Шакиров Рәшит Габделбәр улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.
1952 елның 14 октябрендә Яңгул авылында туган. 1969 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. 1969-1974 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый һәм авыл хуҗалыгы инженер-механигы белгечлеге ала. 1974 елда «Яңа тормыш» колхозында гараж мөдире булып эшли башлый. 1974-1975 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач 1980 елга кадәр—«Яңа тормыш» колхозының баш инженеры.
1980 елда Р.Шакиров «Гостехнадзор»ның район инспекциясе начальнигы итеп билгеләнә. Шушыннан 1981 елда партия эшенә алына—1981-1986 елларда КПСС район комитетының яңа оешкан авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.
1986-1987 елларда—КПССның Татарстан өлкә комитетының партия-оештыру бүлеге инсирукторы.
1987 елның июлендә КПССның Балтач район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. 1991 елның гыйнварыннан—КПСС район комитетының беренче секретаре.
КПСС яшәүдән туктау сәбәпле 1991 елның августында Р.Шакиров әлеге посттан азат ителде. Моннан соңгы чорда ул район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге начальнигы булып эшләде.
Р.Г.Шакиров һәр эштә тыйнаклык, кешеләргә игътибарлылык, таләпчәнлек кебек күркәм сыйфатлары белән аерылып торды.
1990 елның гыйнварыннан—күптармаклы торак-коммуналь җитештерү предприятиесенең хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженеры.
Шакиров Фәргат Фарук улы — хезмәт алдынгысы.
1960 елның 2 гыйнварында Сосна Пүчинкәсе авылында туган. 1975 елда Субаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехника факультетына укырга керә. 1979 елда техникумны тәмамлап Тукай исемендәге колхозда зоотехник булып хезмәт юлын башлый.
1979-1981 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә—аңа үзара мөгамәләләрнең иң кискен һәм катлаулы чорында Совет-Кытай чиген сакларга туры килә.
Ф.Шакиров 1981 елның декабрендә армия сафларыннан кайта һәм район кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр конторасы директоры урынбасары булып эшли башлый. 1988 елда хәзерләүләр конторасының директоры итеп билгеләнә һәм 2001 елның азагына кадәр районыбызда хәзерләүләр эшен оештыруга җитәкчелек итә. Бу чорда хәзерләүләр эшенең торышы буенча Балтач конторасы республикада алдынгы урыннарда булды, берничә мәртәбә җиңү яулады. Менә шушы нәтиҗәле хезмәте өчен Ф.Шакировка 1999 елда Татарстан республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
2001 елның ноябреннән—күптармаклы торак-коммуналь җитештерү предприятиесе мастеры.
Шакиров Фидаил Нури улы — спорт остасы.
1954 елның 10 августында Бөрбаш авылында туган. 1971 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый. 1973-1978 елларда Казан ветеринария институтынды укый, зоотехник белгечлеге ала. 1978-1980 елларда—Актаныш районының «Октябрьнең 12 еллыгы» колхозы зоотехнигы. 1980-1981 елларда районыбызның «Правда» колхозында шул ук хезмәттә. 1981-1987 елларда Казанда Бауман районының азык сәүдәсе идарәсе экспедиторы була. Аннан соңгы өч елда Казанның 8-ремонт-төзү идарәсендә эшләп ала, дүрт ел юл төзү комбинаты мастеры вазыйфаларын башкара. 1994 елдан башлап бизнес белән шөгыльләнә, шәхси эшмәкәр.
Татарча көрәш белән балачактан кызыксына. Мәктәптә укыганда атказанган спорт мастеры В.Гарифуллин остазлыгында шөгыльләнә. Физик камиллеге, тырышлыгы, максатчанлыгы белән зур уңышларга ирешә. Биш мәртәбә Татарстан, өч мәртәбә Россия чемпионатларында чемпион булды. М.Җәлил исемендәге призга «Ватаным Татарстан» газетасы уздыра торган еллык иң олы бәйгеләрдә алты мәртәбә җиңү яулады. Үзенең гадел, гадәттән тыш матур көрәше, көндәшләренә һәрвакыт ихтирамы белән республикабызда гына түгел, аннан еракларда да олы ихтирам казанган көрәшче.
1974 елда милли спорт төрләре буенча Россиянең спорт мастеры исеме бирелде. 1998 елда Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды.
Шакирова Оркыя Рамазан кызы — хезмәт ветераны.
1928 елның 6 июлендә Арбаш авылында туган. 1945 елда Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Калинин исемендәге колхозда хезмәт юлын башлый. Элгәре ун елда ул—трактор агрегатында прицепщица. 1955 елда Калинин исемендәге колхозның дуңгызчылык фермасына эшкә килә. Шушы коллективта 1983 елга кадәр—утыз елга якын эшли. Күп үрчем алып үстерүче, югары артым алучы буларак шушы елларда аның даны районда гына түгел республикабызда шаулады. Ит җитештерүдә эшләүчеләрнең маягы, әйдәп баручысы иде ул.
Үрнәк хезмәте белән О.Шакирова берначә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче», «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» билгеләренә лаек булды. 1971 елда Ватаныбызның иң югары бүләге—Ленин ордены белән бүләкләнде.
Хезмәттәшләре аны унынчы чакырылыш район Советы депутаты, биш чакырылыш Карадуган авыл Советы депутаты итеп сайладылар.
Шакирова Рәзилә Камил кызы — галим, икътисад фәннәре кандидаты.
1976 елның 29 июнендә Түнтәр авылында туган. 1993 елда алтын медаль белән Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә уку елларында ук район һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында катнаша, призлы урыннар яулый. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында 1992 елда беренче,1993 елда өченче урыннарны яулый.
Мәктәпне тәмамлагач Казан финанс-икътисад институтына укырга керә һәм аны 1998 елда тәмамлый. 2001 елда шушы ук институтның аспирантурасына керә. 2004 елда диссертация яклый, икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
Бүгенге көндә Р.Шакирова Казан финанс-икътисад институтында укыта, фәнни эшен дәвам итә.
Шакирова Рәмзия Камил кызы — галим, икътисад фәннәре кандидаты.
1972 елның 23 сентябрендә Смәел авылында укытучы гаиләсендә туган. 1989 елда алтын медаль белән Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә уку чорында төрле фәннәр буенча район һәм республика олимпиадаларында катнаша, призлы урыннар яулый. 1987 һәм 1989 елларда рус теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында җиңүче була.
Мәктәпне тәмамлаган елда Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Укуын шушында ук аспирантурада дәвам итә. 1996 елда диссертация яклый һәм икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
Р.К.Шакирова финанс-икътисад институтында укыта, доцент. Фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Ул әлеге институт белән параллель укып Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын да тәмамлады.
Шакирова Фәридә Гариф кызы — журналист, җәмәгать эшлеклесе.
1942 елның 7 апрелендә Бөрбаш авылында ишле гаиләдә туа, бик яшьли әтисез кала. Җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң дүрт ел колхозда эшли—хисапчы, плугарь була. 1960 елда Урал ягына чыгып китә. Металл кою заводының мартен мичен ремонтлауда, торба коюда һәм башка шуның ише авыр хезмәтләрдә була. Шундый шартларда кичке мәктәпкә йөреп урта белем ала.
1964 елда туган ягына кайта һәм Бөрбаш авыл клубы мөдире булып эшли башлый. Шушы елда Арчада чыга торган «Коммунизмга» газетасында аның беренче шигырьләр бәйләме басылып чыга. Балачактан ук күңелендә булган әдәби иҗатка омтылыш аны 1969 елда Кукмара район газетасына әдәби хезмәткәр итеп китерә. 1970 елда ул вакытта Балтач район газетасы редакторы булып эшләгән шагыйрь Дифгат Сирай Фәридәне үзе янына эшкә чакыра. Егерме ел дәвамында «Хезмәт» газетасының хатлар бүлеге мөдире, аннан соң җаваплы секретаре булып эшли. Шушы чорда аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, юморескалары, уйлануларын чагылдырган публицистик язмалары «Ватаным Татарстан», «Идел», «Чаян» һәм башка басмаларда дөнья күрә, шигырьләре коллектив җыентыкта нәшер ителә. Ф.Шакирова, инде өлгереп җиткән иҗатчы буларак, хикәя, повесть кебек зур күләмле чәчмә әсәрләр иҗат итүгә алына. Тормышны тирәннән, төпкеленнән белүе, кешеләрне яратуы аңа зур уңышлар китерә—әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Аның әсәрләрендә гыйбрәтле кеше язмышлары, нечкә психологик кичерешләр белән үрелеп барып, йөгерек матур тел белән, мавыгып укый торган итеп сурәтләнә, гыйбрәт һәм сабак алырга өнди. Әнә шундый әсәрләре 2002 елда «Күңел ярларында ак дулкын» исеме белән аерым китап булып басылып чыкты.
1974 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала.
Ф.Шакирова озак еллар район архив бүлеген җитәкләде, киң җәмәгать эше алып барды. Ул—район хатын-кызлар хәрәкәтенең әйдәп баручыларыннан берсе. Киң җәмәгать эшчәнлеге өчен 1996 елда «Районның хезмәт батыры» исеменә лаек булды. Шул ук елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Ф.Шакирова бүгенге көндә лаеклы ялда, актив иҗат белән яши.
Шакирова Фирдәүсә Гафурҗан кызы — хезмәт алдынгысы.
1959 елның 14 июнендә Кили авылында туган. Хезмәт юлын 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чапшар мөгезле эре терлек фермасында сыер савучы булып башлый. 1977 елдан Кили дуңгызчылык фермасында дуңгыз караучы булып эшли. Бу алдынгы коллективның югары җитештерүчән эшләвендә алдынгы терлекче Фирдәүсә Шакированың өлеше гаять зур. Үзенең тыйнаклыгы, тырышлыгы, ихласлыгы, башкаларга ярдәмчел булуы белән ул һәрвакыт коллектив тормышының үзәгендә.
Ит терлекчелеген үстерүгә керткән фидакарь хезмәте өчен Ф.Шакировага 2000 елның августында Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Ф.Шакирова өлкән яшьтәге әнисен һәм инвалид абыйсын йөрәк җылысын биреп тәрбияләп, авылдашлырының тирән хөрмәтен яулап яши, хезмәтен дәвам итә.
Шамова Марина Егоровна — Герой-ана.
1922 елның 20 октябрендә Мари Иле Республикасының Мари-Төрәк районы Масара авылында туган. Шушында башлангыч белем ала һәм колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы алдыннан Улисьял егете Шамовка тормышка чыга, сугыш алды һәм сугыш елларында шушы авылдагы «Уял» колхозында эшли.
М.Е.Шамова ире белән бергәләп ун бала тудырып үстерә, аларны зур тормыш юлына чыгара. Бүгенге көндә улы Геннадий һәм кызы Таисия Кыргызстанның Ош шәһәрендә гомер итәләр. Нина Казан шәһәрендә үз гаиләсе белән яши. Улы Аркадий Мари Иле Республикасында, кызы Алевтина Киров өлкәсендә, Надежда Чепьяда үз язмышларын тапканнар. Ә Тамара, Зинаида, Владимир тормышларын туган авыллары белән бәйләгән.Улы Василий, кызганычка каршы, инде вафат.
М.Е.Шамова хөрмәтле ана һәм әби булып 81 яшенә кадәр гомер итте һәм 2003 елның 8 августында туган авылында вафат булды.
Шаязданов Әмир Шаяздан улы — авыл хуҗалыгы белгече.
Арча районының Мөрәле авылында 1932 елның 18 ноябрендә туган. Урта белем алып Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң үзенең хезмәт юлын 1958 елда Чепья районының Г.Димитров исемендәге МТСында баш зоотехник сыйфатында башлый. Ике елдан соң Балтач районының авыл хуҗалыгы инспекциясенә баш зоотехник итеп күчерелә. 1961 елдан—инспекциянең начальнигы.
1962 елдан Ә.Шаязданов үзенең эшчәнлеген әһәмиятле проблеманы хәл итүгә—колхозларда мөгезле эре терлекләрне кабат җитештерүне фәнни нигезгә коруга алына. 1977 елдан менә шушы тармак буенча хуҗалыкара берләшмәнең рәисе, 1985 елдан— аның баш белгече итеп раслана.
1960-1970 еллар—авыл хуҗалыгында кискен борылыш, интенсивлаштыру еллары буларак характерлы. Терлекчелекне үстерүгә, аның продуктлылыгын арттыруга зур әһәмият бирелә. Ә бу исә терлекләрнең баш санын ишәйтүдән башка мөмкин түгел. Яхшы хәзерлекле һәм тәҗрибәле белгеч Ә.Шаяздановның районда терлекләрне кабат җитештерүдә фәнни һәм гамәли хезмәте гаять зур булды, нәкъ менә шушы елларда хуҗалыкларда сыерлардан үрчем алу сизелерлек үсте һәм стабильләште, ныклы системага салынды. Шушы нигездә савым терлекләренең нәселен яхшыртуга мәгълүм юнәлеш алынды.
Җәмәгать терлекчелеген үстерүгә куйган нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ә.Ш.Шаязданов 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1973 елда аңа Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы, 1985 елда РСФСРның атказанган зоотехнигы исемнәре бирелде
1989 елда Балтач авылында вафат булды.
Шаязданова Галина Павловна — табиб.
1933 елның 5 августында Апас районында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1951 елда Казан медицина институтына укырга керә. 1957 елда табиб-педиатр белгечлеге алып юллама нигезендә Балтач район хастаханәсенә эшкә килә. Табиб буларак аның хезмәт юлы тулысынча менә шушы коллективка багышланган.1970 елга кадәр ул педиатрия хезмәтендә булды. 1970-1975 елларда баш табибның оештыру-методик эшләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкарды. 1975 елдан 1989 елга кадәр махсус хәзерлек үтеп табиб-окулист булып эшләде.
Кешеләргә гаять игътибарлы, ягымлы, тыйнак, үз эшенең чын остасы Г.П.Шаязданова Балтач хастаханәсе тарихында якты эз калдырган олы абруйлы табиб.
Г.П.Шаязданованың халык сәламәтлеген саклауга керткән хезмәтләре югары бәяләнде. 1967 елда ул «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. 1971 елда «Почет билгесе» орденына лаек булды. 1976 елда исә Татарстан АССРның атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.
Медицина хезмәте ветераны бүген лаеклы ялда, Балтач авылында яши.
Шаһиәхмәт бине Рәфыйк бине Мөэмин бине Хөсәен әс-Симакый — дин эшлеклесе.
1785 елда Салавыч авылында туган. Аның әтисе белем эстәп дөнья гизгәннән соң Минзәлә төбәгендәге Симак авылында төпләнә һәм мондагы мәчетнең имамы була.
Шаһиәхмәт башта үз төбәгенең зыялы имамнарыннан, аннан соң Казан арты төбәгенә килеп Мәчкәрәдә Мөхәммәтрәхим ахуннан, Габденнасыйр Курсавидан дәресләр ала. Шуннан соң аның юлы Бохарага юнәлә. Бохарада укып кайткач әтисе урынына Симак мәчетенә имам- хатыйб һәм мәдрәсәгә мөдәррис булып урнаша. Ул балаларны укытуга, мәдрәсә эшчәнлегенә зур игътибар бирә, шәкертләре күп була. Шуның белән бу төбәктә олы шөһрәт казана. Аның шәкертләре арасында үз чорында шушы якта гонванлы булган имамнар күп: Габделфәттах әл-Мөслими, Габделгалим әл-Бикбавый, Габделкәрим әл-Мәҗтәви, Габделгазиз әл-Урманаи, Гайнәкамал әл-Карани, Габделлатыйф әс-Сарманый, Насретдин әл-Бараи, Габдулла әл-Чакмакый, Фазыл әт-Тактавый һәм башкалар. Ш.Мәрҗани бәяләгәнчә, ул «…шул тирә кешеләренең мактанычы».
1835 елда илле яшендә Симак авылында вафат була. Аның эшен өченче буын булып улы һәм шәкерте Нуретдин дәвам итә.
Шаһимәрданов Галимҗан Шаһимәрдан улы — партия эшлеклесе.
1904 елның февралендә Нөнәгәр авылында туган. Балалык һәм үсмер еллары әтисе хуҗалыгында эшләп, авылның хәлле кешеләренә көнлекче булып ялланып авыр хезмәттә уза. 1916-1918 елларда кышкы чорда авыл мәдрәсәсенә йөреп укырга-язарга өйрәнә. 1919-1924 елларда Малмыжда коммуналь хуҗалыкта су ташучы, ГПУда ат караучы булып эшли. 1924 елда туган авылына кайта, оешып килүче комсомол сафларына керә. Тиздән авылдагы комсомол оешмасының секретаре итеп сайлана. 1925 елда партия сафларына кабул ителә, ул вакытта Яңгул волостена кергән Нөнәгәр авылында изба-читальня мөдире була, халык арасында аңлату эшләре алып бара. Шушы елда Яңгулда укытучы булып эшләүче Мөхәммәдиева белән тирә-якта беренче булып кызыл туй ясап гаилә төзи.
1926 елда Г.Шаһимәрданов Кызыл Армия сафларына алына. Ул Беренче Татар укчы полкында хезмәт итә, полкның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. Полк мәктәбендә укый. ВКП(б)ның полк комитеты бюросы члены. Делегат булып ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты конференциясендә катнаша, өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.
1928 елның көзендә армия хезмәтеннән кайткач Шәмәрдәнгә килә. Тиздән аны ВКП(б)ның Шәмәрдән волость комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Колхозлашу алды елларында шушы әтраф авылларында киң аңлату эшләре алып бара.
Г.Шаһимәрданов 1931-1937 елларда Тәкәнеш, Красный Бор, Алабуга, Баулы, Шөгер районнарында партия райкомының бүлек мөдире, секретаре булып эшли. 1937 елның маенда ВКП(б)ның Тымытык район комитетының беренче секретаре итеп сайлана, партиянең Татарстан өлкә комитеты членлыгына кандидат була. 1938 елның маенда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының партия органнары белән эшләү бүлеге мөдире итеп күчерелә, өлкә комитеты члены булып сайлана. Шушы чорда Чепья районы сайлаучылары аны Татарстан АССР Югары Советының беренче чакырылышына депутат итеп сайлыйлар. Аның беренче сессиясендә Югары Совет Президиумы әгъзасы итеп сайлана.
Бөек Ватан сугышы башлангач Г.Ш.Шаһимәрдановка Югары Совет Президиумы әгъзасы буларак республика җитәкчелегендә эшен дәвам итәргә тәкъдим ителә. Әмма ул махсус аңлатма язып үзен фронтка җибәрүләрен таләп итә һәм сугышның башыннан фронтта була. Авыр сугышларның берсендә 1942 елның 15 февралендә һәлак була. Шулай итеп дошман пулясы булдыклы якташыбызның гомерен иң чәчәк аткан чорында вакытсыз өзә.
Г.Ш.Шаһимәрдановның җәсаде Смоленск өлкәсенең Велиж районы Будница авылында күмелгән.
Шәйхетдинов Ильяс Фәләхетдин улы — галим, медицина фәннәре кандидаты.
1948 елда Салавыч авылында туган. Башта Салавыч сигезьеллык мәктәбендә укый, 1965 елда көмеш медаль белән Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан медицина институтына укырга керә. Институтны тәмамлап табиб-стоматолог белгечлеге ала, юллама буенча Башкортстан Республикасына эшкә китә.
И.Шәйхетдинов белемен киңәйтү, һөнәри белемен үстерү өстендә даими эшли. 1991 елда аспирантура тәмамлап, диссертация яклый һәм медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Бүгенге көндә Башкортстан медицина институтының ортопедик стоматология кафедрасы доценты, стоматология факультеты деканы урынбасары.
Фәнни эшчәнлеген дәвам итә.
Шәйхетдинов Нуретдин Шәйхетдин улы — хезмәт алдынгысы.
1940 елның 5 июлендә Куныр авылында туган. 1947-1951 елларда Куныр башлангыч мәктәбендә, 1951-1954 елларда Шода җидееллык мәктәбендә укый. Авыр сугыш арты еллары булганлыктан бик иртә хезмәт юлына баса—12 яшеннән колхозда атлы эштә йөри, мәктәпне тәмамлагач та шул хезмәтен дәвам итә. 1959-1962 елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән кайткач Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укый, тракторчы-машинист һөнәре ала, өч ел Кукмара районының Янил һөнәри-техник училищесында мастер булып эшли. 1969 елда—туган авылындагы «Якты юл» колхозында бригадир. 1970-1976 елларда «Сельхозтехника»ның Балтач берләшмәсендә инженер-технолог була. 1977 елдан 1998 елга кадәр — «Якты юл» колхозының алдынгы тракторчысы.
Н.Шәйхетдинов нинди генә участокта эшләсә дә үз эшен тирән белүе, башкару осталыгы, күндәмлеге, пөхтәлеге белән күпләр өчен үрнәк булды. Ул яшьләр өчен акыллы киңәшче һәм өйрәтүче иде. Даими рәвештә колхоз һәм район механизаторлары арасында алдынгылардан булды. 1982, 1986, 1991 елларда районның иң алдынгы тракторчысы исеменә лаек булды. Аңа 1975 елда «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелде. 1970 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде. 1989 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Н.Шәйхетдинов 1998 елның 18 мартында вафат булды.
Шәйхетдинова Зөлфирә Гайфетдин кызы — хезмәт ветераны.
1948 елның 10 августында Түнтәр авылында туган. 1964 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Түнтәр мәдәният йорты директоры булып эшкә алына.
1966 елда үз теләге белән ул чорның удар тармагы саналган терлекчелеккә килә һәм сөтчелек фермасында сыер савучы булып эшли башлый. Кичке мәктәпкә йөреп урта белем ала.
З.Шәйхетдинова үзенең утыз елдан артык гомерен терлекчелеккә бирде. Ул бөтен хезмәт юлы дәвамында барлык энергиясен, осталыгын биреп эшләде, зур тәҗрибә туплады, үзенең тәҗрибәсен башкалар, бигрәк тә яшьләр белән уртаклаша белде. Һәрвакыт сөт муллыгы өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында булды.
Алдынгы терлекченең тырыш хезмәте үзенең югары бәясен алды. Аңа инде 1969 елда ук «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелде. 1973, 1978, 1980 елларда «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре, «Тугызынчы бишьеллык ударнигы», «Унынчы бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бүләкләнде. 1973 елда аңа хөкүмәтебезнең югары бүләге—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырылды.
Хезмәттәшләре З.Шәйхетдинованы олы хөрмәт күрсәтеп 1975 елда халык депутатларының район Советы депутаты итеп сайладылар. 1969 елда Мәскәүдә колхозчыларның өченче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнашты.
Ветеран Түнтәр авылында яши.
Шәйхиев Мөдәррис Шәйхи улы — совет һәм җәмәгать эшлеклесе.
1934 елның 2 мартында Нөнәгәр авылында туган. 1952 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Әтнә, Нөнәгәр, Куныр авылларында укытучы булып эшли. 1954-1957 елларда армия сафларында хезмәт итә. Бер ел туган авылында мәдәният йортында эшләгәннән соң кабат укытучылык эшенә алына—аның бу чордагы хезмәт юлы Куныр, Сәрдек, Салавыч Сәрдегәне, Нөнәгәр мәктәпләре белән бәйле. Бер үк вакытта ул читтән торып Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укый һәм аны уңышлы тәмамлый. 1965-1969 елларда Әлмәт шәһәрендә, 1969-1971 елларда Балтач урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
Актив җәмәгать эшлеклесе, үзешчән сәнгать активисты буларак М.Шәйхиев 1971 елда хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1974-1984 елларда—«Хезмәт» газетасы хезмәткәре. М.Шәйхиевнең районыбыз тормышының төрле тармакларына караган язмаларын, очеркларын, кимчелекләребезне чыбыркылаган фельетоннарын, чәчмә әдәби әсәрләрен өлкән буын райондашларыбыз әле дә яхшы хәтерли.
1984 елдан М.Шәйхиев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең юрист-консультанты булып эшләде.
Иң болгавыр тынгысыз елларда Чепья округы сайлаучылары М.Шәйхиевне Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышына депутат итеп сайладылар. Аның тынгысыз, принципиаль, нык фикерле шәхес буларак төп асыл сыйфатлары нәкъ менә шушы елларда бөтен тирәнлеге белән ачылды. Ул депутат трибунасын халкыбызның милли хокукларын яклау һәм раслау максатларында кыю файдаланды, республикабыз суверенлыгы турындагы Декларацияне иң актив яклаучы һәм пропагандалаучы булды. Аннан соңгы елларда да күп төрле җәмәгать эшләрендә катнашуы белән бергә дин хәрәкәтен җәелдерүдә, халкыбызны рухи пакьлеккә өндәүдә әйдәп йөрүче булды.
1999 елның 17 апрелендә кинәт вафат булды. Кабере Балтач авылы зиратында.
Шәмсетдинов Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдин улы — дин эшлеклесе.
Мөхәммәтнәҗип Түнтәри исеме белән билгеле. Данлыклы Гали ишанның оныгы. 1863 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсендә укый, Бохарада белем ала. Яшьтән үзенең алдынгы карашы, яңалыкка омтылуы, фикер киңлеге белән таныла. 1895 елда Түнтәрдә яңача ысул белән укыта торган икенче, җәдиди мәдрәсә ача, аның имамы һәм мөдәррисе була. Атаклы дин галиме Шәмсетдин Күлтәси белән якын дустанә мөгамәләдә була.
М.Шәмсетдинов дин тәгълиматы, фикх һәм башка мәсьәләләр буенча күп китаплар авторы. Басылган китаплары Татарстан Милли музеенда, Татарстан Милли китапханәсендә, Казан университеты китапханәсендә, Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты мирасханәсендә сакланалар, бүгенге укучыга ирешмәгән. Туган якны өйрәнүнең якты сәхифәсе булган «Түнтәр авылы тарихы» китабының авторы. 1911-1917 еллар дәвамында Казанда Галимҗан Баруди белән бергәләп «Дин вә әдәп» журналын чыгара.
1920-1930 елларда динче буларак эзәрлекләүләргә һәм кимсетелүләргә дучар ителә. 1930 елда шул репрессияләрнең корбаны була.
Шәмсетдинова Мөнәвәрә Әгъзам кызы — Герой-ана.
1937 елның 1 гыйнварында Салавыч Сәрдегәне авылында туган. Салавыч мәктәбендә укып алты сыйныф белем ала. Әнисе үлеп ятим калу сәбәпле укуын дәвам итә алмый, колхозда эшли башлый.
1958 елда Алан авылы егете Хәйдәр Шәмсетдинов белән гаилә коралар. Аларның гаиләсендә берәм- берәм унике бала туып үсә һәм тормыш юлына фатыйха ала. Алар барысы да тыйнак хезмәт кешеләре, үз бәхетләренә үз хезмәтләре, үз көчләре белән юл ачалар. Беренче балалары Халидә Казахстанда яши. Тәлгат «Алан» фермер хуҗалыгында эшли. Фәргат Ташкентта яшәде, кызганычка каршы, иртә вафат булды. Рәфкат Алабуга районында, Хәбир Мамадыш районында гомер итәләр. Дамира Балтачта яши, ул Балтач урта мәктәбе пешекчесе. Хәлимгә Әфган җирендәге сугышта катнашырга туры килә. Сугыштан исән-имин кайта ул, әмма 2002 елда вакытсыз дөнья куя. Аның әтисез калган баласы үсеп килә. Хәмит, Миләүшә, Җәмилә Аланда яшиләр, беренчесе—механизатор, икенчесе—кибетче, өченчесе әлегә кечкенә бала тәрбияли. Эльмира белән Залидә—Нөнәгәр авылында берсе—фельдшер, икенчесе—сыер савучы.
Мөнәвәрә апага соңгы балаларын ялгыз үстерергә туры килә, 1982 елда ире Хәйдәр вакытсыз вафат була. Аның инде ике дистә ярым оныгы бар, алар арасында тормышка аяк басканнары да аз түгел.
Бүгенге көндә Мөнәвәрә апа туган авылында улы Хәмит гаиләсендә яши, вакытсыз әниләре үлеп, әнисез калган ике оныгын үстерешә.
М.Ә.Шәмсетдинова «Ана Даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе белән бүләкләнде. 1975 елда аңа «Герой-ана» алтын медале тапшырылды.
Достарыңызбен бөлісу: |