Минем әти дә колхоз оештыруда актив катнаша. (Аның да ул чакта аты булмаган шикелле... Үзенең сөйләвенчә, беркөнне өйгә Яндыз мулласы (безгә кардәш кеше) чәй эчәргә керә. Гадәт буенча «хәлләр ничек?» дип сорап: «Менә, әрәмәдән атыбызны урлаганнар», дигән җавап алгач: «Бәй, сезнекенә кагылмаска тиешләр иде бит!» – дип ычкындыра. Шулай итеп, Яндыз мулласының ат караклары башлыгы икәне ачыла. Бу әти өчен зур шок була, ул шуннан соң диннән кискен баш тарта.) Әти иң башта җиң сызганып халыкны агарту, грамотага өйрәтү эшенә керешә. 1922 елда аны авылда яңа гына ачылган дүртьеллык мәктәп директоры итеп куялар. Ул 1924 елда армиягә алынгач, аның урынына Ярми авылыннан Мәсәгутов Әхмәт куела. Шул ук вакытта мәктәптә олыларны да грамотага өйрәтү башлана. 1927 елда армиядән кайткан әти тагын шул мәктәптә директор була. Минемчә, әтине кат-кат күтәрүләре аның бик яхшы оештыру сәләтенә бәйле. Өстәвенә, ул тарихны, географияне, математиканы бик яхшы белә иде.
Авылда колхоз төзү илдә киң күләм алган «зур террор» сәясәте белән үрелеп бара. Аның максаты – Рәсәйдә булган барлык алдынгы интеллигенцияне, ныклы хуҗаларны физик яктан юк итү була. Һәр өлкәгә, районга, авылга кулакларны бетерү буенча планнар төшерелә. Кулаклар белән бер үк вакытта муллаларга да керешәләр. Иске Кәңгештән түбәндәгеләр гаиләләре белән гомерлек сөргенгә җибәрелә:
– Миргасыйм Салигаскәров, мулла, Караидел районы Березовый Лог бистәсендә чирләп үлә;
– Малик Сагаманов, мулла, шул ук Березовый Логта үлә.
– Тимерша Нәбиуллин, мәзин, Бөре төрмәсендә кыйнаулардан үлә;
– Сөләйман Бахразиев, Беломорканал төзелешенә җибәрелеп, Икенче Дөнья сугышы алдыннан исән-сау кайта.
– Фәтхелгөлем Хәсәнбәков, калган гомерен Березовый Логта үткәрә.
Шулардан Фәтхелгөлем (кыскача Гөлем) абзыйның атасы минем картәти белән бертуган, торган йортлары безнең күршедә генә булган. 1924 елда НЭП (яңа экономик политика) башлангач, ул үзенә пар машиналы ашлык суккыч, солы суырткыч, лобогрейка сатып ала, таза тормышлы хуҗага әверелә. Соңыннан бетерелергә тиешле кулакларның да беренчесе була, билгеле. Аны сөргенгә хатыны Гайшә, 1925 туган улы Фәнәви, 1927 елда туган кызлары Раумана һәм Флүзә, әнисе Шәмсеҗиһан, сеңлесе Ләбүдә белән бергә озаталар. Тик ул анда, Березовый Логта да бераздан соң яхшы гына тормыш корып җибәрә, шунда Халит исемле тагын бер улы туа. Олы улы Фәнәви Икенче Дөнья сугышыннан исән кайтып, институт тәмамлый, пенсиягә чыкканчы урта мәктәптә математика укытучысы булып эшли. Халит үсеп җиткәч врач була, РСФСРның атказанган врачы, Башкортстанның саулык саклау отличнигы дәрәҗәләренә ирешә.
Сеңлесе Ләбүдә күрше авыл Миңештедән сөрелгән кардәш Абдукаевларның балалары белән бергә лагерьдан кача, тик Иске Кәңгештә күренүе белән үк кулга алына. Аны районның НКВД бүлегеннән колхоз идарәсе әгъзасы Шәрифгали Нургалиев порукага алып чыгара. Озакламый Ләбүдә медучилище бетереп, Дүртөйле район больницасына эшкә урнаша.
Алардан калган йортны колхоз идарәсе иттеләр. Шул ихатадагы бер абзарда мин үскән чакта солы суырткыч тора иде әле...
Шулай да, Иске Кәңгештә кулаклар белән көрәш артык киң җәелмәгән сыман. Ни өчен дигәндә, монда чәчүлек җир аз, ул да уңдырышсыз булганга, баеп китү бик мөмкин булмаган. Ә менә күрше Миңештедән кулаклар күпкә артык сөрелгән, чөнки аның җире кара туфраклы, басулары киң...
Колхозда бигрәк тә Корычев Билал, Нуриәхмәтов Фазлый кебекләргә зур мач килә. Корычев башта Иске Кәңгештә колхоз рәисе булып ала, аннары зуррак булган Исмәгыйль авылына рәис итеп күчерелә. Ул чактагы колхозда бит кешенең элек ярлы-батрак булганы барыннан кыйбатрак, ә эш сәләтләре мөһим түгел... Тик икенче авылда Корычев рәис булып озак йөри алмый, – аны колхоз малын үзләштерүдә гаепләп төрмәгә утырталар. Өстәвенә, ул патша заманында Дүртөйле жандармериясендә хезмәт иткән икән. Төрмәдә кырыну пәкесе белән эчен ярып үз-үзен үтерә.
Авылда 1937 елда, яңа зур бинада җидееллык мәктәп ачыла. Директор итеп анда да минем әти куела. Бу мәктәпкә күрше авыллардан да йөреп укыйлар.
(Күп еллар Баймак шәһәр партия комитетының беренче секретаре булып эшләгән Рәис Имамов та безнең мәктәпкә Куязыдан йөреп укыган кеше. ВЛКСМнын Дүртөйле райкомының беренче секретаре булып эшләгән чагында миңа үзе әйткән иде.)
Авыл яшьләре укырга омтыла башлый. Әнинең абыйсы Ибраһим Камаловны һәм Гыйлемхан улы Гаффанны Өреш бистәсендәге рабфакка укырга җибәрәләр. Шул рабфактан соң Ибраһим абый Казан университетына укырга кереп, аны тәмамлый. Сугыш вакытында артиллерия батареясы командиры була, каты яраланып чак аяксыз калмый. (Гомер буе бер аягын сөйрәбрәк йөрде.) Яралары төзәлгәннән соң Татарстанның төрле педучилищеларында укытучы булып эшләде.
4.1 рәсем. Казан университеты студенты Ибраһим Камалов. 1935 ел.
Гаффан, үз чиратында, медицина институтына юл тота. Аны бетергәч хирург була, сугышы елларында фронт госпитальләрендә, аннан соң озак еллар Уфа клиникаларына эшли.
(Гаффан абый 1951 елда минем әнкәйне үлемнән коткарды. Энем Нил тугач, әнкәйдә мастит башланган иде. Бәхеткә каршы, авылга ялга кайткан Гаффан абый әнигә бик уңышлы итеп операция ясады.)
Яшьләрне күтәрүдә әнинең олы абыйсы Миркасыйм Камаловның да өлеше бар. Колхозлашу елларында аны Дүртөйле райкомының өченче секретаре итеп куялар. Шул вазифадан ул үз теләге белән сугышка китә. 1943 елда Новочеркасск тирәсендә һәлак була.
Авыл халкы Икенче Дөнья сугышы алдыннан мул ук булмаса да тук тормышка күчә. Көз көне һәр йортка ашлыкны, хезмәт көннәре буенча исәпләп, арбаларга төяп китереп биргәннәр.
4.2 рәсем. Колхоз идарәсе әгъзалары. 1938 ел. Беренче рәттә утырганнар (сулдан уңга): Нургалиев Шәрифгали (сугышта һәлак була), Корычев Билал (репрессияләнә), Вәлиуллин Нигъмәт, Нуриәхмәтов Фазлый, Баянов Әфтәх, Каһарманов Хәмәтгыйлем (сугышта һәлак була). Икенче рәттә басканнар: Ногманов Габбас, Сөләйманов Әнгәм, Мирзаянов Әхмәтзыя (сугышта һәлак була), Закирҗанов Сафа, Каһарманов Хәбелгыйлем, Фатыйхов Гариф.
Культура-агарту эше дә актив алып барыла. Авыл клубында еш кына үзешчән пьесалар куела.
Ул вакытта колхозның ару гына булуына зур сәбәп, минемчә, колхоз мөлкәтен саклау, аны урламау, тәртип белән эш итүгә бәйле. Ул вакыттагы колхоз рәисләре дә хуҗалык эшен яхшы белгәннәр. Ә Икенче Дөнья сугышы һәм аннан соңгы чор бу картинаны бөтенләй үзгәртте...
4.3 рәсем. Иске Кәңгеш авыл советы әгъзалары. Беренче рәттә утырганнар: уртада Сәлимгәрәев Әхмәтгәрәй (сугыш елларында колхоз рәисе), уң читтә Тимершин Мәүләви. Икенче рәттә басканнар: Галәветдинов Имай, Каһарманов Хәбелгыйлем, Сәгатдинов Кәрам.
Шул ук вакытта, илдә «сыйнфый дошманнар белән көрәш» барган. 1940 елда Югары очта яшәүче Йосыпов Мәгъдәнне «халык дошманы» дип алып киттеләр. Имеш, ул совет властена каршы сөйләгән, ул турыда укытучы Мәйсәрә Сөләйманова тиешле җиргә җиткергән...
Бишенче бүлек
Иске Кәңгеш Икенче Дөнья сугышы чорында һәм аннан соң
5.1. Сугыш – халык михнәте
Сугыш башланганда мин әле 6 яшьтә генә идем, тик аның менә-менә башланасы турында сүзләр йөргәнне бераз хәтерлим. Тау битендә (зират кырында) уйнап йөргәндә миңа бер малай: «Синең әтәң, әгәр сугыш чыкса шунда үз теләгем белән китәм, дип гәзиткә язган», – дигән иде, мәсәлән. Күп еллар үткәч, менә хәзер, ул сугышның ни сәбәпләр белән башланганын ару гына беләбез кебек. – Төп сәбәп булып большевиклар башлыгы И.Сталиның һәм нацистлар башлыгы А.Гитлерның Европаны яулап алып турындагы мәкерле планнары тора. Болар икесе дә континентны үзе генә яулап алып кол итәргә тырышканнар. Сталин: «СССР гаскәрләре сугышны чит ил территориясендә алып барачак», – дип күп мәртәбә кабатлаган, илнең көнбатыш чикләрендә күпсанлы кораллы көчләр туплаган, һәм алар бары тик һөҗүм сугышына әзерләнеп ятканнар. Әмма Гитлер Сталиннан мәкерлерәк булып чыккан һәм сугышны беренче башлап җибәргән.
Бу сугыш чынбарлыкта халыкны кыру сугышы булды. Бигрәк тә СССР искиткеч зур корбаннар бирде. Шуңа күрә Сталин үзе үлгәнче Җиңү көнен бәйрәм иттермәде.
Атна саен диярлек авыл ирләренең ат-арбаларга төялеп, гармун уйнап, мәңге бәхилләшү җырларын җырлап авыл урамнарын азаккы тапкыр ураганнары, хатыннарның, карт ата-аналарның шул арбалар артыннан елый-елый атлаулары әле булса күз алдымда.
Кардәшем Габбас Ногмановның сөйләгәне буенча, сугыш вакытында ул тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иткән. 1942 елның җәендә Мәскәүдән ерак булмаган Клин станциясенә килеп туктаган эшелонда авылдашларын күргән. Алар Габбас абзыйга җиде кешегә бер винтовка бирелгәнне әйткәннәр. Фронтка барып җиткәч тагын бирерләрме, юкмы икән, дип борчылганнар. Ә фронт сызыгы ул вакытта Клиннан 50-60 километрда гына булган... Ул авылдашларга коралның кирәге дә чыкмаган, – аларны вагоннан төшкәч тә бомбага тотып юк иткәннәр.
1941-1943 елларда авылга үлем хәбәрләре күпләп килә башлаганны хәтерлим. Төхфәтулла бабай белән Афтафа әбинең дүрт улын да фронтка алдылар, һәм тик берсе – Хәмәдулла җизни генә исән кайтты. Тимерша һәм Гаделбануның дүрт улыннан берсе дә исән кайтмады. Нургали Шаһивәлиевның дүрт улы белән бер оныгыннан бары бер улы Шәрәфислам авылга исән-сау кайтты. Күп еллар маякчы булып эшләгән Бәдертдин бабайның да өч улы сугыш кырларында ятып калды. Кызганычка каршы, бу күңелсез исемлекне озак дәвам итәргә булыр иде.
Шушы юлларны язганда колагыма «Ана сагышы» дигән җыр ишетелгәндәй булып, ирексездән күземә яшьләр килә:
Әйтегезче, зинһар, аңлатыгыз, –
Кемгә кирәк сугыш, кем өчен?
Бер гаепсез балам гомере белән
Алдыгыз сез миннән кем үчен?
Сугышка ярарлык ирләрне озатып бетергәч, совет хөкүмәте фронтка 17 яшьлек, әле бернинди тормыш тәҗрибәсе булмаган, авылда үскән, тимер юл, трамвай, поезд кебек нәрсәләрне дә күрмәгән үсмерләрне җибәрә башлады. Гадәттә алар фронтка килеп төшкәч берничә ай эчендә кырылып бетә барганнар.
Иске Кәңгештән 123 кеше сугыш кырларында ятып калган, 127се кире кайткан. Шулай дип язылган авыл һәйкәлендә. (Эшкуар Җәүдәт Гарипов ярдәме белән куелган.)
Шул ук вакытта, кайберәүләр, мәсәлән Хәмитов Гыйлемҗан, Нуриәхмәтов Фазлый сугышка бармый калдылар. Гыйлемҗан үпкә чирле булып калган. Әммә, шунысы гаҗәп, бу «инвалид» ару гына гомер кичереп, 85не узып дөнья куйды. Ул чире аңа сугыш вакытында һәм аннан соң да авыл советы рәисе, район юл идарәсе башлыгы кебек эшләрдә йөрергә комачауламады.
Ә Фазлый район советының авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы буларак бронь алган иде. Уфага командировкага барып кайткан чагында, 1944 елның кышында бугай, үтерелдеме, рәсми нәтиҗә дөрес булып, кошевка чанасында барганда арттан килгән машина таптадымы, төгәл генә әйтүе кыен. Башка малайлар белән бергә мин дә аларның өйләренә барып, Фазлыйның үле гәүдәсен күрдем... Аның хатыны Сәхипкамал апа ятим калган балаларына ничек тә белем бирергә тырышты, – ике кызы Лена һәм Лера врач булдылар, ә улы Дим Нуриәхмәтов университет бетереп, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә иреште, – безнең авылдан чыккан өченче галим.
Гомумән сугыш вакытында кешенең сәламәтлеге фронтка җибәрерлекме, юкмы икәнен районда тик бер кеше – район больницасының баш врачы Бикбулатова билгели иде. Ул заманда, әлбәттә, районда рентген кебек приборлар юк, барысын да «визуаль карау» хәл итә иде.
Сугыш башланып бер елдан соң авылда гел хатын-кыз, карт-коры, бала-чага гына калды. Атларны да озатып бетерделәр. Сабан сөрү, чәчү эшләрен сыер я үгез җигеп эшләделәр. Урта яшьтәге ирләрдән бары Аксак Гәрәй (Сәлимгәрәев Әхмәтгәрәй) һәм Аксак Шәйхи (Шәйхетдин) калган иде. Гәрәйне колхоз рәисе итеп куйдылар. Кулына власть кергәч, бу бәндәнең авылдагы карт-коры, хатын-кыз, яшүсмерләрне ничекләр җәберләве әйтеп бетергесез. Туктаусыз эчүдән күзләре кызарып беткән иде. Идарәгә килеп халыкка иртәнге әмерләрен биргәч тә, кара айгыр җиккән тарантасына утырып я күрше урыс авылына, я Әбелгазы чокыры дигән җирдәге умарталыкка юл тота. Күрше авылда аны көмешкә, тозлы кыяр, тозлы кәбестә көтә. Ә умарталыкта кортчы Локман картта ачы бал өзелеп тормый...
Сугыш вакытында клубта вакыт-вакыт үзешчән концертлар була, анда күбесенчә укытучылар һәм күптән түгел генә авылда ачылган балалар йортының тәрбияче кызлары чыгыш ясый иде. Клуб шыгрым тулы була, без малайлар беренче рәт алдында тезләнеп утырабыз. Концерт барышында берәрсе: «Гәрәй абзый, син дә җырла әле халык өчен!» – кычкырып җибәрә, барысы да дәррәү кул чаба. Шуннан инде аягына галошлы часинка кигән Гәрәй сәхнәгә чыга, җырлап җибәрә калын тавышы белән. «Коңгыр буга, һәү-һәү» дигән җырны аеруча ярата иде бугай... Җырлап беткәч, халык озак итеп кул чаба, кайсы шунда: «Безнең Гәрәй булдыра!» кычкыра...
Шул ук вакытларда тау астында торган Миңнехәят дигән хатын берничә дистә башак белән тотылгач, Гәрәй аны һәм аның 12 яшьлек улын идарә ишегалдында камчы белән кыйнаган иде...
Бер уңай ягын әйтергә кирәк, – Гәрәй, ничек кенә усал булмасын, авылның хуҗасы булып торганда беркемне дә төрмәгә яптырмады. Юкса, бит, ул заманда хатын-кыз, карт-коры исән калу өчен ашлык, башак кебек нәрсәләрне урламый калмады, ә Гәрәйгә шундыйларны утырту өчен районга бер шалтырату да җитә иде. Идарәдә ручкасын әйләндереп шалтырата торган телефон бар иде... Шалтыратмады...
5.2. Әсир дә әдәм баласы
Кайберәүләргә «ирегез (яки улыгыз) хәбәрсез югалды» дигән хәбәрләр килде. Моны «бу кеше әсир төшкән» дип аңларга була иде. Шуның белән аның туган-тумачасына, балаларына да кара күләгә төште...
(Соңрак дәвердә фронтта һәлак булганнарның «похоронкаларын» шундый кәгазьгә алыштыру очраклары да билгеле булды. Ул вакыттагы закон буенча, аларның гаиләләренә аз булса да пенсия бирелә иде. Әммә, совет хөкүмәте, шулкадәр күп һәлак булучылар буенча түләргә акчасы җитмәү сәбәпле, шундый мәкерлеккә дә барды.)
Сугышка әзер булмаган совет гаскәрләре немец тарафыннан уратып алынып, дивизияләп, армияләп әсир төшә башлагач20, Сталин 1942 елның 28 июлендә атаклы 227нче боерыгын игълан итә, аның буенча, чигенү катгый тыела. Совет позицияләре артына «заградотряд» дигән махсус гаскәрләр куелып, чигенүчеләргә ут ача башлыйлар.
Бу боерыкның чыгуына 1941 елның декабрендә Мәскәүне саклап калган, ә 1942 елның июлендә берничә ай чолганышта утырган 2нче удар армия белән немецлар ягына чыккан генерал-лейтенант А.Власов вакыйгасы да зур йогынты ясый.
Чолганышта калган шул Власов армиясендә безнең Фазыл абзый Ногманов та була. Ул миңа анда ничек итеп күренекле татар язучысы Муса Җәлил белән очрашуы турында сөйләгән иде. Фазыл абзый ул чакта старшина була. Көннәрдән бер көнне аның землянкасы кырына лейтенант погоннары таккан Муса Җәлил килеп чыга. Фазыл абзыйның татар икәнен белеп алгач, сөйләшеп китәләр. «Безнең хәлләр бик авыр», – ди Җәлил... Фазыл абзый аны ашатып-эчертеп, землянкасында йоклатып җибәрә. Берничә көннән соң, бик каты атышу вакытында, Фазыл абзыйга бер төркем сугышчылар белән бергә чолганышны ерып үтеп безнекеләр ягына чыгарга насыйп була. Ә Муса Җәлил, белгәнебезчә, генерал А.Власов армиясе калдыклары белән немецка әсир төшә, берничә елдан соң әсирләр арасында Германиягә каршы агитация алып барганы өчен Берлинның Моабит төрмәсендә башы киселә. Казан шәһәре уртасында бу шагыйрьгә мәһабәт һәйкәл куелган.
Ә Власовка килгәндә, – тиздән бу генерал немец тылында СССРны «большевиклардан азат итү өчен» армия җыя башлый... Шунда йөргән әсир солдатлар арасында безнең авылныкылар да була... Мин аларның берсен дә «хыянәтче» дип атамас идем. Әсир төшкән бәндәнең үз иреге юк чөнки...
Кызганычка каршы, совет хөкүмәте әсирләрнең хокукларын яклау буенча 1929 елгы Женева конвенциясенә кушылмады. Шуңа күрә нацистик Германия аларга карата бигрәк тә миһербансыз булды, аларны аяусыз рәвештә эшләтте, үтерде... Әсирлектән исән чыкканнарын исә совет чекистлары тагын концентрацион лагерьларга япты.
Шул ук вакытта совет солдатлары әсирлеккә үз теләкләре белән чыгып киткән очраклар да сирәк булмый. Авылдашлар сүзе буенча, Нурлый Садыйков шундый булган. Ничек булса шулай, әммә ул ахырда авылга әйләнеп кайта алды, колхоз бригадиры булып эшләде. Минем хәтердә гел исерек, сакал-мыегын кырмаган булып калган. Ләкин кешегә зыяны тимәде, начар эшләр белән болышмады.
Әсир төшкән авылдашларымнан Исмәгыйль Хәбибуллин да сугыш беткәч авылга кайтты. Аны кабат төрмәгә ябылудан авыл халкы «порука»га алып калды. Үзенең ничек нимес тоткынында ачтан интеккәннәре турында сөйләгәне истә калган... Соңыннан ачыкланганча, безнең ул Исмәгыйль нимес концлагеренда ятканда Беренче Дөнья сугышында ук әсир төшеп, Австриядә гаилә корган күрше авыл Миңеште кешесе Рәхимҗанны очрата!21 Анысы, имеш, лагерьларда Миңеште яки Кәңгеш авылларыннан булган якташларын эзләп йөргән, үзенең кызын шуларның берсенә кияүгә бирү нияте белән. Ничек булса шулай, әммә Исмәгыйль шул Рәхимҗaн гаиләсенә эшкә урнаша... Авылга кайткач исә калган гомерен ул гел маякчы булып, маяк кырындагы кечкенә өйдә яшәп үткәрде.
5.3. Сугыштан кайтучылар
Минем әти дә 1941 елны ук сугышка алынып, кышкы ачы суыкларда Уфадан ерак булмаган Алкино станциясе кырында генерал Шәйморатов командалык иткән Башкорт кавалерия дивизиясендә өйрәнүләрдә ятты. Ул өйрәнүләргә җиргә кадап тезелгән таякларны атта чабып барганда кылыч белән турау да кертелгән була. Немец танкларына, пушка һәм пулеметларына каршы ат атланган кавалерия үзе бер совет анахронизмы иде. Шулай да, фронтка кергәч аларга минометлар бирелгән. Әтине, 1942 елда кулы нык яраланып госпитальдә ятканнан соң, авылга кайтарып җибәрәләр. Шул вакытта ул мәктәптә директор булып эшләп алды. Кулы төзәлгәч Дүртөйле военкомы аны «хезмәт армиясенә», Благовещенск шәһәрендә урнашкан фанер заводына җибәрде. Ул анда бик каты чирләп китеп, тиздән кире кайтты. Терелгәч, 1944 елда аны тагын фронтка озаттылар. 1945 елның апрель аенда ул Кенигсберг янында тагын яралана, Каунас шәһәрендәге госпитальгә озатыла, сугыш беткәндә шунда була.
Август аеның бик караңгы, яшен яшьнәп торган бер төнендә ул пароход белән кайтып, маякчы Бәдертдин бабай көймәсендә ярга чыгып, авыл туфрагына аяк басу бәхетенә ирешә. (Аның белән бергә шул көймәдә Миңеште авылыннан булган кардәшебез Кадыйр Абдукаев та ярга чыга.) Әткәйне әйтеп бетергесез сөенеч белән каршы алганыбыз, сеңлем Лизаның аның тезләреннән төшми утырганы, өйгә халык кереп тулганы әле булса күз алдымда. Ике генә яшьлек Гранит энем күзләрен ачарга тырыша да, тагын йокыга тала... Картый, әнкәй чиксез бәхет хисләрен яшерә алмыйлар. Мин генә артык сер бирмим, олы малайларча әтигә читтән генә карыйм. Мичкә сөялеп әткәйнең абыйсы Әхмәтзыя кызы Фәния апа елый, «нигә минем әткәй дә исән калмаган?» – ди-ди... (Фәния апа ул чакта 20 яшендә, Бөре педтехникумын бетергән чагы иде.)
1945 елда исән калган бик күп солдат авылга кайтты. Бик тә дулкынландыргыч вакытлар иде. Уфа пароходы авыл кырыннан үткәндә Агыйделнең текә ярына халык җыела, без малайлар да әллә кайчан шунда. Авылга кайтучы солдат, пароходтан: “Ат җибәрегез!” – дип кычкыра. Шуннан берәрсе ат булса ат, булмаса үгез җигеп Дүртөйле паромына китә. Ә без, малайлар, узыша-узыша, кайтасы кеше йортына сөенче алырга чабабыз. Кем беренче – сөенче шуңа эләгә, ул бер кисәк ипи я пешкән йомырка була. Шул йортка авылның һәр кешесе диярлек солдат белән күрешергә килә. Кемгәдер шунда солдат алып кайткан берәр бүләк тә эләгә, ул пыяла брошка я нимес кабызгычы булырга мөмкин... Шул вакытта син авыл халкының бер зур гаилә икәнен дә тоясың... Үз атаң я абыең да әле кайтмаган булса, “кайчан кайтыр?” дип уйлап куясың... Бик күп яңа хәбәрләр ишетәсең...
1946 елда аягына шыгырдап торган хром итек кигән, түше орден-медальләр белән тулган капитан Хәким Хәмитов та кайтып төште. Бер фронтовикның әйтүенчә, сугыш вакытын хәрби трибуналда үткәргән икән. Тиздән ул район судында судья булып алды һәм шул вазифада калган барлык эш дәверен үткәрде. Совет судының, совет судьясының кем икәнен аңлатып тормыйм, Хәкимгә дә төрлечә туры килгәндер. Күп чакларда хөкем карарларын бит райкомнан шалтыратып кына яздыралар иде. Пенсиягә чыккач эчүгә сабышып китә бу. Эчкечелек белән көрәш каты барган чак иде, бер төнне үзен милициягә дә ябалар, шуннан чыккач та аңа инсульт була.
Өе бездән ерак булмаган Хәбел исемле кеше исә сугышны җеназа командасында үткәреп кайтты. Хатынына аңардан ай саен посылка килеп тора иде. Бервакыт кисәкле сабыннар җибәргән, хатыны шуларны сатып бетергәч кенә, Хәбелнең: “Сабыннар эчендә алтын сәгатьләр бар!” – дигән хаты килеп җиткән, имеш... Сугыштан кайткач Хәбел авылда озак тормады, хатыны һәм улы белән Уфага китеп барды.
Бервакыт фронтта колагы саңгырауланып Комак Ясавы кайтты. Сәер бер гадәте дә бар – бераз эчеп алган чакларында тилегә сабышып кыйлана иде. Урам уртасында егылып китеп, шунда яткан кипкән сыер тизәген авызына каба да: «Их, тәмле колбаса!» – дип кычкыра, мәсәлән. Без малайлар көләбез инде... Бераздан төрле “медицина” кәсепләренә кереште: малайларны сөннәткә утырта, чирлеләрне дәвалый... Шул кәсебе белән күрше мари авылына барып чыккан да ди бу бервакыт, башы авыртып чирләгән бер хатынга: «Сарихин бухин дигән бик шәп дару» дип мактап, йомры сарык тизәге йоттырган ди, чын булса...
Сугышка кадәр исерткечне авызларына да алмаган авылдашлар, минем әтине дә кертеп, сугыштан эчәргә, тәмәке тартырга өйрәнеп кайттылар. Шул чактагы үсмерләр дә аракыны-тәмәкене шуларга карап татыды. Үсә-бара күпләре алкоголик булып китеп, шуның аркылы күп һәлакәтләргә юлыкты.
5.4. Ул дәвердә тормыш шартлары
1947-1948 елларда безнең якларда корылык һәм ачлык булды. Халык үз бакчасында бәрәңге утырту белән генә ачтан үлми котылды. Урамда күрше мари авылларыннан килеп хәер сорашучылар йөри иде.
Колхоз инде тәмам чиккә терәлде. Хезмәт көненә Иске Кәңгешнең «Игенче» колхозында кайбер елны 100 грамм, кайбер елны 200 грамм ашлык бирәләр иде.
Кем фронттан кайтканда ук шәһәргә качып котылмаган – шулар колхоз коллыгына каптылар.
Үсә килгән яшьләр һөнәр училищеларына укырга китә башлады. Абыем Фәннәс Мирзаянов та Уфадагы шундый бер училищега китте. Анда ашау-эчү, тору шартлары начар булса да, ул авыл коллыгыннан котылуның бердәнбер юлы иде. Училищедан соң Фәннәс абый техникумда укып инженер-электрик булып китте.
Күп кенә яшьләр вербовка белән Чиләбе өлкәсендәге Копейск шахталарына, Басиан ягына торф чыгарырга җибәрелде.
Авылда финанс агентлары – финагентлар барлыкка килде. Алар сыер, бозау, сарык, кәҗә, тавыкларны, бәрәңге бакчаларын исәпкә алып, шулар буенча салым салдылар. Түли алмаган кешеләргә тентү белән кереп, әйберләрен алып китәләр иде. Сугыш вакытында да бу кадәр авыр булмады, дип зарланды халык. Өстәвенә, «илне яңадан торгызу» өчен заемнарга яздырып җәфаладылар.
Магазинда кәрәчин, тоз, шырпы сатылмады. Мич кабызырга шырпы булмау аркасында күршедән-күршегә йөгереп соскы белән утлы куз ташыдылар. Тәмәке тарткан ирләр чакма ташка корыч кисәген ышкып очкын чыгарып, шул очкыннан карама мәшкәсен көйрәтеп җибәрә иде. Шул ук вакытта, кайбер фронтовикларда нимес кабызгычлары була торган иде.
Тозны, кәрәчинне Агыйделдә үтеп барган баржалардан берәр нәрсәгә алыштырып алырга була иде, шулай да.
Өйләрне күбесенчә сукыр (куыксыз) лампа яктырта. Лампа куыгын кайчакта Борайдан алып кайталар, тик ул бик тиз чатнап ярыла. Бу бигрәк тә минем өчен зур бәла булды: бәләкәй чактан ук китап укырга әвәс идем, ә аны кичләрен укыр өчен якты кирәк бит инде. Куыгы булса, кәрәчине булмый... Сихри китап дөньясына чумып кына барганда, әнкәй: «Кәрәчинне бетерәсең, ят!» – дип бу тупас дөньяга кире кайтара. Тагын бераз укыйм әле, әнкәй тагын кабатлый. Шуннан нишлисең, утны сүндереп ятарга туры килә.
Дус малайлар миннән еш кына укыган китапларымны сөйләтәләр иде. Рәис, аның абыйсы Гайдәни һәм тагын ике малай, беребезнең өенә барабыз да, сөйлим шунда. Әле булса истә, танылган язучы Э.Казакевичның ничек итеп безнең разведчикларның нимес тылында күзәтеп йөргәндә дошман өстенә килеп чыгып, тигезсез сугышта һәлак булулары турындагы «Звезда» хикәясен сөйләгәнем. Ул урысча китаптан иде, авылдагы татарча китапларны инде укып бетергән идем. Мәктәп директоры булган әткәй атна саен диярлек Дүртөйлегә киңәшмәләргә йөри, шуннан да миңа бер яңа китап апкайтмый калмый, алар да барысы да урыс телендә. Этләнә-этләнә булса да төшенеп, сүзлеккә дә карап алып укый торгач, урысчаны да су кебек эчә башладым. Әммә урысча сөйләшергә Дүртөйле мәктәбендә укыганда гына өйрәндем. Фатирда марҗа хатында тору да зур ярдәм булды.
Достарыңызбен бөлісу: |