Всемирный конгресс татар



бет18/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20

Р.М.Абдуллин: Сейчас слово предоставляется заместителю председателя общества татар г.Кульджа КНР Турсунтаю Галиеву. Турсунтай эфэнде, рәхим итегез! Доклад на тему «О связях с исторической родиной татарской диаспоры Китая» .

Т.Галиев: Исәнмесез, хөрмәтле милләттәшләр! Сезгә Кытай республикасы сәламнәрен җиткерәм. Бер миллиард Кытай халкы арасында 5 меңнән артык татар халкы яши. Күпмиллионлы уйгур hәм казах халкы арасында төркем-төркем яшәсәк тә, бүгенге көнгә кадәр ата-бабаларыбызның телен, горф-гадәтләребезне, динебезне саклаганбыз.

Телне саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә дәүләтебез. Иң аз санлы халыклар арасында урын алган татар халкы өчен рәсми булган ташламалар белән дә тәэмин итәләр безне. Кытай милләтеннән булган гаиләләргә булган бер, уйгурларга ике бала, татарларга өч бала табу мөмкинлеге бирәләр. Татар халкыннан булган кешеләргә югары уку йортларында ташламалар ясала һәм башкалар.

Татарлар үзләре дә белемле булулары белән, чисталыклары белән, уңгалыклары белән дан тота. Милләттәшләребез арасында галимнәр саны 78, табиблар, укытучылар, инженерлар, эшмәкәрләр шактый. Без һәрвакыт үз милләтебез белән горурланабыз. татарлар туплашып яшәгән Урумчи, Чәүчә, Кульджа шәһәрләрендә, Алтай төбәгендә һәм бердәнбер татар авылы булган “Чишмә” авылында хөкүмәтебез ярдәме белән Сабантуй бәйрәмнәрен гөрләтеп уздырабыз. Соңгы еллерда шушы бәйрәмгә Татарстан хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы да вәкилләр җибәрә. Рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сабантуйлардан тыш, Тукай кичәләре һәм рәсми бәйрәмнәрне бергәләшеп җыелып уздырабыз.

Балаларны татар һәм рус телләрен өйрәтү буенча курслар да оештырабыз, Казаннан килгән газета һәм журналлар кулдан кулга күчеп укыла. Боларны санап үтүемнең сәбәбе – милләтебезне саклап калу өчен кулыбыздан килгәннәрне эшләүбезне күрсәтү иде. Ләкин үзегез дә аңлыйсыздыр – бер зур диңгездәге тамчы хәлендә булган, без татарлар өчен болай гына миллләтне саклап калу бик авыр.

Без балаларны укыту буенча ярдәм сорап мөоәҗәгать иткәч, Татарстан хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы үтенүебезне кире какмады. Бар җаваплылыкны үз җилкәсенә алып, аларны Казанга чакыртты, иң яхшы уку йортларында урын ачтырды. Түләүсез белем алу мөмкинлеген тудырды. 2005 елда – беренче төркем, 2009 елда – икенче төркем булып, барлыгы 48 балабыз Казанга укырга килде. Әле моннан бер ай элек кенә тагын 22 бала уку өчен Казанга килделәр. 2005 елда укырга килгән яшьләребезнең бер өлеше үз тормышын Казан белән бәйләде, бер өлеше Кытайга кайтып, эшли башлады.

Бу балаларның киләчәктә Кытай, Урта Азия һәм Татарстаныбыз арасында күпер вазифасын башкаруларын теләп калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Р.М. Абдуллин: Рәхмәт сезгә. Сорауларыгыз бармы?

Кто не понимает по–татарски, я немного поясню – это наш представитель из Китая, он рассказал о деятельности татарского общества в Китае, об обучении студентов, которые учатся в Казани. Выразил свою благодарность Правительству и Всемирному конгрессу татар, которые помогали им в этом.

Думаю, что здесь очень уместно вспомнить Миркасыйма Усманова, который приложил очень большие усилия и труд для того, чтобы это обучение состоялось. Очень было тяжело организовать это обучение, но если взяться за что–то, то можно это осуществить, несмотря ни на что.

Сейчас я бы хотел предоставить слово своему другу председателю Восточно-Казахстанского областного татарского общественного центра г. Семипалатинск – Ахунжанову Габдулхаку Габдулловичу – он расскаҗет о деятельности Объединения юридических лиц «Ассоциация татарских и башкирских НКЦ Республики Казахстан» в 2011 году.



Г.Г.Ахунжанов: Хөрмәтле Ринат Зиннурович! Хөрмәтле милләттәшләр!

Алдан, күп сәлам сезгә, Казакъстанда яшәүче татар һәм башкорт халкыннан әйтергә рөхсәт итегез.

Бүген безнең Ассоциацияда (Ассоциациянен Президенты Тауфик Әкрәм улы Каримов) - 16 өлкәдән 42 юридик мәдәни үзәкләре эшләр алып баралар.

Аларның арасында мәдәни үзәкләрдән башка, Габдулла Тукай исемендәге Евразия үзәге, «Иртыш моңнары» халыкара фестивале, «Казахстан Баян фест» фестивале, Жиганов фонды, толерант һәм килешем үзәге, Петропавл каласындагы татар башкорт оешмасы мөселман үзәге.

Иң мөһим эш – татар-башкорт халкының туган телен, мәдәниятен, гореф-гадәтен үсешкә ирештерү, истәлек ил белән элемтәдә булу, халыкара мөнәсәбәтләрне саклау.

2011 ел Казакъстанда, Габдулла Тукайның 125 ел тулуына багышланды.

Габдулла Тукайның 125 еллыгын Астана шәһәре башлап жибәрде әдәбият кичәсе белән, аннары Алматыда үтте кичәләр, Кызылорда, Талдыкорган һәм башка калаларда.

Фәнни-гамәли онлайн-конференциясе шагыйрьнең яшьлеге белән бәйле - Уральск каласында тәмамланды. Оештыручы Габдулла Тукай исемендәге Евразия үзәгенең рәисе, профессор Разак Абузяров.

Конференция нәтижәсе буенча Ассоциация «Ракыйбия» исемендәге мәдрәсәгә элеккеге исемен кайтарып бирде, - атаклы Габдулрахыйб хәзрәт Тулбаев.

Кокшетау каласының татар мәдәни үзәге рәисе Фарух Багапов әдәбият кичесе үткәрде, язучы Ибрагим Салаховка багышлап, шунда «Казан егетләре» дә чыгыш ясады, ат чабышы да булды.

Уральск каласында композитор Нәҗиб Жиһановның истәлек киче үтте. Фуат Мансуров, Татарстан һәм Казахстан республикаларының атказанган артисты, аның музыкаль истәлек концерт- киче Астана каласында үзды.

Һәрбер өлкәләләрдә Сабантуе бәйрәмен үткәрделәр, Караганда каласында Республика Сабантуе үтте.

Каркаралинск - ял итә торган базасында, яшьләр лидеры мәктәбе эшен башлады, Җәлил Ахунжановны төркемнең житәкчесе итеп сайладылар.

Үзенчәлек Сабантуе Шымкент каласында, ятим балалар өйендә уздырылды, Кокшетауда, балалар Сабантуен күрсәтеп үттеләр.

Семей каласында югары дәрәжәдә халыкара «Иртыш моңнары» дигән фестивальдә Татарстаннан Фәүзия Бәйрәмова катнашты.

Татар сәнгать мәктәбенең укучысы Тимур Абдекеев Италиядан Гран При алып кайтты, баянистлар конкурсында. Анда Испаниядән, Португалиядән, Франциядән, ФРГдан катнашучылар килгәннәр иде.

Астана каласы мәдәни үзәге идарәсе татар - башкорт халкының мәдәни көнен оештырдылар, Башкортостаннан атказанган «Ләйсән» бию ансамблен дәшеп. Яшьләр төркеме ТРЦ «Хан Шатыр» да (сәүдә өйе), яшьләр киче «Татар башкир чак- чак пати» ясап, күп яшьләрне тупладылар .

Шымкентта «Чак-Чак бәйрәме»ндә Ташкенттан «Дуслык» ансамбле чыгыш ясады.

Казанда икенче Бөтендөнья татар галимнәре форумында профессор Гриф Хайруллин чыгыш ясады, һәм сигезенче халыкара шагыйрьләр очрашуында, Төркиядә, «ТЮРКСОЙ» исемендәге фестивальдә катнашты.

Казан Туполев исемендәге авиация университетының филиалын Казахыстанда ачу мәсьәләсен безнең Ассоциация күтәрде.

Казан каласында һәм Алматының аш – су институтында Ассоциация вәкилләре очрашу оештырдылар.

Быел «Татары Казахстана» энциклопедиясен Ильмират Вафин белән Гриф Хайруллин, Минир Галеев - «Минем мизгелем», Разак Абузяров һәм Тауфик Каримов – «Габдулла Тукай үзәгенең тарихын» язып чыгардылар.

Республика газеты «Ак барс» нәшер ителә, интернетта Веб–сайт ачылды.

Безнең Ассоциация мәмләкәтнең ижтимагый тормышының үзәгендә булырга тырыша.

2011 елның январь аенда без актив катнаштык Казакъстан Республикасының Президенты Нурсултан Абиш улын Назарбаевны сайлау вакытыныда.

Дуслык фестивале, телләр фестивале – аларны да урап узмадык. Программалар төзеп, бәйрәмнәрдән калмадык.

Ветераннарга һәм карт кешеләргә багышлап гает ашы бирәбез, ул безнең планнарга вазифа булып керде.

Зур булышлык кертә ижтимагый эшкә, Татарстанның Казакъстандагы тулы вәкәләтле вәкиллеге, вәкил урынбасары Рафаил Аблаков.

Ассоциация тарафыннан Бөтендөнья конгрессы Башкарма комитетына – Ринат Зиннурович Закировка рәхмәт белдерәсе килә.
Күп рәхмәт сезгә!

Киләчәк эшләр:

«Изге туган телем» конкурсының нәтижәсе,

Уральск каласында Республика яшьләр Сабантуе үтәчәк,

Актүбе каласында - Республика Сабантуе.

Семей каласында «Иртыш моңнары» ун өченче мәртәбә ишеген ача.

2012 елны сәүдә вәкиллеге ачылырга тора, «Татарстан - Казахстан» сәүдә йорты.

Игътибарыгызга зур рәхмәт!



Р.М. Абдуллин: Спасибо за очень интересный доклад. Если есть вопросы - пожалуйста, задавайте.

А.Ч.Ахтареев: Я только отвечу по поводу Рафаэля Гиреевича. Вопросы прорабатываются, там есть просто вопросы юридического характера о назначении исполняющим обязанности, по закону гражданин России должен быть назначен полномочным представителем, другого варианта нет. Вопрос решается, именно по поводу Рафаэля Гиреевича. Это вопрос времени.

Р.М. Абдуллин: На этом у нас повестка дня исчерпана, у нас в прениях записался один человек – Фаузия Байрамова с вопросом – “Кеше хокуклары яклау” турында.

Ф.Байрамова: Бу комиссиянең исеме – “Кеше хокуклары буенча” комиссиясе һәм бүген кеше хокукларын яклау көне, һәм мин бу комиссиянең рәис урынбасары булам. Бүген бер тапкыр да кеше хокуклары буенча сүз булмады. Ә кеше хокукларын бозу – бигрәк тә Россиядә татар кешесенең хокукларын бозу бик күп булды.

Миңа бик күп хатлар килә. Бигрәк тә мөселманнарны жәберләү турында. Башкортостанда яшәүче татарлардан дини мәсьәлә буенча хатлар килә. Татарларны җәберләү апрель аеннан башлап, октябрьга хәтле дәвам итте. Уфада пикетта катнашкан 13 кешене ФСБ кешеләре алып китәләр. Аларны җәзалыйлар, мыскыл итәләр. Башка мөселманнарга каршы шәһәдәт кылырга мәҗбүр итәргә тырышалар. Безгә килгән хатлардан күренгәнчә, 6 апрельда 2011 елда кулга алынган Айрат Әхмәтов, Динар Авдикеев, Руслан Зәйнуллинны экстремизмга каршы көрәш бүлегендә кыйныйлар. Нәтиҗәдә, 32 яшендә булган Динар гарип булып кала.

11 апрель көнне Уфадагы медицина университетыннан ФСБга шаһит буларак чакыртылган Рәмис Фазыловны кыйныйлар.

Моның буенча мин мәкаләләр дә яздым, әмма татар конгрессы бу эшләргә катнаша алмады.

Октябрь аенда яңадан террор башланды. 21 октябрьдә миңа тагын Башкортостаннан мөрәҗәгать иттеләр. 6 татарны Сибай шәһәрендә алып китәләр һәм кыйныйлыр. Бөтенесенең фотолары һәм документлары бар.

Татар конгрессы бу террорга каршы эшләр алып барырга тиешме? Урыннанрда булган татар оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм - бу татарларны ярдәмсез калдырмагыз.

Икенче зур мәсьәлә – милли мәктәпләр ябылу буенча. Быел Татарстанда 150 татар мәктәбе ябылды. Меңләгән татар балаларының хокуклары бозыла, укытучыларның хокуклары бозыла. Районның бер башыннан икенче башына өстерәп йөртәләр балаларны, машиналар күп очракта фаҗигага да эләгә. Икенче елга да 150 мәктәп ябылачак, чөнки ул мәктәпләр өчен акча бюджетка салынмаган. Ябылу турында карар Мәскәүдә кабул ителә, ә үтәүчеләр Казанда утыра. Мин Кайбыч районына барып бер мәктәпне тикшердем.

62 бала укый, мәктәп ябыла – нишлибез? Бу хатны мин Президент Аппаратына җибәрдем. Хатны аннан Кайбычка жибәрделәр. Мина җавап килде – дөрес ябыла дип. Үзем бардым Кайбычка – таш мәктәп, 1995- нче елда салынган, 1997 елдан эшләп килә. Ике катлы, суы үзендә, туалеты үзендә. Балалар бушка ашыйлар, җирләре бар, бөтен фәннәр татарча укытылалар. Шушы мәктәпне башлангычка калдырырга дип, район башлыгы карар чыгарган. Мин үзем тикшерә башладым – миңа бит җавап килде – ябылуда алар үзләре гаепле. Бер гаепләре дә юк – моны район яба. Мәскәү дә түгел, Казан да түгел – район яба, чөнки башлангыч мәктәпне тотар өчен, бер елга бер миллион ярым акча кирәк, ә унбер еллык мәктәпне тотар өчен өч миллион акча кирәк. Бөтен хикмәт акчада. Шушы ике миллион акчаны янга калдырырбыз дип, мәктәпне ябалар. Клубта халыкны җыйдык, икенче көнне хакимият башлыгына киттем. Гөрләп торган мәктәп, ябырга ярамый бит, дип әйбәтләп сөйләштем. Әйбәтләп сөйләшкәч, була ул, җәмәгать, һәм алар вәгъдә бирделәр 9 еллык мәктәп калдырырга. 50 бала калган мәктәптә – кайберсе киткән Казанга, кайберләре –Кайбычка.



Мәктәп ябыла дип килешмәгез, көрәшегез, Биек тау районында ике авыл судка биргәннәр, һәм мәктәпне саклап калганнар. Мәктәп ябылса – тел бетә. Системалы укытуны мәктәп кенә бирә ала. Себердә татар мәктәпләрен яптылар, татарча китапларны укый белмиләр, Татарстанны да шушы фаҗига көтә. Телне саклап калам дисәң – мәктәп өчен көрәшергә кирәк, дин өчен көрәшергә кирәк, һәм йомгаклап шуны әйтәсем килә – мәктәпләрне япкан партиягә Татарстан халкы 80% тавыш бирде. Кайбер районнар 99% тавыш бирделәр. Мондый бердәмлек сарык абзарында гына була ала. Фальсификация булды, тавышларны дөрес санамадылар, әгәрдә түрәләр 80% тавыш бирмәсәләр, аларны креслоларыннан куалар. Сайлаучыларның хокуклары бозылды.

Р.Б. Гайнетдинов: Будьте, пожалуйста, корректнее, это не место для политических дебатов. Не пользуйтесь трибуной конгресса для пропаганды политических взглядов.

Р.М.Абдуллин: Вернемся к нашей повестке дня. У нас у всех на руках проекты решения заседания комиссии по международным отношениям и правам человека, в выступлениях были кое-какие замечания, были кое-какие исправления по ходу работы – предлагаем принять это решение за основу, а редакционной комиссии необходимо будет поработать над текстом резолюции.

К. Сиразетдинов: Хотелось бы внести предложение по поводу приема абитуриентов в вузы, например, дали 214 мест для абитуриентов – предлагаем создать дополнительный резерв. У этих 214 мест только 114 абитуриентов прошли, а куда делись остальные 100 мест? На местах ведь проводят тестирование. Кто-то прошел, а кто- то нет. Тех, кто не прошел в общем потоке перевели бы в резерв, а если будут свободные места, то из резерва переводили бы в общий поток.

А.Ч. Ахтареев: Я могу пояснить – эти места, естественно, пустыми не остаются. Это квота министерства образования и науки Российской Федерации – это первый момент. И второе – я не стал здесь никого прерывать – по поводу приема соотечественников – это очень важный хороший проект, на местах надо проводить работу по подбору абитуриентов, в частности, из Киргизии часто приезжают плохо подготовленные выпускники, потом нам приходится просить у ректоров за этих студентов, организовать дополнительные занятия для этих студентов. Вопрос отбора - это как раз вопрос татарских общественных организаций на местах. Необходимо поставить этот отбор абитуриентов на более высокий уровень, потому что приезжают очень слабые студенты. И даже те места, которые нам выделили, мы вынуждены освобождать из-за плохой успеваемости студентов.

Ф.Байрамова: Минем Бер генә тәкъдимем бар – Россия Федерациясендә оптимизацияне сәбәп итеп, милли мәктәпне ябуны туктатырга таләп итәбез, һәм террор битлеге астында кешеләрнең хокукларын бозуны туктатырга таләп итәбез. Моны резолюциягә кертергә кирәк.

Р.М.Абдуллин: Есть предложение принять за основу текст резолюции, кто за это предложение – прошу проголосовать. Принять решение за основу. Кто против – «нет». Воздержавшиеся есть? Решение принято единогласно, спасибо всем за участие, выступления были очень интересны, всем большое спасибо.
РЕЗОЛЮЦИЯ

комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар

по «Международным отношениям и правам человека»
Комиссия Исполкома ВКТ по международным отношениям и правам человека, всесторонне обсудив на своем заседании задачи национально-культурных общин татар зарубежья в преддверии V съезда Всемирного конгресса татар и рассмотрев другие вопросы, касающиеся жизни татар, проживающих в странах зарубежья, решила следующее:

1. Национально-культурным организациям татарской диаспоры, татарским молодежным организациям активно включиться в подготовку проводимых в РТ в 2012 году крупных международных мероприятий: V съезда Всемирного конгресса татар, V Всемирного форума татарской молодежи. Провести страновые конференции и собрания по выборам делегатов, согласно квотам Исполкома ВКТ.

2. Руководителям общественных культурных организаций татар зарубежья активнее использовать развивающийся ресурс этнического туризма в Татарстане и в России в целом, что в целом активизировало бы межкультурные связи татар на глобальном уровне, стало бы источником предпринимательской деятельности.

3. Руководителям татарских культурных центров в странах проживания вести целенаправленную работу по налаживанию межкультурных связей, побратимских отношений Казани с городами мира.

4. Отметить, что наиболее привлекательной формой привлечения соотечественников в Республику Татарстан является учеба талантливой татарской молодежи в вузах РТ. Исполкому Всемирного конгресса татар совместно с Департаментом внешних связей Президента РТ, Министерством образования и науки РТ совершенствовать практику организации приема в вузы РТ российских соотечественников в 2012 году. Считать важнейшей задачей национально-культурных организаций татарской диаспоры подбор достойных кандидатов к обучению в вузах РТ и их довузовскую подготовку путем тесного сотрудничества с Росзарубежцентром.

С учетом фактического сокращения выделяемых федеральных средств, а также мест для обучения в вузах Татарстана для соотечественников-татар в странах СНГ инициировать обращение к Президенту РТ с предложением разработать органами власти и управления Татарстана единую концепцию по целевому приему татарских соотечественников на системной основе.

5. Татарским национально-культурным организациям стран зарубежья активно включаться в создание и продвижение Всемирной информационно-ресурсной татарской социальной сети «Татар иле» (http://tatarile.org).

6. Татарским организациям стран зарубежья шире использовать организационные и финансовые возможности Правительственной комиссии Российской Федерации по делам соотечественников за рубежом (ПКСДР), Федерального агентства по делам СНГ, соотечественников, проживающих за рубежом, и по международному гуманитарному сотрудничеству (Россотрудничество) и Фонда «Русский мир» для осуществления своих культурологических проектов в рамках уставной деятельности.

7. Отделу по работе с общественными организациями татар ближнего и дальнего зарубежья Исполкома ВКТ довести результаты обсуждения и принятые на заседании Комиссии документы до зарубежных соотечественников и всех заинтересованных организаций в РТ.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының

Татар мәгарифе һәм фән” комиссиясе утырышы


комиссия рәисе Мәзһәров Әхмәт Мәзһәр улы
ТР Фәннәр академиясе 10 декабрь 2011
Ә.М.Мәзһәров: Киңәшмәне башлап җибәрү алдыннан кайгылы хәбәр алдык. Кичә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин вафат булган, шуңа күрә бер минут тыныч кына басып алыйк әле аның хөрмәтенә. Рәхмәт.

Җәмәгать, без Татарстанның Фәннәр Академиясенең Президиумы утырышлары уза торган залда, шушы өстәл артында безнең Президиум утыра, шуңа күрә эшне дә фән буенча алып барырбыз. Фән буенча җыелышның файдасы бер сәгать ярым, аннан соң кеше тыңлый алмый башлый, шушы вакыт эчендә эшне бетерергә тиеш, аннан соң фикер алышырга, шуның белән тәмамларга.



Безнең академиядә бүген 40 академик, 80 член-корреспондент, 12 чит илдән килгән әгъзалар, 32 абруйлы әгъза – шушы саннар белән Академия икенче бишьеллыкка кереп китте. Биш ел эчендә аның саны артмас, Президентның да исәбе шундый. Дөньяда хәзер безне беләләр, ихтирам итәләр. Без үзебезнең турыдан-туры мәсьәләләрне чишәргә керешик. Сезнең исегезгә төшерер өчен безнең комиссия әгъзаларын санап чыгыйм, кемнең кая һәм нигә юк икәнен аңлатып та бирим. Валеев Наил Мансурович ул инде комиссия сайланганда мәгариф министры иде, хәзер ул мәгариф министры түгел, шуңа күрә аны алмаштырырга кирәк, съезд җиткәч, аны алмаштырып куярбыз инде. Мәгъзүм Салахов – Казан дәүләт университеты ректоры иде, хәзер президенты, бик ашыгыч эшләре чыккан, килә алмады. Мөхәммәтшин Рәфыйк – аның үзенең комиссиясе бар, Азат Шәймуллович – минем урынбасар, ул Академия исеменнән Фәнис Яруллинны күмү эшләре белән китте. Асадуллин мондамы? Монда. Яхшы. Өстәл артында безнең мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр җыелган. Шулай итеп башлап җибәрик һәм мин сезгә үземнең докладымны тәкъдим итәсем килә.

Безнең конгресс каршында комиссия эшли, икенчесе безнең Бөтендөнья татар галимнәре бердәмлеге бар. Шул ике-өч елга бер үзенең съездын үткәрә. Икенчесен без уңышлы гына үткәреп җибәрдек, сезнең исегездәдер, аның китабы да чыкты. Беренчесен 2007 елда уздырган идек. 2009 елда уздырмадык, аз гына уставны боздык, чөнки 2010 елда безнең Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясының егерме еллыгы булды һәм без икесен бергә кушып үткәрдек. Быел көз көне икенче форумны үткәрдек һәм аның турында сезнең исегезгә төшерим катнашкан кешеләргә, катнашмаганнарга яңадан сөйлим. Форумда барлыгы 500дән артык рәсми кунак һәм галимнәр катнашты: алар 14 чит илдән һәм 24 төрле төбәкләрдән иде. Икенче форумга шулай ук галимнәр бөтен дөньядан җыелып килделәр: Америкадан Юлай Шамил улы, Төркиядән зур галимнәр килделәр, Мәскәүдән иң зур галимнәр – академик Нигъматуллин, Мәхмүт Гараевич Гараев килде. Барсы да доклад укыды. Иң безне шатландырган вакыйга, зур галимнәрнең безнең академиядә чыгыш ясаулары инде яңалык түгел, ә зур галимнәребез үзләренең кызларын–малайларын алып килделәр. Барсы да инде үскәннәр, галимнәр булганнар Нигъматуллинның кызы – Кәримә Нигъматуллина Америка математигы, безнеңчә кандидат физико-матуматических наук бик зур институтта, ул бик матур доклад ясады. Безнең шатлыкка Кәримә инглизчә дә яхшы белә, русча да, татарча да бик матур сөйли. Шундый яшьләр булса, өметебез бар. Аннары академик Суняевның улы Шамил доклад укыды, ул инде профессор. Шундый ике матур вакыйга булды, әгәр дә менә шулай итеп безнең галимнәр үзләренең балаларын алып килеп, таныштырып, эстафетаны тапшырсалар татар дөньясындагы фән, татарларның мәгърифәте бетмәячәк. Барлык галимнәргә дә шундый тәкъдим ясадык. Булган докладларны җыеп, китап озак чыга ул, академиянең журналы бар “Татарстан фәне” дигән, шул журналның киләчәк номерында төп докладларны чыгарачакбыз. Сезнең алдыгызда икенче китап: “Наука, технологии, новации для устойчивого развития исламского мира” – бу инде үткән вакыйга, моннан 5 ел элек безнең фәннәр академиясында ислам дөньясына багышланган конференция уздырган идек, бу инде академиянең бөтен дөньяга танылуы, чөнки шушы Ислам конференциясе оешмасында 55 ил, төп бинасы Иорданиядә. Россиядән, Татарстаннан анда, Ислам конференциясендә академик Хаджиев булды, ул үзе Чечнядан, Россия фәннәр академиясендә нефтехимия институтын җитәкли, ул анда беренче булды. Икенчесе академик Зариханов, ул да безнең мактаулы академигыбыз, өченчесе мин булдым, дүртенчесе итеп инде безнең академик Нигъматуллинны сайладылар. Быел Даһа шәһәрендә 19нчы конференциясе булды, шунда академигыбыз Роберт Нигъматуллин бик яхшы фәнни доклад ясады, грамота алды. Безнең республикадан анда мин үзем катнаштым, Марат Гатин – Президент Аппаратында дин эшләре буенча бүлекне җитәкли һәм безнең академиянең чит илләр министры Илдар Сәләхов һәм Кыргызстанның элеке президенты, галим Аскар Акаев булды. Безнең бик абруйлы делегация иде. Монысы икенче зур вакыйга булды, монысы Татарстан Республикасының, Татарстан фәненең дөньяга билгеле булуына бер тәкъдир.

Быел майда без академиянең 20еллыгын билгеләп үттек, яңа әгъзалар сайладык, шулар арасында член–корреспондент итеп профессор Яковенко Александр сайланды, ул бүгенге көндә Россия Федерациясенең Великобританиядәге илчесе. Ул безгә оештырды Татарстан фәннәр академиясе белән Лондонское научное королевское общество, дөньяда иң көчле академияләрдән санала, шулар белән Лондонда очрашу оештырды. Академиянең чит илләр белән эшләүче министры килеп чыкты тамыры Россиядән Мартин Поляков, яхшы очрашу булды, дуслашып киттек, килешмә төзедек, икенче елга, Алла бирсә, октябрь айларында зур яшь галимнәр конференциясе оештырыга, Англиядән бер 20-30 кеше килә, бездән 20-30 галим. Анна соң без барып җиттек Эдинбург университетына һәм Шотландиядә тагын бер институт бар, 700 еллык Сент Андреев университеты. Шул Эдинбург университетында ачыкланды бик борынгы татарлар турында язмалар бар, бездә булмаган язмалар аларда сакланган. Алар белән шуның турында килешү төзедек, Алла бирсә, икенче елга гыйнвар аеннан безнең тарихыбыз, халкыбыз, мәдәниятыбыз өчен бик мөһим китаплар копиясен ала башлыйбыз. Посол безгә бик булыша, ул безнең Академия әгъзасы, үзем дә барып киңәшеп кайттым. Серләр, киңәшүләр бик килеште, чөнки Шотландия Татарстан шикелле үк Великобритания эчендә аларның проблемалары охшаш. Беренче проблема – федерализм проблемасы. Бездән сорый, беренче сорау: “Сез нефть табасыз, бай республика, күпме акча үзегезгә кала?”, мин дөресен әйтеп киттем. Аларда безнекеннән күбрәк әле, ул әйтә “Лондон безне талый”, ди. Безнең серләр килеште, химия, математика, физика өлкәсендә бергә эшләү, сүз юк, монда алар шуны әйтеп торалар. Лондонда аны әйтмиләр, Шотландиядә шушы өлкәдә безнең галимнәр, юристлар, сәясәт буенча галимнәр, тарихчылар шул федерализмны киңәйтү турында бергә эшлик, шушы мәсәләне ООН дәрәҗәсенә бергә күтәрик, шушы мәсәләнең фәнни нигезен булдырыйк, диләр. Бу бик файдалы булыр дип уйлыйм мин, бу эштә ызгышып йөрү дигән сүз түгел, галимнәрнең эше–фәнни нигез күрсәтергә, Шотландия халкы, Татарстан халкы үзләренең байлыкларын үзләре табарга тиеш, үзләре файдаланырга. ООНга берничә илдән фәнни нигез бирергә кирәк.

Менә шушындый киләчәккә бик файдалы килешүләр, эшләр. Бу безнең чит ил академияләре, чит ил галимнәре белән эшләү мәсәләләрен сөйләдем мин сезгә, икенче яктан менә положение буенча 50 инновационных идей дигән проект бар. Ул 50 генә түгел, бик күп һәм без менә комиссия белән бергә керттек шушы конкурска “Содружество” дигән номинация. Ул чит төбәкләрдә, илләрдә эшләүче татарлар өчен, алар үзләре уйлаган фикерләрен математика, физика, химия һәм башка фәннәр буенча безгә бирсеннәр, аларга 50 меңнән 5 номинация керде, шулай итеп без читтә яшәгән татарларны Татарстан Республикасының фәне, хуҗалыгы өчен бергә эшләргә дигән ният белән алдык, менә алардан беренче карлыгачлар: 2011 елда 7 эш килде. Кызык өчен укып чыгыйм әле: Горданова Эльмира “Зеленые технологии”, Вирджиния, США; Фахриев Илфат Исмагилович Ижевскидан, Хабибуллин Филюс Нефтекамскидан, Гафуров Равил Черноголовка шәһәреннән, Хасанов Олег Красноярскидан, Булатов Илья Пермьнән, Казыев Махачкаладан. Менә бу номинация әкренләп эшли башлады, мин әйтмәс идем бик күп тәкъдимнәр бик яхшы фәнни дәрәҗәдә килә дип, ләкин, Аллага шөкер, башлангычы бар. Без аны 2010 елда гына керткән идек, шул елны 9 эш килгән иде, быел әз генә кимегән ул. Бу беренче. Ничек итеп яшь галимнәрне безнең Татарстанга җәлеп итәргә, булышырга, ярдәм итәргә, бергә эшли торган фәнни эшләр тудырып, безнең республикада тормышка ашырып бер–беребезгә булышырга. Икенче мәсәлә– безнең ТР ФА алып бара ел саен фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясын. Безнең 8 премия бар, Татарстан канәгәте өчен иң зур һәм файдалы эшләр. Без аны моңарчы Татарстан чикләрендә генә алып бара идек, хәзер инде уйладык, дәүләт премиясын Рәсәй төбәкләре һәм дөнья буйлап таратырга. Америкада торган татарларның Татарстанга эшләгән эшләре бар икән, аларга шушындый премия бирергә кирәк дигән фикергә килдек. Быел инде татар конгрессы аша, илчелекләр аша таратабыз. Моратов белән шушыны президиум утырышында килештек һәм безнең устав та бар икән– кертәсе булмады. Беренче яшьләргә шушы “50 идея”, ә инде зур эшләр эшләгән галимнәргә шушы Татарстанның “фән һәм техника” дәүләт премиясе. Быелгы 8 эшне сез күргәнсездер инде, декабрь аенда ул премияне президент сараенда тапшыру булачак, Президентыбыз тапшыра, без бөтен документларны әзерлибез, сайлыйбыз. Бер яктан, бу читтә яшәгән яшь галимнәргә, татар галимнәренә ярдәм, икенче яктан, Татарстан өчен, аның байлыгы өчен аларны эшләтү, чөнки әйтик Красноярскида берәр татар уйлап тапкан ди, ә Красноярскига бу кирәкми, ул идеясын безгә алып килә һәм без эшне алып барырга әзер. Бездә бөтен законнар, положенияләр бар, база бар, шуңа бу өлкәдә тырышып эшлибез, Иншалла, аның бер-ике елдан нәтиҗәсе булачак.

Тагын кыска гына мин сезгә сөйләп китәсем килә, безнең татар мәгърифәте өчен, татар тарихы өчен нинди эшләр эшләнә. Сез беләсез инде, безнең Академия тармагында Энциклопедия институты бар, инде 5нче том чыкты, алтынчы томын икенче елга тәмамлыйбыз, 8 миллионлык татар халкының 2000 еллык тарихы бар. Тиздән аның 6 томлык энциклопедиясе булачак. 2 китап татарча чыкты, икенче адым - без аны инглизчә чыгарабыз, Энциклопедия институтының бик зур эше. Менә без татарча язабыз, урысча язабыз, Татарстанда, Рәсәйдә укыйлар, ә дөнья татарны белми, шуңа безгә инглизчә китап бик кирәк иде. Хәзер тарих институты татар халкының 7 томлык тарихын яза, өчесе чыкты инде, тагын дүртенчесен язабыз, менә шул 7 томның кыскартылган, бер китап итеп инглиз телендә чыгардык былтыр Истамбулда. “Tatar history and civilization” исемле бик зур матур китап. Хәзер инде татарлар турында инглизчә укыган кешеләргә, ә ул ярты дөнья, фундамент булды. Бик зурлап аны тәкъдим итү кичәсе булды. ОИК – организация исламской конференции – ярдәме белән шундый бик зур эш башкардык.

Быел белгәнегезчә, безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы, китапларын чыгардык, конференция оештырдык, хәзерге вакытта Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хәзер 6 томлык Тукай энциклопедиясе өстендә эшли.

Тарих институтында бик зур проект – “Идел–Алтай” проекты бар, безнең тарихыбызны өйрәнү, Иделдән алып Алтайга кадәр территориядә археологик казулар алып бару, анда Башкортстан, Кыргызстан, хәтта Иран да катнашырга тора шушы проекта, Болгария һәм башка илләр, тюркологлар бергә җыелып, шушы бик зур программаны башлап җибәрде. Патша заманында аннан соң советлар вакытында татар тарихын теләсә кем һәм теләсә ничек язды, үзләренә кирәк итеп язганнар, хәзерге китапларны да карасаң анда татарлар кыргый итеп, чи ит ашаучылар итеп тасфирлана. Безнең тарихыбыз, ул вакытта язылган, чын тарих түгел. Хәзер безнең тарихчылар, Мәскәү һәм Петербург галимнәре белән бергә дөрес тарихыбызны язалар: кем ул татарлар, каян чыкканнар, ни белән шөгелләнгәннәр.

Иң соңыннан мин сезгә тагын бер чараны әйтеп китәсем килә, былтыр без Кытайга, Урумчи шәһәренә барып кайттык, анда безнең читтә торып эшләүче академигыбыз бар – Абдул Аббас, ул үзе биология буенча бик зур галим, профессор, Урумчи университетында эшли. Без алар белән сөйләшү алып бардык, менә бит Кытай медицинасы дип шаулыйлар, безнең Германиядәге табиблар белмәгәнне булдырып кешене терелтәләр. Без килешүгә килдек, менә бу өлкәдә Абдул Аббас һәм башка татар галимнәренең бик яхшы эшләгәнен үзем күреп кайттым. Ул кытай медицинасы болай икән, уйгур медицинасы – бөтен дарулар үләннән, ә тибет медицинасы бөҗәкләрдән. Аларның кыйммәтле приборлары юк, абыйлар сөйләшә, пульсны карый, күзләрне һәм диагноз куя. Ак сакаллы бабай, ул әйтә: “Европа медицинасы кешене бүлгән – борын, күз врачы, кешене алай бүлергә ярамый. Без кешене бер организм итеп карыйбыз, аның күзе һәм пульсы безгә барсын да әйтә” – ди. Аның фәнни нигезләмәсе дә бар, безнең халыкны бит Рәсәйдә генә түгел, Кытайда да какканнар, иң караңгы өлкә булып калган, акчасы да, кулы да барып җитмәгән, мескеннәрнең дарулары, приборлары булмаган, алар гомер буе әби–бабалардан җыелып килгән медицинаны кулланганнар. Без аны революциядән соң югалттык, ә аңарчы авылда бер әби булган, ул диагнозын да куйган, дәвалаган да. Без сөйләшеп кайттык, Татарстанда шундый дарулар чыгарырга, үсемлекләрдән генә алынган чын дарулар. Ул булачак безнеңчә “колхоз”, алар эшләячәк, без эшлибез, ләкин Пекин рөхсәт бирмәгән. Аббас килеп безнең үсемлекләрне тикшереп китте, даруларга яраклы күп кенә үләннәр тапты, булмаганнарын кечкенә генә фабрика төзеп үстерәчәкбез, диде. Арзанлы дарулар чыгарырга иде исәп. Әлегә бу барып чыкмады, ләкин әкрен генә без аны җиңеп чыгарбыз. Менә шундый идея бар, Фәннәр Академиясы түбәсе астында уйгур дарулары, уйгур медицинасы үзәге ясарга. Оештырып бетерсәк берничә доктор җибәрәбез диделәр.

Менә шундый эшләр алып барабыз гуманитар, медицина, физика, химия өлкәләрендә. 20 ел эчендә эшләнгән эшләр инде дөньяда билгеле булды. Татарстанны Рәсәйдә, дөньякүләм танытырлык эшләр күп булды, ләкин эшлисе эшләр тагын да күбрәк, кимчелекләр дә күп. Сүземне бетергәндә мин тагын бер аксиома гына әйтеп китим, чөнки кайбер кешеләр: “Нәрсәгә ул безгә татар теле?- дип әйтә, шунда без бер булып җавап бирергә тиеш, чөнки аның фәнни дәлиле, аксиомасы бар: “Исчезновение наций и языков – это разрушение генофонда всего человечества”. Без үзебезнең телебезне, татарны саклап, кешелеккә булышабыз. Безнең 20еллыкта мин аны Рөстәм Нургалиевич, Минтимер Шәрипович алдында басым ясап әйттем. Телне югалтсак, безгә берсе дә булышмаячак, үзләренең телләрен дә саклап кала алмаганнар, булмаган халык икән диячәкләр.



Рәхмәт игътибарыгыз өчен! Сорауларыгыз булса мин җавап бирер идем.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет