3. Текст һәм пунктуация
Текст турында гомуми төшенчә. Туры һәм кыек сөйләм. Алар янында тыныш билгеләре.
10 нчы СЫЙНЫФ
1. Тел — аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш
1.1. Телнең төп функцияләре
Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Төрки телләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны. Татарлар яши торган төбәкләр.
1.2. Тел һәм сөйләм
Татар теленең төп тармаклары: фонетика, лексикология, сүз ясалышы, грамматика (морфология һәм синтаксис), орфография һәм пунктуация.
Сөйләм төрләре: телдән һәм язма сөйләм, кара-каршы сөйләшү (диалог) һәм монолог. Сөйләмнең төп берәмлекләре: сүз, җөмлә, текст.
2. Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема
Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре. Сүзләргә транскрипция ясау. Басым. Интонация. Орфоэпия турында төшенчә. Авазларның дөрес әйтелеше.
Сүзләргә фонетик анализ ясау.
Орфография турында төшенчә. Орфографик принциплар. Бу өлкәләрдә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре.
3. Лексикология
Лексика һәм лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе. Сүзнең күп мәгънәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Омоним, синоним, антоним сүзләр. Этимология турында төшенчә. Телдәге сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу ешлыгы буенча составы. Фразеологизмнар. Лексикография.
Бу өлкәләрдә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре.
4. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:
-
сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар; сүз ясалу ысуллары.
Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелеше һәм сүз ясалышы үзенчәлекләре. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.
11 нче СЫЙНЫФ
1. Грамматика
Грамматика турында төшенчә. Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү объекты һәм үзара бәйләнеше.
Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре.
2. Морфология
Морфология буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү; татар телендә сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр; бәйлекләр, теркәгечләр; кисәкчәләр, ымлыклар, модаль сүзләр.
Сүзләргә морфологик анализ ясау.
3. Синтаксис
Синтаксис һәм пунктуация буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст; гади җөмлә синтаксисы: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җөмләләрне төркемләү, сүз тәртибе; кушма җөмлә синтаксисы: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр һәм аларның төрләре.
Текст, туры һәм кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләре. Татар телендә тыныш билгеләрен кую. Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
4. Стилистика һәм сөйләм культурасы
Татар әдәби теленең функциональ стильләре.
Татар теле һәм әдәбиятын рус телле укучыларга укыту эчтәлеге.
5нче сыйныф
Төп темалар.
1
|
Сагынырбыз сине, җәй!
|
2
|
Ә мәктәптә күңеллерәк.
|
3
|
Тел кешене дус итә.
|
4
|
Гаиләмне бик яратам.
|
5
|
Яңа ел котлы булсын.
|
6
|
Мин әтиемә дә, әниемә дә охшаганмын.
|
7
|
Фатирыбыз миңа ошый.
|
8
|
Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез.
|
9
|
Вакытның кадерен беләм.
|
10
|
Ял көнне буш вакыт күбрәк.
|
11
|
Информация заманында яшибез.
|
1. Сагынырбыз сине, җәй!
Лексик минимум.
Көз ае, җәй ахыры, уку елы, белем бәйрәме, күрше, кунак, вакыт, фән, өлкән, буш, тәмамлана, таныша, очраша, өйрәнә, әзерли, башлана, каршы алалар, бүләк итәләр, хәтта, хәзер, йоклый, жәллим, туган җир, туган көн, яшәгән җир, шөгыль, быел, уен, канәгать, балык тота, көймә, үткәрә, Кызыл Мәйдан, озак, уку көне, уку атнасы, уку елы, ял көне, каникул вакыты, ай башы (уртасы, ахыры), һаман, әле, күк йөзе, тамчы, күз яшьләре, сулыш, хуш исле, якты, таш, үлән, җир, чык, дым, кырау, күренеш, бөҗәк, тамчы, пар, суына, тия, төшә, әйләнә, ялтырый, туңа,.
Грамматик материал.
Исемнең күплек саны, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе, изафә бәйләнешле исемнәр.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше. Зат алмашлыклары. Вакыт рәвешләре белән бәйлеге, изафәләр. Чөнки теркәгечле җөмләләр. Исемнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше. Зат алмашлыклары, -ныкы, - неке кушымчалы исемнәр. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы. Исемнең иялек килеше белән төрләнеше, изафә (2 төре). Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Вакыт рәвешләре, ясалма сыйфатлар, изафәләр. Сыйфатның чагыштыру һәм артыклык, кимлек дәрәҗәсе.
2. Ә мәктәптә күңеллерәк!
Лексик минимум.
Җыела, рәхәт, олы, белемле, иске, алдында, артында, янында, эленеп тора, басып тора, утырып тора, тавыш, давыл, һәрвакыт, берүзе.
Грамматик материал.
Тартымлы исемнең урын-вакыт килешендә төрләнеше, теркәгечләр, саннар. Изафә бәйләнешле исемнең у.-в.к. белән төрләнеше (3 төре). Тартымлы һәм изафә исемнең у.-в.к. белән төрләнеше (2 төре). Изафә (1,2 төр). Арт, ал, ян бәйлек сүзләренең тартым һәм у.-в.к. белән төрләнеше.
3. Тел кешене дус итә.
Лексик минимум.
Татарча, русча, инглизчә, тарих, унар, йөзәр, кагыйдә, мисал, чирек, бишле, дүртле, иркен, бераз, төрекчә, туган тел, бишектә, көйләгән.
Грамматик материал.
Бәйлек сүзләр, тартымлы исемнең т.к. белән төрләнеше. Боерык фигыль формалары.
Изафә бәйләнешле исемнед т.к. белән төрләнеше. Исемнең ч.к. белән төрләнеше.
4. Гаиләмне бик яратам.
Лексик минимум.
Хуҗа, ягымлы, нәсел, нәсел агачы, туганнан туган, кияү, килен, каенана, каената, яратам,
онык, шагыйрь, юри, ул чакта, ялганлый.
Грамматик материал.
Исемләшкән сыйфатлар, тартымлы исемнең и.к. белән төрләнеше. Җыю саннары. 3 төр изафә. Тартымлы исемнең и.к., ю.к. белән төрләнеше. Тартымлы исемнең ю.к. белән төрләнеше. Сан төркемчәләре, кушма һәм тезмә саннар. Микъдар саны, тәртип саны.
5. Яңа ел котлы булсын.
Лексик минимум.
Шау-гөр килә, куна, бозлана, ката, сулый, бүрек, керфек, ап-ак, зәп-зәңгәр,
каршылый, шук, кышкы уен төре, ярыш, тизлек, чирәм, футбол кыры, күчтәнәч, олтан, бәке, киез итек, шаулаша.
Грамматик материал.
Төсне белдерүче сыйфатлар. Төсне белдерүче сыйфатлар, шарт фигыль, барлык формасы.
Изафәләр (3 төре). Фигыль формалары --ыр иде кушымчалы тәмамланмаган үткән заман. Иярчен вакыт җөмлә. Иярчен вакыт җөмлә. Исем фигыль. Буенча, буенда, буйлап бәйлекләре. -ныкы, - неке кушымчалы исемнәр, алмашлыкларны дөрес куллану, шарт фигыль.
6. Мин әтиемә дә, әниемә дә охшаганмын.
Лексик минимум.
Сакаллы, мыеклы, күзлекле, таяклы, сипкелле, охшаган, халык, холык, тыйнак, үткен,
чыннан да, йомшак күңелле, каты күңелле, күңелле, чыкмасын, утырсын, оят, уздырмыйбыз.
Грамматик материал.
Изафә (3 төр). Антоним һәм синоним сыйфатлар. И.к. һәм ю.к. исемнәр. Тартымлы исемнәр.
Рәвеш. Антоним һәм синоним сыйфатлар. Боерык фигыль. Теләк фигыль.
7. Фатирыбыз миңа ошый.
Лексик минимум.
Бүлмәле, катлы, бер якка, төрле якка, арасында, астында, уртасында, каршысында,
тәртипсезлек, берүзе, тиеш, кирәк, ничәү, берәр, икешәр.
Грамматик материал.
Саннар. Ю.к., ч.к. исемнәр. Урын белдерүче бәйлек сүзләр. У.-в.к. хәзерге заман хикәя фигыль, киләчәк заман хикәя фигыль. Киләчәк заман хикәя фигыль, боерык фигыль.
Сан төркемчәләре.
8. Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез.
Лексик минимум.
Юарга, әзерләргә, җыештырырга, йокларга вакыт, үтүкли, су сибә ала, булыша алабыз, алып бара ала, ял итә ала,пешерә белә, кадак кага ала, вак бәлеш, шулпа, камыр, өйрәткән, өйрәнгән.
Грамматик материал.
Инфинитив --рга ярый, -рга ярата. Тезмә фигыльләр. Боерык фигыль.
Сорау җөмлә, хикәя, боеру җөмләләрдә сүз тәртибе.
Тиңдәш кисәкләр.
9. Вакытның кадерен беләм.
Лексик минимум.
Йокыдан тора, киенә, бара, кайта, эшләп харап, соңга калган, иртәрәк, соңрак, озаграк,
өч тулып биш минут, ике туларга ун минут, өченче ярты, кызганыч, зыян юк, еш.
Грамматик материал.
Сан, тәртип саны.
Боерык фигыль, хикәя фигыль.
Сан, саннарның килешләрдә төрләнеше.
Киләчәк заман хикәя фигыль.
Сорау җөмлә.
10. Ял көнне буш вакыт күбрәк.
Лексик минимум.
Әгәр, тәртипсезлек, берьюлы, көн саен, соңга калды, соңрак, иртә, буш, файдалы, шуңа күрә.
Грамматик материал.
Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, зат-сан белән төрләнеше.
Кереш сүзләр (бәлки, билгеле, димәк, беренчедән, минемчә, синеңчә...)
Фразеологизмнар.
Инфинитив + модаль сүзләр.
11. Информация заманында яшибез.
Лексик минимум.
Укудан кайткач, аргач, кирәкле, файдалы, зарарлы, яраткан, төркем, интервью, йолдызлык, җырчы, күбрәк, туры килә, танышып, уйнап, чир.
Грамматик материал.
Киләчәк заман хикәя фигыль, тезмә фигыль.
Хәл фигыль, сүзтезмә. Антонимнар.
Сан. Инфинитив, хәл фигыль.
6нчы сыйныф
Төп темалар.
1нче тема. Сагындык сине мәктәп.
2нче тема. Туган көнемә килегез.
3нче тема. Әдәпле булу җиңелме?
4 нче тема. “Әдәп башы-матур гадәт”
5нче тема. “Аралашырга өйрәнәбез”
6нчы тема. Ялгышма белдең, төзетә дә бел.
7нче тема. “Яз килә, яз көлә”.
1нче тема. Сагындык сине, мәктәп.
Лексика.
Чәчәк бәйләме, котлыйбыз, хөрмәтле, каршы ала, һава торышы, яумады, таныша, башлана, киләбез, сагындым, барган, шомарган, кермәгән, ял иткән, портфелемдә, гаиләгездә,өстәленә,
укырга, өйрәнергә, ятларга, тутырырга, чишәргә, ел башы, ай уртасы, атна ахыры, татар теле дәресендә, сүзлек белән, акбур белән, биш, алтынчы, барса, алса, укыса.
Грамматик материал.
Хәзерге заман хикәя фигыль. Изафәләрнең Т.к., Ю.к. кулланылышы.
Үткән заман хикәя фигыль. Изафәләрнең Т.к., Ю.к. кулланылышы.
Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль. Изафәләрнең Т.к., Ю.к. кулланылышы. Инфинитив. Барлык-юклык формасы.Бәйлек сүзләр.
Исемнең килешләр белән төрләнеше. Белән бәйлеге. Сан төркемчәләре. -са –сә кушымчалы фигыль формасы.
2нче тема. Туган көнемә килегез.
Лексика.
Чакырса, бәйрәм итмәсә, килә алсаң, бармагыз, белмәсәм, чакырмагыз, кыйммәтле. арзан, кадерле, хур булачак, кызарып торачак.
Грамматик материал.
Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта,зат-сан белән төрләнеше.
Боерык фигыльнең 3нче зат берлек һәм күплек сан формасы.
3нче тема. Әдәпле булу җиңелме?
Лексика.
Яшәгән, барган, карга өйләнгән, ачмаган, кайтып киткән, барырга ярый, соңга калып, чакырусыз, кая тели, шунда бара; кайчан тели, шул вакытта карый; әбиемне, апамны, абыемны. зуррак, озынрак, үткенрәк, аксыл, саргылт. Өстәл янында, өстәл өстендә.
Утырма, бул, бирмә, шаулама, барсаң, сорамасалар, басып, утырып аша.
Кагыйдә, иртәрәк, кычкырып, ташлады. киңәш бирде, басып, кычкырып, торып китте, салып ташлады, ашыгып, ашарга, чакырырга, йөрергә, уйнарга, озын тәнәфестә, өч дәрестән соң, тәмле, пешерәләр, әзерлиләр.
Грамматик материал.
Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Зат-сан белән төрләнеш.
Шарт фигыль. Иярчен урын, иярчен вакыт җөмләләр. Тартымлы исемнәренең Т.к формасы.
Сыйфат. Чагыштыру дәрәҗәсе. Сыйфат. Артыклык, кимлек дәрәҗәсе.
Урын белдерүче бәйлек сүзләр. Фигыль формалары. Тезмә фигыльләр. Исемнең килешләрдә төрләнеше. Хәл фигыль. Инфинитив.
4 нче тема. “Әдәп башы-матур гадәт”
Лексика.
Урын бирә, чыгарга булыша, комачауламый, урыныннан тора, урынына утыра, этешеп, карап, тотынып, бәрелеп, шуарга тели, шуарга курка, утырып төшә, егылырга мөмкин, ярдәм итәргә, яңгыр яуса, кинәт суытса, сакланып басмаса, балалар булышса, Максимның әбисе, күрше мәктәп командасы, әбиеңнең хәле, кызыгырга, ачу килергә, оялырга, курчагым, бу, монысы, оят, ояла, оялта, безгә кергәч, күргәч, кызыккач, булсын өчен, кояш кебек, дип әйтә.
Грамматик материал.
Тартымлы исемнәрнең Ч.к һәм Ю.к төрләнеше.
Хәл фигыль.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлык - юклык формасы
Тезмә фигыльләр. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең 3нче зат формасы.
Антоним һәм синоним сыйфатлар. Изафәләр. Боерык фигыль. Билгеләү алмашлыгы.
Иярчен вакыт җөмлә. Бәйлекләр (кебек, өчен). - дип әйтә, сорый, җавап бирә структурасы. Иярчен шарт җөмлә.
5нче тема. “Аралашырга өйрәнәбез”
Лексика.
Сөйләшмәскә, бармаска, сорамаска, беркем, бернәрсә, беркайда, йокларга, шауламаска, сөйләшмәскә, әдәпле итеп, дөрес итеп, төгәл итеп, сез кем буласыз? Юмарт, саран, ялкау, эшчән, көлсә, ошамаса.
Грамматик материал.
Инфинитив. Юклык формасы. Юклык алмашлыклары. Барлык –юклык формасы. Сорау җөмләләр. Рәвәш. Чагыштыру дәрәҗәсе. Сорау җөмләләр. Сыйфатлар. Шарт фигыль һәм кире шарт фигыль. Тезмә фигыльләр. Хәбәрлек сүзләр, исем фигыль
6 нчы тема. Ялгыша белдең, төзәтә дә бел.
Лексика.
Мактанчык, тыйнак, сүз көрәштерәләр, бәхәс, үзе турында, тырышлыгы өчен, авылныкы, минеке, үземнеке. бирмәс, йотарга, кесә тишек, ашарга тели, йота алмый, ашап ал, нигә, ник, ни өчен, борчылып, чишә алмады, ялкау, үзем, үзең, үзе, үзегез, үзебез, үзләре, ялганчы, әләкче, ишетсә, кызарды, яман гадәт, ялганлый, әләкли.
Грамматик материал.
-лык –лек кушымчасы белән ясалган исемнәр. Тартымлы исемнәрнең Ч.к. формасы
Белән, өчен, турында бәйлек сүзләре. -ныкы –неке кушымчалы тартым төшенчәсен белдерүче исемнәр. Тартымлы исемнәрнең Ю.к., Т.к. формасы.
-ныкы –неке кушымчалы тартым төшенчәсен белдерүче исемнәр. Тезмә фигыльләр.
Сорау алмашлыклары. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
Тартымлы исемнәрнең Ч.к. формасы. “Үз” билгеләү алмашлыгының тартым белән төрләнеше. Ч.к. формасы. Кире шарт фигыльнең барлык һәм юклык формасы. Бәйлек сүз (таба) Тартымлы исемнәрнең Ю.к. формасы. Фразеологизмнар.
7нче тема. “Яз килә, яз көлә”.
Лексика.
Үсәсе килә, уйныйсы килә, үсәргә тели, үсәргә ярый, керергә ярый, алырга ярамый, әле бер якка, иртә әле, яктылык, су, яшеллек, җәй алды язы, уяна, уята, камаштыра, авырттыра,
яз җиткәч, кар эрегәч, кисәтә, игътибарын үзенә тарта, тырма, себерке, чүп, матурлык, пычратмагыз, язның сонгы ае, җәй алды, яшелләде, яуса, җыясым килә, уйныйсым килә, матур, гүзәл, сибәли, ява, аласым килә, барасым килә, күңеллерәк, җылырак, файдалырак,
кайтып беттеләр, ява башлады.
Грамматик материал.
Теләк фигыль (Нишлисе килә?) Тезмә фигыльләр. Инфинитив + ярый, ярамый. Кисәкчәләр (әле, инде). Иярчен күләм җөмлә. Җыю саны. Фигыльнең кайтым һәм йөкләтү юнәлешләре.
Иярчен сәбәп җөмлә. Изафәләр. Иярчен сәбәп җөмлә, иярчен вакыт җөмлә. Белән бәйлеге.
Шарт фигыль, боерык фигыль. Иярчен сәбәп җөмләләр.Теләк фигыль, синонимнар, сыйфат дәрәҗәләре, тезмә фигыльләр. Теләк фигыль, синонимнар, сыйфат дәрәҗәләре, тезмә фигыльләр. Инверсия күренеше. Синонимнар.
7 нче сыйныф
Әдәбият.
1 Белем һәм тормыш.
Беренче сентябрь, җәйге истәлекләр, уку-язу әсбапларын чиста тоту, яхшы уку кагыйдәләре турында сөйләшү оештыру.
2 Син һәм синең яшьтәшләрең.
Кеше характеры, тышкы кыяфәте, әдәп кагыйдәләре, дөрес аралашу, дустанә мөнәсәбәт турында сөйләшү оештыру.
3 Безнең ял.
Буш вакытны файдалы һәм файдасыз үткәрү, начар гадәтләрнең зыян китерүен аңлау, музыка дөньясының, музейларның кешегә уңай тәэсир итүен үзләштерү.
4 Өлкәннәр һәм без.
Ата-анага хөрмәт, олырга игътибарлы булу, урын бирү, исәнләшү кебек кагыйдәләрне беркайчан да онытмаска киңәш бирү.
5 Табигать һәм кеше.
Кешенең табигатьтән башка яши алмавын, аны саклау һәркемнең изге бурычы булуын, ял иткән урыннарны чиста калдыру кирәклеген, табигать серләрен аңлый белүне һәм бик кызыклы мәгълүматлар белән таныштыруны оештыру.
6 Минем дусларым.
Чын дуслык, үзең тәрбиягә алган дүртаяклы дуслар өчен җаваплы лык тәрбияләү. Этләрнең батырлыгы турында сөйләшү оештыру.
7 Татарстанның уллары һәм кызлары.
Сара Садыйкова, Илһам Шакиров, Ирек Мөхәммәдев, Харис Якупов биографияләрен өйрәнү.
8 Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.
Советлар Союзы геройлары белән таныштыру.
9 Светофор-минем дустым.
Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшү оештыру.
Татар теле.
1 Хикәя фигыльнең үткән заманы. Билгеле, билгесез, тәмамланмаган үткән заман.
2 Җөмлә. Җөмлә кисәкләре Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру. Бер составлы җөмлә төрләрен өйрәнү. Аергыч, тәмамлык, хәл кергән җөмләләр төзү.
3 Бәйлек, бәйлек сүзләр. Бәйлекләрнең төрле килештәге исемнәр белән кулланышын үзләштерү. Бәйлек сүзләрне төрләндереп җөмләләр төзү.
4 Сүз ясагыч кушымчалар. Җөмләдә исемнәрнең ясалышын аңлап өйрәнү. Алынма исемнәр.
5 Ясалма исемнәр. Парлы, тезмә, кыскартылма исемнәрне белү.
6 Тартымлы исемнәр. Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү.
7 Алмашлыклар. Алмашлыкларның төркемчәләре..Сөйләмдә алмашлыкларның төрле төркемчәләрен дөрес куллануга ирешү.
8 Хәл фигыль. Хәл фигыльнең төрле формаларын кулану.
9 Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльнең өч заманының ясалышын, җөмләдә кулланышын өйрәнү.
10 Исем фигыль. Исем фигыльнең барлыкта һәм юклыкта төрләнеше, җөмләдә кулланышы.
11 Шарт фигыль. Шарт фигыльне зат-сан белән төрләндерү.
12 Боерык фигыль. Боерык фигыльнең башка фигыль формалары ясаганда нигез булып торуын аңлату, төрләнешен ныгыту.
13 Тезмә фигыль. Гади һәм тезмә фигыльнең ничек аерылуын, ясалышын, русчага тәрҗемә ителүен өйрәнү, мисалларда ныгыту.
14 Теләк белдерү. Теләк фигыльнең башка теләк белдерү формаларыннан ничек аерылуын аңлату.
15 Сан. Саннарның язылышы, исем белән килү очраклары, мәгънәләре буенча төрләре; тормышта саннарның кулланышы.
16 Рәвеш. Соравы, җөмләдә тоткан урыны белән танышу; рәвешнең тркемчәләре турында беренче мәгълүматлар бирү.
17 Алынма сүзләр. Алынма сүзләрнең транскрипциясен өйрәнү, дөрес язу күнегүләрен үтәү.
18 Аныклагыч. Аныклагыч янында тыныш билгеләре.
19 Туры сөйләм. Татар телендә туры сөйләмнең автор сүзләре белән өч очракта килүе.
20 Төрле конструкцияләр. «укучыларның берсе», “ күргәнем бар” , “башла”, “ал”, “бел” ярдәмче фигыльләр һ.б. конструкцияләрне сөйләмгә кертү.
8 нче сыйныф
Төп темалар.
1
|
Рәхәтләнеп ял иттек.
|
2
|
Безне юллар, юллар чакыра.
|
3
|
Юлларда сак булыгыз.
|
4
|
Очрашу урыны – Казан.
|
5
|
Рәхәтләнеп ял иттек.
|
6
|
Супермаркетка барабыз.
|
7
|
Киемеңә карап каршылыйлар.
|
-
Достарыңызбен бөлісу: |