Өченче бүлек Авылга нигез салучылар



бет4/7
Дата06.07.2016
өлшемі9.33 Mb.
#181591
1   2   3   4   5   6   7

Китап укулар башымда әллә нинди сораулар тудыра иде. Шуларның берсе – безнең авылдашлар сугышта нинди батырлыклар күрсәткән, ничә нимесне үтергән икән, янәсе. Шул турыда кемнән генә сорасам да, миңа бары юләр малайга караган кебек кенә карыйлар. Әткәй дә шул сорауны бирәм. Ул сөйләп китә: «Солдат сугышта кая кушсалар шунда бара, кая атарга кушсалар шунда ата. Атышканда үлгән нимескә кем пулясы тигәнне белеп тә булмый... Аннары, сугышта солдат төшләргә бик нык ышана, бу төндә начар төш күрмәдем, димәк әле исән булырмын, дип юана. Фронт сызыгында ятканда синең башыңда булган иң зур уең – ашау-эчү, тизрәк аннан тылга чыгып йоклау, мунча керү турында». Бәй, мин әйтәм әткәйгә, язучылар бит бүтәнчә яза. Әткәй елмаеп (бигрәк тә төшереп алса) тагын аңлата. – «Дивизия гәзитен чыгаручылар шул дивизия штабы кырында яшиләр, ә ул штаб фронттан ким дигәндә 30-40 чакрымда урнашкан. Армия яки фронт гәзитен чыгаручылар – 150-200 чакрымда. Менә бит ничек, инәң башы!..»

1951 елда Дүртөйле урта мәктәбенә кергәч, фатирда төнге 12гә кадәр электр бирәләр иде. Их, рәхәтләндем китап укып! «Утны сүндер!» дип тыючы юк. Мәктәп һәм район китапханәләрендә булган барлык китапларны укып чыктым.


Сугыштан соң тора-бара колхоз малына мөнәсәбәт бик нык үзгәрде. Колхозныкын алу бөтенләй урлауга саналмый башлады. Мәсәлән, ындырда сугылган ашлыкны пожар депосы артында урнашкан складка ташыганда, йөкчеләр аны күпмедер аракы я ачы бал хакына берәр ишегалдына аударып киткәли иде. Күрәсең, исәбен алу да әлләни биеклектә булмаган. Кыскасы, кем ничек, әммә мәрхәмәтсез колхоз коллыгы елларында «яшәргә» өйрәнде. Колхозныкын, дәүләтнекен урлаулар буенча районга яисә рәискә әләкләшүләр дә булмады. Ул яктан авыл бәлки хәттә горурланырга хаклыдыр, бер караганда...

Колхоз рәисләре туктаусыз алышына торды. (Хәзер Иске Кәңгештә 27нче рәис эшли диләр.) Алар арасында безнең күрше Тимергази улы Гыйльфан да булды. Аның рәис булып торгандагы бер «батырлыгы» әле булса истә. Күрше Миядек авылына айгыр җигеп барып, каты гына төшереп алгач, олы юлдан кайтасы урында, бу бер текә сукмактан турыга төшеп китә дә, тарантасы белән ярдан түбән оча һәм ару гына имгәнә. Әгәр ул сукмакны чит кеше күрсә, шуннан айгыр җиккән тарантас төшкәнгә һич ышана алмас. Шуннан соң Гыйльфанны рәислектән дә төшерделәр.

Экономик яктан үз-үзен дә акламаган колхозларга хөкүмәт туктаусыз дотацияләр биреп торды. Ел азагында искесе «списать» ителә дә, яңа дотация бирелә. Колхоз рәисләренә шул дотацияләрне үзләштерү җае да чыгып кына торды. Минем бер экономист дустымның әйтүенчә, ул чакта байыйсы килгән кеше артта калган берәр колхозга рәис булып алырга тырышкан, чөнки шунда бер өч ел эшләп алган арада үзен бөтен калган гомеренә тәэмин итеп өлгергән. Ә андый түрәлеккә юлламалар райком кулында иде, әлбәттә. Шул райкомга ачкыч таба белергә генә кирәк.

Шунысы кызык, колхоз рәисләрен йөртүче шоферлар бик сирәк алышына иде. Хилгать, мәрхүм, шуларны пенсиягә чыкканчы йөртте. Үзе бик тә ярдәмчел, игътибарлы кеше булып истә калган.

Аннары, кемнәр генә бригадир булмады авылда! Захар Фәнәвие (асылынып үлде), Нурлый, Тәүзих (асылынып үлде) һәм башкалар – барысы бериш алкаш булдылар.

Ил бераз алга барган сымак булып, инде Иске Кәңгешкә электр да кертелде, тик халыкка артык җиңеллек килмәде. Инде тормыш яхшыра дигәндә генә болыннарны, әрәмәне төпләп сөрдерттеләр, көтү йөртергә, печән әзерләргә урыннар тарайды, сыер-сарык асрау бик кыенлашты. Печәнне чокыр-чакырлардан чабалар иде, тиешсез җирдән чабарга ярамады. Әткәй бер елны Очкыргының мүк сазыннан бер йөкләп печән чапкан иде, – шуны Исламов дигән рәисе колхозның мал абзарына ташытты, «ватан сугышы ветераны» дип тә тормады. Ел саен 9 майда җыеп, йөз грамм аракы эчертеп бер сыйлаганчы, югыйсә, печән бирергә иде бит аларга, менә ул булыр иде хөрмәт күрсәтү...

Шуларны күреп үскән яшьләр исә, кулына паспорт килеп керү белән, авылдан китү ягын гына карады.

Шул ук вакытта КПСС һаман колхозларны күтәрү хыяллары белән саташа иде әле. Бер елны авылга әти-әни янына кайтсам, – Чигәрәш күле янындагы болынга су сиптереп мәш киләләр. Аръякка чыккач шуның су кудыру торбаларына караган идем, – әйкәем, – титаннан ясалганнар! Ул коточкыч кыйбатлы металл бит югыйсә самолет детальләре, космик кораблар ясаганда гына кулланыла! Колхозларны бик нык ашыгыч күтәрергә дигән әмер бирелгәндер инде, күрәсең, нинди торба бар, шуны китерткәннәр... Колхоз, әлбәттә, титан белән генә күтәрелә алмады... Икенче җәйдә кайткач тагын бер карасам, – болындагы ул торбаларның эзе дә калмаган, – барысын да халык койма, капка баганаларына дип ташып бетергән!.. Күмәк хуҗалык булгач, мөлкәтен үзләштерү дә күмәкләп икән, – егылып китәрсең!..

5.5. Иске Кәңгеш җидееллык мәктәбе һәм балалар йорты

Өстә әйтеп кителгәнчә, Иске Кәңгештә беренче дини булмаган мәктәп 1922 елда ачыла. Аның директоры итеп минем әти Солтан Мирзаянов билгеләнә. Аны ул урынга заманына күрә укымышлы һәм оештыру сәләте булган өчен куйганнар дип фаразлыйм. Белеме – Өчбүлә мәдрәсәсе саналса да, берничә мәртәбә Бөре һәм Уфа укытучыларның белемен күтәрү курсларында булып кайтты. Холкы ягыннан бик тиз кызып, тиз сүнә дә торган иде. Принципиаль булды. Дингә ышанмады, коммунистик идеяләргә азаккача тугры калды. Дөньяда тынычлык бөтен Җир шарында бер җәмгыять төзелсә генә урнашачак дип ышанды, ә нинди шундый бер җәмгыятьне күздә тотканы билгеле. Өстә язганымча, математикага бик сәләтле булды. Армия хезмәте, сугыш аның укыту карьерасын бүлеп тордылар, әммә кире кайткач элекке эшенә шул ук дәрт белән тотынды.

Әле дә исемдә, ул иртәнге биштән үк мәктәпкә китә, чөнки анда мәктәп караучы хатыннар мичкә яга, контрольдә тотарга кирәк. Кыскасы, тынгысыз җан иде.

Әниме Вәҗиһә Камаловна Мирзаянова да укытучы иде, 5нчегә кадәр укыткан беренче укытучым да ул булды. Үзе Әхмәт Мәсәгутовта укыган, аннан соң Дүртөйле урта мәктәбендә. Берничә тапкыр Бөредәге укытучыларның белемен күтәрү курсларында булып кайтты. Оста укытучы булгандыр чөнки ул укытканнарның байтагы зур дәрәҗәләргә өлгәште. Шул исәптән, әйтик, галим Гыймай Хаҗиев, укытучылар Мөсфирә Нургалиева, Фәин Галиев, озак еллар Иске Кәңгештә мәктәп директор булган Фнүнә Каһарманова, инженер Фәннәс Мирзаянов, архитектор Графит Алкин...

Әткәй урынына килгән Максутов Альберт педофил булып чыкты – үзе укыткан кызларны көчләве ачыкланды. Завуч Рәхимов Шәех тә бик дөрес укытучы булмагандыр – балаларга суга торган гадәте бар иде.

Илдә барган репрессияләр мәктәпне дә урап үтмәгән. 1937 елда укытучы Ильясов Мәрһәметдинне кулга алып, шул ук елны аталар. (Аның хатыны Мәгърифә Ильясова безнең мәктәптә 1942 елга кадәр эшләп, шул елда Дүртөйле районы «Алга» колхозына рәис итеп куела.)

Сугыш вакытында Иске Кәңгештә балалар йорты ачылды. Ул колхоз идарәсе бинасының бер өлешен биләп торганга, мин андагы балаларның күбесе белән таныш идем, укуны да бергә укыдык. Әнкәй укыткан беренче класста без шул ятим балалар белән бергә 40 укучы идек. Минемчә, бу йортны оештыручы Кузиев дигән кеше яхшы эшләгән, – ятимнәренең тамаклары тук, өсләре бөтен булды. 1947 елда ниндидер сәбәпләр буенча Кузиевны эшеннән алып, аның урынына минем әтине куйдылар. Әткәй анда директор булганда балаларның уку күрсәткечләре бермә-бер күтәрелде.

5.1 рәсем. Иске Кәңгеш балалар йорты хезмәткәрләре. 1950 ел. Беренче рәттә (сулдан уңга): Әкрәм Миңнәхмәтов (конюх, завхоз), Солтан Мирзаянов, М.Тимерханов (бухгалтер). Икенче рәттә: педагоглар Мәймүнә Нәбиева, Нәгыймә Зәбирова, Нәҗибә Кәбирова, Әлфия Җәләлова, Фәгыйлә Зарипова, Хәнә Тимершина.

Балалар йортында музыка укытучысы да эшләде, бик яхшы баянчы иде. Ятимнәр еш кына авыл клубында концерт куялар иде.

1957 елда бу балалар йорты Яңа Кәңгеш авылына күчерелде. Минем әткәй анда күчеп эшләргә теләмәде, чөнки гаиләсе инде күпсанлы иде. Шуның белән әткәйнең 30 елдан озынрак педагогик карьерасын төгәлләде... Ул йортта әти чорында тәрбияләнгән кешеләр әле байтак еллар аның янына килеп күрешеп, хөрмәт күрсәтеп тордылар, ә рәхмәт хатларының исәбе юк иде.

Мәгърифәт, балалар тәрбияләү, укыту мәсьәләсендә үз фикеремне белдерәсем килә. Кызганычка каршы, безнең халык аны әле мөһим мәсьәлә дип танып, алгы планга куя алмады. Бу, мөгаен, балаларның киләчәген белем алу белән бәйләмәүдән килә. Ә бит алдынгы илләрдә, алдынгы милләтләрдә киресенчә: балага белем бирү гаиләнең иң мөһим бурычы булып тора. Балаң тиешле белем алмаган икән, – димәк ул гомере буе гади, кара эштә булып, түбән эш хакы алачак. Ул арытаба үз балаларын да шулай тәрбияләячәк, чөнки надан гаиләдән югары белемле шәхесләр сирәк чыга. Бу яктан мин яһүдләрдән үрнәк алырга чакырыр идем. Алар үзләре, татарча әйткәндә, чукынып китсә китә, әммә балаларына белем бирә, кәсепкә дә өйрәтә. Шуңа күрә алар арасында инженерлар, галимнәр, артистлар, музыкантлар бик күп. Безнең милләтне исә «безнекеләр эшче я игенче, терлекче булса да ярар» дигән фәлсәфә харап итә.

Алтынчы бүлек

Иске Кәңгештәге тормышым

6.1. Мәктәп еллары. Беренче мәхәббәт. Көмеш медаль.

Монда, барыннан элек, үземнең Вил дигән исемем турында әйтеп үтәсем килә. Бик күп вакытлар мин аны әтием тарафыннан Владимир Ильич Ленин дигән большевиклар юлбашчысы хөрмәтенә бирелгән дип ышанып йөрдем. Әммә соңгы елларда моңа шикләнә башладым. Юк, мәйтәм, монда бер хикмәт бар: бер атуда ике куян дигәндәй түгел микән? Минем әткәй дин китаплары белән дә шактый таныш иде бит. Ә алар буенча «Вил» – идарә итүче дигән сүз, Вавилонда кояш һәм яктылык бирүче дип табынылган югары алла исеме, ул борынгы шәһәрдә аның хөрмәтенә зур гыйбадәтханә дә төзелгән булган.1 Кызганыч, мин бу турыда бик соң белдем: «Син нинди антикоммунист инде, исемең дә Ленин хөрмәтенә куелган бит», – диючеләрнең авызларын каплый алмадым.

Өстә язганымча, мин 4 ел әнкәй классында укыдым. Ул миңа карата бик таләпчән булды, үз баласы дип бернинди ташлама ясамады, уку билгеләрен арттырмады. Күрәсең, мине бозмаска тырышкандыр, зур юлларга чыгасымны алдан тойгандыр. Аналар шундый була бит алар...

5-7 классларда укуым, дөресен әйткәндә, төрлечә булды. Бер генә дә талантлы яки тәҗрибәле укытучы туры килмәде. Кый үлән кебек үсә бирдем.

Иске Кәңгеш җидееллык мәктәбен 1951 елда тәмамлагач, мин Дүртөйленең 1нче татар урта мәктәбенә кердем. Ул вакытта район үзәгендә 2нче урыс мәктәбе дә эшли иде, анда күбесенчә район түрәләренең балалары укыды.

Дүртөйле мәктәбендә мин үземне тиз арада вундеркинд буларак таныттым. Такта янына чыксам да, контроль эш язсам да гел бишле алам. Тик мин бу билгеләрдән тынычланып, үз өстемдә эшләүне йомшатмадым. Өч ел буенча бер тапкыр да мәктәпкә өйгә эшне эшләми бармадым. Алай гына түгел, әгәр математика укытучысы өйгә ике мәсьәлә бирә икән, мин өстәмә рәвештә тагын икене-өчне чишеп килә идем. Хәзерге термин белән әйткәндә, уку фанатигы булдым.

(Минем классташлар арасында да сәләтле укучылар күп. Соңыннан Хәйдәр Әгъләмов – инженер, Риф Килмәтов – врач, Зөлфирә Казыйханова – немец теле укытучысы, Рузилә Кәлимуллина – математика укытучысы булуга ирештеләр. Минем белән бер партада утырган Үзбәк Госманов авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр Академиясенең гамәли әгъзасы дәрәҗәләренә өлгәште.)



6.1 рәсем. Үзбәк Госманов белән. Иске Кәңгеш. 1967 ел.

Озак та үтмәде, мине укучы оешмаларына сайлап куя башладылар. Әле сигезенче классның яртысын да укымаган килеш, мәктәпнең комсомол комитеты секретаре, аннан соң район комитеты әгъзасы булып киттем.

Укытучылардан иң яратканым математика укытучысы Гали Зиләев булды. Ул мине класста башкаларга үрнәк итеп куя, мәсәлән, бер укучы такта янында мәсьәләсен чишә алмаса, чишеп күрсәтергә мине чыгара иде. Яисә тактага мәсьәлә яза да: “Былтыргы чыгарылыш экзаменында Ким Фазлытдинов22 моны 30 минутта чиште”, – ди, һәм шуны мин 20 минутта чишеп күрсәтәм. Шуннан соң Гали абыйның “булдырдың!” дип мактап куюы миңа бик зур стимул бирә иде. Кайбер кешеләрне торган фатирымда югары уку йортына керү өчен математика буенча әзерләдем, аларның үзем белгән икесе математика укытучысы булып китте. Бүтән классташлар да математиканы яраттылар.

Ул мәктәптә тагын Дилбәр Хасановна Гәлимова, Гайшәһәр Габбасовна Шәрипова, Хәдичә Фәхриевна Ардаширова, Сәгъдәт Әгъләмовна Әгъләмова, Валентина Филипповна Ганцева, М.Г. Филлиппова кебек талантлы укытучылар бар иде, аларга гөмерем буе бурычлымын. Яшь укытучы Мария Григорьевна Филлипова бервакыт миңа: «Син, Вил, классик музыка тыңларга өйрән», – дигән иде. Торган фатирымда стенага эленгән кара тәлинкә-репродукторны тыңлый торгач, мин әкренләп Лемешев, Козловский кебек атаклы җырчыларны, аннан ары Чайковский, Глинка музыкаларын аера башладым. Шул елларда алынган музыка хисләре бөтен гомеремне бизәп торалар. Студент чакта, ачлы-туклы булуга карамастан, Мәскәүдәге Большой Театр кассасына чатнама суыкта чират торып, иң очсызлы билетны булса да алып керә идем. Хәзер инде мин зур стажлы музыка сөюче: Нью-Йоркның дөньякүләм мәшһүр Метрополитен Операсына ел саен абонемент алам, партерның беренче рәтләрендә утырып, танылган җырчылар башкаруында Верди, Бизе, Пуччини, Доницетти, Гуно һ.б. бөек композиторларның операларын тыңлыйм. Ә инде шул театрда якташым, хәзер бөтендөнья йолдызы булган Илдар Абдразаков җырласа, соклануымның чиге булмый.

6.2 рәсем. Метрополитен Операда Илдар Абдразаков белән. 2014 ел, 22 сентябрь. Сулда хатыным Гейл.

Тик менә урыс телендә сочинениелар язу белән проблема иде. Монда да Мария Григорьевна ярдәм итте: миңа сочинение язарга өстәмә тема бирә дә, мин язып аның фатирына илтәм, ул шунда тикшереп, киңәшләрен бирә. Нәтиҗәдә бу проблеманы да ерып чыктым тәки.

Спорт белән мавыгып киттем. Дүртөйледә укыган беренче елда район чемпионы булдым, башка елларда да өченче урыннан төшмәдем. Бу мавыгуны, бигрәк тә чаңгы шууны, йөгерүне соңыннан Мәскәүдә укыганда да, гомерем буена да ташламадым. Хәттә берничә мәртәбә үзем укыган институт чемпионы булуга ирештем. Хәзер торган өемдә яхшы җиһазланган спорт залы бар. Әммә, барыннан бигрәк, урманыбызда мәрхүм Лирон энекәш салып биргән 400 метрлы юлда йөгерергә яратам. (Лирон утырткан абагалар хәзер зур булып үсеп, бөтен юл кырыйларын каплаган. Аларга карап кайчак күңел йомшап киткәли.)


Дүртөйледә укыган вакытта яшьлек хисләре, мәхәббәт ялкыннары да кагылмый калмады. Районның беренче укучысына, әлбәттә, кызлар ягыннан да игътибар аз булмады. Башта бер кыз белән йөреп караган идем, ул күңелгә бик тирән кереп урнаша алмады, чөнки анда бүтән берәү – рәсеме район фотографиясе ишегенә эленгән, калын чәч толымлы, чибәр йөзле, зур күзле кыз утыра иде. Ул Дүртөйле район башкарма комитеты рәисенең, ягъни район хуҗасының кызы Ира Байназарова булып чыкты. Шуны белгәч, бу гади авыл малаена бервакытта да әйләнеп карамас дип, уйлап, күп йокысыз төннәр үткәрдем. Аңа үз хисләремне әйтергә хыялланып алам да, шунда ук: үз урыныңны бел инде син, тиле, дип үз-үземне тиргим.

Таҗи Гыйззәт сүзләренә язылган Салих Сәйдәшев җыры, «Наемщик» драмасыннан Гөлйөзем ариясе, нәкъ шул турыда кебек:

Сызылып кына таңнар аткан чакта

Йоклый алмый ята бер егет.

Йоклый алмый ята хәсрәт чигеп,

Төрле уйлар уйлап интегеп.

Диңгез кебек тирән уйга чумып,

Озын төнне керфек какмый ул.

Бик күп санда булган сорауларның

Берсенә дә җавап тапмый ул.

Шулай җәфа чиккәч, нәрсә булса булыр, хат яз әле син бу кызга, дигән карарга килдем. Хатымда аның миңа ошавын әйтеп, дуслык тәкъдим иттем. Аны урыс мәктәбендә укыган дустым Ришат Моратов аша тапшырырга булдым. Ришат Ира белән бер класста укый иде.

Дөньяда могҗизалар булмый дисәләр, ышанма икән. Көннәрдән бер көнне Ришат дустым миңа Ира Байназаровадан җавап хаты тапшырды. Аны алгач та, шунда ук укымыйча, фатирыма чаптым. Бүлмәгә кергәч, хатны ачсам, Ира үзендә дә миңа карата хисләр уянуы турында язган! Имеш, ул хисләр физика һәм математика укытучысының мине мактавыннан соң уянган23. Тик, дип өстәгән, мин сиңа тиң түгел инде, минем укуымда андый уңышлар юк. Хат, әлбәттә, урысча язылган. Башым күккә тигәнне әйтеп торасы да юк! Тизрәк җавап хаты яздым, урыс теле белән этләнә-этләнә, тагын Ришат аша тапшырдым. Икенче җавабында Ира миңа үзләре торган Совет урамы башында очрашырга тәкъдим иткән, көнен, вакытын да күрсәткән. Шул сәгать җитәр-җитмәс мин беренче очрашуга йөгердем. Январь аеның чатнама суык киче иде. Күрешеп исәнләшкәч, киттек шул урам аркылы чыгып җил тегермәне ягына таба. Үзем нәрсә сөйләргә белми азапланам, Ирага карап сокланам, дулкынланам, гыйшкым һаман арта. Урысча сөйләп болышам, тотлыгам, каушыйм. Ира үзенең абыйсы, классташлары турында сөйли. Кая инде шул чакта Ираны кочып алу, алсу иреннәреннән үбү! Ул заманда бит мәктәп укучысына мәхәббәткә әле иртә, ул укуга зур киртә булып тора, аны олырак яшькә калдырып торырга кирәк дип тәрбиялиләр иде. Шулай да мин чиксез бәхетле!..

Инде кайтыр якка борылып, ничек бик тиз Ираның өе кырына җиткәнне сизми дә калдым. Аның белән саубуллашып, ул өенә кереп киткәч кенә колакларымның шакарып туңганын сиздем. Шуларны уа-уа, эчтә шатлык тулы килеш, үземне бөтен дөньяны яулап алган хандай тоеп, фатирыма киттем.

Без шулай тагын берничә мәртәбә очраштык. Әммә мин һаман кыюсыз калдым, тәки кыймадым Ираны кочаклап үбәргә. Җәй көне комсомол райкомы мине дә, Ираны да пионер лагерына эшкә җибәрде, икенче җәйне тагы да. Әммә минем Ира белән мөнәсәбәтләр шул көе калды.


6.3 рәсем. Венеция авылындагы пионер лагерында. 1951 ел. Арткы рәттә сулдан өченче – Ира Байназарова, дүртенче – Вил Мирзаянов, бишенче – Фәрәһия Сәйфетдиярова. Гармун тотканы – Вячеслав Попов.

Мәскәүдә укый башлагач, ул чакта Уфа нефть институтында укыган Ирага хисләр тулы бер хат язган идем, әммә ул үзенең салкын гына җавабында минем белән дуслык мөнәсәбәтләренә генә әзер булуын белдерде. Бу минем мәхәббәт иллюзияләремә соңгы хөкем сыман булды. Шуңа карамастан, мин аны инде гомерем буе оныта алмадым. Барлык киләчәк уңышларым аның образы, аңа карата булган хисләрем белән сугарылды.

Шул беренче мәхәббәтем, күрәсең, азаккысы да булып чыкты. Бик күп хатын-кызны ошаттым, бик күпләре белән якын да булдым, әммә һәрвакыт Ира образы минем арттан калмыйча, тулысынча бәхетле булуыма киртә булып торды. Тормышта инде дүртенче хатынга җитүемнең сәбәбе шундадыр бәлки. Сара Садыйкованың түбәндәге сүзләргә язган җыры нәкъ минем турыда сыман:

Еллар үтә, еллар үтә,

Күңелкәем гел сине көтә.

Көтмә күңел, көтмә күңел,

Безгә кавышу мөмкин түгел.

Беренчә мәхәббәтем турында язуны 2014 елның июлендә вафат булган Ираның урыны җәннәттә булсын дип теләп бетерәм. Амин!
Хисләр дөньясында йөрүем мәктәпкә килеп кергәч тә бетә иде. Ул яктан мин гел, әлегә кадәр, бик тәртипле, үземә кырыс һәм тәнкыйтьчән кеше булдым. Нинди генә кәефләр килмәсен, уку фанатигы булып калдым. Уку минем өчен иң беренче, иң изге эшләрнең берсе булды. Укуны мин һаман дәвам итәм, туктатмыйм.

Мәктәптә беренче укучы булуым белән азрак масаю да булганны кире кага алмыйм, әммә аның белән дә көрәшә идем. Шулай да, кайбер укытучыларга катлаулы сораулар биреп, аларны кыен хәлгә калдырган чаклар да булды.

Без мәктәпне тәмамлыйсы 1953 елның март аенда бер кичтә, фатир хуҗасын тетрәндереп, КГБның район идарәсеннән бер кеше минем кырга килеп, күрсәтелгән вакытта идарә башлыгы подполковник Насыйров кабинетына килергә дигән кәгазь тоттырды. Нинди ярамаган эш кылдым икән, әллә туган өйдәге радиоалгыч аша «Америка авазын» тыңлаганымны белеп алганнармы, кебек шомлы уйлар борчый... (Соңыннан авыл советыннан минем турыда төрле белешмәләр алганнары да беленде.) Ничек булса булды, әйтелгән вакытка Насыйров кабинетына килдем. Аның кыяфәте истә калмаган, тик креслосы артында зур Берия портреты эленеп торганны хәтерлим. Насыйров миңа Харьковта урнашкан КГБ махсус мәктәбенә укырга китәргә тәкъдим итте. Имеш, партия исеменнән миңа ышаныч белдерә, һәм мин дә лаеклы булырга тиешмен. Белмим, ничек акыл җиткәндер, әммә моңа сөенмәдем. Ниндидер көч миңа: «кире как ул тәкъдимне, ул сиңа кирәкми, синең бит фән кешесе буласың килә», диде. Бер минутлап уйлап торгач: «Иптәш подполковник, бу тәкъдимегез өстендә берничә көн уйлап алырга ярыймы?» – дип сорадым, һәм ул: «Ярый, бер атна вакыт бирәм», – дигән сүзләрен сыгып чыгарды.

Дөресен әйткәндә, миңа атналап вакытның кирәге дә юк иде. Подполковник Насыйров белән сөйләшүем турында әти-әнигә дә әйтеп тормадым. Насыйров үзе дә «кешегә сөйләмәскә» дип кисәткән иде. Атна үткәч тагын теге кабинетка барып, туп туры: «Мин сезнең тәкъдимне кабул итә алмыйм, чөнки мине фәнни карьера кызыксындыра», – дидем. «Ярый», – диде Насыйров. «Шундый почетлы тәкъдимне кире кагуны беренче тапкыр күрәм», – дип тә өстәде.

Майның 15ендә безнең укулар бетеп, алда экзаменнар гына калды. Шуңа шатланып коридор буйлап йөгерәбез дә, бер-бер артлы беренче каттагы ачык тәрәзәдән ишегалдына сикерәбез... Шулчак физкультура укытучысы Әбдрәкыйпов: «Мирзаянов, каян чыктың, шунда кер!» дип кычкыра... Ә миңа бу да көлке... Теге яныма ук килеп боера башлады. Шунда көлүдән туктап, моны: «Тагын бер сүз, һәм мин сезне нокаутлыйм», – дип кисәттем. Бу Әбдрәкыйпов безнең бокс түгәрәге тренеры да иде. Ул инде миннән анысын да көтәргә булганны белә, шуңа күрә, тизрәк мәктәп директорына йөгерде. Ә мин юләргә озакка сузмый гына авылга кайтып китәргә кирәк булган да бит, әммә нигәдер, шимбә көн булуга карамастан, фатирда калдым. Анда кайтып бер сәгать тә үтмәде, – педсовет утырышына чакыралар. (Директор Солтанов мине, дөресен әйткәндә, бик өнәп бетерми иде, яхшы укыганыма күрә генә чыдагандыр.) Педсоветка барсам, – анда директор миннән Әбдрәкыйпов алдында гафу үтенүемне таләп итә. Мин баш тартам, һәм педсовет күпчелек тавыш белән мине мәктәптән куарга карар итә. Мин, яшькә буылып, мине тырышып укытканнары өчен рәхмәтемне белдерәм дә, педсовет барган бүлмәдән йөгереп чыгып китәм... Математика укытучым Гали Зиләевич һәм ВЛКСМның Дүртөйле райком секретаре Рәис Имамов артымнан килеп, бер класска кертеп, озак кына үгетлиләр. Бу, имеш, формаль нәрсә генә, ә син шуның аркылы бөтен киләчәгеңне җимерәсең... Нишлисең, ризалаштым, педсоветка кире кереп, гафу үтендем. Мәсьәлә шуның белән чишелде.

Экзаменнар проблемасыз үтте. Алардан соң ата-аналар катнашында үткәрелгән аттестат тапшыру кичәсе булып узды, тик миңа аттестатны кичектереп тордылар әле, чөнки ул чактагы кагыйдә буенча язма эшем Уфага, мәгариф министрлыгына җибәрелгән иде. Аннан җавап июль урталарында гына килде: көмеш медальгә лаек дип тапканнар. Димәк, мин илнең теләсә кайсы югары уку йортына экзаменсыз керә алам.

Казан университетының механика-математика факультетына керәм дип уйлап йөри идем. Урыс мәктәбе укытучысы Клавдия Попова (Вячеслав Поповның әнисе) урамда очратып, планнарымны белгәч: «Медалең белән Мәскәүгә бар син, Вил. Казан – Казан инде ул, ә Мәскәү – бөтенләй икенче», – дип киңәш бирде. Бәй, мин әйтәм, дөрес сөйли түгелме соң? Ни булса булыр, Мәскәүгә китәргә булдым. Авылга кайтып, шул турыда әти-әнигә әйткәч, алар да риза булды.

Тик миңа әле һаман военкоматтан теркәүдән төшү талоны бирмиләр, ә ансыз бер институт та алмаячак бит инде. Көн саен барам, ә военкоматта: «Син Чкалов артиллерия училищесына барырга тиеш. Без шундый карарга килдек», – диләр. Ун көн рәттән нәтиҗәсез йөргәч, военком кабинеты кырында идәнгә утырдым да: «Сез миңа талон бирмичә, моннан чыкмыйм!» – дидем. Төш вакытында утырган идем, инде эш көне дә үтте, ә мин һаман утырам. Военком, подполковник Безруков милиция чакырту белән яный, ә мин утырам. Бу малай алай-болай берәр нәрсәне вата башламасын, дип уйлады бугай военком. «Тот, маңка, кәгазеңне!» – ди бу ахырда. Мин ни, тиз генә кәгазьне эләктереп алдым да, паромга чаптым. Паром белән Агыйделне чыгып, авылга 15 чакрым юлны гел йөгереп кайттым. Дөньяда миннән дә бәхетлерәк беркем дә юк сыман иде!

6.2. Мәскәүдә югалуың да бик тиз

Ул елларны Уфага пароход белән генә йөриләр иде, бернинди автобус-мазар булмады. 25 августта Дүртөйледән пароходка утырып киттем шунда. Кулда фанер чемодан, өстә чаңгы костюмы. Ару гына кара костюмым да бар, гомердә беренче, әти-әни мәктәп бетерү кичәсенә алып бирде, әммә аны институтта кияргә саклыйм. Пароход Уфага бер тәүлек пыхылдап бара. Билетым 4нче класска, ә анда утыру урыннары гына. Йокларга тагын шуның өчен ярамый – әйберләрне, эчке кесәгә яшергән аз-маз акчамны урларга мөмкиннәр.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет