Татарстан республикасы буа шәҺӘре м. М. Вахитов исемендәге гимназия гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



бет1/34
Дата18.07.2016
өлшемі3.99 Mb.
#207382
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   34
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА ШӘҺӘРЕ М.М.ВАХИТОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ГИМНАЗИЯ” ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Каралды»

Методик берләшмә җитәкчесе:

___________

Хәсәнҗанова М.А.

Беркетмә №1

« » август 2014 ел



«Килешенде»

Уку-укыту эшләре

буенча директор

урынбасары:

____________

Сафиуллина Э.Ф.

« » август 2014 ел


«Расланды»

Директор:

___________

Зиннәтуллин Л.Б.

Боерык №

« » август 2014 ел



4 нче сыйныф өчен

ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Сөләйманова Зөлфия Ринат кызы

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде Беркетмә № 1

“____” август, 2014 ел

2013-2014 нче уку елы



Аңлатма язуы


  1. 05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089);

  2. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына Казан 2011

  3. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

5. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

7 Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;

8. 5. “Татарстан Республикасы Буа муниципаль гомуми белем бюджет учреждениесе М.М.Вахитов исемендәге гимназия”нең 2014 – 2015 нче уку елына педагогик совет утырышында каралган һәм 28.08.2014 нче елгы № карары белән расланган укыту планы (беркетмә №1, 28.08.2014)

9. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”

( Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.



ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ (105 СӘГАТЬ)

Халык авыз иҗаты.

Мифлар турында гомуми күзаллау булдыру.

Борынгы халыкларның тормышы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт. Тормыш агачы. Тотем хайван һәм үсемлекләр, кешеләрнең аларга карашы, борынгы традицияләрнең сакланышы.



Тылсымлы әкиятләр.

Дөнья турында борынгы күзаллаулар чагылышы. Тылсымлы әкият герое. Тылсым дөньясы. Тылсымлы предметлар, сихри саннар, сүзләр, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әкият законнары: әкият герое өеннән чыгып китә. Максатка ирешү юлы (тылсым дөньясы, карурманнар аша үтүче юл, сынаулар, тылсымлы булышчы ярдәме, җиңү шатлыгы.) Халык әкиятләренең мифлар, легендаларда чагылышы.



Риваять һәм легендалар.

Риваять һәм легендаларда сөйләнгән геройлар, аларның кичерешләре. Тарихи бәйләнеш. Төрле атамалар. Аларның килеп чыгышы.Риваять һәм легендаларда бирелгән вакыйгаларның әкиятләрдә чагылышы.



Автор әкиятләре.

Автор әкиятләренең халык әкиятлре белән охшашлыгы (жанр һәм сюжет). Халык әкиятлрендәге тылсым юлы белән җиңүләр, автор әкиятләрендә акыл белән эш итеп уңышка ирешү, ярату һәм яратыла белүнең көче.



Фольклор жанрының тормышта, хәзерге вакытта яшәеше.

Халык традицияләре һәм бәйрәмнәре. Символик төшенчәләр. Гимннар (Татарстан гимны). Халык һәм автор әкиятләре.



Хикәя.

Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыруны дәвам итү. Хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.Хикәядәге чынбарлык чагылышы. Әдәби тел берәмлекләре.



Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.



Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).



Әсәр авторлары турында.

Шагыйрь, язучы, рәссамның биографиясе.

а) әсәрдә авторлар кичереше;

ә) автор күзәтүләренең чагылыш;

б) хәзерге заман авторлары белән очрашу, балаларның авторга сораулары, җаваплар.

Библиографик культура формалаштыру.

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.



Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.


4 нче сыйныфта укыла торган әсәрләр

Халык авыз иҗаты.

Җир ничек яралган?” (легенда), “Күкнең күтәрелүе (хикәят), “Айдархан һәм сәхабәләр, (легенда), “Пәйгамбәрнең тууы һәм аның балачагы”, “Абага чәчәге (хикәят), “Ак бүре”(риваять), “Кырык кыз”( риваять), “Мәрҗан каласы һәм унике кыз” (хикәят), “Дөнья яратылу турында” (миф), “Хапи алла турында” (миф), “Чыршы ни өчен мәңге яшел?” (легенда) . әкиятләр: “Ак байтал”, “Ак бүре”, “Еланнар патшасы Шаһмара”, “Үги кыз” , “Ике кыз”, “Бумеранг”(Австралия халкы әкияте).



Борынгы язучылар һәм татар әдәбияты классиклары

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”.

Г. Тукай : “Таз”, “Яз галәмәтләре”.

Дәрдемәнд: “Гали”.

З. Ярмәки: “Иртә”, “Ак каен”.

М.Җәлил: “Дару”.

К.Насыйри. “Каз итен коймакка төреп, каймакка манып ашау”.

Н.Исәнбәт: “ Кышкы төндә”, “Туган ил”, “Өч матур сүз”.

Ш.Бабич: “ Тын төн”, “Габдулла әфәнде Тукай”. .

А. Алиш. “Сертотмас Үрдәк”.

Г.Кутуй.” Яшен”.

Ш.Галиев:”Кол Галигә”, “Алсу дөнья”, “Җирдә миңа ни кирәк?”, “Урман ява”, “Тукран сые”.

Г.Ибраһимов: “ Укудан кайткач”.

Г.Галиев.” Бибкәй аланы”.

Ф.Әмирхан. “ Кечкенә хезмәтче”.

К.Нәҗми: “Нәсимәнең беренче эш көне”.



З.Бәшири: “ Бер асрауның аһ-зары”.

Н.Думави: “ “Беренче кар”, “Ятим бала”.

М.Мәһдиев: “Бәхилләшү”.

С.Хәким: “ “Яратам мин”, “Тегермән стенасындагы язулар”.

Ә.Фәйзи :”Асрарга бала бирәм”.

Ф.Хөсни:”Малай белән солдат”.

Ш.Рәкыйпов: “ Төнге очыш”.

И.Туктар: “Букет”, “Бер каен үсә”.

Г.Хәсәнов: “ Аккош”, “Абага”.

Г.Сабитов: “Кадерле ул туган як!”, “Чәчәк нигә боекты?”.

Н.Арсланов: “Халкыма”.

Җ.Тәрҗеманов: “Шуктуган”, “Тукран малае Шуктуган”.

Л.Ихсанова : “ Шомырт чәчәкләре ак кына”.

Ф.Яруллин: “Буар елан”.

М.Әгъләмов: “Матурлык минем белән”.

Зөлфәт: “Кыз тавы”.

С.Шакир: “ Ландыш чәчәге”.

Р.Хафизова: “Кирлемән”.

Г.Латыйп: “Минем нәсел”.

Р.Гыйззәтуллин: “Язгы моң”.

К.Тимбикова: “Бану әби сабагы”.

К.Сибгатуллин: “Чыпчык”, “Бөтен кеше бүген шундый әйбәт”.

Роб.Әхмәтҗанов: “Безнең шигырь”.

Р.Хисмәтуллин: “Аһ. Бер китсә кирегә...”
Рус язучылары:

Л. Толстой6 “Слива төше”.

Н. Сладков: “Тыштан ялтырый. ‘xn&y калтырый».

Татар язучылары һәм шагыйрьләре (бүгенге көн язучылары)

Р. Миңнуллин: “Иртән иртүк”, “Атказанган сандугач”, “Машина тавышлы көчек турында кечкенә әкият”, “Сабантуйда”, “Татарларым”, “Минем телем”, “Утыз Имәнине укыганда туган уйлар”.

Р. Фәйзуллин: “Быелгы яз”, “Минем әти”.

Х.Камалов: “ Археолог”.

Ә.Рәшит: “ Нәсел агачы”.

К.Булатова:”Кичә генә”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.

Җ.Дәрзаман: “Бөҗәкләр белән сөйләшү”.

Р. Вәлиева: “Изгеләр тавы”, Энҗе чәчәк”. “Бөтен дөнья ак кына”, “Онытма!”.

Р. Вәлиев: “Кошлар кайта”, “Кайтчы, Сөембикә”, “Эт кояшы” (өзек), “Ватаным”.

Н. Әхмәдиев: “Хәерле иртә”.

И.Гыйлаҗев: “Тутыкмас тотка”, “Охшашлык”.

Р.Харис: “Татарстан әләме”, “Зөләйха”, Ак карлар арасында”, “Елмай”, “Туган җирем”, “Фронтовиклар”.

Л. Лерон: “Кыхмырый, Мыхмырый һәм Шыхмырый”.

Э. Шәрифуллина6 “ Табигатьнең бер бөртеге”, Без татар балалары”, “Тормыш яме”.

Г. Гыйльманов: “ Чишмәгә бардык”, Кайтаваз”, “Курай”, “Җавапсыз легенда”, “Минем исемем – Бүрек”.

В. Нуриев: “Ачуланма инде. Илһам!”

Г. Рәхим:”Көз йөри”, “Көзге моң”, “Көзге урман”, “Песнәк”, “Апрель”.

Р. Корбан: “Көз нинә моңлы?”, “Ярдәм итик”, “Курай”.

Йолдыз: “ Очрашу”.

Р.Мингалим: “ Бүген төнлә күккә кара”.

Батулла: “ Су ияләре”(әкият), “Терек-терек кырмыска”, “Салават күпере кайда йоклый?”

В.Хәйруллина “ Хәерле көн”, “Алмаштыру”,“Наз”, “Чикерткә”.

М.Мирза: “ Көз”, “Балачак хатирәсе”.

Ф.Бәйрәмова: “Кара пулат”.

Мөҗәһит: “Бер яфрак зары”.

Д.Гайнетдинова: “Исәнме, яңа көн”, “Батыр Хәбир”.

Л.Гыймадиева: “Кара урман, караңгы төн”.

Н.Сәйяр: “ Айсылу”.

Р.Рахман: “ Кесәл”.

Н.Каштан: “ Әрем исе”.

Г.Вәлиева: “Кызыктырсалар да”, “Карт алаша колагы”.

Ф.Тарханова: “Без бәлеш пешерәбез”, “Килде пилмән ашыйсы”.

И Нәбиуллина: “Тәмле тел”.

Ф. Мәҗитов: “Яңгыр кызы Гөлтамчы”.

Г.Мөхәммәтшин: “ Туган як”.

М.Галиев: “ Туган як”.

Г.Морат: “ Чит тел”.

С.Гаффарова: “Көз”.

Р.Зәйдулла: “Кол Гали”.

«ӘДӘБИ УКУ» ДӘРЕСЛЕГЕНӘ МЕТОДИК АҢЛАТМАЛАР

Искәрмәләр

1. «Аңлатмалы сүзлек», «Фразеологик әйтелмәләр сүзле­ге» һәм Этимологик сүзлек һәр дәреслекнең, дәреслек-хрестоматия һәм мөстәкыйль эш дәфтәренең ахырында бирелә. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә аңлашылмаган сүзләр астөшермә рәвешендә күрсәтелеп барыла.

2. «Музей йорты»на сәяхәт вакытында укучыларның сөйләм телен, күзәтүчәнлеген, матурлыкка соклана белү хисен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүен үстерергә . музейлар, картинаның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында кыскача мәгълүмат бирергә кирәк. Һәр автор белән таныштыру да сорала. Картиналарның кайда саклануын күрсәтү максатыннан, мөстәкыйль эш дәфтәрендә берничә бинаның фотосы урнаштырылды.

3. Мөстәкыйль эш дәфтәре белән эш вакытында укучы сары һәм зәңгәр төстәге карандашлар, гади карандаш белән эш итә (фломастерлар белән түгел).

4. Әдәби уку дәресләренең кайберләрендә, «Музей йорты­на» сәяхәт вакытында, сәнгать әсәрләренең аерым детальләрен яхшылап күзәтү максатында лупа кулланыла.

5. «Музей йорты» белән танышкан вакытта, картиналар­дан аеруча әһәмиятле фрагментларны кадрлап аерып алу һәм аларны бербөтен итеп карау өчен, билгеле бер размердагы рамкалардан файдаланыла. Әлеге рамкаларны технология дәресләрендә картоннан яисә калын кәгазьдән ясарга мөмкин.Рамкаларның соргылт, яшел, караңгы төстә булуы мөһим (ак төстә түгел). Рамка 6 см х 9 см зурлыкта була һәм һәр яктан 1,5 смполя калдырып эшләнелә.

6. Дәрес өчен материал күп бирелде. Көчле укучылар белән эш оештыру өчен, укытучының барлык мөмкинлекләре дә бар. Һәрбер чыганакта да (дәреслек, хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре) җитәрлек әсәрләр сайланды.

7. Укытучы өстәмә әсәрләр эзләп мәшәкатьләнмәсә дә була. Күрсәтелгән барлык материалларны эшләп бетерү мәҗбүри түгел, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсенә карап, укытучы үзе сайлап ала. Дәрестә бирелгән материал күп дип уйлаганда, мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне калдырып, материал аз дип уйланган дәресләргә өстәсәң, яисә, өй эше итеп, төрле әзерлектәге укучыларга сайлап бирсәң дә була.

8. Автор әсәрләре ел фасыллары белән туры килмәскә мөм­кин. Бу, концепциядә бирелгән кабатлауларга кире кайтып эшләү мөмкинлеге бирү максатында, махсус сайланды.

9. Сәнгать әсәрләренең; берсе булган музыка белән танышу, аны әдәби һәм сынлы сәнгать әсәрләре белән чагыштыру тиеш дип табылды.

Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

– укучыны әдәби әсәрләр аша Туган иле, туган ягы, дөнья халыклары мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру;әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү;

әсәрнең жанрын билгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларын куллану;

– төрле характердагы әсәрләр белән таныштыру;

– кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;

– укучыларны әдәби, фәнни, фәнни-популяр текстлардан үзләренә кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;

– сүзлек, энциклопедияләр белән эшләү күнекмәләре булдыру;

– төрле ситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәп, диалог, монолог төзергә өйрәтү.



Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

“5” ле билгесе куела:



  • Укыганда аңлап, сәнгатьле итеп, тиз, пауза һәм логик басымнарны урынлы куеп, дөрес интонация белән укыса;

  • Әсәр эчтәлеген тулысынча, кыскача һәм өлешләп сөйли алса, укылган текстның планын төзеп, шул план нигезендә эчтәлекне бирә белсә;

  • Төрле сүзлекләр белән төгәл эәли белсә, шулардан сүзләрнең мәгънәләрен таба белсә;

  • Тексттан өзекләр, теге яки бу өлкәне чагылдырган эпизодлар табып, хикәя төзегәндә аларны урынлы файдалана белсә;

  • Яттан өйрәнгән текстны сәнгатьле итеп сөйли алса.

“4” ле билгесе куела:

  • Сүзләрне дөрес әйтеп, йөгерек укый алса, укыганда логик басым, тыныш билгеләренә игътибар итсә;

  • Текстны укыганда 1-2 хата җибәрсә;

  • Әсәр эчтәлеген тулысынча, кыскача һәм өлешләп сөйли алса, укылган текстның планын төзеп, шул план нигезендә эчтәлекне сөйли белсә;

  • Ятлап укыганда, сәнгатьле итеп сөйләсә.

“3” ле билгесе куела:

  • Укыганда сәнгатьлелек җитмәсә, 3-5 хата ясаса;

  • Әсәр эчтәлеген тулысынча, кыскача һәм өлешләп, укытучы сораулары ярдәмендә генә сөйли алса, укылган текстның планын төзегәндә кыенсынса, шул план нигезендә эчтәлекне сөйләгәндә укытучы ярдәменә таянса;

  • Яттан укыганда, хаталар җибәреп, аларны үзе төзәтә белсә.

“2” ле билгесе куела:

  • Укыганда бик күп хаталар ясаса, сүзләр, иҗекләрне әйтеп бетермичә укыса;

  • Укыганда 6 дан да күбрәк хата ясаса;

  • Эчтәлек сөйләгәндә эзлеклелек сакламаса;

  • Әсәр эчтәлеген сөйли алмаса, укытучы ярдәме белән дә, план төзеп, шул план нигезендә укылган әсәр эчтәлеген сөйли белмәсә;

  • Яттан өйрәнелгән әсәрне сөйли алмаса.

Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан кереш диагностика, беренче яртыеллыкта һәм уку елы ахырында тикшерү эшләре (Кушымта) эшләнә.



Программаны үтәү өчен кулланыла торган әдәбият

1. Әдәби уку. Дәреслек. 4 нче сыйныф. 1 нче кисәк/ Г. М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова Ә.Г.Мөхәммәтҗанова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014. – 135 б.

2. Әдәби уку. Дәреслек. 4 нче сыйныф. 2 нче кисәк/ Г. М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова Ә.Г.Мөхәммәтҗанова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014. – 159 б.

3. Әдәби уку. Дәреслек-хрестоматия. 4 нче сыйныф. 3 нче кисәк/ Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова Ә.Г. Мөхәммәтҗанова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014. – 143 б.

4. Әдәби уку. Укытучылар өчен методик әсбап. 4 нче сыйныф/ / Г. М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова Ә.Г.Мөхәммәтҗанова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014. – 175 б.

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
«Әдәби уку» предметын өйрәткәндә, балаларның матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль фикерләү, фикерләрен дәлилли алу осталыгын үстерү һәм тирәнтен өйрәтү максатыннан, түбәндәге материаль-техник чараларны файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:

• халык авыз иҗаты үрнәкләре;

• тарихи чыганаклар;

• сынлы сәнгать әсәрләре;

• тема буенча музыкаль әсәрләр;

• күрсәтмә әсбаплар;

• Интернет материаллары;

• электрон китапханә;

• компьютер программалары;

• сүзлекләр;

• белешмә материаллар;

• татарча сайтлар;

• балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

• яңа әдәби китаплар;

Бирелгән программа буенча укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр
- әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;

- әсәрнең темасын, төп мәгънәсен ачыклау, мәгънәви кисәкләргә бүлү, алар арасындагы бәйләнешләрне, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- фольклор жанрларын аеру: хайваннар турындагы, тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл, хикәя турында күзаллау, халык иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү;

- әсәр гаройларын характерлый белү, авторның үз героена мөнәсәбәтен күрсәтү, геройларга чагыштырма характеристика бирү;

- төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

- кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

- укылган әсәрдә чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

- сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;

- аерым әсәрләргә аннотация төзү;

- элементы буенча китапта ориентлашырга өйрәтү (авторы, исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр)

Укучы белергә тиеш:

• 4—5 татар, рус, чит ил классикларының исемен; аларның әсәрләрен;

• 1-2 балалар ңурналы һәм газетасының исемен, алардагы рубрикаларны;

• 4—5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;

• баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:

• китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;

• китапханәдә мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

• төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматны табу.




Дәрес темасы

Сан

Дәрес тибы

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (УУГ) формалашу

Өй эше

Д Дата

План

Факт

1.

1.


Тылсымлы әкият ка-нуннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан ки-череп, бүгенге тормыш белән бәйлибез

Җир йөзендә яшәгән беренче кешеләр


1

Ныгыту

Дәреслектә ориентлаша белү, шартлы билгеләрнең телен белү




Белергә тиеш:

-әдәби уку фәненең тарих белән бәйлелеген күрсәтә, борынгы заманда җир йөзендә яшәгән кешеләр тормышы турында белү



Башкара алырга тиеш:

-текст белән фәнни эшли белү

-илнең үткәненә хөрмәт белән карарга күнектерү

1) Китапханәдән “Чакма ташы”, “Җидегән чишмә”, “Казлар-аккошлар”, “Ак-кош кыз” әкиятләренең берсен алып укы, эчтәле-ген сөйлә;2) Бер әкияткә иллюстрация яса;

3)Үзең тылсымлы әкият иҗат итеп кара.








2.

Җир ничек барлыкка килгән?


1

Яңа тема

Җир шарының барлыкка килүе турында беренчел күзаллау булдыру

Белергә тиеш:

- Җир шарының барлыкка килүен легенда һәм мифлар аша белү



Башкара алырга тиеш:

-кешелекнең олы мирасы булган легенда һәм мифларда дөреслекнең чагылышын таба белү

- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү


1)Дәрестә укыган хикәя-ләрнең эчтәлеген сөйлә ;

2) “Җир ничек барлыкка килгән?” темасына иҗади эш.










3

Җир ничек барлыкка килгән?


1

Яңа тема

Җир шарының барлыкка килүе турында беренчел күзаллау булдыру

Белергә тиеш:

- Җир шарының барлыкка килүен легенда һәм мифлар аша белү



Башкара алырга тиеш:

-кешелекнең олы мирасы булган легенда һәм мифларда дөреслекнең чагылышын таба белү

- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү

Р.Вәлиева шигырьләрен сән.итеп укырга өйрән;









4.

Борынгы легендалар ни сөйли?

1

Яңа тема

Борынгы легендалар белән якыннан таныштыру. Легендаларның әдәбият дөньясында тоткан урынын ачыклау


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   34




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет