«Каралган»
|
«Килешенгән»
|
«Раслыйм»
|
КМБ җитәкчесе
_________/Латипова СР/.
Беркетмә №______
«___»_____________2011 ел
|
Балтач районы Салавыч урта гомумбелем мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
__________/_Сэмигуллина З.К/
«___»_____________2011 ел
|
Балтач районы Сәрдегән башлангыч мәктәп директоры
_________/Якупова Т.Р.
«___»_____________2011 ел
|
Балтач районы Сәрдегән башлангыч мәктәбенен
2 нче квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Якупова Тәслимәнен 4 сыйныфта
математика дәресләренең
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
2011 нчы елның __28___августында
үткәрелгән педагогик советның
№__1_ беркетмә нигезендә каралды
2011-2012 нче уку елы
Аңлатма язуы
Иҗади үсеш технологиясе буенча математика өйрәтүнең максаты-балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү , интеллектуаль сәләтләрен ачу, иң гади төшенчәләр нигезендә математик гамәлләр кыла белүенә ирешү.
Моның өчен 5 гомум бурыч куела:
-
Укучыларның логик- теоретик анализлауга сәләтен үстерү.
-
Анализ нәтиҗәсендә проблема табарга һәм аны куярга өйрәтү.
-
Максатка ирешү юлын планлаштырырга өйрәтү.
-
Проблеманы чишү юлын модельләштерергә өйрәтү.
-
Чишелгән проблеманың эш ысулларына рефлексия.
Программа һәм аның буенча укыту технологиясе гадәти формаль логика урынына диалектик логика кануннарын файдалануга нигезләнеп төзелгән.Танып белүнең диалектик методы өйрәнеләчәк материалны укытучыдан ишетеп түгел, ә аны һәрьяклап мөстәкыйль һәм иҗади тикшерүгә корылган.
Курсның төп эчтәлеге булып рациональ сан төшенчәсе тора. Программа түбәндәге махсус белем һәм күнекмәләрне эченә ала:
-
балаларны зурлыклар чагыштырмасы сферасына кертү- математик зурлык дигән абстракт төшенчә формалаштыру;
-
саннарның гомум формасы булып зурлыклврның кабатлы чагыштырмасы торуын ачыклау-сан төшенчәсен формалаштыру;
-
балаларны санның аерым төрләре өлкәсенә эзлекле кертү;
-
математик гамәлләрнең структурасы бер генә мәгънәле булуын ачыклау.
4нче сыйныфта күбурынлы саннар өстендә гамәлләр башкару, мәсьәләләр чишү кабатлана.
Бирелгән стандарт үлчәм үлчәнәчәк зурлыктан күпкә зуррак булганда , даими чагыштырмалы өстәмә үлчәмнәр системасы төзелә.Бирелгән үлчәм өлешләргә бүленә. Зурлык өлешләр ярдәмендә үлчәнә һәм вакланмалы сан килеп чыга.Ваклаучы бирелгән үлчәмнең ничә өлешкә вакланганын, ә санаучы үлчәнгән зурлыкта яңа үлчәмнең ничә тапкыр салынганын аңлата.Вакланмалы саннарны кушканда һәм алганда , ваклаучылары тигез булган вакланмалар гына кала.
Мәсьәләгә анализ ясау,мәсьәлә чишүнең төрле ысулларын куллану,геометрик материал өйрәнү дәвам итә.
Саннарның бүленүчәнлеге өйрәнелә.
Программа
(атнага 4 сәгать)
1.Аңлатмалар (34 сәгать)
Аңлатмага кергән хәрефләрнең бирелгән кыйммәте буенча хәрефле аңлатмаларның санлы кыйммәтләрен исәпләү.
2. Зурлыклар һәм аларны үлчәү берәмлекләре.(23 сәгать)
Алар арасындагы бәйләнешләр.
3. Вакланмалар һәм вакланмага 3 мәсьәлә. (20 сәгать)
Процент төшенчәсе.
4.Саннарның бүленүчәнлеге. (16 сәгать)
5. Мәсьәләләр чишү. (23 сәгать)
6. Диаграмма. Фрагментлар һәм орнаментлар.(13 )сәгать
Шифрлар. Ориентлашу.
-
Кабатлау.(10 сәгать)
Темалап һәм чирекләп якынча бүленеш
№
|
Бүлекләр
|
1ч
|
2ч
|
3ч
|
4ч
|
1
|
Аңлатмалар
|
34
|
|
|
|
2
|
Зурлыклар,аларны үлчәү берәмлекләре
|
3
|
20
|
|
|
3
|
Вакланмалар,вакланмага өч мәсьәлә.Процент.
|
|
8
|
12
|
|
4
|
Саннарның бүленүчәнлеге.
|
|
|
16
|
|
5
|
Мәсьәләләр чишү.
|
|
|
12
|
|
6
|
Диаграммалар.Фрагмент.Орнамент.
|
|
|
|
21
|
7
|
Кабатлау.
|
|
|
|
10
|
Достарыңызбен бөлісу: |