Балтач энциклопедиясе


Медведев Григорий Сергеевич



бет2/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26

Медведев Григорий Сергеевич — язучы.

1904 елның 18 мартында Кече Лызи авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Шушында башлангыч белем ала. Алабугадагы укытучылар хәзерләү семинариесенә укырга керә. Тиздән семинарие техникум итеп үзгәртелә һәм Можга шәһәренә күчерелә. Техникумда уку елларында ук Г.Медведев әдәбият белән тирәннән кызыксына башлый, кульязма журнал чыгаруны оештыра, үзе дә актив яза. 1925 елда «Гудыри» удмурт республика газетасында аның «Соңгы товар» исемле хикәясе басылып чыга.

1929 елда техникумны тәмамлап берничә ел эшче яшьләр мәктәбендә укытучы, директор булып эшләп алганнан соң, шушы газета редакциясенә килә, иҗат эшчәнлеген киңәйтә. 1932 елда аны оешып килүче язучылар берлегенә әгъза итеп алалар. Ул Удмуртия язучылар берлегенең проза секциясен җитәкли. 1935 елдан гомерен турыдан-туры иҗат белән шөгыльләнүгә багышлый.

Г.С.Медведев иҗатының иң зур казанышы—аның «Лозинское поле» трилогиясе. Бу зур күләмле, киң планлы әсәрендә ул удмурт авылларында колхозлашу елларының бөтен фаҗигасын, халык тормышының киң панорамасын ача. Әсәрдә, исеменнән үк аңлашылганча, Балтач ягы, аның кешеләре, татар һәм удмурт халыклары арасындагы багъланышлар, безнең якның табигате сәнгатьчә чагылыш тапкан. Язучының бу әсәре рус һәм башка күп телләргә тәрҗемә ителгән, дистәләрчә мәртәбә басылган. Моннан тыш Г.С.Медведевның дистәдән артык хикәя, повесть, публицистика китаплары дөнья күрде. Ул оста тәрҗемәче дә иде. Татар әдипләре әсәрләрен беренчеләрдән булып удмурт укучысына ул ирештерде. Ул чын һәм киң мәгънәдә удмурт әдәбиятына нигез салучыларның беренчесе иде.

Олы иҗатчы Г.С.Медведевның гомере фаҗигале төстә өзелде.1937 елның маенда аны «халык дошманы» ярлыгы тагып кулга алалар. Ул Магадан шәһәре янында 1938 елның 20 ноябрендә һәлак ителә.

Г.С.Медведев 1956 елда реабилитацияләнде. Кече Лызи авылында язучы туган һәм балачагын уздырган йортка 1994 елда мәрмәр истәлек тактасы куелды. Кече Лызи һәм Балтач авылларында берәр урам Г.С.Медведев исемен йөртә.


Медведева Мария Семеновна — хезмәт ветераны.

1936 елның 31 октябрендә Түбән Ушма авылында туган. 1951 елда Лызи тулы булмаган урта мәктәбендә җидееллык белем ала. 1953елда Балтач промкомбинатына мех теркәүче булып эшкә урнаша. Соңрак промкомбинат мех әйберләр тегү фабрикасы итеп үзгәртелә, М.Медведева бүрек тегү цехында тире аралаучы булып эшли башлый. Үзенең пөхтәлеге, хезмәтенә намуслы карашы белән хөрмәт ителә, производство алдынгылары сафында була.

М.Медведева 1963 елда «Коммунистик хезмәт ударнигы», 1975 елда «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» билгеләре алды. Ике мәртәбә—1976 һәм 1986 елларда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде.

Ветеран пенсия яшенә җиткәч тә ике ел үзенең күнеккән эшен дәвам итте. Лаеклы ялга 1993 елда 40 еллык хезмәт стажы белән китте.

Бүгенге көндә Кече Лызи авылында яши.
Минһаҗев Вәгыйз Васыйл улы—дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе.

1955 елның 11 декабрендә Хәсәншәех авылында туган. 1973 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Казан ветеринария институтына укырга керә. 1978 елда институтны тәмамлап Арча районының «Ватан» совхозында баш зоотехник булып эшли башлый. Тиздән аны совхозның директоры итеп билгелиләр. 1984-1985 елларда—шул ук районның «Северный» совхозы директоры.

Авыл хуҗалыгы сәнәгатенең бөтен нечкәлекләрен белгән, үзен киң колачлы җитәкче итеп таныткан В. Минһаҗев 1985 елда халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. 1988 елда район коммунистлары аны КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1991-1992 елларда — халык депутатларының Арча район Советы рәисе. 1992 елдан — Арча районы хакимияте башлыгы.

В. Минһаҗев эзлекле үсеш баскычларын үткән, үзенең ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән халык ихтирамын казанган җитәкче. Нинди генә постта булмасын, ул иң югары дәрәҗәдә нәтиҗәле эш оештыра, аның перспективасын күрә һәм шуңа омтыла белде.

Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1995 елда — Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән абруйлы исемнәргә лаек булды. 1995 елда аңа Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде. 1990-1995 елларда В. Минһаҗев Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты булды, 1995 елда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.

В. Минһаҗев 1998 елдан «Татарстан сөте» холдинг компаниясенең генераль директоры булып эшли.


Минһаҗев Илдар Мәгъсүмҗан улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1954 елның 20 октябрендә Куныр авылында туган. 1970 елда Шода сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Чавал авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә аны тәмамлап 1974 елда зоотехник белгечлеге ала. Белгеч буларак хезмәт юлын «Якты юл» колхозында башлый. 1974-1976 елларда хәрби хезмәттә була.

Армиядән кайткач кабат шушы хуҗалыкта зоотехник булып эшләвен дәвам итә. 1979-1985 елларда читтән торып Казан ветеринария институтында укый, галим-зоотехник була. 1982 елдан «Якты юл» күмәк хуҗалыгының баш зоотехнигы. 1993 елда яңа икътисадый шартларда хуҗалык итү буенча Венгриядә махсус курслар узып диплом-сертификат алды.

Узган гасырның 70-80 елларында «Якты юл» колхозы специальләшеп, таналарны юнәлешле үстерү буенча уңышлы эшләде. Бу чорда баш белгечтән терлекчелектә эшне ныклы фәнни нигездә оештыру таләп ителә иде. Ул җәһәттән И.Минһаҗе үзенең бөтен белемен һәм сәләтен җигеп эшләде, үзен тирән хәзерлекле белгеч итеп танытты. Хуҗалык бөтен республика күләмендә танылу алды. Шушы казанышлары өчен И.Минһаҗев 1991 елда Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.


Минһаҗев Фидарис Фәләхетдин улы — авыл хуҗалыгы белгече.

Чапшар авылында 1942 елның 25 гыйнварында туган.1959 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1959-1964 елларда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында укып галим-агроном белгечлеге ала.

Белгеч буларак хезмәт юлын чирәм җирләрдән башлый. 1964-1968 елларда ул Кустанай өлкәсенең Аркалык районы «Сары үзән» совхозында бүлекчә агрономы, районда иң эреләрдән булган «Целинный» совхозының баш агрономы.

1968 елда Татарстанга кайта. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном итеп билгели. 1976 елда Әлки районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы—район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп күчерелә. 1979 елда яңа пост—«Татсортсемпром» республика берләшмәсенең баш агрономы, ә 1983 елдан—Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының баш агрономы. Монда аңа ике дистә ел дәвамында эшләргә туры килә. 1988-1990 елларда Дәүләт агропромышленность комитетының (ул чорда министрлык шулай атала) рәис урынбасарыбула

Илебез авыл хуҗалыгын үстерүгә Ф.Ф.Минһаҗевның дүрт дистә ел гомере багышланган. Аның һәр көне иҗади эзләнүләр, алдынгы тәҗрибәне барлау, өйрәнү һәм пропагандалау, башкаларны да эзләнүгә этәрү, яңага инандыру кебек авыр, әмма гадәттән тыш әһәмиятле эшчәнлек белән тулы. Шушы олы хезмәтләре өчен Ф.Минһаҗевка 1985 елда Татарстан АССРның атказанган агрономы, 1998 елда Россия Федерациясенең атказанган агрономы дигән мактаулы исемнәр бирелде. 1999 елда ул Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булды.

Бүгенге көндә якташыбыз «Колос-Агро» фәнни-җитештерү корпорациясенең башкаручы директоры.


Минһаҗев Хәниф Зыятдин улы — хезмәт алдынгысы.

1956 елның 2 гыйнварында Алан авылында туган. Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый. 1973 елда Нормадагы һөнәри-техник училищеда укып авыл хуҗалыгы механизаторы һөнәре ала.

1974-1976 елларда Совет Армиясе сафларында була. Аңа совет гаскәрләренең чикләнгән группасы составында Чехословакиядә хезмәт итәргә туры килә.

1976 елда армия хезмәтеннән кайткач туган авылында механизатор булып эшли башлый. Аның алдагы хезмәт юлы тулысы белән шушы хезмәттә уза. Бүгенге көндә дә әлеге хезмәтендә. Тырышлыгы, намуслы хезмәте, ихласлыгы белән нинди генә эш тапшырылса да аны бик яхшы сыйфат белән башкара. Ул хуҗалыкның һәм районның иң алдынгылары сафында. Район хакимиятенең, хуҗалык идарәсенең күпсанлы Мактау Таныклыклары белән бүләкләнде. 1982 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медаленә лаек булды .

1993 елда Х.З.Минһаҗевка Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы — галим, филология фәннәре кандидаты.

Бөрбаш авылында 1969 елның 20 ноябрендә туган. 1987 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан Дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Институтны 1992 елда уңышлы тәмамлый, Г.Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтының аспирантурасына кабул ителә. 1998 елда якташыбыз язучы И.Сәлахов иҗатына багышланган диссертация яклый, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Л.Минһаҗева әдәбият белгече буларак матбугатта, фәнни форумнарда еш чыгыш ясый. Ул югары уку йортларында татар балалар әдәбиятын, татар халык авыз иҗатын өйрәнү программалары авторы. Әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнә—газета-журнал битләрендә шигырьләре, балалар өчен әкиятләре басылып тора. 2000 елда И.Сәлахов иҗатына багышланган «Ибраһим Сәлахов» исемле монографиясе басылып чыкты.
Миңнемуллин Габделфәрт Миңнемулла улы — хезмәт ветераны.

1938 елның 11 мартында Иске Салавыч авылында туган. Салавыч мәктәбендә җидееллык белем алып чыкканнан соң «Татарстан» колхозында атлы эштә йөри.

1957-1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

Армиядән демобилизацияләнгәч колхоз юлламасы белән Казанда алты айлык ташчылар хәзерләү курсларында укый. Ташчы булурак ике ел колхозның төзүчеләр бригадасы составында эшли. Шул ук елларда производстводан аерылмыйча тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1963 елдан соңгы чорга кадәр чылбырлы тракторда эшли, иген үстерә. Җир эшкәртүдә булмасын, чәчүдә, чәчүлекләрне карауда булмасын, Г.Миңнемуллин һәрвакыт үзенең төгәллеге, һөнәри осталыгы белән үрнәк күрсәтә, югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешә. 1969 елда «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме алды. Ике ел рәттән «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе белән бүләкләнде. 1973 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медаленә лаек булды. Тугызынчы һәм унынчы бишьеллыклар батыры.

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен 1975 елда Г.М.Миңнемуллин Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1984 елда аңа РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.

Лаеклы ялда, Салавыч авылында яши.


Миңнебаева Гөлсем Әдһәм кызы — мәгариф хезмәте алдынгысы.

1952 елның 6 октябрендә Кариле авылында туган. Сигезьеллык мәктәптә укыганда ук үзен сәләтле укучы буларак таныта. Районда беренчеләрдән булып 1966 елда «Артек» бөтенсоюз пионер лагерында ял итә.

1972 елда Арча педагогия училищесын тәмамлый һәм Норма урта мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә кайта. 1979 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Норма мәктәбендә чирек гасыр эшләү дәверендә үзен иҗади эшләүче, эзләнүче, актив укытучы итеп күрсәтте. Мәктәп директорының укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләде.

Хезмәттәге уңышлары өчен 1985 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе алды. 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.

Хәзерге көндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Миронов Илья Алексеевич — хезмәт ветераны.

1929 елның 2 мартында Иске Чепья авылында туган. 1937-1943 елларда туган авылында һәм Чепья урта мәктәбендә укып җидееллык белем ала һәм хезмәт юлын башлый. 1943-1949 елларда ул туган авылындагы «Яңа көч» колхозында эшли. 1949-1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1954-1980 елларда— Чепья МТСында (соңгы чорда «Чепья Сельхозтехникасы»ачык акционерлык җәмгыяте) тимерче.

1980 елда И.А.Миронов Карадуган мебель фабрикасының Чепьядагы үргән әйберләр җитештерү цехына начальник булып килә һәм шушы хезмәтендә 1989 елга кадәр эшли.

И.А.Мироновның тырыш хезмәтләре 1971 елда «Почет билгесе», 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бәяләнде.

1997 елның июнендә вафат булды.
Миронова Галина Васильевна — хезмәт ветераны.

1943 елның 12 мартында Сизнер авылында туган. 1960 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Кече Лызи сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта. 1963 елда Төмән өлкәсенә күчеп китә, урман хәзерләү эшләрендә эшли.

1969 елда ул туган ягына әйләнеп кайта, 1974 елга кадәр Югары Ушма кирпеч заводының мастеры була. Зур оештыру сәләтен күреп 1974 елда аны Ленин исемендәге колхозның Югары Ушма фермасын җитәкләргә чакыралар. Хәзер дә ул югары хезмәт нәтиҗәләре белән данлы шушы коллективка җитәкчелек итә. Г.В.Миронова даими рәвештә үзенең белемен күтәрергә омтыла. 1978-1982 елларда читтән торып Буа ветеринария техникумында укыды һәм зоотехник белгечлеге алды.

1998 елда авыл хуҗалыгын үстерүдәге олы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.


Митрофанов Антон Иванович — мәгариф хезмәте ветераны.

1840 еллар тирәсендә Югары Субаш авылында туган. Бу гыйбрәтле язмышлы шәхес, катлаулы чорда яшәп тә гел аң-белемгә тартыла, тормыш кыенлыкларыннан өстен калырга омтыла. Керәшен гаиләсендә туган булуына карамастан, Ишми ишан исеме белән бәйле Тәнтәр мәдрәсәсендә җиде ел белем ала. Аның сәләтен һәм белемгә омтылышын ишетеп белгән Апаз авылы чиркәве священнигы А.С.Миропольский, рус телен өйрәнү белән алдап, аны Казанга алып килә һәм христиан миссионерлары хәзерләү семинариесенә бирә. Монда ул алдынгы карашлы яшьләр белән аралаша. Көндәлекләреннән күренгәнчә, Казан университеты студентларының сходкасында катнаша, яшь В.Ульяновны күрә.

Семинариене тәмамлагач А.Митрофанов Арча районы авылларында балалар укыта. 1888 елда ул Субашка кайта, үз өендә мәктәп ача һәм балалар укытырга керешә. Ул христиан дине нигезләре белән бергә математика, тарих, география, рус теле, грек теле өйрәтүгә зур игътибар бирә. Үзенең уллары Василий һәм Павелны да тирән белемле итеп үстерә, алар да соңыннан укытучы булып китәләр.

А.И.Митрофанов 1937 елда Субашта йөз яшен әз генә тутырмыйча вафат була.



Мифтахетдинов Закир Мифтахетдин улы — дин эшлеклесе.

1844 елда Карадуган авылында Мифтахетдин мулла гаиләсендә туган. Кечкенә вакытында ук аны Түнтәр авылының атаклы имамы, Идел-Урал төбәгенең иң күренекле дин белгече ишан Мөхәммәтгали Сәйфуллин (Гали ишан) уллыкка ала. Күрәсең, монда Гали ишанның Мифтахетдин мулланың баҗасы булуы, шөһрәте, мул тормышта яшәве хәлиткеч рольне уйнагандыр. Шулай итеп, Закир Түнтәр мәдрәсәсендә укып тирән дини белем алып үсә.

Закир Мифтахетдинов үз гомерендә унбер мәртәбә изге Хаҗ сәфәре кылган. Моны ул үзләре ерак һәм авыр сәфәргә чыга алмаган бай мөселманнарның үтенече буенча да эшләгән— үзенә күрә бер кәсепкә әйләндергән. Ул чорларда Хаҗ сәфәре кылуның еш кына елга, аннан да артыкка сузылуын, бик күп кыенлыклар белән бәйле булуын искә алсак, бу изге җанның үз өстенә никадәрле газаплар алганлыгы якынча булса да аңлашылыр.

З.Мифтахетдиновның ни вакытта, ничек вафат булуы билгеле түгел.


Мифтахов Бәйрәм Мифтах улы — галим-методист, педагогия фәннәре кандидаты.

1953 елның 12 декабрендә Ор авылында туган. Яңгул мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1941-1947 елларда армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Озын-озак фронт юлларындагы фидакарьлекләре өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнә.

Б.Мифтахов сугыштан соңгы елларда районыбызның төрле мәктәпләрендә укытучы, директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. 1958 елда аны Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире итеп чакыралар. 1964 елдан—РСФСР милли мәгариф проблемалары фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында—гыйльми хезмәткәр, гыйльми секретарь, филиал мөдире. Монда ул киң эксперименталь фәнни-тикшеренү эшләре алып бара, 1967 елда диссертация яклап педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Ул 200дән артык фәнни, методик, популяр хезмәтләр бастырган галим. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары аның 1960 елда басылган «Грамматик анализ методикасы», 1966 елда басылган «5-10 сыйныфларда язма эшләрне үткәрү, тикшерү, анализлау һәм бәяләү методикасы», 1968 елда басылган «Татар теле синтаксисын укыту методикасы», 1983 елда басылган «Татар орфографиясе һәм пунктуациясенең кыен очраклары», шул ук елда нәшер ителгән «Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү методикасы» китапларын эш процессында киң кулланалар. Исемнәреннән үк күренгәнчә, аның хезмәтләре телебезнең иң четерекле, катлаулы мәсьәләләренә багышланган. Туган телебезнең үсешенә игътибар арткан бу чорда аларның әһәмияте бәя биреп бетергесез.

Шушы олы хезмәтләре өчен Б.М.Мифтаховка «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «СССРның мәгариф отличнигы» билгеләре бирелде. Ул Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы.

Галим фәнни-методик эшчәнлеген дәвам итә.
Мифтахова Элмира Шәфигулла кызы — хезмәт алдынгысы.

Бөрбаш авылында 1950 елның 2 февралендә туган. 1965 елда Бөрбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач «Балтач» (соңга таба— «Бөрбаш») совхозының дуңгызчылык фермасына эшкә килә. Шушы эштә утыз елдан артык хезмәте нәтиҗәсендә Э. Мифтахова зур тәҗрибә туплады, чын мәгънәсендә ит җитештерү остасына әверелде.

Э. Мифтахова һәрвакыт районның ит җитештерүче терлекчеләре арасында иң алдынгылардан булды. Ул район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек булды. 1983 елда тырыш терлекче Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медален алды. Хөкүмәтебез аның олы хезмәтен 1975 һәм 1983 елларда Беренче һәм Икенче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бәяләде. Мондый олы бүләкләргә лаек булучылар районыбызда берничә генә.
Михайлов Радик Тихонович — мәдәният белгече.

1955 елның 24 августында Чепья авылында туган. 1973 елда Смәел урта мәктәбен тәмамлый. Үзенең тормыш юлын мәдәният белән бәйләргә максат куя һәм шул ук елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. 1977 елда институтны уңышлы тәмамлап режиссер белгечлеге ала. Аны Бөгелмә район мәдәният йортына халык театрының режиссеры итеп җибәрәләр.

1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армия хезмәтеннән ул үзенең туган районына кайта. 1980-1981 елларда—Балтач район мәдәният йорты директоры. 1981 елның апрелендә аны комсомол эшенә алалар—ул 1984 елның ахырына кадәр ВЛКСМ район комитетының укучы яшьләр белән эшләү буенча секретаре була. 1985 елда КПССның район комитеты аппаратына алына, агитация-пропаганда бүлеге инструкторы булып эшли. 1985 елның февралендә район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 2001 елдан—Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Балтач районы буенча мәдәният бүлеге начальнигы.

Егерме елдан артыкка сузылган катлаулы чорда Р.Т.Михайлов район мәдәниятен үстерүгә зур хезмәт куйды. Шушы чорда район авылларында дистәләгән яңа клублар, мәдәният йортлары барлыкка килде, алар өчен югары һәм махсус белемле кадрлар булдырылды, үзешчән сәнгать киңәйде, аның сыйфаты үсте. Районыбыз үзешчәннәре Казан, Мәскәү, Петербург шәһәрләре, хәтта чит илләр (Төркия, Болгария һ.б.) сәхнәләреннән чыгыш ясарлык осталыкка ирештеләр. Үзешчән коллективларның Республикабыз һәм аннан читтәге профессиональ иҗат коллективлары белән иҗади элемтәләре киңәйде. Районда массакүләм мәдәният чаралары уздыруга зур игътибар бирелә—алар район тормышының аерылгысыз бер хәләтенә әверелде. Боларның барысына ирешүдә район мәдәният тармагының җитәкчесе буларак Р.Т.Михайловның тирән белеме, фикерләү колачы, энергиясе хәлиткеч роль уйный.

Авыл мәдәниятен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Р.Т.Михайловка 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.


Мозаффаров Мөхәммәткамал Мозаффар улы — меценат, җәмәгать эшлеклесе.

М.Мозаффаров гадәттән тыш гыйбрәтле язмышлы якташларыбызның берсе. Ул 1855 елның 16 декабрендә патша армиясендә 23 ел хезмәт итеп кайткан унтер-офицер гаиләсендә Түнтәрдә туган, шунда мәдрәсәдә белем алган. Аның балачагы авыр шартларда уза, шуңа күрә үз тормышын кору өчен кечкенәдән тырышлык күрсәтергә туры килә. 1868 елда унөч яше тулар-тулмас килеш Түбән Новгородка ярминкәгә китә. Шушында аның ике ел гомере төрле сәүдәгәрләргә хезмәт итеп үтә. 1870 елда шунда килгән бер сәүдәгәр белән килешеп Бәләбәй өязенә китә, 1876 елга кадәр аңа хезмәт итә.

1876 елда Мөхәммәткамал солдат хезмәтенә алына һәм өч ел хезмәт итеп кайткач, үзе язганча, «җайлырак эш булмасмы дип» Оренбургка китә. Бу вакыттагы хәлен ул болай тасвирлый: «Анда киткәндә кесәмдә ике сум акчам бар иде. Бу акчадан алтышар тиеннән көн саен өч тапкыр чәйгә, ике тиен йоклап чыгу өчен түләдем». Монда ул атаклы бай сәүдәгәр Әхмәт Хөсәеновка хезмәткә яллана, аңа 12 ел хезмәт итә. Шул чорда 1882 елда танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең иң олы апасы Фатыймага өйләнә.

1890 елда М.Мозаффаров туган ягына кайта. Ул Малмыжга килеп шунда яшәүче атаклы Түнтәр сәүдәгәре Габделлатыйф Хакимов кибетенә приказчик булып урнаша. Бу хезмәткә үзенең 18 ел гомерен багышлый. Шуннан соң гына әлеге Хакимовлар ярдәме белән үз эшен башлап җибәрә һәм сәүдә итә башлый, бераз капитал туплауга ирешә.

М.Мозаффаровның моннан соңгы тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүматлар бик сыек. Аның кайда, кайчан үлүе, кайда күмелүе дә әлегә билгеле түгел. 1923 һәм 1924 елларның җәендә Малмыжда аның янында җизнәсе буларак Шодага абыйсы янына кайтышлый М.Фәйзи кунак булып китә. 1925 елда Малмыжның крайны өйрәнү музеена биш ел тула. Шул уңай белән М.Мозаффаров музей хезмәткәрләренә җылы котлау хаты җибәрә. Бу аның турында безгә билгеле булган соңгы мәгълүматлар. Әмма безнең өчен аның тормышының шушы Малмыж чоры бигрәк тә гыйбрәтле.

М.Мозаффаров Малмыжга килеп урнашканда анда бары 12 генә татар гаиләсе була. Ул шуларның рухи терәгенә, рухи лидерына әйләнә. Ул вакытта өяз идарәсенең рәисе булган Малмыжның атаклы сәүдәгәре, революциядән соң Кытайга качып, соңыннан Америкага күчеп, шунда үлгәндә үзенең бөтен булган байлыгын Малмыжны төзекләндерергә дип васыять итеп калдырган В.А.Батуев белән эчкерсез элемтә урнаштыра һәм Малмыж янындагы Күкшел (Кошкино) авылында сүнәр-сүнмәс пыскып яткан татар мәдрәсәсен өяз үзәгенә күчерүгә ирешә. Шулай ук Малмыжда земство хисабына кызлар өчен уку-һөнәр мәктәбе ачтыра. Нәтиҗәдә теге мәдрәсә рус-татар училищесы булып тулы көченә эшли башлый. М.Мозаффаров үз хисабына бина төзеп училище укучыларына гомуми торак итеп файдалану өчен земство карамагына тапшыра, әлеге кызлар мәктәбенә туку-эрләү-бәйләү мастерское өчен бина салдыра. Үз хисабына ел саен аларны кәгазь, язу әсбаплары, дәреслекләр белән тәэмин итеп тора. Авыр хәлдәге укучыларны киендерү өчен ел саен 250 сум акча бирә, бу хәерле гамәлгә үзенә яхшы таныш булган сәүдәгәр Хакимовларны, үзе яшьлегендә хезмәт иткән, инде Рәсәйнең иң зур байларыннан берсенә әверелгән Хөсәеновларны да җәлеп итә. Гарәпчә һәм татарча укытыла торган кызлар мәктәбе өчен сүзлекләр эзләп ул чорның атаклы галимнәренә мөрәҗәгать итә.

М.Мозаффаровның бу гамәльләре кемнәргәдер ошамый, аны рус дәүләтенә каршы хәрәкәт алып баруда гаепләп Оренбургка сөрәләр— елдан артык сөргендә була. 1909 елда сөргеннән кайткач кабат үзенең шушы изге эшенә алына.

М.Мозаффаров бервакытта да бай, күп акчалы кеше булмый, әмма үз халкына хезмәт итүгә бөтен көчен, булган малын багышлый. Менә аның Малмыж музеенда сакланучы «Истәлек китабы»ннан берничә юл: «40 ел дәвамында мин төрле-төрле «хуҗалар»га хезмәт иттем. Бөтен тормышымда бер дә спиртлы эчемлекләр кулланмадым, тәмәке тартмадым. Мин гомерем буе милләтемә хезмәт итәргә тырыштым. Бөтен көчемне, энергиямне милләтемне агарту, милләтемә белем бирү, милләтемне тәрбияләү эшенә бирергә тырыштым. Бернинди материаль кыенлыклар алдында туктап калмаска тырыштым...». Бу тетрәндергеч истәлекләр 1924 елда язылган.


Моратов Гайфетдин Шәмсетдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1908 елның 15 февралендә Бөрбаш авылында туган. Шушында башлангыч белем ала, игенчелек хезмәте белән шөгыльләнә, гаиләсе белән йорт хуҗалыгын алып бара. 1929 елда Бөрбашта «Кошчы» артеле оеша. Артель җитәкчесе итеп шушы елда Казанда кошчылык белгечләре хәзерләү курслары тәмамлап кайткан Г.Моратов билгеләнә.

1933 елда Г. Моратовны эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алалар. Ул Казанда татар һәм башкорт егетләреннән офицерлар хәзерләү өчен махсус оештырылган курсларда укый. Шулай итеп көтмәгәндә аның тормышы хәрби хезмәткә бәйләнә һәм ул 1955 елга кадәр сузыла.Г.Моратов Бөек Ватан сугышында озын сугышчан юл үтә—Гжатск, Вязьма шәһәрләрен азат итү сугышларында, Днепр елгасын кичкәндә аеруча зур каһарманлыклар күрсәтә, аның командасындагы частьлар хәрби заданиене һәрвакыт төгәл үтиләр. Г.Моратов Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

1956 елда майор Г.Моратов отставкага чыгып туган авылы Бөрбашка кайта һәм мәктәптә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре бирә.

Сугыш һәм хезмәт ветераны 1985 елның 2 декабрендә вафат булды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет