Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


АКТАНЫШ ТӨБӘГЕНЕҢ ТАЛАНТЛЫ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ ИЖАТЫНА КЫСКАЧА КҮЗӘТҮ



бет12/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   25

АКТАНЫШ ТӨБӘГЕНЕҢ ТАЛАНТЛЫ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ ИЖАТЫНА КЫСКАЧА КҮЗӘТҮ

Минигалиева А.,

Актаныш районы Иске Кормаш урта мәктәбе,

Фәнни җитәкче: Латыйпова Г.Т.


Бу дөньяда бик күп илләр, шәһәрләр, авыллар бар. Дөньядагы һәрбер кешеүз туган илләрен, җирләрен кадерлиләр, яраталар, хөрмәт итәләр.

Минем туып ускән җирем - Актаныш районы. Аның килеп чыгышытурында сезгә язып китәсем килә.

Башкортстан чигендә Татарстанның көнчыгышында Казаннан 381 чакрым ераклыкта Камбарка тимер юл станциясеннән 66 чакрым көньяктарак урнашкан.Авылның көньягында безнең эрага кадәр III йөздә, безнең эраның V йөзлегенә кадәр авыллык, көнчыгышта безнең эрага кадәр I, II меңеллыкта торулыкбулган.

Борынгыдан килгән урман, дала,

Агыйделе, Чулман, Иделе.

Сәфәренә чыккан ерак Бабам

Матурлыгын куреп хәйран кала

Ак чәчәкле ул таң иленең

Мөхәммәт Мирза.

Актаныш төбәге тарихи яктан бик кызклы географик урында урнашкан. Актаныш төбәге һәряктан елгалар, сазлыклар, күлләр белән капланган. Бу районның ярларын берсеннән берсе гүзәл, күрсәң сокланып туймаслык, җырларда җырланган Ык, Сөн, Агыйдел елгалары юа,ә төньякта мәгърур Чулманның дулкыннары уйный.

Мин менә шундый гүзәл табигатьле җирлектә туганмын. Туган җир газиз, кадерле ул. Шуңа әдам баласының кендек каны тама, ул җиһанга тәүге аваз сала, шуннан зур тормыш дәрьясына юл яра. Еллар узган саен туган якка карата олы иң самими хисләр көчәя генә бара,

Актанышның шифалы суын эчеп, хуш исле икмәген ашап, аның борныгы әмма мәнге яшь туфрагында аунап үскән, җиргә баскан саен туган җир җылысын йөрәкләре аша уздырган ул егет – кызлар турында махсус китаплар, монографияләр иҗат итәргә мөмкин. Мин җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсәләсе турында доклад язарга уйладым. Актанышның ургылып аккан чишмәсе һич тә саегырлык түгел, бөтен илгә, дөньяга танылган шәхесләрне тәрбияләп үстерде. Мин үзем яратып укыган шигырьләр, әсәрләрнең авторлары, аларның яшәешләре турында да язып үтәсем килә. Фидаил Мәҗитов (Фидаил Васил улы Мәҗитов) 1984 елда Татарстанның Актаныш районы Кыркаентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч,Иске Кормаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. 2001 елда Яр Чаллы педагогия институтының фиология факулҗтетына укырга керә. Хәзер Яр Чаллы шәһәрендә чыга торган “Мәйдан” журналында эшли. Аның әсәрләре белән танышып чыккач шундый фикергә киләсең: ул туган иле, туган җиргә, үз авылына багышланган шигырьләр яза. Алар: “Ак каеннар иле”, “Эх сез таллар”, “Кыркаентүбә”. “Ак каеннар иле” шигырендә ул болай яза:

Ак каеннар иле –

Минем туган җирем,

Тургай җыры бизи күкләрне.

Таңнары да монда

Алсурак ата,

Сокландырып узенә күкләрне.

Туган җиргә, туган авылга мәхәббәт яшь шагыйрьнең бөтен рухи дөньясын яктыртып тора. Фидаил Мәҗитов барыннан да элек – лирик шагыйрь, мәхәббәт

турында күп яза. Аның шигырьләрендә сагыш та, моң да, тулып ташып тора. Сәнгатьлеклек Ф.Мәҗитов шигырьләре камил эшләнгән. Араларында “Җырлап торганнары”, ягъни үзләренә көй сорап торганнары да бар.

Әнә шулай илһамланып, халкыбыз язмышы өчен ңан атып, тормышның һәр мизгелен үзенең йөрәге аша үткәреп, борчылып – сызланып иҗат итә безнең яшь шагыйребез Фидаил Мәҗитов. Мин бу әсәрләрне һич шикләнмичә, поэзиябезнең җәүһәрләре дип атар идем.

Шагыйрә Фәйрүзәс Мөслимова Әсгать кызы Актаныш районы Ике Балтач авылында туып үскән.Күршедәге Иске Кормаш сигезьеллык , Актаныш урта мәктәбендә белем алган.Ә инде төбәгебезнең җырга-моңга бай булуын,күп кенә шагыйрәләргә,сәнгать әһелләренә илһам канат бирелгәнен беләбез.

1977 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.”Яшь Ленинчы” газетасында(1976-1979),авция җитештерү берләшмәсенең”Алга” газетасында(1979-1981) хәбәрче булып эшли.1981 елдан “Ялкын” журналы редакциясендә.Бугенге көндә шул журналнын әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире.1993 елда куп кенэ шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә даимим басыла.

Фәйрүзәнең әйтер сүзе еш кына шигырь кысаларына сыймый,прозага-хикәяләргә күчә һәм бу жанрда да автор җаннарга керү алымнарын таба.Аның ”Перә”, “Гөлбүләк”, “Башка кеше” исемле хикәяләре вакытлы матбугатта Агыйдел ярларына сыешмый болынга түгелгән күлләвекләрдәй генә күренеп калдылар.Хикәяләрендәге геройларның үзенчәлекләре шунда-алар шигъри җанлы,канатлы затлар.Тик очкан чакта канатлары киселеп,җиргә, аның да рухи тәмугына төшкәннәре һәм...анда да гөлләр үстерергә теләгәннәре.Шагыйрә, шул рәвешчә,җаннырны күкләргә күтәрә дә тагын җырга күчә.Аның шигырльәре теленең гадилеге,халык телендә гомер-гомергә яшәп килгән гыйбарәләрнең,борылмаларның табигый кереп урнашуы белән һаман көй сорап торалар сыман.”Юаныч”,”Юкәле күл”,”Җәге төн”,”Кычыткан аралары”,”Җәй кояшы”,”Йомгак”,”Күбәләк”-тагы шундый дистәләгән шигырьләре җырга әверелер,үз көйләрен табар кебек.

Фәйрүзә Мөслимованың һәр шигыре талпыну,чарасызлыктан,гаҗизлектән,сагыш-моңнан талпыну һәм шул талпынудан туган агымга әверелгән.Әллә бу милләтебезнең дә халәте түгелме?Без һәммәбез җыр эзлибез,канатларыбызны чишәрлек Җыр!

Мөхәмәтдинова Тәгъзимә Мөхәмметдин кызы(26.02.1924).7 нче чыйныфны тәмамлагач ,башланган сугыш барлык өмет-хыялларны челпәрәмә китерсә дә,тормышы ачы мизгелләргә бай булса да,ул шул хәлләрдә дә сыгылып җөшми,сынмый,узе булып кала,чыгу юлын таба белә,һәчак кешеләргә игелекле,ярдәмчел була.7 айлык улын алып,Актаныш урта мәктәбенә укырга керүе дэ батырлыгын,белемгә омтылышын раслый.1951 елда кулына өлгергәнлек атестаты алгач,Теләкәй урта мәктәбенә мөдир дип билгеләнә.Алабуга укытучылар институтында укый,читтән торып шушы шәһәрдәге пединститутны тәмамлый.Иске Кормашта балаларга белем һәм тәрбия биреп,җәмәгать эшләрендә кайнашып,үзе дэ иҗат итеп укучыларын да шуңа тартып гомер үткәрә.Күп сәләтле шәкертләр тәрбияли.

Күп мактау кәгазьләре,медальләре иясе.Исеме В.М.Лениннның 100 еллык юбилеена багышланган республика хезмәт даны китабына кертелде.

Тәгъзимә Мөхәметдинова иҗатын туган якның хезмәте ихлас сөючән,гаҗәеп батыр,сәер язмышлы кешеләр тормышын яктыртуга багышлый,повестьләр яза.Газета укучылар аның язмаларын бик җылы кабул итәләр.Туган як табигатенә ,саф күңелле якташларына мәдхия җырлый.Аның шигырьләре хискә,сурәтләүләргә бай,укыган саен укыйсы килеп,күңелне кытыклап,кинәндереп тора!

Аның иҗатында күпчелек язмалары үзләренең гүзәл, нәфис, тугры һәм саф сөюләре белән үлемне дә җиңә ала торган мәхәббәт барлыгына кабат-кабат ышындыра алучы г адел толлар турында булды.Ул язмалар күп еллардан бирле төрле жанрларда туа торды һәм газета битләрендә урын ала килде.

Тәгъзимә апа гомере буе кешеләр арасында,аларның хәсрәтен дә,куанычларын да үз йөрәге аша үткәреп гомер кичергән олы җанлы Ана.Ул җиһанга ,җир-суга,табигатькә Ана буларак мөрәҗәгать ттә.Кешеләргә булган мөнәсәбәте дә Аналарга хас- җылы,ягымлы,миһербанлы.Тәгъзимә апа –Ана гына түгел,Ак Әби дә.Әйтеп бетергесез олы тормыш тәҗрибәсе ,сабырлык,мөлаемлык бар Ак Әбидә..


Әдәбият

1. Мәҗитов Ф.Сагышлар да алтын була икән.-Яр Чаллы,2006.-11-13 б;

2.Мөслимова Ф.Апрель кары.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,2004-9-10 б;

3.Муратов Ф,Хуҗин И.Актаныш-туган җирем.-Казан.-,2010-29 б;

4.Мөхәммәтдинова Т.Кормаш җырлары.-Яр Чаллы:КаМаз нәшрияты,1999,-4 б;

5.Мөхәммәтдинова Т.Янып яшик.-Актаныш,1991.-2 б;

6.Халиуллин И.Актанышым ак илем.-Казан:Идел Пресс,2010.-8-9 б;

7.Халиуллин И.Актанышым ак илем.-Казан:Идел Пресс,2010.-10-



ХУҖИӘХМӘТ МӘХМҮТОВ – МИЛЛӘТЕМ ГОРУРЛЫГЫ
Миннегалиев Р.Ф.

Мамадыш шәһәре беренче номерлы

гомуми урта белем бирү мәктәбенең

Фәнни җитәкче: Миннегалиева Г.С.


Татар милләте-тарихта тирән эз калдырган халык. Иң зур байлыгы-бөек шәхесләре. Якташ шагыйрьләребезне һәм галимнәребезне барлау үзе бер горурлык. Теманы сайлавым бик урынлы: беренчедән Мамадыш төбәгеннән булган фольклорчы-галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның тормыш юлына күзәтү ясаганда, туган ягым өчен горурлану хисләре кичердем; икенчедән туган җиремә мөнәсәбәттә минем дә нинди шәхес булуым күренәчәк бит.

Максатым-тел,әдәбият язмышы белән кызыксынучыларны күренекле якташымның иҗаты, хезмәтләре белән таныштыру; галимнең иҗатына зур кызыксыну уяту.

Сезне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге турында, якташ галим Хуҗиәхмәт ага Мәхмүтовның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштырып үтәм.

Минем бурыч- районыбыз җирлегеннән чыккан тел галимнәрен барлау, аларның фәнни хезмәтләрен өйрәнү һәм яшьтәшләремә җиткерү.

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов 1933 елның 15 февралендә Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында дөньяга килгән. Шунда ук җидееллык мәктәпкә укырга керә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1944 елда гайләләре белән Мамадыш шәһәренә күченәләр. Урта мәктәпне тәмамлагач, Хуҗиәхмәт ага Көек-Ерыкса җидееллык мәктәбендә физика-математика укыта. 53-58 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аны кызыл диплом белән тәмамлый.

Фәннәр Академиясенең Тел,әдәбият һәм тарих институтындагы эшчәнлеген 1966 елда “фольклористика” белгечлеге буенча аспирант буларак башлап җибәрә, һәм бүгенгәчә шушы институтта баш гыйльми хезмәткәр җиң сызганып хезмәт куя.

Хәзер бу гыйлем йорты Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты дип йөртелә, анда Хуҗи ага Мәхмүтов баш фәнни хезмәткәр булып эшли. Хуҗи Мәхмүтов исеме безгә балачактан ук таныш. Чөнки 12 томлык “Татар халык иҗаты” җыелмасын кулына алмаган кеше сирәктер. Анда Хуҗи ага туплаган йөзләрчә әсәр- мәкаль, табышмак, мәзәк, сынамыш һ.б. урын алган. Мондый күпьеллык олы хезмәте өчен галим Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Татарстанда гына түгел, читтә яшәүче татарларның да фольклорын туплый, өйрәнә. Хуҗиәхмәт ага баш-аягы белән фән дөньясына чумган. Ул салмак кына, тыйнак кына, яңа үрләр яулап, үзе сызган юлдан мәгърур атлый. Күп кенә шәһәрләрдә узган конференцияләрдә чыгыш ясый, яшь галимнәр белән җитәкчелек итә.

Соңгы 5-6 ел дәвамында ул Казан дәүләт педагогия университеты кебек югары уку йортларында Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе булып эшли. Тирән белемле, олы җанлы, ярдәмчел, кешелекле кеше дип яратып сөйлиләр аның турында. Соңгы вакытта Хуҗи ага Мәхмүтов мирасыбызның бик борынгы чыганакларын өйрәнү белән мәшгуль. Урта гасыр шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнеп “ Коръәннән алынган тәгъбирләр” дигән китап чыгарырга ниятли.

Ул беренче булып халык афоризмнарын 14 мөстәкыйль төргә аерды ( мәкаль, әйтемнәр, канатлы сүзләр, ышану, юраулар, сынамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, алкышлар, каргышлар, антлар, үртәвечләр, җор сүзләр, ырымнар). Ул “Җомак әйтәм”, “Кечкенә дә, төш кенә”, “Ел тәүлеге-12 ай”, “Язылмаган кануннар”, “Афористические жанры татарского фольклора”, “Канатлы” сүз-хикмәтле сүз”, “Мәңгелек ядкарь”, “Ай колакланса, ни була?”, “Әйтем-чәчәк, мәкаль- җиләк” кебек китаплар язып бастырды.

Ул – Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, академик, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. Президентыбыз М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә галим Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бу кечкенә генә фәнни эшемдә Мамадышымның горурлыгы Хуҗиәхмәт ага Мәхмүтовның хезмәтен тулысынча бәяләү мөмкин түгел. Аның тормыш юлы, милләтебезгә кылган изге гамәлләре миндә зур соклану һәм горурлык хисләре уята. Бу асыл галимебез турында һәркем белергә тиеш. Минемчә, Хуҗиәхмәт ага өчен фольклорны өйрәнү- гади шөгыль генә түгел, ә яшәешенең төп мәгънәсе. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең бик тә кыйммәтле һәм акыллы сүзләре бар: “Әдип һәм галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан халык көчсез.....”.

Без бик тә бәхетле, чөнки әдипләребез, галимнәребез чиксез күп безнең.

Олуг затларыбызны онытырга, көчсез халык булырга хакыбыз юк!

Әдәбият


1.Бәширов Г. Көлкенең хикмәте бардыр. Казан утлары,1980.-№ 2.

2.Даутов Р, Гамбаров Н. Балачак әдипләре .Казан : Мәгариф нәшр., 2005 нче ел.

3.Надиров И. Хуҗи сүзләрендә хикмәт бар. Мәдәни җомга ,2003 нче ел.

4.Мәхмүтов Х. Канатлы сүз-хикмәтле сүз.Казан : Мәгариф нәшр., 1999 нчы ел.

5 .Мәхмүтов Х. Мәңгелек ядкяр.-Казан: Татар. кит.нәшр., 2002 нче ел.

6. Миңнегулов Х. Игелек иясе. Казан: Мәгариф нәшр., 2004нче ел.

7. Хисамов Н. , Урманче Ф.Халык иҗаты серләрен ачучы . Нократ газетасы, 14 нче февраль 2003 нче ел .
МЕНДЕЛЕЕВСК ТӨБӘГЕ ӘДИПЛӘРЕ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ
Миңнегулова Р.,

Менделеевск шәһәре

3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Нәгыймова Р.Т.

Тарихи Бондюг-Менделеевск төбәге – минем туган ягым. Ул Чулман елгасының уң як ярына урнашкан. Урман-суларга, тауларга, болын-кырларга һәм күренекле шәхесләргә бай төбәк ул. Туган ягым халкыбызның өмет хыялларын, моң-зарларын, теләк-омтылышларын, тарихи үткәнен үз әсәрләрендә балкытучы әдипләргә дә бай. Менә алар иҗат эшен икенче шөгыле итеп яшәүче каләм ияләре: Нур Шәриф, Егор Уткин, Дифгат Сирай, Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин, Роберт Ясәвиев, Наил Тимербаев, Хәсән Сәйфуллин, Михаил Гоголев, Николай Климов, Радик Ахунҗанов, Нәҗип Фатыйхов, Гайшә Сәгъдиева, Фәния Шакирова, Диләрә Хуҗина, Наилә Миннәхмәтовалар – туган ягымның «сандугачлары». Әдипләребез, күбесенчә, эпик төр жанрлардан хикәя жанрында; лирик төр жанрлардан поэзия, жыр, мәдхия, мәрсия; лиро-эпик төрләрдән поэма, баллада жанрында иҗат итәләр. Санап үтелгән әдипләр үз иҗатларына дөньның хәл-вакыйгалары арасыннан үзләренә аеруча таныш, кадерле булган туган як моңнарын сайлап алганнар. Туган як җырчысы буларак, җаннарын тынгысызлап торган темаларга тукталганнар: туган авыл, туган җир, туган туфрак, туган ил; Бондюг заводы тарихы, эшчеләр тормышы; табигать һәм тормыш; гаилә, ана белән бала; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр; хезмәт һәм ял; милләт мәнфәгате, милләт язмышы, ил гаме; мәктәп – белем учагы. Алар әнә шулай кешелекнең мәңгелек темаларын дәвам итәләр. Төбәгебез әдипләре кешеләр арасындагы аерым бер сыйфатларга аеруча игътибар иткәннәр: хезмәттәге һәм тормыштагы тырышлык, сабырлык, намуслылык; батырлык һәм куркаклык, уңганлык һәм булдыксызлык, киң күңеллелек һәм хөсетлек, мәхәббәт һәм нәфрәт, азатлык һәм коллык, сугыш һәм патриотизм, тугърылык һәм сатлык җанлылык, яшәү һәм үлем, гүзәллек һәм ямьсезлек, мили җанлылык, милләтпәрвәрлек.

Туган ягыбыз язучылары, шагыйрьләре үз әсәрләрендә табигатьне саклау проблемасын, кешегә сак мөнәсәбәт кирәклеген, шәхескә карата игътибарлылык, кайгыртучанлык җитмәү проблемасын, яшьләрдәге рухи гариплекнең сәбәпләрен ачыклау; игенченең, терлекченең, эшченең хезмәтен тиешенчә бәяләү проблемаларын күтәрәләр.

Егор Уткин «Нәзирә» поэмасында үз чоры яшьләренең хис-омтылышларын сурәтли, Нәзирә һәм Зәкинең тормышта үз урыннарын табу мәсъәләсен яктырта. Алар, күп каршылыкларны җиңеп үткәч, тормышларының мәгънәле, эчтәлекле булуларын тоялар:

«Янып яши белсәң,



Якты бирсәң,

Һәркайда да тормыш якты бит» [Егор Уткин 1967:22].

Бондюг заводы тарихы, эшчеләр тормышы темасы төбәгебезнең һәр әдибе иҗатында чагылыш таба. Татарстанның иң карт заводы булган Бондюг заводы турында Шәриф Камал, Фатих Кәрим, Эдуард Касыймов кебек күренекле татар әдипләренең дә әсәрләре билгеле. Ш. Камал «Таулар» исемле 4 пәрдәлек пьесасында бу завод тарихын, аның эшчеләре тормышын үзенчәлекле итеп яктырта, уң оппортунистларга каршы көрәш һәм аларны фаш итү вакыйгаларын бирә [Ш. Камал 1952:9]. Эдуард Касыймов та «Чулман – оныклар дәрьясы» дилогиясендә (аңа «Томан аша» һәм «Һаваларда тургай» романнары керә) шулай ук химия заводына бәйле вакыйгаларны тасвирлый, төрле чор, төрле даирә кешеләре тормышыннан катлаулы язмышларны гәүдәләндерә. Фатих Кәрим «Җиденче мич» әсәрендә эшчеләрнең батыр хезмәтен ачып бирә. Әлбәттә, шундый олпат язучыларның йогынтысы зур була. Егор Уткин, Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин, Дифгат Сирай, Нәҗип Фатыйхов һ.б. төрле елларда әлеге теманы яктырталар. Егор Уткин җирле халык тормышында химия заводының ролен күрсәтеп:

Мине завод тартып колактан

Үстерде бит. Монда культура,

Якын дуслар – шуны аңлыймсың, – дип яза. Алга таба:

Зәки – эшче, заводта ул



Транспорт цехында,

Белә машина телен,

Күп серләрне ачты аңа

Заводта алган белем [Егор Уткин 1967:15,18].

Марсель Гыймазетдинов та заводның әһәмиятенә басым ясый:

Чулман ага, дулкын-сәламнәрен

Ак яулыктай болгап Бондюгка.

Заводларың химикатлар бирә,

Илне күмеп тагын байлыкка.

Тарихына керде ил уллары:

Менделеев, Карпов, Гассарлар.

Инде яшьләр килде яшәртергә:

Яңа кала алар салалар [Марсель Гыймазетдинов 1992: 14].

Шул ук вакытта ул табигатьне, кешенең яшәү шартларын сәламәт, саф килеш саклау проблемасын күтәрә:

Шул химия заводыннан чыккан

Төтеннәрдән хәтта кара кар, – дип кисәтә.

Юылалар Кама суы белән,



Ашламалар, кара күмерләр.

Киләчәккә бездән ниләр калыр,

Әйтегезче миңа, кешеләр? – дип, чаң суга. Бу хәлдән чыгу юлын да күрсәтә:

Тик төзергә кирәк яңаларны



Табигатькә зыян итмәстәй.

Сулар һава бозык, газ исе, дип,

Аннан яшьләр булсын китмәстәй.

Иңгә, буйга, биеклеккә үс син,

Чал тарихлы гүзәл Бондюгым … [Марсель Гыймазетдинов 1992: 16].

Марсель абый – җир кешесе! Җирдән, туган туфрактан шыткан шигырьләр яза ул.



Китәсем юк сездән аерылып,

Ишетәсезме, басу-кырларым!

Гомеремне сезгә багышладым,

Сезгә булсын туар җырларым [Марсель Гыймазетдинов 1994: 131], – дип язган шагыйрьнең җырларына әле башаклар шавы, әле тургайлар моңы килеп кушыладыр сыман. Туган ягы белән бәйле һәр нәрсәне, табигать күренешен үз иҗатында җанландыра шагыйрь. Марсель Гыймазетдиновның шигырьләре жырлап тора. Шуңа күрә дә бик күп шигырьләренә төрле композиторлар матур-матур көйләр язганнар. Аның «Туган якның китмәс кошлары без», «Аккош канат кагына», «Килмисең син көлеп», «Язлардан алалмыйм күземне» кебек җырларын халык яратып җырлый.

Шагыйрә Наилә Миннәхмәтова әсәрләренең бүлекләрен «көлтә» дип атый. Бу юкка түгел, чөнки аның иҗатыннан да игеннәр шавы, җир сулышы бөркелә. Киләчәкне балаларда күреп, ул болай дип яза:



Балалар, балалар

Киләчәккә баралар,

Юллар ярып баралар,

Яшәү ямен табалар. [Н. Миннәхмәтова 2009:38]

Шагыйрә халкым киләчәктә дә белемле, әдәбиятлы һәм мәдәниятле, Тукайлы булыр, Тукай рухы белән яшәр, дигән өметләрен белдерә:



Тукай рухы мәңге сүнми яшәр,

Татар халкы әгәр яшәсә.

Шигырьләре үткән заман түгел,

Безнең белән яши янәшә,

Гасырлардан гасырларга күчеп,

Киләчәктән Тукай эндәшә! [Н. Миннәхмәтова 2008:75]

Бөек Ватан сугышы, Бондюглыларның батырлыгы темасы һәр җирле төбәк әдибе иҗатында аерым урын алып тора. Менделеевск шәһәренең бер мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан гына да 6 Советлар Союзы Герое чыккан бит! Шәһәр үзәгендә һәйкәл, каһарманнар аллеясы – изге урыннар. Егор Уткин, Наил Тимербаев, Нәҗип Фатыйхов, Хәсән Сәйфуллин, Егор Уткин исемендәге премия лауреаты шагыйрь Илгиз Абдуллиннар үз әсәрләрендә каһарман шәхесләребезнең, тыл һәм хезмәт ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерделәр.

Шагыйрә Наилә Миннәхмәтова Бөек Ватан сугышына багышланган «Каһарманнар» шигырендә «Кол булмаган, көл булмый», – дип, герой-якташларның батырлыгы буыннар тарафыннан онытылмаячагын искәртә. [Н. Миннәхмәтова 2008:181].

Көне буе завод-фабрикаларда яки басу-кырларда, мәктәпләрдә яки мастерскойларда тир түгеп эшләп кайтканнан соң кулына каләм алган якташларым вакыйгаларны, образларны, тойгы-кичерешләрне ышандыргыч, тормышчан, җанлы итеп сурәтләп биргәннәр. Нәкъ менә аларның иҗат җимешләрен мәктәпләрдә туган як тойгысын тәрбияләүче, туган җирнең, туган нигезнең, газиз халкыбызның рухын кадерләргә, сакларга һәм яратырга өйрәтүче әсбап итеп кулланасы иде.

Әдәбият

Абдуллин И. Кыр чәчәкләре. – Менделеевск: АҖТ. 1999. – 63 б;



Гыймазетдинов М.Г. Язлардан алалмыйм күземне. – Казан:Татарстан китап нәшрияты.1992. – 72 б;

Гыймазетдинов М.Г. Син мине белмисең. – Казан:Татарстан китап нәшрияты. 1994. – 176 б;

Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.

– Казан: Мәгариф. 2000. -335 б;

Миннәхмәтова Н.М. Утырып уйлар уйладым. – Яр Чаллы, 2008. – 150 б;

Миннәхмәтова Н.М. Мәхәббәт һәм гомер. – Менделеевск, 2009. – 223 б;

Тимербаев Наил. Батыр авылдашларым. – Яр.Чаллы. 2001.

Уткин Е.В. Кырлар сәламе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты.1967.-25 б;

Уткин Е.В. Минем романтикам. – Казан: Татарстан китап нәшрияты.1971. – 64 б;

Уткин Е.В. Күңелемә коя чишмәләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. 2007. – 240 б;

Фатыйхов Н. Бондюг и бондюжцы. Казань: Татарское книж.изд. 1996. – 250

Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур. 2002.– 352 б.


ҖИРЛЕ ТӨБӘК ӘДИПЛӘРЕ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘСЕ

Минеханова А.Ф.

Менделеев районы

гомум урта белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Минеханова В.М.

Син кем? - дип сорасалар, син документыңны, паспортыңны күрсәтәсең:

анда төп мәгълүмат язылган.

Әгәр дә халыктан, син нинди халык, дип сорасалар,

халык документ урынына үзенең галимен, язучысын,

рәссамын, композиторын, сәясәтчесен, хәрби җитәкчесен күрсәтә.

Рәсүл Гамзатов.

Туган як! Туган як кеше өчен ата - анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк аңлыйсың, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең.

Туган җир! Туган төбәк ! Туган табигать! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр!

Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.

Әдәби туган якны өйрәнү әдәбиятны тирәнрәк аңларга, аның тормыш белән бәйләнешен төшенергә булыша, туган төбәкне танып белергә, патриотик, әхлакый, эстетик тәрбия бирергә ярдәм итә.

Әдәби туган якны өйрәнү - ул билгеле бер төбәк белән бәйле әдәби, әдәбият тарихына караган материаллар җыю дигән сүз.

Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы, тарихи - мәдәни мирасны туплау, ул мираста аерым төбәкләрнең өлешен, урынын барлау проблемасы актуаль яңгыраш алды. Чөнки без уку - укыту һәм тәрбия эшендә абстракт төшенчәләрнең, гомуми матур сүзләрнең тәэсир көче түбән булуын аңладык. Шундый төшенчәләрнең берсе - туган ил. Ләкин әлеге төшенчәнең сүзләр арасында конкрет мәгьнәсе күмелеп кала язды. Туган ил - ул син яшәгән җир, авыл, төбәк , син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта, әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән , аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим, алар уку-укыту процессының нигезендә ятырга тиеш булалар.

Мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең максат- бурычлары, формалары, ысуллары күптөрле: якташ әдипләрнең тормыш һәм иҗатларын тикшерү, музейлар, әдәби почмаклар ачу, стендлар, альбомнар төзү, фольклор материалларын туплау һәм өйрәнү , истәлекле әйберләр, экспонатлар җыйнау, әдәби кичәләр, очрашулар үткәрү һ.б. Бу зур эштә аларга әдәби, тарихи чыганаклар, җирле һәм гомумән вакытлы матбугат, архив, музей материаллары, мемуар әдәбият, төрле хатлар, кулъязмалар, өйрәнелә торган әдипләрне якыннан белгән кешеләр дә һәм үзләре әдипләр дә ярдәмгә килә.

Шушы максаттан чыгып мин әдипләрнең әсәрләре, алар турында вакытлы матбугат битләрендә чыккан мәгьлүматларны өйрәндем , бу шәхесләрне якыннан белгән кешеләр белән очраштым, музейлар һәм мәктәпләрдә, мәдәният учаклары булган - китапханәләрдә булдым һәм бу материалларны үземнең хезмәтемдә файдаландым.

Менделеев төбәген әдәби яктан өйрәнүгә хезмәтләр юк. Әмма темага мөнәсәбәтле аерым мәкаләләр, факт - мәгьлүматлар вакытлы матбугат битләрендә очрап тора.

Бу уңайдан Менделеевск шәһәрендә чыгып килә торган "Менделееск яңалыклары" газетасы игьтибарга лаек. "Менделеевск яңалыклары" милли күтәрелеш алгарышның бер чагылышы буларак, 1990 елның июнендә чыга башлады. Яңа газета " Сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын!" дигән өндәү алды. Өндәү генә түгел, программа иде бу. Менә унтугыз ел дәвамында "Менделеевск яңалыклары" журналистлары аңа тугры.

Зур өметләр баглап ачылган газета беренче саныннан ук укучысын милли яңарышка өндәде, телне, гореф - гадәтләрне, милли мәгарифне үстерүгә йөз тотты.

Газета соңгы вакытта район - шәһәр хакимияте башлыгы карары нигезендә Менделеев төбәгеннән чыккан күренекпе шәхесләр, фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә танылган якташларның тормышын, иҗатын өйрәнү, алар турында мәгьлүмат туплау, аларны пропагандалау өстендә эшли." Күренекле якташлар" рубрикасында алар турында мәкаләләр, көндәлекләреннән өзекләр, тәрҗемәи мәгьлүматлар, әдипләр белән әңгәмәләр басылып тора.

Шулай итеп Менделеев төбәген әдәби яктан яктыртуга җирле вакытлы матбугатта, жирле авторларның китаплары да ярдәмгә килә. Ләкин Менделеев төбәген әдәби яктан өйрәнүгә җирле авторлар гына түгел, ә күренекле галимнәребезнең дә эзләнүләре, гыйльми эшләре дә кушылса, бу тема тагын да тулыланып һәм өйрәнелеп , киң масса укучыларга җиткерелер иде.

Үзең яшәгән төбәкнең туган як , туган ил булуына ышану өчен , билгеле, аның үткәненә, бүгенгесенә күз саласың, киләчәк турында уйланасың. Үткән белән очрашу теләге сүнми дә, сүрелми дә. Менә шул теләк тарих битләрен ачарга мәҗбүр итә дә инде. Һәр төбәкнең үз тарихы һәм үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.

Безнең Менделеев төбәгенең шифалы туфрагында туып-үскән һәм хәзер исемнәре Татарстанга гына түгел, хәтта башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Шулар арасында милләт язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били.

Һәрбер төбәк үзенчә матур, үзенә генә хас традицияләре, гореф-гадәтләре, яшәешләре белән аерылып тора. Менделеев районы зур түгел. Ул туган республикабызның күп милләтле халкы белән бер сулышта, бер максат белән эшләп, аның икътисадына булганча өлешен кертеп, кайнап-кайнашып, тулы канлы тормыш белән яшәүче татар, рус, удмурт, мари халыкларын берләштерә, киләчәккә зур өмет белән карап хезмәт итә.

Башлангычы узган гасырга барып тоташучы, 136 еллык тарихы булган илебез химия промышленносте тармагында иң өлкән предприятие “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” акционерлык җәмгыяте районыбызның гына түгел, җөмһүриятебезнең дә горурлыгы, илебезгә күпләп сугыш һәм хезмәт каһарманнарын биргән завод ул. Илебез икътисады авыр чор кичерү чорында җитештерүне саклап кала алган. Яңа Менделеев химия заводы да бүген икенче сулышын алып, эшне дәвам итә алды. Республиканың иң затлы дәвалау үзәге булган “Ижминводы” курорт-саноториясе районыбызның әһәмиятле тармакларын тәшкил итәләр.

Тирә-юнь авылларыбыз үсә, үзгәрә, яңарышка баралар. Мәдәният, иҗат учаклары сүнми-сүрелмичә, камилләшә барып, булган талантларны барлап, яшь көчләрне үстерүгә игътибарларын юнәлтәләр. Менделеев җирлегендә чынлап торып талантлар җитәрлек. Исемнәре җөмһүриятебездә танылган, халык күңелен яулаган язучы-шагыйрьләребез Нур Шәриф, Дифгать Сирай, Марсель Гыймазетдинов, Егор Уткин, Камил Галеев, Гайшә Сәгъдиева иҗаты яктылыгында иҗат итүче Фәния Шакирова, Илгиз Абдуллин, Наил Тимербаев, Наилә Миннәхмәтова, Фирдәвес Рәхмәтуллина кебек әдипләребезне хөрмәт итәбез һәм иҗатларын өйрәнәбез. Менделеев районында Егор Уткин исемендәге премия булдырылды. Татарстан Язучылар берлеге белән сөйләшенеп, ул быел республикабыз язучылары премиясенә әверелде. Илгиз Абдуллин һәм Наил Тимербаев Егор Уткин исемендәге әдәби бүләккә лаек булдылар.

Менделеев муниципаль районы мәгариф бүлеге каршында “Бәллүр чишмә” балалар иҗат берлеге эшләп килә. Бу иҗат түгәрәгенә берничә ел рәттән мәктәбебез укучысы Ләйсән Гәйнетдинова да йөрде. Сыйныфташлары арасында үзенең тырышлыгы, табигый сәләте һәм шигъри җанлылыгы белән аерылып торды ул. Башлангыч сыйныфта укыганда ук, үзенең шигырьләрен яза башлады. “Язгы лирика” исемле беренче шигырь җыентыгы 2004 елда басылып чыкты. 2006 елда “Йөрәк сере” исемле икенче шигырь җыентыгы дөнья күрде.

Шигырьләр белән беррәттән хикәяләр дә иҗат итә әле ул. Татар телендә генә түгел, хәзер рус һәм инглиз телләрендә дә яза, чөнки Ләйсән хәзерге көндә Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетында белем ала. Мәкаләләре район газета битләрендә басылып тора. “Мин үземнең характерым, эчке дөньям белән җыр-моңга, матурлыкка, сәнгатькә гашыйк кеше. Мөгаен, бу омтылышлар гомерем буе күңелемне сугарыр. Киләчәктә яхшы итеп укып чыгып, тормышта үз юлымны табарга телим. Шигырьләремә музыка язылып, матур җырлар тууын да теләр идем. Ничек кенә булмасын, Тукай, Җәлилләр юлы буйлап атлавым минем өчен бөек шатлык кына түгел, ә иксез-чиксез горурлык та. Кулымдагы каләмемне үткен итеп, иҗат чишмәләре саф, мул сулы итеп саклап яшәргә язсын иде”, - дип яза ул шигырьләр җыентыгының кереш өлешендә.

Ә без үз чиратыбызда Ләйсәннең уңышларына сөенәбез һәм аның белән горурланабыз, чөнки ул безнең мәктәбебезнең укучысы. Күзгә күренмәс нечкә җепләр аны безгә бәйләп тора.

Әдәби туган якны өйрәнү безнең Менделеев төбәгендә еллар дәвамында, еллар арткан саен, аның эшләгән эше дә үсә бара. Безнең төбәктә туган якны өйрәнүнең максатлары һәм бурычлары күп төрле. Мәктәптә әдәби туган якны өйрәнү юнәләшендә җитди генә эшләр башкарыла: музей, әдәби почмак, түгәрәкләр эшли, тупланган материаллар укыту - тәрбия процессында файдалыныла. Якташ әдипләр , алар белән бәйләнешле сәнгать әһелләре, хезмәт һәм сугыш ветераннары да өйрәнелә . Туган якны бу рәвештә тикшерү эшне тагын да төрләндерә, тагын да кызыклырак һәм файдалырак итә. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда "Туган ягым - Менделеев төбәге ", "Туган ягым - яшел бишек", "Шушы яктан, шушы туфрактан без!", "Әллүки", "Шигьри тамчылар", "Син сазыңны уйнадың...", "Моңлы аһәң" кебек әдәби почмаклар, стендлар, газеталар бар. Бу почмакларда район турында китаплар, газета - журналлар, шушы төбәктә туып үскән әдипләрнең рәсемнәре, әсәрләре, мәкаләләре алып тора.

Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләүдә туган як тарихын өйрәнү зур ярдәм итә. Киләчәк буынның нигез ташы истәлекләрдән салына, музейлар берләштерә. Булган мирасыбызны көлгә әйләндермәскә музейлар ярдәм итә. Кызыклы эшнең кызыксынучылары да була аның. Музей -укучылар өчен белем чыганагы һәм иҗат мәйданы.

Менделеев төбәгенең һәрбер авыл мәктәбендә туган як өйрәнү музейлары бар. Шуларның берсе, үзебезнең Турай урта мәктәбе музеена тукталып үтәсем килә. Музейны оештыручы - туган якны өйрәнү түгәрәге җитәкчесе – Зиннатуллина Рәмзия Хаккый кызы.

Музей мәктәптә зур бер бүлмә били. Ул - тарих һәм әдәбият укытуның аерылгысыз бер өлеше.

Күргәнебезчә, әдәби туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. "Әгәр язучыны аңларга теләсәң, аның туган ягында бул", - ди Гете. Дөрестән дә,әгәр шагыйрьнең яки язучының язган әсәрен аңларга теләсәң, беренче чиратта, аның туып - үскән төбәге , табигате һәм тормыш юлы белән танышырга кирәк. Чөнки барлык язучыларның да иҗаты туган ягы белән бәйләнгән була.

Шулай ук, мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең дә әһәмияте бик зур, Туган якны өйрәнү укучыларның әдәбият өлкәсендә, төрле фәннәрдән алган белемнәрен баетып, тирәнәйтеп кенә калмый, аларга бу белемнәрне җәмгыятьтә файдалы эшләрдә кулланырга да юнәлеш бирә. Туган якны өйрәнгәндә укучылар якташларының китапларын укый, андагы геройлардан үрнәк алырга тырыша, шул әсәрләр нәтиҗәсендә укучыда туган төбәгенә , халкына, Ватанына мәхәббәт арта, язучы якташлары белән горурлану хисе уяна.

Әдәбият


  1. Абдуллин И.И. Бер җылы сүз: Шигырьләр. – Чаллы: “Камаз” нәшрияты, 1994. – 64б;

  2. Гайнетдинова Л.Н. Язгы лирика: Шигырьләр. – Менделеевск, 2004. – 50 б;

  3. Гайнетдинова Л.Н. Йөрәк сере: : Шигырьләр. – Менделеевск, 2006. – 92 б;

  4. Гыймазетдинов М.Г. Яшәү мәгнәсе: Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990. – 63б, рәсеме белән;

  5. Миннәхмәтова Н. Утырып уйлар уйладым: Шигырьләр, хатирәләр, истәлекле әңгәмәләр. – Яр Чаллы, 2008. – 156 б. фоторәс. б-н.;

  6. Сәгъдиева Г.С. Күңел хисләре: Шигырьләр. – Яр Чаллы, 2002. – 56 б;

  7. Тимербаев Н.Ш. Батыр авылдашларыбым. – Яр Чаллы, 2000. – 100 б;

  8. Уткин Е.В. Күңелемә коя чишмәләр: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007. – 239 б;

  9. zaisch4.3dn.ru/sborniki/tatar.doc


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет