Түбәндә исемнәре күрсәтелгән
якташларыбыз – Советлар Союзы
Геройларының 2011 елда юбилейлары була:*
В 2011 году исполняется Героям
Советского Союза – нашим землякам:**
Зариф Закир улы Алимовның тууына 90 ел (1921–1945)
– 90 лет со дня рождения Зарифа Закировича Алимова (1921–1945)
Александр Максимович Беркутовныћ тууына 100 ел (11.11.1911–1962)
– 100 лет со дня рождения Александра Максимовича Беркутова (11.11.1921–1962)
Василий Галләм улы Булатовныћ тууына 90 ел (15.09.1921–1988)
– 90 лет со дня рождения Василия Галлямовича Булатова (15.09.1921–1988)
Виктор Антонович Григорьевка 90 яшь (12.04.1921)
– 90 лет Виктору Антоновичу Григорьеву (12.04.1921)
Фәхретдин Гыйлметдин улы Заһидуллинның тууына 100 ел (1911–1998)
– 90 лет со дня рождения Фахрутдина Гильмутдиновича Загидуллина (1911–1998)
Иван Егорович Кочневныћ тууына 90 ел (15.09.1921–1958)
– 90 лет со дня рождения Ивана Егоровича Кочнева (15.09.1921–1958)
Николай Михайлович Кошаевныћ тууына 100 ел (22.05.1911–1976)
– 100 лет со дня рождения Николая Михайловича Кошаева (22.05.1911–1976)
Сәхип Нурлыгаян улы Майскийның тууына 110 ел (17.01.1901–1942)
– 110 лет со дня рождения Сахиба Нурлугаяновича Майского (17.01.1901–1942)
Илдар Маннан улы Маннановныћ тууына 90 ел (10.03.1921–2010)
– 90 лет со дня рождения Ильдара Маннановича Маннанова (10.03.1921–2010)
Владимир Николаевич Николаевныћ тууына 90 ел (09.02.1921–1944)
– 90 лет со дня рождения Владимира Николаевича Николаева (09.02.1921–1944)
Нәкыйп Сафа улы Сафинның тууына 90 ел (1921–1987)
– 90 лет со дня рождения Накипа Сафиевича Сафина (1921–1987)
Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллинның тууына 100 ел (1911–1945)
– 100 лет со дня рождения Заки Хабибулловича Хабибуллина (1911–1945)
Фатих Зариф улы Шәриповка 90 яшь (1921)
– 90 лет Фатыху Зариповичу Шарипову (1921)
Петр Григорьевич Шафрановның тууына 110 ел (1901–1972)
– 90 лет со дня рождения Петра Григорьевича Шафранова (1901–1972)
*Геройларның тормыш юллары турындагы очеркларны кара: Ханин Л. Советлар Союзы Геройлары – Татарстан уллары. – Казан: Татар. китап нәшр., 1966. – 640 б.
**Очерки о жизненном пути Героев см.: Герои Советского Союза – наши земляки: сб. докум. очерков и зарисовок в 3-х кн. /сост.: З.И.Гильманов, А.К.Айнутдинов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982-1985.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 680 с.
2 гыйнвар Мохтар Мутин
2 января Мухтар Мутин
1886-1941
Тууына 125 ел
125 лет со дня рождения
Татар халкының бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы Мохтар Исхак улы Мутин 1886 елның 2 гыйнварында Уфа губернасы Минзәлө өязенең (хәзер Татарстан Республикасының Актаныш районы) Такталачык авылында туа.
Театр сәнгате белән Мохтар Бәләбәйдәге рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. 1908 елда ул сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый һәм 1912 елга кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада С.Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә «Нур» труппасы эшли башлагач, ул үзенең иҗатын шушы коллектив белән бәйли. 1915 елда Оренбургта «Ширкәт» труппасы оешкач, М.Мутин бу труппада хезмәт итә, труппаның төп артисты һәм режиссеры булып таныла.
1918 елның декабрь азакларында М.Мутин Казанга килә һәм Татар драма артистлары труппасына урнаша. Аның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актерлык һәм режиссерлык эше – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле.
1919-1922 елларда М.Мутин Наркомпросның театр бүлеген җитәкли, бер үк вакытта элекке «Сәйяр» артистларын берләштергән Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкара.
М.Мутин – зур шөһрәт казанган атаклы артист. Ул татар сәхнәсенә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп кайнар темпераментка ия булган олы трагик талант. Ул башлыча төп рольләрне башкара. Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйнап, зур уңышларга ирешә. Татар театры тарихына кергән, М.Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ында, Гамлет, Отелло – В.Шекспирның «Гамлет» һәм «Отелло»сында, Тартюф – Мольерның «Тартюф»ында, Батырхан – Г.Ибраһимовның «Яңа кешеләр»ендә, Минһаҗ – К.Тинчуринның «Кандыр буенда»сында, Бардин, Барон – М.Горькийның «Дошманнар»ында һәм «Тормыш төбендә»сендә һ.б.
1926 елда М.Мутинга ТАССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.
1937 елда М.Мутин кулга алына, 1941 елның 3 июнендә Колымада һәлак була. 1963 елда аклана.
Великий трагический актер, режиссер, переводчик, организатор театральной деятельности Мухтар Исхакович Мутин родился 2 января 1886 г. в деревне Такталачук Мензелинского уезда Уфимской губернии (ныне Актанышский район Республики Татарстан).
Театральным искусством Мухтар начинает интересоваться в периодt учебы в русской гимназии г. Белебея. С 1908 г. он начинает профессионально заниматься сценическим искусством и до 1912 г. выступает как гастролер-трагик. С организацией труппы «Нур» в Уфе, под руководством С.Гиззатуллиной-Волжской, М.Мутин свое творчество связывает с этим коллективом. С 1915 г. М.Мутин получает известность как талантливый актер и режиссер оренбургской труппы «Ширкат».
В конце декабря 1918 г. М.Мутин приезжает в Казань и устраивается в труппу Татарских драматических артистов. Его первая актерская и режиссерская работа на казанской сцене – роль Карла Моора в спектакле, поставленном по романтической драме Ф.Шиллера «Разбойники».
В 1919-1922 гг. М.Мутин руководит театральным отделом Наркомпроса, в то же время выполняет обязанности главного режиссера и художественного руководителя Первого Государственного показательного драматического татарского театра, объединившего артистов бывшего «Сайяра».
М.Мутин – зачинатель героико-романтического направления на татарской сцене, крупный трагический актер необычайно сильного, огненного темперамента. В основном он играет ведущие роли. Любит зарубежную классическую драматургию. Среди образов, вошедших в историю татарского театра: Карл Моор в «Разбойниках» Ф.Шиллера, Гамлет, Отелло в «Гамлете» и «Отелло» В.Шекспира, Тартюф в «Тартюф»е Мольера, Батырхан в «Новых людях» Г.Ибрагимова, Минхаж в «На Кандре» К.Тинчурина, Бардин, Барон в «На дне» и «Врагах» М.Горького и др.
В 1926 г. М.Мутину присвоено почетное звание заслуженного артиста ТАССР.
В 1937 г. М.Мутин был незаконно арестован. Погиб 3 июня 1941 г. на Колыме. Реабилитирован в 1963 г.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Илялова И. Г.Камал театры артистлары: биогр. белешмәлек. – Тулыл. икенче басма=Артисты театра им. Г.Камала: биогр. справочник /И.Илялова. – 2-ое изд., доп. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – Б.41-43.
Арсланов М. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар /М.Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 б.: фото б-н. – Ул – Отелло безнең хәтердә: Мохтар Мутин. – Б.64-79.
Арслан А. Мәшһүр трагик /А.Арслан //Мәд. җомга. – 2006. – 10 март. – Б.11.
Арслан А. Беренче карлыгачлар /А.Арслан //Мәд. җомга. – 2001. – 10 март. – Б.11.
Дәүләтшина З. Яңгырый әле аның авазы /З.Дәүләтшина //Идел. – 2006. – № 1. – Б.54-75.
Шәех Л. Мутиннар /Л.Шәех //Татарстан яшьләре. – 2006. – 25 март.
Илялова И. «Үлемнең сәбәбе – скорбут...» /И.Илялова //Татарстан. – 1992. – № 9-10. – Б.82-87.
Илялова И. «В нем сильна революционность» /И.Илялова //Веч. Казань. – 1986. – 7 мая.
Рахманкулов Ш. Один из первых /Ш.Рахманкулов //Веч. Казань. – 1986. – 7 мая.
13 гыйнвар Фатих Әмирхан
13 января Фатих Амирхан
1886-1926
Тууына 125 ел
125 лет со дня рождения
Татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 елның 13 гыйнварында Казанның Яңа Бистәсендә мулла гаиләсендә туа. Аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Фатих, дин сабакларыннан тыш, Көнчыгыш классик әдәбиятын, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
1905-1907 елларда ул Петербург һәм Мәскәүдә курсларда укый. Мәскәүдә «Тәрбияи-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») журналында сәркятиб хезмәтен башкара, фәнни-популяр характердагы мәкаләләр яза, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә.
1907 елда Ф.Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга һәм ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Фатих Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә. «Әл-ислах» («Реформа») газетасының сәркятибе була. Шушы газетада аның беренче оригиналь әдәби әсәре – «Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясе – басыла.
«Әл-ислах» чоры (1907-1909) Ф.Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Шушы вакыт эчендә ул күп кенә хикәяләр, «Яшьләр» драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» исемле атаклы сатирик повестен яза. Газета битләрендә төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф.Әмирханны шул чор татар әдәбиятының алдынгы бер вәкиле итеп таныталар.
«Әл-ислах»та эшләгәндә Ф.Әмирхан үз чорының күренекле шәхесләре – Г.Тукай, Г.Камал – белән якынлаша. Г.Тукайның 1907-1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре «Әл-ислах» газетасында дөнья күрәләр. Шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын беренче билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.
«Әл-ислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф.Әмирхан «Ялт-йолт» исемле көлке журналында актив языша. 1912-1918 елларда ул «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1910-1917 елларда Ф.Әмирхан заман тормышының төрле якларын яктырткан күп кенә әсәрләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күпсанлы мәкаләләре белән катнаша. Революциягә кадәр Ф.Әмирханның әсәрләре тупланган егермегә якын китабы басылып чыга.
Октябрь революциясеннән соң Ф.Әмирхан республика газеталарын чыгаруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, очерклар белән чыгыш ясый. Бер үк вакытта педагогик эш тә алып бара: 1923-1925 елларда Казан театр техникумында укыта.
Ф.Әмирхан 1926 елның 9 мартында вафат була.
Классик татарской литературы, видный прозаик, драматург, публицист, литературный критик и общественный деятель Фатих Амирхан (Фатих Мухаммадзарифович Амирхан) родился 13 января 1886 г. в Казани в Новой Слободе, в семье муллы. Учится в медресе «Мухаммадия», где помимо богословских дисциплин изучает восточную классическую литературу, русский язык и литературу, активно участвует в общественной жизни учебного заведения.
В 1905-1907 гг. Ф.Амирхан учится на курсах в Петербурге и Москве, работает секретарем в журнале «Тарбияи-атфаль» в Москве, пишет научно-популярные статьи, занимается переводческой деятельностью.
Вернувшись в 1907 г. в Казань, Ф.Амирхан становится секретарем газеты «Аль-Ислах». В этой газете публикуется его первое оригинальное художественное произведение – рассказ «Гарәфә кич төшемдә» («Сон накануне праздника»).
Период работы в газете «Аль-Ислах» (1907-1909) характеризуется активным литературным творчеством, особенно в области публицистики и литературной критики. В этот период он пишет несколько рассказов, драму «Яшьләр» («Молодежь») и знаменитую сатирическую повесть «Фәтхулла хәзрәт». На страницах газеты публикует около ста публицистических, критических статей, очерков и фельетонов, посвященных различным вопросам литературы, культуры, образования, общественной жизни и др.
В годы работы в «Аль-Ислахе» Ф.Амирхан сближается с видными деятелями того времени – Г.Тукаем и Г.Камалом. Многие произведения, созданные Г.Тукаем в 1907-1909 гг., публикуются в газете «Аль-Ислах». Ф.Амирхан является первым критиком, давшим высокую оценку поэтическим сборникам поэта.
После прекращения издания газеты «Аль-Ислах», Ф.Амирхан публикуется в сатирическом журнале «Ялт-йолт». В 1912-1918 г. работает литературным сотрудником в редакции газеты «Кояш».
В 1910-1917 гг. Ф.Амирхан создает произведения, освещающие разные стороны жизни того времени, выступает со статьями в периодической печати. Всего до революции издается около двадцати книг произведений Ф.Амирхана.
После Октябрьской революции Ф.Амирхан активно участвует в выпуске республиканских газет, выступает с публицистическими статьями, очерками, ведет педагогическую деятельность: в 1923-1925 гт. преподает в Казанском театральном техникуме.
Ф.Амирхан умер 9 марта 1926 г.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Әмирхан Ф. Әсәрләр: дүрт томда /Ф.Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр.,
1984 – 1989.
Т.1.: хикәяләр (1907-1922) /[ахыр сүз язучы М.Х.Хәсәнов]. – 1984. – 480 б.
Т.2.: повестьлар, роман һәм драма әсәрләре. – 1985. – 488 б.: портр. б-н.
Т.3.: публицистика. – 1989. – 512 б.: портр. б-н.
Т.4.: әдәбият-сәнгать тәнкыйте, биографик материаллар, хатлар. – 1986. – 390 б.: портр. б-н
Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр /Ф.Әмирхан; [кереш сүз авт. Р.Яруллина]. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 400 б.: портр. б-н.
Әмирхан Ф. Әсәрләр /Ф.Әмирхан; [кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина]. – Казан: Мәгариф, 2002. – 320 б.: портр. б-н.
Әмирхан Ф. Халык кызлары: әкият вә тарихларындан алып язылган хикәя /Ф.Әмирхан; [кереш сүз язучы Ф.Ибраһимова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 24 б.
Амирхан Ф. Избранное: рассказы и повести /Ф.Амирхан; пер. с татар. Г.Хантемировой. – М.: Худож. лит., 1975. – 320 с.
Амирхан Ф. На перепутье: рассказы и повести /Ф.Амирхан; пер. с татар. Г.Хантемировой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 334 с.: портр.
Амирхан Ф. Хаят: повесть /Ф.Амирхан; пер.с татар. Г.Хантемировой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 127 с.: ил.
Амирхан Ф. «Все прежнее во мне превратилось в пепел» /Ф.Амирхан; [предисл. Р.Амирхана] //Гасырлар авазы=Эхо веков. – 1997. – № 3-4. – С.179-185.
Амирхан Ф. Шафигулла агай: рассказ /Ф.Амирхан; пер. с татар. Ф.Ситдикова; [предисл. А.Ахмадуллина] //Идель. – 1991. – № 8/9. – С.4-16.
Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: 1 том /[төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751 б. – Фатих Әмирхан. – Б.90-94.
Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә /Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Фатих Әмирхан. – Б.594-597.
Нуруллин И. Фатих Әмирхан (1886-1926) /И.Нуруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 279 б. – («Атаклы кешеләр тормышы»).
Фатих Әмирхан турында истәлекләр /[төз. Ф.Ибраһимова, Р.Әмирхан]. – Тулыл. 2-нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 255 б.
Нуруллин И. Фатих Әмирхан /И.Нуруллин. //Татар әдәбияты тарихы: алты томда. Т.3.: XX гасыр башы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – Б.295-315.
Әмирхан Р. Казанлы Әмирханнар: Әмирханнар нәселенең таҗы /Р.Әмирхан //Казан утлары. – 1997. – № 10. – Б.137-155; № 11. – Б.167-180; № 12. – Б.154-171.
Вәлиев Н. Фатих Әмирханның рухи мирасы: идея-сәнгать үзенчәлекләре /Н.Вәлиев. – Казан: «Фән» нәшр., 2005. – 196 б.
Әмирхан Р. Яшәеш һәм иҗат колачы /Р.Әмирхан //Казан утлары. – 2006. – № 1. – Б.143-152.
Сөләйманова Л. XX йөз татар әдәбиятында Фатих Әмирханның «Хәят» повесте /Л.Сөләйманова //Фән һәм тел. – 2007. – № 3. – Б.27-29.
Кәбиров М. Фәтхулла хәзрәтне сагыну: [«Урталыкта», «Фәтхула хәзрәт»] /М.Кәбиров //Шәһри Казан. – 2008. – 19 нояб.
Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиогр. справочник /А.Гиниятуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 511 с . – Фатых Амирхан. – С.28-30.
Нуруллин И. Прометей из Новотатарской слободы /И.Нуруллин; авториз. пер. Р.Нуруллиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 269 с.
Хасанов М. Фатих Амирхан /М.Хасанов //История татарской литературы нового времени (ХIХ-начало XX в.). – Казань: Фикер, 2003. – С.362-374.
Валеев Н.М. В мире нравственных исканий /Н.М.Валеев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 120 с.
Идейно-эстетическое наследие Фатиха Амирхана: межвуз. сборник науч. трудов. – Казань, 1989. – 204 с.
Ганиева Р. Татарская литература: традиции, взаимосвязи /Р.Ганиева. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2002. – 272 с. – Художественные поиски Фатиха Амирхана. – С.92-100; Фатих Әмирхан иҗаты – мәктәптә. – Б.213-223.
Валеев Н. Фатых Амирхан: неизвестные страницы /Н.Валеев //Татарстан. – 2005. – № 9. – С.54-57.
Нуруллина Р. «Стреноженный» Прометей /Р.Нуруллина //Респ.Татарстан. – 2006. – 13 апр.
Шарафутдинов З.Т. История педагогики Татарстана: учеб. пособие для пед. учеб. заведений /З.Т.Шарафутдинов, Я.И.Ханбиков. – Казань: КГПУ, 1998. – 307 с. – Просветительские и педагогические идеи Фатиха Амирхана. – С.91-104.
Гарапшина Л. Политическая сатира Фатыха Амирхана: (по повести «Шафигулла агай») /Л.Гарапшина //Идель. – 2002. – № 3. – С.48-50.
Салихов Р. Хан татарской литературы /Р.Салихов //Время и деньги. – 2003. – 14 марта.
13 гыйнвар Наил Әюпов
13 января Наиль Аюпов
1936-2008
Тууына 75 ел
75 лет со дня рождения
Танылган артист Наил Галиулла улы Әюпов 1936 елның 13 гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Түреш авылында туа. Күрше Күбәк авылында урта белем ала. Н.Әюпов хезмәт эшчәнлеген 1954 елда Әлмәт районы «Татбурнефть» трестының Мактама бораулау конторасында эшче-бораулаучы буларак башлап җибәрә. 1955 елда ул армия сафларына чакырыла. 1959 елда Наил Казанга килеп, 12 нче техник училищега укырга керә. Аны драмтүгәрәккә чакыралар, ул төрле концертларда, спектакльләрдә катнаша башлый.
1962 елның маенда кабат Казан театр училищесы ачылгач, Н.Әюпов укырга керә һәм, аны 1965 елда тәмамлаганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.
Н.Әюповның киң колачлы актер булуы аңа иҗатының башлангыч чорында ук төрле яшьтәге персонажларны, төрле характердагы рольләрне уйнау мөмкинлеге бирә. Әүвәл 3-4 ел эчендә үк ул Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ында Миркәйне, Х.Вахитның «Күк капусы ачылса»сында Ризванны, Ш.Хөсәеновның «Әни килде»сендә Ислам рольләрен башкара. Иркен тавышлы җырчы артист буларак, аңа музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне бирәләр. 1970 елдан Н.Әюпов үзенең иң яраткан рольләренең берсен – К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Булатны – 18 ел дәвамында уйный. 1971 елда куелган «Сүнгән йолдызлар»дагы Исмәгыйль роле дә әнә шундыйлардан. Әлеге спектакль театрда зур уңыш белән 20 елга якын бара. Актер Н.Фәттахның «Кол Гали» трагедиясендә каһарман сугышчы-шагыйрь Кол Гали, Т.Миңнуллинның «Канкай улы Бәхтияр» тарихи драмасында Бәхтияр кебек бер-берсенә капма-каршы холыклы образлар да иҗат итә. Н.Әюпов көчле драматизм һәм ташып торган сәхнә темпераментына ия, төрле образлар гаҗәеп тормышчанлыгы, гадилеге белән җәлеп итә. Аның осталыгы белән иҗат ителгән образлар – : А.Вампиловның «Булмас димә – дөнья бу»ында Анчугин, Ю.Сафиуллинның «Идегәй»ендә Нугай би, Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә Ястәгнәй, В.Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра»сында Долабел һ.б. – артист талантының яңа якларын ачалар. Үзенчәлекле таланты, кабатланмас актерлык һәм вокал осталыгы Н.Әюповны күпсанлы тамашачыларның яраткан артистына әйләндерә.
1987 елда Н.Әюповка ТАССРның халык артисты, 1999 елда Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. 2006 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
Н.Әюпов 2008 елның 18 июнендә вафат була.
Известный артист Наиль Галиуллович Аюпов родился 13 января 1936 г. в деревне Турюшево Муслюмовского района Татарской АССР. Среднее образование получает в школе деревни Кубяково. Н.Аюпов свою трудовую жизнь начинает в 1954 г. рабочим-буровиком в буровой конторе Мактама треста «Татбурнефть» Альметьевского района. В 1955 г. его призывают в армию. В 1959 г. Н.Аюпов поступает учиться в Казанское техническое училище, где участвует в работе драмкружка, выступает в концертах, спектаклях.
В мае 1962 г. Н.Аюпов поступает в Казанское театральное училище. После окончания училища, в 1965 г. его принимают на работу в Татарский государственный академический театр. Масштабность Н.Аюпова как актера дает ему возможность уже на начальном этапе творчества исполнять персонажи разных возрастов и характеров. Уже в первые 3-4 года он создает следующие образы: Миркая в спектакле «Миркай и Айсылу» Н.Исанбета; Ризвана – «Если улыбнется счастье» Х.Вахита; Ислама – «Приехала мама» Ш.Хусаинова. Он исполняет главные роли в музыкальных спектаклях. С 1970 г. в течение 18 лет Н.Аюпов играет одну из своих любимых ролей – Булата в «Голубой шали» К.Тинчурина. Поставленный в 1971 г. спектакль «Угасшие звезды» К.Тинчурина также шел на сцене с большим успехом около 20 лет. В этом спектакле Н.Аюпов исполнял роль Исмагила. Актер талантливо воплощает противоположные характеры: мужественного бойца-поэта Кул Гали в спектакле-трагедии «Кул Гали» Н.Фаттаха и Бахтияра в исторической драме «Бахтияр Канкаев» Т.Миннуллина. Исполняемые им образы предельно достоверны, темпераментны. Новыми гранями раскрывается его талант в образах Анчурина в «Провинциальных анекдотах» А.Вампилова, Нугай би в «Идегее» Ю.Сафиуллина, Ястегнея в «Старике из деревни Альдермеш», Долабела в «Антонии и Клеопатре» В.Шекспира и др.
Яркая индивидуальность, прекрасные сценические данные, вокальное мастерство и обаяние помогают Н.Аюпову завоевать неувядающую популярность у многочисленных поклонников.
В 1987 г. Н.Аюпову присуждается почетное звание народного артиста ТАССР, в 1999 г. – заслуженного артиста России, в 2006 г. вручена медаль РТ «За доблестный труд».
Н.Аюпов умер 18 июня 2008 г.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Илялова И. Наил Әюпов: иҗат портретына штрихлар /И.Илялова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 72 б.: фотолар б-н.
Илялова И. Г.Камал театры артистлары: биогр. белешмәлек. – Тулыл. икенче басма=Артисты театра им. Г.Камала: биогр. справочник. – 2-ое изд., доп /И.Илялова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – Б.226-227.
Илялова И. Халык артисты /И.Илялова //Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар /Ф.Н.Баһаутдинов. – Казан: Идел-Пресс нәшр., 2006. – Б.404-406.
Әюпов Н. Артист ул сер булып калырга тиеш /Н.Әюпов; [әңгәмәдәш Л.Хәбибуллина] //Шәһри Казан. – 2006. – 10 февр.
Әюп Н. Адашканга маяк булсын дип... /Н.Әюп; [әңгәмәдәш Батулла] //Мәд. җомга. – 1996. – 19 гыйнв. – Б.17.
Әхмәтгалиева А. «Бөтенләйгә шунда калам...» /А.Әхмәтгалиева //Мәйдан. – 2007. – № 7. – Б.142-146.
Җырчы гына түгел, спортчы актер //Ватаным Татарстан. – 2006. – 17 февр.
Сафиулла Ю. Театр моңсары /Ю.Сафиулла //Мәд. җомга. – 2006. – 24 февр. – Б.17.
Сафина Ф. Моңлы артист /Ф.Сафина //Ватаным Татарстан. – 2005. – 19 март.
Вәли Равил. Сәхнәдә бәхет киче /Равил Вәли //Шәһри Казан. – 1996. – 26 гыйнв.
Гыймранова Д. Хислеләрне хислеләр ярата /Д.Гыймранова //Ватаным Татарстан. – 1996. – 20 гыйнв.
Каждая роль ему по-своему дорога //Респ. Татарстан. – 2006. – 16 февр.
Данилова Г. Хурматуллин начинает и выигрывает /Г.Данилова //Театр. жизнь. – 1990. – № 21. – С.21: портр.
15 гыйнвар Нәҗип Җиһанов
15 января Назиб Жиганов
1911-1988
Тууына 100 ел
100 лет со дня рождения
Күренекле татар композиторы, СССРның халык артисты Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Уральск шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Яшьли әти-әнисез калып, ул балалар йортында тәрбияләнә. Музыкага сәләтле булуы аңа, Мәскәү консерваториясен тәмамлагач ук, Татарстанның музыка культурасын үстерүдә төп урыннарның берсен алу мөмкинлеген бирә. Сугышка кадәрге елларда ук ул симфония һәм «Качкын» операсын иҗат итә.
Аның шуннан соңгы композиторлык, педагоглык һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге киң һәм нәтиҗәле була. Ул сигез опера, өч балет, унҗиде зур симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр иҗат итә. Аның иҗатына миллилекнең һәм интернациональлекнең бердәмлеге, татар, рус һәм дөнья музыка сәнгатенең иң яхшы традицияләре белән нык бәйләнгән үзенчәлекле композитор стиле хас.
Н.Г.Җиһановның Татарстан музыка культурасын үстерүгә керткән хезмәтләре зур. Ул республика Композиторлар берлеген төзүдә актив катнаша, 1939 елдан 1977 елга кадәр берөзлексез аны җитәкли. Ул Казан дәүләт консерваториясен ачуны һәм аякка бастыруны башлап йөрүчеләрнең берсе була, 1945 елдан аның ректоры булып эшли. Аның җитәкчелегендә консерватория Татарстан һәм Россиянең башка өлкәләре һәм республикалары өчен музыка кадрлары әзерләүдә мөһим роль уйный.
Н.Г. Җиһановның хезмәтләренә югары бәя бирелә. Ул өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты була, ике тапкыр Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм башка орденнар, медальләр белән бүләкләнә.
Н.Г. Җиһанов 1988 елның 2 июнендә вафат була.
2001 елның 2 мартында Татарстан Милли музееның филиалы буларак Казанда Нәҗип Җиһановның мемориаль музей-квартирасы ачыла һәм шул ук елда Казан дәүләт консерваториясенә Н.Җиһанов исеме бирелә.
Выдающийся татарский композитор, народный артист СССР Назиб Гаязович Жиганов родился 15 января 1911 г. в городе Уральске, в семье рабочего. Рано потеряв родителей, воспитывается в детском доме. Музыкальная одаренность позволяет ему уже после окончания Московской консерватории занять ведущее место в развитии музыкальной культуры Татарстана. Еще в предвоенные годы им были созданы симфония и опера «Качкын».
Его дальнейшая творческая, педагогическая деятельность была широка и плодотворна. Им созданы 8 опер, 3 балета, 17 крупных симфонических произведений, сюиты, песни, большое число камерных, вокальных и инструментальных сочинений. Его творчеству присущи органический сплав национального и интернационального, самобытный композиторский стиль, кровно связанный с лучшими традициями татарского, русского и мирового музыкального искусства.
Значительны заслуги Н.Г. Жиганова в развитии музыкальной культуры Татарстана. Он принимает деятельное участие в создании Союза композиторов республики, был бессменным руководителем его правления с 1939 по 1977 гг. Он стоял у истоков Казанской государственной консерватории, ректором которой являлся с 1945 г. Под его руководством консерватория сыграла значительную роль в подготовке музыкальных кадров для Татарстана, других областей и республик России.
Заслуги Н.Г. Жиганова достойно оценены: он трижды лауреат Государственной премии СССР, награжден двумя орденами Ленина, орденом Трудового Красного Знамени, другими орденами и медалями.
Н.Г. Жиганов умер 2 июня 1988 г.
2 марта 2001 г. открыт мемориальный музей-квартира (филиал Национального музея РТ) Назиба Жиганова в Казани и в том же году Казанской государственной консерватории присвоено имя композитора.
Достарыңызбен бөлісу: |