«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе



бет12/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   53

Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе


Укытучысы З.Ф. Гыйззәтуллина.

Дөнья сиңа биргән икән
Бердәнбер гомер −
Сүзләр сүзе иман булсын,
Сүзләр сүзе − бер!

Зөлфәт.

Сүз... Өч хәрефтән генә торса да, үзенә генә хас сихри мәгънәгә ия булучы кисәк итеп күз алдына китерәм мин аны. Чыннан да, нинди олы мәгънәгә ия бит ул. Дөньяга аваз салып, бераз үсә төшкәч, ниндидер авазлар әйтә башлыйбыз, үзебезчә аңлашабыз. Әмма шул авазлардан сүзләр төзи башлагач, безнең телебез ачыла һәм күбрәк дөнья белән танышу башлана. Озак та үтми, кулыбызга китап алгач, яраткан шагыйрьләребезнең әсәрләре бездә кызыксыну уяна. Әмма боларның барысына да юлны аваз, сүз, тел сала. Мин шушы иншамда да безнең бөек шагыйребезгә сүзләрнең ничек ярдәм итүен, аякка басар өчен өмет чаткылары бирүен аңлатырга тырышырмын. Бу шагыйрьнең кем икәнлегенә барыгыз да төшенгәнсездер. Әйе, ул үзенең бетмәс-төкәнмәс иҗаты, әдәбият казанына алып килгән мирасы белән дан казанган Гамил ага Афзал булыр.

Шагыйрьләрнең биографияләре төрлечә башлана. Берәүләрдә шигырь бик иртә туа, соңыннан гына ул шагыйрь шәхесе һәм язмышы белән кушыла. Икенчеләрдә исә − бик бәхетле язмышлы шагыйрьләрдә − шигырь шагыйрь белән бергә ярала, бергә туа. Гамил Афзал әнә шундый шагыйрьләр төренә керә.

Шигырьне тамчылап таптым
Ай караган төннәремдә.
Җанымны камчылап чаптым
Нәфис сәнгать үрләренә.

(«Шигырьне тамчылап таптым».)

Дөрес, әле баштагы шигырьләрендә без шагыйрьнең шәхси үз дөньясын, тормыштагы шәхси батырлыкларын ачык күрмибез, ул күбрәк башкаларның матурлыгын, башкаларның батырлыгын рухланып җырлый, үзе күләгәдәрәк кала. Гамил Афзалны тормыш уңга да, сулга да, өскә дә, аска да куеп карый. Әмма ул сыгылмый, аның шигырьләре, шигырьләргә салынган сихри, ягымлы сүзләре аңа яшәргә көч бирә. Аның нинди аянычлы юллар үтеп, әдәбият кешесе булуы да кызыклы. Инде шигырь белән гомеремне бәйлим дигәндә генә, язмыш аңа тагын киртәләрен куя. Ул урын өстенә егыла. Егыла Гамил, ләкин тормыш өчен, иҗат өчен көрәшүдән туктамый. Егыла, үлем каршында тезләнми. Аның өчен иҗат итү, шигырьләр язу үзе өмет һәм дәва чыганагына әверелә. Үҗәтлек белән шигырьләр язуын дәвам итә.

Шигъриятсез дөнья − соры вокзал,
Беркемнең беркемдә гаме юк;
Үлемсез шигырь яз, Гамил Афзал,
Язмасаң, яшәүнең яме юк!

(«Исеме булмаган тойгылар».)

Әйе, яза Гамил Афзал, аның иҗат иткән әсәрләрен хәзер дә халык яратып каршы ала. Вакыты белән Г. Афзал йомшак телле, тәмле телле була белә. Үз итеп, наян итеп көлә белә. Ә вакыты белән ул «әрем телле» дә була.

Әрем телле булдым әрем тотып...
Телемдәге әрем өчен дә
Салкын көздә,
Сары чәчәк атып.
Әрем үсәр каберем өстендә.

(«Әрем».)

Андый чакта ачы итеп, усал итеп, үзәккә үткәреп көлә ул. Ул һаман да нидер эзләнә, тормышның киртәле якларын тасвирлау чаралары эзли. Гамил Афзал терәк булган бер тармак − ул безнең туган телебез. Елаганда көлдерә торган, сагынганда юата торган, сөенгәндә синең белән бәхетеңне уртаклаша торган телебез. Чыннан да, Гамил Афзал иҗаты күпкырлы. Аның шигырьләренә салынган сүзләр тагы да ягымлы, укучы күңеленең йөрәк кылларына үтеп кереп, үзәгенә барып тоташу сәләтенә ия.

Сүзләр... Нинди телдә яңгырасалар да, алар кешенең уй-кичерешләрен, кайгы-хәсрәтләрен, шатлык-сөенечләрен әйтеп бирә алырлык, кешегә яшәү эликсиры бирә торган ниндидер аерым бер мәгънәгә ия булучылар. «Әйткән сүз, аткан ук», − ди халык мәкале. Әйе, бу мәкальгә минем дә басым булган кебек сүзләрнең дә төрлеләре була. Берәүләре күңелгә сихәтлек бирсә, икенчеләре исә кешене юк итәргә мөмкин. Аеруча уйламыйча әйтелгән сүзләр йөрәк парәләрен кисеп үтәләр. Үз якыннарыңны, туганнарыңны, дусларыңны ямьсез, күңелгә сихәтсез сүзләр белән кыерсыту − нинди ваемсыз эш. Ә инде миңа килгәндә, сүзләр − минем тормышымның асылташы, алар миңа көч, яшьтәшләрем белән аңлашу өчен терәк, әти-әниләреңне бары тик назлап кына, ягымлы мөгаләмәдә яшәү өчен этәргеч булып торалар. Кайбер вакытларда, сызылып таң атканда торып, барлык дөньяга «Хәерле иртә!» дип уятасым килә минем. Һәрбер бөҗәккә, болыннарда үсеп утыручы һәрбер күз явын алырлык чәчәккә сәлам бирәсем, аларны назлыйсым килә. Тормыш булгач, бу теләгем, бәлки, хыял булып кына калмас, чынга әверелер. Әйе, мин бит үз телемдә, саф татарча сөйләшә, аңлаша алам, чөнки минем телем, сүзләрем ирекле.

Күңелемдә туган хисләр Гамил ага Афзал шигыренә барып тоташалар. Ул да бит табигатьне ярата, сөя белә, шигырьләрендә дә бу турыда ягымлы сүзләр белән әйтеп бирә.

Болыннарга чыгам, тау буена,
Уңыш басуларын күрергә.
Мин чәчәкләр җыям ил туена,
Мин матурлык эзлим гомергә.

(«Матурлык эзлим».)

Әйе, мин дә аның кебек үк эзләнергә, матурлыкны тоярга, шул гүзәллекне дөрес итеп, ягымлы сүзләр белән аңлатырга ашкынам. Мин иншамны үземнең сүзләргә карата мөнәсәбәтем, аларның минем тормышымдагы роле турында шәхси фикерләремә нигезләнеп язылган кечкенә генә шигырь тәлгәшем белән тәмамларга телим.

Тормышымда ак-караны аерырга
Өйрәндем мин татар телемдә.
Хыял-өмет диңгезендә йөзеп,
Рухи азык таптым күңелемә.
Кеше күңеле − һәрчак якты хыял,
Кеше күңеле − һәрчак күк чәчәк.
Тормышымның асылы телдә булса,
Сүзләремдә − минем киләчәк.

Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе


Укытучысы Н.Ф. Вәлиева.

Мин геолог түгел,
Тик шулай да
Катлаулы һәм нечкә эшем бар.
Йөрәкләрдә яткан энҗеләрне
Эзләп таба торган көчем бар.

Сибгат Хәким.

Сүз!.. Сүз!.. Күпме мәкаль-әйтем бар аның хакында: «Матурлык йөздә түгел − сүздә», «Сүз алтын белән бер», «Табып әйткән сүз гәүһәрдән ким булмас». Димәк, сүз алтын, гәүһәр кебек кадерле.

Диңгез төбеннән энҗе-мәрҗән эзләү никадәр кыен булса, сөйләү яки язу өчен сүз сайлау да шулкадәр авыр. «Суны таяк белән, кешене сүзе белән үлчиләр», − ди халык. Тел − фикер көзгесе ул. Сөйләшүе һәм язуы буенча гына да кешенең кем икәнлеген чамалап була.

Минем уйлавымча, сүз − ул зур байлык. Кеше үзенең барлык уй-хисләрен, кичерешләрен, мәхәббәтен һәм нәфрәтен сүзләр аркылы җиткерә.

Татар халкы бик борынгы заманнарда ук матур-матур җырлар, бәетләр, мәкаль-әйтемнәр иҗат иткән. Ул үзенең күңел байлыгын сүзләр ярдәмендә аңлаткан. Сүз кешене тәрбияләгән һәм иң авыр чакларда да халкымның терәге, сердәше, киңәшчесе булып торган.

Әдәбиятыбызның төп коралы − сүз. Сүз ярдәмендә язучылар, шагыйрьләр үзләренең хис-кичерешләрен, теләк-омтылышларын белдерәләр.

Сүз ул илаһи көчкә ия. Кирәк чакта мәгънәле, үтемле итеп әйтелгән сүз бөек эшләргә, батырлыкка этәрә. Бөек Ватан сугышы елларында барлык халыкны берләштерүче, дошманга каршы көрәшкә күтәрүче дә сүз була. Фашизмга каршы көрәшкә, илебезнең хәрби көчләре белән рәттән, фән һәм культура, әдәбият һәм сәнгать көчләре дә тартыла. Сугышның авыр шартларына карамастан, каләм осталары халыкны изге көрәшкә рухландыручы ялкынлы шигырьләр, хикәяләр, публицистик әсәрләр белән матбугат битләрендә чыгыш ясыйлар.

Мин − поэзиягә гашыйк кеше. Аеруча мин Фатих Кәрим, Муса Җәлил шигырьләрен яратып укыйм. Шагыйрьләрнең йөрәкләргә үтеп кереп тетрәндерә торган шигырьләре минем күңелемдә саклана. Алар мине уйландыралар, нәфрәтләндерәләр, елаталар, юаталар.

Үз Ватанын гомере хисабына саклап калучыларның берсе − Фатих Кәрим. Мин аны чын татар шагыйре дияр идем. Чөнки ул сугышның беренче көннәреннән үк туган иле, халкы өчен көрәшкә күтәрелә. Фашизмга каршы ул коралы белән генә түгел, ялкынлы иҗаты белән дә көрәшә.

Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам,
Аламын да куен дәфтәремне,
Янып, җыр язарга тотынам, −

дип яза шагыйрь «Кереш җыр» шигырендә. Фатих Кәрим шигырьләренең һәр юлыннан, һәр сүзеннән шагыйрьнең олы йөрәкле, саф хисле, Ватанын өзелеп сөюче кеше икәне күренеп тора.

«Ант» шигырендә Фатих Кәрим газиз туган илен, «алсу иренендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы» калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә:

Синең өчен, шушы балам өчен,


Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...

Шагыйрь үзенең шушы антына гомеренең соңгы минутына кадәр тугры булып кала.

Фатих Кәрим үзенең ялкынлы иҗаты белән халкыбызны көрәшкә өнди, көрәшкә күтәрә. Шагыйрь үзенең поэмаларын да фашизмның явызлыгын, вәхшилеген, кешелексезлеген фаш итә. Аның йөрәк түреннән чыккан шигырьләре халык күңеленә үтеп керә, дошманга нәфрәт уята. Бу шигырьләр, поэмалар аның арыслан йөрәкле сугышчы һәм патриот шагыйрь булуын күрсәтәләр.

...Хәнҗәр кирәк булды бала кочкан


Ана елмаюын җиңәргә, −

дип яза Фатих Кәрим «Партизан хатыны» поэмасында. Поэманың шушы ике генә юлы да фашистларның ни дәрәҗәдә явыз, кансыз икәнлекләрен күз алдына китерергә ярдәм итә.

Шагыйрь ут эчендә, төннәрен йокламыйча, армый-талмый иҗат итә. Сугыш азга гына тынып торган вакытны да шагыйрь иҗат өчен файдалана.

Фйтих Кәрим үзенең «Гөлсем» поэмасында фашистларның вәхшилекләрен, ерткычларча бер гөнаһсыз сабыйны үтерүләрен сурәтли. Бу поэманы мин күз яшьләре аша укыдым. Немец солдатлары Гөлсемнең иң кадерле кешесен − йөрәк парәсе баласын вәхшиләрчә үтерәләр. Татар хатын-кызларының күрке булган озын чәч толымнарын кисеп алалар. Ләкин соңыннан Гөлсемнең кисеп алынган толымнары аларның үзләренә дә үлем китерә:

Бу толымы хәзер көч аңа,
Җиңүенә Гөлсем ышанып
Селки-селки буа дошманын −
Улы, иле өчен үч ала.

Гөлсемнең рухи ныклыгы, берни алдында сынмавы, сыгылмавы мине сокландыра. Татар хатын-кызларына гына хас эчке һәм тышкы матурлык, иман ныклыгы, сабырлык кебек сыйфатлар бар аңарда.

Бөек Ватан сугышы чорында азатлык өчен көрәшкә күтәрелүчеләр сафында Муса Җәлил дә була. Йөрәктә очкын, ялкын кабыза торган шигырьләр язуы белән якын ул миңа.

Муса Җәлил сугышка кадәр үк танылган шагыйрь була. Сугышның беренче көннәреннән үк, үзе теләп, фронтка китә. Авыр яраланып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә дә ул дошманга каршы көрәшен дәвам итә. Аның бердәнбер коралы булып шигырьләре тора. Муса Җәлил үзенең туган иленә мәхәббәтен дә, дошманга нәфрәтен дә шигырьләре аркылы белдерә.

Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны, −

дип яза шагыйрь «Җырларым» шигырендә.

Муса Җәлил гомеренең соңгы минутына кадәр Ватанына тугры булып кала. Палач балтасы астында да ул төшенкелеккә бирелми, фашизмга булган нәфрәтен шигырь юлларына сала. Ул җиңүнең килүенә җаны-тәне белән ышана:

Килер ул көн, халык хөкем итәр,


Карар булыр кискен һәм кыска.
Каным белән язган соңгы җырым,
Бул гаепләү акты фашистка.

(«Хөкем алдыннан».)

Ләкин кешелек дөньясының иң зур бәласе шунда: үткәннәрдән гыйбрәт алмый ул. Бүгенге көндә дә илебезнең төрле почмакларында кан койгыч сугышлар бара. Муса Җәлил әйткәнчә:

Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.

Җәмгыятебез үткәннәрдән сабак алсын иде. Илебез шул вакытта гына чәчәк атачак.

Тәмамлап, шуны әйтәсем килә: Безнең яшь буын китап сөюче булып үссен, сүз сәнгате нәфис матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү хисләре уята торган әдәбият буларак кабул итсен, әдәби әсәрләрдәге, шигырьләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәнсен иде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет