Якуповлар — сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр.
Бу династиянең чишмә башында торган Якуб Исмәгыйлов 1723 елда Югары Сосна авылында туган. Аның дүрт улы була: Давыт (1779 елда туган), Муса (1781 елда туган), Төхфәтулла (1785 елда туган), Габбас (1787 елда туган). Алар һәрберсе әтиләренең эшен дәвам итеп эре сәүдәгәрләр булып җитешәләр һәм 1804 елда Малмыждагы сәүдәгәрләр гильдиясенә керәләр. Муса Якупов исә аеруча зур уңышларга ирешә, зур байлык туплый. Үлгәндә ул улы Хәсәнгә юлга салынган эшен һәм күләмле мирас калдыра. Тиздән Якуповларның өченче буыны вәкиле Хәсән Муса улы әтисе эшен уңышлы дәвам итеп Казан арты төбәгендәге иң абруйлы һәм бай сәүдәгәрләрнең берсенә әверелә.
Якуповлар династиясенең һәр буынына үзара туганнарча ярдәмләшеп, аңлашып эш итү хас. Шуның белән алар һәркайсы үз эшен уңышлы кора алган. Алар туплаган байлыкларын җәмәгатьчелек максатларына юмарт тотканнар. Мәсәлән, Хәсән Якупов, кызы Сәлимә Соснадан чыккан атаклы Чистай ишаны Мөхәммәтзакир Камаловка кияүгә чыккач, Чистай шәһәрендә зур җәмигъ мәчете салдыра. Ул үзе 1807 елда вафат була, васияте буенча 25900 сум акчасы фидия итеп шул мәчеткә тапшырыла. Туган авылы Сосна халкы аны олы хөрмәт белән җирли.
Хәсәннең улы Гомәр сәүдәгәр Якуповларның дүртенче буыны вәкиле. Ул Якуповларның эшмәкәрлеген иң югары биеклеккә күтәрүгә ирешә. Балтач тирәсендә зур җир биләмәләре тота. Мондагы тау буйлап сузылган урманнарны халык әле бүген дә «Гомәр бай урманы» дип йөртә. 1886 елда Балтач төбәгеннән чыккан зур Казан сәүдәгәрләре М.Үтәмешев һәм М.Усманов белән берләшеп «Казанская мануфактура Утямышева и К» ширкәте оештыра. Мануфактура товарлары җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче ширкәтнең еллык устав капиталы утыз мең сум була. Үз планнарын тормышка ашырып эшмәкәрләр Яңа Татар бистәсендә бәз буяу, соңрак сабын кайнату фабрикалары оештыралар. Егерменче йөз башына Үтәмешев мануфактурасы Казандагы иң эре сәнәгать предприятиеләре сафына баса, аның 1905 елдагы устав капиталы инде 245 мең сумга җитә. Бу капиталның 89373 сумы Гомәр Якупов өлеше була.
1905 елда Г.Якупов вафат була, аның ширкәттәге капиталы җәмәгате Әшрәфҗамал, уллары Мөхәммәтсадыйк, Әхмәтҗан, Габделкадыйр, Габделвәли, кызлары Зәйнәп, Нәгыймә, Зәйтүнә Якуповларга тәгаенләнә.
Якупов Хәсән Давыт улы — мәгариф хезмәте ветераны.
1899 елның 25 апрелендә Югары Сосна авылында туган. Ул Балтач төбәгендә данлыклы бай, җир хуҗасы Якуповлар нәселеннән. Тугыз яшеннән башлап 1912 елга кадәр авыл мәдрәсәсендә белем ала. 1912 елда Казанга килә, Казан байлары Вәлиев һәм Марасов кибетләрендә өйрәнчек була, 1914-1917 елларда инде үзе сату итә. Кышларын Карадуган авылына туганнарына кайта, анда булган чорларында балалар укыта.
Революциядән соң Х.Якупов Балтач төбәгендәге Көшкәтбаш, Сосна, Хәсәншәех, Арбаш, Таузар, Карадуган авылларында балалар укыта. 1932 елда читтән торып Казан педагогия техникумын тәмамлый һәм Казанга килеп төпләнә, төрле елларда Казанның төрле мәктәпләрендә укыта. 1944 елдан хезмәт юлының ахырына кадәр 82- мәктәптә эшли.
1949 елда күпьеллык нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
Х.Д.Якупов 1970 елда Казан шәһәрендә вафат була.
Яппаров Ягъфәр Якуб улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1924 елның 25 сентябрендә Таузар авылында туган. 1941 елда Балтач урта мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлап туган авылындагы «Көрәш» колхозында башта гади эшче, аннан соң бригадир булып эшли.
1942 елда армия сафларына алына һәм 1944 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Икенче Украина фронты гаскәрләре сафында Днепрны кичү сугышларында була. Кривой Рог шәһәрен азат итү өчен барган авыр сугышлар вакытында каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Шушы ярадан ул инвалидлык ала һәм демобилизацияләнә.
Фронттан кайткач Я.Яппаров ВКП(б)ның Балтач район комитетында хәрби бүлек мөдире булып эшли. 1945-1953 елларда— Карадуган мәктәбендә укытучы, соңрак аның директоры. 1953 елда аны кабат партия эшенә алалар—ул райком секретаре ярдәмчесе, гомуми бүлек мөдире булып эшли. Шушы елларда читтән торып Казан дәүләт университетының математика факультетында укый, аны 1959 елда тәмамлый. Шул ук елда Чепья урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Егерме ел шушы коллективта эшләү дәверендә Я.Яппаров Чепья мәктәбен республика күләмендә данлы, иҗади эшләүче, алдынгы педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелдерде.
1979-1984 елларда Я.Яппаров Балтач урта мәктәбенә җитәкчелек итте. Педагогик хезмәттән аерылгач та хезмәт юлын туктатмады—1985 елдан ул Ленин исемендәге колхозның профсоюз комитеты рәисе булып эшләде.
Я.Я.Яппаров үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеге чорында гаять киң һәм актив җәмәгать эше алып барды. Ул ялкынлы лектор, оста пропагандист, яшьләрнең яраткан остазы иде. Озак еллар инвалидлар җәмгыятенең район идарәсен җитәкләде, район ветераннар совеьты идарәсе әгъзасы булды. Тирән белемле, зыялы, ихлас һәм шат күңелле, кешеләрне үз итә, ярата белүче шәхес буларак ул һәркемгә кирәк, һәрвакыт кешеләр арасында булды.
Я.Я.Яппаров хезмәт ияләре депутатларының 13-17 чакырылыш район Советы, күп мәртәбәләр Чепья авыл Советы депутаты булып сайланды. Ул Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары , күп медальләр белән бүләкләнде. Яшь буынны тәрбияләүдәге олы хезмәтләре өчен 1963 елның май аенда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.
Ветеран 2002 елның 23 октябрендә вафат булды. Кабере туган авылы Таузар зиратында.
Яхин Мирбәт Әхмәт улы — галим, техник фәннәр кандидаты.
1925 елның 17 июнендә Казан шәһәрендә туган. Әнисе Яхина Анна Матвеевна 1942 елда «Активист» колхозына рәис итеп җибәрелә. Бераздан ВКП(б)ның Чепья район комитетында, район китапханәсендә эшли һәм Чепьяда яшәп кала. Шул сәбәпле Мирбәтнең тормышы Чепья авылы белән тыгыз бәйләнгән—ул Чепьяны үзенең туган җире дип санады. Әтисе Яхин Әхмәт Усман улы—партия эшлеклесе, юрист. 1935 елда репрессияләнә, 1936 елда аклана, 1937 елда вафат була.
М.Ә.Яхин 1940 елда Красный Бор урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап Әгерҗедәге 7-тимер юл фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә (ФЗӨ) укырга керә. Аны тәмамлагач юллама буенча 1941-1943 елларда Караганда тимер юлында эшли. Шушыннан 1943 елда Кызыл Армия сафларына алына. Немец-фашист илбасарларына һәм япон империалистларына каршы сугышларда катнаша. Батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Армия сафларыннан 1957 елда гына демобилизацияләнә.
1957-1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укый һәм машина детальләре кафедрасында ассистент итеп эшкә калдырыла. 1964-1967 елларда шушы кафедрада аспирантурада укый. 1967 елда диссертация яклап техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1969 елдан—доцент.
М.Яхин озак еллар Казан авыл хуҗалыгы институтында студентлар укытты. 1972 елдан— читтән торып уку факультеты деканы булды. Районыбызның читтән торып укып белем алган авыл хуҗалыгы белгечләре аның игътибарын, аның эчкерсез ярдәмен якты истәлек итеп сөйлиләр.
Авыл хуҗалыгы кадрлары хәзерләүдәге олы хезмәтләре өчен М.Ә.Яхин 1982 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеменә лаек булды.
М.Ә.Яхин 2004 елның 24 июлендә вафат булды. Үз васыяте буенча Чепья авылы зиратына җирләнде.
Яхин Сергей Мирбәт улы — галим, техник фәннәр кандидаты.
Чепья авылында 1961 елның 16 мартында туган. 1978 елда Казан шәһәрендә урта белем ала һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына кереп укуын дәвам итә. 1983 елда институтны тәмамлап авыл хуҗалыгы инженер-механигы дипломы ала.
1983-1985 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армия сафларыннан соң шушы ук институтның аспирантурасына керә. 1992 елда диссертация яклап техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
Бүгенге көндә Казан авыл хуҗалыгы институтында механика факультетының деканы урынбасары, доцент.
С.М.Яхин дистәдән артык фәнни мәкаләләр авторы, фәнни эшчәнлеген дәвам итә.
«Татар энциклопедик сүзлеге»нә кертелгән якташлар исемлеге.
-
Абдуллин Илфак Габделхак улы
-
Абдуллин Нурулла Гайнулла улы
-
Айдаров Җәүдәт Кәрамәтулла улы
-
Апанаев Габдулла Габделкәрим улы
-
Әсәдуллин Альберт Нурулла улы
-
Әхмәдиев Фаил Габделбәр улы
-
Әхмәтов Марат Готыф улы
-
Баязитова Флера Сәет кызы
-
Булатов Василий Галләм улы
-
Вәлиев Габделфәрт Габдрахман улы
-
Габделхәев Билсур Габделхәй улы
-
Галимуллин Харис Галимулла улы
-
Гарифҗанов Габделбәр Гарифҗан улы
-
Гарифҗанова Роза Бари кызы
-
Гарифуллин Габдулла Зарифулла улы
-
Гарифьянов Нургаяз Салих улы
-
Гафаров Айрат Нури улы
-
Гатиатуллин Мөхәммәт Хәбибулла улы
-
Гәрәев Хәмит Гәрәй улы
-
Гозәеров Камил Сабирҗан улы
-
Гыйлметдинов Гайфетдин Гыйлметдин улы
-
Даутов Ниаз Курамша улы
-
Динмөхәммәтов Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы
-
Динмөхәммәтов Габделхәй Ишмөхәммәт улы
-
Җәләлов Ринат Гыйният улы
-
Закиров Илдус Мөхәммәтгали улы
-
Зарипов Рим Ибраһим улы
-
Зарифов Габдрахман Закир улы
-
Зыятдинов Азат Шәймулла улы
-
Ибраһимов Хәбибулла Ибраһим улы
-
Ибраһимова Римма Мөбарәк кызы
-
Искәндәров Марс Җамалетдин улы
-
Ишморатов Байрон Мостафа улы
-
Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы
-
Мазһаров Әхмәт Мазһар улы
-
Минһаҗев Вагыйз Васыйл улы
-
Мостафин Рәшит Шәкүр улы
-
Мөлеков Сөләйман Мифтах улы
-
Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улы
-
Нәфыйкова Сәрвәр Нәфыйк кызы
-
Рәхимов Бакый Сибагатулла улы
-
Рахман Хәбра (Габдрахманов Хәбибрахман Габдрахман улы)
-
Сабиров Хафиз Сабир улы
-
Сәлахов Ибраһим Низаметдин улы
-
Сибагатуллин Фатыйх Сәүбән улы
-
Тумашев Равил Рәхим улы
-
Тумашева Кәшифә Җамалетдин кызы
-
Үтәмешовлар
-
Фәйзи Мирхәйдәр (Фәйзуллин Мирхәйдәр Мостафа улы)
-
Фәйзуллин Сәгыйт Сәетгәрәй улы
-
Фәләхов Инил Фәләх улы
-
Фәхретдинов Равил Габдрахман улы
-
Фейсханов Рафек Абдулла улы
-
Халитов Ниаз Хаҗи улы
-
Халиуллин Гыйниятулла Гатиатулла улы
-
Хәйретдинов Риф Галәветдин улы
-
Шаһиәхмәт әс-Симакый
Файдаланылган чыганаклар
1.Татарский энциклопедический словарь—Казань, 1999.
2.Хезмәт Геройлары китабы—Казан, «Хәтер», 2003.
3.Батырлар китабы—Казан, ТКН, 2000.
4.«Хәтер», 6том—Казан, «Хәтер», 1994.
5.«Хәтер китабы», 1-12 том—Казан, «Хәтер», 2000-2005.
6.«Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабы»—Казан, «Хәтер», 1999.
7.Р.Фәхретдин «Асар»—Казан дәүләт университеты китапханәсе.
8.Ш.Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»—Казан, ТКН, 1989.
9.М.Худяков «Очерки по истории Казанского ханства»—Казань, «Магариф», 2004.
10.Татар поэзиясе антологиясе, 2 томда—Казан, ТКН, 1992.
11.«Думада мөселман депутатлар»—Казан, 1908.
12.М.Госманов «Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар»—Казан, ТКН, 1996.
13.С.Алишев «Татары Среднего Повлжья в Пугачевском восстании»—Казань, ТКИ, 1973.
14.Р.Мөхәммәтшин «Татар зыялылары»—Казан, «Мәгариф», 2003.
15.Р.Фәхретдинов «Кичке азан»—Казан, ТКН, 1997.
16.Җ.Рәхимов «Батырша»—Казан, ТКН, 1994.
17.В.Имамов «Сәет батыр»—Яр Чаллы, «КАМаз», 1994.
18.«Правофланговые спорта Республики Татарсан»—Казань,1999.
19.«Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей»—Казань, «Яналиф», 2001.
20.З.Рәсүлева «Тукай эзләреннән»—Казан, ТКН, 1985.
21.М.Түнтәри «Түнтәр авылы тарихы»—кулъязма, ИЯЛИ мирасханәсе.
22.Р.Зарипов «Тирән тамырлы Түнтәрем»—кулъязма.
23.«Мари-Турекский район»—Йошкар-Ола, 2003.
24.В.Лямин, Г.Сулейманов «Город рабочей славы»—Пермь, ПКИ, 1976.
25.Журнал «Гасырлар авазы»
26.Журнал «Казан утлары»
27.Журнал «Мирас»
28.Журнал «Татарстан»
29.Журнал «Сөембикә»
30.Газета «Мәдәни җомга»
31.Газета «Ватаным Татарстан»
32.Газета «Шәһри Казан»
33.Газета «Восточный экспресс»
34.Газета «Хезмәт» (Балтач районы)
35.Газета «Дуслык» (Киров өлкәсенең Малмыж районы)
36.Россия дәүләт борынгы актлар архивы, Татарстан дәүләт архивы, Киров өлкә архивы, Малмыж крайны өйрәнү музее, Чепья Халыклар дуслыгы музее, Карадуган Себер юлы тарихы музее документлары.
Достарыңызбен бөлісу: |