Татар теленнән эш программасы 6 нчы в сыйныф (татар төркеме) (105 сәг.) Аңлатма язуы



бет1/4
Дата29.06.2016
өлшемі0.91 Mb.
#166519
  1   2   3   4


Татар теленнән эш программасы

6 нчы в сыйныф (татар төркеме)

(105 сәг.)

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы

Эш программасын төзегәндә түбәндәге документлар исәпкә алынды :

1. Россия Федерациясенең”Мәгариф турында” Законы (Закон «Об образовании в Российской Федерации».) 29.12 2013 № 273-ФЗ(29.12.12 – кабул ителгән, 01.09.13-гамәлгә кергән)

2.”Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы 22.07.2013 №68-ЗРТ

3. Федераль дәүләт мәгариф стандартлары, ( төп гомуми белем бирү №1897, 17.12.2010)

4.“Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа”, V-IX сыйныфлар. (Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова), 2013 ел;

5.Татар теле.Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нче сыйныфы өчен дәреслек Н.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2010), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек

6.Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” гы 2013 нче елның 7 сентябренең 12138/13 санлы хатына әдәбият фәнен укыту буенча аңлатма

7. Эш программасы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Каргалы гимназиясенең “Укыту фәннәре, электив курсларның эш программалары структурасы, эш тәртибе, төзелеше турында положение”се ( боерык №109/1 15.08.2013 ел) ;

8. Каргалы гимназиясенең 2009-2014 елларга “Белем бирү программасы” (боерык №164 01.09.2009ел);

9. 2013-2014 уку елына Укыту планы (боерык №148, 14.08.2014ел).
Эш программасы структурасы

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, программа эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:



  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү

- татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеӊә, теленә хөрмәт белән карау хисе тәрбияләү;

- укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

- халыкларныӊ үзара аӊлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларныӊ татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.


  • укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

  • татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

  • телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.



Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика.

6 нчы “в” сыйныфының татар төркемендә 10 укучы. Шуларның икесе “5” билгесенә, өчесе “4” ле билгесенә, ике укучы”3” ле билгесенә укый. Ахтямзянова Зилә, Миннеханов Динар, Гаязова Ләйсән белән грамоталылыкны күтәрү өстендә эшлисе бар. . Укучылар татар телендә төрле темалар буенча иркен аралашалар. Сөйләм телләре канәгатьләнерлек. Фонетика, лексика, сүз ясалышы буенча белемнәрен практикада куллана беләләр. Эш программасында дәресләрне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештыру, укучыларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан милли төбәк компонентын куллануга да урын бирелде.


Эш программасының эчтәлеге.


Программаның бүлекләре

Эчтәлеге

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Фонетика, лексика, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында булган белемнәрне ныгыту, системага салу

Морфология

Исем

Исем. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик билгеләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары.

Исемнәрнең ясалышы.

Исемнәргә морфологик анализ ясау. Кабатлау .


Сыйфат

Сыйфат. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфатларның ясалышы.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау. Кабатлау.


Сан

Сан. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеге. Саннарның исемләшүе.

Сан төркемчәләре:



  • микъдар саны

  • тәртип саны

  • чама саны

  • бүлем саны

  • җыю саны.

Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы.

Саннарга морфологик анализ. Кабатлау.



Рәвеш

Рәвеш. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик үзенчәлекләре.

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре:



  • саф рәвешләр

  • охшату-чагыштыру рәвешләре

  • күләм-чама рәвешләре

  • урын рәвешләре

  • вакыт рәвешләре

  • сәбәп-максат рәвешләре.

Рәвешләрнең ясалышы.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.



Алмашлык

Алмашлык. Алмашлыкларның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик – синтаксик үзенчәлекләре.

Алмашлыкларның мәгънә төркемчәләре:



  • зат алмашлыклары

  • сорау алмашлыклары

  • билгесезлек алмашлыклары

  • юклык алмашлыклары

  • билгеләү алмашлыклары

  • тартым алмашлыклары

  • күрсәтү алмашлыклары.

Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы.

Алмашлыкларга морфологик анализ. Кабатлау.



Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Морфология буенча үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

  1. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән җиде-сигез репликадан торган диалог төзү.

  2. Әти-әниеңә, туганнарыңа рәхмәт әйтеп хат язу.

  3. Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.

  4. Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәя төзү.

  5. Әдәбият дәресләрендә өйрәнгән әсәрләрне кулланып сочинениеләр язу.

  6. Сүз төркемнәрен өйрәнгәч алган белемнәренә таянып грамматик биремле диктантлар язу.

  7. Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү. Сүзлекләрне куллану.

  8. Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып, сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.

Өйрәнелә торган материалның сәгатьләргә бүленеше.




Бүлекләр

Сәгатьләр саны

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

8

-

6

2

2

Морфология турында төшенчә

1

1

-

-

3

Исем

26

15

2

9

4

Сыйфат

11

7

1

3

5

Сан

15

9

2

4

6

Рәвеш

15

9

2

4

7

Алмашлык

23

12

3

8

8

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6

-

6

-




БАРЛЫГЫ

105

53

22

30


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет