Всемирный конгресс татар


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2011нчы елның июль – декабрь айларында уздырган чаралары



бет2/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының
2011нчы елның июль – декабрь айларында уздырган чаралары




Үткәрелү вакыты



Чаралар

2 июль

БТК вәкилләре Екатеринбург шәһәрендә узган Федераль Сабантуенда катнашты

7–8 июль

БТК вәкилләре Башкортостан Республикасындагы Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашты

7–10 июль

Красноярск өлкәсе Солоуха авылының 100 еллык юбилее уңаеннан чаралар узды. Анда БТК БК вәкилләре катнашты

11 июль

БТК БК рәисе Чувашстан республикасы Тукай авылы делегациясе белән очрашты

13–17 июль

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары Казахстаннын Караганда шәһәрендә татар яшьләре форумында катнашты

19 июль

БТК БК рәисе Челябинск өлкәсендәге татарлар белән очрашты

19–20 июль

Чиләбе өлкәсе Копейск шәһәреннән яшьләр Казанга экскурсиягә килде. Аны БТК БК оештырды

19–24 июль

БТК БК вәкилләре Иркутск шәһәренең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

23 июль

Чүпрәле районы Мүнчәли авылында авыл бәйрәме узды. Анда БТК БК вәкилләре катнашты

26–28 июль

Балтыйк буе һәм БДБ илләрендәге ватандашларыбызны Татарстан югары уку йортларына укырга кертү сораулары буенча БТК вәкиле Мәскәүдәге “Россотрудничество” Федераль агентлыгында булды

29 июль

Самара өлкәсе Иске Фәйзулла авылында татар халкының күренекле шагыйре, рәссамы, ТР язучылар берлеге әгъзасы, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Гакиль Сәгыйровка һәйкәл куелды. Анда БТК БК вәкилләре катнашты

29–30 июль

БТК вәкилләре Болгарда узган Татарстан мөселман яшьләре форумында катнашты

4 август

Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә БТК БК вәкилләре дә катнашты

4 август

БТК БК рәисе Клайпеда шәһәренең “НУР”Татар җәмгыяте рәисе белән очрашты

5–7 август

Мәскәу өлкәсе Дубна шәһәреннән Казанга экскурсия килде. Аны БТК БК оештырды

7–8 август

Удмуртия Республикасының Камбарка шәһәреннән татар җәмгыяте үзәге вәкилләре Казанга килде. Аны БТК БК оештырды

11 август

БТК БК рәисе Ульян өлкәсенең милли сәясәт бердәмлеге утырышында булды

11 август

Израильдә “Татар гаиләсе” конкурсы узды. Аны оештыруда БТК БК ярдәм күрсәтте

13–14 август

Түбән Новгород өлкәсе Октябрь районының татар иҗтимагый оешмасыннан 51 кеше Казанга экскурсиягә килде. Аны БТК БК оештырды

14 август – 3 сентябрь

«Халкым минем» тапшыруын төшерү һәм татар җәмәгатьчелеге белән күрешү максатыннан БТК вәкилләре Үзбәкстанда булды

15–16 август

Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы вәкилләре Казанга экскурсиягә килде

26 август

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рөстәм Абдуллин һәм аның урынбасарлары Сәрвәретдин Туктаров, Рөстәм Сөләйманов белән очрашты. Очрашуда Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең бүгенге халәте, киләчәккә планнар, 2012 елда Владивосток шәһәрендә узачак Федераль сабантуйны оештыру мәсьләләре һәм бу регионда Татарстан Республикасы вәкиллеген ачу турында фикер алышынды

1 сентябрь

Чувашстан Республикасы Комсомольск районы Урмай авылында IV Регионара мөселман фольклор һәм эстрада җыры «ART-MADHIA»фестивале узды. Анда БТК БК вәкилләре катнашты

3–10 сентябрь

БТК БК вәкилләре Сочи шәһәрендә узган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

8-11 сентябрь

Новосибирскиның О.Кошевой исемендәге Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә татар яшьләренең IV Себер фестивале узды. Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисенең урынбасары Тәбрис Яруллин, БТК БКның РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы референты Марсель Сабиров катнаштылар

9 сентябрь

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саранск шәһәрендә Мордовия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте вәкилләре белән очрашуда БТК вәкилләре дә бар иде

12 сентябрь

Иркутск өлкәсе Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары Марс Тукаев катнашты

13 сентябрь

Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советының күчмә утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Лаеш Мәдәният йортында узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе катнашты

14–17 сентября

БТК БК хезмәткәрләре Пермь краеның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән очрашты

16–17 сентябрь

22 татар мәктәбе каршына татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның бюсты куелды. Бу тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе катнашты

22 сентябрь

Әгерҗе районында “Иж-Бубый мәдрәсәсе – рухи мирас” темасына фәнни-гамәли конференция һәм бәйрәм чаралары узды. Фәнни-гамәли конференция эшендә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев татар конгрессының котлавын җиткерде

22 сентябрь

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Башкортостан Президентының Татарстанга рәсми визиты кысасында Казанга килгән Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе, Русия дәүләт Думасы депутаты Марсель Юсуповны кабул итте

28 сентябрь–
2 октябрь


БТК БК хезмәткәрләре Кострома шәһәренең татар җәмгыятьчелеге белән очрашты

30 сентябрь – 1 октябрь

"ТР Фәннәр академиясе: тарих һәм бүгенге заман" дип аталган татар галимнәре форумы узды. Аны оештыруда БТК БК ярдәм күрсәтте һәм катнашты

3–11 октябрь

Казакъстанның Семей шәһәрендә 2000нче елдан бирле үткәрелеп килә торган “Көзге Иртыш моңнары” халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсында БТК БК вәкилләре катнашты

4–8 октябрь

БТК БК вәкилләре Сахалинск шәһәрендә узган фәнни-гамәли конференциядә катнашты

4–11 октябрь

БТК БК вәкилләре Үзбәкстан Республикасының татар яшьләре белән очрашу үткәрде

5 октябрь

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырымбур дәүләт татар драма театры бинасында “Ислам мәгарифе. Тарихы, бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары. “Хөсәения” мәдрәсәсенең 120 еллыгы, гамәлдәге дини белем бирү учреждениесе “Хөсәения” мәдрәсәсенең 20 еллык эшчәнлегенә багышлап” дип исемләнгән Халыкара фәнни-дини конференция узды. Әлеге чарада БТК БК вәкилләре дә катнашты

6 октябрь

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе “Россиянең милли сәясәте: халыкара һәм динара мөнәсәбәтләрне камилләштерү тәҗрибәсе һәм хәзерге заманның үзенчәлекләре” дигән программа буенча Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы академиясенең региональ бүлеге Идел буе институтында белемнәрен күтәрүче республиканың муниципаль район башлыклары урынбасарлары, Башкарма комитет рәисләре, дәүләт оешмалары чиновниклары белән очрашты

6 октябрь

БТК БК вәкилләре картлар көненә багышланган “Ак яулыклы әбием” исемле чарасын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күсәтте

7 октябрь

Самара губерниясының 160 еллыгына һәм укытучылар көненә багышлап Самара шәһәрендәге “Яктылык” татар мәктәбендә “Татар теленең бүгенге хәле, киләчәге, аның проблемалары” дигән темага конференция узды. Анда БТК БК вәкилләре катнашты

7–9 октябрь

Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск шәһәре татарлары Казанга экскурсиягә килде. Аны БТК БК оештырды

13–14 октябрь

БТК БК рәисе Саратов шәһәренең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

14 октябрь

БТК БК вәкилләре Челябинск шәһәрендә үткәрелгән “Татар кызы - 2011” конкурсын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итте

14–16 октябрь

Владимир шәһәре вәкилләре Казанга экскурсиягә килде. Аны БТК БК оештырды

15 октябрь

БТК БК вәкилләре Халыкара Рәсәй ватандашлары Берлеге идарәсе утырышында катнашты

20 октябрь

Пермь краеның Барда районының “Таң” газетасы үзенең сиксән еллыгын бәйрәм итте. Көннең беренче яртысында “Массакүләм мәгълүмат чараларының милләтара мөнәсәбәтләрне саклаудагы роле” дигән темага конференция узды. Бу чарага җыелган халыкны Барда районы хакимияте башлыгы Сергей Ибраев сәламләде, ул районның бүгенге вәзгыяте белән таныштырды

20 октябрь

Чувашстан Республикасы Урмай авылыннан экскурсиягә төркем килде. Аны БТК БК оештырды

26 октябрь

Киров өлкәсе Малмыж районы мәдәнят сараенда өлкә татар милли-мәдәни мохтәриятен оештыру конференциясе узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече катнашты

26–30 октябрь

БТК БК вәкилләре Клайпеда һәм Висагинас шәһәрләрендә Г.Тукайның 125-еллык юбилей чараларында катнашты

28 октябрь

Башкортостан Республикасы Стәрлебаш районы Бузат авылында “Милләтара дуслыкны ныгыту елы” кысаларында Татар мәдәнияте көне узды. Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре катнашты

30 октябрь

Беренче Байкал буе татар яшьлəре форумында БТК БК вәкилләре дә катнашты

1 ноябрь

Курган өлкәсенең Сафакүл районында Курган өлкәсе татарларының III корылтае узды. Аның эшендә өлкәнең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар, Курган өлкәсе губернаторы О.Богомолов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.Закиров, Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиле Р.Садриев, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ринат хәзрәт Раев һәм башка вәкилләре катнашты

1 ноябрь

Ульян шәһәре татар теле укытучыларының I региональ съездында БТК БК вәкилләре катнашты

14 ноябрь

“Сөембикә” журналы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, БТК БК каршында эшләп килүче “Татар гаиләсе” Фонды белән берлектә ел дәвамында “Әти һәм мин” дигән бәйге үткәрде

17 ноябрь

Татар теле укытучыларының “Яшә, татар теле!” исемле өлкә фестивалендә БТК БК вәкилләре катнашты (Пермь крае, Барда районы)

18 ноябрь

Актанышта Бөтендөнья татар яшьләре җыенының күчмә утырышы үтте

19 ноябрь

Мәскәүдә “Мифист” ның 20 еллыгында БТК БК вәкилләре катнашты

22 ноябрь

Ижевск шәһәренең мәктәпләрендәге татар сыйныфларына 20 ел тулу уңаеннан БТК БК вәкилләре катнашты

23 ноябрь

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросының чираттагы утырышы узды. Бюро әгъзалары БТК БКның 2012 елга эш планын карадылар

23 ноябрь

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының махсус программасы буенча Кытай Халык Республикасыннан Казан югары уку йортларында белем алырга тагын 22 егет һәм кыз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе белән очрашты

24 ноябрь

Самара өлкәсе Гали авылында “Авыл кызы” бәйгесендә БТК БК вәкилләре катнашты

25–27 ноябрь

Удмуртия республикасыннан Казанга экскурсиян төркем килде. Аны БТК БК оештырды

26 ноябрь

Ханти-Манси округына кергән Лангепас шәһәрендә 20 ел буена татар телендә “Туган тел” тапшырулары эфирга чыгып килә. Шул уңайдан котларга БТК БК вәкилләре да барды

26-27 ноября

Участие представителей ВКТ в проведении мероприятий, посвященных 50–летию народного ансамбля «Юллар» (Орск)

28 ноябрь

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кысаларында, Приморский крае татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда БТК БК рәисе катнашты

29 ноябрь

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районында IIIнче Кулаткы укулары узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек башлыгы Фәрит Уразаев катнашты

28–29 ноябрь

Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы бергәлектә уздыра торган “Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу турын уздырды

2 декабрь

Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасында Хөсәен Ямашев исемендәге Татар милли китапханәсенә һәм “Вакыт” газетасының беренче саны чыгуга 105, ә “Вакыт”ның дәвамчысы булган “Яңа вакыт” газетасына 20 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булып узды

2 декабрь

Калининград шәһәренең татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда БТК БК рәисе һәм вәкилләре катнашты

10 декабрь

Бөтендөнья татар конгрессының еллык җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Премьер министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының рәисе Рәзил Вәлиев, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Илдүс хәзрәт Фәизов, ТРның Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Линар Якупов һ.б.катнашты

21 декабрь

Санкт-Петербург шәһәрендә Гатаулла Баязитовка һәйкәл куелды. Бу чарада БТК БК рәисе катнашты

23 декабрь

Казахстан республикасы Уральск шәһәренең Г.Тукай музеена 5 яшь тулды. Казаннан делегация составында Г.Сафиуллина, С.Зайнутдинова, Б.Хисматов, Р.Ахмадуллин барды

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы
10.12.2011 Казан шәһәре

Р.З.Закиров: Хәерле көн, хөрмәтле Башкарма комитеты әгъзалары, утырышта катнашучылар!

Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты житәкчесе Камалтынов Юрий Зимельевич, Татарстан Республикасы Президентының тышкы эшләр департаменты житәкчесе Мөфлиханов Искәндәр Илдарович, Татарстан Республикасы Президентының эчке эшләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Терентьев Александр Михайлович, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәлиева Зилә Рәхимьяновна, Татарстан Республикасының Россия регионнарындагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Кәримович Әхмәтшин, шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге вәкаләтле вәкиле Камил Шамилевич Әхмәтшин катнаша.

Шулай ук, Казан шәһәре администрация вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлар, җәмәгать эшлеклеләре, татар интелигенциясе, Россия Федерациясенең 37 төбәгеннән 123 оешма вәкилләре, 11 чит илдән килгән вәкилләр һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы җирле оешмалары җитәкчеләре катнаша.

Бүгенге утырыш традицион – еллык эш нәтиҗәләренә багышлана. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:




  1. “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлегенең 2011 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре.

чыгыш ясаучы Р.З.Закиров

  1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты даими комиссияләрендә каралган мәсьәләләр хакында комиссия рәисләренең хисаплары.

комиссия рәисләре

  1. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең чыгышлары.

4. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2012 нче елга эш планын кабул итү.



Р.З.Закиров

5. “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлегенә татар иҗтимагый оешмаларын кабул итү



М.Р.Тукаев

  1. Дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру

Р.А. Ратникова, Р.З.Закиров

Кем шушы көн тәртибе белән килешә?

Кем каршы?

Юк. Көн тәртибе раслана.


Регламент: Төп докладчыга – 30 минут

Чыгыш ясаучыларга – 5-7 минут



Сәламләу өчен сүз Татарстан Республикасы тышкы эшләр департаменты житәкчесе Мөфлиханов Искәндәр Илдаровичка бирелә. Рәхим итегез.

И.И. Мөфлиханов: Хәерле көн, мөхтәрәм катнашучылар, мөхтәрәм кунаклар, милләттәшләребез. Зинһар өчен, гафу итегез, мин рус телендә дәвам итәм. Во - первых, позвольте произнести слова благодарности всем участникам сегодняшнего заседания, нашим соотечественникам, всем кто смог приехать. Приглашались еще больше, но не все смогли приехать. Вы все наши соотечественники, в основном, работающие на благо Татарстана по зову сердца, на благо татарского народа, на благо сохранения культуры, традиций, языка. Каждый из вас вносит свой вклад посильный, в установление, укрепление всесторонних связей с Республикой Татарстан. Президент Республики Татарстан Рустам Нургалиевич Минниханов перед всеми органами государственной власти и управления, ставит задачу укрепления связи с соотечественниками, об усилении работы по всем направлениям и взаимодействия с татарами, проживающими в регионах Российской Федерации и стран дальнего и ближнего зарубежья. Таким образом, каждый из нас это органы государственной власти республики, представительство Татарстана всех уровней. Полномочные, постоянные, торгово-экономические представители Татарстана в виде торговых домов, общественных организаций исполняют поручения президента. При планировании подготовки визита президента, сейчас непременным обязательным пунктом программы стала организация встречи с нашими соотечественниками на местах, будь это в регионах России или зарубежья. Определяются основные направления взаимодействия, даются конкретные поручения по оказании помощи соотечественникам. Только за последние два года, состоялись встречи с татарами в Германии, Австралии, Финляндии, Туркменистане, Узбекистане, Приморском крае, в Санкт-Петербурге, Москве, Московской области. И буквально несколько дней назад завершился официальный визит, рабочая поездка делегации нашего Президента в Польшу, где проходили также встречи с татарами. Координаты всего спектра взаимодействия соотечественниками, проживающими за пределами Татарстана, в регионах России, за рубежом. Президентом Республики определен Департамент внешних связей президента. В рамках департамента создано специальное подразделение по работе с соотечественниками. Таким образом, создано иерархическая структура, которая должна повысить эффективность работы всех нас. Естественно, в этой структуре важное, огромное значение имеет Исполком Всемирного конгресса татар. Скоординированная работа всех органов властей и общественных организаций должна повысить эффективность, расширить сферы взаимодействия. Зачастую в нашей работе не хватало именно координации. Это не позволяло ввести систему планомерной работы, что вызывало нарекания и у руководства республики и непосредственно, у вас. Мы получаем отглоски, обратную связь, что вызывает частое недовольство или недоумение татар на местах. Таким образом, в рамках предоставленного слова позвольте поприветствовать вас, пожелать плодотворной работы, а также пожелать в дальнейшем успешной скоординированной работы. И я уверен, что все ветви исполнительной власти, общественные организации республики в регионах, зарубежья, каждое ведомство будет и дальше вносить свой вклад в работу с соотечественниками.

Вопросы координации взаимодействия с федеральными органами, с МИДом, непосредственно, с Советом при президенте России по делам соотечественников, департамент внешних связей берет на себя. Позвольте пожелать успехов и еще раз хочу заверить, что никто не забыт. Все регионы, вся зарубежная диаспора нам дороги. Надеюсь, в дальнейшем работать со всеми. Спасибо.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет