Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе



бет23/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25

ИҢ МАТУР ТЕЛ – МИЛЛИ ТЕЛ

Хисамова А.,

Җәлил гомүми белем бирү урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Әсәдуллина Ә.М.


Сөй илеңне, сөй телеңне,

Сөй туган халкыңны син.

Шунда син дә сөелерсең,

Үзең дә сөярсең син.

Һәр милләт кешесе өчен:

Иң моңлы көй – милли көй

Иң матур тел – милли тел

Бу юлларны тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшләргә дә, укырга да сәләтле була. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә, без үзебезнең татар телен белергә һәм сакларга тиешбез. Ана теле яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән ул күңелне юата, тәэсирлелеге белән изгелек хисләре уята һәм тәрбияли. Ягымлы ана теле – бигрәк тә бала өчен аң, белем һәм тәрбия бирүче иң шифалы чишмә. Милләт – халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке – тел һәм моң. Тел милләт белән бергә туа, бергә үсә һәм милләтнең иң ышанычлы һәм кадерле сердәше, юлдашы һәм юанычы булып яши. Күп гасырлар буенча телебез үскән, шомарган һәм сүзләре кыскарып, җыйнакланган. Шуның өчен телебездәге иң еш кулланыла торган сүзләрнең күпчелеге, кыскару нәтиҗәсендә, бер генә иҗекле булып калган: баш, чәч, күз, каш, теш, тел, кул, бил, уч, уң, сул, арт, эч, тыш, җир, күк, тау, таш, кар, боз, көн ...

Телебез бу ягы белән тел галимнәре өчен үрнәк булырлык искиткеч фәнни лаборатория.

Тел галимнәре җир йөзендәге телләр арасыннан халыкара аралашу өчен иң аңлаешлы булган 14 телне сайлап алганнар. Шулар арасында татар теле дә бар һәм ул төрки телле 200 миллионнан артык халыкка җиңел аңлашыла. Шушы 14 халыкара тел арасында татар теле иң шомарган һәм җыйнак телләрнең берсе. Бу фикерне без Наҗар Нәҗминең “Татар теле” дигән шигырендә дә тоябыз. Бу яктан караганда, татар телен саклап калу татарлар өчен генә түгел, ә бөтен төрки халыклар өчен дә гаять әһәмиятле.

Күпкенә ата-аналар, хәтта әби-бабайлар да балаларны ике тел өйрәтеп җафаланмыйк дип, ватып-җимереп булса да бишектән үк урысча гына өйрәтә башладылар. Мин бүген безнең кадерле ата-аналарга һәм дәү әти – дәү әниләргә әйтәсем килә, балаларны милли телдән мәхрүм итеп бәхетсез ясамагыз. Телләр белүдән бала җафаланмый, армый да, киресенчә, белемгә омтылышы гына арта. Бүгенге фән һәм техника белән сугарылган заманда һәркемгә 2 тел генә түгел, 3-4 тел белү кирәк.

Татар теле – безнең тел. Аны бабаларыбыз меңләгән еллар буенча саклап,

буыннан буынга тапшырып килгән.Телнең кыска сүзлелегенә, җыйнаклыгына, формалар байлыгына һәм кагыйдәләрнең аз булуына карап, ул телне тудырган халыкның зирәклеген һәм зиһен үткенлеген тоеп була.Шуның өчен, тел күрке - сүз дигәндә, милләт күрке – тел дияргә була. Тел – милләтнең бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган зиһен байлыгы. Шуның өчен бу байлыкны күз карасыдай саклап, киләсе буынга тапшыру – һәрбер ата-ана һәм әби-бабайларның изге бурычы.

Тел яшәсә милләт яши, милләт яшәсә милли горурлык яши, ә милли горурлык ул – иң көчле тәрбия һәм сәләтлелек чишмәсе. Шуңа күрә милли даһиләрнең исеме белән һәрбер милләт кешесе горурлана, шатлана, хәтта мактана да, ә милли җинаятьчеләрнең исемен күрсә, хурлана һәм зарлана. Димәк, татар халкы да, барлык халыклар кебек үк, үзенең телен, моңын белергә тиеш. Шунда гына безне башка милләт кешеләре хөрмәт итәр һәм бездә милли горурлык булыр. Үз телен белерлек тә сәләте булмаган кешедә нинди горурлык булсын да, аңа нинди хөрмәт тусын.

Үз фәнеңне төгәлрәк белим дисәң, ул фәнне башта бер тел, ана теле, аша өйрәнергә, ә аннан соң яңадан шул ук фәнне икенче мәртәбә икенче тел аша өйрәнергә кирәк. Бу очракта һәрбер тел үз өлешен кертеп, шул ук белемне ике яклап төгәлли.

Дания Галями

И, туган телем минем!

Ата – бабам мирасы син

И, туган телем минем.

Синең изге ярдәмеңдә,

Исламдыр тоткан динем.

Эшле булдым, кеше булдым

И, телем синең белән,

Язган, сөйләгән сүземнең

Мәгънәсен яхшы беләм.

Рәхмәтемнең юктыр чиге

И, туган телем сиңа!

Туган телебезне саклау, кайгырту, аның язмышы өчен яну – көю барыбызның да күңелендә уртак бер сыйфатка әверелмичә торып, ягъни һәркайсыбыз аңында аңа карата мөнәсәбәтен үзгәртмичә торып, телебез милләтне туплау кодрәтенә ия булган алтын багана хәленә кайта алмас. Менә - менә таралып һәлак булам дип, тузган умарта күче анасына сарыша алса гына яшәп китәчәк. Без дә, ана телебезгә сарылып, аның кадерен белеп, аны хөрмәтләп кенә, мөстәкыйль милләт була алырбыз. Бүгенге көндә татар телендә югары белем бирү – ул милли үзаңыбызны үстерү, милләтебезне яшәтү, аның киләчәк язмышын хәл итү, диләр галимнәребез.

Әдәбият


Низамов И. Ярдәмең белән синең. –Казан: Мәгариф, 2008ел.


ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА СӘЯХӘТНАМӘ ЖАНРЫНЫҢ КАЛЫПЛАШУЫ, ҮСЕШ ЭТАПЛАРЫ

Хөсәенов М.,

Яр Чаллы

79нчы лицей-интернаты

Фәнни җитәкче: Галиуллин Р.Р.

Сәяхәтнамә жанры, гомумән, үзенең барлыкка килүе һәм үсүе ягыннан бик борынгы чорларга барып тоташа. Моның шулай икәнлеген борынгы юнан, кытай, гарәп һәм фарсы, соңрак чорларда тернәкләнгән ауропалы халыклар һәм русларның әдәби мираслары мисалында да күрергә мөмкин. Без бүген, халкыбызның элекке чор тарихын өйрәнгән чакта, еш мөрәҗәгать итә торган борынгы китаби истәлекләрнең күпчелеге дә шундый юлъязма һәм сәяхәтнамәләрдән гыйбарәт. Мәсәлән, Әхмәд Ибне Фадлан, Әбү Хамид әл-Гарнатыйның болгарлар, Ибне Батутаның кыпчаклар турындагы язмалары һәм башкалар. Гарәп телендә иҗат ителгән мондый әсәрләрне дистәләп - дистәләп санарга мөмкин, һәм бу жанр әсәрләрнең мул булуы шул милли әдәбиятның, шул җирлек фәненең нык үскәнлеген, дәүләтчелек һәм халык культурасының югары дәрәҗәгә ирешкәнлеген күрсәтә. Кыскасы, географик гыйльми әсәрләр белән публицистик әдәбият арасындарак тора торган бу жанр бай тарихка ия.

Бездә, татар әдәбиятында мондый жанр кайчанрак барлыкка килгән? Һәм, гомумән, татарча сәяхәтнамәләрнең язмышы ничегрәк?

Бу сорауга өлешчә җавапны “Татар әдәбияты тарихы”ның 1 һәм 2 томнарыннан табарга мөмкин. [Татар әдәбияты тарихы, 1984:550]

“Татар әдәбиятында татарча сәяхәтнамәләрнең барлыкка килүе, язмышы махсус рәвештә җентекләп өйрәнелмәгән әле, - ди М. Госманов. - Шулай да Газиз Гобәйдуллинның болгарлар чорында ук илләр гизгән Идел буе кешеләренең дә андый әсәрләр иҗат иткәнлеге мөмкин, дигән бер фикере, һичшиксез, игътибарга лаек. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында да андый әсәрләрнең язылган булуы игътибардан ерак түгел. Моны кыеклап раслый торган бер факт та бар. Мәсәлән XVI йөзнең беренче яртысында Казанда яшәгән, андагы сәяси, иҗтимагый эшләргә актив катнашкан, хәтта идеолог дәрәҗәсенә күтәрелгән Шәриф Хаҗитархани (Колшәриф) “Зафәрнамәи вилайәте Казан” исемле 1550 елда язылган әсәрендә Госманлы дәүләте кешеләрен Казан җирендәге хәлләр белән таныштыруны максат итеп куя. Игътибар итегез: үз иле белән башкаларны таныштыру бу. Димәк, мондый булган җирдә башкалар белән үз иле кешеләрен таныштыру ихтыяҗының да яшәгәнлеге табигый. Ләкин андый рухтагы татарча әсәрләрнең сакланмаган булуы ихтималга якынрак.” [Госман 2001: 168]

XVI гасыр урталарында сәяхәтнамәләр язу туктап тора, чөнки Идел буйлары яулап алынганнан соң, авыр язмышлы халыкка язма истәлекләр язуда бигрәк, тамак ягын кайгырту мөһимрәк була. Бары тик Пугачев яуларыннан соң гына татар кешеләренә хаҗга барып кайту, чит илләргә чыгу мөмкинлекләре арткан. Шуның нәтиҗәсе буларак, XVIII гасырда татар телендә яңа сәяхәтнамәләр күренә башлый. Моңа мисал итеп, Исмәгыйль Бикмөхәммәт угылының утыз ике елга сузылган ил гизүе хакындагы юлъязмасын, шулай ук Мөхәммәд Әмин Гомәр угылының хаҗ сәфәре тасвирламасын атарга мөмкин.

XIX гасыр башында, шулай ук татар кешеләре тарафыннан язылган ике-өч сәфәрнамә булуы билгеле. Ләкин әле алар махсус тикшерелмәгәннәр.

Бу жанрның зур үсеш алган чоры XIX гасыр ахыры XX гасыр башына туры килә, чөнки бу чорда милли аң тәмам оешып җиткән төс ала. Бу чор турында сөйләгәндә иң элек Шиһабетдин Мәрҗани язмасын (“Рихләте Мәржани”) һәм Заһир Бигиевның, “Мавәраэннәһердә сәяхәт” исемле әсәрен искә алу кирәктер. [Гомәрев 2002:206]

Шулай да иҗтимагый әһәмиятлелек ягыннан иң, мөһим татарча сәяхәтнамәләрдән Фатих Кәриминең өч әсәре — “Ауропа сәяхәтнамәсе”, “Кырымга сәяхәт” һәм “Истанбул мәхтүбләре”н (1902-1914), Садрый Максудиның “Англиягә сәяхәте”н (1910) һәм 1906-1917 елларда татар вакытлы матбугаты битләрендә басылган күпсанлы мәкаләләрне, Галимҗан Идриси, Нәүширван Яушевның эчтәлекле, гыйбрәтле язмаларын санарга мөмкин. Әлеге әсәрләрдә башкалар турында кызыклы, гыйбрәтле хәлләр сөйләү нигезендә үз илең, үз халкың, аның узганы, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйлануларга, борчылуга этәргеч ята.

Ләкин совет хакимияте елларында әдәбият һәм сәнгатебезнең төрле өлкәләре белән берлектә бу үзенчәлекле жанр да яңадан сүнеп калуга дучар була. Ватан сугышы, коточкыч ачлык еллары, аннары бер-бер артлы кайткалап торган репрессияләр чоры янә җан саклау, ачтан үлмәү мәсьәләсен беренче планга чыгара, халыкның төп кайгысына әверелә. Дәүләт чикләре бикләнүдән тыш, үз илеңдә дә иркенләп йөрү, сәяхәтләр ясау мөмкинлекләре булмый. Әгәр сәясәт һәм “сәяхәтнамә” дип, Себергә сөрүләрне, Беломорканалда черүләр белән, “кулакландырылып” таланганннан соң ач-ялангач тинтерәп йөрүләр хакындагы басылмаган, дөресрәге язылмаган йөзләгән-йөзләгән “юл маҗараларын” искә алмасң.

Ниһаять, XX гасырның 70 нче елларыннан башлап, татарча юлъязма-сәяхәтнамә жанры тагын җанлана, тернәкләнә башлый. Мисалга, Н.Хәкимуллинның “Сигез диңгез аша” (1970) географик язмасын, шул ук авторның “Һәр йолдызның үз нуры” (1977) китабын, Г.Иделнең “Беренче зур сәяхәт” (1980) әсәрен, М.Госмановның “Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт” намәсен (1977), Р.Мостафинның “Диңгез көндәлеге” (1972) һ.б. юлъязмаларын китерергә була.

Үзгәртеп кору омтылышлары китергән беркадәр ирек нәтиҗәсендә халкыбыз вәкилләренә башка илләргә сәфәр чыгу мөмкинлекләре ачыла.

Сиксәненче еллар - татар әдәбияты үзгәрешләр кичергән дәвер. Аеруча 80 нче елларның икенче яртысы дәверендә татар әдәбияты бөтен совет әдәбияты кичергән хис һәм хәлләрне кичерә (кайчандыр читкә атылган олуг әдипләрнең исемнәре һәм иҗатлары әйләнеп кайта, моңарчы кире кагылган әсәрләр дөнья күрә, гадәтләнгән кысаларга ни эчтәлеге, ни язылышы ягыннан сыешмаган әсәрләр хакында бәхәс куба һ. б.). башка жанрлар белән рәттән сәяхәтнамәләр жанры да татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен өр-яңадан аңларга тырышуда аеруча активлашып китә; язучылар әле күптән түгел генә ил күләмендә тыелып килгән, шул исәптән милли мәсьәләне дә күтәрергә фатиха алалар.

Татар халкының этник яктан шактый фаҗигале хәлгә төшкәнен (туган теленең көнкүрештә кирәге кимегәннән-кими барганын, җөмһүриятнең башкаласында һәм әре шәһәрләрдә милли мәктәпләрнең бетерелүен, мәдәният учакларының ябылуын, милли гореф-гадәтләрнең кысырыклап чыгарылуын исбатлап, зыялы иҗат әһелләре 60-70 нче елларда ук чаң суга башлаганнар иде инде. 80 нче елларның азагында әлеге мәсьәлә публицистикада төп темага әверелә. Әдипләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне халык алдына кую өчен публицистика жанрына мөрәҗәгать итәләр. Биредә аларның сәяхәтләре, Рәсәйнең төрле өлкәләрендә булулары, чит илләрне күрүләре дә зур роль уйный. Бу хәл сәяхәтнамә жанрының шактый популярлашуына китерә.

Ике гасыр чигендә татар әдәбияты, рус һәм башка милли әдәбиятлар белән берлектә, хакыйкатьне яктырту юлында эзләнүләр, уйланулар юнәлешендә үстерелде. Әлеге күренеш әдәбиятның документаль дип исемләнгәнтөренә ихтыяҗны көчәйтте. Документаль катлам жанрлар ягыннан төрләнде, яңарды. Автобиографик язмалар, эссе, мемуар төрләре киң колач җәйде. 80-90 елларда иң актив жанрлар булып истәлек, уйланулар тора. Т.Галиуллинның “Замана балалары” (1993), А.Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” (1997), Г.Ахуновның “Тимерханның эзләнүләре”, Ш. Әхмәтовның “Дәхшәтле көннәрдә” һ.б. истәлекләр рәвешендә дөнья күрде. Р.Мөхәммәдиевнең “Кызган табада” (1996) романы да булган хәлләргә таянып язылган. [Гайнуллина 2002:222]

Гасырның соңгы унъеллыгын -татар әдәбияты тарихында тулаем яңарыш дәвере дип бәяләргә мөмкин. Бу дәвергә яңарыш белән бергә милли идеяне расла, туган телгә баш ию, киләчәккә якты өметләр баглау кебек рухи күтәренкелек хас.

Милли язмышы, аның авыр үткәне һәм киләчәгенә бәйле уйлар Я. Абдулин тарафыннан Америка (1988), Төркия (1990) һәм Гарәбстанга (1991) сәяхәтләр вакытында тәэсирләртасвирланган язмаларда да үзләренең чагылышын таптылар.

Әдәбият


  1. Гайнуллина Г. XX гасыр ахыры татар әдәдиятында мемуар жанры // Фәнни язмалар. – 2001. – Казан: РИЦ Школа, 2002. - Б. 221-225.

  2. Госман М. Жанрның язмышы һәм яңаруы // Казан утлары. – 2001. - № 1. – Б. 161-168.

  3. Гомәрев И. XIX гасыр татар әдәбиятында сәяхәтнамәләр жанры // Фәнни язмалар. – 2001. – Казан: РИЦ Школа, 2002. – Б. 205-209

  4. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. Т. 1. – Б. 536-550.; Т. 2. 1985. – Б. 545-563.


АЛЬБЕРТ ХӘСӘНОВ ИҖАТЫНДА КЕШЕ ҺӘМ ТАБИГАТЬ МӨНӘСӘБӘТЕ

Хөснетдинова А.А.

11 нче сыйныф укучысы

Лениногорск шәһәре 4 гомуми урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Мортазина Ә.Ф.
Программаларның милли-төбәк өлешендә телне саклау һәм үстерү, укучы балаларны үз халкының мәдәнияте, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, кызыксындыру,яшь буында милли үзаң тәрбияләүһәм горурлык хисе булдыру кебек бурычлар куела.Милли мәдәният, милләтнең рухи асылын чагылдыручы буларак,укучы шәхесен формалаштыруда аеруча зур әһәмияткә ия.Хәзер татар теле һәм әдәбияты буенча туган як хакындагы материалларны ни дәрәҗәдә кулланырга мөмкин булуы ачыкланды һәм безнең якларда яшәүче язучылар,аларның әсәрләре программаларда, дәреслекләрдә тиешле урын алырга тиеш.Шундый язучыларның берсе Альберт Хәсәнов.

Тирә-ягыбызның матурлыгы, кошлар-хайваннар турында күп язылган.Танылган язучылар Д.Лондон, М.Рид, М. Пришвин, Бланки бөек әсәрләрен әйләнә-тирә мохитнең гүзәллегенә багышлаганнар.Алар алдында бер генә мәсьәлә торган: шул матурлыкны күрсәтә белү.Ә инде хх гасыр азагы язучысы алдында башка мәсьәлә- табигатьне саклау бурычы тора.

Кеше галәмдә инде күптәннән үзенең ялгызлыгын аңлады.Бу аны борчый һәм авырсындыра.Ул обсерваторияләр,куәтле телескоплар төзи,галәмгә кораблар, очкычлар җибәрә.Учларын колакларына куеп, күз карашын күккә, йолдызларга төби.Аннан каршы җавап, сигналлар көтә. Ләкин галәм тавышсыз,тынсыз. Үзенең төрлелеге һәм матурлыгы белән тормыш Җирдә генә бар! Хәтта иң ямьсез күл бакасының , кыр тычканы һәм чүп үләненең дә яшәргә хакы бар.

-Үтермә!-А.Хәсәнов әсәрләренең төп лейт-мотивы әнә шундый.Аның китапларын укыганнан соң йөрәкләрдә күңел тынычлыгы, табигать белән бергәлек, якыныңа –миһербанлык хисе уяна.Изгелеккә һәм дөреслеккә ышаныч –язучы әсәрләренең төп темасы.

А.Хәсәнов хикәяләренең күпчелеге кече һәм урта яшьтәге балаларга адресланган булып, алар тематик яктан да бер-берсенә якын торалар.Автор үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар,хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып бара, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәреп, яшь буынны табигатькә, тереклеккә сак мөнәсәбәттә булырга өнди.

“Бер сафта”, ”Юллар үргә илтә” кебек җыентыкларына тупланган хикәяләрендә исә язучы нефть төбәгендә яшәүче хезмәт кешеләренең –бораулаучыларның, төзүчеләрнең күркәм образларын чагылдыра.

1980 елда чыккан “Тугрылык”дип аталган хикәяләр җыентыгы балалар өчен. ”Сер чишү” дип исемләнгән кереш өлешендә ул болай дип яза: ” Укучы дусларым! Без фән-техника казанышлары чорында яшибез.Әле кайчан гына арыш башаклары чайкалган басуларда яңа шәһәрләр, заводлар калкып чыга.Әле кичә генә кыңгырау чәчәкләр үсеп утырган болыннар бүген су астында калган.Моңарчы кеше аяк басмаган урман куелыкларын, төпсез сазлыкларны ерып газ, нефть үткәргечләр уза, электр линияләре үтә.Димәк, кош-кортларның, киек җәнлекләрнең яшәү шартлары да үзгәрә.Алар безнең ярдәмебезгә, мәрхәмәтебезгә мохтаҗ.Бу изге эшебез өчен алар безгә тугрылык белән җавап бирәләр.Сезгә тәкъдим иткән китабымны да шул исем белән “Тугрылык ” дип атыйсым килде.”

“Тугрылык”... Табигатькә, үзебезне чолгап алган әйләнә-тирәгә, үсемлекләр һәм тереклек дөньясына тугрылык турында әлеге китап. Табигать серләренә юл ачып, балаларга аның сокландыргыч дәрәҗәдә мавыктыргыч һәм бай тормышын күрсәтә язучы. ”Әрсез өйдәшләр”, “Бүләк”, “Тормыш мәктәбе”, “Ана кадере”, “Экземпляр” кебек хикәяләре чын-чынлап укучы күңелендә табигатькә, тереклек дөньясына мөнәсәбәттә кешелекле олы тойгылар уятырга сәләтле булып чыкканнар.”Автор әйләнә-тирәбездәге дөньяның сокландыргыч җанлы картиналарын тотып ала һәм шуны характерлы детальләр аша чагылдырып күрсәтә.Үзеңне дә табигатьтәге гармонияне һәм гүзәллекне саклаучылар сафында итеп тоя башлыйсың, авторның теләктәше буласың... Шундый изге омтылыш, тойгылар уятырга сәләтле образ һәм этюдлар байтак әлеге җыентыкта ” [Мөхәммәдиев Р. 1981: 2].

1997 ел ахырында А.Хәсәновның “Узел верности”дип аталган яңа китабы басылып чыкты.Җыентыкка язучының иң яхшы әсәрләре тупланган.

”Несказанный свет” повесте 1990 елда “Дружба народов” журналының беренче премиясенә лаек була.Бу әсәр мәхәббәт, тугрылык, бөек хисләр хакында.

“Казан утлары”ның 1990 ел 9 санында басылган “Җидегән чишмәләрдә җиде улак” дигән язмасында халкыбыз тормышында чишмәләрнең тоткан урыны турында яза язучы.Чишмәләрнең изге урын булуын да,ару-талуны белмичә, һәрчак алга, зур диңгезләргә ашкынучы чишмәләрнең халык күңелендә тугрылык,сафлык,символы булуын да, картлар өчен чишмәләрнең гыйбадәт кылу урыны, ә яшьләр өчен уйнау-җырлау, вәгъдәләр бирү урыны булганын да бик тәфсилләп, күңелгә үтеп керерлек сүзләр белән сурәтләгән якташыбыз.

Бу матур йолалар кая киткән?

Матур безнең авылларыбызның табигате. Һәркайсы я инеш, я елга, я күл буена утырган.Безнең бабаларыбыз тормыш тәҗрибәсен туплаган акыллы кешеләр булганнар: су-чишмәләрне күз карасыдай саклаганннар. Күбесен хәтта изге чишмәләр дип тә йөрткәннәр. Изге чишмә дигәч тә, әллә нинди сихри көчкә ия икән дип уйламагыз тагын. Чишмә суының минераль тозларга бай булуын, сәламәтлек өчен шифалы матдәләрне үз суында күп туплавын искә төшерегез. Алар бит җир астыннан чыгалар. Аннары, читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, йөрәге авыртканчы сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә трта. Җирсеп кайткан кеше өчен үз ягының салкын чишмәләреннән су алып эчү дә кадерле бит ! Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге су дип әйтмәссең!... Ә җырлары? Чишмә җырын тыңлаган кеше үзе генә аңлыйдыр.

Авыр сугыш елларын искә төшерик. Авылның төп көче-картлар, хатын-кыз, бала-чага. Бар авырлык әниләр җилкәсендә булган дияр идем мин. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда эшләүче әнкәйләребез... Басу чишмәләренең суын эчеп күпме көч-сабырлык алгннар бит алар! Кайгылы хәбәрнең төзәлмәс ачысын кайнар күз яшьләре белән юууга да шул чишмәләр шаһит. Шатлык һәм кайгыларны халык белән бергә кичергән кадерле энҗе бөртекләре алар!

Безнең яклардагы авыл саен дистәләгән чишмәләрнең хәлләре ничек икән соң? “Чылтырап аккан саф сулы чишмәләребезнең хәле шушы төбәктә яшәгән халкыбызның аңына, культура һәм әдәп дәрәҗәсенә бәйле,”-дип яза язучы.[Хәсәнов 1990:8]. Менә шулар турында сүз кузгата,сүз кузгату гына түгел “чаң кага ” өлкән язучыбыз.

Чишмәләрнең бүгенге торышына карасак, алар хәзер чүплек башына, иң ташландык җиргә әйләнделәр.Аларны караган, чистарткан кеше юк, өй-хуҗалыктан арткан чүп-чарны шул чишмәләр юлына илтеп ташлыйлар бит.

Язучы үзенең бакчасы артында агып ятучы унлап чишмәне тазартып, чистартып тора икән. Аларга татар кызларының иң матур исемнәрен биргән.Читкә китсә, аларны сагынып, юксынып кайта икән дә, яннарына ашыга икән.

Чишмәләр, кизләүләр! Тирән коелар, саф сулы инешләр, тын күлләр! Аларның киләчәге күңелне шомландыра. Менә шул рухи байлыгыбыз ташландык хәлдә.

Туган як чишмәләре челтерәп аксын, тәнгә-сихәт, җанга шифа булсын, җырлары ерак елларгача яңгырасын иде дип өзгәләнә якташыбыз.

Яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен алыштыргысыз материал бу.Фәнни мәгълүматлар белән исбатланган язмада кешенең көн саен барып су ала торган чишмә, кое, елга, күл кебек гадәтләнеп беткән, беркайчан да саекмас, бетмәс кебек булган су запасларын саклауның әһәмияте бар кешегә дә аңлаешлы итеп исбатлап бирелгән.Әлеге язмадагы фикерләр бар кешегә: зурларга да, балаларга да аңлаешлы, матур, эмоциональ тел белән язылган ки, мәкаләне укыгач чишмәләребезгә ярдәм итү теләге бар кешедә дә уянгандыр, мөгаен.Язучы буларак, кеше буларак табигатькә карата берничек тә битараф кала алмаган ул.

Без адәми затларның яшәве, көнкүреше хакында гына түгел, хәтта яңгырдан соң сукмакларга дөнья күрү нияте белән чыккан суалчаннар, аллы-гөлле болын чәчәкләр бишегендәге бал кортлары дисеңме, шөпшәләр турындамы, дүрт күзен бер итеп без, кешеләргә өмет баглап караган “Түзикләр” инде уенчактан муенчакка, дуга,камыт,тәртә арасына түземлек, сабырлык белән ихтыяри-мәҗбүри кергән атлар турындамы я җыларлык, я җырларлык сурәттә яза А Хәсәнов”. [ Гаффар Ә. 1998 : 4].

Акылы, фәлсәфәсе, кешелеклеге, кечелеклеге, мәгънәсе, асылы орлыкларын Җирдәге кешеләр күңеленә мул итеп иңдерә язучы.Укучыларга бисмилла әйткәндәй А.Хәсәнов өйрәтә:

Яшәү-лаеклы төстә үләргә өйрәнү ул.” [Хәсәнов А. 1980 :46] Хак өйрәтә.

Гомумән,Альберт абый Хәсәновның нинди генә әсәрен укысаң да, укырга бик кызыклы, чөнки аның геройлары безнең арада яшиләр. Прозаик гади, үтемле халык телендә яза. Аны чын мәгънәсендә халык язучысы дип атап була.

Әдәбият

Гаффар Ә. А.Хәсәнов иҗатының матбугатта яктыртылуы. Ватаным Татарстан.-Казан: 1998.-4 нче февраль.



Мөхәммәдиев Р. А.Хәсәнов. Тугрылык: Казан утлары. 1981.-№2.

Харисова Ә.С. Җидегән чишмәләрдә җиде улак: Казан утлары, 1990.-№9.

Хәсәнов А. Тугрылык.Казан: Татарстан китап нәшрияты,1980.- 16 б.

Хәсәнов А. Шулай бер мәлне. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.-76 б.



ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘСЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Шәйдуллина М.

Сарман районы

Җәлил имназиясе укучысы,

Фәнни җитәкче: Шәйдуллина Л.К.

Татар әдәбиятының мең ел ярымнан артык тарихы бар. Узган уку елында без шул тарих белән таныштык, әдәбиятыбызны әдәби әсәрләр укып, аларны анализлап кына түгел, ә аның үсеш-үзгәрешен өйрәнеп үзләштердек. Моның өчен безгә милли әдәбиятыбызның туган көненнән башлап аның чорларга бүленешен һәм шул чорлар арасындагы бәйләнешне белү кирәк булды. Тарих һәрвакыт үсештә. Бу чорлар бер-берсеннән аерылып торалар. Шуңа да чорларның һәрберсендә үткәннең байлыгы да, үз яңалыгы да, киләчәк чорның яралгысы да бар. Бу аерманы без әсәрләргә салынган идеалда эзләдек. Ә идеал ул – теләк, бер заманда иҗат иткән әдипләрнең тормышны матур итеп үзгәртү теләге. Шуңа да алар әсәрләрендә аңа ирешү юллары, шушы идеал өчен көрәшүчеләр турында язалар. Әгәр менә мондый сыйфатлар бик күп язучыларның иҗатында очрый икән, идеал чор идеалына әйләнә. Аларны ачыклау, чагыштыруыбыз бик кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде. Эзләнү эшем шул нәтиҗәләр турында.

Әдәбиятның борынгы чорын алыйк. Бу чорның безнең көннәргә кадәр тулы килеш сакланган ядкаре булып Орхон-Енисей язмалары санала. Без төрки ыруг-ларының дәүләт булып оешу вакыйлары турында сөйләштек. Ыругларның кай-берләре үзләре теләп кушылган, кайберләрен яу белән басып буйсындырганнар. Димәк теләк бер: дәүләт итеп берләштерергә кирәк. Әдәби истәлекләрдә - таш-лардагы язмаларда бу теләк чагылыш тапмый калмаган. Мондый ташлар өчәү. Өч ташта өч кеше мактала: берсе – дәүләтне оештыручы, берсе - батыр көрәш-че, берсе – акыл иясе, киңәшче. Димәк иң оста оештыручы, иң оста сугышчы, иң оста киңәшче кебек сыйфатлар бу чор өчен иң әһәмиятлеләрдән санал-ганнар. Шушындый сыйфатларны ил башлыкларында күрергә теләгәннәр. Кай-вакыт бу сыйфатлар артык күпертелеп тә бирелгәннәр кебек, тик болар барысы да: яулап алулар, үгетләүләр, ил башлыкларын мактаулар берләшү хакына эшләнгән. Күп кабиләләр бер дәүләт булып берләшсәләр генә үзләрен башка дәүләтләр һөҗүменнән саклап кала алганнар.

Урта гасырлар әдәбиятын башкача "Болгар чоры әдәбияты" дип йөртәләр. Бу юкка түгел, шуның белән без бу чорда бабаларыбызның үз дәүләтләрендә яшәүләрен аңлыйбыз. Димәк, узган чорда куелган максат үтәлгән дигән сүз. Яңа чорның идеалын табарга кирәк.

Кабиләр берләшкәннән соң, бер дәүләт булып яшәүче кабилә эчендәге кешеләрнең үзләрен берләштерергә кирәк була. Болгар ханнары, озак уйла-ганнан соң, Көнчыгыш илләре тәҗрибәсен сайлыйлар һәм мөселман динен ка-бул итәләр. Әдәбият җәмгыять ихтыяҗларын чагылдырганга күрә, аның алдына яңа бурыч куела: ул халыкны дин идеаллары белән яшәргә өйрәтә башлый. Монда идеаль герой башка: ул инде сугышта җиңүче батыр түгел, ә сугыш-талаштан, теләсә нинди кешене рәнҗетә торган гамәлләрдән үзен тыеп кала алган кеше. Мисал итеп без Кол Галинең "Йосыф кыйссасы"н китерәбез. Автор әсәрендә узган чорга хас сәнгать алымын еш куллана: кешеләрнең уңай һәм тискәре сыйфатларын биргәндә чиктән тыш арттырып та җибәрә, кат-кат кабатлый. Тик бу әсәр инде төзелеше ягыннан ташлардагы язмалардан аерылып тора. Аның сюжеты бар. Кыйсса яманлыкка – җәза, һәм яхшылыкка – яхшы-лык киләчәгенә ышандыручы вакыйгалардан тора. Алар бер-берсеннән яман-лык кылучыларның төрле социаль катлау вәкилләре булулары һәм яманлык төрләре белән аерылалар. Тик авторның нәтиҗәсе һәркем өчен бер. Ул: кеше, кем генә булуына карамастан, яман эше өчен җәза алачак, Алланың әмере бер, дип ышандыра. Әсәрдәге идеал Йосыф кына: чибәрлек тә, сабырлык та, белем дә аңа гына бирелгән. Ул борынгы чор идеалының киресе. Сугышчылар матур гына булсалар, Йосыф, киресенчә, шәфкатьле, сабыр, теләсә нинди яманлыкны да гафу итә белә алуы белән матур.

Яхшылыкка - яхшылык, яманлыкка - җәза идеясе алга сөрелгән, Аллага тугрылыклы уңай һәм Коръән таләпләрен санга сукмаучы тискәре геройлар булган башка әсәрләрне өйрәндек. Андыйлар күп җыелды: Мәхмүд бине Галинең "Нәһҗел-фәрадис", Мөхәммәдьярның "Егетләргә бүләк", "Күңелләр нуры" әсәрләре. Тик боларда яманлык төшенчәсе киңрәк колач алган. Күңел ачып йөрүчеләр, мәкерле кешеләр, сараннар һ.б. шушы төркемгә кертелгәннәр.

"Идегәй" дастаны - Алтын Урда дәүләте таркалган дәвердә барлыкка килгән хәзинәбез. Әдәбиятыбызның алга китүе әсәрнең төзелешендә үк чагыла, вакыйгалар бербөтен, бер-берсенең нәтиҗәсе булып торалар. Әсәрдә яман эшкә җәза бирү вакыйгалары күп: Идегәйнең әтисе Котлыкыя Аксак Тимергә ханның яраткан лачынының йомыркасын бирә, шуның өчен җәзалана: башы киселә, гаиләсе үтерелә, йорты яндырыла. (Кош йомыркасы өчен шундый каты җәза ала!) Аннан Идегәй Дөрмән би улы Урманны үтертә. Дөрмән би – Котлыкыяның башын кисүче. Урман җәза ала , чөнки ул – карак. (Тик Урман – бала һәм агач ат урлый!) Норадын бабасын үтерткән һәм әтисен үтерергә теләгән Туктамыш ханны үтерә, ә Норадынны моның өчен Туктамышның улы Кадыйрбирде үтерә. Идегәй аннан Кадыйрбирдене. Ханның уллары калмады, шунлыктан Идегәйне ханның дусты – Барын морза үтерә. Монда гафу итү, гафу үтенү кебек гамәлләр турында инде сүз дә бармый. Менә бу үч алу хисе, сабырсызлык бөтен геройларны һәлак итеп кенә калмыйча, Алтын Урда кебек көчле дәүләтне тарката. Бу әсәр безне илнең иминлеген саклау темасы турында уйланырга мәҗбүр итте.

Мәүлә Колый иҗатын өйрәнү барышында без бу турыда күп сөйләштек. Бу чорда инде татарлар коллыкта яшиләр, дәүләтләрен югалттылар. Хәзер дәүләт эчендә үзара дус яшәү максаты түгел, ә менә татар халкының милләт буларак үзен саклап калу мәсьәләсе килеп басуын күрәбез. Җиңелеп кол хәлендә калган халык яшәү өчен берләшергә тиеш булды. Бу чор әдәбиятының төп идеясе шушы: дәүләтсез, хокуксыз, яклаучысыз татарны милләт буларак саклап калу. Әдәбиятыбыз шушы идеяне чынга ашыру юлларын эзли һәм аны берләшүдә күрә. Үкенеч, сагыш тулы әсәрләр бик күп языла. Бу чорда халык күтә-релешләре булып тора, татарлар яулап алучыларга каршы көрәшләрен дәвам итәләр. Дошманнан үч алу хаклык һәм батырлык саналса да, болай да күпкә кимегән татар халкын тагын да киметүгә генә китерә. Бу чорда чәчәк аткан суфичылык әдәбияты халыкларны чыдамлыкка, сабырлыкка чакыра һәм бу халкыбызга гореф-гадәтен, телен саклап калырга ярдәм итә.

Шулай итеп безнең әдәбиятыбызның идеалы һәрвакыт милләт язмышы бе-лән бәйле булды дигән нәтиҗәгә килдек. XIX йөз әдәбиятын өйрәнгәндә без халыкның уянуын күрдек. Татарлар арасына да капиталистик мөнәсәбәтләр үтеп керә башлый. Әдәбият татарларны белем алырга, һөнәрләр өйрәнергә ча-кыра. Шуңа да XIX йөз сүз сәнгатен "мәгърифәтчелек әдәбияты" дип йөр-тәләр. Аның төп идеалы халыкны мәгърифәтле итү була. Моны без Муса Акъ-егетнең "Хисаметдин мелла", Габделҗәббар Кандалый иҗатында ачык күрдек. Алар белемле булуның файдасын ачтылар, укыган кешенең күңел дөньясы баюын күрсәттеләр. Кандалый тормыштагы кимчелекләрне кискен тәнкыйть-ләде, надан мулларны, хатын-кызларны, крестьяннарны "утка тотты", белем алырга омтылмауны гаепләде. Бу чор әдипләренең әсәрләре кулдан-кулга күче-релеп татарлар арасында таралганнар һәм шушы чорда яшәгән бабаларыбыз тормышы турында сөйли торган тарихи чыганак булып торалар, әдәбиятка мил-ләт темасын кертеп, Тукай чорына ныклы нигез салалар.

Тукай XX башында бу фикерне тагын да көчәйтеп җибәрә. Үзенең "Дуст-ларга бер сүз" шигырендә ул татарның җитешсез якларын санап чыга: надан-лык, түрәләрдән изелү, ваемсызлык. Тукай халыкны берләшергә чакыра. Монда инде ул башка юллар тәкъдим итә: белем алырга, башка милләтләр дәрәҗәсенә җитәргә, милләтне якларлык кешене депутат итеп сайларга, шуның ярдәме белән бергәләп азатлыкка ирешергә чакыра. Бу идеяләр аның "Җитәр, йокла-мыйк һаман", "Иттифакъ хакында", "Пар ат", "Олуг юбилей..." шигырьләрендә кызыл юл булып бара. Бу чорда милләтнең үсешенә начар йогынты ясаучы бу кимчелекләр турында Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов та күп язалар.

Милләт язмышы темасы XX башы татар әдәбиятының төп темасы булып тора, аның төп идеясе дәүләт хокукы алу була. Әдәбият халыкны азатлык өчен көрәшкә чакыра. Шуңа да бик күп үзгәрешләр алып килгән яңа чорга татар әдә-бияты ике идеал белән керә. Берсе коммунизм идеалы, икенчесе милли идеал була аның. Тик тарих үз үзгәрешләрен кертә. Яңа идеалогия искелек белән көрәшүне тәлап итә. Ә бу безнең мең еллар буена сакланган язма әдә-биятыбызга зарар ясый: гарәп язуы латин графикасына, аннан берничә елдан кириллицага алыштырыла, дингә каршы көрәш башлана, милли киемнәребезне, яшәешебезне, гаиләбезне үзгәртә. Бу турыда без Ф.Әмирхан, Г.Исхакый әсәр-ләреннән укып белдек.

Быел без Һ.Такташ, Х.Туфан иҗатында сагыш саркыганын күрәбез, М.Җәлилнең таланты һәм батырлыгы алдында баш иябез, Ә.Еники әсәрләрендә күтәрелгән әхлак проблемалары тел, милләт, илебез, киләчәгебез турында уйланырга мәҗбүр итә. Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, М.Әгъләм, Р. Фәйзуллин Р.Харис, Т.Миңнуллин, М.Мәһдиев иҗаты да битараф калдыра алмый.

Минемчә, һәр кеше үзенең ана телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белергә тиеш. Әдәбият тарихы күрсәткәнчә, һәр яңа чор милләтем алдына яңа бурычлар куйган, аны төрлечә сынаган. Ул сынмаган, сыгылмаган, үзен саклап калган. Милләтебез алдында бүген дә каршылыклар күп. Хәзер дә сынмаска, югалмаска, бабаларыбыз мирасын югалтмаска иде. Берләшергә кирәк...

Әдәбият


Кәримуллин Ә.Г. Басма сүз тарихыннан. - Казан дәүләт университеты нәшрияты, 1984. – 39 б;

Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. Әдәбият: татар урта гомуми белем мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1998. -334 б;

Мусин Ф.М. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) / Ф.М.Мусин, З.Н. Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов. – Яңадан эшләнгән өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 462 б;

Сафиуллина Ф. И туган тел... – Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2008. – 143 б;

Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 511 б.

Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2003. -159 б;





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет