Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘРЕНЕҢ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘСЕНЕҢ ЯКТЫРТЫЛЫШЫ



бет21/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25

ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘРЕНЕҢ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘСЕНЕҢ ЯКТЫРТЫЛЫШЫ


Хәмидуллина И.,

Алабуга шәһәре 10нчы урта мәктәбе

фәнни җитәкче: Зәйнуллина Э.Т.

Милләт мәсьәләсе... 1552 нче елда дәүләтчелеген югалтып, колониаль шартларда яши башлаган чордан алып, татар халкының моннан да мөһимрәк проблемасы, чишелешен һаман да табып булмый торган мәсьәләсе юк кебек. Телен, динен, яшәү рәвешен саклап калу өчен халкым гасырлар дәвамында көрәш алып барган, үз хокукын корал белән дә, каләм көче белән дә якларга, башкаларга ишеттерергә теләгән. 17-19 нчы гасырларда әдәбият, башлыча, дини ирек, үз халкыңның гореф-гадәтләре белән яшәү, һәр халыкның Алла тарафыннан тигез яратылуын дәлилләсә, 20 нче йөз каләм осталары тулысынча милләт мәсьәләсен алгы планга куя, милли азатлык идеясе әдәбиятның нигезенә салына. “Дустларга бер сүз” шигырендә үк Тукай үзенең асыл максатын “Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим...” дип белдерә, татарның битарафлыгы, әкрен хәрәкәтләнүе аны борчый, үзенең “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән мәкаләсендә ул “...безнең милләт тыныч кына торганда, башка милләтләр үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр. Безнең милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим. Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр. Соң инде аны ничек һушына китерик? Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын. Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем — милләт үзе аерыр,”-дип милләтне үстерүнең планын тәкъдим итә, “Китмибез!” шигыре белән исә ачыктан-ачык татарларга ирек даулый:

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез!

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!

Совет чорында милләт мәсьәләсен артык күтәрергә ярамаса да, Г.Бәширов, Ә.Еникиләр үз иҗатларында милләтебезнең матур гореф-гадәтләрен, асыл сыйфатларын саклап калу проблемасына мөрәҗәгать иттеләр, Р.Фәйзуллин, М.Әгъләмов, И.Юзеев һ.б.лар телебезне саклауга басым ясадылар, эзоп теле белән булса да, халыкны уятырга тырыштылар. Ә инде 90 нчы еллар башында сәяси, икътисади үзгәрешләр, борылышлар йогынтысында, татар халкының ачы язмышы турында уйланып, борчылып язылган, тарихи аң белән сугарылган шигырь-поэмалар, зур күләмле әсәрләр күбрәк күренә башлады. Әдәбият милләт азатлыгын, татар телен, халыкның динен, гореф-гадәтләрен, меңәр еллар дәвамында камилләшә, чарлана килгән әхлак кагыйдәләрен саклау өчен көрәш юлына чыкты.

Татар әдәбиятында Г.Исхакый башлап җибәргән катнаш никах мәсьәләсен дәвам итеп, Туфан Миңнуллин “Илгизәр + Вера” пьесасында милләт мәсьәләсен ачыктан-ачык күтәрә. Сүз Җикән авылы турында бара. Авылның яртысында татарлар яши, яртысында- руслар. Татарлар һәм руслар арасында беркайчан да бәхәсләр булмый бу авылда, руслар - татарча, ә татарлар русча бик яхшы аңлыйлар. Әмма авылда татар егете рус кызын, я рус егете татар кызын кияүгә алганы булмый. Әмма Нурхәмәт исемле геройның нәселе шушы чикне боза һәм күршеләр арасында ыгы-зыгы башлана.

Әсәрдәге Ислам исемле ярдәмче герой аша драматург, минемчә, пьесаның төп темасын, проблемасын туры сүзләр белән Нурхәмәткә эндәшеп әйтеп бирә: ”Мин күп йөрдем, күпне күрдем, татарны яратмый урыс, белдеңме? Наданнар сез. Без урыс белән кушыла алмыйбыз. Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме? Наданнар сез.” (Т.Миңнуллин. Сайланма әсәрләр,2008: 348)

Роберт Миңнуллин да “Татар” дигән шигырендә шушы мәсьәләне күтәрә, башка милләтләр белән кушылып, эреп юкка чыгып баруыбыз борчый шагыйрьне, шул ук вакытта татарга рухи хөрлек даулый.

Күпме милләт карап тора Татар күзе белән, Күпме милләт балкып тора Татар йөзе белән! Күпме милләт яшәп ята Татар каны белән, Үзе – үзбәк, урыс, башкорт... Татар – җаны белән.

Роберт Әхмәтҗановның “Татар иртәсе” җыентыгында милли шигърияткә, татар халкына, аның милли үзаңы уянуга багышланган шигырьләре тупланган. “Бүгенге көннәребезнең, бигрәк тә татар иҗтимагый тормышының күпмедер дәрәҗәдә Тукайлы Бишенче еллар чоры белән уртак яклары барлыгына гаҗәпләнерсең дә! (Шул ук милли үзаң күтәрелеше, Думадагы маңкортлык хәлләре, халыкның катлаулануы, беренче татар байлары, төрки кыйбла һ.б.,һ.б.)” – дип яза автор кереш сүзендә.

Безнең өмет бары бердәмлектә,

Бердәмлек ул – маяк гомергә.

Идел-йортны туар гасырларда

Кыйбла итеп яшик.

Без бергә. Без – бергә! (“Без бергә!”,80 б.), - дип, автор милләтнең якты киләчәге бары тик бердәмлектә, тарихи үзаңның югары булуында икәнен әйтергә тели.

Милләт язмышы, татар тарихы тематикасына тупланган шигърияте циклында Р.Әхмәтҗановның “Болгар фрагментлары”, “Атлантида” поэмалары татар халкының тарихтагы урынын күзаллый, рухи кыйбласының ныклыгын күрсәтә:

...Беркем тирмәсенә ут төртмәдек,

Хөсетлекне ни дип белмәдек.

...Кабер ташын юкса нигез итеп,

Ай урынына тәре элмәдек!.. (“Атлантида”, 248б.)

Поэма “Яшәсен лә мәңге халкым рухы!” дигән юллар белән тәмамлана. Р.Әхмәтҗанов та катнаш никахларга каршы, моның милләтебезнең юкка чыгуына китерәчәгенә басым ясап, әрнеп, шул ук “Атлантида” поэмасында ул мондый юллар яза:

...Исемеңне, татар, тот югары,

Кяфер белән кермә никахка!

Каршылыклы булса да, бу фикер белән килешми булмый. Бүген катнаш никахлар татарлар арасында аеруча күп. Кайберәүләр милләтебезнең киләчәге, киләчәк буыннарының сафлыгы турында әле уйлап та карамый. Ә җавапны киләчәк буынга бирергә туры киләчәк. Хәтердә фәлсәфи шагыйребез Дәрдмәнднең беренче рус революциясеннән соң язылган “Кораб” шигыре яңара, ул тарих, хаклык, дөреслек, еллар агышында татар милләтенең урыны, киләчәге турында борчылып уйланып, безгә түбәндәге юлларын язып калдырган иде:

«Шаулый диңгез... Җил өрәдер... Җилкәнен киргән кораб! Төн вә көндез Ул йөзәдер: Юл бара ят ил карап...

Без бүген дә шушы халәттә кебек. Әле һаман да ныклап уянмаганбыз, кая, нинди тарафка баруыбызны, ни өчен баруыбызны аңламыйбыз, төшенмибез. Бу мәсьәлә инде ХХ йөз башында ничек булган булса, ул әле дә чишелмәгән. Ни өчен татар милләте берләшә алмый, ни өчен без үзебезнең милләтебезне юкка чыгарырга рөхсәт итәбез, ни өчен моңа юл куябыз? Каләмемне корал итеп, замандашларыма түбәндәге фикерне язар идем. Без- бер милләт! Без- татарлар! Безгә шундый матур тел, ана телебез бирелгән, туган телебездә каләм тибрәткән искиткеч иҗат кешеләребез бар. Ни өчен без моннан баш тартырга тиеш соң? Ни өчен? Мин үземнең халкым, милләтем белән горурланам. Узган заманнарда да татарлар сынмаган,сыгылмаган. Ә хәзер без көчсезмени? Без үзебезне саклар дәрәҗәдә түгелме? Битарафлыктан арынырга вакыт. Киләчәк яшьләр кулында.


Әдәбият

Абдрәхимова Я.Х. 55 сочинение: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-нда эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2007. – 143 б.

Әхмәтҗанов Р. Таш аргамак: Шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. -274б.

Т.Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2008. – 479 б.

Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре:Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 1

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНДӘ ГАДЕЛ ТЕЛ СӘЯСӘТЕ АЛЫП БАРЫЛСЫН ИДЕ

Ханова Р. А.

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле

икенче санлы Актаныш гомуми урта мәктәбе

Җитәкче: Вәҗиева С.Б.

Чал тарихка барып тоташа торган телебез бүгенге көндә иң бай телләрдән санала. Тел – ул кешелекнең бөек казанышы, халыкның характерын, милли – мәдәни үзенчәлеген чагылдыручысы. Тел ул – тормыш чагылышы, ә тормыш – һәрвакыт хәрәкәттәге катлаулы процесс. Тормыш алга барган саен, телебез үсә, камилләшә, киләчәк буыннар өчен аның тарихы язылып кала.

ХХ йөзнең 80 нче еллар ахыры – 90 еллар башында илебездә үзгәртеп корулар башланды. Бу үз чиратында милли сәясәтнең тизләтеп үсүенә йогынты ясады. Милләтләрне, милли телләрне саклау һәм үстерү сәясәте буенча Татарстанда да ышанычлы чаралар күрелә башлады. 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде, анда татар теле рус теле белән тигез дәрәҗәдә дәүләт теле итеп игълан ителде. 1992 нче елның 8 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителгәч, татар теленә игътибар артты. Ләкин, минем уйлавымча, татар телен торгызу, саклау, үстерү эше зур кыенлыклар белән бара. Хәзерге шартларда безнең аралашуыбыз рус – татар икетеллелеге аша башкарыла. Балалар бакчасыннан башлап, без ике телдә иркенләп аралашабыз, мәктәптә дә фәннәрнең төп нигезләрен шушы ике телдә үзләштерәбез, бу телләрне белмичә шәхесара мөнәсәбәтләр дә урнаштырып булмый. Шулай итеп, икетеллелек (икенче төрле аны билингвизм дип атыйлар) кешеләр белән аралашу өчен зур әһәмияткә ия булып тора, халыклар дуслыгын ныгыта. Әлеге мөһим проблема безнең республикабызда уңышлы гына тормышка ашырыла башлады. Беренчедән, без рус–татар, татар–рус икетеллелекне формалаштыручылар (укучылар да бу эштән читтә калмыйлар); икенчедән, республикабызда яшәүче халыкларның рухи мәдәниятен баетучылар; өченчедән, ике һәм аннан күбрәк телне белү кешенең һәрьяклап үсешенә уңай йогынты ясаучы әһәмиятле фактор икәнен һәрбер кеше белә.

“...Әгәр башка телне өйрәнергә уйласаң, туган телең кагыйдәләрен белү мәҗбүри”,- дип язган К.Насыйри. Хәзерге вакытта рус һәм татар телен өйрәнү әллә ни авыр түгел. Бигрәк тә татар баласына җиңел бирелә дип уйлыйм мин. Аның туган теле – татар теле, шул тел белән ул туа, үсә, камилләшә. Мәктәптә үз туган теле белән берлектә ул рус телен, хәтта берничә чит телне дә үзләштерә. Ә менә рус милләтеннән булган кешегә татар телен өйрәнү авырга туры килә. Җитмәсә, кеше бер сәбәпсездән яисә ихтыяҗ булмаса, икенче телдә сөйләшмәячәк. Мондый шәхес өчен аралашу коралы булып туган теле кала. Күпмилләтле илдә яшәгәч, башка телләрне дә үзләштерергә, аның асылына төшенергә, аннан йөз чөерергә кирәкми. Билгеле булганча, тел ярдәмендә нинди дә булса фикер белдерелә, әйләнә – тирә чынбарлыкны танып беләләр, төрле милләт кешесе белән аралашалар. Димәк, икетеллелек – иҗтимагый күренеш.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителгәч, татар теле дә, рус теле дә дәүләт теле итеп игълан ителде. Шулай булгач, республикада яшәүче һәрбер гражданин бу телләрне ныгытып белергә тиеш, дип уйлыйм мин. Рус теле – дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе. Аның аркылы без күпмилләтле дәүләтебездәге халыклар белән аралашу мөмкинлеге алабыз, бу тел аша безгә дөнья цивилизациясе казанышларына юл ачыла, рус әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнәбез, күренекле шәхесләре белән танышабыз. Татар теле дә дөньяның тиз үзләштерелүче 14 теле исәбенә керә икән. Үзенең төзеклеге, аһәңлеге, сүз формаларының төгәлләнгәнлеге буенча татар теленең дөнья телләре арасында дүртенче урында торуын мин ЮНЕСКО мәгълүматлары турындагы материаллардан укыдым. Үземнең туган телем өчен горурлану хисләре кичердем.

Бүгенге көндә җәмгыятебез иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр кичереп тора. Нинди генә чорда һәм шартларда яшәсәк тә, без туган телебезне яратырга, аны сакларга тиеш. Шул ук вакытта рус телен, башка чит телләрне дә өйрәнүнең зарурилыгын аңлап эш итәргә кирәклекне онытмасак иде. Җир шарының нинди генә илен алсак та, анда төрле законнар кабул ителүе турында без хәбәрдәр. Шул исәптән халык теле, аның үсеше, камилләшүе, кулланылышы даими рәештә көнүзәк проблема булып кала бирә. Россия Федерациясендә дә гадел тел сәясәте алып барылсын иде. Халыкларның рухи кыйммәтенә хөрмәт белән карау, үзара аңлашу тудыру, аларның телен һәм мәдәниятен үстерү – тел сәясәтенең төп нигезе. Барлык хакимият органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, фән, мәдәният, мәгърифәт, медицина, хезмәт күрсәтү һ.б. өлкәләрдә татар теле дә, рус теле дә тигез хокуклы кулланылсын иде. Ләкин еш кына без киресен күзәтәбез. Татарлар гына җыелган аудиторияләрдә безнең җитәкчеләребез рус телендә чыгыш ясый. Фән өлкәсенә караган китаплар, монографияләр, гыйльми хезмәтләр дә ни өчендер нигездә рус телендә чыгарыла. Телевидение, радио тапшыруларын да еш кына рус телендә ишетергә туры килә. Мәктәп укучысы буларак, тагын бер мөһим нәрсәгә игътибарымны юнәлтәсем килә: мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә тапшыру. Моның белән бер дә килешәсе килми. Хәзерге көндә татар теленең кулланылыш өлкәсе кими бара төсле. Галимнәр дә төп сәбәпләрнең берсе итеп Россиядә бара торган глобальләштерү сәясәтен саныйлар.

Икетеллелек шартларында туган телне өйрәнү мәсьәләсе турында сөйләгәндә, гаилә проблемасына игътибар итү зарури. Гаилә, чыннан да, икетеллелекне формалаштыруның мөһим факторы булып тора. Татар гаиләләрендә өйдә татарча сөйләшәләр яки һич югы сөйләшергә тырышалар. Әгәр баланың әти-әнисе татарча яхшы белсә, татар телендә иркен аралашса, бала телне берничек тә белмичә кала алмый. Хәтта әле гаиләдә берәр кеше генә татарча яхшы белсә дә, уңай нәтиҗәгә өметләнергә мөмкин. Ләкин барлык әти-әниләр дә үз телләрендә дөрес сөйләшә алмый, шуңа күрә русча аралашырга тиеш булалар. Өстәвенә, ни русча, ни татарча дөрес әдәби телдә сөйләшә алмаган гаиләләр дә шактый. Катнаш никах нәтиҗәсендә барлыкка килгән гаиләләрнең аралашу хәлен күз алдына китереп торасы да юк. Республикабызда бу мәсьәләгә дә игътибар бирелсен иде. Күңелдә туган фикерләр берничә:

а) һәр татар гаиләсендә татар һәм рус телен өйрәнү хуплансын иде; б) дәүләт телләрен өйрәнүгә гаиләдә тигез караш булсын иде ;

в) ата-ананың да тел турында булган белемнәре күпмедер дәрәҗәдә булсын иде ;

г) гаиләдә ике тел дә актив кулланылышта булсын иде;

д) баланы туган теленә өйрәтү ата-аналарның иң мөһим бурычларыннан берсе итеп каралсын иде.

2010 нчы елның ноябрь аенда Казан технология университетында республика күләмендәге IV вузара булып үтте. Семинарда мәктәп укытучылары, вуз профессорлары катнашты һәм ул икетеллелек мәсьәләләренә багышланган иде. “Техник вузларда икетеллелек мәсьәләсен тормышка ашыру: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган семинар билингваль нигездә белем бирүне республика мәктәпләре алдында куелган төп бурычларның берсе икәнлеген ассызыклады.Бу проблема дәүләт тарафыннан уңай хәл ителер дип ышанасы килә.

Әдәбият

1. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы. Казан, ”Татарстан китап нәшрияты”, 2007.



2. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

3. Тел дигән дәрья бар... Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1979.

4. Шатлыгым, кайгым минем... Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003.
ИСКЕ КОМАЗАН ТӨБӘГЕННЕҢ СӨЙЛӘШ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Хаҗиева Г. М.

Дүсмәт урта гомуми белем бирү

мәктәбе


Фәнни җитәкчесе: Әгъләмова Н. Г.
Сөйләм төгәллегенә ирешү өчен, әдәби нормаларны яхшы үзләштерергә, аларның кулланылу үзенчәлекләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Кешенең сөйләменә карап, сөйләүченең дәрәҗәсен, туган телгә мәхәббәтен билгеләп була, диләр. Шуның өчен дә сөйләм сафлыгына ирешү туган телне яхшы үзләштерүгә бәйле. Бу мул байлыктан һәм кыйммәтле хәзинәдән оста, сак файдалана белергә кирәк.

Диалекталь үзенчәлекләрне мул итеп кулланганда да, сөйләм аңлаешсыз була, мәгънә буталчыгы барлыкка килә. Тормыш— көнкүреш предметларын, хайван һәм үсемлек исемнәрен дөрес атау шулай ук бик мөһим. Туган телебезне чүпләмәс өчен, без стилистик хаталарны таный белергә, диалекталь үзенчәлекләрне өйрәнергә тиеш. Шул максаттан чыгып, мин авылыбызның сөйләмә телен өйрәндем. Әдәби телгә бик якын сөйләм булуга карамастан, әби—бабай, әти—әниләребезнең телендә диалектизмнарны еш очратырга мөмкин. Бу, үз чиратында, гаиләдә тәрбияләнгән балалар теленә дә күчә һәм дөрес итеп сөйләшмәүгә һәм яза белмәүгә китерә.

Сөйләш һәм топонимик үзенчәлекләр

Мамадыш районы Иске Комазан авылы сөйләше Урта диалектның Казан арты сөйләше Саба—Мамадыш төркеменә карый.



  1. Фонетик үзенчәлекләр.

1.Сузыклар өлкәсендә: и—е сузыклары тәңгәлләштерелә: [ире (эре), инә (энә)].

  1. Тартыклар өлкәсендә: сүз һәм иҗек башындагы й авазы урынында җ кулланыла : [җон (йон), җук (юк), җөрәк (йөрәк), җомош (йомыш)]; х урынына к әйтелә: [катын (хатын)]; һ урынына х әйтелә: [хава (һава), шәхәр (шәһәр), хөнәр (һөнәр)]; з урынына д әйтелә: [кыдыл (кызыл)]; к урынына х әйтелә: [вахыт (вакыт)]; б урынына пп әйтелә: [җиппәр (җибәр)]; с—ч, ч—с авазлары тәңгәл килә: [аскыч (ачкыч), бачкыч (баскыч)]; д урынына з әйтелә: [изән (идән), казак (кадак)]; д, б авазлары саңгыраулаша: [Гаптулла (Габдулла), Гәптелбәр (Габделбәр)].

3.Аваз өстәлү (эпетенза) яки төшеп калу (диереза) очраклары: ң нан соң г өстәлү: [җиңгел (җиңел)]; ы—е өстәлү: [җомошару (йомшару), әкерен (әкрен)]; иде сүзендә д төшеп калу: [килгәние (килгән иде)]; н төшеп калу: [асат (ансат), белә (белән]); аерым иҗекләрне төшереп калдыру: [апкил (алып кил)]

  1. Морфологик үзенчәлекләр.

  1. Кеше исемнәрен бозып яки кыскартып әйтү: Глимхан (Гыйлемхан), Миңгол (Миннегол), Сапый (Сафиулла), Нурмый (Нурмөхәммәт), Гайфи (Гайфетдин), Сәйпи (Сәйфетдин), Патый (Фатыйма).

  2. Кеше исемнәрен калын һәм нечкә вариантларда әйтү: Рафис — Рәфис, Сария — Сәрия, Расим — Рәсим, Васыйл – Вәсил; төрлечә әйтү: Гадилә — Газилә — Гаҗилә.

  1. Килеш кушымчаларында үзгәреш: [шәлеңе (шәлеңне)].

  1. 50 санын куллану: бер илле, өч илле (1, 3 бармак киңлеге).

  2. Алмашлыкларга, саннарга тартым кушымчасын икеләтеп ялгау:

бусысы, монсысы, берсесе, шунсысы.

  1. Ясалма сыйфатларга -сы кушу: быелгысы, бүгенгесе.

  1. Да—дә урынына -дагын, -дәген куллану: укыдым дагын..., килдем дәген...

  1. Фигыльләрнең киләчәк заман юклык формасындагы үзгәреш:

кайтмасмын (кайтмам), килмәсмен (килмәм).

Ярдәмлек сүзләрне үзгәртү: әгәреңки (әгәр), сымак (сыман), терит (мәртәбә)

0. Модаль кисәкләр: җаным, яным, җимешем, үскәнем—эндәш сүзләр,

әтеккәем - әнеккәем, сөбханалла, әстәгъфирулла— кереш сүзләр.



  1. Лексик үзенчәлекләр.

Телдәге сүзләрне диалектизмнар белән үзгәртеп куллану сөйләмә телдә генә түгел, язма сөйләмнең дә бозылуына китерә. Авылыбызда андый сүзләр шактый күп булып чыкты.

Бүгә (буа), урманга менү (бару), мәктәпкә төшү (бару), фләгә (бидон), тупса (бусага), ләжән (өрлек), җөдәү (ару), күләткә (күләгә), җорт җиткерү (йорт төзү), җәнәдән (яңадан), алагаем (артыклык дәрәҗәсе), тылкышу (катнашу), бакчи (кара әле), кылтаю, кылтын (мактану, мактанчык), мокыт (аңгыра), диңгез (өй нигезе), биртелү (имгәнү, сөяк чыгу), атнакич (пәнҗешәмбе), хутлы (ярый торган), нәстә (нәрсә), шаулау (ачулану), кысмыр (саран), уптым илаһи (берьюлы), кытан (куркак), кенәген (кич), йоборган (юрган), җыбыткы

( булдыксыз), барнак (бармак) һ.б. лар.

IV. Фразеологизмнар өлкәсендәге үзенчәлекләр

Авыл халкының сөйләмендә фразеологик әйтелмәләрнең күпләп кулланылуы телебезнең гаять бай булуы турында сөйли. Алар фикерне сурәтле, бизәкле, тәэсирле итеп куллануны белдерәләр. Фразеологизмнарда халкыбызның тормыш тәҗрибәсе, милли үзенчәлекләре чагылыш таба.

Фразеологизмнар: күзне тасрайту (шаккату), таң тишегенә кадәр (бик соң), җәнҗал куптару (тавышлану), елан агуын чәчү (усаллану), юлга тузан төшермәү (еш килү), куян йөрәк (куркак), җанны көйдерү (борчу), канны кыздыру (ачуландыру), йөрәк табан астына төшү, кот очу (курку), гайбәт капчыгы (күп сөйләшүче), түбәсе күккә тию (шатлану), ормас күсәк күтәргән (юк—барны сөйләүче), бәхет басу (бәхетле булу), эч кату (каты көлү), бишмәт чире (ялкау), йокы чүлмәге (йокларга яратучы), бер тарыдан ботка пешми, бер казыктан киртә кормыйлар (ялгыз гына уңышка ирешеп булмый) һ. б.

Мин эксперименталь тәҗрибә үткәреп карадым. “Бердәмлек кирәк, ялгыз гына уңышка ирешеп булмый” мәгънәсенә туры килә торган нинди мәкаль-әйтем яки фразеологизмнар кулланасыз?” дигән сорауга 20 өлкән кешенең (60 яшьтән узган) 13 е – “бер тарыдан ботка булмый”, 7 се – “бер казыктан киртә кормыйлар”, дип җавап бирде. Соңгысы абхаз халкының сөйләмендә дә еш кулланыла икән. Яшьтәшләрем арасындагы сорашулардан түбәндәге нәтиҗә чыкты. 20 укучының (14-15 яшьлекләр) 4 се - “бер тарыдан ботка булмый”, 2 се – “бер казыктан киртә кормыйлар” дигән җавапны бирсәләр, калган 14 е “бердәмлектә - көч”, “тамчыдан күл була” кебек мәкальләрне мисал итеп китерделәр. Димәк, авылыбызның яшьрәк буын вәкилләре фразеологизмнарны сирәгрәк кулланалар, алар урынына мәкаль-әйтемнәрне хубрак күрәләр

V. Топонимик үзенчәлекләр

Төбәгебезнең топонимик үзенчәлекләре дә бик кызыклы. Бу исемнәрнең килеп чыгышлары ерак гасырларга барып тоташа. Әйтик, мәсәлән, “Иске Комазан” атамасының барлыкка килүе белән бәйле берничә риваять яши. Иске Комазан авылы революциягә кадәр Казан губернасы Мамадыш кантонына кергән, бүгенге көндә Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлегенә карый.

Авыл комлы урынга, үзәнлеккә урнашкан, авыл кырыенда гына ком чыгару базы булган, тирә-як авыллардан комга нәкъ менә шунда килә торган булганнар. Шуннан чыгып, “Ком казаны” атамасыннан “Комазан” исеме килеп чыккан дип сөйләүчеләр бар. Икенчесе: авыл Мамадыш – Кукмара юлы өстенә урнашкан, төш турында авыл кырыеннан үтүче юлчылар чиста комлы урынга туктап азан әйткәннәр, намаз укыганнар, шуннан “комда азан” - Комазан исеме килеп чыккан. Өченче версия болайрак яңгырый: борынгы төрки этнонимы “казан” “каз” дигән кабилә исеменнән килә.

Күршедә генә Яңа Комазан авылының булуын исәпкә алсак, безнең Иске Комазанның алданрак барлыкка килүен исбатларга мөмкин.

Алга таба авылыбыздагы урам исемнәрен санап китәбез: Чаллы очы, Морза очы, Тәтеш, Урта урам, Тау асты, Чәбе урамы, Ушмы үре, Көек очы, Мәктәп тыкрыгы. Аларның да һәркайсының килеп чыгышы турында кызыклы гына мәгълүматлар бар. Мин бу мәгълүматларны авылыбызның мөхтәрәм кешесе Мөхәммәдиева Зәйтүнә Гаян кызыннан (тыл һәм хезмәт ветераны, 88 яшь) алдым. Мәсәлән, “Чаллы очы” урамының исеме Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы исеменә барып тоташа. Мамадыштан килүче юлчылар авылыбызның шушы урамыннан турыга гына, урман аша Тәберде Чаллысына базарга киткәннәр, шуннан “Чаллы базарына озатучы урам” буларак, аңа “Чаллы очы” исеме ябышып калган. “Морза очы”ның килеп чыгышы да шактый кызыклы: Иске Комазан элек Алкин авылының бае – морза кулында булган. Морза авылга нәкъ менә шушы урамнан килеп керә торган булган. Чәбе урамында яшәүчеләр чагыштырмача бик ярлы, фәкыйрь булганнар, каралты-куралар, өй тирәләре талдан үрелгән чәбе белән әйләндереп алынган булган, шуңа күрә урам исеменә “чәбе” сүзе ябышып калган

Авылыбызда килеп чыгышлары ныгытып өйрәнелмәгән топонимик атамалар бик күп әле. Без аларны барлап, тел үзенчәлекләрен генә түгел, ә бәлки халкыбызның тарихын да, гореф-гадәтләрен дә өйрәнәбез.

Бу хезмәтебездә без татар әдәби сөйләм теленә бик якын булган Урта диалектның Казан арты сөйләшенең Саба-Мамадыш төркеменә караучы Иске Комазан сөйләм теле үзенчәлекләрен һәм топонимикага кагылышлы тел һәм тарих мәгълүматларын өйрәндек. Өйрәнү ике максатны үз эченә алды: диалекталь үзенчәлекләрне барлап, үзебезне дөрес итеп сөйләшергә һәм язарга өйрәтү һәм, җирле материалларга таянып, авылыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, аны киләчәк буыннарга тапшыру.

Әдәбият


  1. Ф. Г. Гарипова. Атамалар ни сөйли? “Мәгариф”, Казан, 1999.

  2. Ф. А. Ганиев. Татарский язык: проблемы и исследования. Татарское книжное издательство, Казань, 2000.

  3. Ф. С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле. “Мәгариф”, Казан, 2002.

  4. Ф. С. Сафиуллина. Тел дигән дәрья бар… Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1997.

  5. В. Х. Хаков. Мәктәптә стилистиканы өйрәнү. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1970

  6. Р. А. Юсупов. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет