«Күл буенда» (Экологик кичә) Илһам нурмөХӘММӘтов, Гүзәл камалиева



Дата15.07.2016
өлшемі54 Kb.
#201765
«Күл буенда»

(Экологик кичә)



Илһам НУРМӨХӘММӘТОВ, Гүзәл КАМАЛИЕВА,

Буа районы Аксу урта мәктәбе укытучылары
1 нче күренеш

Диктофон. Исемдә юк, ниндидер суның яр башында су патшалыгының дошманнары – балыкчылар – ятьмәләрен салып калдырган.

Мәгәр шул җирдә генә үз-үзен җитез һәм үткенгә санап йөргән балык кызлары уйный һәм шаяра икән. (Су тавышы.)



1 нче балык. Әйдәгез әле, кызлар, күңелебезне күтәреп, суда уйнашып алыйк.

Зәңгәр күл – бик матур күл:

Тирәсе камышлык.

Аның белән без әле

Тик быел таныштык.

Күлнең зәңгәр суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Шундый рәхәт күңелле,

Уйнап һич туймыйбыз.

Йөзәбез колач җәеп,

Баш белән чумабыз.

Елмая күктә кояш,



Без ярга киләбез.

Диктофон. Менә ул ятьмә белән уйнарга тотынды: бер балык кызы, ук шикелле атылып, ятьмә янына бара, бер артка йөзә, бер атылып китә.

2 нче балык. И юләр Чабак! Син ни өчен һаман ятьмә тирәсендә әйләнәсең? Әллә сиңа суда башка урын беттеме?

1 нче балык. Алданма, син кармакка якынлашкан саен, бәлагә якынлашасың. Әгәр сүземне тотмасаң, син безнең белән дә, су белән дә бәхилләшерсең. Балыкчылар куеп калдырган тәмле ризыкларга кызыкма.

3 нче балык. Дөрес, кешеләр хәйләкәр, әмма мин аларның хәйләләрен кичә ап-ачык күреп тордым. Менә күрәмсез: монда аларның ятьмәләре, әнә тегендә – кичә күңел ачкан урыннары. Ә күлмәгемдә бензин таплары. Шуңа да мин бүген бик күңелсез. (Ятьмә эченә кереп утыра, чыга алмый.) Коткарыгыз! Кот-кар-ы-ыг-г-ыз!!! Мин ятьмәдән чыга алмыйм!

2 нче балык. Әйттем бит мин сиңа – тыңламадың! Без сине коткарыр идек. Безнең сине коткарырга көчебез җитми бит.

1 нче балык. Ярар, дустым, син борчылма әле шулкадәр. Дусларыбыз килеп чыгар. Алар сине (3 нче балыкка) тиз арада коткарырлар да, бу урынны чистартырлар да. Әйдә икәү дусларыбызны чакырып килик әле. Бәлки коткарырга өлгерербез.

3 нче балык. Нишләргә инде хәзер, дусларымның да сүзләрен тыңламадым. (Елый.)

(Авыру балык ятьмәгә эләгеп кала.)

2 нче күренеш

(Музыка яңгырый. Зөлфәт күл буен күзәтеп йөри.)

Диктофон. Героебыз – Зөлфәт исемле малай. Ул бик кызыксынучан, мәктәптә яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. Аның тагын бер яраткан шөгыле бар: табигатькә чыгу белән үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә башлый. Эш шунда ки, Зөлфәт хайваннар һәм җәнлекләр тормышын күзәтергә ярата. Аны хайваннар дөньясына бәйле бар нәрсә дә кызыксындыра. Кайвакыт рәсемдә сирәк очрый торган хайванны күрсә, тиз генә аның исемен, кайда яшәвен һәм нәрсә белән туклануын әйтеп бирә. Кайвакыт хәтта өлкәннәр дә бу нинди хайван икәнлеген исләренә төшерә алмый, ә Зөлфәт шунда ук аның ничек аталуын һәм кайда яшәвен әйтеп бирә. Мәктәпкә барганда да, тәнәфесләрдә дә аның янына гел балалар җыела, һәм алар хайваннар дөньясы турында сөйләшәләр.

Зөлфәт (аптырап кала). Тагын ямьле күл буен кемнәр пычратты икән ә? Тукта әле, мин боларны җыештырып куйыйм әле. (Җыештыра.) Менә бу шешәләр, пакетлар күлгә китсә, алып та булмас. (Телефонын алып шалтырата.) Алло, Җәмилә, тыңла әле. Монда тагын күл буен пычратканнар. Бер матур тактага матур итеп «Табигатьне саклыйк!» дип язып, шуны иртәгә утыртып калдырасы иде. Көн дә кешеләрнең ташлап калдырган калдыкларын җыештырып кына булмас. Хет, тактаны укырлар. Өйрәнсеннәр иде. Аңладыңмы?

Җәмилә. Ярар.

Зөлфәт. Хуш. (Тирә-якка каранып.) Карале, кара, мондый юан кәүсәле агачны кем генә кимереп, елгага ега икән? Якын тирәдә кеше дә юк, кешеләр кискәнгә дә охшамаган, ә агачлар үзләре елгага аумый бит инде.

(3 нче балыкның елаган тавышы ишетелә.)

Зөлфәт. Кем син? Сиңа ни булды? Алтын балык диимме соң? Менә сиңа әкият? Алтын ба-л-ы-ы-ы-к бит бу!!! Чү, тукта, коткарыйм әле үзеңне!

3 нче балык. Коткардың мине, бик зур рәхмәт сиңа! Кем соң син?

Зөлфәт. Мин Зөлфәт булам.

3 нче балык. Нишләп син монда ялгызың гына йөрисең?

Зөлфәт. Мин шундый шул: табигатьтә йөрергә яратам. Табигать бит ул – могҗиза. Табигать бит ул табышмак-сорау кебек. Менә хәзер дә беләсе иде: бу агачларны шулай пөхтә итеп кем соң кимерә, нинди батыр аларны елга өстенә өя икән? Гаҗәәәәәәәәәәп!!!

3 нче балык. Бу – бер дә гаҗәп түгел, бу – минем дусларымның эше. Телисеңме, мин сине алар белән таныштырам.

Зөлфәт. Рәхмәт. Тукта әле, балыкчыларның ятьмәләрен алып куйыйм әле. Балык көтеп ятмасыннар. Син дә икенче юлы мондый куркыныч тирәләрдә йөрмә.

3 нче балык. Ярар, Зөлфәт. Моннан соң бу урында бүтән йөрмәскә сүз бирәм. Тик менә тагын безгә ятьмәләр куймасыннар иде. Без болай да көннән-көн кимибез бит. Әйдә, киттек, мин сине дусларым янына алып барам. (Музыка. Кереп китәләр.)

Зөлфәт (күзәтә). Сәлам, Кондыз. Мин Зөлфәт атлы малай булам.

Кондыз. Сәлам, Зөлфәт! Танышуыбызга бик шат. Безнең тормыш белән танышырга телисеңме?

Зөлфәт. Мин бик шат булыр идем. Сездә кыңгырау да бармыни?

Кондыз. Әйе, бар, алайса, әйдә, тизрәк булыйк. Менә кыңгырау чыңлый. Мин балаларга дәрес бирә башлыйм. (Шалтырата.) Балалар, дәрес башлана!

Зөлфәт. Исәнмесез. Мин сезнең белән дуслашырга телим. Сезнең белән азрак сөйләшеп алсам ярыймы?

Кондыз балалары. Әлбәттә. Әйдәгез, танышабыз. (Барысы бергә.) Без – Кондызның бәбиләре. (Кондыз балалары Зөлфәткә дә урын бирә.)

Зөлфәт. Ай, рәхмәт инде, дусларым, шулай үз иткәнегез өчен.

(Кондыз балалары биноклен карыйлар, биноклен алып аңарга агач тоттыралар. Кызлар фотоаппаратын алалар. Кондыз балалары аны бүлешә алмый.)

Кондыз. Балалар, Зөлфәт абыегызның әйберләренә тимәгез. Ярар, ярар тынычландык, дәресне башлыйбыз. Менә, балалар, бу – безнең Бола елгасы. (Презентация.) Яз көне карлар эреп, су арткан саен Бола елгасының ярлары, ишелеп, елдан-ел киңәя. Моны булдырмас өчен безгә плотиналар төзергә өйрәнергә кирәк. Без төзегән плотиналар Бола суын сакларга ярдәм итәр иде. Суның күп булуы балыкларга да, кош-кортка, үсемлекләргә, басу-кырларга да яшәргә уңайлык тудыра. (Балалар Укытучы кондыз сөйләгәнне тыңлыйлар.)

Зөлфәт (кул күтәрә). Беләсезме, минем укыганым бар. Сез агачны кайсы якка аударырга икәнлеген төгәл исәплисез һәм кәүсәне теләсә ничек түгел, ә бәлки төгәл план белән кимерәсез дә икән. Ялгышсагыз, ягъни агач елгага туры аумаган вакытта тешләрегез белән агачны суга тартасыз, ди.

(Кондыз балалары тешләрен. мускулларын күрсәтәләр, тешләре белән агачны кимерәләр.)

Кондыз. Шулай шул, бик дөрес әйтәсең, Зөлфәт. Әйдә, тагын шул турыда карап үтәбез. (Презентация күрсәтә.)

Зөлфәт. Ә-ә-ә-әә! Менә хәзер аңладым. Сез плотина төзисез икән. Беләсезме, без – кешеләр дә елга агымын туктату өчен плотина төзибез. Узган дәрестә география укытучыбыз Илһам абый моннан 100 ел элек бездә беренче плотина төзелүе турында сөйләде. Әмма сез төзегәне безнең плотиналарга караганда да гаҗәбрәк.

Кондыз балалары. Плотина төзүнең берние юк бит инде.

Кондыз. Ә хәзер, балалар, бераз ял итеп алыйк. (Музыка.)

Кондыз балалары.

Уйныйк әле дулкыннардай.

Боргаланып, боргаланып,

Ага бит ул Иделкәй.

Ярга түгел, күңелләргә

Кага бит ул Иделкәй.

Матур эшләребез бар,

Якты теләгебез бар.

Идел төсле талу белмәс

Ярсу йөрәгебез бар.

Дулкыннары, дулкыннары

Уйный бит ул Иделнең.

Уйныйк әле дулкыннардай

Кочагында илемнең.



(Кыңгарау чыңлый.)

Кондыз. Бүгенгә беренче дәресебез тәмам, ә икенче дәресебез елга буенда дәвам итәр.

Зөлфәт. Хөрмәтле Кондыз, сез дәресне шундый әйбәт аңлатасыз, ә менә күл хасил итәр өчен бик күп агачларны кимерәсез, ә сезнең тешләрегезнең ничек чыдавын күз алдына да китерә алмыйм. Менә мин, мәсәлән, шулай агач кимерә башласам, тешләрем, һичшиксез, сынып бетәчәк. Сез бер көн эчендә кимергән агачны мин бервакытта да кимереп бетерә алмаячакмын.

Кондыз. Әйе, яхшы сорау бу! Мин санадым: хатыным Кондызбану белән бер ел эчендә 400 агачны кимереп аударганбыз икән. Һәм барысын да үзебезнең алгы тешләребез белән! Әлбәттә, безнең тешләр дә ашала, шулкадәр кимереп! Вакыт-вакыт алар сына, әмма бу – безгә киртә түгел, чөнки берничә көннән соң сынган тешебез урынына яңасы үсеп чыга. Шулай итеп, безнең тешләр гомер буе үсә.

Зөлфәт. О, бу ничек кызык: бездә кешеләрнең тырнаклары гомер буе үсә, ә сезнең – тешләрегез!

Кондыз. Әйе, шулай дип әйтергә мөмкин.

Зөлфәт. Ә сез йөзәргә ничек өйрәндегез? Мин менә йөзәргә өйрәнеп кенә киләм, дөресрәге, мине әти өйрәтә, ә сез миннән кечкенә дә, ә чын йөзүчеләр кебек йөзәсез.

Кондыз. Зөлфәт, гомумән, барлык кондызлар да тугач, берничә сәгатьтән йөзә башлый, һәм безнең кебек яхшы йөзә. Безнең өчен йөзү – бик җиңел эш. Койрыкларыбыз йөзгәндә бик нык ярдәм итә. Яки менә кондызларның тагын бер кызыклы үзенчәлеге. Син, мәсәлән, су астында йөзгәндә бик яхшы күрмисең, моның өчен сиңа махсус күзлек кирәк. Ә безгә күзлекнең кирәге юк, су астында без, су өстендәге кебек, бик яхшы күрәбез. Су астында йөзгәндә колакка да, күзгә дә су керми, чөнки колагыбызда да, күзебездә дә махсус пәрдә бар. Күзнекен өченче күз кабагы дип тә әйтергә була. Ул күзне су керүдән саклый.

Зөлфәт. (Телефоны шалтырый.) Әле ярый, Кондыз балалары телефонымны алмадылар.

Бер кыз тавышы. Алло, Зөлфәт! Кайда йөрисең? Без сине югалттык. Кайт тизрәк!

Зөлфәт. Хәзер кайтам. (Кулындагы сәгатенә карап.) Әй, күпме вакыт үткән, сизми дә калдым. Миңа кайтырга кирәк, Кондыз дус. Мәктәптә иптәшләрем белән күл буен чистартырга барырбыз, дип, сөйләшкән идек. Әмма минем сезнең белән бөтенләйгә хушлашасым килми әле. Әгәр рөхсәт итсәгез, сезнең янга тагын килеп, эшегезнең ничек баруын күзәтер идем.

Кондыз. Сау бул, Зөлфәт. Әлбәттә, кайчан телисең, шунда кил, без сине күрүгә һәрвакыт шат булачакбыз. Безнең төзелеп беткән өебезне – плотинабызны күрерсең. Очрашканга кадәр, Зөлфәт.

3 нче күренеш

Таңсылу. Без сине көне буе эзләдек, таба алмыйча йөрдек. Кая йөрден син болай? Безгә экология укытучы Бола елгасын фотога төшерергә кушты.

Җәмилә. Кулыңда фотоаппарат та юк, бинокль дә. Кая куйдын аларны? Менә син шалтыраткан идең. Менә әти белән ясадык әле. Таңсылу матур итеп язып та куйды.

Зөлфәт. Әйе, мин алдым аларны. Гафу итегез. Алар югалмады. Телисезме? Мин сезне табигатьтә күлләр, елгалар барлыкка китерүче һәм плотиналар төзүче дусларым белән таныштырам. Сезнең әйберләрегезне аларга биреп тордым. Видеога да, карточкага да төшереп, безгә дә күрсәтерләр. Истәлеккә карточкалар да ясап бирерләр әле менә күрерсез. Әйдәгез, бу тактаны бер матур урынга куйыйк әле.

Күл

Күлнең серен сөйли камышлары,

Көне буе сайрый таллары,

Эссе чакта тәнгә сихәт бирә

Төнбоеклы салкын сулары.

Кондызлар да уйный күл өстендә,

Назланалар җилдә дулкыннар.

Су буенда янган учаклардан

Күтәрелә соңгы очкыннар.

Уйчан да ул, җилле, давыллы да, –

Җилкәннәрне дә ул каера.

Кочагына алып кемнәрнедер



Кайчак мәңгелеккә аера.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет