IV. Намазлардан соң укыла торган догалар
Иң элек уң, аннан соң сул тарафка сәлам биреп, намаз тәмам булыр. Сәламнән соң өч мәртәбә:
اَسْتَغْفِرُ اللهَ الَّذِي لاَ إِلَهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ
"Әстәгъфируллааһәлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүмү вә әтүүбү иләйһи".
(Аннан башка илаһ булмаган беек Аллаһыдан ярлыкау сорыйм. Ул тередер һәр җирне-күкне һәр нәрсәне тотучыдыр. Мин Аңа тәүбә итәм.)
Бу истигъфардан соң:
اَللَّهُمَّ أَنْتَ السَّلاَمُ وَ مِنْكَ السَّلاَمُ . تَبَارَكْتَ يَا ذَا الْجَلاَلِ وَالْإِكْرَامِ
"Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү вә минкәс-сәләәм. Тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли вәл-икраам".
(Аллаһым! Син сәламсең. Сәламәтлегем Синнәндер. Син олуг вә мөбарәксең, әй, олуглык вә хөрмәт иясе, Аллаһым!) диелер.
Пәйгамбәребезгә салават һәм сәлам китерелер:
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ
"Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд".
(Аллаһыга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә салават вә сәлам булсын.)
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ
وَلاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр, вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим" догасы укылыр һәм, "Әгузе-бисмилләһ" әйтелеп, "Аятел Көрси" укылыр:
اللَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ
وَمَا فِي الْأَرْضِ مَنْ ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا
خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَاءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ
وَالْأَرْضَ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
"Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүм. Ләә тәэхузһүү синәтүв-вә ләә нәүүм. Ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-әрдъ. Мәң зәлләзии йәшфәгу гыйндәһүү илләә би-изниһ. Йәгъләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә халфәһүм. Вә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһии илләә бимәә шәә-ә. Вәсига күрсййүһүс-сәмәәвәәти вәл әрдъ. Вә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә вә һүәл-галиййүл-газыйим".
(Аллаһ Улдыр — Аннан башка табыначак һичбер зат юк. Ул һәрвакыт яши, һәрвакыт булачак. Ул йокламый да, аны йокымсырау да алмый. Күкләрдә вә җирдә булган барлык нәрсәләр — Аныкы. Аның каршысында Аның рөхсәтеннән башка кем шәфәгать кыла ала? Колларының аларга кадәр нәрсә булганын вә алардан соң нәрсә буласын да белә. Коллары исә, Аның гыйлеменнән башка, ул Үзе теләмәсә, бер ни дә белә алмыйлар. Кодрәте вә бөеклеге күкләрне вә җирне иңли. Күкләрне вә җирне саклау — Аны авырсындырмый. Ул Бөек һәм Олуг).
Намаз җәмәгать белән кылынганда "Аятел-Көрси" һәркем тарафыннан авыз эченнән генә укылырга тиеш. Әгәр мөәзин дәвамлы буларак, ачык итеп кычкырып укыса, белмәгәннәр бу аятьләрне тыңлый-тыңлый, мөәзин белән бергә укый-укый яттан өйрәнерләр яки ялгыш өйрәнгәннәргә ялгышларын төзәтү мөмкинчелеге туар.
"Аятел-Көрси" бетүгә 33 мәртәбә:
سُبْحَانَ اللهِ
"Сүбхәәнәллааһ", 33 мәртәбә:
اَلْحَمْدُ لِلَّهِ
"Әл-хәмдү лилләәһ", 33 мәртәбә:
اَللهُ أَكْبَرُ
"Әллааһү әкбәр", дип әйтелә.
Бу тәсбихләр тиз-тиз түгел, киресенчә, әкрен-әкрен һәм берәр-берәр итеп кенә укылыр.
Моннан соң:
لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ
وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир".
(Аллаһыдан башка илаһ юк. Ул бер генә: дусты вә охшашы юк. Мөлек һәм мактау — Аңадыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитә), — диелә һәм:
سُبْحَانَ رَبِيَ الْعَلِيِّ الْأَعْلَى الْوَهَّابِ
"Сүбхәәнә раббийәл-галиййил-әгъләл-вәһһәәб".
(Бөекләрнең Бөеге булган Раббымны тәсбих итәм) дип, куллар ачылыр һәм дога кылына башлар. Югарыда китерелгән тәсбихләрнең саваплары зурдыр.
Әбү Һөрәйрә болай дип сөйли:
"Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) мөһаҗирләрнең фәкыйрьләре килеп шулай дигәннәр.
Әй, Аллаһының Илчесе! Мал-мөлкәт хуҗалары, иң югары дәрәҗәләрне казанып, бөек дәүләт һәм фазыйләт бәхетенә ирештеләр. Савапларның барчасын да алдылар. Алар без кылган кебек намаз кылалар, без тоткан кебек ураза тоталар. Артык маллары булганга хаҗ, гомрә кылалар, җиһадта катнашалар, зәкәт бирәләр. Бу сүзләргә каршы Пәйгамбәребез (с.г.в.):
— Сезгә бер нәрсәне белдерсәм, аны кылсагыз, бу якларыгыз белән Сез аларны да уздырып җибәрерсез. Сездән соңга калганнардан (бу зикерне кылмаганнар) беркем дә сезгә җитешә алмас. Һәм тирә-яктагы җәмәгать арасында иң хәерле өммәт сез булырсыз, әгәр шундый башка берсе булмаса, һәр фарыз намаздан соң утыз өчәр мәртәбә тәсбих һәм тәхмид, тәкбир итегез. (Сүбхәәнәллаһи, Әл-хәмдү лилләәһи, Әллааһү әкбәр)."
Моннан соң байлар да, бу тәсбихнең савабын аңлап, фәкыйрьләр кебек бу тәсбихне әйтә башлаганнар. Ярлылар, кабат Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) килеп:
— Йә, Рәсүлүллаһ! Байлар без эшләгән кебек эшлиләр,— дигәч, Аллаһының Илчесе:
ذَلِكَ فَضْلُ اللهِ يُؤْتِيهِ مَنْ يَشَاءُ
"Зәәликә фәдълүллааһи йүэтииһи мәй йәшәә-ү".
(Бу Аллаһының фазылыннандыр, аны теләгәненә бирер), дигән һәм "Хәдид" сүрәсенең 21 нче, "Җомга" сүрәсенең 41 нче аяте булган бу сүзләрне укыган.
Монда Пәйгамбәребез (с.г.в.) инсаннар, гыйбадәтләре белән бергә мал һәм байлыкларын да Аллаһ юлында куллансалар, алар ирешкән дәрәҗәгә беркем дә ирешә алмаячагын белдергән. Шулай итеп, Исламның фәкыйрьлек дине түгел, киресенчә, байлык дине булуын, байлар хезмәтенең файдалы булуын аңлата.
Мөгыйрә бине Шөгъбә (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) намаздан соң шундый дога кылуын риваять иткән:
لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ
وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . اَللَّهُمَّ لاَ مَانِعَ لِمَا أَعْطَيْتَ
وَلاَ مُعْطِيَ لِمَا مَنَعْتَ وَلاَ يَنْفَعُ ذَا الْجَدِّ مِنْكَ الْجَدُّ
"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәйин кадиир. Әллааһүммә ләә мәәнига лимәә әгътайтә вәләә мүгътыйә лимәә мәнәгътә вәләә йәнфәгу зәл-җәдди минкәл-җәддү.
(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм уртагы да юк. Мөлек — Аныкы, мактау да — Аныкы. Аның һәрнәрсәгә көче җитәр. Аллаһым! Синең биргәнеңә каршы тора алган бер нәрсә юк. Син биргәннне беркем дә бирәчәк түгел. Байлык иясенең байлыгы. Синең бүләгеңне алмаштырса, файда булмас.)
Һәр намаз соңында Аллаһының Рәсүле (с.г.в.) ошбу доганы укый торган булган:
لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ
وَهُوَعَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ ،
وَلاَ نَعْبُدُ إِلاَّ إِيَّاهُ لَهُ النِّعْمَةُ وَلَهُ الْفَضْلُ وَلَهُ الثَّنَاءُ الْحَسَنُ
لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ وَلَوْ كَرِهَ الْكَافِرِينَ
"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәйин кадиир. Ләә хәүлә вәләә куввәтә илләә билләәһ, вә ләә нәгъбүдү илләә иййәәһ, ләһүн-нигъмәтү вә ләһүл-фәдълү вә ләһүс-сәнә-үл-хәсән. Ләә иләәһә илләллааһү мүхълисыйнә ләһүд-диинә вә ләү кәриһәл-кәәфируун".
(Аллаһыдан башка илаһ юк. Ул бердер, дусты һәм охшашы юк. Мөлек — Аныкыдыр. Мактау — Аңадыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыныкы. Без Аңа гына гыйбадәт кылабыз. Нигъмәт, юмартлык һәм ихсан Аннан. Һәм иң гүзәл мактау Аның өчен. Аллаһыдан башка илаһ юк. Дин — Аныкы. Кяферләр, теләмәсәләр дә, Аның дине җиңәчәк.)
Күргәнебезчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазлардан соң һәрвакыт бер үк доганы кылмаган, төрле догалар укыган.
Намаздан соң укыла торган дога:
اَلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلاَةُ وَالسَّلاَمُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ . اَللَّهُمَّ رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ وَتُبْ عَلَيْنَا يَا مَوْلاَناَ إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ ، وَلاَ نَعْبُدُ إِلاَّ إِيَّاهُ ، لَهُ النِّعْمَةُ وَلَهُ الْفَضْلُ وَلَهُ الثَّنَاءُ الْحَسَنُ ، لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ وَلَوْ كَرِهَ الْكَافِرِينَ . لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . اَللَّهُمَّ لاَ مَانِعَ لِمَا أَعْطَيْتَ وَلاَ مُعْطِيَ لِمَا مَنَعْتَ وَلاَ يَنْفَعُ ذَا الْجَدِّ مِنْكَ الْجَدُّ. اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ وَالنَّارِ. اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْجُبْنِ وَأَعُوذُ بِكَ أَنْ أُرِدَّ إِلاَّ أَرْذَلَ الْعُمْرِ، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ فِتْنَةِ الدُّنْيَا. اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْمَأْثَمِ وَالْمَغْرَمِ. اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذُنُوبِي وَخَطَيَايَ كُلَّهُ وَاهْدِنِي لِصَالِحِ الْأَعْمَالِ وَالْأَخْلاَقِ إِنَّهُ لاَ يَهْدِي لِصَالِحِهَا وَلاَ يَصْرِفُ سَيِّئَاتِهَا إِلاَّ أَنْتَ. اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفْوٌّ تُحِبُّ عَفْوُّ فَاعْفُو عَنِّي.
رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ. رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَلِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ. سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ. وَسَلاَمٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ. وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ.
"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әллааһүммә раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Вә түб галәйнәә йәә мәүләәнәә иннәкә әнтәт-тәввәәбүр-рахиим.
Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәйин кадиир. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим. Ләә иләәһә илләллааһү вә ләә нәгъбүдү илләә иййәәһ. Ләһүн-нигьмәтү вә ләһүл-фәдълү вә ләһүс-сәнәә-үл-хәсән. Ләә иләәһә илләллааһү мүхълисыйинә ләһүд-диинә вә ләү кәриһәл-кәәфируун. Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәйин кадиир. Әллааһүммә ләә мәәнига лимәә әгътайтә, вәләә мүгътыйә лимәә мәнәгътә вә ләә йәнфәгу зәл-җәдди минкәл-җәддү. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин газәбил-кабри вән-нәәр. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәл-җүбни вә әгуузү бикә ән үриддә иләә әрзәлил-гумри, вә әгуузү бикә мин фитнәтид-дүньйәә. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәл-мәэсәми вәл-мәграм. Әллааһүммәгъфир лии зүнүүби вә хатаайәәйә күлләһәә вәһдинии лисаалихил-әгъмәәли вәл-әхлакый иннәһүү ләә йәһдии лисаалихиһәә вә ләә йәсрифү сәййи-әтиһәә илләә әнтә. Әллааһүммә иннәкә гафүввүн түхиббүл-гафвә фәгъфү ганнии.
Раббәнәә әәтинә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәгъфир лии вәли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкуумүл-хисәәбе. Сүбхәәнә раббикә раббил-гыйззәти гаммәә йәсыйфүүн. Вә сәләәмүн галәл-мүрсәлиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".
(Галәмнәрнең Раббысы Аллаһыга мактау, Пәйгам-бәребез Мөхәммәд Мостафага салават, гаиләсенә һәм әсхабына сәлам булсын! Әй, Раббыбыз! Кылган догаларыбызны һәм хәерле эшләрне кабул әйлә, чөнки Син Ишетүче һәм Белүчесең. Әй, Раббыбыз! Тәүбәләребезне кабул әйлә, Син тәүбәләрне кабул итәрсең һәм бик мәрхәмәтлесең. Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты, ише һәм уртагы да юк. Мөлек — Аныкыдыр, мактау — Аңадыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитә. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдан гына. Һәм иң гүзәл мактаулар Аның өчен. Аллаһыдан башка илаһ юк. Дин — Аныкы, кяферләр теләмәсәләр дә, Аның дине җиңәчәк.
Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның ише һәм уртагы да юк. Мөлек — Аныкы. Мактау — Аңадыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитәр. Аллаһым! Синең биргәнеңә каршы тора торган бернәрсә дә юк. Бирмәгәннәреңне бирә алучы да юк. Байлык иясенең байлыгы, Синең биргәнеңне алмаштырып, үзенә файда бирә алмас. Аллаһым! Күп яшәп, куркаклыктан, мәсхәрә булудан, дөньяның фетнә һәм явызлыгыннан Сиңа сыенамын. Аллаһым! Бөтен гөнаһларымны һәм хаталарымны ярлыка, мине яхшы эшләргә һәм гүзәл әхлакка юнәлт. Синнән башка гүзәл әхлакка юнәлтүче һәм начарлыкларны кире кагучы юк. Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, безне гафу әйлә.
Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла. Әй, Раббыбыз! Хисап көнендә мине, анамны, атамны һәм мөэминнәрне ярлыка).
Намаздан соң укыла торган дога:
اَلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . وَالْعَاقِبَةُ لِلْمُتَّقِينَ وَلاَ عُدْوَانَ إِلاَّ عَلَى الظَّالِمِينَ. وَالصَّلاَةُ وَالسَّلاَمُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلىَ آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ. اَللَّهُمَّ رَبَّنَا يَا رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا صَلاَتَنَا وَقِيَامَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا وَتَشَهَّدَنَا وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَضَرُّعَنَا وَتَمِّمْ تَقْصِيرِنَا وَلاَ تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا مَوْلاَنَا. اَللَّهُمَّ أَعْطِنَا صِحَّةً وَعَافِيَةً وَسَعَادَةً رِفْقًا وَأَوْلاَدًا صَالِحًا وَعِلْمًا نَافِعًا رِزْقًا وَاسِعًا وَعَمَلاً مَقْبُولاً يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ. اَللَّهُمَّ رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ. اَللَّهُمَّ رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَلِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ. سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّوِ عَمَّا يَصِفُونَ. وَسَلاَمٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәл-гаакыйбәтү лил-мүттәкыйин вә ләә гудвәәнә илләә галәз-заалимиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхабиһии әҗмәгыйин. Әллааһүммә раббәнәә йәә раббәнәә тәкаббәл миннәә саләтәнәә вә кыйәәмәнәә вә рукүүганәә вә сүҗүүдәнәә вә кугуудәнәә вә тәшәһһүдәнәә вә тәсбиихәнәә вә тәһлииләнәә вә тәдарруганәә вә тәммим тәкъсыйиранәә вә ләә тәдъриб биһәә вүҗүүһәнәә йәә мәүләәнәә. Әллааһүммә әгътыйнәә сыйххәтән вә гаафийәтән вә сәгаадәтән вә рифкан вә әүләдән саалихән вә гыйльмән нәәфиган вә ризкан вәәсиган вә гамәлән мәкъбүүлән йәә әрхәмәр-раахимиин.
Әллааһүммә раббәнәә әәтинә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Әллааһүммә раббәнәгъфир лии вәли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкуумүл-хисәәб. Сүбхәәнә раббикә раббил-гыйззәти гаммәә йәсыйфүүн. Вә сәләәмүн галәл-мүръсәлиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".
(Мактау галәмнәрнең Раббысы — Аллаһыга хастыр. (Аңа мактау булсын.) Тәкъва ияләре өчен якты киләчәк, залимнәр өчен дошманлык һәм куркудан башка бер нәрсә дә юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (с.г.в.), якыннарына һәм бөтен әсхабына салават сәламнәр булсын.
Аллаһым! Әй Раббыбыз! Намазыбызны, кыямыбызны (намазда басып торуыбызны), рөкүгъләребезне, сәҗдәләребезне, утырышларыбызны, тәшәһһүдләребезне, тәсбих вә тәкбирләребезне, ялвару вә үтенечләребезне кабул әйлә. Җитешсезлекләребезне һәм кимчелекләребезне Син тәмам ит. Әй, Раббыбыз! Хаталарыбызны йөзебезгә орма. Аллаһым! Безгә саулык вә исәнлек, бәхет, татлылык һәм гүзәллек бир, хәерле балалар насыйп ит. Йә, Рабби! Безгә файдалы гыйлем, мул ризык һәм кабул ителгән гамәлләр бир, әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!
Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда вә ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бир. Безне җәһәннәм газабыннан сакла! Әй, Раббыбыз! Мине, ата-анамны һәм бөтен мөэминнәрне ярлыка, гафу кыл, безне җәһәннәм газабыннан имин кыл).
Иртәнге намаздан соң "Хәшер" сүрәсенең соңгы аятьләрен уку бик саваплы.
لَوْ أَنْزَلْنَا هَذَا الْقُرْآنَ عَلَى جَبَلٍ لَرَأَيْتَهُ خَاشِعًا مُتَصَدِّعًا مِنْ خَشْيَةِ اللَّهِ وَتِلْكَ الْأَمْثَالُ نَضْرِبُهَا لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَفَكَّرُونَ . هُوَ اللَّهُ الَّذِي لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ عَالِمُ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ هُوَ الرَّحْمَنُ الرَّحِيمُ . هُوَ اللَّهُ الَّذِي لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْمَلِكُ الْقُدُّوسُ السَّلَامُ الْمُؤْمِنُ الْمُهَيْمِنُ الْعَزِيزُ الْجَبَّارُ الْمُتَكَبِّرُ سُبْحَانَ اللَّهِ عَمَّا يُشْرِكُونَ . هُوَ اللَّهُ الْخَالِقُ الْبَارِئُ الْمُصَوِّرُ لَهُ الْأَسْمَاءُ الْحُسْنَى يُسَبِّحُ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
"Ләү әңзәлнәә һәәзәл-куръәәнә галәә җәбәлил-ләра-әйтәһүү хаашигам мүтәсаддигам-мин хашйәтилләәһи, вә тилкәл-әмсәәлү нәдърибүһәә лин-нәәси ләгалләһүм йәтәфәккәруун. Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә гаалимүл-гайби вәш-шәһәәдәти һүәр-рахмәәнүр-рахиим. Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-мәликүл-куддүүсүс-сәләәмүл-мүэминүль-мүһәйминүл-газиизүл-җәббәәрул-мүтәкәббир, сүбхәәнәллааһи гаммәә йүшрикүүн. Һүәллаһүл-хааликуль-бәәри-үл-мүсаввиру ләһүл-әсмәәә-үл-хүснәә, йүсәббихү ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вәл-әрдъ, вә һүәл-газиизүл-хәкиим".
(Әгәр без бу Коръәнне бер тауның өстенә иңдерсә идек, ул тауның Аллаһыдан куркудан баш июен, кисәкләргә бүлгәләнүен күрер идең. Бу мисалларны кешеләр өчен китерәбез. Бәлки алар уйланырлар.
Ул, шундый Аллаһыдыр ки. Аннан башка һичбер илаһ юк. Яшеренне дә, ачыкны да белер. Ул Рахмән һәм Рахимдер. Ул шундый Аллаһыдыр ки, Аннан башка бернинди илаһ юк. Ул хөкемдар, мөкатдәс, сәламәттер, мөэминдер, халыкка да сәламәтлек бирүче, яратканнарын саклаучы һәрнәрсәне җиңүче, һәрнәрсәне үз хөкеменнән уздыручы, олылык һәм бөеклек иясе! Аллаһ кяферләрнең уртак һәм дусларыннан пакьтер һәм ерактыр.
Ул — Аллаһ, Яратучы, яратканнарның арасында тәртип белән яратучы, тәртипкә кертүче галәмгә аһәң бирүче, яраткан һәр барлыкка аерым-аерым бер сыйфат һәм үзенчәлек бирүчедер. Иң гүзәл исемнәр — Аныкы. Күктә һәм җирдә булганнар барчасы да аны зикер һәм тәсбих итәрләр. Ул — Газиз (һәрнәрсәне җиңүче) һәм Хакимдер).
Бу аятьләрне ахшам намазыннан соң да укырга мөмкин.
Кайбер вакытларда, мәсәлән, җомга иртәләрендә яки вакыт булганда "Ләү әңзәлнәә... дән соң "Әсмәә-үл-Хүснәә" (Аллаһының матур исемнәре) уку бик тә саваплы. Билгеле булганча, бу исемнәр Аллаһының иң гүзәл исемнәре һәм Коръәни Кәримдә вә әйтеп үтелгән хәдиси-шәрифләрдә бик күп мәртәбәләр искә алына.
Әбү Хәнифә иртәнге намаздан соң түбәндәге доганы укыган:
سُبْحَانَ الْأَبَدِيِّ الْأَبَدْ سُبْحَانَ الْوَاحِدِ الْأَحَدْ سُبْحَانَ الْفَرْدِ الصَّمَدْ سُبْحَانَ رَافِعِ السَّمَاءِ بِغَيْرِ عَمَدْ سُبْحَانَ مَنْ بَسَطَ الْأَرْضَ عَلَى مَاءٍ جَمَدْ سُبْحَانَ مَنْ خَلَقَ فَأَحْصَيْهُمْ عَدَدَ سُبْحَانَ مَنْ قَسَمَ الرِّزْقَ وَلَمْ يَنْسَ أَحَدْ سُبْحَانَ الَّذِي لَمْ يَتَّخِذْ صَاحِبَةً وَلاَ وَلَدْ سُبْحَانَ الَّذِي لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدْ سُبْحَانَ مَنْ يَرَانِي وَيَعْرِفُ مَكَانِي وَيَرْزُقُنِي وَلاَ يَنْسَانِي
"Сүбхәәнәл-әбәдиййил-әбәд. Сүбхәәнәл-вәәхидил-әхәд. Сүбхәәнәл-фәрдис-самәд. Сүбхәәнә раафигыйс-сәмәә-и би-гайри гамәд. Сүбхәәнә мән бәсәтал-әръда галәә мәә-ин җәмәд. Сүбхәәнә мән халәкаль-халька фә әхсаһүм гадәд. Сүбхәәнә мән касәмәр-ризка вә ләм йәнсә әхәд. Сүбхәәнәлләзии ләм йәттәхыйзь саахибәтән вә ләә вәләд. Сүбхәәнәлләзии ләм йәлид вә ләм йүүләд вә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәд. Сүбхәәнә мән йәраани вә йәгърифү мәкәәни вә йәрзукунии вә ләә йәнсәәнии".
(Мәңге булачак Аллаһыны тәсбих итәм. Бер вә бердәнбер булган Аллаһыны тәсбих итәм. Ялгыз вә самәд булган Аллаһыны тәсбих итәм, олылыйм. Күк йөзен терәксез күтәреп тоткан Аллаһыны тәсбих итәм. Җир йөзен боз өстенә җәйгән Аллаһыны тәсбих итәм. Мәхлүкатны яраткан һәм саннарын белгән Аллаһыны тәсбих итәм. Ризыкларын өләшеп, бер генә барлыкны да онытмаган Аллаһыны тәсбих итәм. Тормыш иптәше, ише һәм баласы булмаган Аллаһыны тәсбих итәм. Тумаган һәм тудырмаган, үзенә тиң бернәрсә булмаган Аллаһыны тәсбих итәм. Мине күреп күзәткән, урынымны белгән һәм мине онытмыйча, ризыгымны биргән Аллаһыны тәсбих итәм, олылыйм).
Ястү намазыннан соң укыла торган аятьләр.
Ястү намазыннан соң Бәкара сүрәсенең әүвәлге биш аяте һәм соңгы аятьләре укылыр.
الم . ذَلِكَ الْكِتَابُ لَا رَيْبَ فِيهِ هُدًى لِلْمُتَّقِينَ . الَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِالْغَيْبِ وَيُقِيمُونَ
الصَّلَاةَ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنفِقُونَ . وَالَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْكَ وَمَا أُنْزِلَ مِنْ
قَبْلِكَ وَبِالْآخِرَةِ هُمْ يُوقِنُونَ . أُوْلَئِكَ عَلَى هُدًى مِنْ رَبِّهِمْ وَأُوْلَئِكَ هُمْ الْمُفْلِحُونَ .
"Әлиф ләәәәм-миииим. Зәәликәл-китәәбү ләә райбә фииһи һүдәл-лил-мүттәкыйиин. Әлләзиинә йүэминүүнә бил-гайби вә йукыйимүнәс-саләәтә вә миммәә разәкънәәһүм йүңфикуун. Вәлләзиинә йүэминүүнә бимәә үңзилә иләйкә вә мәә үңзилә миң кабеликә вә бил-әәхыйрати һүм йүүкыйнүүн. Үләәәә-икә галәә һүдәм-мир-рабиһим вә үләәәә-икә һүмүл-мүфлихуун.
آمَنَ الرَّسُولُ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْهِ مِنْ رَبِّهِ وَالْمُؤْمِنِينَ . كُلُّ أَمَنَ بِاللهِ وَمَلاَئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ لاَ نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِنْ رُسُلِهِ . وَقَالُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ . لاَ يُكَلِّفُ اللهَ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا مَا اكْتَسَبَتْ . رَبَّنَا لاَ تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا . رَبَّنَا وَلاَ تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا . رَبَّنَا وَلاَ تَحْمِلْنَا مَا لاَ طَاقَةَ لَنَا بِهِ . وَاعْفُ عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنْتَ مَوْلَنَا فَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ
"Әмәнәр-расүүлү бимәә үңзилә иләйһи мир-раббиһии вәл-мүэминүүн. Күллүн әәмәнәә билләәһи вә мәләәә-икәтиһии вә күтүбиһии вә русүлиһии ләә нүфәррику бәйнә әхәдим мир русүлиһ. Вә каалүү сәмигънәә вә әтагънәә гуфраанәкә раббәнәә вә иләйкәл-мәсыйир. Ләә йүкәллифүллааһү нәфсән илләә вүсгаһәә, ләһәә мәә кәсәбәт вә галәйһәә мәктәсәбәт. Раббәнәә ләә түәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ. Вәгъфү ганнәә вәгъфирләнәә вәрхәмнәә. Әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин".
"Әәмәнәр-расүүлү"не ястүдән соң гына түгел, һәр җирдә укырга мөмкин. Бу доганы дошманны җиңү һәм Аллаһыдан ярдәм теләү вакытында да укырга мөмкин. Күп кенә чыганаклар Бәкара сүрәсенең баштагы һәм соңгы аятьләрен укуның савабы күп дип әйтәләр.
Мөселман Аллаһының гүзәл исемнәре белән көнен башлар. Никадәр игътибарлы булса да, кеше белеп яки белмичә, гөнаһ эшләгән, хаксызлык эшләгән булыр. Инде бу соңгы аятьләрне укып, Аллаһыдан үзен гафу итүен теләр. Бигрәк тә ятудан элек, ул көннең хисабын кылып, ул көн эшләгән эшләрен күздән кичереп, кемне дә булса рәнҗетүен, рәнҗетмәвен, малына хәрам кушылу яки кушылмавын уйлар.
Намазлардан соң бу догаларның бөтенесен уку мөстәхәбтер. Теләгән кеше болардан башка белгән догаларын да укый алыр. "Аятел-Көрси", "Әәмәнәр-расүүлү", "Ихлас", "Фәләкъ" һәм "Нәс" сүрәләре кебек сүрәләрне уку яхшы һәм саваплыдыр.
V. Җомга намазы һәм догасы
Җомга мөселманнар тормышында аерым бер урын алып тора. Җомга намазы гозере булмаган, акылы камил һәм балигъ булган ир мөселманнарга фарыздыр. Биш вакыт намазларын өйдә кылырга мөмкин булган хәлдә, җомга намазы, һичшиксез, җәмәгать белән кылынырга тиеш. Җомга — мөэминнәрнең бәйрәмедер.
Җомга хөтбәсе турындагы догалар алда биреләчәк.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда шулай дигән: "Ул көндә шундый бер сәгать бар ки, намазын кылган бер кол, аңа туры килсә, Аллаһыдан берәр нәрсә теләсә, Аллаһ шуны бирер".
Бу сәгатьнең кайсы сәгать булуын ачык рәвештә белдермәгән, мөселманнарга ул сәгатькә тап булу өчен дога һәм истигъфар итәргә өндәгән.
Әбү Һөрәйрә (р.г.) аңлатуынча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) җомга көнне мәчеткә кергәндә, ишекнең ике терәгенә тотынып, шулай дога кылган:
اَللَّهُمَّ اجْعَلْنِي أَوْجَهَ مَنْ تَوَجَّهَ إِلَيْكَ وَأَقْرَبَ مَنْ
تَقَرَّبَ إِلَيْكَ وَأَفْضَلَ مَنْ سَأَلَكَ وَرَغِبَ إِلَيْكَ
"Әллааһүммәҗгальнии әүҗәһә мән тәвәҗҗәһә иләйкә вә әкърабә мән тәкаррабә иләйкә вә әфдалә мән сә-әләкә вә рагыйбә иләйкә".
(Аллаһым! Мине Сиңа юнәлгәннәрнең иң яхшысы, Сиңа якынайганнарның иң якыны, Сине теләгәннәрнең иң яхшысы һәм иң өстене әйлә.)
Җомга көне — тәүбә һәм истигъфар итү өчен иң уңайлы көннәрдән. Бу көнне "Кәһеф" сүрәсен уку саваплы.
VI. Бәйрәм намазлары һәм тәшрик тәкбирләре
Рамазан һәм Корбан бәйрәме намазлары вәҗептер, аларны калдырырга ярамый.
Бәйрәм намазлары түбәндәгечә кылыныр:
Фарыз намазлардагы кебек, камәт әйтелмәс. Рамазан яки Корбан бәйрәме намазларының кайсы кылынса да ният әйтелер: "Ният иттем ике рәкәгать ... бәйрәме намазын кылмакка, оедым ошбу имамга",— дип әйтер һәм имам белән бергә тәкбир алыр. Башка намазлардагы кебек үк, "Сүбхәәнәкә" укылыр. Ул беткәч, имам "Әллааһү әкбәр" дип кабат тәкбир алыр. Намазга яңадан башлаган кебек, кулларын колак йомшагына кадәр күтәрер. Җәмәгать тә шуны кабатлар. Тәкбир алынгач, куллар янга сузылыр. Икенче мәртәбә дә тәкбир әйтелгәч, куллар туп-туры аска салындырылыр. Өченче тәкбирдән соң куллар кабат кендек астында багланылыр.
Һәркем авыз эченнән генә "Әгузе-бисмилләһ" әйтер. Имам "Фатиха" һәм бер сүрә укыр. Башка намазлардагы кебек, рөкүгъ һәм сәҗдә кылганнан соң, аякка калкылыр. Имам тагын "Фатиха" һәм бер сүрә укыр. Аннан соң, "Әллааһү әкбәр", дип тагын шул ук рәвештә кулларны күтәреп, колак йомшагына кадәр тидерелер. Бу өч мәртәбә кылыныр. Дүртенче тәкбирдә куллар колакларга күтәрелмәс, рөкүгъкә китәр. Имамның бу тәкбирләре мәчетнең һәр ягында ишетелергә тиеш. Җәмәгать тәкбирләрне имам белән бергә авыз эченнән, ягъни үзе ишетерлек тавыш белән генә әйтер.
Башка намазлардагы утыру вакытындагы догалар укылыр һәм сәлам бирелер. Сәламнән соң имам, мөәзин һәм җәмәгать бергә тәкбир әйтерләр. Бу вакытта имам хөтбәне укыр өчен мөнбәргә таба барыр. Имам мөнбәргә менгәнче тәкбирләр дәвам итәр. Тәкбирнең рәвеше:
اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، وَلِلَّهِ الْحَمْدُ
"Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләәллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмде".
(Аллаһ бөектер, Аллаһ бөектер. Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Аллаһ бөектер, Аллаһ бөектер. Мактау Аңа гына хастыр).
Тәшрик тәкбирләре дигән исем астында йөргән югарыдагы дога тәкбире Гарәфә көнне иртә намазыннан башлап, бәйрәм көне буенча дәвам итеп, соңгы дүртенче көннең икенде намазы фарызында соңгы тапкыр әйтелә. (Бу тәкбир егерме өч тапкыр әйтелә). Бу тәкбир һәр фарыз намаздан соң әйтелә. Бу вәҗеп санала, сөннәт дигәннәре дә бар.
Корбан чалганда укыла торган дога.
Корбан бәйрәмеңдә дини яктан бай саналган мөселманнарга корбан чалу вәҗеп санала.
Корбан бәйрәмнең беренче, икенче, өченче көнендә дә чалынырга мөмкин. Монда иң мөһиме — корбанны хуҗасының чалуы. Өй хуҗасы белән беррәттән, бу эшне белгән башка кеше дә чала алыр. Корбан кыйблага таба яткырылыр.
إِنِّي وَجَهْتُ وَجْهِي لِلَّذِي فَطَرَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ حَنِيفًا وَمَا أَنَا مِنَ الْمُشْرِكِينَ
"Иннии вәҗҗәһтү вәҗһии лилләзии фәтарас-сәмәәвәәти вәл-әръда хәниифәүв-вә мәә әнә минәл-мүшрикиин".
(Чыннан да, мин динемә бәйле буларак, күкләрне һәм җирне яраткан Аллаһыга юнәлдем, мин мөшрикләрдән түгелмен). ("Әнгам" сүрәсе, аять 79) аяте укылыр һәм:
بِسْمِ اللهِ اَللهُ أَكْبَرُ
"Бисмилләәһи, Әллааһү әкбәр" дип чалыныр.
Корбан чалынганнан соң, үзе чалмаса да, хуҗасы ошбу доганы укыр. Корбан чалганнан соң ике рәкәгать шөкер намазы кылу бик саваплыдыр.
إِنَّ صَلاَتِي وَنُسُكِي وَمَحْيَايَ وَمَمَاتِي لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
"Иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләәһи раббил-гааләмиин".
(Намазым, гыйбадәтем, тормышым һәм үлемем галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ өчендер). (Әнгам, 162).
Корбан ите өчкә бүленер. Бер өлеше өй әһеленә аерылыр, бер өлеше күршеләргә таратылыр, бер өлеше фәкыйрьләргә һәм ихтыяҗы булганнарга бирелер.
Искәрмә.
Хәзерге вакытта дөньяда, илебездә фәкыйрь саналган бик күп кешеләр дә корбан чалалар. Араларында хәтта бурычка акча алып корбан чалучылар да бар. Моның нигезендә һәркем корбан чалганда, алар янында ким булмыйча, фәкыйрьлеген яшерү теләге ята.
Кайбер кешеләр корбан итен таратканда итнең кисәкләрен, эшкә ярамаган өлешләрен тараталар. Бу корбан әдәбенә һәм Ислам әхлагына туры килми.
Корбан бәйрәме — бәйрәмнәрнең иң бөеге. Бу бәйрәмдә берлек һәм бергәлек хөкем сөрсен, кешеләр бер-берсенең хәлен белеп, бер-берләре белән йөрешсеннәр, сөйләшмәгәннәр, ачу тотканнар үзара килешсеннәр.
VII. Җеназа намазы һәм догалары
Үлем хәлендә булган кешене, мөмкин булса, уң ягына борып, йөзен кыйблага туры юнәлдерү сөннәттер. Әгәр авыруга начар булса, үләсе кеше янында "Ясин" сүрәсе укылыр. Бу сүрәне уку Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) васыятедер. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Үлеләргә "Ясин" укыгыз", — дип әмер иткән.
Авыру ишетерлек итеп: "Ләә иләәһә илләллааһ, Мухәммәдүр-расүүлүллааһ", "Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ",— диелер. Әгәр авыр булмаса, авыру да кабатлап барыр.
اَللَّهُمَّ اَعِنْهُ عَلَى سَكَرَاتِ الْمَوْتِ
"Әллааһүммә әгыйнһү галәә сәкәратил-мәүүт".
(Аллаһым! Үлем биргән хушсызлык хәлендә аңа ярдәм ит!") — дип дога кылыныр.
Җеназа намазы фарыз кифаядер. Ягъни, бер мөселман вафат булгач, аның җеназа намазын кылу бөтен мөселманнарга фарыз булса да, кайбер мөселманнарның кылуы белән башка мөселманнар бу эштән азат ителерләр.
Җеназа намазында рөкүгъ вә сәҗдә юк. Бу намазда Коръән дә укылмас, ләкин дога кылыныр.
Мөәзин: "Мәет өчен догага",— дип белдерә һәм җеназаның ир яки хатын булуын әйтә. Чөнки ният иткәндә үленең ир-ат яисә хатын-кыз булуы белдерелә.
Җеназа имамның күкрәк турысыннан югарырак бер җиргә куела. Имам һәм җәмәгать: "Әллааһү әкбәр", — дип тәкбир әйтә. "Сүбхәәнәкә" догасы укыла. Имам икенче мәртәбә "Әллааһү әкбәр" дип тәкбир ала. Ләкин кулларын колак яфракларына күтәрмәс, куллар баглаган килеш калыр. Бу икенче тәкбирдән соң, "Әллааһүммә салли", Әллааһүммә бәрик" догалары укыла. Имам өченче мәртәбә тәкбир ала. Аннан соң мәеткә, мөселманнарга һәм үзенә дога кыла. Дөнья белән бәйле булган эшләр өчен дога кылынмый. Әгәр дә араларында белгән кешеләр булса, Пәйгамбәрдән (с.г.в.) ишетелгән ошбу доганы укулары саваплы булыр:
اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِحَيِّنَا وَمَيِّتِنَا وَشَاهِدِنَا وَغَائِبِنَا وَذَكَرِنَا وَأُنْثَانَا وَصَغِيرِنَا وَكَبِيرِنَا. اَللَّهُمَّ مَنْ أَحْيَيْتَهُ مِنَّا فَاَحْيِهِ عَلَى الْإِسْلاَمِ وَمَنْ تَوَفَّيْتَهُ مِنَّا فَتَوَفَّهُ عَلَى الْإِيمَانِ. اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَ مُحْسِنًا فَزِدْ فِي إِحْسَانِهِ وَأَنْ كَانَ مَسيئًا فَتَجَاوَزْ عَنْهُ وَلَقِّهُ الْأَمْنَ وَالْبُشْرَى وَالْكَرَامَةَ وَالزُّلْفَى بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
"Әллааһүммәгъфир ли хәййинәә вә мәййитинәә вә шәәһидинәә вә гааибинәә вә зәкәринәә вә үнсәәнәә вә сагыйиринәә вә кәбииринәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә әхйиһии галәл-исләәми вә мән тәвәффәйтәһүү миннәә фәтәвәффәһүү галәл-иимәән. Әллааһүммә ин кәәнә мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии вә ин кәәнә мүси-ән фәтәҗәәвәз ганһү бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин".
(Аллаһым! Безнең терекләребезне һәм мәетләребезне, күз алдыңда булучыларыбызны һәм булмаучыларыбызны, ирләребезне, хатыннарыбызны һәм кечкенәләребезне һәм зурларыбызны, олыларыбызны ярлыка. Аллаһым! Безнең терекләребезне ислам динендә яшәт, үлем китерсәң, иманлы килеш үлүне бүләк ит. Аллаһым! Әгәр бу җеназа яхшы булса, Син аның яхшылыгын арттыр, әгәр начар булса, гөнаһын гафу әйлә. Әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган, Аллаһым!)
Әгәр җеназа хатын-кыз булса, алмашлыкларны хатын-кыз җенесенә туры китереп укырга кирәк. Ул вакытта доганың бу өлеше шулай укылыр:
اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَتْ مُحْسِنَةً فَزِدْ في إِحْسَانِهَا وَإِنْ كَانَتْ مَسيئَةً فَتَجَاوَزْ عَنْهَا
"Әллааһүммә ин кәәнәт мүхсинәтән фәзид фии ихсәәниһәә вә ин кәәнәт мүси-әтән фәтәҗәәвәз ганһәә.
Догалар хакында бернәрсә дә белмәгән кеше: "Белмим бит, нишлим?" — дип, якыннарының җеназасын кылмыйча калырга тиеш түгел. Кыска дога гына белсә дә, аның җеназа намазын кылырга тиеш.
Җеназа бала яки тиле булса, истигъфар ителмәс. Чөнки алар җаваплы түгел. Аларга шушы рәвешчә дога кылыныр:
اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ لَنَا فَرَطًا وَاجْعَلْهُ لَنَا أَجْرًا وَذُخْرًا وَاجْعَلْهُ لَنَا شَافِعًا مُشَفِّعًا
"Әллааһүммәҗгальһү ләнәә фәратан вәҗгальһү ләнәә әҗран вә зүхъран вәҗгальһү ләнәә шәәфиган мүшәффәган".
(Аллаһым! Аны безгә алдан җибәрелгән бер савап кыл, безнең өчен бер ахирәт азыгы, әҗере әйлә, аны безгә шәфәгатьче кыл.)
Бу догаларны белмәгәннәр бары тик түбәндәге доганы укый алырлар:
اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَلَهُ وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ
"Әллааһүммәгъфир лии вә ләһүү вә лил-мүэминиинә вәл-мүэминәәт".
(Аллаһым! Мине һәм хатыннардан, ирләрдән бөтен мөэминнәрне гафу ит!)
Җеназа, кабер якын булса, җилкәләрдә илтелер, әгәр ерак булса, машинага куелыр. Мондый вакытта автомашинаның ерактарак булуы яки, һич булмаса, якын кешеләренең җеназаны бераз җилкәләрендә илтүе кирәк.
Кабер бер кеше буе кадәр казылыр. Үленең йөзе кыйблага таба куела һәм аны кабергә куйган кеше:
بِسْمِ اللهِ وَعَلَى مِلَّةِ رَسُولِ اللهِ صَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَسَلَّمَ
"Бисмилләәһи вә галәә милләти расүүлилләәһи салләллааһү тәгааләә галәйһи вә сәлләм", — дип әйтер.
Җеназа хатын-кыз булганда аны кабергә ир-аттан иң якын булган һәм никах төшмәгән якыннары төшерә. Өстенә туфрак атканда иң беренче туфракны ташлаганда
مِنْهَا خَلَقْنَاكُمْ
"минһәә халәкънәәкүм" "сезне аннан (туфрактан) яраттык", икенче ташлауда
وَفِيهَا نُعِيدُكُمْ
"вә фииһәә нүгыйдүкүм", "һәм сезне киредән аңа кайтарабыз", өченче тапкыр туфрак атканда
وَمِنْهَا نُخْرِجُكُمْ تَارَةً أُخْرَى
"вә минһәә нүхъриҗүкүм тәәратән үхъраа" "сезне бер тапкыр тагын аннан чыгарачакбыз",— диләр. Боларны уку мөстәхәбтер. Белгән кеше "Туфрактан килдек (яратылдык), кире туфракка кайтабыз һәм тагын тереләчәкбез",— дисә дә ярый.
Күмү эше беткәч, шунда булган җәмәгать белән, дога кылыныр.
VIII. Башка нәфел намазлары һәм догалары
Фарыз яки вәҗепләр белән бертөрле дә бәйләнеше булмаган, кешенең күңеленнән теләп кылынган кайбер намазлар бар. Алар "Нәфел намазлар" дип атала. Бу догалар Аллаһының ризалыгына ирешмәк, Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итмәк, Аңа тагын да якын булу максаты белән кылыныр. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу намазларны кайбер вакытларда гына кылуы билгеле. Кайберләрен исә күп мәртәбәләр кылган. Бу намазларның кайберләре түбәндәгеләр.
-
Тәһәҗҗүд намазы.
Тәһәҗҗүд намазы дип, төнлә йокыдан уянып, намаз кылуга әйтәләр.
"Исра" сүрәсенең 78 нче һәм 79 нчы аятьләрендә: "Кояшның көнбатышка юнәлүеннән төннең каралуына кадәр намаз кыл; таң вакытында намаз кыл, чөнки сәхәр намазына фәрештәләр шаһит булыр. Әй, Мөхәммәд! Төннәрен уянып, артык намазлар кыл. Раббың сине мактар, югары дәрәҗәгә күтәрер",— диелгән.
Тәһәҗҗүд намазы Пәйгамбәребезгә бу аять белән әмер ителгән. Шул ук аятьтә Аллаһы Тәгалә илчесен югары дәрәҗәгә күтәрәчәген тәһәҗҗүд намазын әмер иткәннән соң белдергән. Бу югары дәрәҗә белән тәһәҗҗүд намазы арасында бер бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Әгәр шулай булса, тәһәҗҗүд намазының әһәмияте зур икәнлеге ачыклана.
Бу намазга аеруча "Мөззәммил" (1-8) сүрәсендә ишарә ителгән: "Әй, чорналып уралган Мөхәммәд! Төннең уртасында, теләсәң бераз соңрак, теләсәң бераз элек бер вакытта намазга тор, яки Коръән укы. Дөрестән дә, без сиңа күтәрүе бик авыр булган Коръәнне вәхи итәчәкбез. Шөбһәсез, кичләрне намаз кылу бик тәэсирле, Коръән уку да бик уңайлыдыр. Чөнки көндез сине болардан аерачак эшләрең бардыр. Раббыңның исемен зикер ит, һәр нәрсәне калдырып, Аңа юнәл!"
Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи вә сәлләмнең төнге намазны укуын белгән сәхабәләр дә аның кебек төнге намазны укый башлаганнар. Әйтеп үтелгән аятьләрдә дә тәһәҗҗүд намазының әһәмияте аңлатыла. Бу намазны, Пәйгамбәрдән башлап, аңа инанган кешеләр бүгенгә кадәр кылып килгәннәр. Бу намаз шул ук хис һәм иман белән кыямәт көненә кадәр кылыначактыр. Чөнки Пәйгамбәребез: (с.г.в.) "Төнге намазны дәвам итегез...",— дип боерган.
Тәһәҗҗүд намазы ике рәкәгать белән унике рәкәгать арасында кылыныр.
Ибне Габбастан (р.г.) килгән риваятьтә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тәһәҗҗүд намазында ошбу доганы укуы әйтелгән:
اَللَّهُمَّ لَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ قَيِّمَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ مَلِكُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ نُورُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ الْحَقُّ وَوَعْدُكَ الْحَقُّ وَلِقَاؤُكَ حَقٌّ وَقَوْلكَ حَقٌّ وَالْجَنَّةُ حَقٌّ وَالنَّارُ حَقٌّ وَالنَّبِيُّونَ حَقٌّ وَمُحَمَّدٌ حَقٌّ وَالسَّاعَةُ حَقٌّ. اَللَّهُمَّ لَكَ أَسْلَمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْكَ أَنَبْتُ وَبِكَ خَاصَمْتُ وَإِلَيْكَ حَاكَمْتُ فَاغْفِرْ لِي مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ وَمَا أَسْرَرْتُ وَمَا أَعْلَنْتُ أَنْتَ الْمُقَدِّمُ وَأَنْتَ الْمُؤَخِّرُ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ أَوْ لاَ إِلَهَ غَيْرُكَ وَلاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ
"Әллааһүммә ләкәл-хәмдү әнтә каййимүс-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтә мәликүс-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтә нуурус-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтәл-хәкку вә вәгъдүкәл-хәкку вә ликаа-үкә хәккун вә каулүкә хәккун вәл-җәннәтү хәккун вән-нәәрү хәккун вән-нәбиййүнәә хәккун вә мүхәммәдүн хәккун вәс-сәәгатү хәккун. Әллааһүммә ләкә әсләмтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә иләйкә әнәбтү вә бикә хасамтү вә иләйкә хәкәмтү фәгъфирлии мәә каддәмтү вә мәә әххартү вә мәә әсрартү вә мәә әгъләнтү әнтәл-мүкаддимү вә әнтәл-мүәххыйру вә ләә иләәһә илләә әнтә әү ләә иләәһә гайрукә, вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".
(Аллаһым! Мактау Сиңа хастыр. Син күкләрне һәм җирне һәм аңда булган бөтен нәрсәне бер тәртипкә куючысың. Мактау Сиңадыр. Син күкләрдә һәм жирдә һәм аларда булган бөтен нәрсәләрнең падишаһысың. Мактау Сиңа хастыр. Син күктәгеләрнең һәм җирдәгеләрнең нурысың. Мактау Сиңадыр. Син Хаксың, вәгъдәң хактыр, ахирәттә Сине күрмәк хактыр. Сүзең хактыр, җәннәт хактыр, җәһәннәм хактыр. пәйгамбәрләр хактыр вә Мөхәммәд хактыр, кыямәт хактыр.
Аллаһым! Сиңа тапшырылдым. Сиңа инандым. Сиңа тәвәккәл иттем. Сиңа юнәлдем. Синең ризалыгың өчен дошманнарга каршы чыктым, арабызда Сине генә Хаким иттем. Раббым! Кылган һәм кылыначак бөтен гөнаһларымны гафу ит. Яшерен һәм ачык кылган бетен гөнаһларымны кичер, алга үткәргән дә — Синсең, артка калдырган да — Синсең. Синнән башка илаһ юк, Аллаһым! Синнән башка көч вә куәт иясе беркем дә юк, Раббым!)
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бөтен төнге намазларында шул ук доганы укуы сөйләнелми. Билгеле булганча, ул намазларда төрле догалар укыган. Төнге намазлар укучыларның төрле догалар укуларында зарар юктыр. Бу, киресенчә, яхшы дип санала.
-
Кадер кичәсе намазы.
Төгәл генә билгеле булмаса да, рамазанның 27 нче кичәсе Кадер кичәсе буларак кабул ителгән.
Коръәни Кәримдә бу кичәнең фазыйләте турында аңлаткан бер сүрә бар. Бу "Кадер" сүрәседер. Аллаһы Тәгалә бу сүрәдә Коръәни Кәримнең Кадер кичәсендә иңдерелүе, бу кичәнең мең айдан да хәерлерәк булуы, таң атканчы сәламәт-тыныч булуы, фәрештәләрнең һәм Рухның (Җәбраил) бу кичәне Җир йөзенә иңүе турында бәян иткән. Бу караштан Кадер кичәсе — мөбарәк кичәләрнең иң бөегедер.
Бу кичә Аллаһының рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда фәкыйрь-фөкараны ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабын Аллаһыдан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырган кешенең Аллаһы Тәгалә эшләгән гөнаһларын кичерер",— дигән.
Рамазан аен ураза һәм башка гыйбадәтләр белән уздырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте булган кебек, ураза тотмый башка гыйбадәтләрне үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә — Аллаһының рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичәдер. Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр.
Бу кичә өчен махсус бер намаз тәгаенләнмәгән. Ләкин мондый изге кичәдә гыйбадәт бик кадерле булганга күрә, 2 рәкәгатьтән алып 100 рәкәгатькә кадәр, намаз уку яхшы дип исәпләнә.
Коръән бу кичәдә иңгәнгә күрә, Коръән уку бик саваплы.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Гайшә анабызга (р.г.) бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي
"Әллааһүммә иннәкә гафүввүн түхибүл-гафвә фәгъфү ганнии."
(Әй, Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине дә гафу ит.)
3. Мигъраҗ кичәсе намазы һәм догасы.
Рәҗәб аеның 27 нче кичәсе — Мигъраҗ кичәседер. "Исра" сүрәсенең беренче аяте Мигъраҗ вакыйгасын аңлата. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кичәдә кеше акылы кабул итә алмаслык бер рәвештә күкләрнең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Биш вакыт намаз бу кичәдә фарыз кылынган. Мөбарәк бер кичә булганга күрә, унике рәкәгать намаз кылу яхшы дип санала.
Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак. Мигъраҗ кичәсе намазы шушы рәвешчә кылыныр: Ястү намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында ике рәкәгатьтә бер сәлам бирү белән 12 рәкәгать намаз кылыныр. Һәр рәкәгатьтә "Фатиха"дан соң сүрә укылыр. Белгән кешеләргә Исра сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Сәлам биргәннән соң 100 мәртәбә:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ
"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр."
(Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһыга хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер), — дип әйтелә. 100 мәртәбә:
اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ
"Әстәгъфируллааһәл-газыйимә вә әтүүбү иләйһи."
(Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм),— дигәннән соң 100 мәртәбә
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ
"Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд",— дип салават әйтелер һәм намаз тәмамланыр, дога кылыныр.
4. Бәраәт кичәсе намазы.
Шәгъбан аеның 15 нче кичәсе — Бәраәт кичәседер. Гөнаһлар гафу ителә торган бер кичә буларак кабул ителгән. Бу кичә өчен дә махсус намаз юк. Ләкин кичәнең бер өлешендә гыйбадәт эчендә булу, нәфел намазлар уку саваплыдыр. Бу кичәдә укыла торган намазга "саләәтүл-хайр" — "хәер намазы" дип әйтәләр. Көндез мохтаҗларга сәдака бирү, кичәне гыйбадәттә уздыру бик саваплы.
5. Рәгаиб кичәсе намазы.
Рәҗәб аеның беренче җомга кичәсе — Рәгаиб кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребез (с.г.в.) бөек дәрәҗәләргә ирешкән.
Ике рәкәгатьтә бер сәлам биреп, унике рәкәгать намаз кылу мөстәхәбтер. Башка намазлардан соң укылган догалар кылыныр.
6. Духә намазы.
Нәфел буларак кылынган намазлардан берсе — духә намазы. Бу намаз, кояш бер сөңге буе күтәрелгәннән башлап, өйлә намазына ярты сәгать калганчы укыла.
Хәдисләрдән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу намазны һәрвакытта түгел, а сирәк кенә укыган. Аны ике яки сигез рәкәгать итеп тә кылырга мөмкин.
Шөкер намазы дип ният ителә. Бу намазның махсус догасы юктыр.
7. Күсүф намазы.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган намазларның берсе — күсүф намазы. Кояш яки айның тотылуына күсүф дип әйтәләр.
Аллаһының Илчесе (с.г.в.) кояш, я ай тотылганда намаз кылуны васыять иткән. Кайбер ислам галимнәре бу намазны кылу кирәклеген сөннәт белән генә түгел, Коръән белән дә исбат ителүе турында сөйлиләр. Алар, моңа дәлил итеп, Фуссыйләт сүрәсенең 37 нче аятен китерәләр. Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә шулай дигән: "Төн белән көн, кояш белән ай Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә дәлил булган аятьләрдер. Сез кояшка яки айга сәҗдә итмәгез, ләкин аларны яраткан Аллаһыга сәҗдә кылыгыз."
Пәйгамбәребез дә (с.г.в.): "Кояш һәм ай бер кешенең үлүеннән яки яшәвеннән чыгып тотылмас. Моңа карамастан, сез, кояш яки ай тотылуын күрсәгез, намаз кылыгыз, Аллаһыга дога итегез",— дигән.
Күсүф намазының хикмәте шулай аңлатыла:
"Кояш һәм ай, Аллаһ яраткан кануннарга буйсынып, хәрәкәт иткәндә бер кимчелек була, Аллаһы Тәгалә теләгән вакытта бу кануннарын үзгәртә яки бөтен нәрсәне бер мизгелдә юк итә ала. Кояш яки ай тотылуы кешегә шуны хәтерләтә. Аллаһының кешеләргә бүләк иткән бу тормышы өчен мондый вакытларда Аллаһыга рәхмәт тойгыларын белдереп намаз уку, дога кылу сөннәттер. Пәйгамбәребез үзе дә бу намазны укыган. Кояш яки ай тотылганда ике яки дүрт рәкәгать намаз укылыр. Бу намазда "Фатиха"дан соң белгән кешеләргә кояш яки ай белән бәйле булган аятьләрне уку яхшы булыр. Бу намазны ялгыз да, җәмәгать белән дә укылырга мөмкин.
8. Тәхиййәтүл-мәсҗид (Мәчет бүләге) намазы.
Бу Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарафыннан васыять ителгән ике рәкәгатьле намаздыр. Мәчеткә кергән кеше мәчетнең хакын бирү өчен, ике рәкәгать намаз укыр. Бу намазга махсус бер дога юк. Ләкин намаз укучының ул мәчетне төзүдә ярдәм иткәннәргә "Фатиха" сүрәсен укуы, дога кылуы бу намазның әдәпләреннәндер.
9. Сәфәр намазы.
Пәйгамбәребезнең, (с.г.в.) нәфел намазы буларак укылган намазларының берсе — сәфәр намазы. Пәйгамбәребез юлга чыкканда яки өенә кайтканда ике рәкәгать намаз укый иде. Моның мәгънәсе сау-сәламәт йортына кайтарганы өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу димәктер. Сәфәр намазы өчен дә махсус бер дога юк. Бу очракта юлга чыгачак кеше юлга чыкканда укый торган догасын укый ала.
10. Хаҗәт намазы һәм догасы.
Күңелендә бер теләге, максаты булган кеше бу теләге тормышка ашсын өчен ястү намазыннан cоң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать намаз укыр. Аллаһыга хәмде-сәнә әйтер. Аны мактар. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават вә сәлам әйтер. Теләге чынга ашсын өчен Аллаһы Тәгаләгә дога вә ният кылыр. Монда бары тик теләкнең начар булмавы гына шарттыр;
Намаз беткәннән соң Аллаһыга хәмде-сәнә әйтелер, Пәйгамбәргә салават-сәлам китерелер, аннан соң түбәндәге дога укылыр:
لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ الْحَلِيمُ الْكَرِيمُ. سُبْحَانَ اللهِ رَبِّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ. اَلْحَمْدُ لِلَّهِ
رَبِّ الْعَالَمِينَ. أَسْأَلُكَ مُوجِبَاتِ رَحْمَتِكَ وَعَزَائِمَ مَغْفِرَتِكَ وَالْغَنِيمَةَ مِنْ
كُلِّ بِرٍّ، وَالسَّلاَمَةَ مِنْ كُلِّ إِثْمٍ لاَ تَدَعْ لِي ذَنْبًا إِلاَّ غَفَرْتَهُ، وَلاَ هَمًا إِلاَّ
فَرَّجْتَهُ وَلاَ حَاجَةً هِيَ لَكَ رِضًا إِلاَّ قَضَيْتَهَا يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
"Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә вәл-ганиимәтә мин күлли биррин, вәс-сәләәмәтә мин күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбән илләә гафәртәһүү, вә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү вә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин."
(Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау — галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгъфирәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырма. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны каршыла. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!)
11. Тәсбих намазы.
Тәсбих намазы дүрт рәкәгать буларак укыла торган бер намаздыр. Һәр рәкәгатьтә житмеш биш мәртәбә:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ
"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр."
(Аллаһыга тәсбих әйтәмен, мактау Аңа хастыр. Аллаһыдан башка илаһ юктыр, Аллаһ һәр нәрсәдән бөектер),— дип әйтелә.
Бу намаз шулай укыла: "Ният иттем Аллаһ ризалыгы өчен тәсбих намазын укымакка",— дип ният ителер. "Сүбхәәнәкә"не укыганнан соң, 15 тапкыр "Сүбхәәнәллаһи вәл-хәмдү лилләәһи..." укылыр. "Әгузе-бисмилләһ"тән соң "Фатиха" һәм бер сүрә укылыр. Ун тапкыр "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр, рөкүгъ кылыныр. Өч тапкыр "Сүбхәәнә раббийәл-газыйим" диелгән кебек үк, "сүббүүхүн куддүүсүн раббүнәә вә раббүл-мәләә-икәти вәр-руух" дип укырга да мөмкин. Рөкүгъдә вакытта ун мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. "Сәмигаллааһү лимән хәмидәһ. Раббәнәә ләкәл-хәмде" дигәннән соң, тагын ун мәртәбә " Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. Сәҗдәгә барып, өч мәртәбә "Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә" дигәннән соң, тагын ун мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." диелер. Сәҗдәдә дә шулай ук "Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә" урынына "Сүббүүхүн куддүүсүн..." укылырга мөмкин. "Әллааһү әкбәр" дип утырганнан соң, 10 мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. Икенче мәртәбә сәҗдәгә барылыр. Шул ук рәвештә "Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә" дигәннән соң, 10 мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. Шулай итеп, бер рәкәгатьтә 75 мәртәбә тәсбих әйтелгән булыр.
Икенче рәкәгатькә калыккач, "Фатиха"ны башлаудан элек 15 мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. "Фатиха" һәм берәр сүрә укыганнан соң, 10 мәртәбә " Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. Беренче рәкәгать ничек кылынган булса, икенче рәкәгать тә шулай ук кылыныр.
Икенче рәкәгатькә утыргач, сәлам бирелеп, өченче рәкәгатьне башларга мөмкин булган кебек, сәлам бирмичә генә өченче рәкәгатькә торырга мөмкин, һәм шул ук рәвешчә, дүрт рәкәгать тәмам булыр. Дүрт рәкәгать бетүгә 300 мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." догасы укылган булыр. Бу намазны, елга яки гомергә бер мәртәбә булса да, кылырга дип васыять ителгән.
12. Истихарә намазы.
Эшләнәчәк бер эшнең нәтиҗәсенә канәгать булмаганда ике рәкәгать истихарә намазы кылыныр. Аллаһыга дога кылыныр. Бу эшнең ничек хәл ителүе турында төштә бер ишарә булсын дип, Аллаһы Тәгаләдән теләк теләнелер. Бу намаз түбәндәгечә кылыныр. Төннең бер вакытында, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз кылыныр. "Фатиха"дан соң Кәфирун сүрәсе укылыр. Рөкүгъ һәм сәждә кылынып, икенче рәкәгатькә торылыр. Икенче рәкәгатьтә "Фатиха"дан соң "Ихлас" сүрәсе укылыр. Башка намазлардагы кебек намаз тәмамланыр. Сәлам биргәч, түбәндәге истихарә догасы укылыр. Тәһарәтле булган хәлдә йөзен кыйблага каратып ятыр. Төштә ак яки яшел төс күренсә ул эшнең хәерле булачагына, кара яки кызыл күрү ул эшнең яхшы булмаячагына дәлил дип беленер. Әгәр беренче һәм икенче көннәрдә нәтиҗә алынмаса, бу эш берничә мәртәбә эшләнер. Бу намаз сөннәттер.
اَللَّهُمَّ إِنِّي اَسْتَخِيرُكَ بِعِلْمِكَ وَاسْتَقْدِرُكَ بِقُدْرَتِكَ وَأَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ الْعَظِيمِ. فَإِنَّكَ تَقْدِرُ وَلاَ أَقْدِرُ وَتَعْلَمُ وَلاَ أَعْلَمُ وَأَنْتَ عَلاَّمُ الْغُيُوبِ. اَللَّهُمَّ إِنْ كُنْتَ تَعْلَمُ أَنَّ هَذَا الْأَمْرَ خَيْرٌ لِي فِي دِينِي وَمَعَاشِي وَعَاقِبَةِ أمْرِي عَاجِلِ أُمْرِي وَأَجِلِهِ فَاقْدِرْهُ لِي وَيَسِّرْهُ لِي ثُمَّ بَارِكْ لِي فِيهِ. وَإِنْ كُنْتَ تَعْلَمُ أَنَّ هَذَا الْأَمْرَ شَرٌّ لِي فِي دِينِي وَمَعَاشِي وَعَاقِبَةِ أُمْرِي عَاجِلِ أمْرِي وَأَجِلِهِ فَاصْرِفْهُ عَنِّي وَاصْرِفْنِي عَنْهُ وَاقْدِرْ لِي الْخَيْرَ حَيْثُ كَانَ ثُمَّ أَرْضِنِي بِهِ
"Әллааһүммә иннии әстәхыйрукә бигыйльмикә вә әстәкъдирукә бикудратикә вә әс-әлүкә мин фәдъликәл-газыйим. Фә иннәкә тәкъдиру вә ләә әкъдиру вә тәгьләмү вә ләә әгъләмү вә әнтә галләәмүл-гуйүүб. Әллааһүммә ин күнтә тәгъләмү әннә һәәзәл-әмра хайрун лии фии диинии вә мәгаашии вә гаакыйбәти әмрии гааҗили әмрии вә әҗилиһии фәкъдирһү лии йәссирһү лии сүммә бәәрик лии фииһ. Вә ин күнтә тәгъләмү әннә һәәзәл-әмра шәррун ли фии диинии вә мәгаашии вә гаакыйбәти әмрии гааҗили әмрии вә әҗилиһии фәсърифһү ганнии вәсърифнии ганһү вәкъдир лийәл-хайра хәйсү кәәнә сүммә әръдыйнии биһ.
(Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр, минем җитмәс. Син белерсең, мин белмәм. Яшерен булган эшләрне дә белерсең. Аллаһым! Бу эшнең минем динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен хәерле булыр дисәң, бу эшне миңа тәкъдир ит, аны эшләвемне җиңеләйт, аны миңа мөбарәк кыл. Әгәр бу эшнең динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен начар булыр дисәң, бу эшне миннән, мине аннан ерак тот, Аллаһым! Хәер кайда булса, миңа насыйп ит, бу эш белән мине шатландыр.)
Хәерле булуы беленгән эшләр өчен истихарә кылынмас.
Әнәс бине Мәликтән (р.г.) килгән риваятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: "Әй, Әнәс! Берәр эш эшләргә теләсәң, җиде мәртәбә Раббыңа истихарә ит, аннан соң, күңелеңә нәрсә беренче килсә, шуңа игътибар ит. Чөнки хәер андадыр",— дигән.
Бу хәдис төштән башка да истихарә кылырга мөмкин икәнен аңлата.
13. Тәүбә намазы.
Нинди дә булса гөнаһ эшләвен аңлаган мөэмин, беренче форсатта ук тәүбә-истигъфар итәргә тиеш.
Моның өчен, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга һәм намаздан соң, тәүбә-истигъфар кылып, Аллаһыдан гафу үтенергә тиеш. Бу намазны уку мөстәхәбтер.
14. Яңгыр намазы.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган намазлардан берсе — "Истиска намазы" исеме бирелгән яңгыр намазыдыр.
Яңгыр намазы хакында алда сөйләнәчәк. Бу намаз, хөтбә белгән кеше тарафыннан кылынганга күрә, "Имам вазифалары" бүлегендә бирүне файдалы дип таптык. Белергә теләгәннәр шунда мөрәҗәгать итсеннәр.
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕк
Көндәлек тормышта укыла торган
кайбер догалар
-
Иртән торгач укыла торган дога.
Мөселман иртәләрен уянгач, түшәгеннән:
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим", дип торырга тиеш. Аннан соң шушы дога укыла:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَحْيَانَا بَعْدَ مَآ أَمَاتَنَا وَإِلَيْهِ الْبَعْثُ وَالنُّشُورُ
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр".
(Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.)
Бу доганы белмәгәннәргә: "Саулык һәм сәламәтлек белән тагын бер көнгә керткән Аллаһыга мактау булсын! Безгә буген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен", — дип тә дога кылырга мөмкин.
-
Таңга кергәндә укыла торган дога:
اللَّهُمَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ رَبِّي وَأَنَا عَبْدُكَ ءَامَنْتُ بِكَ مُخْلِصًا لَكَ دِينِي
أَصْبَحْتُ عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ مِنْ سَيّئ عَمَلِي
وَأَسْتَغْفِرُكَ لِذُنُوبِي إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ
"Әллааһүммә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтә раббии вә әнә габдүкә әәмәнтү бикә мүхълисан ләкә диинии әсъбәхтү галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү вә әтүүбү иләйкә мин сәййи гамәлии вә әстәгъфирукә ли зүнүүбии иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбү илләә әнтә".
بِسْمِ اللهِ الَّذِي لَا يَضُرُّ مَعَ اسْمِهِ شَيْءٌ فِي الْأَرْضِ
وَلَا فِي السَّمَآءِ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
"Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгасмиһии шәй-үн фил-әрдый вә ләә фис-сәмәәәә-и вә һүәс-сәмиигуль-галиим".
-
Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:
اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ بِكَ مِنَ الرِّجْسِ الْخَبِيثِ الْمُخْبِثِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ
Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәр-риҗсил-хабиисил-мүхъбиси минәш-шәйтаанир-раҗиим".
(Аллаһым! Пычрак һәм начар нәрсәләр белән куылган шайтаннан сиңа сыенам.)
-
Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَذْهَبَ عَنِّى مَا يُؤْذِينِى وَأَمْسَكَ عَلَيَّ
مَا يَنْفَعُنِى, سُبْحَانَكَ (وَ) غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әзһәбә ганнии мәә йүэзиинии вә әмсәкә галәййә мәә йәнфәгунии сүбхәәнәкә гуфраанәкә раббәнәә вә иләйкәл-мәсыйир".
(Миңа җәфа биргән нәрсәне алып, файдалы булганнарын калдырган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһым! Сине тәсбих итеп, мәгъфирәтеңэ сыенам. Әй, Раббыбыз! Кайтуыбыз Сиңадыр.)
-
Мунчага яки юынырга кергәндә укыла торган дога:
اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْئَلُكَ مِنَ الْجَنَّةِ وَنَعِيمِهَا وَأَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ وَحَمِيمِهَا
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә минәл-җәннәти вә нәгыймиһәә вә әгуузү бикә минән-нәәри вә хәмиимиһәә".
(Аллаһым! Синнән җәннәтне һәм аның нигъмәтләрен сорыйм, җәһәннәмнән һәм аның эсселегеннән Сиңа сыенамын.)
-
Мунчадан чыкканда укыла торган дога:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَذْهَبَ عَنِّى الْأَذَى وَعَافَانِى
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әзһәбә ганнил-әәзәә вә гаафәәнии."
(Миннән борчуны алып, саулык һәм сәламәтлек биргән Аллаһыга мактау булсын.)
-
Өйдән чыгып, эшкә киткәндә укыла торган дога.
Өебездән "Бисмилләһ" әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.
Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — "Аятел-Көрси". Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылыр.
-
Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога:
بِسْمِ اللهِ . تَوَكَّلْتُ عَلَى اللهِ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ
"Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү галәллааһ. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".
(Аллаһының исеме белән. Аллаһыга тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр.)
Өйдән чыкканда: "Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәр төрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла", — дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.
-
Мәчеткә кергәндә укыла торган дога:
اللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ
"Әллааһүммәфтәх лии әбвәәбә рахмәтик".
-
Мәчеттән чыкканда укыла торган дога:
اللَّهُمَّ اعْصِمْنِي مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ, اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذُنُوبِي
وَافْتَحْ لِي أَبْوَابَ فَضْلِكَ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
"Әллааһүммәгъсыймнии минәш-шәйтаанир-раҗиим, Әллааһүммәгъфир лии зүнүүбии вәфтәх лии әбвәәбә фәдъликә бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин".
-
Ишекләрне (эш урыннарын) ачып кергәндә укыла торган дога:
اللَّهُمَّ يَا مُفَتِّحَ الْأَبْوَابِ . فْتَحْ لَنَا خَيْرَ الْبَابِ. اللَّهُمَّ ارْزُقْنَا رِزْقًا حَلَالًا
طَيِّبًا وَرِزْقًا وَاسِعًا بِرَحْمَتِكَ يَآ أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ.
"Әллааһүммә йәә мүфәттихәл-әбвәәб. Ифтәх ләнәә хайраль-бәәб. Әллааһүммәрзукънәә ризкан хәләәлән таййибән вә ризкан вәәсиган, бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Вә әнтә хайрур-раазикыйин."
(Әй, ишекләрне ачкан Аллаһым! Безгә хәерле ишекләрне ач. Аллаһым! Безгә хәләл һәм пакь ризыкларны ихсан әйлә, ризыгыбызны киңәйт, әй мәрхәмәтлеләрнең Мәрхәмәтлесе! Ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе — Синсең).
-
Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган дога:
اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ صِحَّةً وَعَافِيَةً وَعِلْمًا نَافِعًا وَرِزْقًا حَلَالًا طَيِّبًا وَعَمَلًا مَقْبُولًا
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә сыйххәтән вә гаафийәтән вә гыйльмән нәәфиган вә ризкан хәләәлән таййибән вә гамәлән мәкъбүүлән."
(Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен.)
-
Өйгә кергәндә укыла торган дога:
اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ الْمَوْلَجِ وَخَيْرَ الْمَخْرَج ِ.
بِسْمِ اللهِ وَلَجْنَا وَبِسْمِ اللهِ خَرَجْنَا وَعَلَى اللهِ رَبِّنَا تَوَكَّلْنَا
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайраль-мәүләҗи вә хайраль-мәхъраҗ. Бисмилләәһи вәләҗнәә вә бисмилләәһи хараҗнәә вә галәллааһи раббинәә тәвәккәлнәә."
(Аллаһым! Синнән керә һәм чыга торган җирләрнең яхшысын телимен! Аллаһының исеме белән кердек, Аллаһының исеме белән чыктык. Раббыбыз Аллаһыга таяндык.)
Өйгә кергәндә: "Аллаһым! Өемне һәм гаиләмне сәламәтлек һәм иминлек эчендә табуымны насыйп әйлә", — дип сәлам биреп керү дә мөмкиндер.
-
Түшәккә ятканда укыла торган догалар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) урынына ятканда шундый дога укый торган булган:
بِاسْمِكَ اللَّهُمَّ أَحْىَ وَأَمُوتُ
"Бисмикәллааһүммә әхйәә вә әмүүтү".
(Аллаһым! Синең исемеңне хәтерләп яшим һәм үләм.)
Йокларга ятканда укыла торган башка бер дога:
بِاسْمِكَ رَبِّى وَضَعْتُ جَنْبِى وَبِكَ أَرْفَعُهُ إِنْ أَمْسَكْتَ نَفْسِى
فَارْحَمْهَا وَإِنْ أَرْسَلْتَهَا فَاحْفَظْهَا بِمَا تَحْفَظُ بِهِ عِبَادَكَ الصَالِحِينَ .
"Бисмикә раббии вәдагътү җәнбии вә бикә әрфәгуһүү ин әмсәктә нәфсии фәрхәмһәә вә ин әрсәлтәһәә фәхфәзъһәә бимәә тәхъфәзу биһии гыйбәәдәкәс-саалихиин".
(Әй, Раббым! Синең исемең белән яттым. тагын Синең исемең белән торырмын. Аллаһым! Әгәр йоклаганда җанымны алсаң, миңа мәрхәмәтле бул, әгәр яшәтсәң, яхшы бәндәләреңне саклаган кебек, минем тормышымны да сакла!)
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йокларга ятканда шушы доганы укуы да риваять кылынган.
اللَّهُمَّ أَسْلَمْتُ وَجْهِى إِلَيْكَ وَفَوَّضْتُ أَمْرِى إِلَيْكَ وَأَلْجَأْتُ ظَهْرِى
إِلَيْكَ رَهْبَةً وَرَغْبَةً إِلَيْكَ لَا مَلْجَأَ وَلَا مَنْجَى مِنْكَ إِلَّا إِلَيْكَ آمَنْتُ
بِكِتَابِكَ الَّذِى أَنْزَلْتَ وَبِنَبِيِّكَ الَّذِى أَرْسَلْتَ .
"Әллааһүммә әсләмтү вәҗһии иләйкә вә фәввадтү әмрии иләйкә вә әлҗәэтү заһрии иләйкә раһбәтән вә рагбәтән иләйкә ләә мәлжә-ә вә ләә мәнжәә минкә илләә иләйкә әәмәнтү би китәәбикәлләзии әнзәлтә вә би нәбиййикәлләзии әрсәлтә".
(Аллаһым! Үземне Сиңа тапшырдым, эшемне Сиңа калдырдым, аркамны Сиңа сөядем. Сиңа таяндым. Синнән өмет итеп һәм Синнән куркып, тагын Сиңа килдем, Аллаһым! Синнән башка сыеначак башка урын юктыр. Аллаһым! Иңдергән китабыңа, күндергән Пәйгамбәреңә инандым.)
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йокларга ятканда укыган догаларының берсе:
اللَّهُمَّ رَبَّ السَّمَاوَاتِ وَرَبَّ الْأَرْضِ وَرَبَّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ رَبَّنَا وَرَبَّ كُلِّ شَىْءٍ .
فَالِقُ الْحَبِّ وَالنَّوَى وَمُنْزِلَ التَّوْرَاةِ وَالْإِنْجِيلِ وَالْفُرْقَانِ . أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ شَيْءٍ
أَنْتَ آخِذٌ بِنَاصِيَتِهِ . اللَّهُمَّ أَنْتَ الْأَوَّلُ فَلَيْسَ قَبْلَكَ شَيْءٌ وَأَنْتَ الْآخِرُ فَلَيْسَ بَعْدَكَ
شَيْءٌ وَأَنْتَ الظَّاهِرُ فَلَيْسَ فَوْقَكَ شَيْءٌ وَأَنْتَ الْبَاطِنُ فَلَيْسَ دُونَكَ شَيْءٌ اقْضِ
عَنَّا الدَّيْنَ وَأَغْنِنَا مِنَ الْفَقْرِ .
"Әллааһүммә раббәс-сәмәәвәәти вә раббәл-әръдый вә раббәл-гаршил-газыйим. Раббәнәә вә раббә күлли шәй-ин. Фәәликуль-хәбби вән-нәвәә вә мүнзиләт-тәүраати вәл-инҗиили вәл-фүркаан. Әгуузү бикә мин шәрри күлли шәй-ин әнтә әәхыйзүн би нәәсыйәтиһ. Әллааһүммә әнтәл-әүввәлү фәләйсә кабләкә шәй-үн вә әнтәл-әәхыйру фәләйсә бәгъдәкә шәй-үн. Вә әнтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй-үн, вә әнтәл-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй-үн. Икъдый ганнәд-дәйнә вә әгънинәә минәл-фәкъри".
(Аллаһым! Әй, күкләрнең, җирнең һәм бөек тәхетнең иясе! Әй безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! Әй, орлыкларны тишелдерүче һәм Тәүратны, Инҗилне һәм Коръәнне иңдерүче бөек Аллаһ! һәртөрле начарлыклардан Сиңа сыенамын. Элек — Синсең, Синнән элек һичбер нәрсә юк иде. Соң — Синсең, Синнән соң да һичбер нәрсә булмаячак. Син ачыксың, Синнән өстен бер нәрсә юк. Синнән бөек һичбер нәрсә юк. Әй, Раббым! Безнең бурычларыбызны түләргә ярдәм ит һәм безне фәкыйрьлектән коткар.)
-
Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога:
أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّآمَّاتِ مِنْ غَضَبِهِ وَشَرِّ
عِبَادِهِ وَمِنْ هَمَزَاتِ الشَّيَاطِينِ وَأَنْ يَحْضُرُونَ
"Әгуузү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәәти мин газәә-биһии вә шәрри гыйбәәдиһии вә мин һәмәзәәтиш-шәйәәтыйини вә ән йәхъдуруун".
(Аллаһының газабыннан, бәндәләренең начарлыкла-рыннан, шайтаннарның һәртөрле явызлыкларыннан һәм бәйләнүләреннән Аллаһының бөтен Сүзләренә Сыенам.)
-
Төнлә уянган кешенең укый торган догасы:
لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .
وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَسُبْحَانَ اللهِ وَلَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ .
"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир. Вәл-хәмдү лилләәһ. Сүбхәәнәллааһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".
(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы да юк. Мөлек — Аныкы, Мактау да — Аңадыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә. Мактау — Аңадыр. Аны тәсбих итәм. Аннан башка илаһ юк һәм Ул һәр нәрсәдән бөектер. Көч һәм куәт иясе Ул гынадыр).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) төннәрен уянган вакытта шушы доганы да укый торган булган:
لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ أَسْتَغْفِرُكَ لِذَنْبِى وَأَسْئَلُكَ رَحْمَتَكَ . اللَّهُمَّ زِدْنِى
عِلْمًا وَلَا تُزِغْ قَلْبِى بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنىِ وَهَبْ لِى مِن لَّدُنْكَ رَحْمَةً إِنَّكَ أَنْتَ الْوَهَّابُ
"Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәк. Әллааһүммә әстәгьфирукә лизәнбии вә әс-әлүкә рахмәтәкә. Әллааһүммә зиднии гыйльмән вә ләә түзигъ кальбии бәгъдә из һәдәйтәнии вә һәблии мин ләдүнкә рахмәтән иннәкә әнтәл-вәһһәәбе".
(Аллаһым! Синнән башка илаһ юк. Сине тәсбих итәмен. Аллаһым! Гөнаһларым өчен Синнән мәгъфирәт сорыйм. Синең рәхмәтеңне телим. Аллаһым! Гыйлемемне арттыр, һидаятькә ирештергәннән соң күңелемне адаштырма. Үз тарафыңнан миңа мәрхәмәт кыл, чөнки Син күп бирүчесең.)
Пәйгамбәребез (с.г.в.) йокларга ятканда укыган башка догалар да бар. Аларның берсе түбәндәге дога.
Ул түшәккә ятканда кулларын берләштерә, эчләренә өреп "Ихлас", "Фәләкъ" һәм "Нәс" сүрәләрен укый, учларына өрә, өч мәртәбә тәнен сыйпый торган була.
Монда без ана телебездә укылырга һәм балаларыбызга өйрәтергә мөмкин булган бер дога китереп узабыз:
"Аллаһым! Синең исемең белән ятамын. Синең исемең белән торырга насыйп ит. Миңа, ата-анама, кардәшләремә һәм гаилә әгъзаларына сәламәтлек һәм сихәт бир. Безгә дәресләребездә, эшләребездә уңышлар бир, ярдәмеңнән ташлама. Дөньяның башка мәмләкәтләрендә яшәгән һәм Сиңа инанган, бәйсезлекләрен югалткан кардәшләребезгә ярдәм кулын суз, Аллаһым!"
-
Матур төш күрү өчен укыла торган дога.
Ятканда бу доганы укыган кеше гүзәл төш күрер дип өмет ителә. Шуңа өстәмә итеп, ятар алдыннан ястү намазын укып, югарыда китерелгән догаларның кайберләрен укырга кирәк.
نُؤْمِنُ بِاللهِ نَثِقُ بِاللهِ نَرُدُّ أُمُورَنَا إِلَى اللهِ وَحَسْبُنَا اللهُ
وَنِعْمَ الْوَكِيلُ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ
"Нүэминү билләәһи нәсику — билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим".
(Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр.)
Риваять буенча, Гайшә анабыз шулай дога кыла торган булган:
اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رُؤْيَا صَالِحَةً صَادِقَةً غَيْرَ كَاذِبةٍ نَافِعَةً غَيْرَ ضَارَّةٍ
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә руэйә саалихәтән саадикатән гайра кәәзибәтин нәәфигатән гайра дарратин".
(Аллаһым! Синнән салих, тугры, дөрес, ялгансыз, файдалы һәм зарарсыз төш күрүне сорыйм.)
18. Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога.
Иртән иртүк тору яки кирәк булган сәгатьләрдә уяну өчен өч мәртәбә "Аятел-Көрси" укыганнан соң өч мәртәбә Кәүсәр сүрәсе укылыр. Аның артыннан түбәндәге доганы укырга кирәк:
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ. اللَّهُمَّ
سَهِّرْ عَيْنِى وَنَوِّرْ قَلْبِى وَادْفَعْ عَنِّى كَثْرَةَ النَّوْمِ وَغِلْظَةَ الْقَلْبِ .
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ләә тәэхузүһүү синәтүв-вә ләә нәүүм. Әллааһүммә сәһһир гайнии вә нәввир кальбии вәдфәгъ ганнии кәсратән-нәүми вә гыйльзатәл-кальби".
(Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән. Аны йокы да, йокымсырау да алмый. Аллаһым! Күзләремне уяндыр, йөрәгемне, күңелемне яктырт, миңа йокыны күп бирмә, гафләттән коткар, Аллаһым!)
-
Аш догасы.
Ашка, һичшиксез, "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим" дип башларга һәм ошбу доганы укырга кирәк:
اللَّهُمَّ بَارِكْ لَنَا فِيهِ وَأَطْعِمْنَا خَيْراً مِنْهُ . اللَّهُمَّ أَعْطِنَا رِزْقًا حَلَالًا
وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ. اللَّهُمَّ نَوِّرْ قُلُوبَنَا وَارْحَمْنَا وَارْضَ عَنَّا .
وَأَعْطِنَا تَمَامَ نِعْمَتِكَ وَدَوَامَ نِعْمَتِكَ وَتَمَامَ تَوْفِيقِكَ
"Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи вә әтъгыймнәә хәйран минһү. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан хәләәлән вә әнтә хайрур-раазикыйин. Әллааһүммә нәввир кулүүбәнәә вәрхәмнәә вәръда ганнәә. Вә әгътыйнәә тәмәәмә нигъмәтикә вә дәвәәмә нигъмәтикә вә тәмәәмә тәүфиикыйкә".
(Әй, Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл. Безгә хәләл ризык бир. чөнки Син ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе. Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул. Безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!)
Достарыңызбен бөлісу: |