1795 елга кадәр үткәрелгән ревиз сказкаларында башкортлар күрсәтелмәүнең сәбәбе бик гади, ул да булса, – бу тирәләрдә ул чакта башкортлар бөтенләй булмаган. Ревиз үткәрүче зур түрәләр патша администрация күрсәтмәләре буенча эш иткәннәр, башбаштаклык нык җәзага тартылган. 1795 елдан соң патшаның милли сәясәтенә тиешле үзгәрешләр кертелеп, Уфа өязендә яшәгән татарларны «башкирец» дип яздыра башлаганнар.
Шул ук вакытта мин, монда курсив белән бирелгән җөмләне кабул итеп, Балтиннар чыгышы белән килешә алмыйм, чөнки әтием Солтан Мирзаянов язып калдырган шәҗәрә буенча, Балтин – Балта безнең Абдуллиннар нәселен нигезләүче кеше булып тора. Аннан соң бит, өстә урыс телендә китерелгән документ буенча, анда саналган кешеләр барысы да кардәшләр, шулай дип кул куйганнар. Моны, өлешчә, Чалкак авылы буенча 1816 елгы ревиз сказкасының 14нче пункты исбатлый: Балта Абдуллин – в 1811 году было 86 лет, умер в 1816 году в возрасте 91 года, 1725–1816. (семья Балты Абдуллина по предоставлению военного губернатора его высочества Григория Семеновича Волконского переселена в Миништы). (Курсив минеке – В.М.).
Без моны, әлбәттә, губернатор тарафыннан хосусый хезмәт өчен күчерү дип аңларга тиешбез.
Миңеште (Каенлык), Кәңгеш, Казаклар, Яндыз, Юкәлекүл авыллары Зөбәер Котлыбаев командасына кергән. Ә Баязит Кайдалин командасына, Кәңгеш белән беррәттән, Бадрак, Тау башы Бадрак, Силәс-Баргызбаш, Каенлык (Ярми) авыллары кергән. Билгеле булганча, Миңештедә кәңгешләр белән кардәшләр бик күп булган.
Башкортстан җирләрендә XVII–XIX гасырларда йомышлы татарлар һәм мишәрләр хәрби сословие булып торганнар. Алар монда XVI гасыр азакларында килгән. И.К.Кириллов9 Уфа өязе халкы турындагы 1735 елгы аңлатмасында: «Мещеряки, то есть служилые татары… накликаны с начала города Уфы», – дип яза10. «Записка Оренбургского правления по вопросам управления разными группами населения» дигән 1800 елгы документта исә: «Сей народ не коренной Оренбургской губернии, но перешедший по нынешнему положению Симбирской губернии из Алаторского и Симбирского уездов», –дип язылган11. 1658 елда хөкүмәт аларга ясак салырга җыенгач, алар: «Они де служилые татары, служилых отцов дети, деды ж и отцы их служили по Алатырю, а иных по Арзамасу, по Кадому, по Темникову, по Романову, по Свияжску, по Курмашу, а они де служат по Уфе по 15 лет, а ины и больше, всякие Великого государя службы и в посылках и в поезды ездят с дворяны и детьми боярскими и с иноземцы, с своею братьею, верстанными татарами», – дип мөрәҗәгать белән чыкканнар. Шулай булгач, Кәңгеш, Чалкак, Миңеште, Бадрак һ.б. биләмәләрнең хуҗалары булган, өстә күрсәтелгән кардәшләр бу җирләрдә инде ким дигәндә 1647 елдан, бәлки аннан да иртәрәк елларда төпләнгән дип фаразлап булмыймы? Була, һичшиксез, чөнки йомышлы татарларның Уфа ягына килүен И.К.Кириллов Уфага нигез салынуга бәйләп күрсәтә. Ә бу вакыйга 1574 елда булган дип санала.
Соңрак, 1718 елда Казан губернасының йомышлы татарларын лашман категориясенә керткәннән соң, Уфа өязе мишәрләреннән 1 сум ясак җыя башлаганнар. Сенатның 1732 елгы указы буенча аларга «по прежнему с Уфимскими дворянами и иноземцами» хезмәт итәргә боерылган. 1747 елдан 1754 елга кадәр мишәрләр 25 тиен ясак түләгәннәр, һәм ул бераздан бөтенләй бетерелгән12. Шуннан бирле мишәрләрнең төп вазифасы хәрби хезмәт була. Алар нигезендә 1755 елда Оренбург казак корпусы оештырыла.
Казак гаскәрендә хезмәт итүчеләр яшәгән җирләр барлык гаскәрнең уртак биләмәсе саналган. Гаскәри керем чыганаклары исә түбәндәгечә булган:
– казна биргән эш хакы;
– гаскәри ясак керемнәре;
– гаскәр җирләрендә сату иткән кешеләрдән җыелган керем;
– балык һәм уылдык пошлинасы;
– балык тотуга лицензия хакы.
1798 елда патша Павел I Оренбург губернасын кантон системасына нигезләнгән хәрби-административ контроль астына кертә. Кантон башлыклары генерал-губернатор тарафыннан раслана. Күп вакытта башлык вазифасы атадан-улга күчә торган була. Кантоннар “йорт”ларга (русча “юрта”ларга) бүленәләр. Кәңгеш авылы Бөре өязенең 10нчы кантонының 3нче йорты булып китә.
Шул ук 1798 елда Оренбург, Самар һәм Вятка губерналары халкыннан Башкорт-мишәр казак гаскәре оештырыла. Ул күбесенчә аңарчы да хәрби хезмәт үтәп килгән мишәрләрдән тора, һәм алар хәрби казак сословиесен тәшкил итәләр. Бу гаскәрдә “действительный, классный һәм зауряд” дигән чиннар, гаскәри чиннар (подпрапорщик, прапорщик, поручик, капитан-майор, подполковник, полковник, генерал-майор), казак чиннары (урядник, хорунжий, сотник, есаул, гаскәри старшина) була. Действительный һәм классный (14тән 12 класс) чиннар озак еллар сугыш хезмәтендә яисә хосусый хезмәттә булган өчен патша яисә министр тарафыннан бирелгән. Зауряд чиннарга зауряд-хорунжий, зауряд-сотник, зауряд-есаул кергән, аларын генерал-губернатор биргән. Армия офицерларына һәм класс чиннарына нәсел дворяны дәрәҗәсе, ә зауряд-чиннарга – хосусый дворянлык бирелгән. Полк командалыгына 30 кеше кергән: полк командиры, старшина, 5 есаул, 5 сотник, 5 хорунжий, квартирмейстр, мулла, 1-2 писарь һәм 10 пятидесятник.
Өстә бирелгән 1834 елгы ревиз сказкасы буенча, 10нчы кантон башлыгы булып старшина Ногман Зөбәеров Котлыбай улы хезмәт иткән. Урындагы гаскәр башлыклары булып түбәндәгеләр торган:
– старшина ярдәмчесе, заурядный йорт есаулы Әбделкаюм Баязитов;
– старшина писаре Хисаметдин Тимеров;
– заурядный сотник Әбделвахит Баязитов;
– урядник Муса Әхтәмов;
– урядник Зәйнулла Салихов;
– гаскәри имам Сәгыйть Абдуллин.
1855 елда Башкорт-мишәр казак гаскәре таратыла.
1834 елгы сан алуда минем картәтинең атасы Нәҗметдин указлы мулла Сәгыйть Абдуллин улы буларак күрсәтелгән.
«И-138, оп-2 д. 547 л. 220. Ревизская сказка 1834 г. апреля, д. Кангыш.
Башкирцы:
1. Указной имам Сагит Абдуллин – 58 лет. Его сыновья: Абдрахман – 25 лет, Абдрахмана сын Габдулмазит – 2 года, Абдулхабир – умер в 1817 г. в 2 года, Назметдин – 10 лет. Сагита жена Шагарзада – 45 лет. Его дочери: Фархфура – 21 год, Гафифа – 7 лет, Айдина – 5 лет. Абдрахмана жена Саддика – 21 года, дочь Шамсизига – 1 год.»
«И-138, оп-2. Ревизская сказка 1850 г. сент. 30 дня. д. 640, л. 263. Оренб. губ. Бирск уезд. д. Кангыш, 11 башк. Кантон, 4 юрта.
Башкирцы:
4. Отставной указной мулла Сагит Абдуллин – 75 лет. Его сын Габдрахман – 42 года. Габдрахмана сыновья: Габдулмазит – 18 лет, Габдулкарим – 15 лет, Шайхильислам – 9 лет, Шамсутдин – 6 лет, Мифтахетдин – 2 года.
5. Указной мулла Назметдин Сагитов – 26 лет. Его сын Зигангир – 7 месяцев.
Башкирки:
Сагита Габдуллина жена Сагадат Габдуллина – 61 год.
Габдрахмана Сагитова жена Сиддикбика Габдулсалямова – 37 лет. Дочь Шамсизигон – 17 лет.
Низаметдина С. жена Бибимагрифа Рафикова – 25 лет. Дочь Шамсинур – 3 года.
В деревне Кангыш 62 домохоз. – 225 мужчин и 237 женщин.»
«И-138, оп-2. д. 648, л. 98. Ревизская сказка (перепись)
1859 г. июля 13 дня. Оренб. губ. Бирск. уезда 14 Башкирск. кантон 11 юрта, д. Ст. Кангыш.
Башкиры:
2. Сагит Габдуллин Казаков, отставной мулла, из башкир – умер в 1855 году. Его сын Габдрахман – 51 год. Габдрахмана сыновья: Габдулмазит – 27 лет, Габдулмазита сын Муса – 2 года, Габдулкарим – 24 года, Шайхилислам – 18 лет, Шамсутдин – 15 лет, Мифтахетдин – 11 лет.
3. Назметдин Сагитов Казаков, указной мулла из башкир – 35 лет. Его сыновья: Зигангир – 9 лет, Нусратулла – 6 лет, Салигаскар – ... года.
Башкирки:
Сагита жена Сагадат Габдульменова – 70 лет.
Габдрахмана жена Ситдика Абдулсогляшева – 46 лет.
Габдулмазита жена Бибишарифа Мухаметсадыйкова – 25 лет.
Назметдина жена Магрифа Габдрафикова – 33 года.»
1859 елгы сан алу вакытында Иске Кәңгештә барлыгы 252 кеше яшәгән. Бу төп Кәңгеш авылының 1854 елда чамача тигез ике өлешкә бүленеп, шуның берсе бүгенге Иске Кәңгеш урынына күчкәнен күрсәтә.
Дүртенче бүлек
Иске Кәңгеш XIX-XX гасырларда
XIX гасыр татар халкы өчен җиңел чор булмаган. Казан ханлыгын яулап алганда чыгарылган патша фәрманнары белән татарларга авылларда кирпеч йортлар салырга, тимер эшкәртергә катгый тыелып, бу халыкны мең ел артта калдыру максат ителгән. XIX гасыр азагына кадәр татар белән башкорт арасында никахлар шулай ук тыелган. Максаты аларның урыска карата чагыштырмача санын азайту булган. Татарларның шулай ук шәһәрләрдә тору, югары уку йортларына кереп уку хокуклары да булмаган.
Шундый шартларда яшәгән безнең авыл халкы җирне агач сука белән сөргән һәм агач тырма белән тырматкан. (Ә шул ук вакытта, агач кысага тимер төрән беркетеп ясалган сабан Рим империясе заманыннан ук билгеле, Европада андыйны XV гасырдан башлап кулланганнар. Әммә Рәсәйгә ул XVIII гасыр азагында гына килеп җиткән.) Өстәвенә, Иске Кәңгеш басулары балчык туфраклы булгач, анда әлләни зур уңыш көтеп тә булмаган. Күпчелек кеше, күпме көч түксә дә, урта хәлле тормыштан уза алмаган. Чәчүлек җирләр ел саен ир затлар саны буенча шобага тотып бүленгәннәр. Бер генә елга бирелгән ул җирне беркем дә тирес белән ашлап маташмаган, шунлыктан туфрак тагы да ярлыланган, юкарган. Болыннарны да шул ук рәвештә бүлгәннәр. Халык сүзе буенча, имеш, минем әнкәй ягыннан бер бабам шул шобага буенча үзенә күлле-сазлыклы болын эләккәч, шатлыгыннан «күл минеке, сазлык минеке!» дип кычкырып, бака кебек сикеренгән, шуннан аның үзенә һәм нәселенә «бака» кушаматы тагылып калган ди.
Күп елларда Агыйдел яз көне нык ташып, болыннарны су баскан, су киткәч уңдырышлы ләм утырып калган, шунлыктан андый болыннарда печән бик мул үскән. Печән булгач авыл халкы малны күп асрый алган.
Ел саен бүленә торган уртак мөлкәттәге чәчүлекләрдән тыш, һәр теләгән кеше урман төпләп үзенә яңа басу ясый алган, ул җир уртакка кертелмәгән. Яңа җирдә баштагы берничә елда иген, бигрәк тә тары гадәттән тыш мул уңыш биргән.
Борынгыдан калган белешмәләр буенча, яңа җиргә иң башта мулла Сәгыйть Абдуллин улы Габдулла гаиләсе килеп урнашкан. Урыны бүгенге көндә Агыйделгә параллель сузылган Чевырев (кызыл бандит) урамында булган. Урам башында тирән чокыр ясап, Габдулла чишмәсе ага. Татарлар килеп урнашканчы бу урамның урта тирәсендә мариларның келәүлеге һәм зираты урнашкан булган диләр. Соңрак марилар хәзерге Искуш авылына күчеп киткәннәр1.
Марилар бу тирәдә бик күптәннән яши. Алар Башкортстанга патша рөхсәтеннән тыш килеп урнашучылар өчен булган «приспущенник» категориясенә кергәннәр, җирне вотчинниклардан арендага алып яшәгәннәр, хөкүмәткә заманына күрә зур гына салым түләгәннәр.
Бик үк төгәл булмаган белешмәләр буенча, Кәңгештә һәм Иске Кәңгештә:
1816 елда – 119 кеше;
1834 елда – 319 кеше.
1850 елда – 459 кеше;
1859 елда (Иске Кәңгештә) – 252 кеше;
1926 елда (Иске Кәңгештә) – 837 кеше яшәгән.
Соңгы ике сан алу арасында узган 67 ел эчендә халык аеруча күп арткан. 1926 елгы документлар буенча һәр гаиләдә өчтән алып җидегә кадәр бала булган.
Кәңгеш халкының Россия хәрби хезмәтендә, бигрәк тә 1812 елгы Ватан сугышында катнашканы турында белешмәләр миндә юк, әммә алар дөньяда булырга тиеш дип ышанам. Ә гомумән, йомышлы татарлар ул сугышта аерым башкорт кавалерия полклары составында катнашканнар. Парижга да кергәннәр. Патша генералларының ул полкларны француз артиллериясе уты астына кертеп махсус кырдыруы да билгеле. Сугыш беткәч, анда катнашкан 64 мөселманга 1814 елгы Уфа дворяннар утырышы карары белән дворян дәрәҗәсе бирелгән. 1834 елгы 8нче ревиз документларында инде алар дворян дип теркәлгәннәр.
Идел-Урал төбәгендә 90га якын дворян (морза) ыруы булган. Күбесе ул дәрәҗәне офицер чины бирелү уңаеннан һәм орденнар белән бүләкләнгән өчен алган. XX гасыр башына түбәндәге ыру вәкилләре дворян чинында торганнар13:
Әбделвәлитовлар, Абдуллиннар14, Абзановлар, Аитовлар, Акъегетовлар, Хакимбәтовлар, Акчулпановлар, Акчуриннар, Алиевлар, Алкиннар, Әсәдуллиннар, Әскәровлар, Бакировлар, Батыршиннар, Бәшировлар, Бекович-Черкасскийлар, Бикчуриннар, Бигловлар, Бикташевлар, Бикмаевлар, Бикмәтовлар, Вәһимовлар, Вәлитовлар15, Дәүләтшиннар, Дашкиннар, Дәүләткилдиевлар, Дәүешовлар, Диваевлар, Дивеевлар, Еникеевлар (кенәзләр), Еникеевлар (морзалар), Җантүриннар, Ибраһимовлар, Илмурзиннар, Ишбулатовлар, Каиповлар (Каюповлар), Кайбышевлар, Кайсаровлар, Кашаевлар, Кирәевлар, Корбангалиннар, Котлыбаевлар, Котыевлар, Көековлар, Көчековлар, Куәтовлар, Кудашевлар, Күгүшевлар, Максутовлар, Маминнар, Мамлеевлар, Манашевлар, Мансуровлар, Мәмәткуҗин-Сакаевлар, Мәмәтовлар, Монасыйповлар, Моратовлар (кенәзләр), Моратовлар (типтәрләр), Мөслимовлар, Мусиннар, Мутиннар, Нагайбәковлар (Нугайбәковлар), Надировлар, Өметбаевлар, Рафыйковлар, Рәҗәповлар, Саиновлар, Сәфәровлар, Собханкуловлар, Солтановлар, Сыртлановлар, Тәфкилевлар, Терегуловлар, Тыпыевлар, Хәлфиннәр, Чанышевлар, Шәехмәмәтовлар, Юнысовлар (ике ыру), Янбулатовлар, Янышевлар, Ярмөхәммәтовлар, Яушевлар, Яһүдинәр.
Бу исемлектә Кәңгеш авылыннан булган Абдуллинар, Карача-Елга авылыннан булган Вәлитовлар да бар. Алар икесе дә минем әти ягыннан элгәрләрем. Картәнием (үзебезчә картыем, әтинең әнисе) Вәлитовлар ыруыннан, аның атасы Ибраһим Кушнаренко старшинасы булган шикелле16.
Ревиз кәгазьләрендә безнең борынгы бабай Балтин (Балта) “мулла” дип язылган. Мулла булгач, аның мәчете дә булгандыр инде.
XIX гасырда минем картәти Нәҗметдиннең ишан дәрәҗәсенә ирешкәне билгеле. (Ишан – исмәгыйльчеләр мәзһәбенең суфый тарикате башлыгы.)
Гомумән, ислам дине татар халкында һәрвакыт зур урын алып торган. Күп кенә көнбатыш тарихчылары, шулардан бигрәк тә атаклы немец тарихчысы Шпулер, татар халкын тәмам ассимиляцияләнүдән ислам коткарган, дип бара17.
Мөселманнар өчен ул вакытлар җиңел булган димәс идем. Алар ифрат нык кысрыкланган. Рәсәй империясендә хакимияткә Екатерина II (1762-1796) килгәч кенә мөселманнарга бераз юл куела башлаган. Әммә ул чактагы җиңеллекләр дә мөселманнарны руханилар аша контрольдә тоту максаты белән эшләнгән. Ничек кенә булмасын, 1785 елда хөкүмәт Оренбургта һәм Троицкида таш мәчетләр салырга рөхсәт иткән. Оренбург губернаторы Игельстромга язган хатында патшабикә: «Шундый мәчетләр безгә күрше халыкларның симпатияләрен җәлеп иттерәчәк. Бу алар үз бәйсезлекләреннән баш тартсыннар өчен зур чара булып тора», – дигән.
1788 елның сентябрендә Екатерина II Игельстромга Уфа шәһәрендә мөселман диния нәзарәте төзү хәстәрлеге күрергә боера. Ул нәзарәт муллаларны билгеләп куярга, алар өстеннән контроль оештырырга тиеш була. 1789 елда Уфада Оренбург мөселман диния нәзарәте җыелышы үткәрелеп, шунда ислам Рәсәйнең үзешчән дини берләшмәсе итеп рәсми рәвештә таныла. Бу исә Идел буе һәм Көньяк Урал җирләрендә мәчетләр төзелүгә зур этәргеч була. Мәчетләр белән беррәттән алар кырында мәдрәсәләр, кәрвансарайлар төзелә. Тиз арада үсеп чыккан мәчет-мәдрәсәләргә тиешле кадрлар да сорала, һәм күп кенә сәләтле яшьләрне Бохара, Самаркәнд мәдрәсәләренә җибәреп укыталар. Шул яклардан дини әдәбият тә кайтартыла башлый.
Иске Кәңгеш халкын гаҗәпкә калдырып, берзаманны Нәҗметдин ишан Чүмәкәй тау башында үзенә төрбә ясый башлый: шунда чокыр казып, аны таш белән түши. Изге эш дип, моңа бүтән кешене катнаштырмый. Әммә үлгәч аны анда җирләмиләр: читтә берүзе ятмасын, зиратта ятса, шунда кергән кеше дога кылыр, дигән сылтау белән.
Иске Кәңгештә беренче мәчет ишан Нәҗметдин Абдуллин-Казаков акчасына 1878 елда, элекке (мин укыган) мәктәп урынында, нәкъ мин туып-үскән йорт каршында төзелә. Икенче мәчетне халык җыйган акчага 1914 елда салалар. Аның манарасын 1932 елда башланган “культура революциясе” вакытында безнең әни ягыннан кардәш Салихҗан һәм Газизҗан Габсаттаровлар18 кисеп төшерә, бинасын клубка әйләндерәләр. Ул клуб урынына 80нче елларда кирпечтән яңа бина салынды.
Киләчәк буыннар өчен Нәҗметдиннән соңгы авыл муллаларын атап китим:
– Мирзаҗан Нәҗметдинов-Казаков – Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган имам-хатыйп, 1896 елгы указ белән расланган;
– Хәбибназар Габдерәкыйпов – 1889 елгы указ белән расланган;
– Сәлигаскәр Нәҗметдинов-Казаков – 1895 елгы указ белән расланган;
– Вилдан Мөхәммәтшакиров – 1914 елгы указ белән расланган;
– Миргасыйм Сәлигаскәров-Казаков – Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган, 1920 елгы указ белән расланган;
– Фәтхеләбрар Бахразиев-Кәрипов – Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган, 1914 елгы указ белән расланган.
– Тимерша Нәбиуллин – Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган, 1921 елгы указ белән расланган.
XX гасыр башында патша самодержавиесе Россиянең алга китүенә зур тоткарлык булуын тәмам раслый. Халыкның һәр сыйныфы үз таләпләрен күтәрә башлый. Үсеп чыккан капиталистларга да яңа хакимият кирәк була, авылларда исә общиналы җир биләү анахронизмга әверелә. Өстәвенә Россия Япония белән сугышка кереп, хурлыклы җиңелә. Ниһаять 1905 елда зур халык чуалышлары башлана, шуның соңында патша манифест чыгарып, Дәүләт Думасы җыйдырта. Ул Думага һәм аннан соңгыларына төрле милләттән, шул исәптән татар милләтеннән булган депутатлар да сайлана. Татарлар сәясәттә актив катнаша, татар телендә гәзит-журналлар, әдәби китаплар чыгарыла башлый. Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Гафур Коләхмәтов, Галиәскәр Камал, Шәриф Камал кебек әдипләр түбәннән күтәрелеп чыга. Аңарчы дин генә өйрәтелгән мәдрәсәләрдә география, арифметика кебек фәннәр укытыла башлый. (Минем әти укыган Өчбүлә мәдрәсәсе дә шундыйларның берсе була.) Халыкта милли аң ярала. Әлбәттә Иске Кәңгеш халкы да бу киң агымнан читтә калмый.
Кайбер авылдашларым 1904-1905 еллардагы Россия-Япония сугышында катнашалар. Каһарман Насыйбуллинга, мәсәлән, шул сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ике Георгий тәресе бирелә, үзе унтер-офицер чинына күтәрелә. (Каһарман бабай минем истә балыкчы, бик кызыклы кеше булып калган.) Ә аның энесе Габделнәфыйк шул сугышта һәлак була. Икенче бер авылдашым Мөхәммәтьяров Корбангали шул чорда Тын океан флотында хезмәт итә, шулай ук югары бүләкләргә өлгәшә.
1914 елда Беренче Дөнья сугышы башлангач, әнинең атасы Гайникамал 1916 елда, 6 баласы була торып, шул сугышка озатыла. Иң олы улы Миркасыйм да ул елда әле 13 яшендә генә, ә минем әни бөтенләй кул баласы була.
Бу сугыш аркылы халыкның нинди михнәтләр чигүе турында Россия тарихыннан, әдәбиятеннән әллә нәрсә табып булмый, булса да, – ул бары тик А.Солженицынның урыс гаскәрләрен, Россия империясен данлап язган китаплары. Әммә анда да авыл халкының михнәтләре турында бер җөмлә дә табалмыйсың. Урыс шовинисты язучы булса да барыбер шовинист булып кала, аңа тарихны бозып әкият сату берни түгел.
Шушы юлларны язганда, исемә Беренче Дөнья сугышы вакытындагы татар солдатлары җыры исемә төште:
Без барасы юлларның ла ике ягы канаулы,
Без моңаймый кем моңайсын, безнең көннәр санаулы.
Биек икән тавыгыз ла, куе икән талыгыз,
Без китәбез, туганнар, бәхилләшеп калыгыз!
Туган илдән алып китте олы юлның такыры,
Өстемдәге ак күлмәгем кәфен булыр, ахыры.
Атландым атның биленә, киттем герман җиренә,
Герман җире кара үлән, әллә кайтам, әллә үләм.
Безнең авыл капкалары ачык торсын, япмагыз.
Безнең газиз балаларны ятим диеп какмагыз.
Кояш чыгар әйләнеп лә, ак болытка бәйләнеп,
Җиңү белән сау-сәламәт кайтсак иде әйләнеп.
Күз алдыма бабамнарның җырлый-җырлык сугышка киткәне килә...
Бабам Гайникамал шул сугышта әсир төшә. Сугыш бетәр алдыннан аны, бик күп башка мөселман әсирләр белән бергә, Госманлы империясенә кергән Гыйракка, Бәгъдәд шәһәренә озаталар. 1918 елда, сугыш беткән дигән хәбәр килгәч, ул башта Мәккәгә хаҗга юл тота. Кайтыр юлында бик каты чирләп китеп, дөнья куя, аны Бәгъдәд шәһәрендәге шәһитләр зиратына җирлиләр.
Ул сугышта тагын безнең күрше Нуретдинов Нурхәмәт абзыйның һәм Шакирҗан җизни Сәлимгәрәевның катнашканын беләм. Нурхәмәт абзый исән-сау әйләнеп кайта, ә Шакирҗан әсир төшеп, Австриядә бер алпавытта эштә була. Соңыннан аның һәм Миңеште Рәхимҗанының (безнең кардәш, Балта нәселеннән) анда нимес кызларына өйләнеп, гаилә корып җибәргәннәре, инде балалары да булганы ишетелә. Шулай да, 1921 елда алар икесе дә туган илгә әйләнеп кайталар. Әммә монда ул чакта коточкыч ачлык, Рәхимҗанның ата-анасы да ачтан үлгән була. Исән калган туганнары элек үз хезмәтчеләре торган кечкенә өйдә яшиләр икән... Рәхимҗан, шуларны күргәч, Шакирҗан кырына килеп, аны кире Австриягә, шунда калган гаиләләре янына качарга өнди. Шакирҗанның Иске Кәңгештә дә элекке гаиләсе, үсеп килгән ике баласы булганга, ул баш тарта. Ә Рәхимҗан кире Австриягә китеп, шундагы тормышын дәвам итә.
Әтинең сөйләвенчә, Шакирҗан авылга “чын нимескә” әйләнеп кайткан. Шулар кебек ике ипи телеме арасына калын май ягып ашаган. Аны халык та «нимес» дип йөрткән. Нимесләр кебек искиткеч эшчән дә булган үзе.
Әтинең абыйсы Фазлыйәхмәт тә шул сугышка китеп, 21 генә яшендә һәлак була.
Әткәйнең сөйләве буенча, Иске Кәңгештә бер «революционер» да барлыкка килә, ул да булса – Бахраз Кәрипов дигән таза тормышлы крестьян. Ул атна саен урыс авылы Әнгәсәк базарына барып, аннан аракы эчеп кайта да, урамнан үткәндә койма башыннан гына Малик мулланы сүгә торган була. Беркөнне мәчеткә кереп, шунда эленеп торган патша рәсеменә карап та каты сүгенеп чыга. Шуның өчен үзен берничә айга төрмәгә ябалар, ләкин нәкъ шул чакта гына февраль революциясе булып, тиешле срогыннан алда чыгаралар. Авылга кайтып җиткәндә, аңа инде «революционер» кушаматы тагылып өлгерә.
Февраль революциясеннән соң илдә Ленин җитәкләгән большевиклар партиясе хакимияткә килә башлый. Ул партия вакытлы хөкүмәт әзерләгән Учредительное Собраниега сайлауларны үткәртмәскә тырыша, чөнки анда үзенең күпчелеккә ирешүе мөмкин булмый. Илдә гәзитләр аша теге я бу партиягә тавыш бирергә чакыру алып барыла. Шул вакытта, әтинең сөйләве буенча, Малик мулла, кулына гәзит тотып: «Мин үз тавышымны килмешәк Мәгъдәннәр артыннан ияреп социал-демократларга бирергә теләмим. Социал-революционерларга (эсерларга) бирәм!» – ди икән. Димәк, Иске Кәңгеш авылында да ул вакытта сыйнфый аң уянган, – зыялы кешеләр большевиклар артыннан иярергә теләмәгән. Әммә, кызганычка каршы, ахырда хакимият башына кораллы фетнә аркылы нәкъ шулар килә. Бу, үз чиратында, ил халкының акларга һәм кызылларга бүленеп үзара гражданнар сугышы башлавына китерә.
Гражданнар сугышы вакытында Иске Кәңгеш авылы берничә тапкыр кулдан-кулга күчә. Бер тапкыр кызыллар кулына төшкәч, алар әтинең абыйсы Әхмәтзыяны, башка үсмерләр белән бергә, Дүртөйлегә алып китәләр. Әхмәтзыя беренче төнне үк качып, Агыйделне йөзеп чыгып, авылга кайта. Аны беркем эзләп тә тормый, шуның белән эш тә бетә. Ә менә Тимерша мәзин, зуррак озаграк бәлаләргә тарый. Олыста хакимият аклар кулына күчеп алган бер вакытта ул, урыс телен дә белгәнлектән, Әнгәсәккә комендант итеп куела, һәм аңа шуны большевиклар калган бөтен гомерендә исенә төшереп торалар.
Гражданнар сугышы артыннан Рәсәйгә коточкыч ачлык килә. 1918-1920 елларда барлык ашлыкны авыл халкыннан продразверстка белән талап алып Мәскәүгә, Петроградка озатып бетерәләр, чәчүлек орлык та калмый. Ә 1921 ел бик коры, бөтенләй явымсыз була. Ачлык фаҗигасе бигрәк тә татарлар яши торган Идел төбәгенә нык кагыла.19
Иске Кәңгеш авылында, әнинең сөйләве буенча, аларның күршесе Бибиасма 1921 елның язында чит кеше казын тотып суя. Бу эш тиз арада ачылып китә, Бибиасманы һәм аның 14 яшьлек улын бик каты кыйнап, суык төнгә каршы буш келәткә ябып куялар. Иртән келәтне ачканда инде Бибиасма җан биргән була. Ә улы исән кала, актык көче белән авылдан чыгып кача. Шуннан соң аны ишеткән-күргән кеше булмый.
Шундый хәлләрдән соң күп тә үтми, сыйныфсыз тормыш кору демагогиясе нигезендә, авылларда колхозлар оештырырга керешәләр. Ул колхоз дигәне – крестьян халкын концентрацион лагерьга туплап тотуның бер варианты була. Крестьян үзенең җиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, аңа бары тик өзлексез бушка эшләү хокукы гына калдырыла. Үстерелгән уңыш тулысынча дәүләткә бушка илтеп тапшырыла, колхозчыларга бары җан асрарлык өлеш бирелә. Шушы сәбәпләр аркасында колхозлар бервакытта да уңышка ирешә алмады.
Әммә Иске Кәңгештә күпләр, бигрәк тә яшьләр алда ниләр буласын белә алмый, колхоз төзергә дәртләнеп керешәләр. Әнинең абыйсы, атсыз Миркасыйм Камалов, колхозга керү өчен өлеш булсын дип, хәттә юан бүрәнәләрдән буралган йортын сата, гаиләсе кечкенә бер каралтыга күченә. Тиздән аны колхозның беренче рәисе итеп куялар.
Достарыңызбен бөлісу: |