исемнәр.

Баш килештәге исемнәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге функ­циясе.

Иялек килешендәге исемнәр, аларның тартымлы исемнәр белән мөнәсәбәте, җөмләдәге функциясе.

Төшем килешендәге исемнәр, аларның җөмләдәге функциясе..

Юнәлеш һәм чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, аларның җөмләдәге функциясе.

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау. Җөмлә составындагы исемнәргә грамматик анализ ясау, исемнәрне мәгънәле кисәкләргә таркату.

II. Исемнәрне дөрес басым белән әйтү, бәйләнешле сөйләмдә урынлы куллану; сан, тартым, килеш кушымчаларын дөрес әйтү һәм язу, җөмлә составындагы исемнәргә фонетик һәм морфологик, синтаксик анализ ясый белү, сөйләмдә синоним һәм антоним исемнәрне дөрес файдалану.

Сыйфат.

I. Сыйфат сүз төркеме, язма һәм телдән сөйләмдә сыйфатларның роле.

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатлар.

Сыйфат ясагыч кушымчалар.. Сыйфат дәрәҗәләре.

Синоним һәм антоним сыйфатлар .

Сыйфатларның җөмләдәге функциясе.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау. Җөмлә составындагы сыйфатларга грамматик анализ ясау, сыйфатларны мәгънәле кисәкләргә таркату.

II. Язма эшләрдә һәм телдән сөйләмдә сыйфат төркеменә кергән сүз байлыгыннан урынлы файдалану, сыйфат дәрәҗәләрен төгәл куллану. Сыйфатларга — фонетик, морфологик, җөмлә составындагы сыйфат­ларга грамматик анализ ясый белү.

Сан.

I. Сан сүз төркеме. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерүче саннар, саннарның язуда цифр яки сүз белән белдерелүе, гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

Саннарның ясалышы һәм язылышы: тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар.

Микъдар, тәртип, бүлем, җыю, чама саннары.

Саннарның җөмләдәге функциясе.

Саннарга морфологик анализ ясау..

Кабатлау. Җөмлә составындагы саннарга грамматик анализ ясау, саннарны мәгънәле кисәкләргә таркату.

II. Сөйләмдә саннарны сүз, гарәп һәм рим цифрлары белән аңлата һәм яза белү. Вакытны, көнне, тәүлекне, атнаны, айны, елларны, гасырларны белдерә торган саннарны дөрес куллану һәм язу. Саннар-
га — фонетик һәм морфологик, җөмлә составындагы саннарга грамматик анализ ясый белү.


Рәвеш.

I. Рәвеш сүз төркеме. Рәвеш турында төшенчә, рәвешләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Рәвешләрнең ясалыш ягыннан төрләре, язылышы. Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр, аларның җөмләдәге функция­се.

Охшату һәм чагыштыру рәвешләре, аларның җөмләдәге функ­циясе.

Күләм-чама рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе.

Вакыт һәм урын рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе.

Сәбәп һәм максат рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе..

Кабатлау. Җөмлә составындагы рәвешләргә грамматик анализ ясау, рәвешләрне мәгънәле кисәкләргә таркату.

II. Аралашканда һәм язма эш башкарганда, эш яки хәлнең билгесен, билгенең билгесен белдереп килгән сүзләрне, татар сөйләм этикетына туры китереп, урынлы куллану.

Алмашлык.

' I. Алмашлык сүз төркеме турында гомуми төшенчә, сорау алмашлыклары.

Зат (исем) һәм тартым алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе.

Күрсәтү (сыйфат һәм рәвеш) алмашлыклары: тамыр һәм ясалма төрләре, аларның җөмләдәге функциясе.

Билгеләү һәм юклык алмашлыклары, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, синоним һәм антоним алмашлыклар, аларның җөмләдәге функциясе.

Юклык алмашлыклары, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдәге функциясе.

Алмашлыкларның җөмләдәге функциясе.

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау. Җөмлә составындагы алмашлыкларга грамматик анализ ясау, алмашлыкларны мәгънәле кисәкләргә таркату.

II. Алмашлык төркеменә кергән сүзләрне татар сөйләмендә, дөрес әйтеп һәм язып, урынлы куллана белү. Алмашлыкларның сөйләмдәге ролен аңлау, аларга фонетик һәм грамматик анализ ясый белү.

Фигыль.

I. Фигыль сүз төркеме турында төшенчә, фигыльләрнең сөйләмдәге роле, синоним һәм антоним фигыльләр.

Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе), фигыль юнәлешләре.

Затланышлы фигыльләр: боерык, шарт, хикәя фигыльләр, ясалышы, барлык һәм юклык төре, зат-сан белән төрләнеше, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдәге функциясе.

Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше.

Затланышсыз фигыльләр: сыйфат, хәл, исем фигыльләрнең, инфи­нитивның ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдәге функциясе.

Сыйфат фигыльләрдә заман төсмеренең белдерелүе.

Фигыльләр ярдәмендә эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерү.

Мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләр, мөстәкыйль мәгъ­нәле фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау. Җөмлә составындагы фи­гыльләргә грамматик анализ ясау, мәгънәле кисәкләргә таркату, фо­нетик һәм морфологик анализ ясау.

II. Сөйләмдә фигыль төркемчәләрендәге басымны дөрес куеп, язуда тиешле урында заман, зат-сан, юнәлеш формаларын һәм ярдәмче фигыльләр белән килгән кушма фигыльләрне урынлы куллана белү; фигыль синонимнардан һәм антонимнардан сөйләм эшчәнлегендә урынлы файдалану, фигыль белән белдерелгән хәбәрнең ия белән затта да, санда да ярашуын аңлау.

Фигыльләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясый белү.
Аваз ияртемнәре.

I. Аваз ияртемнәре турында гомуми белешмә, аларның сөйләмдәге роле.

Аваз ияртемнәре нигезендә ясалган фигыльләр һәм исемнәр, алар­ның язылышы: ялгызак, парлы, кабатлаулы ияртемнәр.

II. Телебезнең бары үз үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалган ияртемнәрне сөйләмә һәм язма телдә урынлы файдалана белү.
Ярдәмлек сүз төркемнәре

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

I. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең телдән һәм язма сөйләмдә сүзләр, җөмләләр арасындагы бәйләнешне һәм мәгънә мөнәсәбәтен оештырудагы роле. Бәйлекләрнең, кайсы килешне таләп итүләренә карап,
төркемнәргә бүленеше, мәгънәләре, язылышы, синоним бәйлекләр.


Бәйлек сүзләр: сүзләр арасындагы урынара мөнәсәбәтләрне бел­дерүче ярдәмче исемнәр.

II. Бәйлекләрнең һәм бәйлек сүзләрнең язма һәм телдән сөйләмдәге вазифасын аңлап, тиешенчә куллана белү.

Теркәгечләр.

I. Теркәгечләр турында гомуми төшенчә: тезүче һәм ияртүче тер-
кәгечләр, аларның сөйләм оештырудагы роле.


Синоним теркәгечләр. Теркәгечләрнең язылышы.

II. Тезүче теркәгечләрнең сөйләмдә үзара тигез хокуклы, ягъни бер-берсенә иярмәгән сүзләрне яки тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне бәйләүдә катнашуын, ияртүче теркәгечләрнең җөмлә эчендә берсе икенчесенә ияреп, ачыклап килгән сүзләрне яки иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләвен хәтердә калдыру; сөйләмдә кулланылган сүзләргә модаль мәгънә төсмере өстәүче, сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче чараларны
урынлы файдалана белү, дөрес язу.


Модаль сүз төркемнәре. Кисәкчәләр.

  1. Кисәкчәләр турында гомуми төшенчә, кисәкчәләрнең төркем­чәләре, язылышы, алар ярдәмендә сүзләргә бирелә торган модаль мәгъ­нә төсмере .

  2. Кисәкчәләрнең үзләре ияргән сүз белән бергә җөмлә кисәге со­ставына керүен һәм шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтелүен истә кал­дыру; үзара аралашу белән бәйле булган татар сөйләм этикеты фор­маларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү. Язмада тел­гә, сөйләмгә, этикага кагылышлы нормаларның үтәлешенә ирешү.

Модаль сүзләр.

I. Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә. Аларның сөйләмдәге роле, язылышы.

II. Модаль сүзләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен төшенү.

Ымлыклар.

I. Ымлыклар турында гомуми төшенчә: төзелеше, мәгънә буенча төрләре, сөйләмдә кулланылышы ягыннан әһәмияте һәм язылышы.

II. Татар милләтенә хас сөйләм этикеты үзенчәлекләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү.

Синтаксис һәм пунктуация.

I. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Хәбәрлек. Хәбәрлеге бер генә булган — ия белән хәбәрдән генә торган — җыйнак җөмләләр. Хәбәрлеге берничә булган — ияләрдән һәм хәбәрләрдән генә торган кушма җөмләләр.

Җөмләдә ия һәм хәбәрнең белдерелүе, ярашуы. Баш һәм иярчен, тиңдәш кисәкләрдән торган җәенке җөмләләр. Ия белән хәбәр, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләрне туплап торучы гомумиләштерүче сүзләр, алардан соң һәм алар алдына куела торган тыныш билгеләре. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең белдерелүе..

II. Тел гыйлеменең морфология һәм синтаксис өлешләреннән алган
белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү; тел берәмлекләрен тикшерү, чагыштыру, диалогик һәм монологик сөйләмдә урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.

7 нче сыйныф

Гади җөмлә синтаксисы

I. Морфология бүлегендә үткәннәрне искә төшерү. Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле ки­сәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гому­миләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш бил­геләре.

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы бил­гесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт.

Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле ку­шымчалар).

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

Җөмләләрне төркемләү.

Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөм­лә.

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр; җөмлә­нең төрле урынында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янына куела торган тыныш билгеләре.

Синтагма.

Раслау, инкяр һәм җыйнак, җәенке җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр.

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

Җөмләнең грамматик кисәкләре.

I. Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр; аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тамамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге уры­ны.

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге уры­ны.

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге уры­ны.

Аныклагыч. Аныклагыч янында тыныш билгеләре.

Аерымланган хәлләр: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, алар янына куела торган тыныш билгеләре.

Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе.

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикше­рү.

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

Җөмләгә билгеләмә бирү.

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагына тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аеру, алардан тиешенчә файдалану; ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен; җөмлә кисәкләрен танып белү; эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән уку, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую; җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу, аларны дөрес интонация белән укый, алар янына тиешле тыныш билгеләрен куя белү; тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән уку, алар янына тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую; диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белү; сөйләмдә бер составлы җөм­ләләрне урынлы файдалана белү; җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдалану һәм тиешле интонация белән уку.

8 нче сыйныф.

Тел һәм тел гыйлеме. Үткәннәрне искә төшерү.

Туры һәм кыек сөйләм.

I. Диалог һәм монолог, туры һәм кыек сөйләм турында белешмә.

Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язуда бирелеше, ты­ныш билгеләре.

Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү .

II. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү: төрле темага караган әңгәмәдә иркен катнашу; сөйләмдә туры сөйләмне — кыек, кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерә белү; язганда, туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую; диалогны һәм монологны дөрес төзи һәм яза белү; мөстәкыйль фикер йөртү эшчәнлеген активлаштыру; сөйләм эшчәнлегенең үзара аңлашу чарасы
икәнлеген аңлау.


Кушма җөмлә.

Гади җөмлә төрләре; җөмлә кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш турында алдагы сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү .

Тезмә кушма җөмлә.

Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр (компонентлар). Тер­кәгечле тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәй­ләүче чаралар һәм тыныш билгесе .

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмлә.

Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр. Иярченле кушма җөм­лә турында төшенчә.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре.

Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә: тө­зелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре .

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.

Иярчен рәвеш һәм иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.

Иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.

Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше ягыннан төре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш бил­геләре.

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау: җөмлә­ләргә синтаксик анализ ясау.

Катлаулы төзелмәләр.

I. Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: тиңдәш ияр үле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компо­нентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компо­нентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре..

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: ком­понентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре..

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау: синтаксик анализ ясау.

Катнаш кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау: синтаксик ана­лиз ясау.

Тезем.

II. Татар әдәби теленең кушма җөмләләргә караган нормаларын белү, алардан телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдалану, теземнәрне дөрес интонация белән уку, тыныш билгеләрен куярга өйрәнү. Гади җөмләдәге баш һәм иярчен кисәкләр белән синтетик иярчен төрдәге җөмләләрнең якынлыгын аңлау. Кушма җөмләләрдәге синонимлык. Кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү, схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   27




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет