Россия Ислам университетының филиалы Сайланма хәдисләр аңлатмасы Чаллы 2004



бет20/22
Дата07.07.2016
өлшемі1.53 Mb.
#183367
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22

342 * يُسْتَجَابُ ِلأَحَدِكُمْ مَا لَمْ يَعْجَلْ يَقُولُ دَعَوْتُ فَلَمْ يُسْتَجَبْ لِى*

"Ашыкмаганда гына дога кабул булыр. Дога кылдым да, кабул булмады, дию ашыгудыр".1

Дога кылуда, гыйлем әһелләре тарафыннан бәян ител-гәнчә, бу нәрсәләр шарт: 1) Ашыкмау. Бик күп кешеләр дога кылалар да: "Инде күп дога кылдым, Аллаһыдан күп сорадым, кабул булмады", – дип ялыгып туктыйлар һәм өметсезләнеп дога кылмас булалар. Бу эш, әлбәттә, яра-мый. Кабул булуына галәмәт кирәк күрелсен һәм кирәк күрелмәсен, һәмишә дога кылырга һәм Аллаһыдан сорар-га, ялынырга тиешле. Бәндәчелек вазифасы шушы. Мәгәр, өметсез булмау һәм догадан ялыгып туктамау шарты бе-лән: "Бик күп дога кылган идем, кабул булмадымы, вакы-ты җитмәдеме? Яки Аллаһы Тәгалә каршында ул эш ми-нем өчен яхшы күрелмәдеме? Һаман бер әсәр дә беленми" дип фикерләү, иншә Аллаһ, әдәпсезлек булмас. 2) Сора-лачак нәрсә акыл һәм шәригать каравында мөмкин бул-маслык нәрсә булмау. Чөнки мондый нәрсәләр хакында дога кылу Аллаһы Тәгаләгә: "Инде Син Үзең куйган тәр-типне боз да, мин сораган нәрсәне бир!" – дигән сүз бул-ганлыктан әдәпсезлектер. 3) Хәрам нәрсә хакында булмау. Моның сәбәбе ачык. 4) Һәркемнең үз кулыннан килә тор-ган эш хакында булмау. Мәсәлән, эчәсе килгән вакытта, су була торып, Аллаһы Тәгаләдән су сорау кебек. Бу вакытта бәндәнең вазифасы дога кылып утыру түгел, бәлки шул суны алып эчүдер. 5) Ихлас белән булу һәм үзенең нинди нәрсә сораганын белү. Ихлас булмаганда коры тел белән дога кылуда гына күп мәгънә булмас 6) Догадан элек бән-дәләр кулларыннан килергә мөмкин булган һәрбер сәбәп-ләрне кылып бетерү. Мөмкин сәбәпләрне кылмый торып ялгыз дога белән шөгыльләнү шәригать өйрәтмәсенә муа-фыйк түгел.
343 *يَقُولُ ابْنُ آدَمَ مَالِى وَهَلْ لَكَ يَا ابْنَ آدَمَ مِنْ مَالِكَ

إِلاَّ مَا أَكَلْتَ فَأَفْنَيْتَ أَوْ لَبِثْتَ فَأَبْلَيْتَ أَوْ تَصَدَّقْتَ فَأَمْضَيْتَ*

"Адәм баласы: малым-малым дип йөри, ий, адәм баласы, синең бу нәрсәләрдән башка малың бармы? Аша-дың да бетердең, кидең дә туздырдың, садака бирдең дә Кыямәт көне өчен сакладың!.."1

Дөрес, адәм баласының шушы өчтән башка бер нәр-сәсе дә юк. Боларның да соңгыларыннан башкасы хасият-сезләр һәм булган да беткәннәр, бу көндә инде үзләре дә юк. Хәдис шәриф боларга мал исеме бирсә, халыклар үз-ләре үткән эшләре белән мактанып йөргәнлекләреннән ге-нә аларның гакыйдәләренә күрә генә бирәдер. Бу көн өс-ләренә киячәк һәм ашарга-эчәргә хәзерләгән нәрсәләре дә бетәчәк һәм тузачактыр. Шуның өчен ашау-эчү, кию-салу нәрсәләрен адәм баласы үзенең малы санап торуы сукыр-лыктыр. Бәлки адәм баласының бөтен малы ахирәт өчен биргән садакасы һәм кылган яхшылыкларыннан гына гый-барәт булып, шуннан башка бер нәрсәсе дә юк.

Хәдис шәриф әхлакны төзәтү белән боера, ачкүзлелек һәм саранлык кебек нәрсәләрдән саклану хакында тәнбиһ итә. Инсаннарда була торган кәмаләтнең төрләре бик күп булса да, аларны өч нәрсәгә җыеп бетерергә мөмкин: игъ-тикадны дөресләү, тереклекне гүзәл кылу, нәфесне төзәтү.

Үзенең малы юк дип белгән һәм бу көн үз кулында булган малларның үз кулы белән яхшы юлларга биргән өлеше генә үз файдасына ярауны аңлаган кеше игьтика-дын дөресли, халыклар белән гүзәл тереклек итә һәм ма-лын изге юлларга сарыф кыла.
344 *يَقُولُ اللهُ سُبْحَانَهُ الْكِبْرِيَاءُ رِدَائِى وَالْعَظَمَةُ

إِزَارِى فَمَنْ نَازَعَنِى وَاحِدًا مِنْهُمَا أَلْقَيْتُهُ فِي النَّارِ*

"Аллаһы Тәгалә: "Олуглану Минем ридам һәм бөек-лек Минем изарым. Кем дә кем шул ике нәрсәнең берәр-сен Миннән салдырса, Мин аны утка ташлармын",1– ди".

Ягъни, шәфкать һәм мәрхәмәт, гадәләт һәм юмартлык кебек Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән холыклану мөмкин булса һәм яраса да, олуглык һәм бөеклек кебек сыйфатлар белән холыклану бәндәләр өчен мөмкин һәм дөрес түгел. Андый кешеләргә нинди җәза булачагы бу хә-дистә ачык бәян кылына.

Дөньяда иң элек мәртәбә кылынган гөнаһ тәкәббер-лек булды, шайтан олугланды, Аллаһы Тәгаләнең әмеренә итәгать итмәде. Бу гамәленең җәзасы дөньяда ук килде. Тәкәбберлек кылучылардан һәрберсенең җәзасы да, ихти-мал, дөньяда килеп бетми торгандыр, ләкин аның килү-еннән имин булырга ярамый. Тәкәбберлек бары үзен-үзе танымаудан гына була торган нәрсә. Үзен-үзе яхшы тану-чы кеше тәкәббер булмый.

Рәсүлүллаһ тәкәбберлектән саклану хакында бик әһә-миятле вәгазьләр кыла һәм бу турыда куркыта иде. Яхшы киенеп йөрүче сәхабәләрдән берсе үз хәленнән куркуга төшеп, Рәсүлүллаһка килде дә: "Йә, Рәсүлүллаһ! Матур йөрергә яратам, үзең дә беләсең, хәтта башмак бауларым-ның да кешеләрнекеннән яхшырак булуын телим, алардан түбән каласым килми, инде бу эшләр дә тәкәбберлеккә керерме?" – дип сорады. Рәсүлүллаһ аңа каршы: "Юк, тә-кәбберлек дип хак эшкә карышу һәм кешеләрне кимсетүгә әйтелә",2 – диде.

Рәсүлүллаһның бу сүзен һәркем үз хәле хакында ми-зан кылырга һәм һәрбер мөгамәләсен шуңа үлчәп торырга тиешле. Яхшы киемнәр киеп һәм яхшы ат-арбаларда йөрү, зур һәм кыйммәтле биналарда тору, халыкларны хурлау һәм хаклыкка каршылык булмаса, тәкәбберлек саналмый.



345 *يَهْرَمُ ابْنُ آدَمَ وَيَشُبُّ مِنْهُ اثْنَانِ الْحِرْصُ عَلَى الْمَالِ وَالْحِرْصُ عَلَى الْعُمْرِ*

"Адәм баласы картая һәм картаюы нисбәтендә ике нәрсәсе яшәрә бара: мал белән озын гомергә комсызлык".1

Адәм баласы дөньяда тору нисбәтендә малга һәм озын гомер сөрүгә комсызлыгын арттыра бара. Хәдис шә-риф исә шуны яшәрә бара дип әйтә.

Инсаннарның яшьләре арту нисбәтендә гомер белән малга хирыслары арту табигый эш. Бу хирыс хакында бө-тенләй начар дип хөкем итәргә мөмкин түгел. Хәдис шә-риф тә бу хакта сүз әйтми. Бәлки бу хирысның начарлыгы, нәтиҗәгә карап булырга тиешле.

Бер кеше, әгәр шушы табигый хәлне болынга җибәр-гән хайван кебек үз ихтыярына җибәрсә, юлга салыр өчен тырышмаса һәм шуңа күрә хирыс, малның затына, гомер-нең үзенә генә юнәлсә, бу вакытта бу хирыс бик яман бер сыйфат булыр. Чөнки бу хәлдәге кеше үзенең бер иптәше, яшьтәше, бәлки үзеннән бик яшьләрнең күчүләрен, ахирәт йортына сәфәр итүләрен һәр көн күреп һәм ишетеп торган хәлдә, гүя үлем үз башына киләчәк түгел бер нәрсә кебек уйлар һәм әзерләнмәс, тәүбәсен кичектерер, гыйбадәт һәм гамәлләрен дә әһәмиятсез калдырыр һәм гел мал арттыру һәм озак яшәү хыялы белән йөрер. "Үзең мәнфәгатен күр-ми, күрә алмый торган малдан ни файда бар? Ни үзең һәм ни башкалар өчен терәк була алмаган һәм соңыннан уры-ны буш калды, дип сөйләнергә һәм сагынырга лаек булма-ган гомерне озайтып йөрүдә ни мәгънә бар?.." мәгънәсен-дәге сүзләр белән үз-үзен хисап итә алмас. Исем кушыл-ган вакытындагы азан үзенә җеназа намазы укылыр өчен әйтелгәнлеген фикеренә китермәс.

Әгәр дә мәзкүр табигый хәлне адәм баласы үзенең акылы белән тәрбия итсә, Коръән һәм Сөннәт нәсыйхәт-ләре белән туры юлга юнәлтсә һәм шул сәбәптән мәзкүр хирысны гомуми мәнфәгатьләргә (дин һәм милләт юлына сарыф итү өчен мал белән гомергә) эшләтсә, ул вакытта бу хирыс инсаннарның йөреш-торышлары гүзәлләшүгә, әх-лаклары төзәлүгә сәбәп булганлыктан, әлбәттә, макталган-дыр.

Сүзнең кыскасы: мал һәм гомергә хирыслык – әгәр ахирәткә кызыгу һәм мәхәббәт белән китүгә киртә бул-маса, яман түгел, бәлки яхшыдыр. Әмма ахирәт сәфәрен дошман күрүгә сәбәп булган хирыс, кирәк яшь һәм кирәк карт кешедә булсын, әлбәттә, яхшы булмас.

Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү – аннан да зур һәм кыйммәтле һөнәр. Эшләргә мөмкин бул-ган кирәкле һәм файдалы эшне һич тә кичектерергә яра-мый, форсатны үткәрү дөрес булмый. Мең ел торучы ке-бек эш эшләргә һәм кәсеп кылырга кирәк һәм шуның бе-лән бергә бу сәгатьтә дөньядан үтәчәк кеше кебек ахирәт өчен дә хәзерләнергә кирәк. Бу ике хәл бер-берсенә каршы түгел, бәлки аң һәм акыл белән йөрүчеләр өчен бу эшләр-нең берсе икенчесе өчен ярдәмчедер.

"Балалар әле яшь, шуның өчен аларны бөтәйтеп кал-дырыйм, авырлыкка төшмәсеннәр, мохтаҗ булып, кеше ишекләрендә йөрмәсеннәр!" – дип кәсеп итү, байлык кү-бәйтү начар эш түгел. Шуның белән бергә балаларга яхшы тәрбия бирелгән, васыятнамә язылган, алачак-бирәчәкләр, бурыч һәм амәнәтләр дәфтәрләргә беркетелгән, Аллаһыга булган вазифалар үтәлгән һәм бәндәләргә бирәчәк хаклар бирелгән, эшләр тәмам булган булырга тиешле.

T


Хәдисләрнең темаларга бүленүе




Ата-ана, балалар, гаилә......................
Акыл һәм ахмаклык............................

Ахирәт, Кыямәт..................................


Араларны бозу һәм төзәтү.................

Ашау-эчү..............................................

Авыллар, утны сүндерү, ташуны

туктату.................................................

Аяк өстендә бәвел итү.......................

Иттифак-өлфәт һәм аерылу...............

Тырышлык, эш эшләү, эш башына

менү.....................................................

Әдәп һәм әдәбият..............................

Истихарә, сыену, ярлыкауны эстәү,

истикамәт (тугрылык)........................

Каберләр, ярдәм эстәү, хуҗалар

таулары................................................

Исраф, икътисад, юмартлык,

саранлык.............................................
Ислам дине һәм икътисад..................

Итәгать һәм хөрмәт итү.....................


Иганә, инфак, бүләк...........................
Ифтира, яман уй, төһмәт урыннары.

Имам, имамәт, әмирлек, әмирләр,

ришвәт.................................................

Аманәт, хыянәт, хәйлә ......................


Өммәтләр, милләтләр........................

Усаллар, яхшылар, изгелек, һидәят,

явызлык...............................................

Уку-укыту, мөгаллим,

мөгаллимәләр ....................................
Үлем, үлекләр, васыять, җеназа........

Уеннар, көй көйләүләр, шигырь ......

Иптәшләр һәм сөйгән кешеләр.........

Ир-хатын..............................................


Исерткеч, әфьюн, отыш уены............

Иман, игътикад....................................

Байлык, ярлылык................................

Бохара...................................................

Бәла, фетнә, мәшәкать........................

Бурыч, риба.........................................

Баһадирлык, куркаклык.....................

Пәйгамбәрләр, Хозыр, Ильяс,

әүлиялар, монахлык, ишанлык,

мөритлек..............................................

Тәдбир (эшнең ахырын уйлап

эшләү), тәрбияханәләр......................

Читләргә охшау..................................

Тел, тел изгелекләре һәм явызлык-

лары, тик тору, эндәшмәү, сүз..........

Теләнчелек-сорану, ачкүзлелек.........

Түбәнчелек, тәкәбберлек, мөлаем-

лылык, ихлас, рия...............................

Тәүбә, үкенү, гафу, ярлыкау..............
Төрекләр, Төркстан ...........................

Төш......................................................

Төкләр, тырнак, чәч, сакал, мыек.....

Тәвәккәл, канәгать, ризалык, мин-

нәт, моңсызлык..................................

Шпионлык, шикаять итү....................

Җәмәгать, хәйрия җәмгыятьләре......
Җинаять, зарар....................................

Җәннәт, тәмуг.....................................


Хәдис, тәфсирләр, Коръән, Сөннәт..
Көнчелек,горурлык.............................

Хаклык.................................................

Хикмәт.................................................

Хәләл, хәрам, шөбһә..........................

Хәят, мәгыйшәт, тереклек ................

Хайваннар...........................................

Хатыннар.............................................

Хатыннарның уку-язулары, чәч

ялгау-лары, сәфәр йөрүләре,

сәлам бирешү-ләре, сугышларга

катышулары, кабер-ләргә барулары,

киемнәре, мәчеткә йөрүләре.............


Хадимнәр-ялчылар, хуҗалар.............

Хасталык, дәвалану, сәламәтлек,

сәла-мәтлекне саклау, авыру

кешенең хәлен белү...........................


Холык, әхлак.......................................
Дога, нәзер...........................................
Дәгъва, шаһитлек, хәкимнәр.............

Дөнья, дөнья эшләре...........................

Дуслык, дошманлык...........................

Дин, диндә ашып китү, диндарлык,

динсезлек.............................................

Рәсәй мөселманнары..........................

Сәфәр, мосафир, шомлану.................

Сәлам һәм күрешү..............................

Сәүдә һәм сәүдәгәрләр, ширкәт,

риба......................................................

Шатлык һәм кайгы, сәгадәт..............
Ширек, тәүхид....................................

Шөкер, мактау.....................................

Шайтан һәм иблис..............................

Шәһитләр............................................

Сабыр, түземлек ачу, ашыгу,

нык булу..............................................


Сәхабәләр............................................

Садака, зәкят һәм гошер....................


Золым, залим, мәзлум, гаделлек,

куштаннар...........................................


Гыйлем, галимнәр...............................

Гамәл, гыйбадәт, бидгать, габитләр.

Гаеп (яшерен) эшләр..........................

Фәтва....................................................

Картлар һәм яшьләр...........................

Карендәшлек, карендәшләргә

тоташу..................................................

Кычкырышу, тарткалашу, дәгъва.....

Комсызлык, хирыс..............................

Кунак, зыяфәт, чакыруга җавап

бирү, сөхбәт.........................................

Кәсеп һәм һөнәр, игенчелек..............


Кешеләрне рәнҗетү............................
Күршелек, күршеләр..........................

Күз, сукырлар, колак, йөз..................

Күңел, нәфес, вөҗдан рәхәтсезлеге..

Көлү һәм көлдерү...............................

Киңәш..................................................

Кием мәсьәләләре, чалма..................

Гөнаһ....................................................

Ләгънәт (каргыш)...............................

Мактау.................................................

Мөэмин, мөселманнар.......................


Мөҗтәһитләр, мәзһәб, яңартучылар,

ваһһабчылык.......................................

Мәрхәмәт-шәфкать, егетлек..............
Мәчет...................................................

Муллалар, ахундлар...........................

Монафыйклык, тыштан дуслык

күрсәтү, тәлинкә тоту........................

Нәсыйхәт, вәгазь................................
Пакьлек................................................

Намаз, ураза, хаҗ................................


Ният, ихсан.........................................

Вәъдә, вафа, вазифаны белү..............

Вакыт, вакытында эшләү, форсат,

буш вакыт............................................

Вакыф садакалар, мөтәвәлли булу...

Һиҗрәт, мөһаҗирлек..........................

Язу........................................................

Ялган....................................................


Ялкаулык, эшсезлек, ялгызлык.........

Ятим.....................................................

Җиңеллек һәм җиңел мөгамәлә........


5-9-43-51-54-67-221-245-261-281-316

39-178-220-215

34-52-267-236-280-283-295-305-308-320-326

55-240-318

81-86-192-222-260-335
41-83-299-304-340

86-299


266-269-318
34-166-202-225-244

77-99-261


36-91-123-169-176-291
4-101-104-144-200-204-206-214-228-285-336

3-86-109-119-192-153-241-244-298

86-119-192-244

19-45-70-121-195-213-298-325


3-71-81-90-125-146-158-160-161-249-255-191-326

75-91-103-127-170


97-188-148-193-227

1-2-17-22-60-99-120-157-166-196-244-282

78-85-139-166-265
8-9-10-25-28-29-35-37-56-58-71-110-111-135-136-137-145-160-129-171-172-186-190-197-201-209-215-226-241-266-275-279-282-332

40-62-47-60-135-153-166-167-268-279-299-310-330

53-71-181-203-285-299-323-339

93

32-95-134-267-271-272-284-332



12-17-22-31-43-54-105-136-154-183-188-299

66-221, 259

70-108-176-196-220-321-337

3-10-24-30-60-79-86-197-123-146-201-202-203-223-230-253-262-244

62-95-163-166-167

73-90-169-263-281

17-61-95-142-155-175-285-278

58-89-135-241

4-41-62-91-97-144-228-310-336
61-76-81-87-119-202-215-244

83-299
10-22-52-76-77-86-93-117-160-161-170-174-219-220-241-242-256-301-321-327-332-333-337

36-86-168-202-235-253
7-68-128-160-174-184-262-343

61-114-169-187-221-262-296-329

115-122-157

23-91


133-229-299
8-20-44-128-168

103-219-309

71-78-81-146-148-166-202-230-299

50-147-212-220-304

44-129-173-219-229-310-315-322-327-335

86-87-95-104-120-135-161-166-285-322-311-330

103-127

88-89-220-256



189-160-249

5-8-131-138-159-163

46-119

164-169


5-31-42-50-54-59-62-82-105-106-107-124-136-146-151-169-188-306-316

179-299-105-130-82-139-144-192-112-208-285

16-144-188-250

27-46-81-130-149-163-197-263-290-300-331

5-77-89-98-110-112-148-215-332-244-298-322-327

18-57-126-149-150-169-235-257-263-288-289-325-341

5-51-231-287

46-62-236-283-295-312-326

5-12-13-103-119-148-218
40-62-63-72-85-96-104-124-139-178-191-196-198-220-241-268-2-85-295-312-328-330

95-119-120-122

126-127-204

102-130-335


50-80-95-115-142-217

4-20-71-72-90-119-149-167-263-288-190-326

4-40-51-68-86-92-140

38-177-282-314-323

23-33-75-151

304-307
20-55-58-61-73-90-116-118-156-167-244-482-341

35-135

3-10-4048-49-95-109-113-148-157-186-189-192-199-200-253-256-259-262-339



9-64-74-123-126-140-158-182-162-282-291

29-36-47-51-60-62-95-150-152-153-165-166-179-201-267-302-308-310.

1-8-11-12-15-40-45-55-72-79-86-104-108-132-137-160-201-204--234-241-285-310-340

4-280


37-104-293

46-148-151-201


3-67-122-157-158-246-253

6-18-86-182-252-291-298

35-145-233-251-260-344
19-109-10-132-289-321

24-41-50-69-80-159-160-225-248-259-295

7-104-145-147-203-205-217-236-244-255-275-317-337-338

8-26-243-321

98-102-117-189-259-319-320

21-79-110-129-131-160-195-286

8-333

274-293


30-57-62-86-128-167-192-299

23-28-29-37-51-52-57-92-110-111-140-169-170-182-183-187-216-234-264-325

207-228-229-242

14-187-293

25-41-57-79-95-130-131-147-171-179-222-242-243-264-265-266-269-276-308-326

85-104-166-208-275-285

141-143-160-129-180-209-245-269-277

95-148-204-208-304

36-157-171-201-313
2-74-76-127-320

23-36-102-130-139-181-297-303

83

40-59-105-113-239-247-285-297-335



1-15-101

2-70-76-89-166-237


46-89-331

29-95-166-200-334

1-57-218

179


2-76-91-92-118-128-185-199-223-231-240-297-322-333

44-145-159-168-202-332

59-315-334

142-167





1 Сахих Бохари: 1 к, 2 б.

1 Сахих Бохари: 1 к, 14 б һәм 3 к, 162-189 б; Сахих Мөслим: 1 к, 32 б.

1 Сахих Мөслим: 1 к, 274 б; Сөнән Нәсәи: 1 к, 353 б. Бу хәдис Мөслимнән.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 4 к, 402 б.

2 Җәмигъ Тирмизи: 2 к, 84 б.

1 Сөнән Ибне Мәҗә: 1 к, 318 б.

1 Сахих Бохари: 8 к, 117 б; Сахих Мөслим: 2 к, 304 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 63 б.

2 Зәлзәлә: 7,8.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 310 б; Җәмигь Тирмизи: 2 к, 54 б.

1 Сахих Бохари: 1 к, 9 б.

2 Сахих Мөслим: 2 к, 6 б.

1 Сахих Бохари: 2 к, 114 б һәм 7 к, 79 б; Сахих Мөслим: 1 к, 278 б.

1 Сөнән Әбү Давыт: 1к, 239 б.

2 Сахих Бохари: 7 к, 50 б; Сахих Мөслим, 1 к, 217 б.

3 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде, 5 к, 146 б.

1 Җәмигъ Тирмизи: 2 к, 21 б.

2 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 6 к, 5 б.

1 Сахих Мөслим: 2 к, 393 б.

2 Сахих Мөслим: 1 к, 17 б.

1 Сахих Бохари: 1 к, 13 б. Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде, 5 к, 158 б.

1 Җәмигъ Тирмизи: 1 к,152 б.

2 Әнфәл: 27.

3 Сахих Мөслим: 2 к, 40 б.

1 Җәмигь Тирмизи: 2 к, 286 б.

2 Мөэмин: 60.

1 Бәкара: 186.

2 Сөнән Ибне Мәҗә: 2 к, 209 б.

1 Сахих Мөслим: 1 к, 251 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 6 к, 309 б.

2 Кәһеф: 35.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 252 б.

2 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 4 к, 194 б.

3 Җәмигъ Тирмизи: 2 к, 18 б. Сөнән Әбү Давыт: 2 к, 320 б.

1 Мәидә: 105.

2 Әли Гыймран: 104.

1 Таһа: 44.

2 Сөнән Ибне Мәҗә: 4 к, 4 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 252 б.

2 Сөнән Ибне Мәҗә: 2 к, 288 б.

1 Сахих Бохари: 7 к, 21 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 206 б.

1 Сөнән Әбү Давыт: 2 к, 249 б.

2 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 169 б.

3 Һњд: 114.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 228 б.

2 Сөнән Нәсәи: 2 к, 296 б.

3 Җәмигъ Тирмизи: 1 к, 136 б.

1 Сахих Бохари: 7 к, 142 б; Сахих Мөслим: 2 к, 179 б.

1 Сахих Мөслим: 2 к, 202 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 3 к, 315 б.

2 Сахих Бохари: 1 к, 21 б.

1 Сөнән Ибне Мәҗә: 2 к, 272 б.

2 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 232 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 4 к, 228 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 212 б.

1 Сахих Мөслим: 2 к, 292 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 4 к, 420 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 6 к, 82 б.

2 Сахих Бохари: 2 к, 42 б.

1 Җәмигъ Тирмизи: 2 к, 74 б.

1 Җәмигъ Тирмизи: 2 к, 57 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 3 к, 3,4 б һәм 4 к, 67 б.

1 Нәќем: 39.

1 Сахих Мөслим: 1 к, 282 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 447 б.

2 Сөнән Нәсәи: 1 к, 353 б.

1 Бәнњ Исраил: 29.

2 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 3 к, 466 б.

1 Ќомга: 10.

2 Нәќем: 39.

3 Сахих Бохари: 8 к, 36 б.

1 Сөнән Нәсәи: 1 к, 258 б; Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 293 б; Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 54 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 472 б; Ќәмигъ Тирмизи: 1 к, 138 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 6 к, 444 б; Сөнән Әбњ Давыт: 2 к, 325 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 4 к, 368 б; Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 50 б.


1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 6 к, 21 б.

1 Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 205 б.

2 Сахих Мөслим: 1 к, 347 б.

1 Ниса: 10.

1 Ниса: 58.

2 Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 22 б.

1 Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 22 б.

2 Сахих Мөслим: 2 к, 223 б.

1 Йосыф: 111.

2 Нәхел: 36.

1 Мөлек: 8, 9.

2 Мәләикә: 24.

3 Мөэмин: 78.

1 Сөнән Әбњ Давыт: 2 к, 317 б.

1 Сахих Бохари: 3 к, 98 б, 8 к, 59 б.

2 Ќәмигь Тирмизи: 2 к, 74 б.

1 Сөнән Нәсәи: 1 к, 327 б.

1 Сахих Мөслим: 2 к, 277 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 97 б.

2 Нәвәвинећ "Сахих Мөслим"гә шәрхе: 11 к, 415 б.

1 Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 286 б.

2 Мәгун: 4-6.

3 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 6 к, 127-162 б.

1 Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 24 б.

2 Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 11 б.

3 Сахих Бохари: 7 к, 76 б.

1 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 357 б; Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 91 б.

1 Сахих Бохари: 1 к, 15 б.

1 Сахих Бохари: 1, 172 б.

2 Нәхел: 125.

1 Сөнән Әбњ Давыт: 2 к, 236 б.

1 Сахих Бохари: 7 к,


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет