Һәр ил үзенең хәрби серләрен сакларга хаклы. Ләкин, шул ук вакытта, мистер Мирзаянов кулга алынганда, химик кораллар «дәүләт серләре» исемлегендә булмаган, бәлки хөкүмәт аларның барлыгын рекламаларга теләмәгәнгә күрәдер. Премьер-министр Виктор Черномырдин бу җитешсезлекне былтыр март аенда төзәтеп, исемлеккә химик коралларны арткы число белән кертте.
Ноябрьдә мин йомшак холыклы, чал чәчле, шул атнада 59нчы яшенә чыккан мистер Мирзаянов белән 10 сәгатьтән артык сөйләштем, һәм аңа карата эшнең кеше хокуклары ягыннан бик нык проблемалы совет хөкемнәренә кире кайту булуы аңлашылды. Мистер Мирзаянов бик зур стратегик әһәмиятле мәсьәләне – миллионнарча кеше гомеренең куркыныч астында булуын ачып салды.
Беренче башлап икенче дөнья сугышы вакытында нацистлар ясаган нерв-паралитик газлар коточкыч. Андый агуның вак кына тамчысы тирегә тигәндә яисә аның парларын сулаганда кеше бер-ике минуттан үлә. Газлар дигәне дөрес атама түгел, чөнки алар чынлыкта бик вак томан хәленә китерелгән сыеклык рәвешендә кулланыла. Агу баш миенең нерв очларындагы ферментларны томалый. Аның корбаннары, бер Америка эксперты әйткәнчә, «тын алырга оныталар».
1992 елның сентябрендә Женевада химик корал буенча конвенция әзерләнде. Аңа 156 ил, шул исәптән Кушма Штатлар һәм Россия кул куйды, тик соңгылары аны ратификацияләмәде. Конвенция химик корал әзерләүне, җитештерүне һәм саклауны тыя. Кул куйган яклар исә үзләрендә булган химик кораллар исемлеген ачарга, аларны юк итәргә килештеләр.
Мистер Мирзаянов чыгышына кадәр Советларның «Новичок» ясавы турында беркем дә белми иде әле. Мирзаянов процессы турында Мәскәүдәге илче Пикеринг: «Чит дәүләт белән килешү бурычына каршы килә торган эшчәнлек турында дөресен әйткән өчен кемне дә булса эзәрлекләү безгә бик сәер тоела», – дип белдерде.
Мистер Мирзаянов миңа Россия хәзинәсендә булган 60 000 тонна химик агуның ун миллионлап кешене үтерергә җитәрлек булуын әйткән иде. «Новичок» әле зур күләмдә ясалмаса да, – диде ул, – руслар аның белән берничә йөз мең кешене үтерә алалар. Бу уртача шәһәр чамасы, тик аннан тыш әле киләсе буыннарга мутацияләр күчеп кала.
Ул шулай ук руслар «33» матдәсе дип атый торган бүтән нерв-паралитик агулавыч матдә турында да борчыла. Женева килешүенә дә карамастан, аның барлыгын руслар «Новичок» шикелле үк яшереп калырлар дип шикләнә.
Сөйләшү азагында мин мистер Мирзаяновтан аның төрмәгә ябылу ихтималын белә торып нигә халык алдында чыгыш ясарга карар итүен сорадым. «Шулай килеп чыкты ки, мин җинаятьчел эшчәнлеккә тартып кертелдем, – диде ул. – Чыгыш ясарга намус бурычым кушты».
Кушма Штатлар Мәскәүгә ул үзенең нерв-паралитик агулавыч матдәләр арсеналын ачсын һәм аларны юк итсен өчен арытаба да басым ясарга тиешләр.»
Американың күп кенә үзәк матбугат чараларында, шул исәптән «Вашингтон Пост», «Крисчен Саейнс Монитор», «Chemical and Engineering News» һәм башкаларда бу яңалык турында мәкаләләр басылып чыкты. Шул көннәрдә фатирыма телефон шалтыратулар да өзелеп тормады. Журналистлар интервью сорый, ә мин аларны шатланып кабул итәм. Үзем бөтенләй белмәгән кешеләр дә шалтыратып тәбриклиләр, соклану хисләрен белдерәләр. Нью-Йорк Фәннәр Академиясе президенты Д.Ледерберг та телефон аша котлады. Күп тә үтмәде, Мәскәүгә шул Академиянең бүләген тапшыру өчен күренекле миллиардер-филантроп Джордж Сорос һәм Нобель премиясе лауреаты, ДНК структурасын ачыклаган галим Джеймс Уотсон килеп, аны миңа Мәскәүнең «Радисон-Славянская» дигән кунакханәсендә узган тантаналы кичәдә тапшырдылар.
Әммә һичьюгы берәрсе миңа эш я акча вәгъдә итсә икән!.. Ярый әле Германиядә миңа ярдәм фонды ачылып, берничә йөз марка җыйганнар, шуны пенсиямә кушкач, бераз яшәргә мөмкинлек булды, ә киләчәк тормыш бөтенләй томан астында иде әле.
24 мартта мине Думага химик кораллар буенча тыңлауларга чакырдылар, сүз дә бирделәр. Мин үз позициямне аңлатып, Россиянең яңа коралларын да бетерергә, шул мәсьәлә чишелми торып, халыкара конвенцияне ратификацияләргә ашыкмаска чакырдым. Россиянең үз халкын ашатырга куәте җитмәгән шартларда химик корал хәзинәләрен юкка чыгару буенча артык нык көчәнмәү максатка ярашлы, дип фараз иттем.
Шул фикерләрне мин АКШның «The Wall Street Journal» гәзитендә басылган «Химик кораллар җитештерү өчен ирек» дигән мәкаләдә дә бәян иттем. Әмма алар Америка галимнәренә сәер тоелган икән. Ничек инде мин химик коралларны тыю буенча халыкара конвенцияне раслауны куркыныч астына куям, янәсе. Шуннан соң Мәскәүгә Д.Ледерберг, М.Мезельсон кебек профессорлар килеп, «Радисон-Славянская» кунакханәсендә минем белән очраштылар. Мин алар белән байтак фикер алышудан соң да үз фикеремдә калдым.
Шул вакытта мин чит илләрдән фәнни конференцияләргә чакырулар да алдым, тик аларга барырга чит ил паспортым юк иде. Аны миңа, серләр белүче булганга күрә, ОВИР дигән ФСБ кәнсәсе бирми…
Инде ни хәл итәргә? Эшсез утырам бит әле һаман. Башым чиксез уйлардан чатнарга җитешә.
Шул вакытта Башкортстандагы Татар Мәдәният үзәгеннән Уфага чакыру килеп төште. Бу минем өчен бик шатлыклы нәрсә булды. 1994 елның 20 маенда кич белән «Уфа» универмагы артындагы Мәдәният сараенда мин бик күп татарлар алдына бастым. Шул чакта укытучыларым, күренекле язучылар, гади кешеләр белән дулкынлы очрашулар гомерем буе да онытылмас. Ул кичәгә Иске Кәңгештән Флүрә апа Мөбарәкшина да килгән иде, миңа үзе бәйләгән йон оекбаш бүләк итте. Очрашуны оештыру буенча зур тырышлык күрсәткән Кифая Фазлытдинованы да рәхмәтләр белән искә алам... Форсаттан файдаланып, авылга әнкәй кырына да кайтып килдем. Ул миңа, мәрхүмә, пенсия акчасыннан өлеш чыгарырга тели, ә мин баш тартам, чын йөрәктән изге ярдәмне кире кагып та булмый. Их, әнкәй!..
6.13 рәсем. Уфа аэропортында очрашу. 1994 ел, апрель. Сулдан уңга икенче – Кифая Фазлытдинова.
6.15 Чит ил паспорты һәм Америкага китү
Ә Мәскәүдә чит ил паспорты бирмиләр һаман... Шул мәсьәлә буенча президент Ельцинның ярдәмчесе Юрий Батурин янына бардым, ул минем белән әйбәт кенә сөйләште, кофе да эчерде, әммә паспорт буенча ярдәмнән тайпылып калды, имеш, ул аны хәл итә алмый. «Мин бит законнарны теземә куеп сындыра алмыйм», – ди... Икейөзле бәндә, үз әшнәләренең андый йомышларын күп үтәде бит, югыйсә, бер дә закон дип тормады.
Шуннан, үземне нигезсез рәвештә эзәрлекләүләре өчен ФСБны, Генераль прокуратураны һәм ГРНИИОХТ институтын судка бирдем. Мәскәүнең Перово район суды минем дәгъвәне урынлы дип табып, җавапчылардан миңа акчалата компенсация түләтергә дигән карар чыгарды57. Соңыннан башка суд инстанцияләре бу карарны юкка чыгардылар, миңа бер тиен дә түләү булмады. Әммә, беренче тапкыр сәяси тоткын Россия хөкүмәтеннән компенсациягә лаеклы дигән суд карары алып, барыбер, җәмәгатьчелек өчен бик яхшы үрнәк күрсәтте.
Шулай уңга-сулга бәргәләнеп йөргәндә, бер кеше миңа яхшы киңәш бирде. Чит ил эшләре министрлыгы каршындагы С.Лавров рәислек иткән комиссия минем кебекләрнең эшләрен карый икән. Тоттым да, шул комиссиягә гариза яздым. Аннан «1994 елның 30 августында утырыш булачак, шунда килегез», дип хәбәр иттеләр. Билгеләнгән вакытта минем эшне зур бәхәсләр белән бер сәгатьләп тикшергәч, «Мирзаяновка чит ил паспорты бирергә» дигән карар кабул ителде. Бу минем өчен зур шатлык булды, чөнки кесәмдә Америка Фән һәм технологияләрне үстерү ассоциациясенең (AAAS) киләсе 1995 елның февраль башларында үтәчәк конференциясенә чакыру бар иде инде. Анда миңа премия дә вәгъдә ителгән иде.
1994 елның сентябрь башында кече улым Солтан белән авылга кайтып килергә булдым. Шул вакытка туры китереп, язучы Вил Казыйханов Уфада минем белән пресс-конференция оештырды. Анда күп кенә язучылар, журналистлар, зыялылар белән яхшы гына әңгәмә корып утырдык. Авылга икетуган абыем Фәннәс Мирзаянов үз машинасы белән алып кайтты. Бик тә туган җанлы инде ул Фәннәс, хатыны Әнисә дә шундый. Дүртөйледә Фәннәснең энесе Рәиф һәм аның хатыны Замира бик яхшы каршы алдылар. Аннан соң Иске Кәңгештә кайтып, әнкәй кырында бераз булгач, тагын Дүртөйлегә, аннары Уфага киттек. Кайда гына булсам да, халык мине үз итте. Димәк, мин күтәргән проблемаларга ул битараф түгел, бик кычкырып йөрмәсә дә.
Мәскәүдә 1995 елның февраль башларына кадәр төрле эшләр белән болышып карадым. Олег Новиков җитәкләгән «Демократик хәрәкәт» партиясе, шуның каршындагы сатып алучылар хокукларын яклау оешмасында эшләп алдым. Шул партия аркылы президент каршындагы кеше хокукларын яклау комиссиясенә әгъза иттеләр, бераз анда йөрдем. Тик барысы да юк-бар эш булып чыкты. Күз буяр өчен генә төзелгәннәрме, көчсезләрме, булдыксызлармы, ачык кына әйтүе кыен... Мине сайлаулар исемлегенә кертеп, Дума депутаты итәргә дә ниятләгәннәр иде, – шулай ук нәтиҗәсез. Бөтен җирдә я алдашу, я нигезсез вәгъдәләр хөкем сөрә…
Элекке эшем буенча танышым, зур институт директоры булып киткән Олег Плющ үзендә бүлек башлыгы булырга тәкъдим иткән иде, тик бу нәрсәгә дә күңел тартмады. Тулаем әйткәндә, мин хәзер алдагы тормышымны Россия белән бәйләргә теләми идем. Шулкадәр хәтерне калдырган, ачы хисләр һәм йөрәк яралары кичерткән бу илдән күңел кайткан, кая гына китсәм дә начаррак булмас төсле тоела иде. Ничәмә еллар Нурия белән этләнү дә чамадан ашты… Киләчәкне белеп булмый, әммә нигәдер без аннан гел яхшылык көтәбез. Өметсез бер шайтан дигәннәре, күрәсең, дөрестер. Инде 60 яшемә җитеп тә, киләчәккә өметләрне җуймадым, Аллаһ Тәгаләгә таянуым үзгәрмәде.
Монда Американы тасвирлап торасы юк, аның турында инде меңәрләгән томнар басылган. Әммә, барыбер, һәр кеше аны үзенчә кабул итә, үзенчә ярата яки кире кага. Миллионнарча кеше шунда омтыла, үзенең шәхси «Америка хыялын» тормышка ашырырга тели. Мин дә, Америка җиренә аяк баскач, хисләрдән айный алмыйча йөрдем. Мондагы масштаб, матурлык һәм, иң мөһиме, бу илдә бар нәрсәнең кеше өчен корылган булуы Россиядән килгән кешегә зур тәэсир ясый икән шул!
Мине Нью-Йоркның Кеннеди исемендәге аэропортында Гейл Колби һәм Ирина Гольдман каршы алды. Үзләре яшәгән Принстон шәһәренә барып җиткәнче, алар миңа юлда очраган билгеле урыннар турында сөйләп бардылар.
Икенче көнне Нью-Йорк Фәннәр Академиясендә минем хөрмәткә оештырылган очрашуга бардык. Бик күп күренекле кешеләр җыелган иде анда. Шунда минем күңел тулып китте, күз яшьләрен чак тыеп калдым. Бераз тынычланып алгач, чыгыш ясадым, аны алкышлап кабул иттеләр.
6.14 рәсем. Нью-Йорк Фәннәр Академиясе президенты Д.Ледерберг белән. 1994 ел, 14 февраль.
15 февральдә Борчулы галимнәр комитетында онытылмаслык очрашу булып үтте. Бу комитет та минем җиңеп чыгу өчен бик зур өлеш керткән иде. Монда мин комитет җитәкчеләренә – дөньяга танылган галимнәр Д.Лейбовецка һәм Дороти Хиршка, шулай ук мине үз премиясе белән бүләкләгән Михаил Каваллога рәхмәтләремне белдердем.
6.15 рәсем. Михаил Кавалло белән. Нью-Йорк. 1995 ел, февраль.
Америкага сәяхәтемнең кульминация ноктасы – 16-21 февраль көннәрендә Америка Фән һәм технологияләрне үстерү ассоциациясе (AAAS) конференциясендә катнашуым булды. Ул конференция Джорджия штаты Атланта шәһәренең искиткеч матур Мариот отелендә үтте. Андагы матурлык, андагы җиһазлы заллар, төрле гирляндалар белән уратылган тиз йөрешле лифтлар тәмам һушымны алды дияргә була. Монда миңа AAASның махсус премиясен тапшырдылар. Аның рәсми тәбрик кәгазенә: «АААSның 1995 елгы Фәндә азатлык һәм җаваплылык өчен бүләге Вил Солтанович Мирзаяновка, аның галим буларак турылыгын, ихтыяр көчен, Россиянең һәм бөтен кешелекнең иминлеге хакына кылган гадәттән тыш шәхси батырлыгын бәяләп бирелә», – дип язылган иде. Бу конференциядә мин ике тапкыр чыгыш ясадым.
6.16 рәсем. AAAS президенты Франциско Аяла миңа премия тапшыру тантанасында. Атланта, 1995 ел, февраль.
Шул ук конференциядә, 17 февраль көнне, «Хаят» отелендә Кытай физигы Ян-Жунь-Тао һәм минем хөрмәткә кабул итү тантанасы булып үтте. Аны Америка Химиклар оешмасы, АААS, Америка Физиклар оешмасы, Картер үзәге, Имори университеты һәм Борчулы Америка галимнәре комитеты оештырган иде.
Арытаба Вашингтонда стратегик сәясәт белән шөгыльләнүче Стимсон үзәге АКШ Сенатының Илне яклау комитеты рәисе Турмэнд белән очрашу оештырды. Бу сенатор, инде 92 яшьтә булуына карамастан, бик егәрле, үткен акыллы кеше булып чыкты. Анда, башка күп кенә сенаторлар белән бергә, химик корал проблемалары турында сөйләшеп утырдык. Тик аларның бераз очлы почмакларны шомарту теләге булганга әле булса эчем поша. Мин үзем инде халыкара химик кораллар буенча конвенцияне ашыгып төземәскә дигән фикергә килгән идем. Бу, әлбәттә, ул вакытта республикачыларның игътибарыннан читтә калмады.
Шул ук кичне Вашингтонның мәшһүр бинасы булган «Иске кирмән»дә минем хөрмәткә оештырылган кабул итүдә катнаштым. Анда Дәүләт департаментыннан, Сенаттан да бик күп вәкилләр, Роальд Сәгъдиев, Дэн Эллсберг, күренекле язучы Дэвид Вайс һәм башкалар бар иде. Сәгъдиев белән: «Ни хәлләр, абзый?» – дип күрешкәндә, ул татарча белмәвен әйтеп кенә күңелне кырды бераз… Күп казанышларга ирешкән татар галиме, фән баскычларыннан өскә менгән саен, үзенең милли чыгышын югалта инде ул, нишлисең…
6.17 рәсем. Вашингтонда кабул итү. 1995 ел, февраль. Сулдан уңга: «Америка авазы» репортеры С.Резник, Гейл Колби, Ирина Гольдман, Вил Мирзаянов, Дэвид Вайс.
6.18 рәсем. АКШ Дәүләт Департаментында. Вашингтон, 1995 ел, февраль.
Америкада вакыт бик тиз узып китте. Тагын Россиягә, Мәскәүгә кайтырга кирәк… Иртәгә китәсе дигән көнне миңа Гейл Колби: «Карале, Вил, сине Россиядә бит бәхетсезлектән башка бернәрсә дә көтми. Анда сиңа, дөресен әйткәндә, иминлек тә булмаячак. Шуңа күрә, син кире монда кил. Бар да яхшы булыр. Үземә килгәндә, мин синең өчен барысына да риза», диде.
…Чынлап та, миңа 60 яшь. Институтымнан кудылар, юньле-башлы бүтән эш юк. Фән кешеләренең анда тәмам кирәкләре бетте. Ала торган пенсиям ашарга гына җитәрлек. Шул ук вакытта Искәндәр һәм Солтан улларымны үстерәсе, укытасы бар. Нурия белән тормышның һичбер рәте калмады, инде кайчаннан бирле бер фатирда аерым тормыш белән яшибез… Бары Гейл белән очрашкач кына мин әле үземнең ару гына ир булуыма, 60 яшьнең әле бөтенләй картлык түгеллегенә ышандым лабаса…
Шуларны исәпләп-уйлап карагач, мин Гейл тәкъдиме белән килештем… 1995 елның 25 мартында Россия белән мәңге бәхилләшеп, 26сында яңадан Америкага килеп төштем.
Достарыңызбен бөлісу: |