процессия – мәрасим
пружина – силә
пулемет – уксибәр, ядрәтар
разлилась вода – су чайпалып түгелде
рессор – сиртмә, силә
рогатка – ташатар
руль – бормач, Финләндиядә яшәүче татарлар теленнән
рычаг – терсәк, каерчак, култерсәк (машинадагы тизлек терсәге).
самоходка – йөрертуп, теретуп
сәрмая – основной капитал; мая – капитал; бераз маясы бар – он имеет немного накопленых денег
сбербанк – саклык базы, сакбаз, сондык
сейчас – хәзер; готовый – әзер
секундомер – мәлдар, мизгелдар
село – сала
свежий – саф, таза, яңа
свеча (моторныкы) – чакма
свеча – шәм
следователь – эзалар, тикшерүче, шымчы
слизняк – лайлач
следователь – соракчы, сорау алучы
слух – ишетем
слуховой нерв – ишетем сеңере, ишетем җепселе
слуховой аппарат – ишколак; кушколак, ишетдар; ишетү җайланмасы
символ – рәвшәл, шәкел, сурәт
синоптик – көнкүзәтор
смертник – шәһид
смотр – сәләтләрне барлау
сотовый телефон – кесә чылтырагы, йөремсәк
специалист – узман, оста, белгеч
спираль – боргау
солнечные зайчики – кояш күбәләкләре, уйнаклар, уйнавыклар, нуруйнар
соус – салҗа
страховая компания – иминлек ширкәте
сухари – кәтермәч
солонка–тоз савыты, тозлык
солянка (аш)– тозлавык
солянка – тамаша боламыгы
сынок – сынык, улым–җанкисәгем, җанымның бер өлеше, җанымның сыныгы
сыпь – чабырча
съезд – корылтай, җыен, тупланыш
танк – корычтун
татил –кыска вакытлы ял, кышкы, җәйге татилләр; каникулы
телевизор - әбүкөзге (Әбүгалисина көзгесе).
телеграф – чыжым, телеграф (Нәкый Исәнбәт.)
телефон – чылтыравык, чылтырак, зыңгылдак
тиф – сүзек
труп – мәет; труп животного – мал үләксәсе
разлилась вода – су чайпалып түгелде, неси не разливая – чайпалдырмый гына алып бар
ток – елдырак, елгырдак
трактор – дөбердек
тягач –тартач, тартыр
урегулирование – җайлау, көйләү, яраштыру
утырышханә – конференц зал, утырышлар бүлмәсе
учреждение – мөәссәса, эшкушкар
фаил – кишәрлек
фейсбук – сәхифә, шәхси сәхифә, хосуси сәхифә
фестиваль - җыен
физкультура – чыныктырма (бәдән чыныктыру). Тәнязма
флешка – бармакбаш
форма – шәкел (шикелле), рәвеш
фонтан – сибәләк
ценитель – бәһадар, бәядар, бәяләүче
цитата – (үрнәк) гыйбарә
шарлатан – шыр надан, шарлатам, җилкуар
шатер – чатыр, кулчатыр – зонтик; юлчатыр – палатка
шедевр – шаһәсәр
шнур – киндерә
шомпол – шыбын, чөшкел
штык – сөңге, (соңгы, тыккыч, кадагыч)
щетка –чөшкел, теш чөшкеле, фырча
электр – елдыр
электрон – елдырык.
экспромт – мизгелдәк, дәрхәл
эпоха – дәвер, чор
этикет – итагать
юбиляр – бәйрәмдар – бәйрәме бар; бәйрәм хуҗасы
ювелир – зәргар, җәүһәрче, зәркан
яблоко раздора – гауга калҗасы, гауга малы
ядкәрбаз – музей
ядкәрханә – музей
Кыскасы, Ана телебезне сафландыру мәсьәләсе бүген иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. Бу эшне башкарып чыгу өчен Ана телебезне саклау һәм үстерү тәшкилаты (АТСҮТ) кору зарури. Бу тәшкилатта тел, тарих галимнәре, укытучылар, язучы-әдипләр булырга тиеш. Тәшкилатның үз матбугат чаралары, радио-телевидениедә үзенең даими тапшырулары эшләргә тиеш. Тәшкилат әгъзалары тел сафландыру ярышлары оештырырга бурычлы. Һәр табыш-уңыш, яңалык мәгълүмат чаралары аша шул көнне үк халыкка, мәктәпләргә, матбугат әһелләренә җиткерелергә тиеш.
яугир – яу ире, сугышчы
1. Онытылган, онытыла язган, хаксызга телдән сөрелгән иске сүзләребезне кайтару зарур. Татар халкының мирасы булган борынгы тарихи-әдәби әсәрләрдәге кәлимәләрнең сүзлеген төзү.
2. Телебезгә башка телләрдән кергән сүзләрне Ана теле кануннарына буйсындырырга, татарчалаштырырга, татарча язылышы, татарча әйтелешле итәргә.
3. Ана телебез кагыйдәләренә буйсынган ясалма сүзләр уйлап табарга.
Батулла, 2015, 11 декабрь.
Кулланма
Радио-телевидениедә, сәхнәдә сөйләүчеләргә, гомумән, һөнәрләре Ана теле белән бәйле кешеләр сөйләмендә еш очрый торган хаталарның кайберләре
ассызыклап әйтте түгел -- басым ясап әйтте, аерып әйтте; подчеркнул
ат ите түгел – җылкы ите; конина
ат мае түгел – җылкы мае
әзер – готовый; хәзер – сейчас
әүкат – ризык, ашамлык, азык-төлек (продовольствие) кибете
бәхетемә каршы түгел – бәхетемә күрә, бәхетемә син очрадың, “бәхетемә каршы” булса бәхетсезлек була
бизгайбә түгел – бигайбә
бис – тагын, тагын, кабатла
больница – хастаханә, сырхауханә, авырулар йорты, дәвалау йорты
бөке – пробка (машина тыгылышы); чират тыгылышы – давка, самавыр борыны тыгыла, агымсу бөялә
бөке – бөялеш, машиналар бөялеше
браво – афәрин, йөз яшә, булдырасың, машалла, сөбханалла
будильник – әтәч-сәгать, уяндыргыч сәгать
бутылка – шешә
вазгыять – шартлар, хәлнең торышы; ситуация, положение дел,
ветеран труда – хезмәт михнәтдары; ветеран войны – сугыш михнәтдары; ветеран школы – мәктәп хезмәтдары, спорт ветераны – спорт михнәтдары, колхоз ветераны – күмхуҗ михнәтдары
егет – җегет. Бу сүз “егет” дип языла, “җегет” дип укыла. Мишәрләр язылганча укыр, “җ” яклы кешеләр “җ”лаштырып укыр. “Елый” дип язылса да, сүз “җылый” булырга тиеш. Мишәрләр аны язылганча укыр. “Егәрлек” белән дә шул ук хәл. “Егәрлек” язылсын, “җегәрлек” дип укылсын, әйтелсен. Чөнки бу сүз “җигәрлек”тән ясалган, “атның җигәрлек көче бар”. Җегәрсез, җигәрсез ат – күтәртмгә калган, хәлсез ат. Җеп өзәрлек тә җегәрем калмады. “Елкы” белән дә шул ук хәл. “Елкы” дип язылса да “Җылкы” дип укылырга тиеш. Җылкы җылы тарата. Җылкы җанны җылыта
җиңел пар белән – (мунчаң) шифалы булсын, (ашың) сихәткә булсын
закуска – кабымлык, кабарлык, теш арасына кыстырырлык тәгам
зиһенасты – зиһен төбе, зиһен түре; подсознание
зур карьера ясады – уңыш казанды, уңышка иреште, зур дәрәҗәләргә иреште
изгелек кылды – игелек кылды. Изгелек – святой; игелек – добрые деяния. Гомере буе башкаларга игелек кылган кеше генә изге була ала
кайда – где
кая – куда
кайсы думда торасың? - кайсы өйдә торасың?
кәрәзле телефон – кесә телефоны
ничәнче ятажда? – ничәнче катта?
Казан асты – Казан арты, Казан яны, Казан шәһәре тирәсендә
казылык – казы өчен әзерләгән ит “казылык” дип, әзере “казы” дип атала
календарь – җәтвәл
киңәшләшеп – киңәшеп
колхоз – күмхуҗ, күмәк хуҗалык
конкурс – ярыш, бәйге, узыш
көй яздым – көй чыгардым; көйне композиторлар гына яза ала, чөнки алар нота яза белә. Үзен “композитор” дип йөргәннәрнең күбесе нота танымый, ул ничек яза икән сың? Халыкта “көй чыгардым, җыр чыгардым” диләр
күптин күп рәхмәтләр – большое спасибо, чуктин чук рәхмәтләр
кызның кулын сорады – кияүгә сорады, никахлашырга тәкъдим итте, ярәшергә килде, кыз сорарга килде
кызганычка каршы – кызганыч, кызганыч ки, кызганычка күрә
кызыгыз өстендә кем эшли – кызыгызны кем өйрәтә
кызык – күңелле; смешно
кызыклы – интересно
маладис – афәрин, булдырасың, машалла, сөбханалла
малайны печтердек – сөннәткә утырттык; печелгән ирләр евнух була
лаеклы – лаек
малай һәм кызлар – малайлар–кызлар, малайлар белән кызлар. Малайлар да кызлар да
Мәскәү астында – Мәскәү янында, Мәскәүдән ерак түгел генә, Мәскәү тирсендә
мөмкинчелек – мөмкинлек
нәрсә өстендә эшлисең! Над чем работаешь – ни язасың, ниләр иҗат итәсең, нәрсәләр майтарасың
өстәл әзерләү, өстәл каплау, өстәл ябу – табын әзерләү (дәстархан кору). “Өстәл әзерләү” булса, сүтелгән өстәлне җыю; “өстәл каплау” булса, исереп, өстәлне капландыру була; “өстәл ябу” булса, өстәлне ашъяулык белән ябу була. Өстәлгә ашъяулык җәйгәч, ашъяулыкка ашамлыклар куелгач, өстәл табынга әверелә
өстәлләр мул итеп ябылган – бай табын әзерләнгән, дәтархан бик мул иде
өстәл артында – өстәл янында, өстәл арасында, табын янында, дәстархан янында
повар – ашчы; пешекче – ашчының ярдәмчесе, кара эшче
президент – илбаш, балтавар, чирүбаш
приватизация – хосусилаштыру, үзләштерү
проблема – мәсъәлә
проект – тәдбир, план
прокурор – хөкемдарлар хакиме, казыйлар казые
радиотелефон – йөремсәк (телефон)
район – төбәк
ресторан – дәстархан, тәгамханә, тамакханә
Сабантуй – Сабан туе
сезон – фасыл, ел фасыллары – сезоны года; яз, җәй, көз, кыш
семья – гаилә
синсез ничек яшәрмен? – синнән башка ничек яшәрмен?
Советлар Союзы Герое – Советлар Берлеге Каһарманы
список – исемлек
студиядә шалтырау бар – безгә шылтыраталар, чылтыраталар
суд – мәхкәмә; хөкем, яргулау
судья – хөкемдар, мәхкәмәче, яргулаучы
сүзләрен аңламаганга сабышты – “салышты” кирәк. Салышты – делал вид, симулировал. Сабышты – авыруга сабышты, сильно заболел. Авыруга дучар булды
талант – куә, истигдат, кабилият; сәләт – способность
татил – каникулы, кышкы татил; җәйге татил, кыска вакытлы ял
тәйсир – тәэсир
тәймин – тәэмин
тәкъдир итү – презентация
тәкъдим итү – представлять, таныштыру
тормыш иптәшем – хәләл җефетем, хатыным
туегыз белән! – туегыз котлы булсын, никахыгыз белән тәбриклим (котлыйм)
тәгам – ашамлык, ризык, әүкать, азык-төлек (продовольстве)
тәмле булсын – аш булсын, ашыгыз шифага булсын, сихәткә булсын
текә егетләр – хәтәр егетләр. “Хәтәр” сүзе сугыш, рәхимсезлек, кансызлык мәгънәләрен үз эченә ала. “Кәттә егетләр” түгел. Кәттә - горур, яхшы киенгән, үзен олы тота торганнарга карата әйтелә
текә ташламалар – крутые скидкидан туры тәрҗемә. Дөресе: олы ташламалар, күп ташламалар, зур ташламалар, бәяләрне киметү, бәһаләрне төшерү
Рөстәм һәм Фәрит чыгып китте – Рөстәм белән Фәрит чыгып китте. Рөстәм Фәрит белән чыгып китте
турнир – ярыш, бәйге, узыш. Чаңгычылар ярышы, ярышып эшләү. Ат чабышлары. Йөгерешчеләр узышы, ярышы. Ачык мәйданда, тамашачылар каршысында бергә бер сугыш, орыш. Мәсәлән, татар батыры Чалубәй белән урыс баһадиры Пересвет сугышы (1380, 8 сентябрь), мәсәлән. гладиаторлар сугышы; мәсәлән, рыцарьлар орышы; мәсәлән, Сабан туе мәйданында ике батырның көрәше
түнтәрелеш – революция
тырышлык күрсәтә – тырыша. “Күрсәтә” булгач, кешегә күрсәтер өчен генә тырыша булып чыга
уңышлылыклар – уңышлар
участок – кишәрлек
үгетатыр – агитатор, үгет атучы, үгетләүче, кыстаучы
үлҗә – мөмләкәтара сугышта үтерелгән кешенең үлҗә малын җиңүче батыр ала: дирбияләре белән атын, сугыш коралларын
фарсаттан файдаланып – форсаттан файдаланып
фаил – букъча
сайт – кишәрлек
фәйсбук – сәхифә, хосуси сәхифә, шәхес сәхифәсе
фестиваль – җыен
форум – җыен, тупланыш
хәзер – сейчас; әзер – готовый
хәм – һәм
хич – һич
чуктин чук рәхмәтләр – большое спасибо; күптин күп рәхмәтләр
шалтырау бар – безгә шылтыраталар, телефон чылтырый, әтәч-сәгать зыңгылдый. Әтәч-сәгать – уяткыч сәгать
шигырь тудырдым – шигырь яздым, иҗат иттем
Соңгы вакытта композиторлар җыр “тудыра”, шагыйрьләр шигырь “тудыра” башлады. Әгәр дә без шушы юнәлештә барсак, озакламый хикәяләрне шушы телдә “тудыра” башларбыз, ихтимал
“ Мин йомыш белән килеп кергәндә композитор Мортар Шургазин шагыйрә Зания Әхтәриева белән җыр тудырып маташалар иде. Пьеса тудырып ятканда безнең Саттар телефонны атклүчәйт итеп куя”
штук – данә
шул хакта сүз алып бара – шул хакта сөйли
экземпляр – нөсхә, данә
эйфория – уңышлардан баш әйләнү
юбиляр – бәйрәмдар
юлларда бөке – юлларда тыгылыш; машиналар тыгылышы
Яңа ел белән – Яңа ел котлы булсын, Яңа ел белән тәбриклим, тәбрик итәм, котлыйм; туган көнең белән котлыйм (тәбриклим), дип авыз тутырып әйтергә кирәк. Юкса, урыслардан күрмәкче, без җөмләне өзек килеш калдырабыз
ярдәм күрсәтә – ярдәм итә, ярдәмләшә. “Күрсәтә” булгач, кеше күрсен өчен генә ярдәм итә, ихластан ярдәм итми
ядкәрбаз – музей
ядкәрханә – музей
Вакыт сүзлеге
мизгел = мгновение, миг
күз ачып йомганчы = кыска вакыт, секундның яртысы
мәл = мизгелдән озынрак вакыт, секундның кыска бер өлеше
секунд = алтмыш мизгел
эт сигәнче = бик тиз, ике секунд
минут = алтмыш секунд
кавым = минут чамасы
сәгать = алтмыш минут
көн = ун ике сәгать.
тәүлек = егерме дүрт сәгать
ай = утыз көн
әүвәлән = бик борынгы заманда
ел = унике ай
йөз ел = гасыр
мең ел = ун гасыр
дәвер = эра
безнең дәвергә чаклы (б.д.ч.) – Гайсә пәйгамбәр туганга чаклы вакыт
безнең дәвер (б.д.) – Гайсә пигамбәр туганнан соңгы вакыт
эпоха – чор, чак
борын (гы) заман = в древние времена
әүвәл (ге), элек(ке) заман = предавние времена
бая (гы), әле генә, яңа гына, күптән түгел генә = әз генә узган заман
чак – вакыт, бала чакта, шулчак
бер мәлне – шул чакта, однажды
бервакыт – однажды, в одно время
берзаман – однажды, в одно время
Татарларның өс-баш киемнәре
алъяпкыч – передник; хатын-кыз алъяпкычы, тимерче, мичче алъяпкычы, абзар тирәсендә кия торган эш алъяпкычы
аякчу – аяк киемнәре; итек, чабата, чолгау, оекбаш; ошметки
башмак
бәбәйтәк – бәбәй итәкле хатын-кыз күлмәге, итәге кат-кат каймалап тегелгән озын күлмәк
бишмәт – бешмет; мамык-чүпрәктән-йоннан сырган калын өс киеме
бөркә – бурка, тире-тун, җылы бөркәвеч
бөрмә тун – биле бөреп тегелгән
бүре тун
җөббә – җиләннең бер төре, атлас, ефәк яки баша бер тукымадан тегелгән җиңел өс киеме, халат
җилән – юка туладан яки сырмадан тегелгән өс киеме. Җиллек дип тә атала, ихтимал, җилдән саклану, яңгырдан саклану өчен киелгәндер. Ап-ак юка туладан тегелгән җиләнне кызларга кигертә торган булганнар. Җилән кыска җиңле була
җиңсез кыска җилән – камзул
иләк – акчаның сан ягы, акчасы иләк ягы белән төшкән кеше оттыра
кама бүрек – су җәнлеге кама тиресеннән тектерелгән кыйммәтле баш киеме
камчат бүрек – кондыз тиресеннән тегелгән бүрек, байлар кия торган булган. Төлке тун, камчак бүрек байларда, җыр сүзләре
кайры тун – имән кайрысын кайнатып, иләнгән сарык тиресеннән тегелгән кыска тун; дубленка
каракүл (көрпә) бүрек – каракүлдән тектерелгән затлы бүрек. Иң беренче рәсеме поляк рәссамы ясаган сурәттә калган (1418 ел.) Каракүл бүрекне яуга кергәндә дә кигәннәр. Каракүл бүрек эченнән киез кәләпүш киелгән була. Каракүл белән киез кәләпүш башны кылычтан саклаган
ката – кыска кунычлы киез аяк киеме
кәләпүш – киездән, туладан тегелгән баш киеме
кәвеш – читек өстеннән киелә торган кәвеш
кәлүш – кызыл эчлесе
кәпә бүрек – хатын-кызга өчен колакчынсыз, түгәрәк, җиңелчә бүрек
кәпәч – юка киез (тула) дан тегелгән баш киеме; кепка
киез итек (пима)
киез бүрек
киез ката – кыска кунычлы киез аяк киеме
киез эшләпә – туладан эшләнгән эшләпә, челләдә печән чапканда, кыр эшләренә киеп барганнар
колакчын бүрек (малахай бүрек) – эт, бүре, төлке тиресеннән тегелеп, колакларны суыктан саклар өчен ике колакчынлы баш киеме; ушанка
кондыз бүрек – шапка, сшитая из меха бобра
көртәй – биле бөреп тегелгән кыска җиңле камзул
көрпә (каракүл) тун
күн – кожа
күн – тимер акчаның күн ягы; орел
күн ката – кыска итек; ботинки
күнитек – хром итек, кирза итек
күнката – күннән тегелгән кыска кунычлы аяк киеме; ботинки.
күтәртмәле чабата – аягасты юеш-пычрак булганда чабата табанына беркетә торган күтәртмә; катурны. Балалар өчен капкасымак күтәрмә ясала, олылар өчен, атлап йөрүе уңай булсын өчен, ике өлештән торган күтәрмәләр ясала.
кырпу бүрек – кыйммәтле җәнлек тиресеннән каймалап тегелгән түгәрәк баш киеме
кыска (чонтык) тун; полушубка
малахай – колакчык бүрек, артык кыйммәт булмаган җәнлек тиресеннән, эт тиресеннән тегелгән
мескен бүрек – сырып эшләнгән чүпрәк бүрек яки туладан тегелгән. Ялчылар, фәкыйрьләр кия торган баш киеме. Поставы кыршылып беткән иске бүрек. Эче постау тукымадан тышланган гөмбәзсыман түбәле бүрек
очлым – сугышчыларның баш киеме, тимердән, бронзадан эшләгән була; эшләм, шлем
постау бишмәт – суконный бишмет
постау камзул – суконный камзол
рахшын – алтын ука белән чигүле түбәтәй
сәхтиян читек – кыйммәтле җәнлек тиресеннән тегелгән, чигелгән читек
такыя бүрек – хатын-кызның баш киеме. Алтын-көмеш ука белән чигелгән.
тиен тун
тире – мех
тире – кожа
толып – баш каплавычлы, алты-сигез сарык (бүре, төлке) тиресеннән тегелгән; тулуп
төлке тун
түбәтәй – баш түбәсен эсседән саклаучы баш киеме. Иске заманнарда ул очлым астыннан киелә торган, кылыч-гөрзи, чукмар оруыннан саклавыч булган
тышлы тун = кайры тунны, толыпны чыдам материал белән каплап тегелгән тун
хөллә – калын, затлы ефәк тукымадан тегелгән җиңел өс киеме
чабата (карама чабата, күтәрмәле чабата, курыс чабата) = чоботы, лапти
чалма – руханилар гына башларына чалма урап йөрмәгән, яугирләр дә чалма урап сугышка кергәннәр. Кат-кат урап куелган чалма башны кылычтан саклаган. Тимер очлым (шлем) авыр да, эсседә кыздырган, салкында туңдырган. Чалма салкыннан да, эсседән дә, кылычтан да саклаган
чапан – яңгырлык, тузанлык, бөркәвеч
чикмән – якасы сырып эшләнгән тула (юка киез) өс киеме. Чикмәннең якасы, чабулары чигешле була торган иде. Ихтимал, чигешле булгангадыр аны “чикмән” дип атаганнардыр. Эссе вакытларда тукымадан, юка паластан да тегеп кигәннәр. Гадәттә кара, җирән туладан теккәннәр. Ап-ак туладан, калынрак киездән кыз сорарга барганда егеткә кигезгәннәр. Чикмәнле бәрәңге – картошка в мундире. Юкалыкны аңлата торган тәгъбир. Чикмәнне “яңгырлык (плащ) яіи тузанлык (тузаннан саклагыч) дип тә булыр иде. Чикмән озын җиңле була
чиркәс чикмәне – черкеска. Нугай, Кавказ, Кырым татарларында милли кием саналган. Бөтен Кавказ халыклары чиркәс чикмәне кигән
читек – гади күннән тегелгән йомшак аяк киеме
чолгау – алача (киндер)дән тукылган аяк чолгавы
чүәк (чарык) = очы югарыга карап торган, артсыз аяк киеме.
ябынча – комачтан, җиңел туладан эшләнгән ябынча, Япанча баһадирның кушаматы; плащ
ядкәрбаз – музей
ядкәрханә – музей
Боерык фигыль белән исем
алма – яблоко
алма – не бери
тартма – не тяни
тартма – коробка
җәймә – покрывало
җәймә – не стели
кулланма – не пользуйся
кулланма – инструкция
борылма – поворот
борылма – не поворачивайся
сөрмә – сурьма
сөрмә – не выгоняй
каптырма – не застегивай
каптырма (кашык белән каптырма) – не давай ему лошкой кушать
каптырма – тишеклесе; ата каптырма – тишеккә керүче эләктергеч
утар – отара
утар – усадьба, генерал утары – генеральская усадьба
утар – бакча чүбен утар; будет выдергивать сорные травы
Некоторые добавки к русскому алфавиту
Носовой звук “ң” в русском разговорном языке употребляется очень часто, но в русском алфавите отсутствет обозначающая буква в соответствии данному звуку.
Анка
банка
белянка
ботинки
валеньки
гонг
гонка
делянка
Дунька
дунь-ка (өр әле)
кронка
лунка
маленький
манго
Мангшлак
манка
манкурт
миленький
монгол
ринг
санка
северянка
серенький
синька
теленка
тихонько
тонкий
тронька
пленка Панкратов
планктон
приманка
Франко
франк
Новое правило. Если буква “н” пишется рядом с буквами ”г” и “к”, то мы получим звук “ң” – “н” с хвостиком.
Если буквы “з”, “д”, “ж”, “жж”, “зж” стоят рядом, то мы получим звук “ж” с хвостиком – “җ”
визжал - виҗҗал
возжи – воҗҗи
җюри – җүри
дождь – доҗҗ
приезжал – приеҗҗал
сожжен – соҗҗен
Так писать необходимо, чтобы не было искажения иностранных имен и фамилий из-за отсутсвтия нужных знаков. Например, в русской исторической литературе часто искажаются имена татарских личностей как Махмут хан (Мамут, Мехмет), (читатель может спутать, что это разные ханы, а речь идет об одной и той же личности; Җәвахарлал Неһру (Дҗавахарлал Неру), Һәйне (Гейне), Һитләр (Гитлер), Һамбур (Гамбург), Җәмилә (Джамила).
Достарыңызбен бөлісу: |