Ә.М.Мәзһәров: Рәхмәт, Камария ханым. Минем бер генә сүз әйтәсем килә, инглиз теле өчен. Менә Татарстан ата-аналары, имеш, татар теле кирәкми, рус теле кирәк дип сөйлиләр икән.. Рус теленә күчеп баеп булмый. Алга барып та булмый, инлиз теле кирәк, менә мин дөнья буйлап эшлим , 50 яшкә җиткәч инглиз телен өйрәнергә мәҗбүр булдым. Һәм аңладым, татар балалары 3 тел белергә тиеш, инглизчә белмәсәң, дөнья базарына чыгып булмый. Татар балалары дөньяга чыгарга тиеш, без беркемнән дә ким түгел.
Залдан: Менә яңа стандартлар турында сөйләп киттегез, аларның печатьле варианты бармы, юкмы, интернетта гынамы?
Р.К.Зиннәтуллин: Яңа гомумән программалар мәктәпнең компетенциясенә керә, ә безнең стандартлар сайтта гына урнаштырылган. Ә болай программалар чыкты 1 класстан 11 класска кадәр, ләкин алар тулысынча стандартларга нигезләнгән дигән сүз түгел, ни өчен, чөнки стандартлар безнең кабул итү башлангыч класслар өчен һәм 9 класска кадәр, ә 10-11 өчен әлегә юк, ә анда 10-11 дә бар, программаларда да. Менә бу стандартларга нигезләнгән, мин әйтеп киттем, әлифба чыкты. Менә алар бар.
Ә.Х.Хәйдарова: Мин Хәйдарова Әлфия Хабировна, Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр бүлекчәсе хуҗасы. Мин, Фирая Разыховна, сезгә үземнең фикеремне әйтмәкче булам. Телләр турында закон буенча “Яңа тел” программасында, мин моңа аерым басым ясарга телим.Рус кешеләре эшли, бездә 60% кадәр руслар. Минем мәктәптә ана телендә укыту программасын үтәү өчен җитәкченең татар булуы кирәк, әгәр дә татар түгел икән, ул 2 телне белсен. Бу нәрсәне ничек итеп эшләргә мөмкин икән, әллә 15% белән, әллә башка төрле юл бар микән. Хәзерге ваккытта балалар бакчалары ачыла, шуларга конкурслар ясап, татар кешеләрен арасына кертеп булмас микән?
Ә безнең халык менә шунда бер рус утырсын, гомердә дә татарча сөйләми. Татар кешесе шулай тәрбияләнгән, үзебезне узебез ихтирам итергә кирәк, ул кеше дә газаплансын, болар ни сөйли икән дип. Без газапланмабыз, ул кешенең сөйләгәнен рәхәтләнеп тыңлап утырабыз һәм аңа да без сорау бирә алабыз, нишләп без шулай әшләмибез? Нишләп безнең хакимияткә килгән җитәкчеләребез 2 телне дә белмиләр. Бәлки шуннан башларгадыр. Һәм икенчесе, балалар бакчаларына хуҗаларны куйган вакытта уйларга кирәк. Әгәр дә анда безнең халык эшли икән, ул татар балалар бакчасы итеп эшли алачак , ә русны куйсаң , әлбәттә, русча эшли алачак. Башлангыч класста 2 тел тигез булырга тиеш. Менә мин хәзер соңгы елларда, Түбән Новгород өлкәсенә баргач, әйтәсем килә, алар татар телен сакларга җыеналар, алар шуның хәтле зур хезмәт куючы кешеләр, алар үз туган теле өчен тырышучы кешеләр. Алардан да тора безнең туган телебезне саклау.
Ә.М.Мәзһәров Бик зур рәхмәт, тагын нинди сораулар була?
Залдан (Оренбург): Мин татарча матур итеп сөйли алмыйм, яшьлек үтте рус халкы белән, уку да русча булды. Инде нәрсә әйтәсем килә, менә чыгыш ясаганда, татар телендә сөйләшергә кирәк дип, тырышабыз, ләкин бит күп татарлар татарча сөйләгәнне аңламыйлар, шуңа күрә монда чыгыш ясаган кешеләр рус телендә менә шушы проблеманы ничек хәл итергә? Минем әйтәсем килә, безнең мәктәпләрнең вывескасы гына татар мәктәбе, ләкин анда татар теле 1 генә предмет булып атнага бер керә икән. Минем әйтәсем килә нәрсә, бергәләп тырышырга.
Н.С.Касимова: Касимова Нәзирә, Салимҗан кызы, Удмуртиядә яшәүче татарларның автономиясеннән. Минем сорау бар иде, лицензирование турында бер сүз дә әйтелмәде, моның турында әйтегез әле бер сүз.
Р.К.Зиннәтуллин: Безнең образовательная программа дигән әйбер бар, хәзерге стандартларга нигезләнгән программалар мәктәп үзе кабул итә. Ә Мәскәүдән килгән, бездән килгән программалар була. Шуңа күрә мәктәп үзе эшли программаларны, мин моны кыен була дип уйламым.
А.Т.Ибрагимова: Ибрагимова Асыя, Тахир кызы, мин Тәтеш шәһәрендә татар мәктәбе директоры булып эшлим. Мин нәрсә әйтер идем, безнең үткән елны татар мәктәбенең яңа бинасы ачылды, безнең заманча мәктәбебез, ул күп милләтле эшли торган , һәм инде быел гына 4 ноябрдә безнең хөрмәтле президентыбыз Рөстәм Нургалиевич безнең мәктәптә булды. Йорттан йортка җыеп йөрдек татар балаларын, бик кыен булды. Хөкүмәткә рәхмәт әйтәсем килә, шундый матур мәктәп төзеп бирделәр.
Залдан: Мин Арча педагогия училищесының татар теле укытучысы, һәм бер сорау бирәсем килә иде. Менә бу яңа чыккан әлифбалар турында. Хаталар бик күп бу әлифбада, бу киләчәктә төзәтеләчәкме?
Р.К.Зиннәтуллин: Чыннан да хаталар бар дип мин дә ишеттем. Әлбәттә, бу эксперименталь дәреслек, һәм Казан педколледжының укытучылары хәзер үткәрәләр очрашулар һәм шунда бөтенесен язып барып, төзәтәбез диделәр.
Ә.М.Мәзһәров: Менә элеккеге Арчада язылган әлифбага нәрсэ булган? 20 ел безнең илдә үзгәрүләр бара, русча әйткәндә «все изменения в стране от плохого к худшему». Менә яңа әлифба тегесеннән начаррак булып чыкмасмы? Бөтен үзгәрешләр безнең илдә шулай бара. Ул укуда гына тугел, ул фәндә дә, промышленностьта да шулай ук.
Залдан: Бу яңа чыккан әлифбада рәсемнәр тәрбия бирү нәтиҗәсендә түгел, менә зәнгәр тышлы әлифбаны хэтерлисезме? Мондагы рәсемнәр Язынгин әшләгән рәсемнәр ул. Әле кызыл тышлы әлифба чыкты аннан соң, анысы да әле зәнгәр тышлыга караганда түбәнрәк иде. Ә зәнгәр тышлы әлифбада автор белән художник шул дәрәжәдә бер берсен аңлап әшләгәннәр. Ә менә мондагы, “дала” дигән сүз булырга тиеш дип уйладык без аны, чөнки 4 шакмак ясалган. Ә ясап куйганнар төя һәм ком өеме – чүл. Менә башлангыч укучысының шундый узенчәлеге бар, нәрсәне күрә, башлангычта, ничек итеп күрә, гомер буе шулай дәвам итәчәк. Рәсемнәрнең тәрбиялеге юк.
Залдан: Начар эшләгәнсез, ничек итеп сез әлифба эшләүне башка кешеләргә тапшырдыгыз? Минем ачуым килә. «Т» битен, «тай» битен мин әшләдем, ышанасызма? 3 атна буе. Шундагы матур язуларны үзем эшләдем. Нишләп әле сез әлифбаны башкаларга бирдегез?
Р.К.Зиннәтуллин: Кемгә эйтәсез?
Залдан: Арчаларга эйтәм!
Ә.М.Мәзһәров: Ярый, булды, рәхмәт. Вакыт бетте. Әйдәгез өстәлне әйләнеп чыгыйк.
Ф.М.Зәкиев: Бер ничә генә сүзем бар. Бик әйтелде, мин барыбер дә татар телен саклап калу иң төп нәрсә, бу– ихтыяҗ дип уйлыйм. Бердә ихтыяҗ булмаса, монда сөйләшү дә, законнар чыгаруның да дөреслеге булмый. Менә хәзер карыйбыз, күпмедер дәрәжәдә чигенеш бар шикелле. Менә бу минем генә фикер, чөнки без күпмә генә булмасак та, политика берсе артыннан берсе безнең тамырларга балта белән чаба. Иң беренче кертү имтиханнары рус телендә. Мин уйлым инде, менә бу дәүләт аппаратының иң зур акмаклыгы дип . Икенчесе, нормальный финансирование булырга тиеш.
Шушыны экономить итәсезме, мәктәпләрегезне кыскартасызмы, кушасызмы, (ә бит татар мәктәпләре турында суз бара). Аннан инде, без сезгә ул мәктәпне бетерергә кушмадык диләр.
Ә.М.Мәзһәров: Рәхмәт, Жәүдәт Шәүкәтович, узең турында Бер сүз. Жәүдәт Шәүкәтович – безнең вице-президент Академии наук Татарстана по гуманитарным наукам.
Җ.Ш.Сөләйманов: Бер ничә сүз генә әйтәсем килә. Хәзер “филология искусств” дигән кафедра ачтык, тел анын үзәгендә, хәзер анын перспективасын курсәтергә тырышабыз. Һәм менә без бу фикергә килештек, бу гуманитарный юнәлештә хәлетне анализлап, төрле концептуаль уйлану эшен башларга кирәк. Шуңа күрә монда утырган кешеләргә эскизный проектлар турында уйланырга кирәк, менә мондый түгәрәк өстәлгә чыгарып, гомумән, конкрет бу эшне дәвам иттереп. Менә бу анализ һәм сөйләшүләрдән безгә карарга кирэк. Һәм бер фикергә килергә кирәк, мөмкинме ул, юкмы?
Ә.М.Мәзһәров: Рәхмәт, Җәүдәт.
Залдан: (Фирая ханым). Сез беләсез, Дәүләт структурасында мәдәният һәм Татарстан халкы телләре саклау бүлеге бар. Анда сектор бар. Шул вакыттан бирле аерым бүлек юк. Хәзер шундый мәсьәлә тора, шушы бүлекне кайтарырга. Республикада телләр белән шөгыльләнә торган бернинди аерым струтура да юк. Шуңа күрә барыгызнын да йөрәге 20 ел буе өзгәләнә. Менә, мәсәлән, миңа әйтәләр: « Кая безнең татар теленә багышланган резонанс чаралар?» «Нәрсә ул, резонанс чаралар?» - дип әйтәм. «Менә пирамидада, Корстонда нәрсәдер үткәрергә.» Нәрсәгә бүген минем татар халкыма, ярар татар җырына йөри публика, бер публика йөри татар моңына, бер публика тагын бер тусовкага йөри. Ул тусовкалардан татар теленең хәле үзгәрдәме? Үзгәрмәде!
– Юк, - мин әйтәм, - без Камал театырында уздырабыз.
– Анын нинди резонансы бар?
Анын резонансы, без аны ярты ел әзерлибез, ярты ел бөтен республиканы, аны үткәрер өчен бөтен Россияне кузгатабыз,. Бөтен Россиядан, республикадан «иң» дигән татар теле укытучыларын җыябыз, «иң» дигән милләтле мәктәп хызмәткәрләрен җыябыз. Без аларга әзме-күпме кечкенә генә буләкләр тапшырабыз. Аның резонсы кешенен күңеленә гомерлеккә керә, соңгы дәресен үткәргәнчегә кадәр бара. Менә безнең бугенге сөйләшү бәлки ул күбрәк резонанслыдыр.
Р.Асхадуллин: Башкорт дәуләт университетның ректоры. Бер мәсъәлә бар, безгә бик сирәк киләсез. Менә иртәгә без Акмулла көне үткәрәбез. Шуңа, рәхим итегез, килегез.
Ә.М.Мәзһәров: Рәхмәт, Башкорт туганнарыбыз белән эләмтәләр якынлаша. Безнең академияләребез бик дус эшли башлады. Шуңа күрә без дә сезгә килербез, Уфа бик матур.
Ш.Т.Әлмөхәмәтов: Бугуруслан шәһәреннән. Безнең шәһәрдә 45 000 кеше, шуннан 5 000 татар. Бүгенге көндә безнең шәһәрдә укыту юк, безгә тәҗрибә кирәк, белем кирәк. Иң серьезный тема - безнең шәһәрдә укытучы юк хәзер.
Залдан: Элек укытучыларның белемен күтәрү һәм үзгәртү үткәргәннәр идә. Бик яхшы нәрсә иде ул. Менә шундый переподготовканы тагын үткәреп булмас микән?
Р.К.Зиннәтуллин: Сезнең монда киләсегез киләме? Яхшы.
Залдан: Менә шундый информация бар иде, «Онлайн-татар» дигән сайт бар, анда 18 тема. Рәхәтләнеп өйрәнеп була. Тагын «Мәгариф» порталында әлегә эшләнде 3 класс өчен дистанцион укыту дәреслеге. Һәм тагын бик зур мөмкинлек ачыларга тора, моның белән министерство мәшгуль, «Коммуникейшн фест» дигән, Швециядән килгән технологиясе, бөтен дөньяга таралган, бөтен дөнья буенча 24 сәгәт 7 көн дәвамында. Менә татар теленә өйрәтә торган шул система безгә керергә тора.
Ә.М.Мәзһәров: Рәхмәт барыгызга да.
Эчтәлек
Содержание
Мероприятия Исполкома Всемирного конгресса татар, проведенные
с июля по декабрь 2011 года. 3
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2011 нчы елның
июль – декабрь айларында уздырган чаралары. 10
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән
Утырышы. 17
Резолюция расширенного заседания Исполкома Всемирного конгресса
татар по итогам работы за 2011 год. 81
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2011 ел
йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы Резолюциясе. 84
Заседание комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар
по “Координации работы религиозных объединений”. 87
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Массакүләм мәгълүмат чаралары” комиссиясе утырышы. 91
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Массакүләм мәгълүмат чаралары” комиссиясе утырышы Резолюиясе. 128
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Мәдәният һәм рухи мирас” комиссиясе утырышы. 130
Заседание комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар
по “Развитии предпринимательства и экономических связей в регионах проживания татар” 151
Резолюция комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар
по «Развитию предпринимательства и экономических связей». 199
Заседание комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар
по “Стратегии развития татарского этноса”. 201
Резолюция комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар
по «Стратегии развития татарского этноса». 207
Заседание комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар
по “Международным отношениям и правам человека”. 209
Рехолюция комиссии Исполкома Всемирного конгресса татар
по «Международным отношениям и правам человека». 244
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Татар мәгарифе
һәм фән” комиссиясе утырышы. 246
“БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ”
Иҗтимагый берләшмәләренең
Халыкара берлеге хәбәрләре
(июль-декабрь 2011 ел)
Мөхәррир Д.М. Гыйсметдинов
Чыгарырга И.Р.Латыйпова
әзерләделәр: Р.М.Шәйхетдинова
Достарыңызбен бөлісу: |