Дәртле күңел, сабыр канатында
Таң җилләре белән адашып,
Шуып төшкән йомшак юрганыңда
Туктап кала белми саташып,
Ефәк тәнең җылысына үрли…
Назлы йокың шулай тирәнме?
Җан — шашына, куллар шүрли-шүрли
Сыпыргалап куя тирәңне.
Күзен ачар дөнья шунда тәмам,
Йөгерепләр үтеп карашы,
Минем җаным гүя синдә калган —
Кояш һәм ай безләр арасы.
Күз нурымда коенганда ниләр
Керде икән назлы төшеңә?
Язмышымны кочып алган җилләр
Мине яртеп үтте көенә.
ДӘРТ ЙӨРҮЛӘР БАР ИДЕ
*Дәрдемәнд йолдызлыгында
Без ул вакыт, һай егетләр,
Кем исәптә?.. Кем булдык —
Назларда эреп җилекләр,
Бәхетле һәм яр идек.
Ят та безнең бу уенга
Чик куеп, зар итмәде,
Ул шаяру, күз уйнату,
Каш сикертү бар иде.
Егетлекнең хикмәте бер:
Дәртле гыйшык — ямьнәре!
Кайда йөрмәдем, урын — түр,
Гайрәт иде көннәре.
Дәрдемәнднең дәрт авазы
Шушыдыр — җан уянды,
Һай егетләр, ул вакытны —
Бары хәбәре калды.
ШӨКЕР ТАБУ
Җыен ахмак, бөтен җәбәхәер
Ил эченә тулган диярсең,
Алар әле билгә дә таяныр,
Кия биреп кемлек такйасын.
Энә сапларлык та гамәле юк,
Санга кергән сансыз хәлендә,
Шулай инде, күкләр һаман да шук,
Пәрдәләнгән болыт шәлендә.
Насыйпсыз да әҗер тапмый калмый,
Насыйплы да җуя булганын,
Яшәү кануннары алыштырмый
Маддәләрен, кыла үз җаен.
Хәерлегә булсын, хәерсезлек
Җилкә изсә — хәлнең харабы
Булмагае мәгәр төзәлмәслек,
Бездән бары шөкер сорады.
ӘҮЛИЯЛЕК
Гыйсьянлык миннән таләп итсәң,
Дустым, аның олы күәсе
Күптән инде ташып чыгып киткән,
Укылып һәм “Йәсин сурәсе”.
Куркаклык дип бәлки атыйсыңдыр
Бу күңелнең тыныч чакларын,
Ул күңелдә күптән булды зыр-быр
Хыял көймәләрем, хакларым.
Доганың да үз вакыты булган,
Хәбәр юкмы әллә Китапта?
Кичкә калынган шул, көнем киткән
Бу тормышка коллык хисапка.
Әүлиялек холык-фигыльдә ул,
Яшьлек эше — гайрәт, беләсең,
Картлыгыңа — ерак, гайрәттә бул,
Дөньяны ал, җитсә колачың!
ЯҢАРЫНУ
Бер шуклыгы идеме дөньяның,
Юләрлек тә булган, ахрысы,
Югалды һәм барча табылганым,
Казанылды хыял аурусы.
Өзелгәне өмет булмаганда,
Кавышканы гына табылыр,
Безнең белән еллар уйнаганда
Өстебездән тузан кагылыр.
Уң-сулымда күпме дусларым бар,
Илләрем бар, кочар ярларым,
Никләр генә шулай күңелем тар
Булгалый да икән кайчагын?
Заманага гаеп салып булмый,
Калганы юк аның китмичә,
Холыкларны айкап хисләр ташый,
Үзгәрешләр белән көн кичә.
ГЫЙБРӘТ МӘЙДАНЫ
Аз тоелыр бу яшәеш һаман,
Бер көнлек эш калыр тагын кичкә,
Соңарылып, шушы соңарудан
Ашыгылыр, таңда кайтып искә.
Сыйфатланмыш шушы булды даим!
Өлгерләргә ничек сокланмассың?
Ул кояшка тотылганда аем —
Дөнья йөзе ничек каралмасын?
Хәер йокысында күңел сыкрый,
Еламакчы сыенып иясенә,
Санап тормыш кына һаман атлый —
Якынаеп вакыт — кичәсенә.
Дан атларын иярләтеп кенә
Калып булмый, китте элгәреләр,
Аз тоелган яшәештә ничә
Гыйбрәт таба белә өлге ирләр.
КАРА БОЛЫТНЫҢ ӨРКҮЕ
Насыйп булса әгәр бәхет кояшы,
Тирә-юньне нурлап торса барлыгы,
Уйлама, тартылмас, дип, болыт карасы,
Яшенләп һәм күкрәп ут аймагы.
Кара төнне болыт каплаган-юкмы,
Беленми дә, караңгыга — килешә,
Каршы алып җанашым ишек ачты —
Нурга чумып килеп керә килештә.
Кояшка кояш кушылып янсалар,
Кан кайнары адаштыра акылны,
Утка ут булып төшүче ирләр бар —
Капларга дип килгән болыт ярылды!
ШӨКЕРЛЕКТӘ БАРЛЫК ТАБЫШЫМ
Әрсез холык әҗер таләп итеп,
Буранлатып күңел мәйданнарын,
Кайнарлатып үзәгемә үтеп,
Яуламакчы дөнья амбарларын.
Холыксызлык булып, хакыйкатьнең
Хезмәтендә хадим кылынганда,
Үз дигәнен табып, дөреслекнең
Һәркем йөри мәгърур коллыгында.
Миндәме соң ул амбарлар-маллар,
Миндәме соң йөз бар сокланырлык?
Хакыйкатьнең базарында хаклар
Тиен бәһа минем, зарланырлык.
Тапканым да кичкә кадәр җитми,
Казанганым бары байгышлыгым,
Белгәнем дә бисмилладан үтми,
Шөкерлектә барлык табышлыгым.
ДӨНЬЯЛЫКТА НӘФСЕ ХИКМӘТЕ
Һәркем үзе кемлегеннән дөньяны
Күреп, бәя йөртте, барча булганы
Югалып һәм тапса акта караны,
Һаман бирер үзенә яхшы санны.
Кем дә Тукай — Тукайны укыганда,
Бардыр бәлки Тукайны узганы да,
Үзең калып Тукайга сокланганда
Ача серләр пәрдәсен күңел сиңа.
Кем булуда түгел хикмәт дөньяда,
Матурлыкны, гүзәллекне тануда!
Ни мәгънә боз булып коелуда —
Яңгыр булып язда явар чагыңда?
Саннар күп ул, санасаң — чиге киткән,
Мәгънә — бүтән, мәгънә ул морат иткән,
Чебеннәр дә үзенә кисмәк тапкан,
Кайсы — балга, кайсы нәҗескә төшкән!
Сүзләрендә хата барлыгын да
Белми калып, һаман шикләнүдә
Үз буена насыйп холыгында
Мәгънә эзләмәкче бәндә нигә?
Үзе кемлек читтә кала торып,
Сөяксезе сәбәп сипли-сипли,
Ил йөзенә күсәк орып-орып,
Көн эчендә сукмак җаен ипли.
Бәлки әле ерак гасырларның
Кайтавазы булыр иртәгәсе,
Шушы дөнья йөзе шактыйларның
Бәхетенә насыйп төш кенәсе.
Хакыйкатьләр телгә күчәләр дә
Гамәлләрдә кала асыл җае,
Үз-үзләрен кем дип күрсәләр дә —
Гайбәтеннән давыл чыкмагае.
Достарыңызбен бөлісу: |