Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


ТҮБӘН УШМЫ ТӨБӘГЕ ТАРИХЫ ҺӘМ АНЫҢ АНТРОПОНИМИКАСЫ



бет17/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   25

ТҮБӘН УШМЫ ТӨБӘГЕ ТАРИХЫ ҺӘМ АНЫҢ АНТРОПОНИМИКАСЫ
Сәләхетдинова Л.Х.

Мамадыш районы

Түбән Ушмы гомуми урта белем

бирү мәктәбе


“...Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы.”

Г.Саттар-Мулилле

Мәктәптә эшләп килә торган укучыларның “Фәнсөяр” фәнни оешмасы белән без эзләнүләр алып барабыз. Моның өчен тарихибыз белән кызыксынабыз, җирле аксакаллардан авылыбызда туган иҗади мирасны язып алабыз. “Түбән Ушмы төбәге тарихы һәм аның антропонимикасы”темасы да безнең якның киң катлам кешеләренә аеруча кызыклы булыр, минемчә.

Фәнни- тикшеренү эшендә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам:

1.Туган як тарихының бүгенге көндәге әһәмиятен ассызыклау;

2.Түбән Ушмы төбәгенең бай мираслы (М.Мәһдиев әйткәнчә, “Зур сулы авыл”) халык икәнен күрсәтү ;

3.Төбәк антропонимикасы һәм аның кайбер тармаклары турында мәгълүматлар бирү.

Фәнни эзләнү барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:

төбәгебез тарихы буенча тагын да күбрәк материаллар туплау;

галимнәребез Х.Мәхмүтов, Л.Ибраһимоваларның язма чыганакларын тулырак өйрәнү;

антропонимика турында күбрәк мәгълүмат алу;

үземнең фәнни хезмәтем белән әти - әниләр, укучылар алдында чыгышлар ясау.

Бу фәнни эзләнүләрем укучыларга кулланма була алса, мин үз эшемнең нәтиҗәсен күреп, бик сөенер идем.

Сүзне туган авылым тарихыннан башлыйсым килә. Түбән Ушмы авылының атамасы килеп чыгуы турында ике төрле фикер яши. Аның беренчесе буенча, Ушмы–фин-угор теленнән кергән сүз - “Комлы яр” дигәнне аңлата .Кечкенә генә Ушмы елгасы авылны кыл урталай кисеп үтә.Авыл елганың тубәнге өлешендә урнашканга, Тубән Ушмы дип аталган. Елганың өске өлешенә Югары Ушмы авылы утырган. Югары Ушмы белән Түбән Ушмы арасында – Хавизовка авылы .

Икенче фикер буенча, Ушмыны 4 бабадан башланган дип әйтәләр.

Бу якларга иң беренче килеп төпләнгән кеше-Ушмы исемле мари булган. Аның кайсы яктан килгәне билгесез. Беренче килеп төпләнгән урын-хәзерле көндә Мадьяр тавы дип атала торган калкулыкның кояш чыгышы итәгендә булган.

Икенче килеп утырган кеше - Котыш бабай. Икенче исеме белән аны Габделкотдус дип тә йөрткәннәр. Ул Ушмыга узенең аркадашлары белән Котыш авылыннан килгән. Ә Котыш авылы хәзерге Хафизовка авылы урынында булган. Язгы эшләр беткәч, якын тирәдәге авыллар Котышка җыенга җыела торган булганнар.

Ушмыга өченче килеп төпләнгән кеше - Иделгубий исемле бер мирза булган.

Авылда тагын “малайныкылар”дигән нәсел булган. Бу нәселнең чыгышы турында болай сөйлиләр:

Бер көнне тегермән буасы өстендә яңа туган бер ир бала табалар. Бу бала үсә, гаилә кора. Шушы баладан Ушмыда “малайныкылар” нәселе башлана.

Менә шулар белән Түбән Ушмыны дүрт бабадан башланган дип әйтәләр.

Авылның утырып тормыш итә башлавына 755 еллар бар. Ушмы зиратының төш ягындагы биек текә тауны Кирәмәт тавы дип атаганнар. Ул- мариларның табыну урыны һәм келәү әйтә торган җирләре булган. Балантау дип атала торган тауда, исеменнән үк күренгәнчә, балан күп үскән. Ә Мадьяр тавында гражданнар сугышы вакытындагы ак армия составындагы венгрлар урнашкан булган. Тауның исеме – Мадьяр - шуннан калган. Авылның тирә- юне сазлык һәм урманнар белән капланган булган. Сазлыкларны киптереп, урманнарны төпләп, чәчүлек җирләр ясаганнар. Югары очтагы Сазлык урамының атамасы шуннан калган. Әле хәзер дә анда җәй башына кадәр саз кипми. Көньяк - Көнбатыштагы Янык урманының атамасы да шуңа бәйле. Ягьни “янганнан калган”. Авылның көнбатыш ягына чыгу белән Камышлы елга дигән чокыр бар. Анда нәрсә булганын чокырның исеме үк әйтеп тора.

Кеше исемнәре, күренекле татар - башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча. Ш. Бабичның, бер шигырен “ Исемнәр бачасында” дип атап, байтак кына хатын - кыз исемнәрненә карата күңел түрендә калырдай шигъри юллар язуы билгеле:

... Гөлнур туташ, гөлең бар бит, нурың бар бит,

Күзеңдә “сүр”, күкрәгеңдә “нурың” бар бит,

Сигез оҗмах каршысында синең белән

Җир мактанган: “ Минем дә бер хурым бар!”- дип.

дигән шигъри юлларны укыгач,кем генә бу исемнәрне якын итмәс,аларны аһәңле һәм матур дип санамас икән?! Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр - исемнәр бар. Һәр кеше үз баласына үзенә ошаган, үзе матур, мәгънәле санаган исемне куша. Һәм әлбәттә, исеме җисеменә туры килсен дип тели. Чөнки һәрбер исемнең, кешеләр шикелле, үзенә генә хас матурлыгы бар. Һәм һәрбер кеше үз исеменең матур яңгырашлы, ачык мәгънәле булуын тели. Борынгы бабаларыбыз ук “Исемең матур - кемнәр куйган” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул.

Һәр төбәкнең, авылның шушы якта гына кулланылган исемнәре бар. Үз авылыңдагы кеше исемнәрен, фамилия, кушаматларын алып, мәгънәләрен карасаң, үзе бер кызык дөньяга кереп китәсең. Кушаматларның килеп чыгышын тикшерә башласаң, нинди генә тарихка, шул кушаматка бәйле вакыйгага тап булмыйсың! Һәрбер кушаматның үз чыгышы, һәрберсе үз иясенә ябыштырып куйгандай йөри. Исемнәрне карасаң , кайсы исемнең кайсы чорда “модада” булуын, кайсы исем авылда берәү генә (һәм әлбәттә, ул кешегә инде кушамат та кирәк булмый), кайсысы – бик күп таралганлыгын беләсең. Һәрбер исемне кушаматы белән әйтсәң, шул исемнең иясе бөтен характерлы үзенчәлекләре белән күз алдына килеп баса. Үзебезнең Түбән Ушмы авылының бер генә урамын - Олы юлны гына алып карасак та, нинди генә үзенчәлекне исемнәр юк анда. Мәсәлән: Ир-ат исемнәре: Равил, Рамил, Шамил, Камил, Самат, Марат, Гомәр, Илфат, Нурмөхәммәт, Хөсәен, Хәсән, Мәсгуть, Әлфәт, Мәннәф, Заһид, Булат, Рифат, Фәрит, Ленар, Рафис, Рафаэль, Раиф, Миңлехан, Миңлеәхмәт, Хаҗиәхмәт, Илназ, Ринат, Илшат, Габделхай, Илнур, Илсур, Ильяс, Альбин, Зиннур, һ.б.

Хатын-кыз исемнәре: Нурания, Нурия, Гыйльмиҗамал, Хупҗамал, Сания, Халисә, Алсу, Нәкыя, Вәзилә, Җүәрия, Гөлҗамал, Нәсимә, Рәсимә, Резедә, Асия, Нәзирә, Миңнур, Гөлназ, Суфия, Зөлфия, Хәтирә, Сәлимә, Гөлнур, Гөлсинә, Ләйлә, Шәргыя, Энҗе, Гөлсәрия, Фәүзия, Зәкия, Хәдичә һ.б

Авылда иң актив кулланылучы исемнәр дә шактый. Мәсәлән: өлкән буын кешеләре арасында – Гөлҗамал. Гомумән “җамал” компоненты кергән исемнәр бик күп. Ир - ат исемнәреннән – Миңлехан, Миңлегали. Монда да шул ук күренеш : “миңле” компоненты һәрбер исемгә диярлек кушылган.

Урта буын кешеләре исемнәре бераз чуар. Шулардан да иң активлары – Сания, Фәүзия, Равил, Нәсимә, Фәрит. Ә безнең чорныкыларның исемнәре - яңа барлыкка килгән яшь исемнәр: Гөлназ, Алмаз, Илназ, Илдар, Илнур, Ләйсән, Лилия.

Исемнәрнең һәрберсе үзенчәлекле мәгънәгә ия: Мәсәлән: Гөлҗамал = Гөл + Җамал. Җамал, гарәптән кергән, “йөз чибәрлеге” дигәнне аңлата; Сания - гарәп исеме - ”икенче (кыз бала)” ;Фәүзия - гарәп исеме - “җиңүче, уңыш казанучы”; Равил - гарәп исеме- 1. Үсмер, яшь егет. 2. Язгы кояш. 3. Сәяхәтче, җиңүче.

Нәсимә - гәрап исеме - Йомшак күңелле, мөлаем;

Фәрит - гарәп исеме - Тиңдәшсез, бердәнбер;

Илназ – татар - фарсы сүзе - Ил+ наз.

Алмаз – грек - гарәп сүзе; йола исеме; минералогия; - Асыл таш. Гарәпләр “алмаз” сүзен грекча “җимерелмәс, иң нык” мәгънәсендәге “адамант” сүзеннән алганнар булса кирәк.

Ләйсән - гарәпчә “нисан”- юмартлык - сүзеннән. Борынгы Сирия календаре буенча явым - төшемгә юмарт апрель ае атамасы. Бездә язгы беренче шифалы яңгыр исеме.

Авылда сирәк кулланыла торган, авылга бер генә исемнәр дә әз түгел. Мәсәлән:

Ильяс - борынгы яһүд - гарәп исеме. Мәгънәсе - 1. Минем Аллам Яхве. 2. Алла кодрәте, куәте, могҗизасы. Русларда - Илья, немецларда-Эллас, инглизләрдә - Элайда, фрацузларда - Эли, итальяннарда Элла, грекларда- Һеллас.

Дизар - Дизар дигән ир- ат исеменнән ясалгандыр дигән фикер бар. Озын, озак, дәвамлы гомер дигәнне аңлата.

Марс - латин исеме; мифология; астрономия термины; неологизм. 1. Борынгы рим мифологиясендә сугыш алласы. 2. Планета исеме.

Мәннаф- (бездәге диалекталь вариантта Мәннәф) гарәпчә “өстенлек; иң югары”.

Зәмзәмия - гарәпчәдән - Зәмзәм суы тутырылган савыт.

Мөзәйянә - (бездәге диалекталь варианты Мөзәйнә) гарәпчәдән “зиннәтләнгән, бизәлгән”.

Әлфат- гарәпчәдән иң тугры дус. Бездә кулланылучы диалекталь варианты Әлфәт.

Исемнәрнең ясалу ягына килгәндә, алда әйтеп үткән исемнәрдән тамыр һәм нигез исемнәр дип түбәндәгеләрне атарга була:

Равил, Рамил, Шамил, Камил, Самат, Марат, Гомәр, Халисә, Нәкыя, Вәзилә, Хөсәен, Хәсән, Мәсгуть, Әлфәт, Мәннәф, Заһит, Булат, Рифат, Лилия, Фәрит, Әлфия, Ләйсән, Рафис, Рафаэль, Раиф, Суфия, Ринат, Зөлфия, Хәтирә, Ильяс, Ләйлә, Шәргыя, Альбин һ.б.

Кушымчалау юлы белән ясалган исемнәр:

Тамыр ир-ат исеменә- а,-ә, -ия кушымчалары ялгап, хатын-кыз исемнәре ясалган: Нурия, Нураня, Сания, Нәсимә, Рәсимә, Фәния, Сиринә, Нәзирә, Сәлимә һ.б.

Тамыр сүзгә иркәләү- кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем- Алсу.

Бу исемнәр арасында кушма төзелешлеләре дә шактый.

Мәсәлән:

Гыйльмиҗамал (гыйлем + гүзәллек)

Хупҗамал- Мәхубҗамалның бездәге диалекталь варианты.(Мәхүб - сөекле + җамал)

Нурмөхәммәт - (Нур + мөхәммәт - мактаулы)

Гөлҗамал- (Гөл + җамал)

Мөбәрәкҗан- (Мөбәрәк - бәхетле, уңышлы, имин + җан)

Миңлеҗамал (миңле + җамал)

Розалия (роза + лия –иркә кыз)

Миңнеәхмәт ( миңле + әхмәт – иң мактаулы)

Илназ (ил + наз)

Әлеге алда әйтелгән исемнәрнең барысы диярлек гарәп исемнәре. Төрки чыгышлы исемнәр авылда сирәк кулланыла. Менә шуларның кайберләре: Айсылу, Айдар, Айгөл, Сөембикә, Чулпан, Гөлназ, Гөлҗиһан, Нурмөхәммәт, Миңлеәхмәт, Алмаз, Йолдыз.

Гарәп – фарсы теленнән кергән исемнәр исә бик күп:гарәп исемнәре - Ләйлә,Суфия, Нүрия, Шамил, Камил, Булат;фарсы исемнәре – Гөлсинә, Гөлнара, Гөлфия, Гөлназ; урыс теле, аның аша Көнбатыш Европадан һәм башка телләрдән кергән исемнәр дә шактый:

Мәсәлән: Марат – француз теленнән, Лилия – латин, Ленар –рус ( Ленин армиясе дигәнне кыскартып ясалган аббревиатур исем), Рафаэль – борынгы яһүд – латин, Венера – Латин, Клара –латин-немец, Марсель –голланд-француз, Резеда- француз, Эльмира-борынгы инглиз теленнән кергән исемнәр.

Авылда исемнәр күбрәк кыскартылып әйтеләләр. Кушма төзелешле исемнәрнең бер компонентын төшереп калдырып әйтү очраклары бик еш очрый.

Мәсәлән: Нурмөхәммәт- Нурмый,

Гөлҗамал- Гөлҗи,

Мөбәрәкҗан- Мөбәри,

Габделхай – Хай

Хатын – кыз исемнәрендәге –ия,-ә,-а кушымчаларын төшереп калдырып әйтү очраклары да бар .

Мәсәлән: Нурания-Нуран

Гәүһәрия-Гәүһәр

Исемнәрне диалекталь формага бозып әйтү очраклары да бар:

Мәсәлән: Мәннаф-Мәннәф

Вәсилә-Вәзилә

Розалия-Рузалия

Һәр төбәкнең, авылның үз эндәшү формалары бар. Авыл кешеләре бер-берсенә якын итеп, балаларга йомшак, кечерәйтеп-иркәләп, ә өлкәннәргә ихтирам итеп дәшәрлек күңелгә якын сүзләр тапканнар.

Безнең авылда балаларга “олан”, “җүннем”, “ матурым”, “алмам-хөрмәм” дип дәшәләр. Уйнап-көлеп кенә авылдашлар бер-берсенә “Кара әле кызый (малай)”,-дип тә әйтеп куялар.Яшләр өлкәннәргә “ апа-абый” дип эндәшәләр. Балаларга тагын “җаным” дип эндәшү бар. Әгәр дә инде кешегә тискәре мөнәсәбәт белдерелсә, “гөлкәем” формасын кулланалар.

Мисал өчен:- Син инде, гөлкәем, бөтенесен дә беләм дип у йлыйсыңмы үзеңне?

Авылдагы фамилияләргә килгәндә алар бик күп төрле. Фамилияләрне икегә бүлеп булыр иде. Беренчесе - бу фамилияләрне барлыкка китергән исемнәр әле хәзер дә киң кулланышта йөри ( хәлбүки, алар да инде әкренләп азая бара).

Мәсәлән: Җиһаншин, Салихов, Фәйзрахманов, Әхмәтшин, Хәмитова, Галиев, Мөхәммәтҗанов, Хөсәенов һ.б.

Икенчесе – бу фамилияләрне барлыкка китергән исемнәр хәзер авылда бөтенләй юк.

Мәсәлән: Кашапов, Талипов, Аппакова, Нафиков, Усманова, Мортазин, Исмәгыйлов, Сафиуллин һ.б.

Ә инде авылдагы кушаматларны алып карасак, алар һәрбер кешедә диярлек бар. Һәм әлбәттә һәрберсенең үз тарихы. Чөнки бер генә кушамат та тикмәгә генә бирелмәгән, һәрберсе үз иясенең нинди дә булса үзенчәлекле ягын күрсәтеп тора.

Характерга бәйле кушаматлар:

Саескан (күп сөйләшүче), Төлке, Аю (әкрен, салмак, пошмас кеше), Черки (кирәкмәс җиргә дә кысылып йөрүче), Чикылдык (чикы-чикы килеп көлгән), Кызу (кызу канлы), Мерәс (“мразь” сүзеннән - әшәке), Тартар, Янут, Борыч түти (әче телле), Күркә, Шөпшә, Холыксыз, Кәҗә.

Физик якка бәйле кушаматлар:

Чеби (кечкенә гәүдәле), Торна (озын гәүдәле), Теркен (терек-терек атлап йөри торган), Каракай (кара кеше), Майлы баш, Җоннач, Бүрәт (бурятка охшаган), Бәләкәй, Күтәрмә авыз(аскы ирене алга чыгып торса).

Башка төр кушаматлар:

Үзебезнең нәсел кушаматы - Аппак. Аның тарихын әбием болай дип сөйләгән иде: Имеш, бабайның бабасы өйдә хатын-кызлар кич утырганда мич алдындагы көл-корымга батып уйный торган булган. Ә әнисе аны алып “аппагым” дип сөя торган булган. Бу кушамат шуннан калган. Бакалай- бакалея сүзеннән килеп чыккан, ягъни бакалея әйберләре белән сату иткәннәр.

Чутай - бакча башларындагы таллыкта сандугачлар “чут-чут” килеп сайраган. Анда, аларның бакча башларына әле хәзер дә сандугачлар оя кора.

Писер- нәселләрендә писарьлек белән шөгыльләнүче кеше булган.

Потап - көрәшче исеме. Бу кушаматның иясе мәйдан батыры иде.

Батрак - яллы эшчеләр булганнар.

Мари - авылдагы мари нәселе.

Будулай - атаклы фильмның героена охшаган.

Килеп чыгышлары билгесез булган тагын бик күп кушаматлар бар.

Мәсәлән: Көл, Шалкан, Җамаяк, Сәхтиян, Кесәл, Әтәләй, Алла, Патша, Шыркын, Шәпи,Кәкән, Мәткәян, Солдат, Пәрти, Салам, Урман, Чәйнек, Әпети, Носрый, Бакра.

Менә шушындый исем – фамилия һәм кушаматлар бар Түбән Ушмыда.

Һәрбер кеше үзенең нәселен, җиде буын бабасын белергә тиеш.

Фәнни эшебезнең ахыргы пункты “Исем бирмәк- исем алмак” дигән әйтем белән тамгалана. Исемнең дөньяда, җәмгыятьтә тоткан роле соклангыч. Исем гомеренең чиге юк, аның көч-кодрәтенең үлчәве юк. Дөнья исемнәр һәм сүзләрдән яратылган. Һәрбер җан иясе исем йөртә. Исемнәр һәм сүзләр белән халыклар, тарих яши. Исемнәр татар халкының милли йөзен, сыйфатын, тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген яклый һәм саклый. Мәктәпләрдә без җәмгыятькә файдалы кешеләр булыр өчен, дөрес һөнәр сайлап, әти-әниләребезне куандырыр өчен укыйбыз. Димәк, татар теле дәресләрендә уйлый, фикерли беләбез икән, без үз язмышыбызны язабыз дигән сүз.

Бу дөньяда шул нәрсәне,

И кешеләр, булдыралыйк,

Тарихта урын алырлык

Яхшы исем калдыралыйк!

Г.Саттар-Мулилле
Әдәбият
1.Гомәр Саттар-Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?”. Казан “Раннур” нәшрияты, 1998 нче ел.

2.Рафаил Газизов редакциясендә “Мамадышым- язмышым. Мамадыш- судьба моя”. Ижевск типографиясе,2005 нче ел

3. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музееннан алган материаллар.

4. Х.Габдулла- Ушмави “Түбән Ушмы тарихы”, Казан, архив.



ҖӘМИТ РӘХИМОВ – ТУГАН ТӨБӘК ҖЫРЧЫСЫ

Сөләйманова А.М.

Лениногорск шәһәре

№ 4 гомуми урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Ситдикова Х. М.
Син-мәңгелек, повесть-романнарың

“Үлем” , дигән сүзне белмиләр.

Бөекләр белән җирдән китсәләр дә,

Хәтерләрдә мәңге яшиләр.

“Өлешемә тигән көмешем”дә

Йөри әнә бәхет өләшеп.

Батыршалар җаннан-җанга күчеп,

Хаклык өчен йөри көрәшеп.


(“Әйләнәм дә...” Таһир Шәмсуаров)
Халык җанын аңлап , туган телебезнең бөтен тәмен тоеп, һәр әсәренә үз күңел хисләрен салып иҗат иткән ул безнең Җәмит Рәхимов.

Татарстаныбызның гүзәл табигатьле Шөгер төбәгендә туып, сихри шомырт әрәмәләренә хозурланып үскән Җәмит Рәхимовны әдәбият үзенә буйсындырган.Шуңа күрә аның әсәрләре авылча саф, гади. Язучы бу җирдә ашкынып, янып-көеп, шатланып-сөенеп яшәгән. Бу җирдә аның ата-бабалары торган. Әсәрләрендә язучы тормышны, табигатьне яратам дип шапырынмый, ә хисләрен геройларының теле белән әйттерә.

“Зәңгәр моң” хикәясендә лирик герой туган якның гүзәллегенә соклана һәм читтә үскән топольне кызгана: “Шулай көньяк зифалары белән хозурланып йөргәндә , күземә читтәрәк бер ялгызы үсеп утыручы тополь чалынды. Никтер йөрәк чәнчеп куйды. Иңгә иң куеп күкрәп үскән иптәшләреннән читтә боегып утыручы агачны кызгану хисе иде бугай бу. Шундый ук тополь шул ук җир, шул ук һава. Әмма бу тополь никтер рәнҗүле, боек. Торышында да тегеләрнеке кебек үк купшылык, зифалык, горурлык сизелми”. [ 2;102]

Җәмит Рәхимов илленче елларда очерк характерындагы язмалары белән күренә башлый. Очерк – авторның үз күзе белән күргәнне тасвирлап, сөйләп чыгуга корылган эпик жанр.[1;128] Соңга таба Җ.Рәхимов бу жанрга игътибарын тагын да көчәйтә. Аның “Алтын яткан җирләрдә”, “Кобзарь - Тукай кунагы”, “Якташларым”, “Батырлык чакрымнары” исемле китаплары, газета-журналларда, башка жентыкларда басылган дистәләрчә бүтән очерклары, шул чорның документаль елъязмалары буларак, сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышын җанлы картиналарын күз алдына китереп бастыра.

Җәмит Рәхимов-нефть темасына язылган 400 дән артык очерклар авторы.Ул-татар публицистикасында, татар әдәбиятында нефть темасын бөтен тулылыгы белән тасвирлаучы, баштанаяк аңа хезмәт итүче язучы.Татарстан нефтенең, Шөгер төбәгендә нефть эзләү, табу һәм чыгаруның тарихы өстендә дистә еллар буе эшли Җәмит Рәхимов. Ул кешеләрнен аерым сыйфатларын, табигать күренешләрен сурәтләү белән генә чикләнми, персонажларның эш-хәрәкәтләрен, уй-фигыльләрен, үзара мөнәсәбәтләрен дә сурәтли. Автор бер-бер артлы килүче вакыйгаларнын үзара эзлеклелеген саклый, берсен икенчесеннән китереп чыгара, бер вакыйганы икенчесенең дәвамы итә. Җәмит Рәхимов очеркның художество төрен сайлый. Художестволы очерк белән кешеләрнең яшәеш шартлары эченнән тотрыклы мөнәсәбәтләрне эзли. Аның “Өлешемә тигән көмешем” әсәрен очерк һәм повесть дип тә әйтеп була. Бу әсәрдә ул кеше характерын типик итеп тасвирларга омтыла. Аның сюжетын төзегән вакыйгалар юлдагы очрашулардан, очраклы сөйләшүләрдән гыйбарәт.

Җәмит Рәхимов 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшләгән. Үзенең эш тәҗрибәсе “Өлешемә тигән көмешем” повестен язарга да ярдәм иткәндер. Ул әсәрендә туган җирнең гүзәллегенә мәдһия җырлый, гади халыкның эшчәлеге, уңганлыгы белән горурлана, шатлана.

Әсәр 1987 елда язылган, теле гади, аңлаешлы. Повесть олы яшьтәге мәктәп балаларына багышланган. Төп геройлары-гади авыл кешеләре: авыл хатыны Галибә, аның апасы Мәчтүрә, Рамазан, Хаммат, һ.б.

Җәмит Рәхимов гади авыл кызы- Галибә язмышын күрсәтә. Яшьли әтисез- әнисез калган ятим кыз, Мәчтүрә апасы тәрбиясендә үсә. Өстенә кияргә рәтле киеме, туйганчы ашарга ипие булмый. Әмма апасы белән дус торалар, эшкә яшьли өйрәнеп үсә. Колхозда эшләгәндә дә бер дә сынатмый, эшен белеп эшли, нинди генә эш кушсалар да тырышып җиренә җиткерә. Яраткан кешесе –Рамазан белән дә эштә танышалар. Икесе дә уңган , булган, тормыш корып җибәрәләр. Бәхетләре генә озакка бармый, Рамазан үлә. Ансыз авылда яшәү кызыгы калмагач, Галибә шәһәргә нефть эшенә китә. Оператор ярдәмчесе булып эшли башлый. Җәмит Рәхимов әсәрдә оператор эшенең бөтен нечкәлекләрен бирә, эш кешесенә соклануын яшерми. Хаммат кебек эш рәтен белгән яшьләрдән үрнәк алырга өнди.

Өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт, рухи элемтә- мәңгелек мәсьәлә ул. Яшь буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең уңай тормыш тәҗрибәсе тәэсире бик кирәк. Үз төбәгеңдә, күршеңдә, яныңда горурланырлык кешеләр, аларга лаек булырга тырышу теләге тудыра. Моның өчен безнең зирәк һәм тәҗрибәле өлкәннәр киңәшенә һәм өйрәтүләренә колак салуыбызның кирәклеген искәртә автор.

Авторның “Өлешемә тигән көмешем” повесты ВЛКСМ өлкә комитеты премиясен ала.

Җәмит Рәхимов әдәби проза өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясый. Әдипнең хезмәт һәм әхлак темаларына багышланган “Девон хәбәрчесе” (1977), “Тәвәккәл таш яра” (1981) исемле повестьларын укучылар җылы каршылый. Инде “Уртак хәсрәт” (1985), “Сагыш” (1991), повестьлары, “Кыядагы чәчәкләр” (1989) һәм “Батырша” (1992) романнары чын-чынлап танылу китерәләр.

Татар әдәбиятының йөзек кашы булырлык “Батырша” романында телебез язмышы, динебез, тарихыбыз, халкыбыз киләчәге турында сөйләнә.

“Кыядагы чәчәкләр”романының язылу тарихы бик гыйбрәтле һәм кызыклы икән. Җәмит Рәхимов нефтьүткәргеч сузучыларның тормышын күзаллау өчен , шул конторага урнашып ,эшчеләр белән кырларда-яланнарда торба салып йөргән. Уренгой-Помары-Ужгород магистраленең шактый чакрымнарын җәяүләп узган. Себергә барып ,андагы якташларыбызның көнкүрешен , хезмәтен, холыкларын өйрәнгән.

Нефтьчеләр турындагы әсәрен шундый сүзләр белән тәмамлый: “Нефть байлыгыбыз арткан саен , торба юллары салу да киңәя. Аларны һаман да шул ук тынгысыз хезмәт кешеләре төзи. Ил баесын, Ватаныбыз чәчәк атсын, халкыбыз мул тормышта рәхәт, тыныч яшәсен дип алар бүген дә елгалар һәм сазлыклар, чокырлар һәм таулар, кырлар һәм үзәннәр аша корыч юллар сузып һаман алга баралар.

Ак юл сезгә, кыю кешеләр! ”[2;109]

“Бөекләр киләләр дә китәләр... Юк, китмиләр! Язганнары халык күңеленә, җанына җыр булып керә дә,мәңгелек моң булып киләчәккә юл ала... Шуңадырмы, алар торган саен якынаялар, еллар үткән саен сагындыралар...”[3] Җәмит Рәхимов татар халкының талантлы баласы, шуңа күрә үзен дә, иҗатын да онытырга хакыбыз юк!

Әдәбият
1. Әдәбият белеме сүзлеге / А.Г.Әхмәдуллин.-Казан:Тат.кит .нәш.,1990.-240 б.

2. Рәхимов Җ.Өлешемә тигән көмешем / Җ.Рәхимов. – Казан.,1978.-188б.


БӘЕТЛӘРДӘ – ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ

Спиридонова Э. И.

Дүсмәт

урта гомуми белем бирү мәктәбе



Фәнни җитәкче: Әгъләмова Н. Г.
Татар халкының әби—бабалардан ата—анага, ата—аналардан балага, ягъни буыннан—буынга күчеп килгән әсәрләре бар. Аларның бөтен җыелмасы «фольклор» дип атала, «халык авыз иҗаты» дип тә, халык әдәбияты дип тә йөртелә. Халкыбызның авыз иҗаты бай. Фольклор әсәрләрендә халыкның көнкүреше, гореф—гадәтләре, бәхетле тормыш турындагы өмет һәм хыяллары, зәвык, фәлсәфи, педагогик карашлары, тарихы чагыла.

Халык элек—электән үк яшь буынга яратып, кадерләп, өмет белән караган, үзенә лаеклы алмаш үстерүне изге бурыч итеп санаган. Аның укуын да, ялын да аң—зиһенен үстерерлек, кызыклы һәм мәгънәле итеп оештырырга тырышкан.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда халкыбызның авыз иҗаты киң кулланыла. Безнең укытучыларыбыз татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүгә, туплауга зур әһәмият бирәләр. Авылда яшәүче әби—бабайлардан такмазалар, бәетләр, әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, уеннар, мөнәҗәтләр язып алуны оештыралар һәм хуплыйлар.

Без туган төбәгебезнең авыз иҗаты жанрларыннан берсе — бәетләр турында белемнәребезне тирәнәйтүне максат итеп куйдык һәм узган гасырның төрле елларында һәм безнең көннәрдә иҗат ителгәннәрен эзли башладык. Эзләнү эшебез бушка китмәде: төрле яшьтәге һәм төрле урыннарда эшләүче якташларыбыз тарафыннан иҗат ителгән бәетләрне язып алдык.

Нәрсә соң ул бәет? Татар халык авыз иҗатында бәетләр аерым урын алып тора. Тарихи вакыйгаларны, тормыш—көнкүреш вакыйгаларын җыр, шигырь формасында сөйләп биргән халык авыз иҗаты әсәре бәет дип атала. Бәетләр, башлыча, әһәмиятле тарихи яки гадәттән тыш фаҗигале хәлләр уңае белән барлыкка килеп, үзәккә фаҗигале вакыйгаларны алалар. Бәет чыгаручы, шундый әсәр иҗат итеп, авыр хәсрәтен тарата, бәлага юлыгучының истәлеген мәңгеләштереп калдырырга омтыла. Тыңлаучы, укучы күңеленә кызгану хисләре сала, гыйбрәт алырга өйрәтә. Бәет жанрының бүгенге көннәрдә дә очравы шуның белән аңлатыладыр, мөгаен. Безнең халкыбыз - хис-тойгыларга бай халык. Бигрәк тә фаҗига, хәсрәт белән бәйләнешле хәлләргә битараф түгел. Бу турыда бөек шагыйребез Габдулла Тукай да: “Чү, әз генә бернәрсә шылт иттеме5, хәзер бәет чыгарыла”, - дигән.

Бәетләр тарихи һәм тормыш-көнкүреш төрләренә бүленәләр. “Сөембикә бәете”, “Рус-француз сугышы бәете”, “Гражданнар сугышы бәете”, “Бөек Ватан сугышы бәете” кебек тарихи бәетләр белән янәшәдә тормыш-көнкүреш бәетләрен дә өйрәнү халык язмышын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә.

Бәетләр еш кына язма шигърият традицияләренә таяналар һәм халык арасында да башлыча язма рәвештә, кулъязма китаплар ярдәмендә таралалар. Ягъни бәетләр – язма шигърият белән халык иҗаты очрашкан ноктада торучы иҗат төре.

Болгар, Алтын урда, Казан ханлыгы чорларыннан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бәетләр арасында гади халык тормышы, аның аерым вәкилләренең язмышы турында әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Бу тема, ягъни гади халык вәкилләренең язмышын сурәтләү 18 нче йөздә генә башлана. Тормыш-көнкүреш бәетләренең чәчәк ату чоры 19 нчы гасырга гына карый, дигән фикердә торалар фольклорчы - галимнәребез

Минем әниемнең туган авылы – күрше Иске Комазан авылы. Аның халкы элек— электән бәетләр чыгарырга оста булган. Авыл бәетләре төрле вакыйгаларны ача. Узган гасырның 60 нчы елларында, 70 нче еллар азагында һәм 90 нчы еллар башында фаҗигале төстә һәлак булган кешеләрнең үзләреннән сөйләтү алымы белән язылганнар. Мондый алымның традицион алым булуын беләбез. Без авыл бәетчеләре Әминә әби, Биби әби (алар инде вафат), Зәйтүнә апа, Миннур апа, Саимә, Вазыйга, Гүзәлия апаларның иҗат җимешләренә таяндык. Бу бәетләрдә авыл халкының рухи байлыгы, әхлаклылыгы, югары дәрәҗәдә камилләшкән шигъри сөйләме күренә. Бәет геройларының күбесе эш урынында, хуҗалык эшләрен башкарганда фаҗигале төстә һәлак булган. Моннан чыгып, без авыл халкының шул еллардагы кәсеп—шөгыльләре белән танышуны да максат итеп куйдык.

Әти-абыйларның йорт салу, каралты-кура җиткерү, утын әзерләү кебек эшләрен бүгенге көн авыл һөнәрләренә бәйлибез.

Бәетләрдә вакытсыз вафат булучыларны кызгану, аларның ятим калган балаларына, тол хатыннарына ярдәм итәргә омтылу хисләре өстенлек итә. Кеше гомеренең вакытсыз өзелүе язмыш белән бәйләнә. Бәетләрдә халык хакыйкате, авыл тормышының чынбарлыгы тасвирлана. 60 нчы елларда вафат булган Габделхәй бабай бәетеннән бер өзек:

Күкрәп үсә арышлар биек тауның башында,

Йорт кирәге, яраклары җитте минем башыма.

Сәгатьләр бүген дә уникенчегә сукты,

Әнкәем, мине пилорамда такталар сукты.

Кер чайкарга төштең инде су буена инешкә,

Зәйнәп бәгърем, мин юк инде сиңа киңәшкә.

Ике алма агачы утырттым, алмаларын күрмәдем,

Җан биргәндә балаларым – 2 кызым күрмәдем.

“Габделхәй бәете”н Әминә әби Дәминова иҗат иткән. Бәет Габделхәйнең кызы Гөлфия апа Мөхәммәдиевада саклана.

1981 елның февраль аенда 19 яшьлек тракторчы егет Батыр Билалов һәлакәткә юлыга. Батыр абый – минем әниемнең бертуган абыйсы. Бабабызның апасы Саимә Билалова 30 куплеттан торган бәет язып, Батыр абый исеменнән сөйли:

Хаҗи тавы бигрәк үрләч, төшәргә текә икән.

Әҗәлләр якадан тотты, инде нишләргә микән?

Пешердең, әни, ашыңны, ашамый мине көттең.

Тракторларга басылып, сине кайгылы иттем.

Бүгенге көндә Саимә апа Казан шәһәрендә яши. Шигъри җанлы бу авылдашыбызның кызы Әлфинур вафатыннан соң язган бәете дә бар. Туган авылы Иске Комазанга багышлап язган шигырьләре дә шактый.

Авылда Миләүшә исемле бик чибәр, яхшы укучы, тырыш, шат күңелле, чын мәгънәсендә тормышны яратучы кыз яшәгән. 7 нче сыйныфта укыганда бик каты салкын тидерә һәм вафат була. Авыл халкын тетрәндерә торган вакыйга була бу. Әнисен, әтисен, туганнарын авыр хәсрәткә салып, вакытсыз арабыздан киткән Миләүшәгә багышлап тиз арада бәет чыгарыла. Авторлары - Әгъләмова Миннур һәм Ибраһимова Вазыйга апалар. Бәет Иске Комазанда Миннур апада саклана. Түбәндәге юллардан без Миләүшәнең әнисенә үз авызыннан сөйләтеп язылган мөрәҗәгатен ишетәбез

Әнекәем, мәктәпләрдә өзелер үзәкләрең.

Минем дусларымны күргәч, түгелер күз яшьләрң.

Әнекәем, сиңа әйтәм, тыңла минем сүземне,

Күз яшьләрең белән юма минем нурлы йөземне.

Журналларны ачкан чакта исемемне күрерсең.

Мине сагынып, әнекәем, елый—елый йөрерсең

2005 нче елның җәй башында Иске Комазанда 48 яшьлек ир, 5 бала атасы кинәт кенә үлеп китә. Гаиләгә олы кайгы килә. Расих абыйның кызы Гүзәлия апа үзләренә килгән кайгы-хәсрәтне кәгазь битенә төшерә, ягъни бәет яза. Бу бәет “Юлдаш” газетасында да басылып чыкты. Монда да без традицион бәет алымын күрәбез: вафат булган кеше авызыннан сөйләтү балаларының аһ-зарлары белән аралаштырылып бирелә:

Таң алдыннан йөрәгем кыскач, тордым сезгә дәшәргә.

«Әлфия»,—дип авыз ачкач, очты җаным җәннәткә.

Әлфиям, сиңа әйтәм: «Догаңнан мине ташлама.

Кичләрен минем җан да ашкыныр синең янга».

Киттең, әти, безнең арадан, киттең кайтмас урынга.

Каберләргә кереп ятып, салдың кайгы утына.

Без бу әсәрләр ярдәмендә авыл халкының тормышын өйрәнәбез, үткәне белән танышабыз. Вакытсыз арабыздан киткән якташларыбызны кызганабыз, аларның гаиләләренә, туганнарына теләктәшлек күрсәтәбез. Безне шул куандыра: авылның гап — гади кешеләре шигъри җанлы һәм бай рухи дөньялы булып яшәүләрен дәвам итәләр. Бәет жанрының уңай традицияләре төбәгебез тарихында да уңышлы дәвам итә.

Гомумән, Иске Комазан авылында буыннардан буыннарга күчеп килгән халык авыз иҗаты үрнәкләрен күпләп очратырга мөмкин. Элеккеләре үрнәгендә яңа иҗат җимешләре дә барлыкка килеп тора. Әкиятләрне, мәзәкләрне, җырларны, балалар фольклоры төрләрен (санамышлар, эндәшләр, әйтенүләр, сюжетлы уеннар һ. б.) өйрәнүгә дә аерым игътибар бирергә кирәк.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет