Укытучысы Х.Г. Фәрдиева.
Инсафлының теле саф.
Татар халык мәкале.
|
Бик борынгы заманда, әле синең бабаңның бабасының бабасы малай гына булган чакта, кешеләр сөйләшә белмәгәннәр. Үзара ым кагып, куллар болгап кына аңлашканнар. Әйтик, берәр баланың тамагы ачса, ул әнисенә килә дә, авызын ачып, телен күрсәтә икән.
Адәм баласының күңелендә булган йомшаклык һәм катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче, гыйлем, әдәп, мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче нәрсә − сүздер. Шуның өчен телегезне раслыудан башка нәрсә өчен кузгатмагыз, тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез, белегез: кешенең сәламәтлеге телен саклаудадыр.
Әйе, чыннан да, хак сүзләр бу. Телдән башка җәмгыять була алмый. Кеше тормышында иң зур тәрбия коралы − тел, сүзнең көче. Халык аның турында дистәләгән, йөзләгән мәкальләр тудырган. Менә аларның берничәсе:
Үзеңнән сорама − сүзеңнән сора.
Инсафлының теле саф.
Яхшы сүз − җан азыгы, усал сүз − баш казыгы.
Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
Яхшы сүз балдан татлы.
Әле алар да аның бөтен сыйфатларын аңлатып җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белер өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. «Тел» тамырларыннан бик күп сүзләр ясалган. Тел сөйдерә дә, биздерә дә. Тел әче дә була, төче дә. Теле бозыкның күңеле бозык, ди халык. Теле катының күңеле каты, дигән мәкаль дә бар.
Тел − күңелнең көзгесе, ачкычы. Элек-электән тел аталары сугышларны туктаткан, гадел хөкем чыгарган, патшаның олы киңәшчесе булган.
Нинди бай ул минем татар телем! Телне йөзек кашы белән чагыштыру гына аз. Ул − милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Телне сакларга, кадерләргә кирәк. Бүгенге көндә никадәр чит сүзләр өстибез, заманча сөйләшәбез, янәсе. Телнең яңгырашына зыян килә. Телнең кадерсезләнүен күреп, җан әрни. Кайчак радио-телевидение дикторлары тарафыннан да тел тетелә.
Бүген сәхнәдә торып җитди әдәби әсәр уку һәм тамашачының игътибарын җәлеп итү − иң авыр, иң рәхмәтсез сәнгатьтер.
Әгәр шахтер хезмәтен без иң авыр эшләрнең берсе дип таныганбыз икән, бүген сәхнәдән җитди әдәби әсәр укучы − ул сәхнәнең «шахтеры», ягъни, үзебезчә әйтсәк, «күмер чабучысы»...
Шундый «шахтер»ларның берсе − халык артисты Айрат Арсланов. Нәкъ аңа багышлап Гамил Афзал менә нинди юллар язган:
«Сүз әйтергә тәвәккәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә,
Сүз киптерә төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз кешене әйдәп алдан йөри,
Сызгандыра салмак беләкне,
Сүз күңелдә очкын булып көйри,
Сүз арыслан итә йөрәкне.
Сүз уйларны кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны ипли корычтай,
Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,
Сүз дошманны кисә кылычтай.»
Сүз остасы булу, заманның тәртипсез авазлары эченнән иң кирәклесен сайлап алып, дулкынландыргыч ритм тудыру − зур бәхеттер. Чөнки сүз остасы кеше җанындагы тирбәнеш − үзгәрешләрне барлык кешедән дә алдарак күреп ала, халыкның озак еллар буена җыелган рухи хәзинәсен үз күңеле аша үткәреп, алмазны шомартып бриллиант ясаган кебек, янә дә халыкның үзенә кайтарып бирә.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арсланов − шундый талантларның берсе. Талант дип аталган ул тылсымлы табигать бүләген берөзлексез үстерергә, гомер буена камилләштерергә, һәрдаим яңарта барырга кирәк бит әле. Айрат Арсланов үз һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнгән, сәнгатьнең бу тармагында үз сүзен әйтерлек осталыкка ирешү өчен башта театр училищесында укыган, бераз соңрак Мәскәү дәүләт театр институтын тәмамлаган.
Зур залларны тутырып утыручы йөзләгән, күп вакыт хәтта меңләгән тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итү, аны тыңлату, дулкынландыру өчен күпме көч куядыр. Артистның шигырь яки проза әсәре укыганда кайбер урыннарында тавышын җиңелчә генә үзгәртеп алуын, кайбер сүзләрне көчле басым белән әйтүен, ара-тирә кыска гына паузалар ясап алуын да сизми калабыз. Үзенең кайнар хисләрен дә өстәп, рухланып, илһамланып сөйләгәндә, әсәр җанлана. Кыскасы, артист безне шагыйрьләрнең рухи дөньясына алып керә.
Безнең 73 нче татар мәктәбендә театр түгәрәге эшләп килә. Аңа Татарстанның халык артисты Хәлил абый Мәхмүтов җитәкчелек итә. Узган ел миңа Х. Туфан ролен уйнарга туры килде. Мин үземә авыр йөк тапшырылганын нык тойдым. Аныңча салмак кына сөйләшергә дә, җаннарны көйдерә торган шигырьләрен дә укырга туры килде. Мин шунда һәр сүзнең төп мәгънәгә ия икәнлеген аңладым. Бөек шагыйрь Х. Туфан булып уйнау миңа бик зур тормыш сабагы бирде. Мәктәбебездә шигырь конкурслары уздырыла. Бу бәйгеләрдә шагыйрьләр дә безнең арада була. Мәсәлән, Ш. Галиев, И. Юзеев, Йолдыз Шәрапова һәм башкалар, безнең белән аралашып, сүзнең тәмен, телнең көчен тоярга өйрәттеләр. Мин аларга шушы язмамда чиксез рәхмәтлемен. Быел мин шәһәр буенча уздырылган Г. Тукай шигырьләрен уку конкурсында икенче урынны алуга ирештем. Никадәр хәзерлек, никадәр тырышлык, никадәр осталык сорый ул нәфис сүз! Шуңа да мин Айрат абыйга үземнең остазым итеп карыйм, аның белән чын күңелдән горурланам.
Язмыш безгә, арабызда Тукай, Рәмиев, Җәлил, Туфан тавышлары һәрчак ишетелеп торсын өчен, мәһабәт кыяфәтле, бәрхет тавышлы Айрат Арслановны биргән. Үзе сайлаган сәнгать турында армый-талмый хезмәт итәргә, озак еллар буе Тукай, Такташ, Җәлил сүзләрен безгә ишеттереп яшәргә язсын иде.
«Балаларга үгет − нәсыйхәт» дигән китапны бик җентекләп укып чыктым. Анда «Сөйләшү әдәпләре» дигән аерым бүлек бар. Шуннан өзекләр китерәм: «Үзегезнең ялгыш сөйләвегез беленсә «ялгыштым» дип әйтүдән гарьләнмәгез.
Сүзегезнең хаталыгы башкалар тарафыннан күрсәтелсә, ә сез аның хата түгеллеген белсәгез, кычкырмыйча гына әдәп белән җавап бирегез».
Әле дә әбиемнең «ялган сөйләүдән, гайбәт сөйләүдән ерак бул, балам»» дигән сүзләре колагымда яңгырый. Әбиемнең бу сүзләре «Коръән» китабыннан алынган хәдисләр икән бит: «Сөйләсәң, яхшы сөйлә, булмаса, тик тор. Кешеләр белән бәхәсләшмәскә тырыш...» Шушы хәдисләргә нигезләнеп, апрель аенда республикабызда «Чиста сүз» акциясе узды. Телебезнең начар сүзләр белән пычрануы бик күпләрне борчый. Мин ышанам: радио-телевидениедә генә түгел, трамвай-троллейбусларда да матур итеп, телне бозмыйча, саф татарча сөйләшүләр көннән-көн артыр. Барыбыз бергәләшеп тотынсак, телебез начар сүзләрдән чистарыр, татар теле нәкъ рус теле кебек депутатлар арасында да киң кулланыш табар, икетеллелек программасы дәрәҗәсендә тормышка ашар. Милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы − Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Чөнки без − Тукай оныклары, аның телен дәвам итүчеләр.
Достарыңызбен бөлісу: |