Всемирный конгресс татар



бет19/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20

Ә.М.Мәзһәров: Сораулар булмаса, уйлый торыгыз, безнең әле докладчылар күп. Сүзне Фирая Разыховнага бирәбез!

Ф. Р.Шәйхиева: Иң беренче чиратта Хөкүмәт чиновнигы булгач бүген нинди халәт, бүген нинди проблемаларыгыз бар, кайсы яктан ярдәм итәргә кирәк, безнең катнашу нигә кирәк – шушы сорауларга җавап бирәсе килә шушындый очрашуларда.

Берничә ел элек без әйтә идек “Татарстанның телләр сәясәте” дип, “Татарстанда телләр вәзгыяте” дип әйтә идек, әмма ләкин соңгы вакытта мин шәхси үзем уйланганда шуны уйлыйм, без ничек булса да Россия телләр сәясәте, вәзгыяте эчендә яшибез. Күпме генә адымнар ясасак та, күбесе киртә булып чыга: Россиянең бүгенге көндәге приказлары, федераль оешмаларның приказлары. Монда гамәлдә бу эшләрне бик күп итеп башкаручы кешеләр утыра. Быелгы елның нинди үзенчәлекләре бар: беренчедән, телләр программасын төзү турында программа кабул ителде, сез беләсез, программа 10 елга кабул ителгән иде. 2004 елны һәм ул программаның күпъеллык булуы бер яктан концепция сыман булса, икенче яктан, дөнья шулхәтле тиз үзгәрә һәм чаралар ягыннан да, финанслау ягыннан да. 2004 елда гамәлгә кергән программаның ике елы гына калды, ләкин без аны инде киләсе елга хөкүмәт тарафыннан Дәүләт советына яңа программаны кертергә тиешбез, чөнки 2012 елда алдагы елга бюджет карала һәм шундый тәкъдим дә бар, 2013 елны инде өр–яңа программа белән кереп китәргә дип. Сентябрь аенда барлык муниципаль берәмлекләргә, республиканың барлык оешмаларына яңа программага тәкъдимнәр кертү турындагы хат–протокол җибәрелде. Менә монда утыручы һәрбер кеше катнаша ала, чөнки чыккан документка булган тәнкыйть бик күп, тәнкыйть азрак булсын һәм аны тормышка ашырырга уңайлырак булсын һәм чыннан да кирәк документ булсын өчен күп кешеләрнең катнашуы кирәк. Бу мәҗбүри процесстыр инде, монысы беренче мәсьәлә. Икенче мәсьәлә, мәгълүмат өчен әйтәм, җәй көне телләр , аеруча рус теле проблемасы күтәрелгән чорда хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан, бу мәсәлә буенча Президент үзе дә берничә киңәшмә уздырды, шул ук вакытта Илдар Шәүкәтович Халиков җитәкчелегендә телләргә багышланган киңәшмәләр, рус оешмалары җитәкчеләре белән очрашу оештырылды. Рус оешмалары бит үзләренең проблемаларын татар теленә каршы куялар, шуңа күрә монда да татар теле хакында бик җитди сөйләшүләр булды. Шушы этапта җәй көне Зилә Рәхимьяновна җитәкчелегендә туган телне өйрәтүче укытучылар белән берничә киңәшмә узды, туган телдә белем бирүче мәктәп җитәкчеләре белән берничә очрашу булды. Бу очрашуларның нәтиҗәләре дә бар, чөнки турыдан–туры мәгълүмат алу ул эшкә ярдәм итә. Беренчедән, бу кешеләргә үз-үзләренең көчләренә ышанырга ярдәм итә, икенчедән, җитәкчеләргә бик зур мәгълүмат бирә. Дәүләт Советының сентябрьда узган утырышында безнең өчен бик мөһим ике мәсәлә каралган иде: Татарстан Республикасы информацион челтәрендә татар теленең кулланышы, министрлыкларның, муниципаль берәмлекләрнең сайтларына кереп карасагыз, анда татар теле нинди хәлдә икәнен күрәсез, хәзерге вакытта мәгълүмат һәм элемтә министрлыгына, республикада шушындый системаны булдыру эше бирелде. Тикшереп торсагыз, күрәсез, хәзерге вакытта кайбер министрлыкларның сайтларындагы мәгълүмат, яңалыклар тасмасы барлыкка килде һәм гомүмән чиновник буларак, мин көн саен аны күзәтеп барам, сездән дә кирәк шундый эш. Гражданское общество дигән әйбер ул , контроль кирәк. Мәгариф һәм мәдәният министрлыгы бу өлкәдә алданрак бара, ләкин безнең телебез һәрбер өлкәдә яши һәм ул гомумән татар теле һәрвакытта да мәгрифәт һәм фән теле булган, бай тел булган һәм без аны гадәти гамәлләребез белән дә расларга тиеш. Бу мәсьәлә республика контроле астында һәм без февраль аенда шушы министрлыкның нинди эшләр башкарганын тикшерәбез. Шулай ук видео-визуаль мәгълүмат ике телдә бирелүе каралды, монда инде һәрберегез көн саен күреп торасыз, шулай да һәрберегездән хәбәрләр кирәк. Менә хәзер яңа гына чыга башлады юл күрсәтмәләре, алар барсы да ГОСТка туры килә, тикшерә торгач шунысы ачыкланды – барсы да Мәскәүдә эшләнә, ГОСТка туры килә, әмма республика, бу эшне башкаручы оешмалар тарафыннан җитди итеп татар телендә язу кертелмәгән. Берничә кеше яза, шалтрата, масса рәвешле кешедән тавыш юк, бөтен кеше риза булып яши. Декабрь аена куелган: Татарстан Республикасы һөнәри уку йортларында ике телне белүче һәм гамәлдә ике телдә эшли алучы белгечләр булдыру. Бу да сезнең өчен бик актуаль проблема, моны бөтен кеше күтәрә һәм без моны телләр советының утырышына чыгардык, шул ук декабрь җыелышында җитештерү, сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә Татарстан Республикасының телләр турындагы законны тормышка ашыру, бу да бик актуаль мәсьәлә, һәрберегезнең күңлен тырнап торган мәсьәлә. Хәзер һәрбер министрлык планнар төзи, эшләрен билгели. Хәзер “Вамин” да татарча язмый. Эшләмибез түгел, хатлар җибәреп торабыз, БКК да татарча язмый. Министрлыклар белән эшләгән этапта кибетләргә кереп мониторинг ясыйбыз, тикшерәбез, интернетта мәгълүмат күп бу турында, безнең журналистларыбыз яза тора гел, халыкка кирәкми ул кибеткә кереп мониторинг уздырсагыз, бер кеше дә “әйе миңа татар теле кирәк” дип әйтми. Һәм дөресе шулай, гомумән, бу өлкәдә мониторинг дигән әйбер бар, безгә кайвакыт адымнарыбызны хуплар өчен халыктан фикер кирәк, керми фикер, газетка да язу юк, чыгышлар да ясау юк, интернеттагы форумнарда да ниндидер бер төркем яшьләр катнаша, ә менә ниндидер урта буын бүген балаларын тәрбияләүче әти-әниләрнең катнашы юк. Сезнең вазыйфаларыгыз шулхәтле киң, кешеләрне оештырыпмы, дөресен генә әйткәндә, хәзер күп кенә хатларны без үзебез оештырабыз. Чөнки безгә кирәк шушы мәсьәләне күтәрергә. Шуңа күрә безнең бу түгәрәк өстәл ачыктан-ачык сөйләшү булсын. Әгәр дә яңа программага тәкъдимнәрегез булса, без һәрвакытта да аларны кабул итәргә әзер. Мәгарифкә килгәндә, монда Рәиф Кәримуллович бар ул булганда башкасын әйтмим. Рәхмәт. Сорауларыгыз булса язып бирегез!

Ә.М.Мазгаров: Рәхмәт, Фирая Разыховна! Хәзер инде сүзне Зиннәтуллин Рәиф Кәримулловичка бирик! Рәхим итегез!

Р.К.Зиннәтуллин: Исәнмесез, хөрмәтле милләттәшләр! Милли мәгариф ул бик киң кырлы мәсьәлә, мин барсына да тукталып китмәмен, кайбер юнәлешләргә генә тукталырмын. Беренчедән, Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә булган мәктәпләр норматив документларга таянырга тиешләр, бу безнең Россия Федерациясенең конституциясе, Россиянең һәм Татарстан буенча телләр турындагы законнар һәм, әлбәттә, мәгариф турындагы законнар таләбе. Ни өчен дигәндә, Россия регионнарында йөргән чагында безнең шушы мәктәпләрдә эшләгән укытучылар, мәктәп җитәкчеләре дә бик күп сораулар бирәләр һәм ул документларга бик таянмыйлар. Барыгыз да беләсез, Хапугин дигән әфәнде “татар теле кирәкми” дип судка биргән иде, конституцион судка кадәр барып җитте. Быел Казанда да бер әфәнде табылды, район суды аны кире какты, өченче көн Татарстанның Югары суды район суды карарын үз көчендә калдырды. Шуңа күрә без эшне законга, норматив документларга таянып эшләргә тиеш. Монда бу хәлне аңлаган белгечләр утыра, Россия төбәкләре вәкилләре өчен генә әйтәсем килә. Бүгенге көндә безнең республикада 1890 балалар бакчасының 840ы укыту-тәрбия эшләрен татар телендә алып бара, шулай ук 72сендә удмурт, чуаш, мари һәм башка телләрдә тәрбия эшләре алып барыла. 1830 мәктәпнең 852се татар, 97 чуаш, 34е удмурт, 18е мари, 1 иврит теле укыта торган мәктәп Казанда һәм Чаллыда башкорт телендә укыта торган мәктәп бар, шулай ук 371 безнең катнаш мәктәп, димәк, рус класслары белән беррәттән, татар сыйныфлары эшләп килә. Гомумән алганда , Республика мәктәпләренең 55% милли мәктәпләр тәшкил итә. Безнең министрлык зур кыенлыклар белән булса да, Россия регионнарындагы татар мәктәпләренең һәм татар телен укыта торган мәктәпләрнең мониторингын алып бара. Без бу эшне урындагы министрлыклар белән башкарабыз. Мәгълүматны бирергә ашыкмыйлар, зур авырлыклар белән генә алабыз, кат-кат мөрәҗәгать итеп кенә, шуңа күрә безгә Россия төбәкләрендә эшләп килүче милли мөхтәриятләрнең ярдәме кирәк. Шулай да мин сезгә әйтеп китәм, бүгенге көндә безнең Россиянең 24 төбәгендә 345 татар мәктәпләре эшли, анда 14 меңнән артык бала белем ала, Башкортостан, Киров, Марий Эл, Пермь краенда безнең татар мәктәпләре сакланып калды һәм болардан тыш 1265 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәре укытыла. Бездән кала, Россия регионнарында 478 татар балалар бакчалары бар, 12 якшәмбе мәктәбе эшли. Татар мәктәпләрен барлауны Свердлау өлкәсендәге Татарстанның даими вәкиллеге башлап җибәрде, аларның даими эшен мактап үтәсем килә, укытучылар белән очрашу, конференцияләр оештыру, хәзер инде Урал регионындагы барлык татар мәктәпләрен барлап, балалар бакчаларын ачыклыйлар һәм без дә министрлыкта булган мәгълүмат белән чагыштырып дөреслекне барлый алабыз.

Монда инде тәнкыйть сүзләре әйтеп киттеләр, мәктәпләр ябыла дип. Бу демографик ситуация белән бәйле. Татар мәктәпләре дә рус мәктәпләре дә бала аз булу сәбәпле кыскара бара. Бүген безнен Татарстанда бер баладан алып биш укучыга 150 мәктәп бар, биш баладан алып ун балага 140 мәктәп, 11 баладан 15 балага кадәр 120 мәктәп. Шуңа карап кайбәр мәктәпләр эшне туктаттылар, ягни балалар булганчы эшләп торалар. Биналары яхшы сакланган мәктәпләр инде үзләренең эшләрен вакытлыча туктаталар. Монда төп тәләпләрнең берсе, мәктәпләр кыскарган чагында аларның базовый хәлендә булуы, юлларның төзек булуы, автобуснын булуы һәм беренче чиратта балаларны бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчергендә, анда уку телләренең сакланышы. Бу сер түгел, күпчелек очракта саклана, мәктәп эчендә татар классларында балаларны татар мәктәпләренә бирәләр, кызганычка каршы, кайбер районнарда рус мәктәпләренә дә бирәләр.

Шулай булуга карамастан, мәктәпләр ачу дәвам итә. Хәзер сәләтле балалар әчән безнең Актаныш районында бөтен Татарстан, Россия регионындагы балалар өчен Гимназия–интернат ачылды. Анда баларны 7нче класстан кабул итәләр, ул турысынча дәуләт карамагындагы мәктәп. Шулай ук быел Казанда сөенечле вакыйга булды. 12нче татар кызлар гимназиясе бик яхшы бинага күчте. Бу ике мәктәптә дә телләрне белүгә, журналистикага, риторика, музыка, театр, хореография кебек фәннәргә игътибар бирелә башлады. Кайбер укыту катнаш мәктәпләрдә, яки укыту рус телендә алып бара торган мәктәпләрдә, татар классларын саклау буенча безнең министрлык Татарстан Финанс министрлыгы берлектә районнарга хат җибәрде, һәм андагы шәһәр мәктәпләренда 10 бала була икән, бу мәктәпләр сакланып калырга тиеш дип әйтелде. Шулай ук милли мәктәпләрдә, әгәр дә инновацион мәктәп була икән, анда класслар ачыла, татар класслары сакланып калырга тиеш дип әйтелде. Быелгы уку елында балалар саны кыскару сәбәпле безнең тагын бер проблема килеп чыкты. Безнең катнаш мәктәпләрдә, рус мәктәпләрендә класслар гадәттә икегә бүлеп укытыла. Чөнки программалар төрле. Татар балалары бер төрле программа белән укыйлар, а рус балалары башка төрле программа белән. Хәзерге көндә балалар аз булу сәбәпле классларны берләштерә башладылар. Бу дөрес түгел. Шуңа күрә без җибәргән хатта моның турында да әйтелә: “ Балалар саны күпме булган карамастан, аерым төркемнәргә бүленеп укытырга тиеш дип”. Монда инде урыннардагы җитәкчеләр, финанс органнары үзләрендә дә яшереп калдырырга мөмкин.

Безнең хәзер җан башына карап финаныслар бирелә, шуңа күрә мәктәпләргә балалар кирәк. Моның буенча регионнарда да, Татарстанда да, ата–аналар арасында бик зур аңлату эшләрен башкарырга кирәк. Милли мәктәпләрдә укытуның сыйфатын күтәрү бик мөһим. Бик яхшы мәктәпләр бар бүгенге көндә. Авылларда, районнарда, Казанда, ЕГЭ экзаменнарын бик яхшы курсәткечләр белән алып барган мәктәпләребез бар. Бүгенге көндә интелегенция, шулай ук рәсми кешеләр үзләренең балаларын нишләптер рус мәктәпләренә бирәлер. Бу турыда безгә уйланырга кирәк.

Федераль дәуләт белеме стандартлары турыда. Бу хакта барыгыз да белә. Стандартлар буенча быел 1нче класслар укый башлады, ә башка класслар 2нчедән алып 11нче классларга кадәр иске стандартлар буенча укыйлар. Татарстаннын Дәүләт органнары, җитәкчеләре, министрлар, президент бик нык тырышканга безнең туган телебез һәм әдәбият фәннәре сакланып калды. Беренче вариантларда алар юк иде. Саклану гына түгел, ике фәнгә дә тәлапләр бер үк итеп куелды. Регионнарда йөргән вакытта: “Түгәрәк(кружок) формасында укыта башларга, яки факультатив рәвешендә, безнең сәгатьләр юк диләр.” Дөрс итеп укыту планыннан файдаланырга кирәк, иптәшләр! Чөнки хәзергә вакытта яңа стандартлар буенча укыту планнарын сайлау бик мөһим нәрсә булып тора. Бу фәкәть ата–аналарның һәм мәктәп коллективының эше. Әгәр дә 1нче планны сайласа, туган тел, яки әдәбият дигән фән юк. Димәк, алар укытылмаячак. Әгәр дә ул сайлый 2нче планны, анда туган тел һәм әдәбият кимендә атнага 3 сәгать. Мөмкин “школьный компонент” дип әйтергә. Әгәр дә ул 3нче планны сайлый икән, анда инде 2–се дә бер тигез күләмдә укытыла. Моны истә тотырга кирәк була.

Хәзерге вакытта программылар әшләнде. Яңа стандартларга нигезләнгән программылар 1нче класстан 4нче класска кадәр безнең министрлык сайтында урнаштырылды, анда норматив дигән бүлек бар, шуңа кереп карарга мәмкин. Бу программалар төп программа дип атала. Икенче предмет – программада турыдан–туры класслап–класслап күрсәтелгән. Беренче класстан 11 класска кадәрле татар балалары өчен дә, рус баллар өчен дә шулай ук китап чыкты, һәм аны китап кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Регионнардан килгән мәктәпләр өчен инде бу. Монда безнен милли мәгарифкә бик зур урын бирелә. Кичә генә безнең министрлыкта бу хакта зур сөйләшу булды. Без төрле төркемнәргә бүленеп сөйләштек: башлангыч балалар һәм кече төркемнәр белән зур эш алып бару, кулланмалар төзү, дәреслекләр төзү, телевидениедә башланачак “Әкият илендә” дигән проект, мультфильмнар, анимацион фильмнар – һәммәсе буенча эшлекле сөйләшү узды. Бүген шундый таләп куела: балалар бакчасында эшләүче, тәрбиячеләр татар булмавына карамастан, татар телен беләргә телиләр. Параллель рәвештә шуларны әзерләү һәм башлангыч классларда укыту методикасын төзү буенча зур эш кузгалды. Регионнар өчен “Перспективно–начальная школа” дигән линия бар. Шул линия буенча әлифба чыкты, татар теле һәм әдәбиятны укыту буенча әсбаплар эшләнде. Укытучыларны җәлеп итү өчен Россия күләмендә шактый эш алып барыла. Ел саен туган тел һәм әдәбият, рус һәм татар теле укытучыларының бәйгеләрен, мастер–класслар үткәрәбез. Башка елларны өченче урынны алып килсәк, быел Гранд–прига лаек булдык. Яр Чаллы районының 17нче мәктәбе татар теле һәм әдәбият укытучысы хакында матбугатта киң яктырылды. Шулай ук без үзебездә үткәрә башладык мастер–класс, һәм регионнарны чакырабыз, бу бәйгедә буләкләр тапшырыла, узган ел без, мәсәлән, ноутбуклар бирдек. 52 кеше катнашты, 10 кеше регионнардан килде. Быел да без аны Фирая Разыховна җитәкчелегендә үткәрәбез һәм көтеп калабыз. Шулай ук апрель аенда татар теле укытучыларның форумы үткәрелә. Регионнардан чакырабыз һәм сездән дә вәкилләр көтеп калабыз.

Тагын бер проблема турында әйтәсе килә. Монда чит илләрдән килүчеләр бар микән? Чит иллердән юк, ә Россия регионнарыннан бар дип беләм.

Югары уку йортларына керү буенча безнең чит илләрдә һәм регионнарда яшәүче ватандашларга урыннар бирелә. Аны чит илләргә, Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы бирә һәм монда проблемалар юк. Елдан - ел безнең укырга керүчеләр арта бара. Кайбер проблемалар бар, монда әйтеп тормыйм, вәкилләр булмагач, ә менә Россия регионнарында без Вузларның ректорлары белән сөйләшеп бергәләп эшлибез, чөнки безнең кулда бернинди дә норматив документлар юк. Россиядә дә, Татарстан куләмендә дә. Бердәнбер мөмкинлек бар ул – максатчан керу “Целевой прием” дип атала: 20% урын бирелә. Шул 20%–ка кереп калырга тырышабыз. Ләкин бер проблема бар: килүче балаларның күпчелеге юридик, экономик һәм нефтяной факультетларны сайлап ала. Ә менә культура, мәгариф, үзебезнең милли тарихыбыз белән бәйле юнәлешләрне сайлап алучылар юк дәрәҗәсендә: бер–ике генә кеше. Шуңа урыннарда эш алып барырга кирәк. Хәзер алалар ЕГЭ белән һәм абитуернтлар саны 30–35. Аның белән кереп булмый, чөнки ВУЗлар үзләре дә яхшы укучыларны гына алырга тели. Мәсәлән, узган ел безнең ВУЗларда бик күп урын бирелде. Ләкин абитуриентлар подлинник урынына документларның копияләрен тапшырдылар. Копия белән алмыйлар, кергән дәвердә дә. Кайчакта документларның копияләрен генә тапшыралар да, кире килмиләр. Мондый очраклар да бар. Абитуриентлар белән сезгә нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк булыр дип уйлым.



Ә.М.Мәзһәров: Сүз бирелә Флера ханым Сәйфуллинага Казан Федераль Университеты филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге мөдире. Рәхим итегез!

Ф.С.Сәйфуллина: Берничә сүз белән генә бүгенге көндә Казан Федераль университетында татар филологиясе бүлеге хакында әйтеп үтәсем килә, чөнки яз башында бу мәсьәлә зур гына бәхәсләр тудыра. Киләчәктә вузларның кушылуы һәм татар телен укыту ничек булыр дигән сорау бик күпләрне борчыды һәм бүгенге көндә шушы оешу нәтиҗәләре белән таныштырып үтәсем киле. Хәзер КФУда берничә институт, факультетлар эшләп килә. Шулар арасында безнең элеккеге Федераль Дәуләт Университетының филология һәм тарих факультеты һәм Татар Гуманитар Педагогия университетының кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән татар филологиясе бүлеге эшләп килә. Ул безнең ИФИ, ягъни, Институт Филологии и Искусств. Филология һәм сәнгать институтының бер бүлеге буларак яши. Менә шушы институт турында әйтеп үтәсем килә. Монда безнең татар филологиясе, рус филологиясе, романо–герман телләре филологиясе, сәнгать  һәм тәрҗемә, милләтара коммуникация булекләре эшләп килә. Ягъни, институт 5 бүлекне берләштерә, ягъни, иске факультетлар инде алар. Менә шуларның эчендә татар филологиясе бүлеге. Ул структур яктан башка бүлекләр кебек ноябрьдә оешып бетте. Бүгенге көндә Татар филологиясе бүлеге шушы ике вузның Казан Дәуләт университеты һәм Педагогия университетының коллективын һәм студентларын берләштерә. Ягъни, алар бүгенге көндә 1 бинада Татарстан урамы 2нче йортта Федераль университетның иң матур биналарының берсендә урнашкан. Безнең бүлек 1–2 этажларны били. Бүгенге көндә бүлектә 5 кафедра эшли, алар шушы 2 ВУЗның кушылуы нәтиҗәсендә туды, 15 – 20 профессорларны берләштерә. Бу кафедраларның исемнәре болай яңгырый: “20–21 гасыр татар әдабияте һәм аны укыту методикасы”. Җитәкләүче Дания Фатыховна Загидуллина; 3 кафедра “Татар әдабияты һәм тарихы”, җитәкчесе без идек, һәм “Татар теле тарихы һәм төрки тел белеме тарихы”, монысының җитәкчесе профессор Нуриева һәм өр яңа кафедра “Математик, лингвистика һәм филологиядә информацион технологияләр” , аның җитәкчесе профессор Җәүдәт Шәүкәтович Сөләйманов. Ягъни 2 ВУЗның да бөтен укытучылар коллективы, студентлары бергә оешып укуларын, эшләрен дәвам иттерәләр. Бүген бездә аспирантура, магистратура һәм бакалавриат системасы эшли башлады. Бөтен состав белән шушы яңа оешкан бүлектә эшләп киләбез. Ягъни, 1нче сентябрьдән берничә конференция үткәрергә өлгердек. Шуларның берсе”Тумашева укулары”, бик зур дәрәҗәдә оештырылган конференция булды. Әлбәттә, бу эш министрлар кабинеты белән оештырылды. Менә шушындый нәтиҗәләр. Шушы 2 факультетның да иң матур традицияләре дәвам иттерелә. Яшьләр өчен, уку өчен, фән һәм тәрбия эшләре буенча бөтен мөмкинлекләр бар. Бүлегебездә “Мизгел” яшьләр театры эшләп бара, шулай ук бик күптән билгеле булган һәм бик күп язучыларны тәрбияләп чыгарган “Ильхам” түгәрәге бар. Берсе аның Педагогия университетында, ә икенчесе КГУда иде. Алар хәзер икесе дә безнең структурада яшәвен дәвам итә. Шулай ук балаларга фән белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган, аерым конференцияләр оештырыла. Бүлегебездә “Тукай” узәге эшләп килә. Менә шушындый шартларда татар бүлеге яшәп килә. Әлбәттә, аерым мәсьәләләр, чишәсе проблемалар да бар. Иң зур мәсьәлә – ул безнең өчен киләчәктә абитуриентларны җыю, студентлар туплау. Соңгы елларда шушы ике элеккеге факультетка да студентлар саны азая башлаган иде инде. Бу процесс, әлбәттә, төрле сәбәпләргә бәйле. Алдагы ораторның сүзләре моны раслап тора. Мәктәпләрнең саны кимү дә , татар теленең абруен күтәрү мәсьәләсендә эш җитеп бетмәү дә шушы сәбәпләргә керәдер. Ләкин безнең киләчәктә ачык билгеләнгән юлларыбыз бар. Кайбер мәгълүматларны сезгә җиткерәсе килә. Киләсе елда шундый юнәлешләр, специальностьләр тәкдим итәбез –алар элеккеге Педагогия университеның педагогик белем бирү юнәлешен һәм КГУда эшләнгән филология юнәлешен дә саклап барачак. Педагогия бүлегеннән “Татар теле, әдәбияты һәм чит телләр”юнәлешенә кабул иту булачак. Педагогик белем бирү юнәләшендә татар теле һәм беренче тапкыр “правовое образование”, ягъни, хокук белеме белән берләштереп биреләчәк. Тагын бер юнәлеш – ул “Татар әдәбияты һәм мәктәпкәчә белем бирү ( дошкольное образование)” буенча быел студентлар кабул итә башлыйбыз. Һәм шулай ук башлангыч белем белән татар телен, әдәбиятын (начальное образование). Һәм менә педагогика юнәлеше белән. ә филология юнәлеше белән, ягъни КГУда традициясе булган бакалавриатка (отечественная) филология әчендә татар теле әдәбияты классикасы буенча абитуриентлар кабул итү булачак. Филология һәм прикладная филология бүлегендә татар теле әдәбияты һәм гәрәп теле һәм ислам культурасын өйрәнү буенча студентлар кабул итү планлаштырыла, һәм менә өр–яңа кафедрада татар теле әдәбияты, филология буенча Информацион технология дигән юнәлешкә студентлар кабул итү планлаштырыла. Менә безнең яңалыклар, сезгә әйтәсе мәгълүматләр, болар бөтенесе бакалавр юнәлеше буенча, ә аннан соң инде магистратура системасында татар теле әдәбияты “Татарский язык и межкультурная коммуникация” дигән юнәлеш дәвам иттереләчәк . һәм шулай ук читтән торып уку буенча да татар теле әдәбиятын тулы формада тәмамлаганнар да кыска срок белән дә кабул итәләчәкләр. Менә бу безнең үугенге көнебез һәм киләчәккә планнарыбыз. Рәхмәт.

Ә.М.Мәзһәров: Яңа программа буенча соңгы чыгыш Зиннатуллина Талия Сагитовна.

Т.С.Зиннатуллина: Татар теле өйрәнүне арттыру буенча хәйран эшләр эшләнеп килде ул. Менә бу елга 2 генә сөенечле хәбәребез бар. Беренчесе, Сильвиядән килгән эшмәкәр Ильдар Михайлович уз көче белән Олы Салмыш башлангыч мәктәбен ремонтлады, һәм шул мәктәп сакланып калды. Анда 11 бала укый, бәлки башка районнарда башлангыч мәктәпләргә булышу булгандыр ул, ә менә бездә беренчесе булды. Шушы эшмәкәрләрне санап китәсе килә. Шайдуллина Разия Шамидулловна. Ул узе яши Казанда, ООО “Ностальгия”, ООО “Каенлык”ның генеральный директоры. Ул үзенең туган авылындагы башлангыч мәктәбендә укый торган балаларны уку башыннан уку ахырына кадәр бушлай ашатып тора. Һәм бер техничканың хезмәт хакын түләп бара. Галлямов Эмир Наилович дигән кеше, 1–ый заместитель председателя комитета физической культуры. Яши Мәскәүдә. Динбезне ныгыту буенча бер авылда мәчетне аякка бастырды өр–яңадан. Һәм шушы авылда яшәүче яшьләребез, балаларыбыз арасында мәчеткә йөрүчеләр артты. Бу сөенечле хәбәр. Фирдәүс Исмагилович – чыгышы белән Балыклы авылыннан, аның ярдәме аркасында башлангыч мәктәп сакланып калды. Анда 8 бала укый.

Хакимов Хәмит Габделхакович. Ул безнең Теләчедә яши, зур эшмәкәр. Нинди генә чара уздырсак та, материаль ярдәм сорап аңа барабыз һәм ул һәрвакыт ярдәм итә. Яңадан да Габдерахманов Рафик Ахметович , җаваплыгы чикләнгән “Аст” транспорт компаниясе җитәкчесе. Үзебезнең район кешесе, Казанда яши. Һәр елны Сабантуе уздыру өчен ачкалата ярдәм итә. Спорт ярышларында костюмнар булдыру, башка өлкәләрдәге спорт ярышларында катнашу өчен ярдәм итә. Без аңа бик рәхмәтлебез. Спорт өлкәсендә районда уңышларыбыз елдан–ел яхшыра.



Балалар саны кимуе борчый. Узган ел белән чагыштырганда. 109 балага кимеде. Районның 15 меңгә якын халкы бар, бу зур сан. Ә кимү дә шактый. Рәхмәт.

Ә.М.Мәзһәров: Рәхмәт, Талия ханым. Камалия Зиннуровнаның фикерен тыңларга телибез. Рәхим итегез.

К.З.Хәмидуллина: Милли мәктәпнең язмышы турында сөйләшкән вакытта, телне саклау, кешелекнең генофондын саклауга тигезләштереп әйтелде, китаптан сүзләр дә укып күрсәлтелде. Бу шулай, югыйсә, бик күп кешеләрне борчымас иде. Әлбәттә, милли мәктәп булмаса, тел саклана алмый. Чит илләрне мисалга китерүчеләр күп бу мәсьәләдә, Австралия татарлары белән дә, Америка татарлары белән дә аралашабыз, гаиләдә телне өйрәтү чит илләрдә, күрәсең , ул икенчерәк мәсьәләдер, өйрәтәләр телне. Әмма безнең Россиядә , Татарстанда милли мәктәп бетсә, ул тел бетә дигән сүз. Һәм мәктәп, милли мәктәп дип, татар мәктәбе дип чыгарып язу гына тел саклый торган мәктәпкә әйләндерми, милли мәктәп була фән нигезләре татар телендә укытылса гына. Кызганычка каршы, анда милли традицияләрне генә өйрәтеп, ул да бик әйбәт күренеш, ансыз да булмый, әмма милли мәктәп ул фәннәрне ана телендә укыта торган мәктәп. Гомер-гомергә андый мәктәпләр булган. Хәзер , алга таба 21 гасырга кергәч, бу мәктәпләрне бетерү турында бармасын иде сүзләр. Ана телендә телләрне укытып була, ана телендә фәннерне укытып була, хәтта Россия регионнарындагы милли компонентлы, татар компонентлы мәктәпләрдә дә бер генә булса да, ике генә булса да, фәнне татар телендә укыту мәсьәләрен күтәрергә кирәк. Бер генә спортсмен да менә мондый планканы алу өчен, моңар карап йөгерми. Ул йөгерө һәр вакытта да күзен төбәп өскәрәк, әгәр дә ул моңар карап кына йөгерә икән, ул планканы ала алмый. Шуңа күрә Россия төбәкләрендәге, милли мәктәпләр безнең үзебезнең Татарстандагы кебек берләшеп, менә бу предметларны ана телендә укыту мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Әлбәттә, милли мәктәпкә кеше баласын бирсен өчен, анда укыту сыйфатлы булырга тиеш. Төп проблеманың берсе – ул милли мәктәпләрдә укытуның сыйфатын күтәрү, моның өчен безгә бик нык эшләргә кирәк. Милли мәктәпнең абруен күтәрү, ул булмасын массакүләм мәгълүмат чараларында, хөкүмәт җитәкчеләренең, чиновникларның чыгышларында булмасын. Башка публичный кешеләрнең балалары барса , бу шулай ук бик зур курсәткеч-этәргеч булыр иде. Милли мәктәпнең абруен күтәрү кирәк, әлбәттә, милли мәктәп үз абруен үзе дә күтәрү өстендә эшли ала. Милли мәктәпне тәмамлаучылар яхшы ВУЗларда да укырга тиешләр, милли хезмәтләр дә язырга тиешләр. Үзебезнең 90 елда Казанда ачылган гимназия буларак берничә сүз әйтәсем килә. Безнең гимназияне тәмамлаучылар, милли хезмәтләр яклап Федераль университетның 3 яхшы факультетында укыталар, юридик факультетында, журналистика факультетында укытучыларыбыз бар, һәм татар теле әдәбияты факультетында. Бу шулай ук милли мәктпән алынган белемнең тулы канлы күркәм күрсәткеч. Публичный кешеләр дә, халыкка билгеле кешеләр дә балаларын бездә укыталар. Әйе, чит җирдә яшәп балаларны татар телендә өйрәткәннәр һәм фәнне дә татар телендә халыкка җиткерә торган дәрәҗәдә , әмма барыбер дә мин аларны күбрәк искәрмә дип саныйм . Ә менә үзебезнең гимназиядә укыта торган сезнең Наиләгез (...) кубрәк игътибарга лаеклы дип саныйм. Наилә 2000 елда безнең гимназияне тәмамлап, бер дигән итеп, бөтен телләрне, бөтен предметларны ана телендә укып, имтиханны биреп ана телендә , алтын медаль алып, менә хәзер Германиядә немец телендә эшли. Ул ана телендә алган белем , ул кимчелекле белем түгел , ул өстенлекле белем, чөнки ана телендә белем алган кешенең дәрәҗәсе югарырак була . Ул чит телләрне дә тизрәк һәм ныклырак өйрәнә. Үзебезнең эш тәҗрибәсеннән әйтәм. Менә Равил Фатых улы Муратов, аның баласы безнең гимназиядә укыды. Роберт әфәнде Миңнуллин кызы безнең гимназиядә укыды. Мәсхүдә Шәмсетдинова, аның 2 улы да, Надир дә, Салих та укып, бездә алган инглиз теле белән Америкада яшиләр. Казанга кайткач Мәсхүдә ханым сөйләп китте: « Инглиз теле укыту кирәк булмады бер җирдә дә, шушы 2нче гимназиядә алган белемнәре белән космонавтика буенча белем бирә торган институтта белем алды Надир.” Менә шулай итеп безгә үзебезнең мәктәптне эчтән дә, халык арасында да кутәрергә кирәк сыйфатын да һәм аның абруен да. Инде соңгысы Фирая Разыховнаның сүзеннән игътибарга алдым, хәтта хатларны да үзебез оештырабыз. Без түгәрәк өстәл, узкий круг дип әйтәләр, бүген сөйләшәбез ачыктан ачык. Әйе, менә бу Бердәм дәүләт имтиханнарын бала 11 ел буе татар телендә белем ала да безнен гимназиядә, аннары ул Россиянең мәгариф министры приказы нигезендә, аны русча бирергә тиеш. Алар русча бирә дә алалар бу имтиханнарны, чөнки милли мәктәптә алган белем , ул кимчелекле түгел, кабатлап әйтәм, ул өстәнлекле белем. Ә менә бит ул Россиянең үзенең конституциясенең күп мәддәләренә каршы килә торган, ул ана телендә бирүне чикли торган приказ булып чыкты. Әлбәттә Россиянең судларында гимназиядә балаларын укыта торган ата-ана гаризасы яклау тапмады, һәм әти-әниләр гаризаны бирделәр Европа судына, кеше хокукларын яклый торган Страсбургка. Бу гариза анда кабул ителде, һәм аңа номер бирелде, һәм ул үзенең каралу чиратын көтеп тора, бу эшне алып бара торган адвокат Пантелеев Борис Николаевич, ул соңгы вакытларда әйтә: «Менә хәзер кискенләштерү кирәк, жалобаны карауның срогын тизләттерү өчен кискенләштерү кирэк, һәм Татарстанда бармы шушы приказ нәтиҗәсендә авырлык кичерә торган кешеләр, алар гаризаларны язсыннар ди. Миннән сорыйлар, нинди ярдәм сезгә кирәк дип, сораштырган кешеләргә әйтеп карыйбыз, менә кайсыгызга бу кыенлык китерде языгыз тагын, менә жибәрү өчен кирәк хәзер. Юк, ярар, язабыз дип сөйләшкән кешеләр күп. Әмма менә әгәр дә бу мәсьәлә безне дулкынландыра икән, җәмәгать, актив булырга кирәк! Рәхмәт.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет