Өченче бүлек Авылга нигез салучылар



бет6/7
Дата06.07.2016
өлшемі9.33 Mb.
#181591
1   2   3   4   5   6   7
Mөдәрис ӘГЪЛӘМ

Белмәгәнмени без,

Беләбез бит

Хак тәгалә нәрсә әйтәсен:

Асылың һәм нәселең белән дә син

Батыршаны хәтерләтәсең.


Синең кебек Урал эргәсеннән,

Башкорт төбәгеннән калык та

Җиткермичә калып кара әле

Олуг хакыйкатьне халыкка!


Нәкъ Батырша кебек горур адым,

Нәкъ Батырша кебек хөр күңел,

Дәүләт сере, диләр... Безгә хәзер

Бернәрсә дә инде сер түгел.

Беләбез бит, яшәеше агу,

Үзе агу икәнлеген дә,

Сәясәте: үзен башкаларга

Көчләп тагу икәнлеген дә.


Беләбез бит инде ничә кабат

Тарих бирде сабак, ниһаять:

Кайсы гына менеп утырса да,

Җинаятьле булды Җинаять!

Әнә шуңа да син холкың белән

Батыршаны хәтерләтәсең...

Белмәгәнмени без, беләбез бит

Хак тәгалә нәрсә әйтәсен:

– А-зат-лык!

6.12 рәсем. “Ватаным Татарстан” гәзитенең 1994 ел 4 февраль саны.

Икенче бер күренекле татар шагыйре, безнең күрше авылда туып-үскән Наҗар Нәҗми дә миңа үз шигырен багышлады:
Наҗар Нәҗми

Кәңгеш борылмасы


Химия фәннәре докторы Вил Мирзаяновны афәтле химик матдәләр ясауны фаш иткәне өчен дәүләткә хыянәттә гаепләп маташалар

.

Төрмә аша яңгырады кинәт

Аның исеме һәм ул кылган эш.

Үзен күргәнем юк, әммә аның

Туып-үскән авылы Тау-Кәңгеш

Күренеп тора хәттә тәрәзеннән

Минем туып-үскән йортымның.

Шуңа микән, бер горурлык тоеп,

«Дан сиңа!» – дип эчтән укындым.

Төрмә аша – туры килүме бу?

(Әллә микән җан да саташа)

Безгә генәме ни соң ул гелән

Исем яулау тормыш төпкеленнән

Үлем аша яки төрмә аша.

Агыйделнең Кәңгеш борылмасы

Безнең якта данлы, гүзәл дә.

«Шунда туып-үскән ир-егетнең

Бар булышы нидә?» – дигәндә,

Кәңгеш тавы кискен борган кебек

Агыйделнең алкын агышын,

Ишетте җир кискен борылмалы

Милләт баласының тавышын.

Купты гауга: галим дәүләт серен

Ача, имеш, – итә хыянәт.

Әй, хакыйкать! Бетмәс микәнни ул

Хәттә синнән эзләү җинаять?!

Уйлап торам: чынлап тамы әллә

Хәтәр микән татар кылган эш?

Батырлык бит туфрактан да килә,

Горурлансаң да хак, Тау-Кәңгеш!


АКШ сенатында сенатор Кончини түбәндәге чыгышын ясады (1 февраль, 1994. S.S.543 544):

«Рәис әфәнде, бүген мин коллегалар игътибарын узган дүшәмбедә, 24 январь көнне Мәскәүдә башланган ябык судка юнәлтергә телим. Вил Мирзаянов исемле Россия галимен дәүләт серләрен ачуда гаепләү эше тыңлана. Разведка эшләре буенча сенат комитеты рәисе буларак мин милләт үз куркынычсызлыгына бәйле кайбер серләрне сакларга хаклы дип ышанам. Ләкин, бу эшнең нечкәлекләренә карагыз.

Доктор Мирзаянов 1992 елда, Мәскәүнең яшерен лабораториясендә эшләгән вакытында, Россиянең химик кораллар сынауны тыя торган халыкара килешүгә кул куюына карамастан шундый сынауларны дәвам итүен Россия һәм Көнбатыш матбугатында ачып салган иде. Шуннан соң, 1992 елның октябрендә ул кулга алынып, бераз вакыт тоткынлыкта булды. Аннары 1994 елның 24 январенда үз өстеннән хөкем башлануга кадәр йорт арестында тотылды.

Доктор Мирзаяновның гамәлләре, илнең ул чактагы законнарын бозу булып тормасалар да, кодрәтле Россия хәрби-индустрия комплексы әгъзаларының ачуын чыгарды. Шуңа күрә хакимнәр, Мирзаянов гамәлләрен җинаятьчел итәр өчен, премьер-министр Черномырдинны кайтмалы көчкә ия булган яшерен карарга кул куярга күндерделәр. Хөкүмәтнең дөньяга чыгарылмаган карарны бозган өчен гражданнарны җавапка тарта алуына ышануы да кыен. Шул ук вакытта, Россиянең яңа Конституциясе дә яшерен карарларны җинаятьтә гаепләүләргә нигез итеп куллануны аермачык тыя.

Доктор Мирзаяновны яклап, аның өстеннән хөкемнең законлылыгы, Россиянең химик корал сынауларын дәвам итүе уңаеннан борчылып, кеше хокуклары хәрәкәте активистлары һәм фәнни җәмәгатьчелек әгъзалары күтәрелде. Нью-Йорк Фәннәр Академиясе президенты доктор Джошуа Ледерберг та доктор Мирзаянов өстеннән гаепләүләрне алырга чакырды. «Юкса, – диде ул, – без Мирзаянов дөресен әйткән, үтергеч бинар коралларның тулы бер классы ясалган, Россия хөкүмәте бүтәнчә уйлаучы галимнәрне эзәрли торган совет практикасына кире кайта дип танырга тиеш булабыз». Россиянең мөхтәрәм галиме һәм академигы Роальд Сәгъдиев исә: «Мирзаянов өстеннән процесс Россия җитәкчелеге алып барган сәясәткә, тулаем бөтен тынычлык саклау эшенә төзәткесез әхлакый зыян салырга мөмкин», – дип язды.

Администрация дә бу эшне игътибар белән күзәтә. Мәскәүдәге илче Пикеринг: «Чит дәүләт белән килешү бурычына каршы килә торган эшчәнлек турында дөресен әйткән өчен кемне дә булса эзәрлекләү безгә бик сәер тоела», – дип белдерде. Минемчә бу, йомшак әйткәндә, килешү бурычларының асылы турында уйланырга мәҗбүр итә.

Мирзаянов өстеннән хөкем – бер кеше язмышыннан зуррак нәрсә. Бу Россиянең «салкын сугыш»тан соңгы чордагы арытаба юлына карата начар күрсәткеч булып тора. Кем җитәкчелек итә соң анда хәзер? Закон буенча эшләүче гражданнармы, яисә үзенә кирәктә серле кагыйдәләрне эшләпәдән генә тартып чыгара торган хәрби-индустриаль комплексмы?

Мин Мәскәүдә саф ихтыяр һәм закончалык өстенлек алыр дип өметләнәм. Хөкүмәттәге һәм аннан читтәге күп кенә намуслы россиялеләр Мирзаянов өчен гадел хөкем телиләр. Мин рәислек иткән Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек комиссиясе дә үз тавышын шундый омтылышларга кушарга карар итте. Рәистәш конгрессмен Стени Һойер белән мин илче Лукинга хат язып, безнең Мирзаянов процессы буенча борчылулар турында президент Ельцинга җиткерүен сорадык. Безгә башкалар да кушылыр дип көтәм.»
5 февральдә мине, ниһаять, суд залына китерделәр. Зал судның беренче катында урнашкан булганга, бу юлы комачаулык килеп чыкмады. Судья Сазонов мине зур җинаятьчеләрне яба торган рәшәткәле бокста күргәч, аннан чыгарырга кушты... Эш буенча гаепләү нәтиҗәсе укылганнан соң мин сүз алып, химик коралларның нинди куркыныч белән янавы турында сөйләдем.

Гәзитләр судның бу утырышын да ару гына яктыртканнар. Алар арасында «Moscow Times» гәзите хәбәрчесе, «Сегодня» ТВ тапшыруга сылтанып, Президент Ельцинның минем эштә җитешсезлек бар дигән бәяләр белән килешүе турында язган...

6.13 Минем «эш» чатный башлады

Судның 8 февраль утырышында минем яклы шаһитлар генерал В.Смирницкий һәм полковник Н.Чугунов: «Мирзаянов үз мәкаләсендә химик коралларны тасвирлый торган, чыннан да серле булган бернинди химик формулалар, техник характеристикалар бирмәгән», – дип исбатлап, гаепләү нәтиҗәсеннән бернәрсә дә калдырмадылар.

10 февраль утырышында ГРНИИОХТ директоры В.Петрунин чыгыш ясады, мине гаепләргә тырышты, тик нигәдер курыккан төсле күренә иде. Суык залда да битеннән тирләр агып торды. Лев Федоровны да чакыртканнар иде, ул «Агуланган сәясәт» мәкаләсен үзем яздым дип исбатлап маташты. Судья Сазонов: «Менә сез кул куйган сорау алу беркетмәсе, анда сез «мин беркайчан да химик кораллар өлкәсендә эшләмәдем, тик Мирзаянов язганны редакцияләдем», дип күрсәткәнсез», – дигәч, Лев бөтенләй коелып төште.

Федоров артыннан Андрей Миронов шаһитлык итеп, «Россиянең яңа коралы буенча Мирзаяновтан башка чыганаклар да булды» дип белдерде... Кулга алынганчы ук мин Америка хәбәрчесе Уильям Энглундны безнең институтта яңа корал өстендә эшләгәндә гарипләнгән Андрей Железняков белән таныштырган идем, һәм ул интервью биреп, бер нәрсәдән дә курыкмыйча, шул корал белән үзенең ничек агулануын ачып салган иде. Чекистлар аңа бәйләнмәделәр, чөнки ул инде инвалид. Тикшерүче В.Шкарин А.Железняковның «Балтимор Сан» гәзитендә басылып чыккан интервьюсын минем делога бөтенләй кертмәде.

А.Мироновтан соң прокурор Л.Панкратов сүз алды һәм: «Тикшерү эше инде озак кына барса да, әлегәчә кайбер бик мөһим нәрсәләр бәяләнмәгән. Шуңа күрә мин бу эшне яңа экспертиза комиссиясенә җибәреп тикшертү өчен прокуратурага кире кайтарырга чакырам», – дип белдерде. Судья ризалашып, судның дәвамын 11 февральгә күчерде.

Матросская Тишинага кире кайтканда миңа инде суык та суык сыман тоелмады. Чөнки миңа ягылган гаепләүләрнең чатный башлавы ап-ачык, бөтенләй җимерелүе дә ихтимал иде…



«Известия» гәзитенең 10 февраль санында В.Яков авторлыгында чыккан «Мирзаянов эшенә протестлар дәвам итә» дигән мәкаләдә болай диелгән:

«Вил Мирзаянов өстеннән аның имеш тә «Ватанның химик серләрен» ачуы буенча суд хөкеме дәвам итә. Ябык ишекләр артында судка рәсми экспертлар үз фикерләрен җиткерәләр. Шул арада төрле илләрнең химик серләр турында гына түгел, кеше хокуклары турында да яхшы төшенчәле күп кенә галимнәре бу эшне рәсми булмаганча күзәтә. Матбугат вәкилләре сыман ук, бу бәйсез һәм рәсми булмаган экспертлар суд залына кертелмәде һәм процессны газета язмалары аша гына күзәтергә мәҗбүр. Тик шулай да, процессның тирән мәгънәле рәвештә ябык булуы аларга бу эш турында халыкка кешелеклерәк алымнар белән җиткереп барырга комачаулый алмый. Мәсәлән, алар безнең газетага мөрәҗәгать итәләр, ә бу газета, коллектив хат һәм мөрәҗәгатьләргә бик тыенкы караса да, кайчак шулай да бастыра.

Менә бу очракта «Известия»гә факс буенча Мирзаянов язмышы турында борчылган Америка халкы авазы килеп иреште. Аны Һелсинки-75 килешүләренең бу илдә һәм чит илләрдә үтәлешен контрольдә тоту өчен 1978 елда төзелгән «Һелсинки Күзәтчесе» хокук саклау оешмасы яңгыраткан. Ул оешма Вил Мирзаяновка карата хөкем эше нигездә ялгыш, Россия Конституциясенә генә түгел, кеше хокуклары буенча Россия дә кул куйган халыкара документларда беркетелгән стандартларга да каршы килә, дигән ышанычта тора. Президент Б.Ельцинга, генераль прокурор А.Казанникка һәм милли куркынычсызлык буенча президент ярдәмчесе Ю.Батуринга юллаган хатларында «Һелсинки Күзәтчесе» Мирзаянов өстеннән барлык гаепләүләрне алырга чакыра.

20 профессордан, доктордан һәм кандидаттан торган Россия галимнәре төркеме дә шулай ук катгый: президентка мөрәҗәгать итмәсәләр дә, алар да: «Без В.Мирзаяновны судта эзәрләүне хәрби-индустрия комплексының кешелексез булган үз гамәлләрен законсыз рәвештә яшерергә маташуы дип карыйбыз», – дигән белдерүгә кул куйганнар. Ә Россия Фәннәр Академиясенең өч академигы – С.Залыгин, В.Маслов һәм Б.Соколов үз протестларында логик нигезләмәләр китерәләр. Беренчедән, диләр алар, кыска һәм ышанычлы итеп, – теләсә кайсы техник проблеманың серләре – конкрет формулалар, сызымнар, схемалар һәм башка техник күрсәткечләрдән тора. Мирзаянов андый бер нәрсәне дә ачмаган. Икенчедән – дәүләт серен ачу буенча эшне каравы белән үк суд Мирзаяновның дөреслекне әйтүен, ул язган фактларның җәмгыятьтән яшереп тотылуын раслый. Өченчедән – сер ачмау турында имза куюлары белән галимнәр үзләренә күпмедер бурыч йөклиләр, ләкин әгәр эш халык тормышына һәм саулыгына бәйле экологик бозулар кебек принципиаль мәсьәләләргә кагылышлы булса, аннан азат ителергә тиешләр. Әйтик, Чернобыль фаҗигасе вакытында дәүләт серләре белән уйнау бер гаепсез меңнәрчә кешенең бәла-казасына сәбәпче булды. Һәм ул уеннар өчен беркем дә җавап бирмәде.

Без «Известия»гә бу көннәрдә шушы эш уңаеннан килгән почтаның бер өлешен генә китердек һәм комментарийлардан тыелып калабыз. Гражданнарның, шул исәптән галимнәрнең бу эшкә һәм Ватанның химик серләренә карашы шулкадәр ачык ки, өстәп берни әйтәсе түгел.»
11 февральгә билгеләнгән суд судья Сазоновның чирләп китүе аркасында булмый калды, 14 февральгә күчерелде. Алда ял көннәре иде, алар бик тә акрын үткәндәй тоелдылар. Телевизордан кышкы олимпия уеннарын карау да вакытны кыскарта алмады.

14 февральдә суд утырышы башлангач та прокурор Панкратов сүз алып, тагы да эшне прокуратурага кире кайтаруны сорады. Судья Сазонов киңәшер өчен дип тәнәфес игълан итте. Аннан залга кире кайткач, түбәндәге билгеләмәне укыды:


«Дело № 4/94

БИЛГЕЛӘМӘ

1994 елның 14 февралендә Мәскәү шәһәр судының Җинаять эшләре суд коллегиясе, рәислек итүче Мәскәү шәһәр суды Н.А.Сазонов, суд коллегиясе әгъзалары В.В.Ларичева, В.Г.Юдин составында, секретарь Т.В.Панкратова, прокурор Л.С.Панкратов һәм адвокат А.Я.Аснис катнашында, ябык суд утырышында Мирзаянов Вил Солтановичны РСФСР ҖК 75 ст. 1 өлешендә каралган җинаятьтә гаепләү эшен тикшереп,

АНЫКЛАДЫ:

Дәүләт гаепләве вәкиле Л.С.Панкратов әлеге җинаять эшен алдан тикшерүнең суд утырышында эшләнә алмый торганча тулы булмавы сәбәпле аны кире өстәмә тикшерүгә кайтару турында хәстәр белдерде.

Белдерелгән хәстәрнең бәяне язмача кушымтада.

Процесста катнашучыларның фикерләрен тыңлап һәм белдерелгән хәстәрне тикшереп, суд коллегиясе В.С.Мирзаяновны гаепләү буенча шушы җинаять эшен өстәмә тикшерүгә җибәрү турындагы прокурор дәлилләре белән килешә. Тикшерү барышында исә шундый гамәлләр кылырга кирәк:

1. В.С.Мирзаяновның химик корал әзерләү буенча иң яңа фәнни эшләрне белүен раслаучы, режим характерындагы документларның барлыгын ачыкларга.

2. Шаһит А.Н.Мироновның суд утырышында биргән күрсәтмәләренә бәйле рәвештә 1992 елның 16 октябрендә «Балтимор Сан» газетасында бастырылган «Элекке совет галиме әйтә…» мәкаләсендәге белешмәләрнең ул газета корреспонденты Уильям Энглунд тарафыннан В.С.Мирзаяновтан тыш алынуы версиясен тикшерергә.

3. Суд коллегиясе фикеренчә, өстәмә тикшерү барышында В.С.Мирзаянов хәбәр иткән белешмәләрнең дөреслеген һәм серлелек дәрәҗәсен билгеләү буенча кабат экспертиза үткәрергә кирәк, чөнки экспертлар каршылыклы нәтиҗәләр биргән.

Суд коллегиясе В.С.Мирзаяновка карата тоткарлау чараларын үзгәртү өчен нигезләр күрми.

Бәян ителгәннәрдән чыгып һәм РСФСР УПК 261 ст., 258 ст. 1 өлешенә нигезләнеп, суд коллегиясе

БИЛГЕЛӘДЕ:

В.С.Мирзаяновны РСФСР ҖК 75 ст. 1 өлешендә каралган җинаятьтә гаепләү эшен өстәмә тикшерү өчен РФ Генераль прокуратурасына җибәрергә.

В.С.Мирзаяновны тоткарлау чарасын сак астында тоту итеп калдырырга.

Билгеләмә прокурор тарафыннан законда каралган тәртиптә протестланырга мөмкин.

Тиешле имзалар белән расланды.

Мәскәү шәһәр суды әгъзасы
Сазонов


Секретарь
Панкратова»

6.14 Мин азат: төрмәдән дә, гаепләрдән дә

22 февральдә мине төрмә башлыгы А.Подрез янына китереп, иреккә чыгару турындагы кәгазьләргә кул куйдырдылар. Инде кич, әйберләремне һәм акчамны кайтарып алырга мөмкинлек юк, шуңа күрә, мин аннан юллык өчен дип 50 сум алып тордым. Ул акча метрога гына җитте, ә троллейбуста түләмичә генә кайтырга туры килде. (Алган акчаны икенче көнне үк Матросская Тишина тәрәзәсенә китереп тапшырдым.) Өйгә кайтсам, анда яңалык: улым Искәндәрне Гейл Колби Америкага чакыртып алып, анда мәктәпкә урнаштырган икән.

Төрмәдән иреккә чыгарылуыма карамастан, эшемдә ачыклык юк иде әле. Генераль прокурор Алексей Казанник отставкага чыккан, мине иреккә чыгару документына иң соңгы мәлдә генә кул куеп өлгергән, Аның урынына президент әмере белән А.Ильюшенко куелган. А.Аснис инде өстәмә тикшерү процедураларына әзерләнә башлады. Шул ук вакытта, бу эшне гомумән туктату буенча да актив эш алып барды. Минем телефон тыңлана иде, әлбәттә, Аснис ул турыда тиз генә әйтә алмады, әммә мин эшнең шул юнәлештә барганын болай да фаразлый идем.



11 мартта фатирга Интерфакс хәбәрчесе Петр Мукшин шалтыратып, әле генә факс аша Генераль прокуратурадан минем эшне туктату турында карарның күчермәсен алуын хәбәр итте. Сүз дә юк, бу минем өчен бик сөенечле яңалык иде. Бераздан адвокат Аснис шалтыратып, миңа Пушкин урамындагы Генераль прокуратура бинасына килергә кушты. Анда барып җиткәндә үк бик зур теле-фоторепортерлар һәм журналистлар төркемен күрдем. Аларның сорауларына күпчелектә Аснис җавап бирде. Бинага кергәч, эшләр идарәсе башлыгы Барановтан генераль прокурор карарын кул куеп алдым.

«Җинаять эшен туктату турында

КАРАР

Мәскәү ш., 1994 елның 11 марты

Россия Федерациясе Генераль Прокуроры в.б. А.Н.Ильюшенко, өстәмә тикшерү өчен Мәскәү шәһәр судына кергән № 62 92 җинаять эше материалларын карап,

АНЫКЛАДЫ:

В.С.Мирзаянов 1965 елдан 1992 елның январена кадәр Органик химия һәм технология Россия дәүләт фәнни тикшеренү институтында (ГРНИИОХТ) төрле фәнни вазифаларны биләгән, ә 1986 елдан 1990 елга кадәр чит ил разведкаларына каршылык буенча тармак бүлеге башлыгы булган. Җитештерү эшчәнлегенең үзлеге буенча ул химик корал әзерләү өлкәсендәге оештыру системасы, төп юнәлешләр һәм кайбер фәнни тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең нәтиҗәләре турында белгән.

Институттагы эшеннән 1992 елның январенда штатларны кыскарту буенча бушатылгач, Мирзаянов җәмәгатьчелек игътибарын агулавыч матдәләр кулланганда ихтимал булган экологик куркынычка юнәлтергә омтылган. Шул максатта ул дөньяга чыгарту өчен материаллар әзерләгән һәм Россиядә токсик матдәләр әзерләнү проблемалары турында төрле массакүләм хәбәр чараларына интервьюлар биргән.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 1992 елның 16 сентябрендә атналык «Московские новости» газетасының 38нче санында Мирзаяновның «Агуланган сәясәт» мәкаләсе, Американың «Балтимор Сан» газетасында, шулай ук «Новое время» журналының 44нче 10.1992 ел санында мәкаләләре һәм интервьюлары бастырылган. Элекке совет галименең әйтүенчә, Горбачев 1991 елда нерв-паралитик тәэсирле яңа агулавыч матдә ясаган һәм «бинар бомба шартлаган».

Бу мәкаләләр РСФСР ҖК 75 ст. 1 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатуга нигез булдылар.

Алдан тикшеренү һәм суд тикшерүе барышында Мирзаянов үзен дәүләт серен ачуда гаепле дип танымады һәм химик корал ясауның ихтимал булган куркынычлы нәтиҗәләре турында тулай рәвештә хәбәр итәргә теләвен аңлатты.

Эксперт-белгечләрнең алдан тикшерү барышында бирелгән 16.03.93 аныкламасы буенча, бастырып чыгарылган мәкаләләрдә булган белешмәләр СССР Министрлар Советының 03.12.80 № 1121-387 карары белән расланган «Дәүләт серен тәшкил итүче иң төп белешмәләр исемлеге»нә ярашлы рәвештә дәүләт сере булып торалар.

Шул ук вакытта, судта кабаттан экспертиза ясаганда белгечләр В.В.Смирницкий һәм Н.И.Чугунов норматив документларга анализ тикшерелә торган мәсьәләләргә тулырак җавап бирергә юл ачты дип аңлаттылар. Бу экспертлар фикеренчә, Мирзаянов материалларына һәм интервьюларына нигезләнгән публикацияләрнең берсендә дә дәүләт серен тәшкил итүче конкрет белешмәләр булмаган. Химик корал, агулавыч матдәләр, бинар корал, аларны әзерләү һәм җитештерү кебек төшенчәләр һәм терминнар 1984 елда дәүләт серләре исемлегеннән алынган. Публикацияләрдә фән һәм техниканың бу өлкәсендәге иң яңа конкрет казанышлар ачылмый, химик корал үрнәкләрен фәнни тәҗрибә-конструкторлык алымнары белән тикшерү һәм кырда сынауларның югарыда әйтелгән «Исемлек» буенча чыннан да дәүләт сере булган фактик нәтиҗәләре китерелми.

Шулай итеп, Мирзаянов, серле белешмәләргә ия буларак, дәүләт серен тәшкил иткән конкрет белешмәләрне ачып салмаган һәм РСФСР ҖК 75 ст. 1 өлеше буенча җинаять җаваплылыгына тартыла алмый.

Ул гына да түгел, Россия Конституциясенең 15 һәм 29 статьяларына ярашлы рәвештә «Исемлек…» кебек дөньяга чыгарылмаган норматив актлар һәм «Дәүләт серен тәшкил иткән белешмәләр исемлеге» федераль законы булмау Мирзаяновның яңа химик корал әзерләнү турында белешмәләрне хәбәр итүе факты буенча ихтимал булган җинаять җаваплылыгына хокукый нигез калдырмый.

Шундый хәлләрдә Мәскәү шәһәр судының җинаять эшләре буенча хөкем коллегиясенең әлеге җинаять эшен өстәмә тикшерүгә кайтару турындагы 14.02.94 билгеләмәсе бүтән тикшеренү гамәлләрен үтәү кирәклегенә китерми, чөнки В.С.Мирзаяновны җинаять эшенә тарту өчен нигезләр булмау алдан тикшерү һәм суд тикшерүе тарафыннан шактый тулы билгеләнгән.

Әйтелгәннәргә һәм РСФСР УПК 5 ст. 1 ө., 208 ст. 1 ө. һәм 209 ст. нигезләнеп түбәндәге нәтиҗәгә килде.

КАРАР :

1. 1935 елның 9 мартында туган Мирзаянов Вил Солтановичны РСФСР ҖК 75 ст. 1 бүлеге белән билгеләнгән җинаятьне кылуда гаепләү буенча җинаять эшен аның гамәлләрендә җинаять составы булмау сәбәпле туктатырга, кызыксынучы затларга шул турыда җиткерергә.

2. Читкә чыкмау имзасы рәвешендә Мәскәү ш. Калинин район халык суды 1992 елның 2 ноябрендә сайлаган тоткарлау чарасын туктатырга.

3. В.С.Мирзаянов исеменә паспортны иясенә кайтарырга.

Россия Федерациясе Генераль прокуроры в.б.
А.Н.Ильюшенко»

Минем өстән хөкемнең туктатылуы чын сенсация булып, телеграф агентлыклары һәм гәзитләр бу турыда ашыгыч хәбәр таратырга керештеләр.

«Известия» гәзитендә Сергей Мостовщиков үзенең «Мирзаянов эше җинаять составы булмау сәбәпле туктатылды» дигән мәкаләсендә миңа карата җинаять эше кузгатылуны тулаем аңларга тырышып, төрле версияләр китерә һәм «беркемдә дә иртәгә аны фатирыннан алып чыгып китмәсләр дигән гарантия юк» дигән фикергә килә. «Генераль прокурор Ильюшенконың кайчан нинди кәефтә булачагы да билгесез», дип өсти.

«Куранты» гәзитенең 12 март санында В.Назаров минем бервакыт әйткән: «Мин Руцкой я Хасбулатов түгел, амнистияне кабул итмәс идем», – дигән фикеремне цитата итеп китергән.

«Московские новости»ның 13 март санында басылган «Химия һәм тормыш» мәкаләсе мине гаепләү эшенең узган ел ярымда бик күп илләрнең галимнәрен, хокук яклаучыларын һәм демократик көчләрне берләштерүен ассызыклаган.



Минем эш тәмамлану АКШ Сенатында да күңелле эпизодка сәбәп булган56. Менә шуннан өзек:

«Мистер Мойнихэн: Рәис ханым, 11 мартта Мәскәүдән яхшы яңалыклар алынды. Ике ел элек “Московские новости”дагы мәкаләсендә Советлар Союзының яшерен рәвештә куәтле нерв-паралитик тәэсирле бинар корал әзерләвен ачкан кыю Россия галиме доктор Вил Мирзаяновтан барлык гаепләүләр алынган. Моның өчен доктор Мирзаянов ике тапкыр төрмәгә ябылган, аның өстеннән суд хөкеме булып узган иде.

Бу эшкә минем игътибарны юнәлткән Дэвид Вайс чамадан тыш серлелекнең куркынычлыгы, разведка службаларының операцияләре турында күп язган билгеле һәм хөрмәтле автор булып тора. Мистер Вайс былтыр ноябрьдә Мәскәүдә доктор Мирзаянов белән озак кына сөйләшкән. Кайтканнан соң ул минем белән бәйләнешкә керде. Мин доктор Мирзаяновны азат итү өстендә эшләгән күп кенә фәнни һәм хокук саклау оешмалары авазына үз авазымны да өстәү белән горурланам. Аерым алганда, мин ике кешенең, Гейл М.Колби һәм Ирина Гольдманның тырышлыкларын билгеләп үтәр идем.

Мистер Вайсның әйтүенчә, доктор Мирзаяновны җинаять эше белән эзәрләү инде көтелмәсә дә, Россиянең нерв-паралитик агулавыч матдә җитештерү өлкәсендәге ниятләре мәсьәләсе үткен булып кала. Бигрәк тә шунысы борчулы. Женевада химик корал буенча конвенция турында килешүгә доктор Мирзаянов мәкаләсе чыкканчы ике атнадан кимрәк алда ирешелгән иде. Дэвид Вайс үз мәкаләсендә Мирзаяновны чыгыш ясарга бурыч тойгысы мәҗбүр иткән дип яза. Ә ул бездә дә кимрәк түгелдер.

Мин бу мәсьәләләр безнең хөкүмәттә һәм сенатта җентекләп каралыр дип ышанам, чөнки химик корал буенча конвенцияне ратификацияләү фараз ителә.

Рәис ханым, шул ук вакытта мин Дэвид Вайс мәкаләсен беркетмәләрдә түбәндәге рәвештә бастыру турында күрсәтмә бирелүен сорыйм:

«New York Times, 1994 елның 12 марты

«Новичок»ка хөкем

Дэвид Вайс. Вашингтон.

Кичә Мәскәүдә Россиянең баш прокуроры Советлар илендә “Новичок” дигән яшерен кодлы, Америка арсеналында булган теләсә кайсы шундый матдәдән 8-10 тапкыр көчлерәк булган нерв-паралитик агулавыч ясалуны фаш иткәне өчен төрмәгә утыртылган химик Вил Мирзаянов өстеннән барлык гаепләүләрне алды.

Үз чыгышлары өчен Мирзаянов төрмәгә ике тапкыр утыртылган һәм дәүләт серләрен ачкан дип хөкемгә тартылган иде.

Беренче тапкыр мистер Мирзаянов «Новичок» турында «Московские новости»да белешмәләр биргәне өчен 1992 елның 22 октябрендә КГБ тарафыннан кулга алынган. 11 көн үткәч иреккә чыгарылган, тик эштән бушатылган, аның хатыны һәм ике яшь баласы хокук саклау оешмаларының аз гына иганәләренә яшәргә мәҗбүр булганнар. Январьда ябык суд процессы башлангач ул, үзе әйткәнчә конституцион булмаган процесста катнашудан баш тартканы өчен тагын төрмәгә ябылган. Конституция кемне дә булса яшерен законнарны бозган өчен эзәрләүне тыя, – ә мистер Мирзаяновка нәкъ шундый гаеп тагылган иде.


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет