Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет53/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   49   50   51   52   53   54   55   56   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Нисбәт җөмләсе
Бу җөмләнең хөкеме ишетмә фигыльнең ахырына «саен» 
ярдәмлеге арттыру белән ясала. Мәсәлән: Ул, әйткән саен, 


125
Приложение
мин сөйлим? Кояш күтәрелгән саен, кызулык арта. Сине күр-
гән саен, хәсрәтем арта. 
Рәвеш җөмлә
Эшнең ни рәвешле вә ни шикелле булганлыгын күрсәт­
кән иярчен җөмлә «рәвеш җөмлә» дип атала. Рәвеш җөм­
ләнең хөкеме бигрәк өч төрле формада ясала. 1) Хәл фи­
гыльләренең хәзерге заманнарыннан (барлыкларыннан һәм 
юклыкларыннан). Мәсәлән: Менә зур урман, зур авызын 
ачып, боларны берәм-берәм йота башлады. (Г. Исхакый); 
Ник тугъдым дип егълый анадан. (М. Укмас); Төпләрендә 
ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Г. Тукай); 2) нин­
ди дә булса фигыльнең ахырына охшатуны аңлата торган 
«кеби», «шикелле», «төсле», «дай­дәй», «гә сыман» тәгъ­
лимәләре киләдер. Мәсәлән: Бу хәбәр сарайдагы халык-
ка яшен суккан шикелле тәэсир итте. (Г. Рәхим); Сират 
кичеп утыргандай, шат уларак утырамыз без дус ишләр. 
(М. Гафури); Tay таш җимерелгәндәй булып, күкрәве һа-
ман арта бара. (Г. Ибраһимов); Бүрәнәдәй бер нәрсә ка-
мышларны ярып, миңа таба килгән сыман тоелды. (Г.И.); 
Һәм шул турыда нәкъ халык әйткәнчә, бер әйбер төрле як-
тан тартылып сугылып торгандай булды. (Г.И.); 3) Ике
хазир фигыль рәттән килә. Мәсәлән: Ул тирә-якка карый- 
карый бара. 
Төшем җөмлә
«Төшем җөмлә» баш җөмләдәге фигыльнең төшем тә­
мамлыгы урынында киләдер. Моның хөкеме ишетмә, шик­
сез вә шикле фигыльләрдән булып ахырына «ны» тагылмасы 
киләдер. Мәсәлән: Ул мин килгәнне күрде. Мин син барачак-
ны белмәдем. Мин, ул килерне каян белим
Шулай ук фигыль иярченнәреннән «юк» һәм «бар» да 
ахырларына «ны» тагылмасы килү белән төшем җөмләнең 
хөкеме була алалар. Мәсәлән: Мин кеше барны (барын) бел-
мәдем. Мин син юкны соңыннан гына белдем. 


126
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   49   50   51   52   53   54   55   56   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет