Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


ТЕЛ БЕТСӘ, МИЛЛӘТ БЕТӘ, ХАЛЫК БЕТӘ



бет9/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   25

ТЕЛ БЕТСӘ, МИЛЛӘТ БЕТӘ, ХАЛЫК БЕТӘ

Исламова Ф.,

Тукай районы, Бәтке урта гомуми

белем бирү мәктәбе



Фәнни җитәкче: Якупова Г.З.
Кеше томышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан –яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып барыла, интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Республикабызның татар теле укытучыларының сайтлары да моның ачык мисалы. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган телнең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә, рус язучысы К.Г.Паустовский тел турында болай дигән: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Үткәннәргә күз салсак, телебез нинди зур кыенлыкларга дучар булган. Халкыбызның башыннан ниләр генә үтмәгән бит. 500 еллык тарихка кайтып карасаң, зур басымнар булган, халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, халыкны мәҗбүри чукындырып та, хурлап та, үз телеңдә сөйләмә дип тә куркытып караганнар. Аны юк итәргә теләп, күпме көрәш барган. Татар гаиләләрендә хәтта үз телендә балалар белән сөйләшергә ярамаган. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып укытылган. Урамнарда , җәмәгать урыннарда татар халкы рус телендә сөйләшкән, татар балалары үз телен белмәгән. Шулай булуга карамастан, халкыбыз нык рухлы булган. Еллар үткән, телебез халык тырышлыгы белән яңадан үсеш алган, милләтебез сакланып калган. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Безнең телебез – бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушу моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган. Бүген дә горур итеп, ныклы адымнар белән алга атлый. Үткән белән бүгенгене тоташтыру, милләтебезнең бөтен хәзинәсен саклап, киләчәккә тапшыру өчен яшь буын җаваплы. Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе - туган телебез -татар теленең киләчәге, үсеше, бүгенге көндәге хәләте белән ризасызлык. Бу турыда телевидение, радио, матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. «Үткәне юкның киләч­әге дә юк» дигән гыйбарә бүген һәркемгә яхшы таныш. Тел — халкыбызның гасыр­лар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдыр­ган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз. Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге мине нык борчый. Беренче карашка, бернинди куркыныч та юк кебек: без һәркөн үз телебездә иркен аралашабыз, туган телебездә чыгучы теле-радиотапшырулар, газета-журналлар аша үзебезгә рухи азык алабыз. Тик бу беренче карашка гына шулай. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәп­ләрдә тәрбияләнә. Ә мәктәп­ләрдә бүген ана телен үстерү аксый. Дөресрәге, туган тел кысрыклана бара. Югары сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту сәгатьләренең саны кыскартылды. Моңа юл куймаска, телне саклап калу өчен бар тырышлыкны куярга кирәк .Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Әгәр  татар  телен бетерүгә юл куйсак, тора-бара туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Ә  тел  белән бергә тарих та, мәдәният та һәм  татар   теле  белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарган эшләр, үзгәрешләр, әлбәттә, шактый. Шатланырлык эшләр күп, әмма проблемалар һәрвакыт туып тора. Татарстан Республикасының мәгариф системасында тел­ләрне өйрәнүнең торышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә була:

1. Татарстанда полиэтник тел мохите формалашу һәм үсү про­цессы бара. Әлеге процесста татар һәм рус телләрен белү “Татар­стан халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы таләбе итеп кенә куелмый, бәлки яшьләрне социаль һәм мәдәни яктан берләштерү, туплау чарасы буларак та карала.

2. Соңгы 10 елда Татарстанда телләрне өйрәнүдә байтак уңай нәтиҗәгә ирешелде. Мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә телләр өйрәтүгә игътибар артты. Мәктәпләр, татар гимназияләренең саны артты, татар телендә аралашу мөмкинлекләре булдырылды. (форумнар, бәйгеләр һ.б.)

Бүгенгесе  көндә һәр  татар  баласының үз  телен  югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр. Моңа иманым камил. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзеңнең туган телең... Минем өчен дә татар теле - әнә шундый. Туган телебез татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай тел. Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең һәм киләчәк буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде! Туган тел турындагы фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам теле – Татар телен!

Әдәбият


1. Ватаным Татарстан газетасы, №236, ноябрь, 2010.

2. Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

3. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, – 1987.-16б.
ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ – ӘДӘБИ ҺӘМ ТАРИХИ МИРАСЫБЫЗНЫҢ

ГҮЗӘЛ БЕР ХӘЗИНӘСЕ
Исламова Г.,

Мөслим районы Тат. Бүләр урта мәктәбе,

Фәнни җитәкчесе: Сахбетдинова Җ.М.
Халык авыз иҗаты – әдәби һәм-тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе ул.Без анда бик ерак гасырлар авазын ишетәбез, безнең чор бизәкләрен дә күрәбез.Борынгы бабаларыбыз акылы, зирәклеге, моңы, җорлыгы матур йолалар, гореф-гадәтләр тудырган. Зирәк, акыллы, киң күңелле, шаян телле халкыбыз күңелендә яшәгән бу җәүһәрләр янында балалар үзләре иҗат иткәннәре дә урын ала.Блалар фольклоры бездә туган җиргә, туган телгә сак караш уята, туганнарга, авылдашларга, бөтен кешеләргә хөрмәт тәрбияли.Мин аны милли тәрбиянең нигез ташы дип атар идем.Үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, традицияләрен яхшы белүче, аларны үтәүче, рухи байлыкларыбызны яратучы, саклаучы балалар гына тыйнак һәм гадел, кешелекле һәм кунакчыл, ачык йөзле һәм олы җанлы була ала.

Миңа бу тема кечкенәдән яхшы таныш.Без ел саен мәктәптә, авылда төрле милли бәйрәмнәрдә катнашабыз, укытучыларыбыз кушуы буенча халык авыз иҗаты үрнәкләре җыябыз.Быел да мәктәптә уку елы башыннан ук “Халык күңелендәге җәүһәрләр” дигән акция оештырылды. Исәнсеф, Иске Сәет, Тат.Бүләр балалары әти-әниләре, әби-бабалары, авылдашлары күңелендәге рухи байлыкларны барладылар, аларны язып алдылар. Аларны төрле бәйрәмнәрдә, уеннарда бергәләп файдаланабыз. Алар безне тапкырлыкка, зирәклеккә, әдәплелеккә, зыялылыкка өйрәтәләр, бүгенге катлаулы дөньяны аңлауда маяк ролен үтиләр.

Мин үзем халкыбызның яратып үткәрә торган борынгы олы бәйрәме Сабантуйны бик әһәмиятле дип уйлыйм. Бу бәйрәм Тат.Бүләр тарихында аеруча үзенчәлекле урын алып тора.

Элек авылдагы һәр кешегә кушамат такканнар. Тат. Бүләрдә яшәүчеләрне еш кына куыклар дип атаганнар. Без авыл халкы кушаматының килеп чыгышы белән кызыксынып, бик күп кешеләрдән сораштык.

Бүләр авылында яшәүчеләр борынгы заманда ук мактанчык булганнар, шуңа аларны куыклар дип үртәгәннәр. Халык телендә бу кушамат тарихының берничә төре яши. Азиев Равил абый сөйләве буенча,бер елны Сабан туенда агалы-энеле ике туган ялтыр-йолтыр килеп торган бер пар яхшы читек алган.Аларның мактанасылары килгәндер инде, җигүле тарантаска утырып, икесе дә күренә торган аякларына читек киеп, берсе уң аягын, икенчесе сулын трантастан асылындырып, ат белән Сабан туе мәйданы уртасыннан мактанып үтеп киткәннәр.

Безнең, ягъни Тат.Бүләр куыкларының,Сабантуйлары да тирә-яктагы авылларныкыннан үзенчәлекле. Иске Сәет, Исәнсеф, Чишмә , Тат.Бүләр авыл халкы өчен бер зур сабантуй үткәрелә.Ә 2-3 көн алдан һәр өйгә кереп, бүләк җыю оештырыла. Җигүле атларны матурлап бизәп, арбага 3-4 озын колга беркетелә.Арбадагы гармунчы һәм кучер янынына 3-4 яшьтән алып, 12-13 яшькәчә балалар төялә.Арбага сыя алмый калганнары бүләк җыючы апаларына ярдәм итәләр, колгага авылдашлары биргән бүләкләрне бәйләшәләр, үзләре арбадагыларга кушылып җырлыйлар да.Иң кызыгы бүләк җыелып беткәч башлана.Беренче малайлар йөгерешә, аннан кызлар.Кайчагында җиңүчеләрне кабат йөгертәләр.Шигырь сөйләүчеләр һәм җырчылар да көч сынаша, зур сабантуйга әзерлек бара, җиңүчеләргә бүләкләр дә бирелә, шатлыктан авызлар ерыла.

Эшләр беткәч, бүләкләр җыелгач, 2-3 көннән халык Сабантуйга җыела.Башка авылллардагы уеннар, ярышлар бездә дә бар, ә иң кызыклысы , халык яратканы-ат чабышлары.Гади эш атлары, нәселле чабышкы атлар, юыртаклар ярышы аеруча абруйлы санала бездә.Аларның һәркайсына бүләкләр тапшырыла.Атларның муенына чигүле сөлгеләр, аллы-гөлле чүпрәкләр урап, җиңүчеләр халык җыелып утырган түгәрәккә кереп, атларын җитәкләп, түгәрәкне әйләнеп чыгалар.Халык аларны алкышлый, мактый, зурлый.

Дүрт гасырлык тарихы булган авылыбызда балалар фольклорының байлыгын күрсәтүче тагын бер бәйрәм- карга боткасы- бүгенге көнгә кадәр сакланса да зур үзгәрешләр кичергән. Борынгы мәҗүси бабаларыбызның йоласы хәзер балалар уены булып калган.

Әби-бабаларыбыз бала вакытта матур итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп, ярмалар, йомыркалар җыеп, изге теләкләр теләп, авыл халкын бәйрәмгә чакырганнар.Су буйларында, аланнарда казан асып, ботка пешкәнче уйнап-җырлап, такмак әйтешкәннән соң, бергәләп ботка ашаганнар, калганын каргаларга дип җир өстенә сипкәннәр.

Ә әти-әниләребез, тау битләре кардан ачылгач, төркем-төркем булып, малайлар, кызлар аерым-аерым ботка пешереп ашауларын, бер-берсе белән кемузардан йөгерешеп ярышуларын бүген дә бик сагынып сөйлиләр.

Без, мәктәптәге бөтен укытучылар, укучылар, ел саен су буендагы болынга җыелып, төрле спорт ярышлары үткәрәбез, кызыклы уеннар уйныйбыз.

Хәзер без борынгы бабаларыбызның элекке традицияләрен яңарттык. Башта авылдагы өлкән кешеләрдән сораштык. Р.Уразманның “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” дигән китабындагы материаллар белән таныштык.

Ат җигелгән арбага төялешеп, җырлый- җырлый, авыл буенча күчтәнәчләр, бүләкләр җыйдык.


  • Исәнмесез, өйдәмесез?

  • Ярма, икмәк бирәсезме?

  • Май кирәк, ярма кирәк

  • Карга туена бар да кирәк,-дип такмакладык без.

Клуб янындагы аланда калай мич өстендәге зур казанда ботка пешкәнче, уйнадык, җырладык, ярыштык. Карга боткасына килгән өлкән яшьтәге Насиха апа белән Нәфисә апа үзләренең элекке карга боткасы һәм уеннары турында сөйләделәр. Һәр бала аларны кызыксынып тыңлады. Бу бәйрәмдә казанда төрле ярмаларда пешкән тәмле ботканы бик яратып ашадык һәм кошларны да ботка белән сыйлап, илгә иминлек, муллык, бөтен кешегә дә бәхет теләдек.

Балалар фольклорының нигезендә халкыбызның үткәне, тормыш – көнкүреше ята.Ул беркайчан да искерми торган мавыктыргыч сихри дөнья, кеше күңелендә мәңге саклана торган бала чакның сихри дөньясы. Балалар тормышын уеннардан башка күз алдына да китереп булмый. Уеннар – безнең өчен тормыш мәктәбе булса, халкыбызның гореф – гадәтләре – яхшы тәрбия алуның иң кирәкле чыганагы. Матур уеннар безне киләчәктә матур яшәргә өйрәтәләр. Физик яктан көчле, рухи яктан бай булу өчен халык иҗатын кечкенәдән өйрәнергә кирәк дип уйлыйм мин.

Халкыбызның тәрбияви, рухи азыгы белән сугарылган балалар фольклоры иҗади сәләтне үстерүдә дә илһам чишмәсе булып тора.Алар үрнәгендә без үзебез дә әкиятләр, табышмаклар, шигырь – хикәяләр иҗат итәбез, төрле мәкаләләр язабыз, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашабыз. Район һәм республика газета – журналларында үзебезнең иҗат җимешләребезне күреп сөенәбез. Менә аларның кайберләре.

Туган авылым Тукай абый

Синдә узган һәр көнемне Кушлавыч дигән авылда

Мин җәннәткә тиңлимен. Дөньяга бер шагыйрь туды.

Кырга чыгып, болыннарны, Ата – анасы яратып:

Урманнарны иңлимен. “Бәхетле бул балам”, - диде.

Һәркемнең дә күңеленә Ятимлектә, мохтаҗлыкта

Якын бит туган җире. Үтсә дә тормыш юлы,

Югалтмыйк без авылларны, Көрәшә ул халкы өчен

Китсәк тә, кайтыйк кире. Ул- халыкның үз улы.

Ата – бабаларыбызның рухи хәзинәсен, гореф – гадәтләрен, йолаларын һәр бала белергә тиеш. Милли бәйрәмнәр онытылса, кешеләрнең бер-берсе белән аралашулары кими. Бәйрәмнәр, уеннар, йолалар безнең рухыбызны ныгыталар, кешеләрне бер – берсенә якынайталар, дуслаштыралар һәм милләтне, телне, әдәбиятны, авылны саклап калауда ярдәм итәләр дип уйлыйм мин.

Балалар фольклорын өйрәнү, гореф- гадәтләрне, йолаларны саклау, уеннарда һәм милли бәйрәмнәрдә катнашу безнең иҗади сәләтебезне үстерә, белемебезне арттыра.

Әдәбият


1. Исәнбәт Н. Нәниләр шатлана.- Казан, 1967.

2. Минһаҗева Л. Балалар фольклоры.- Казан,2009.

3. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры.-Казан,1997.

4. Уразман Р.Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.- Казан, 1992

5. Ягъфәров Р. Балалар фольклры Казан.- 1993
ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕН ТӘРҖЕМӘ ИТҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Игонина Е.

Фәнни җитәкчесе: Лотфуллина Г.Г.

Мин рус гаиләсендә тудым. Туган телем – рус теле. Үз телемне мин бик яратам, ихтирам итәм. Туган тел – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек, изге һәм барыбыз өчен дә кадерле сүз. Туган телдә халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат итү үзенчәлекләре ачыла, тарихы һәм мәдәнияты чагылыш таба. Үз телеңне яхшы белү, аны саклау, үстерергә омтылу – милли рухлы һәр кешенең изге бурычы. Мин бөек Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Маяковский теле белән горурланам, телгә булган мәхәббәтем көннән-көн көчәя, аның белән кызыксынуым арта. “Русский язык! Тысячелетия создавал народ это гибкое, пышное, неисчерпаемо богатое, умное, поэтическое и трудовое орудие своей социальной жизни, своей мысли, своих чувств, своих надежд, своего гнева, своего великого будущего”, - дип яза А.Н. Толстой.

1990нчы елның 30нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителә. Декларация нигезендә рус һәм татар телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып санала. Ә мин Татарстан Республикасында яшим. Димәк, татар теле дә минем өчен бик якын һәм кадерле. Өйдә без татарча аралашмыйбыз, тик мин балалар бакчасында татар кызлары, малайлар белән аралаштым, мәктәптә дә татар милләтеннән дусларым күп. Бу сөйләм миңа кечкенәдән үк үз телем кебек якын, аңлаешлы. Мин татарча җырларны да тыңларга яратам. Алар гаҗәеп моңлы һәм үзенчәлекле. Бу матур телне яхшы белүемдә укытучым Лотфуллина Гөлия Гариф кызының да өлеше зур. Ул миндә татар теленә кызыксыну уятты һәм телне яраттыра алды.

Берничә тел белү беркемгә дә зыян итми, киресенчә, күбрәк мәгълүмат тупларга, күзаллауны арттырырга ярдәм итә. Минем татар телен бик яхшы үзләштерәсем килә, шуңа күрә аңа булган кызыксынуым арта. Татар телен өйрәнүдә миңа бик күп кызыклы очраклар белән очрашырга туры килә. Бу очраклар бигрәк тә тел һәм әдәбият дәресләрендә тәрҗемә итү барышында күренә. Менә бу очракларның берничәсенә тукталып китим.

Һәрбер телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Мәгънәләре буенча тәңгәл туры килгән сүзләр рус һәм татар телләрендә төрле мәгънәгә ия булып торалар. Һәрбер телдә бу сүзләрнең аерым ситуацияләрдә үзләренә генә хас функцияләре бар. Ф.С. Сафиуллина күрсәткәнчә, бер-берсенә якын булган татар һәм башкорт телләрендә дә сүзләрнең мәгънәләре бар очракта да туры килеп бетми [Ф.С. Сафиуллина. Тел дигән дәрья бар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1979, 112 бит]. Ә инде рус һәм татар телләрен чагыштырганда, лексик мәгънәләрнең үзенчәлекләре, аерымлыклары тагын да тулырак чагыла. Бер телдәге сүзлернең мәгънәләрен аңлату өчен башка телдә бик еш кына мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләрне дә кулланырга туры килә.

Мәсәлән: “Разбить” – бу фигыль татар теленә турыдан-туры тәрҗемә иткәндә “вату” дигәнне аңлата: “разбить чашу”- “чынаякны вату”. Ләкин шул ук “разбить” сүзе белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин.

Мәсәлән: “разбить землю на участки”- җирне участокларга бүлү, “бүлү” сүзенең бу очракта мәгънәсе – “разделить”.

Разбить палатку – палатка кору.

Разбить сад – бакча өчен урын билгеләү, монда “разбить” – “урын билгеләү” – “назначить место” дигән мәгънәне аңлата.

“Буря разбила лодку” – давыл көймәне җимергән. Бу очракта “разбить” – “җимерү” фигыле белән тәрҗемә ителә, “рушит”, “крушит”.

Разбить врага – дошманны тар-мар итү (разгромить)

Разбит параличом – паралич суккан, бу очракта “разбить” – “сугу” сүзе белән тәрҗемә ителгән (ударить)

“Разбить” фигыле шулай ук татар телендә “өзү”, “кисү” мәгънәсендә дә йөри (порвать, отрезать)

Разбить чьи-то надежды – өметләрен кисү.

“Разбить чьи-то доводы” сүзтезмәсендә “разбить” фигыле “кемнең дә булса дәлилләрен юкка чыгару” мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Бу очракта “юкка чыгару” – “уничтожить”, “искоренять” дигән мәгънәләрне аңлата.

Фразеологик әйтелмәнең бер телдән икенче телгә сүзгә-сүз тәрҗемә ителә алмавы, башлыча, аның күп мәгънәлелеге һәм нигезендә ятучы чагыштыруларның үзенчәлекләренә бәйле булуы белән аңлатыла. Мондый очракта, без тәрҗемә ителүче телнең фразеологик әйтелмәсенә туры килә торган параллельләр эзләргә һәм контекстка туры килгәнен файдаланырга тиеш булабыз. Әгәр дә параллель фразеологик әйтелмә табылмаса, шуны аңлатучы сүз яки сүзләр кулланабыз.

Кайбер әйтелмәләр калька юлы белән тәрҗемә ителергә дә мөмкин. [Г.Әхәтов Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге, Казан, Татар китап нәшрияты, 1982нче ел]. Мондый очракларда фразеологизмнарны тәрҗемә иткәндә кайбер авырлыклар килеп чыга.

Авыз ачып калу – прозевать, проморгать, проворонить,

авыз да ачырмау – не дать и рта раскрыть,

авыз итү – отведать,

аяк басмау – ногой не ступать,

аяк чалу – подставлять ножку.

Күп кенә очракларда фразеологизмнарның икенче телдә мәгънәләре буенча туры килгән эквивалентлары да яши.

Мәсәлән:


йөзгә бер тулмаган – не хватает винтиков,

крылатое слово – канатлы сүз,

кирәкле кишер яфрагы – пятое колесо в телеге,

җиләк кебек – кровь с молоком,

тормыш кайнап тора – жизнь бьет ключом һ.б.

Күргәнебезчә, татар теле рус теле белән чагыштырып өйрәнүдә мондый очраклар безгә бик еш очрый. Алар бездә, рус балаларында, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуны тагын да арттыра һәм көчәйтә.

Кулланылган әдәбият:


  1. Г.Әхәтов Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге, Казан, Татар китап нәшрияты, 1982нче ел

  2. Ф.С. Сафиуллина. Тел дигән дәрья бар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1979, 112 бит


САБАН ТУЕ ЙОЛАСЫНЫҢ СИМВОЛИК МӘГЪНӘСЕ

Йосыпова А.,

Яр Чаллы шәһәре,

М.Вахитов исемендәге № 2 гимназия,,

Фәнни җитәкче: Нурисламова Э.Ә.
Һәр милләтнең үзенә хас бәйрәмнәре була. Ул халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыра.

Әйе, бәйрәм йолаларының байтагы безнең көнкүрештән киткән. Сабантуй дип аталган бәйрәм хәзер дә бар барын, ләкин ул традицион бәйрәмнәр мирасыбызның бер кыйпылчыгы гына, аның төп кагыйдә-йолалары, үрнәк-өлгеләре күп яктан бозылган инде. Борынгыдан килгән йолаларыбыз, бәйрәмнәребез халкыбыз хәтерендә тел һәм рухи байлык чыганагы буларак саклана. Ул хәзинәнең күпчелек өлеше инде замана үзгәрешләренә дучар булды, үткәрелү вакытын, формасын үзгәртте. Бу–ялгышлык. Һәр бәйрәм асылы ниндидер максатны күздә тоткан ритуалга кайтып кала һәм аның тамырларын тарих чоңгылларыннан эзләргә кирәк.

Сабан туе темасы – галәмнең үзе кебек үк очсыз-кырыйсыз тема ул. Биредә без түбәндәге максатларны күз алдында тоттык: 1.Сабан туе йоласының символик мәгънәсен ачу; 2.Бүгенге көндә сакланып калган сабантуй бәйрәмендә тарихтан сакланып калган традицияләрне тикшерү.

Күңелләргә дәрт-дәрман биргән сөекле йолабыз турында әдәбият галиме Марсель Бакиров: «Ул сабан аенда (хәзерге май аенда) үткәрелеп килгән,

һәм аның соңгы көне басуда беренче буразна яру йоласы белән тәмамлана торган булган», - дип яза. «Сабан» һәм «туй» сүзләре бик борынгы төрки чыгышлы. Әйтик, М. Кашгари сүзлегендә «сабан» сүзе «җир эшкәртү коралына җигелгән бер пар үгез җигеме» һәм «сөрү» мәгънәләрен белдерә.Татар теленен аңлатмалы сүзлеге әлеге кәлимәне яз белән бәйли: мәсәлән, сабан бодае (язгы бодай), саба җиле, сабан тургае, сабан нуры (язгы кояшның беренче нуры). Алай булгач, "сабан" әүвәл эш коралын түгел, ә бәлки, яз мәгънәсен белдерәдер? Бәйрәмнең бик борынгы төсмерләрен Бакый Урманче ачып сала: "Сабан туе -табигать уянуына үзенчәлекле гимн hәм аны бәйрәм итү барыннан да элек йолаларга һәм корбан китерүләргә, Тәңрегә келә кылуга барып тоташа". Нурихан Фәттах аны җепләп, кайчандыр - борынгы заманнарда - Җир-Ананы иртә язда кияүгә биргәннәр һәм күмәк рәвештә туй үткәргәннәр, дигән фаразны алга сөрә.

Әлбәттә, Җир-Ананы кияүгә бирү бары тик ирләр токымы - Күкнең җирдәге чагылышы - башкарырлык йола, шуңа күрә Сабан туенда алар гына катнашкан. Хатын-кызлар төп тамашадан билгеле ераклыкта торган (бу хакта Карл Фукс та яза). Алар, рухы белән Җиргә якынрак булып, Җир-Ана өчен куанып, бирнә әзерләгән. Әнә ул Җир-Ананың чәчәкле-чуклы бирнәсе, хатын-кызның йолага керткән өлеше – колга башында тирбәлә! Күк гөмбәзедәй түгәрәк мәйдан уртасына урнаштырылган. Янәшәдә генә - күккә кадалган багана. Бусы – янә ирлек башлангычы, гәүдәләнелеше. Ә багана очындагы әтәч – якты кояш! Үткәрү урыны да Калку итеп сайлана: тау түбәләре Тәңре белән бәйле, алар аңа якынрак та.

Йоланың иң тылсымлы, тетрәндергеч мизгеле азакта була: ирлек гайрәтен гәүдәлендергән сабан күпереп ачылган җир куенына батырыла һәм беренче буразна ярылып китә (мондый йолалар барлык халык бәйрәмнәрендә диярлек очрый). Мондый сихри кавышу мизгелләрен күзәткән, Җир-Ананы уятуда, кияүгә бирүдә катнашкан кешеләр нинди көчле тәэсир-кичерешләр алган булырга тиеш! Үз җирең белән кардәш булу, аңарда «тамырлану» хисе – гаҗәеп хистер ул. Без аңлаудан гаҗиз дәрәҗәдә тирән, татлы ләззәттер ул! Ш

Йола-туйның азагында яңгыр яуса, туй бигрәк тә уңышлы үткән дип саналган. Димәк, Күк "изге никах"ны кабул иткән: терлекче-чабаннарга мул терлек азыгы, игенчеләргә яхшы уңыш тудыра башлаган.

Яңгырга үткән елгы Сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәр дә куанган, димәк, аларның чүпләмле сөлгеләре илаһият күңеленә хуш килгән. Чигү өстенә иелеп үткәргән сәгатьләрен – тиңдәшсез сабырлык белән таза-лык, балалар сорап ялварган келәүләрен – Тәңре кабул кылган.

Язучы Нурихан Фәттах бик хаклы рәвештә юнаннарның Олимпия уеннары Сабан туена бик охшаш дигән фикергә килгән. Бу борынгы мәҗүси йолаларның икесе дә төп эчтәлеге, үзәк темалары белән батырлык, тизлек, чыдамлык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, нәсел-ыруны яңартуга, аның көчен арттыруга юнәлгән, гомумкешелек кыйммәтләрен колачлаган, гадел хөкем итү, кунакчыллык һәм тынычлык хозурында үткән. Сабан туендагы спорт уеннарына охшаш уеннар борынгы грекларда да булган. ““Илиада” дастанында Патрокл үлгәннән соң оештырылган спорт ярышлары сабан туе уеннарын хәтерләтә, -дип яза Н.Фәттах.[Н.Фәттах “Сайланма әсәрләр 5 том” 176 бит] .

Олимпия уеннары

Сабантуй уеннары

Элладаның төрле шәһәрләреннән халыкны бәйрәмгә чакырганнар

Тирә-як төбәкләрдән халык җыелган

Бары ирләр генә катнаша алган

Бары ирләр генә катнаша алган

Ярышларда ирекле греклар: байлар да, ярлылар да катнаша алган

Байлар да, ярлылар да катнаша алга

Озын аралы дистанциядә йөгерү

Озын аралы дистанциядә йөгерү

Йодрык сугышы

Атлар чабышы

Атлар чабышы

Көрәш


Көрәш

Милон исемле көрәшче көндә бозауны үз җилкәсенә салып шөгыльләнә торгач, бозау үгез булганчыга кадәр үскән

Батыр җилкәсенә тәкә салганнар

Троя сугышлары чорында грекларның да, төркиләрнең дә кайбер гореф-гадәтләре уртак булырга мөмкин. Дөресрәге, ахейлар үзләренең элгәреләре-Крит цивилизациясе кешеләренең кайбер гадәтләрен һәм йолаларын үзләштергән булырга мөмкиннәр. Мәсәлән, күмүдән соң ахейлар ат чаптыралар, көрәшәләр, йөгерешәләр. Монда шулай ук ук ату, сөңге ыргыту, йодрык сугышлары да була. Корал белән сугышу, ук ату сабан туе ярышларында күптән инде онытылган, ат чаптыру, йөгерү әле дә саклана. Татар әкиятләрендә батырлар төз атуда ярышалар. Революциягә кадәрге Казанда, Кабан күлендә, кыш көннәрендә татарлар белән руслар арасында йодрык сугышлары булган.

Н.Фәттах сабан сүзенең килеп чыгышын Шумердагы Нисаба дигән алиһә исеменә бәйләп аңлата. Нисабаның беренче иҗеген шумер телендәге “алиһә” мәгънәсендәге Нин сүзенең кыскарган варианты. Калды саба өлеше. Нисабаның ашлык (башак, бөртек), язу-сызу, сан, фән, архитектура һәм астрономия алиһәсе булуы бүгенге татар телендә тулысынча чагылыш таба. Үсемлеккә (әйтик, бодайга, арпага) кагылышлы сабакны да, уку-язуга, белем алуга кагылышлы сабак сүзенең килеп чыгышы Нисаба исеменнән алынгандыр дип, фаразлый галим.

Кеше акылы иңләп җиткермәслек тирән мәгънәле йола бит ул безнең газиз Сабан туебыз! Иң беренче милли горурлыгыбыз, ата-бабадан мирас булып калган тиңдәшсез байлыгыбыз! Көрәш алдыннан батырлар билгә ак сөлге сала. Ак сөлге - пакь намус, гадел алыш билгесе. Ак сөлге салдыңмы, хәрәмләшүне оныт син! Шундый гадел көрәштә җиңгән батыр гына иң изге бүләккә - күк тәкәгә лаек. Ул, борынгы төркиләрнең ханы кебек, бүләккә бирелгән тәкәне иңнәренә күтәрә, дәртле Май-Иулардан көч алып, мәйдан тирәли әйләнә. Михаил Худяков язганча, тантананың бу өлеше римлеләрнең яңа императорны калканнарга күтәреп, мәйдан әйләндерү йоласын хәтерләтә. Батырга моңардан да зур хөрмәт күрсәтү мөмкин түгел. Һичнинди машина, суыткычлар мондый буләкне алыштыра алмый. Тәкә - Кояш символы! Җир улы, Кояшны күтәреп йөрткән Тәңре кебек үк, аны иңнәренә салып, мәйдан әйләнә...

Моны күреп илһамланган чичәннәр батырны милли каһарман дәрәҗәсенә күтәреп, җырлар чыгарган, риваятьләр сөйләгән.

Сабантуй-шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе, шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Эш шунда бәйрәмдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша, катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә исендә калдыра, үзенәсеңдерә. Шулай итеп кеше үзе дә сизмәстән, үзара аралашу, үз-үзен тоту кагыйдәләренә өйрәнә. Билгеле бер йолалар системасы оешкан җәмгыять кенә тотрыклы була ала һәм башка нормаларны тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә.


Әдәбият
1. Баязитова Ф.С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.

2. Саубанова С. “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”-Казан: ”Раннур” китап нәшрияты, 1999.

3.Уразман Р. “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992

4. Фәттах Н.С. “Сайланма әсәрләр биш томда 5том”-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет