Һадиева Ләлә Нәҗип кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
1935 елның 23 июнендә Арбор авылында туган. 1952 елда Чепья урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. 1955 елда техникумны тәмамлап Чепьдагы Г.Димитров исемендәге МТСка агроном булып эшкә кайта. 1955-1961 елларда «Маяк», Чапаев исемендәге, Шаумян исемендәге колхозларда агроном булып эшли.
1961 елда Л.Һадиева Смәел урта мәктәбендә биология фәнен укыта башлый. Аның алдагы бөтен хезмәт юлы менә шушы изге эшкә багышлана. 1968 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетын тәмамлый. 1978-1991 елларда ул укыту-тәрбия эшләре буенча джиректор урынбасары булды. Аның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.
Л.Һадиева 1961 елдан башлап Смәел урта мәктәбенең тәҗрибә участогына җитәкчелек итте һәм аны бөтен Союз күләмендә иң алдынгылар рәтенә чыгарды, гади бер авыл мәктәбенең зур эшләре турында үзәк матбугат органнары сокланып яздылар, аның тәҗрибәсен бөтен илгә пропагандаладылар. Балалар шушы участокта эшләп чын тормыш мәктәбе узалар, игенче хезмәтенең тирән серләренә төшенәләр. 1977-1986 елларда мәктәп Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашучы булып, аның Дипломнары белән бүләкләнде. 1986 елда Л.Һадиева һәм аның сигез укучысы ВДНХның бронза медальләренә лаек булды. Күп укучылар төрле елларда «Орленок» Бөтенсоюз пионер лагерына путевкалар белән бүләкләнделәр. Мәктәп тәҗрибә участогы республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы заказлары буенча тәҗрибәләр үткәрә, ул тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре республикабыз колхоз һәм совхозлары практикасына кертелә. 1982 елда мәктәпнең бер группа укучыларын РСФСР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Н.Флорентьев кабул итә. Әлеге коллективның данлы эшләре турында мондый сәхифәләрне күпләп санарга мөмкин.
Укучыларның тәҗрибә эшен оештырудагы уңышлары өчен Л.Н.Һадиева 19881 елда ВЛКСМ Үзәк комитетының «Наставник молодежи», 1982 елда РСФСР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Отличник социалистического сельского хозяйства» билгеләренә лаек булды. 1978 елда хөкүмәтебезнең олы бүләге— Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1990 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде. Авылдашлары аны берничә мәртәбә Смәел авыл Советы һәм Балтач район Советы депутаты итеп сайладылар.
Л.Н.Һадиева гадәттән тыш мәрхәмәтле, кешелекле шәхес. Аңа бик күпләргә үзенең күңел җылысын биреп ярдәм итәргә туры килде. Бүген дә инде өлкән яшьтә булуына карамастан ул үзенең инвалид энесен, вакытсыз вафат булган сеңлесенең баласын тәрбияли.
Ветеран бүген лаеклы ялда, әмма үзе бөтен гомерен биргән коллектив белән тыгыз элемтәдә яши.
Һадиева Мөкәррәмә Зариф кызы — хезмәт ветераны.
1919 елның 26 декабрендә Борнак авылында туган. Яңгул урта мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. Бераз вакыт колхозда эшләгәч аны Чепья МТСына тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Ул шушы МТСның трактор бригадасында эшли башлый. Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларда ул районның иң алдынгы тракторчылары сафында була. Үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешеләргә, хезмәттәшләренә ярдәмчеллеге белән олы хөрмәт казана. Шул олы хөрмәтнең нәтиҗәсе буларак, 1947 елда Чепья районы сайлаучылары аны Татарстан АССР Югары Советының икенче чакырылышына депутат итеп сайлыйлар.
Мөкәррәмә апа Шода егете Мәгъсүмҗан Һадиев белән бик матур гаилә корып биш бала тәрбияләп үстерде. Олы яшькә кадәр колхоз производствосыннан аерылмады. Ул «Хезмәттәге батырлык өчен», «Хезмәт ветераны», «Ана Даны» медальләре иясе.
1997 елда Шода авылында вафат булды.
Һадиева Флера Хәлил кызы — хезмәт ветераны.
1946 елның 26 октябрендә Чепья авылында туган. 1963 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1963-1969 елларда район почта үзәгенең Чепья бүлекчәсе мөдире булып эшли. 1969 елда Карадуган мебель фабрикасының Чепьядагы үргән әйберләр җитештерү цехына хисапчы-икътисадчы булып килә. Аның алдагы бөтен хезмәт юлы шушы коллектив белән бәйле. Озак еллар эшләү дәверендә Ф.Һадиева әлеге цехның ныклы икътисадый нигезен булдыруга зур көч куйды, хезмәттәшләре арасында олы ихтирам казанды
Әнә шул олы хөрмәтнең чагылышы буларак хезмәттәшләре Ф.Һадиеваны Профсоюзларның 1987 елда Мәскәү шәһәрендә үткән унынчы Бөтенсоюз съездына делегат итеп сайладылар.
Һадиянов Мәгъсүм Һадиян улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1920 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәктәбендә җиде сыйныф белем алган. Хезмәт юлын «Дружба» колхозында башлый.
Бөек Ватан сугышы башлану белән М.Һадиянов армия сафларына алына. Авыр һәм озын була аның сугышчан юлы. Немец-фашист илбасарларын тар-мар иткәч аңа әле япон империалистларына каршы сугыш операцияләрендә катнашырга туры килә. Шушы фаҗигале сугыш юлында берничә мәртәбә каты яралана, контузия ала. Аның сугышчан бүләкләре арасында—Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һәм башка күпсанлы медальләр.
Сугыш тәмамланганнан соң М.Һадиянов туган авылына кайта һәм кабат колхозда эшли башлый. Тиздән аны Казанга колхозларга җитәкче кадрлар хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Укып кайткач 1947-1949 елларда «Чулпан» колхозы рәисе булып эшли.1950-1960 елларда хезмәт ияләре депутатларының Түнтәр авыл Советы рәисе була. Аннан соңгы елларда «Дружба» колхозының төрле тармакларын җитәкли.
Сугыш һәм хезмәт ветераны М.Һ.Һадиянов 1998 елда Түнтәр авылында вафат булды.
Һибәтуллина Зарифа Хаҗи кызы — Герой-ана.
1919 елның 10 августында Арбор авылында туган. Әле Зарифа кечкенә бала вакытта әти-әниләре Каенсар авылына нигез салучылар арасында була. Бу ишле гаилә шулай итеп яңа урында төпләнеп яши башлый. Зарифа Субаш мәктәбенә йөреп дүрт сыйныф белем ала. Аннан соң әтисе белән биш ел дәвамында колхоз кортларын карый.
1937 елда авылдашы Гатият Һибәтуллин белән гаилә коралар һәм икесе дә «Марс» колхозында эшләүләрен дәвам итәләр. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килә. Менә шулай сөенешеп тормыш корып яшәп ятканда авылга авыр сугыш хәбәре килә. Авыл ирләрдән бушап, моңаеп кала, Гатият тә тиздән яу кырына китә. Ике сабыйны да карарга, караңгыдан караңгыга кадәр эшләргә дә туры килә Зарифага. Бәхетенә җиңү көненнән соң ире исән-имин кайта һәм әкренләп тормыш кабат җайга салына
Ун бала тудырып үстерә бу тату, тырыш гаилә. Балалары да үзләре кебек үк тырыш, максатка омтылучан, тормыш сөючән булып үсә аларның. Бишесе—Сания, Суфия, Тәскирә, Гүзәлия, Нурания язмышларын Казан белән бәйлиләр. Нурия гаиләсе белән Свердловск өлкәсендә төпләнә. Гөлфия Киров өлкәсенең Малмыж районында яши. Нургали—Субашта, Асия—Арборда нигез корган. Кече уллары Гамил исә Каенсарда, әти-әнисе нигезендә. Ул Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативында шофер булып эшли.
Балаларының күбесе инде өлкән яшьтә, лаеклы ялда. З.Һибәтуллинаның 27 оныгы инде берәм-берәм үз тормышларын корып килә.
1964 елда З.Х.Һибәтуллинага «Герой-ана» алтын медале тапшырылды. Ул «Ана Даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе кавалеры. Хөрмәтле әни һәм яраткан әби булып Каенсар авылында яши, улының балаларын үстерергә булыша.
Һидиятов Фәйзелгаян Һидият улы — хезмәт ветераны.
1940 елның 17 мартында Шода авылында туган. 1954 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм «Якты юл» колхозында эшли башлый. 1958-1961 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Армиядән кайткач Ф.Һидиятов Үрнәктәге авыл һөнәри-техник училищесында укый, киң профильле механизатор һөнәре ала.1963-1992 елларда—«Якты юл» колхозы тракторчысы. Аның утыз елга сузылган хезмәт юлы үзе бер соклангыч риваять кебек—анда туган җиргә мәхәббәт тә, олы фидакарьлек тә, чын мәгънәсендә көндәлек батырлык та, үз хезмәтеңне ярату да бергә үрелгән. Чордашлары аның иң асыл сыйфатлары дип техниканы яратуын, аны биш бармагы кебек белүен, аннан һәрдаим иң югары җитештерүчән файдаланырга омтылуын атыйлар. Шуның өчен дә ул колхоз тракторчылары арасында гадәттә гел алдынгылардан була, берничә мәртәбә район тракторчылары арасында җиңү яулый.
Тырыш механизатор 1973 елда нәтиҗәле хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
1994 елның 1 августында Шода авылында вафат булды.
Ц
Цветков Иван Панфилович — дин эшлеклесе.
1835 елда псаломщик гаиләсендә туган.
1854 елда Чистайдагы духовный училищены тәмамлый һәм Казандагы Спасо-Преображенский монастыреның послушнигы була. 1858 елдан—Лаеш чиркәвендә пономарь.
1865 елда Үрәс-Учи (Танькино) авылы чиркәвенә дьякон итеп билгеләнә. 1878 елда—шунда ук священник. 1883 елның мартында аны Кече Лызи чиркәвенә священник итеп җибәрәләр. Монда ул гомеренең ахырына —1889 елга кадәр эшли. Үзе рус кешесе булса да татар һәм удмурт теллләрен яхшы белә, җирле халык белән җиңел аралаша торган була.
И.П.Цветков 1887 елда дүрт баласы белән тол кала һәм балаларын ялгыз үстерә, аларга яшьтән дини белем бирергә омтыла. Ике улы Казанда духовный семинарие тәмамлыйлар һәм священник булып хезмәт итәләр. Ике кызы да священникларга тормышка чыга.
1889 елда Кече Лызи авылында вафат була.
Ч
Чернов Григорий Матвеевич—авыл хуҗалыгын күмәкләштерү хәрәкәте ветераны.
1896 елның 22 февралендә Сырья авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1902-1906 елларда Чепьядагы церковно-приходская школада башлангыч белем ала. Аның шуннан соңгы тормышы туган авылындагы крестьян хуҗалыгы белән бәйле. 1918 елда Чепьяда яңа оештырылган промкомбинатка эшкә килә. Укый-яза белгән кеше буларак аны 1919 елның ахырында Чепья волосте башкарма комитетының җир бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Алга таба ул 1930 елга кадәр шушында төрле җаваплы эшләр башкара.
1930 елда Г.Чернов Казанга төзүчеләр хәзерләү курсларына җибәрелә. Ул курсларны тәмамлап кайтканда колхозлар тәзү хәрәкәте инде башланган була һәм ул шушы хәрәкәткә кушылып китә, туган авылында колхоз оештыра. 1931 елда Казан авыл хуҗалыгы техникумы каршында алты айлык колхоз җитәкчеләре хәзерләү курсларында укый. 1932-1936 елларда туган авылындагы үзе оештырышкан «Труд» колхозы рәисе була. Аңа 1933 һәм 1935 елларда Мәскәүдә колхозчы-ударникларның беренче һәм икенче Бөтенсоюз съездларында катнашырга насыйп була. Алдынгы колхоз җитәкчесе буларак 1940 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша.
1937 елда аны Чепья районы авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләүләр системасына алалар. 1940-1941 елларда «Кызыл кустарь» артеленең җитештерү бүлеге мөдире, директоры була. 1942 елның башында оборона эшләренә мобилизацияләнә һәм 1946 елга кадәр Мәскәү подшипник заводында слесарь булып эшли.
Г.М.Чернов 1946-1951 елларда үзенең туган авылындагы терлекчелек фермасын җитәкли, ә 1951-1956 елларда «Труд» колхозының тимерчесе була.
Тынгысыз һәм катлаулы тормыш юлы кичергән ветеран 1968 елда вафат булды, кабере Сырья авылы зиратында.
Чернов Петр Григорьевич — авыл хуҗалыгы белгече.
1941 елның 22 апрелендә Сырья авылында туган. 1958 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм «Труд» колхозында хезмәт юлын башлый. 1959-1961 елларда колхозның Сырья сөтчелек фермасында учетчик вазыйфаларын башкара.
1961-1964 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәч Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Өч ел укыганнан соң читтән торып уку бүлегенә күчә һәм укуын 1971 елда тәмамлый, авыл хуҗалыгы инженер-механигы белгечлеге ала. 1967 елда «Труд» колхозында авыр хезмәт процессларын механикалаштыру буенча инженер булып эшли башлый. 1973-1976 елларда—«Труд» колхозының партия оешмасы секретаре.
П.Г.Чернов 1979 елның маенда «Труд» колхозының рәисе итеп сайлана.Әлеге хезмәтне ул 1997 елның февраленә кадәр башкарды. Шушы зур хуҗалыкка җитәкчелек итү чорында ул үзен оста җитәкче, тирән белемле, зур тәҗрибә туплаган энергияле һәм зыялы шәхес буларак танытты, район җитәкчеләр корпусында олы ихтирам казанды.
Колхоз производствосын оештырудагы олы хезмәтләре өчен 1986 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. П.Г.Чернов 1990 елда Россия Крестьяннар союзының беренче оештыру съездында делегат булып катнашты. Ул берничә мәртәбә халык депутатларының район Советы депутаты булып сайланды.
Хәзерге вакытта район газ хуҗалыгының Чепья зонасында эксплуатация буенча участок начальнигы вазыйфаларын башкара.
Чернов Прокопий Петрович — хәрби хезмәткәр, подполковник.
1926 елның 10 февралендә Сырья авылында туган. Сырья башлангыч һәм Чепья урта мәктәпләрендә укып урта белем ала. Хезмәт юлын «Труд» колхозының Сырьядагы тимерчелегендә тимерче булып эшләүче әтисе янында ярдәмче булып башлый.
1943 елның ноябрендә П. Чернов армия сафларына алына. Башта ул запастагы өйрәнү полкында хәрби хәзерлек үтә. 1944 елның декабреннән Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр алгы сызыкта сугыша. Балтик буе республикаларын азат итүдә, дошманның усал исеме чыккан Курляндия группировкасын тар-мар итүдә, Германия җирендә барган сугышларда катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
П.П.Чернов сугышлар тынганнан соң да хәрби хезмәтеннән аерылмый. Читтән торып укып Жуковский шәһәрендәге хәрби авиация институтын тәмамлый. 1946-1956 елларда Монино шәһәрендәге хәрби һава академиясендә хезмәт итә. Алга таба аның хезмәте Төркмәнстан һәм Казахстан Ресрубликалары белән бәйле. 1975 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга һәм Владимир өлкәсенең Кержач шәһәренә килеп төпләнә, шәһәрнең беренче мәктәбендә хәрби хәзерлек укытучысы булып эшли.
Ветеран 2003 елда вафат була һәм Кержач шәһәре зиратына җирләнә.
Чочокова Анна Степановна — хезмәт ветераны.
1910 елның 17 июнендә Сизнер авылында туган. Шушында башлангыч белем ала һәм әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтендә кайнап үсә. Авылда күмәкләштерү хәрәкәте башлангач Чочоковлар гаиләсе беренчеләрдән булып авылда оешкан Тельман исемендәге колхозга керә. А.Чочокова үзен уңган хезмәт кешесе итеп күрсәтә, бигрәк тә терлекләр карау белән бәйле эшләргә тартыла. Менә шушы һәвәслеген күреп тиздән аны ул чорларда авылның төп эш көче булган атлар карарга куялар.Ул үз эшен зур җаваплылык белән башкара, 1937 елда ук Чепья районында тайлар алып үстерү буенча иң югары күрсәткечкә ирешә. Аны алдынгы терлекчеләрнең республика активына делегат итеп сайлыйлар.
А.Чочокова авыр сугыш елларында да үз хезмәтеннән аерылмый. 1947 елда икенче республика активында катнаша, үзенең эш тәҗрибәсе турында чыгыш ясый.
Терлекчелекне үстерүдәге хезмәтләре өчен А.С.Чочокова 1947 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Тырыш , булдыклы хезмәт алдынгысы 1955 елда авырып китә һәм савыга алмыйча 1957 елның 18 гыйнварында вафат була.
Ш
Шакирҗанов Әгълә Шакирҗан улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1920 елның 31 мартында Куныр авылында туган. Куныр башлангыч мәктәбендә укый, Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1935-1937 елларда Арча педагогия училищесында белем ала. Башта Биектау районының Коркачык башлангыч мәктәбендә, 1940-1942 елларда Татар Әшнәсе авылында укытучы булып эшли.
Ә.Шакирҗанов 1942 елның июнендә Бөек Ватан сугышына китә. Сталинградны саклау сугышларында, Белоруссия, Польшаны азат итүдә кактнаша. Җиңү көнен Берлинның үзендә каршылый. Шулай итеп, хәрби элемтәче буларак, озын һәм авыр сугыш юлы үтә. Ике мәртәбә авыр яралар ала.
Тыныч хезмәткә Ә.Шакирҗанов 1946 елда гына кайта. Шуннан бирле аның бөтен гомере Биектау районының Ямаширмә авылы мәктәбенә багышланган. Монда ул математика, физика укыта, 37 ел дәвамында мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Читтән торып башта Казан укытучылар институтын, аннан соң педагогия институтын тәмамлый. Сугышта алган «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләре янына «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале өстәлә. 1962 елда аңа РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелә.
Ә.Шакирҗанов авылның һәм районның җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Аның тырышлыгы белән мәктәптә Ямаширмә янында оештырылган 146- артиллерия полкының Ямаширмәдән Берлингача узган сугышчан юлына багышланган музей оештырылды. Аның җитәкчелегендә укучылар шушы полк узган юллар буйлап 18 мәртәбә поход һәм экскурсияләр оештырдылар.
Ветеран якташыбыз 2002 елның 17 маенда вафат булды. Кабере Ямаширмә авылы зиратында.
Шакирҗанов Рәфыйк Шакирҗан улы — хәрби хезмәткәр, авиация полковнигы.
1938 елның 1 февралендә Чапшар авылында туган. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан шәһәренең 10-һөнәри-техник училищесында укып машинист-экскаваторчы һөнәре ала. 1955-1957 елларда Казан шәһәре төзелешләрендә экскаваторчы булып эшли. Кичләрен укып ДОСААФның Казан аэроклубының очучылар хәзерләү классын тәмамлый. 1957-1959 елларда Пугачев шәһәрендә очучылар хәзерләү хәрби училищесында укый.
Р.Шакирҗанов вертолетчы вазыйфасында совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Германия Демократик Республикасында, Грузиядә, Казахстанда озын-озак хәрби хезмәт юлы үтә. Ул Кызыл Байрак орденлы Көнчыгыш чик саклау округында вертолет экипажы, вертолетлар звеносы командиры, вертолетлар эскадрильясы командиры урынбасары булып хезмәт итә. 1978 елда аңа Казахстанның Талды-Курган өлкәсендә өр-яңа вертолетлар часте оештыру бурычы йөкләнә. Ул оештырган хәрби часть 1980 елдан Әфган сугышында катнаша, күп җаваплы бурычлар үти. Командир үзе дә күп сугыш операцияләрендә катнаша.Ул МИ-1, МИ-4, МИ-8, МИ-24 хәрби вертолетларында, ЯК-18 маневрлы хәрби самолетында оча. Хезмәте дәвамында 65 мәртәбә парашюттан сикерә.
Якташыбыз, авиация полковнигы Р.Шакирҗанов Кызыл Йолдыз ордены, «Дәүләт чикләрен саклауда үрнәк хезмәт иткән өчен» һ.б. күп медальләр белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә отставкада, Казан шәһәрендә яши.
Шакирҗанова Һидая Мөбарәкҗан кызы — хезмәт ветераны.
1961 елның 30 маенда Иске Салавыч авылында туган. 1976 елда Салавыч сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1978 елда Балтач урта мәктәбеннән урта белем алып чыга, комсомол юлламасы белән «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозның сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә килә. Бу коллективта ул 1985 елның ахырына кадәр эшләде. Тырышлыгы, уңганлыгы, эшкә бирелгәнлеге, коллектив омтылышлары белән яшәргә тырышуы аны тиз арада районыбызның мул сөт өчен көрәшүчеләренең алгы сафына чыгарды. Һидая һәрвакыт үзенең җәмәгать тормышындагы активлыгы белән дә аерылып торды.
1982 елда яшь терлекче ВЛКСМның 19-съездында делегат булып катнашты. Шул ук елны аңа ВЛКСМ Үзәк комитетының «Яшь терлекчелек алдынгысына» билгесе тапшырылды. Ике елдан соң «РСФСРның авыл хуҗалыгы ярыш отличнигы» билгесенә лаек булды. 1982, 1984, 1986 елларда комсомолның өлкә комитеты конференцияләрендә делегат булып катнашты.
Һ.Шакирҗанова 1994 елда Мәскәү финанс техникумының Казан филиалын тәмамлады.
1985 елның ноябреннән Салавыч авыл Советында үзәкләштерелгән бухгалтериянең икътисадчы-бухгалтеры булып эшли.
Шакиров Васыйл Габделбәр улы — мәгариф хезмәте алдынгысы.
1959 елның 28 июнендә Яңгул авылында туган. 1976 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан дәүләт педагогия институтында дәвам итә. 1981 елда институтны тәмамлап география-биология укытучысы белгечлеге ала. Хезмәт юлын 1981 елда Смәел урта мәктәбендә башлый. Тиздән аны мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр.
1985 елда В.Шакиров ВЛКСМ райкомының икенче секретаре итеп сайлана. 1989 елда КПСС райкомы инструкторы итеп күчерелә. 1989-1992 елларда—ВЛКСМның Балтач райкомының беренче секретаре. 1991 елда ВЛКСМның 22-съездында делегат булып катнаша.
В.Шакиров 1992 елда әле төзелеп ята торган Балтач гимназиясе директоры итеп билгеләнә. Җитез, булдыклы, зыялы, кешеләрне оештыра һәм әйдәп бара белүче егет монда да сынатмый—гимназияне төзү, җиһазлау, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен уңышлы хәл итә.
1995 елда гимназия ачылып эшли башлагач В.Шакиров бөтен коллективны иҗади хезмәткә, эзләнүгә туплый һәм юнәлтә алды. Бүген бу тәрбия учагы чын мәгънәсендә алдынгы тәҗрибә үзәгенә әверелде. Монда инглиз теле, информатика, хореография башлангыч сыйныфлардан ук укытыла. Сәләтле балаларга белем бирүнең үзенчәлекле системасы булдырылды. Гимназия укучылары—район һәм республика олимпиадаларында, конкурсларында, КВНнарда даими призерлар һәм җиңүчеләр. Гимназияне тәмамлап чыгучылар тулысынча диярлек укуларын югары һәм махсус уку йортларында дәвам итәләр.
Ачылуының беренче көннәреннән монда укучыларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау буенча зур эш алып барыла. 2003 елда сәламәтлек саклау буенча гимназиягә «Алтын дәрәҗәдәге мәктәп» исеме бирелде. 2004 елда «Мәктәп—сәламәтлек территориясе» республика конкурсында җиңеп чыкты. 2003-2005 елларда «Сәламәт булырга өйрәтү» Европа Союзы экспериментында катнашып, 2005 елда сәламәтлеккә омтылучы мәктәпләрнең Европа Берләшмәсенә кабул ителде.
Гимназиядә укучылар үзидарәсенең нәтиҗәле системасы булдырылды. Коллектив әти-әниләр белән кулга-кул алынып эшли. Физкультура-спорт эше югары дәрәҗәдә куелган, аның материаль базасы бай. Монда укучылар һәр район ярышының үзәгендә, республика бәйгеләрендә еш һәм уңышлы катнашалар.
В.Г.Шакиров ун ел дәвамында гимназия коллективына җитәкчелек итү чорында үзен олы педагог-тәрбияче һәм җитәкче-новатор итеп күрсәтте. 2003 елда аңа Россия Федерациясе гомуми белем бирү учреждениеләренең Почетлы хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Шакиров Мөхәммәтфатыйх Шакир улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1922 елның 27 гыйнварында Сосна авылында туган. 1941 елда Балтачта урта мәктәп тәмамлый һәм Сосна мәктәбендә балалар укыта башлый.
1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Волхов һәм Карел фронтлары гаскәрләре составында авыр сугыш юлы үтә. Билгеле булганча, бу фронт гаскәрләренә елларга сузылган йончыткыч позицион сугышлар алып барырга туры килә. Бер якка да өстенлек бирмәгән мондый позицион сугышлар күп югалтуларга, кешеләрнең психик аруына китерә. Мондый хәләттәге частьларга хөкүмәт бүләкләре дә күп эләкми. Ф.Шакировка сугышның менә шушындый шартларында хезмәт итәргә туры килә. Ул Новгород, Петропавловск калаларын фашистлардан азат итүдә катнаша. Аңа коралын икенче якка борып Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре белән япон империалисиларын тар-мар итүдә дә катнашырга туры килә әле. Сугыш юлларында ике мәртәбә яралана. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.
М.Шакиров 1945 елның ахырында тыныч хезмәткә кайта. Кайта һәм кабат үзе яраткан укытучылык хезмәтенә тотына. Аңа эшләргә дә, бер үк вакытта сайлаган хезмәт юлын ахырынача дәвам итү өчен укырга да кирәк була. 1954 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый, тарих укытучысы белгечлеге ала. 1951-1953 елларда ул Сосна җидееллык мәктәбенең директор урынбасары, 1953-1957 елларда Кенә, Көшкәтбаш мәктәпләрендә директор булып эшли. 1957 елда кабат туган авылына кайта һәм 1982 елга кадәр Сосна мәктәбенең директоры була.
Үзенең 42 еллык педагогик хезмәте дәвамында М.Шакиров бик күп яшьләрне укытып, тәрбия биреп тормыш юлына чыгарды. Аңа һәрвакыт иҗади эзләнү, яңалыкка омтылу, новаторлык хас булды. Җитәкче буларак педагогик коллективны да нәкъ менә шушы принципларга нигезләнеп эшләргә юнәлтә белде.
М.Шакиров бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында зур җәмәгать эше алып барды—ул лектор да, пропагандист та, агитатор да, үзешчән сәнгать активисты да булды, шул эшчәнлеге белән авылдашларының тирән ихтирамын уазанды.
Халык мәгарифен үстерүгә керткән саллы хезмәтләре өчен 1959 елда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Шакиров Нәзир Шакир улы — галим, икътисад фәннәре кандидаты.
1942 елның 1 февралендә Сосна Пүчинкәсе авылында туган. Ике сугышта катнашкан әтисе бик иртә үлеп китү сәбәпле балалык еллары гаять авыр шартларда үтә. Моңа гаиләнең ишле булуы да сәбәп була. 1958 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Өч ел дәвамында ул чактагы «Марс» колхозында учетчик булып эшли.
1961 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны 1966 елда тәмамлап агроном-икътисадчы белгечлеге алып чыга. Чирәм җирләрне үзләштерү киң колач алган еллар булганлыктан аны Казахстанның Кустанай өлкәсенә эшкә җибәрәләр. 1966-1971 елларда Кустанай авыл хуҗалыгы һәм автомобиль юллары техникумында икътисад фәннәрен укыта. 1972 елда Кустанай авыл хуҗалыгы институтының аспирантурасына укырга керә һәм авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә икътисадчы һәм өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфаларын башкара.
1978 елда диссертация яклап икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1978-1984 елларда Кустанай авыл хуҗалыгы институтында укытучы, доцент, кафедра мөдире. 1984-1991 елларда Кустанай өлкәсенең Рудный шәһәрендә индустрия институтында политэкономия кафедрасы доценты. 1992 елдан соң Кустанай дәүләт университетында укыта. Бер үк вакытта фәнни эшчәнлек алып бара—аның фәнни матбугатта дөнья күргән илледән артык хезмәте бар.
Гомеренең соңгы елларында Чаллыга кайтып Кама политехника институтында укытты, иктисад теориясе кафедрасында доцент булды.
2005 елда Чаллы шәһәрендә вафат булды.
Достарыңызбен бөлісу: |