Балтач энциклопедиясе


Хисамова Әнисә Мәгъсүм кызы



бет22/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   18   19   20   21   22   23   24   25   26

Хисамова Әнисә Мәгъсүм кызы — мәдәният хезмәте ветераны.

1932 елның 3 февралендә Арча районының Хәсәншәех авылында туган. 1936 елда гаиләләре белән Балтачка күчеп киләләр һәм Әнисә 1951 елда шушында урта белем ала. Укуын Казан дәүләт педагогия институтында дәвам итә һәм аны 1955 елда тәмамлап Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый.

Ә.Хисамова 1957 елда Казан шәһәренә килә. 1971 елга кадәр Татарстан Китап палатасында китапханәче, библиограф, өлкән библиограф булып эшли. 1971-1988 елларда—Татарстан Китап палатасы директоры.

Ә.Хисамова хәзерге көндә—Татарстан Фәннәр академиясенең Татар Энциклопедиясе институтында тәрҗемә бүлеге фәнни хезмәткәре. Квартал саен чыга торган «Татарстан матбугат ельязмасы», «Татарстан китаплары» библиографик белешмәләренең авторы һәм төзүчесе.

Якташыбыз «СССРның матбугат отличнигы, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгеләре белән бүләкләнде. 1982 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
Хисамова Зәкия Шакирҗан кызы — Герой-ана.

Чапшар авылында 1924 елның 15 августында туган. Шунда башлангыч белем ала һәм колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач Горький өлкәсенә торф хәзерләү эшләренә мобилизацияләнә, аннан кайткач колхозда тракторчы була.

1945 елда ул фронт юлларын кичеп, дүрт орден һәм бик күп медальләр белән бүләкләнеп кайткан батыр сугышчы капитан Бәдыги Хисамов белән гаилә корып җибәрә. Аларның бер-бер артлы унбер балалары туа. Аларның унысы исән-сау тормыш юлына аяк баса, төрлесе төрле төбәкләрдә халыкка игелекле хезмәт итә, инде күбесенең үз балалары тормыш корган: Кәүсәрия Ташкент шәһәрендә, инде лаеклы ялда, Гәүһәрия әти-әнисенең нигезендә яшәп пенсиягә чыкты, ул өч бала әнисе, Гарәфетдин Караганда шәһәрендә төзүче, Фәләхетдин Казан шәһәрендә яши, бухгалтер-икътисадчы, Гөлфәния шулай ук Казанда, Марзия Балтачта, Гөлфия Чаллыда, Искәндәр Казанда, Казан ярминкәсе үзәгендә эшли, Зөлфия Балтачта балалар бакчасы тәрбиячесе, Илһам гомерен туган авылындагы колхоз белән бәйләгән, тик гомере генә кыска булган, ул 2001 елда вафат.

Шунысы гыйбрәтле, Зәкия апа шушындый олы гаиләне багу белән беррәттән хезмәттән дә аерылмый. Аңа колхоз терлекләрен карарга да, пешекче булырга да, башка күп игелекле хезмәтләр башкарырга да туры килә. Инде лаеклы ялга киткәч тә үз йортына авылга эшләргә килгән яшь кызларны сыендырып, аларга әни булып яши.

Изге җанлы ана 2003 елның 6 августында вафат булды.
Хисмәтуллин Шәрәфетдин Хисмәтулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1907 елның 5 октябрендә Чутай авылында туган. 1916-1920 елларда Малмыж шәһәрендә церковно-приходская школага йөри. Әтисе хуҗалыгында бала килеш крестьян хезмәтенең авырлыкларын кичерә. Авылда колхоз оешкач аның актив члены була. 1938-1940 елларда—колхозның терлекчелек фермасы мөдире.

Ватан сугышының беренче көннәреннән армия сафларына алына. Ш.Хисмәтуллин авыр һәм фаҗигале сугыш юлы үтә һәм аны Берлинның үзендә тәмамлый. Әмма җиңү көненнән соң да аңа тиз генә солдат киемен салырга туры килми, ул сапер буларак илебез шәһәрләрен фашистлар калдырган миналардан чистартуда катнаша. 1945 елның июль ахырында Брест шәһәре янында әнә шундый куркыныч эшләр вакытында ул минага эләгә һәм ике кулын өздерә, табибларның тырышлыгы белән генә исән кала. Күп операцияләр кичерергә, күп дәваланырга туры килә аңа. Дәваланган госпитальләрнең берсендә аның бер кулына протез көйлиләр.

Сугышчан батырлыклары өчен ике мәртәбә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы,Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Инвалид килеш тә Ш.Хисмәтуллин 1946 елдан 1967 елга кадәр Чутай мөгезле эре терлек фермасына җитәкчелек итте, бу коллективны югары җитештерүчән эшләүче алдынгылар сафында тотты.

Ветеран 1983 елның 20 мартында вафат булды.


Хөрмәтуллин Салих Хөрмәтулла улы — хезмәт ветераны.

1929 елның 1 июлендә Иске Салавыч авылында туган. 1942 елда Салавыч мәктәбендә биш сыйныф белем алып колхозда хезмәт юлын башлый. 1952 елда Балтач МТСы каршында кыска сроклы тракторчылар хәзерләү курсында укый һәм башта шушы МТСта, аннан соң туган авылындагы «Кызыл яшьләр» колхозында тракторчы булып эшли. Төрле елларда төрле маркалы тракторларда эшләп, колхоз һәм район тракторчылары арасында югары нәтиҗәләргә ирешә. Җитештерүчән хезмәте өчен районның Мактау Тактасына, Мактау Китабына кертелә, берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе белән бүләкләнә.

1988 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ветеран 1993 елның 30 ноябрендә үлде.


Хөрмәтуллина Разия Нотфулла кызы — хезмәт ветераны.

Арбаш авылында 1932 елның 1 ноябрендә туган. Шушында башлангыч белем ала. Тиздән аларның гаиләсе Кариле авылына күчеп килә, Разия җидееллык мәктәпне Сосна авылына йөреп тәмамлый.

Р.Хөрмәтуллина хезмәт юлын Балтач МТСында токарь-өйрәнчек булып башлый. Табигатьтән килгән сәләте һәм зиһене аңа тиз арада бу һөнәрнең серләрен төшенергә һәм үз эшенең чын остасы булырга ярдәм итә. Ул үзенең бөтен хезмәт юлын менә шушы хезмәткә багышлый—башта МТСта, берничә елдан «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда эшли. Әлеге колхозның техника паркының һәрвакыт югары хәзерлектә булып , җитештерүчән эшләвендә Р.Хәрмәтуллинаның өлеше бәхәссез. Ул яулаган бик күп Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр әнә шуның ышанычлы дәлиле.

Р.Хөрмәтуллина берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе белән бүләкләнде, «Унынчы бишьеллык ударнигы».

Авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1980 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.

Ветеран 1998 елның 11 ноябрендә вафат булды.


Хөсәенов Гадил Раиф улы — төзүче.

1956 елның 4 августында Кили авылында туган. 1971 елда Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлап Казан төзүчеләр техникумына укырга керә. 1975 елда техникумны тәмамлый, 1977 елның июнь аена кадәр армия сафларында хезмәт итә.

1977 елның августыннан «Сельхозтехника»ның район берләшмәсендә прораб булып эшли башлый. Күп тә үтми, мастер итеп билгеләнә. 1994 елдан берләшмә управляющиеның төзелеш буенча урынбасары вазыйфаларын башкара. Берләшмәнең Г.Хөсәенов җитәкчелегендәге төзүчеләр коллективы предприятиенең базасын ныгыту, производство объектларын киңәйтү, торак-көнкүреш объектлары төзү буенча гаять зур күләмле эш башкарды. Соңгы чорда предприятиенең үз биләмәләрендә генә эшләп калмыйча, районның һәм хәтта чит районнарның күп төрле төзү заказларын башкарды.

«Балтач Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыяте структур үзгәрешләр кичерү сәбәпле Г.Хөсәенов 1996 ел башыннан шушы җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары итеп билгеләнде.

1997 елда Г.Хөсәеновка Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Хөсәенов Нургаян Хәсән улы — хезмәт алдынгысы.

1957 елның 22 маенда Бөрбаш Сәрдегәне авылында туган. 1974 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый. Шунда ук тракторчы-машинист һөнәре ала. Шул ук елда «Бөрбаш» совхозында тракторчы булып эшли башлый. Аның бөтен хезмәт юлы менә шушы авыр, әмма игелекле хезмәткә багышланган. Менә шундый эзлекле, максатчан гомер!

Н.Хөсәенов районыбызның иң нәтиҗәле эшләүче тракторчыларының берсе. Районның еллык алдынгылар җыеннарында берничә мәртәбә сәхнә түренә менеп, хезмәт ярышында җиңүче буларак «Хезмәт батыры» исемен яулады, хакимиятнең Мактау Таныклыкларын, кыйммәтле бүләкләр алды. Рәсеме район Мактау Тактасына куелды. Н.Хөсәенов берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бүләкләнде. 1998 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән олы исем бирелде.
Хөсәенов Рәхимҗан Сабит улы — хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе.

1953 елның 5 гыйнварында Түбән Кенә авылында туган. 1970 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый, кыска вакыт колхоз производствосында эшләп ала.

1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1973 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1978 елда укуын тәмамлап инженер-механик белгечлеге ала. Яшь белгечне Яшел Үзән районының Ильич исемендәге колхозына баш инженер итеп җибәрәләр. 1981 елда шушы районның Күгәй авыл Советы рәисе булып сайлана. 1985-1986 елларда—«Сельхозхимия»нең Нурлат район берләшмәсенең баш инженеры.

1986 елда Р.Хөсәенов КПССның Арча райкомының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп чакырыла. 1988 елның ахырында аны «8 Март» колхозына рәис итеп җибәрәләр. Бу хуҗалыкны ул 1993 елга кадәр уңышлы җитәкли. Әлеге елның июненнән—Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

1997 елны Р.С.Хөсәенов Саба районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. Шушы елның сентябреннән—халык депутатларының Саба район Советы рәисе. 1999 елның ноябрендә «Татарстан Селхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының яңа техниканы файдалану буенча урынбасары постына күчерелә һәм аңа республикабызга чит ил комбайннарын кайтартуны, аларны нәтиҗәле эшләтүне оештыру бурычы йөкләнә. Югары компетентлылыгы, оперативлыгы, үзенә һәм кешеләргә таләпчәнлеге аңа бу юурычны уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. 2004 елның февраленнән—«Татарстан сөте» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының агропромышленность тармагы буенча урынбасары.

Р.С.Хөсәенов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, күп мәртәбә Арча һәм Саба район Советлары депутаты булып сайланды. Авыл хуҗалыгы производствосын оештырудагы уңышлары өчен аңа 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. 1995 елда рекордлы уңыш үстерүгә керткән хезмәтләре Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе белән бәяләнде.
Хөсәенов Рифкат Риф улы — спорт остасы.

1967 елның 28 мартында Бөрбаш авылында туган. 1984 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны армия сафларына алына һәм чик саклау гаскәрләрендә хезмәт итә. 1986 елда хәрби хезмәттән кайтып «Бөрбаш» совхозында токарь булып эшли. Бүгенге көндә шушы хуҗалыкның шоферы.

Р.Хөсәенов мәктәптә укыган елларында атказанган срорт остасы В.Гарифуллин остазлыгында татарча көрәш белән шөгыльләнә башлый, даими рәвештә чыныктыру күнегүләре ясый, осталыгын күтәрә. Аның беренче зур җиңүе—1994 елда «Татарстан яшьләре» газетасы призына республика яшүсмерләр бәйгесенең абсолют батыры исемен яулау. Дүрт елга бер мәртәбә уздырыла торган «Авыл яшьләре» республика бәйгесендә ике мәртәбә абсолют батыр калды. Ун ел рәттән район командасы составында республика ярышларында катнашып, аның җиңүләренә зур өлеш кертте. М.Җәлил исемендәге призга «Ватаным Татарстан» газетасы үткәрә торган зур мәртәбәле республика ярышларында алты мәртәбә көрәште, өч мәртәбә җиңүче, өч мәртәбә призер булды. Күп мртәбә район сабан туйларының абсолют батыры.

Армия сафларында хезмәт итү чорында үзе хезмәт иткән округның классик көрәш буенча чемпионы титулын яулый, Россиянең спорт мастеры нормасын үти.

1991 елда милли спорт төрләре буенча Россиянең спорт мастеры исеме бирелде.
Хөсәенов Тәбрис Салих улы — мәгариф хезмәте ветераны.

1946 елның 20 октябрендә Түбән Кенә авылында туган. 1962 елда Кенә мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң Арча педагогия училищесына укырга керә һәм аны 1966 елда тәмамлый, Субаш сигезьеллык мәктәбендә укытучы хезмәтен башлый. 1966-1969 елларда хәрби хезмәттә була. 1966-1977 елларда Арча районының Хәсәншәех мәктәбендә укыта. 1977 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлый. Шушы елда Карадуган мәктәбендә биология укыта башлый. Бер үк вакытта география, музыка, рәсем дәресләре дә бирә.

Т.Хөсәенов шушы елларда Карадуган мәктәбенең тәҗрибә участогына җитәкчелек итә башлый, аны тиз арада балалар өчен чын хезмәт һәм тәҗрибә үзәгенә әверелдерә. Ул бөтен республика күләмендә таныла, регуляр рәвештә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Монда актив шөгыльләнүче балалар күргәзмәнең медальләре белән бүләкләнәләр, мәктәп исә автобус, тәгәрмәчле трактор кебек зур бүләкләр ала. Шушы тәҗрибә участогы базасында республика семинарлары уза. Монда балалар кечкенәдән үк туган якны, аның табигатен, кешеләрен, крестьян хезмәтен яратып үсәләр. Т.Хөсәенов укыткан күп яшьләр укытучы, авыл хуҗалыгы белгече язмышын сайлыйлар, турыдан-туры авыл хезмәтендә калучылар да аңа зур рәхмәтле.

Т.Хөсәенов укытучы-методист. 1993 елда яшь буынны тәрбияләүгә керткән олы хезмәтләре өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән абруйлы исем бирелде.


Хөснетдинов Наил Салих улы — сәнәгать тармагы җитәкчесе.

1951 елның 27 октябрендә Балтач авылында туган. 1969 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм укуын Казан шәһәрендәге 19-шәһәр һөнәр училищесында дәвам итә. Аны тәмамлап 1970-1972 елларда Казан органик синтез заводында аппаратчы булып эшли. Шушыннан Совет Армиясе сафларына алына. Аңа Кызыл Байрак орденлы Төньяк флотта су асты көймәсендә хезмәт итәргә туры килә. Үрнәк хезмәте өчен Нахимов медале белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач Н.Хөснетдинов районның төрле оешмаларында электрослесарь, ремонт эшләре мастеры, инженер вызыйфаларын башкарып 1982 елга кадәр зур тормыш мәктәбе уза. 1982-1983 елларда район үзәк хастаханәсендә төзелеш һәм хуҗалык эшләре буенча баш табиб урынбасары була. 1982 елда читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм электрлаштыру остасы белгечлеге ала.

1983 елның февралендә район хакимияте Н.С.Хөснетдиновны район газ җитештерү һәм эксплуатацияләү идарәсе начальнигы итеп билгели. Ул хәзер дә шушы җаваплы һәм мәшәкатьле хезмәттә.

Н.С.Хөснетдиновның бу предприятиедә эшли башлавы районга табигый газ килү, авылларны табигый газ ягуга күчерү кебек революцион үзгәреш-яңарышлар чорына туры килде. Шушы яңа чор таләпләренә җавап бирерлек база , техник мөмкинлек, хәзерлекле кадрлар булдыру кирәк иде. Җитәкче буларак Н.Хөснетдиновка менә шушы киң колачлы эшләрне башкарырга, яңа урында заманча яңа предприятие төзәргә туры килде. 1999 елда район тулысынча табигый газ файдалануга күчте. Боларның барысы тармак җитәкчесеннән тирән белем, зур оештыру сәләте, тынгысызлык таләп итте. Әнә шул сыйфатлары белән Н.С.Хөснетдинов районыбыз халкының олы ихтирамын яулады. Шул хөрмәтнең чагылышы буларак ул халык депутатларының район Советы депутаты булып сайланды. 2001 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Хөснетдинова Гөлфирә Харис кызы — сәүдә хезмәте ветераны.

1952 елның 1 июнендә Норма авылында туган. 1967 елда Норма сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Казандагы һөнәри сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. 1969 елда училищены тәмамлап Казан шәһәрендә сатучы булып эшли башлый. Шул ук елның көзендә шәһәрнең «Гастроном» торгына кадрлар бүлеге инспекторы итеп күчерелә.

1972 елда 18-эшче-яшьләр кичке мәктәбен тәмамлап урта белем ала.

1973 елдан—«Казгорплодовощторг»ның кадрлар буенча өлкән инспекторы. Шушы чорда читтән торып Мәскәү совет сәүдәсе институтын тәмамлый һәм икътисадчы белгечлеге ала, Казан «Горплодовощторг»ының кадрлар белән эшләү буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 1990-1993 елларда—«Татплодовощпром» берләшмәсенең кадрлар буенча баш белгече. 1993 елдан— Казан шәһәренең Вахитов районы азык сәүдәсе идарәсе директорының кадрлар буенча урынбасары. 1996 елда азык сәүдәсе идарәсе «Сәүдәгәр» ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелгәч, аның генераль директоры урынбасары итеп билгеләнә. Бүгенге көндә дә шушы вазыйфада.

2000 елда әлеге җәмгыятьнең җәмәгать тәртибендәге профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана.

Тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасының Сәүдә министрлыгының, Профсоюзлар федерациясенең, Казан шәһәр сәүдә һәм җәмәгать туклануы идарәләренең, Вахитов районы хакимиятенең Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән. 2002 елда Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.


Хрисанов Евгений Александрович — хезмәт ветераны.

Сизнер авылында 1940 елның 2 августында туган. 1958 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәрендә һөнәри-техник училищеда укып токарь һөнәрен үзләштерә. Берничә ел Казан шәһәре предприятиеләрендә эшләгәннән соң 1962 елда Чепьяга кайта һәм «Сельхозтехника» район берләшмәсенең Чепья бүлекчәсендә токарь булып эшли башлый. Ул хезмәт юлының ахырынача шушы тыйнак һәм бик зарур хезмәтендә калды.

Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда, аларга техник хезмәт күрсәтүдә Е.Хрисанов озак еллар дәвамында чын мәгънәсендә иҗади эшләде, үзенең хезмәтен югары нәтиҗәле итү юлларын эзли һәм таба белде. Күп кенә рационализаторлык тәкъдимнәрен үзе эшли торган предприятиедә практикага кертте. Күркәм шәхси сыйфатлары һәм хезмәттәге уңышлары белән хезмәттәшләренең тирән ихтирамын казанды.

Нәтиҗәле хезмәте өчен 1976 елда «Почет билгесе», 1986 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнде. Хезмәт ияләре депутатларының 12, 13, 14 чакырылыш район Советы депутаты итеп сайланды.

Хезмәт ветераны Чепья авылында яши.
Хуҗин Мәгъсүм Хәмит улы — язучы, журналист.

1930 елның 15 маенда Саба районының Тәнәкә авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетасында берничә ел эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962-1965 елларда Арчага кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.

Балтач районы кабат үз статусын алгач вакытлыча чыгудан туктап торган район газетасы «Хезмәт» исеме белән яңадан чыга башлый. Аның редакторы булып М.Хуҗин билгеләнә. Редактор газетага яңа коллектив туплый, редакция бинасын реставрацияли, киңәйтә. Монда ул үзен журналист кына түгел, булдыклы оештыручы, чын хуҗалык җитәкчесе итеп таныта. М.Хуҗин редактор булып эшләгән чорда «Хезмәт» газетасы район тормышының чын мәгънәсендә көзгесенә әверелде, аны әйдәп баручы трибуна булды. Хезмәт алдынгылары, аларның хезмәте һәм яшәеше, омтылыш- хыяллары газета битләрендә якты чагылыш тапты. Аның битләреннән иҗади тормыш сулышы бөркелеп тора иде.

М.Хуҗин 1969 елда Казанга «Чаян» журналының җаваплы секретаре итеп күчерелде һәм 1990 елга кадәр шушы хезмәттә булды. Язучы буларак аның иҗат активлыгы нәкъ менә Казанда эшләү чорына туры килә. Язучының «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» һәм башка күп исемдәге китаплары бар.

М.Хуҗин кыска жанрда иң актив иҗат итүче язучыларның берсе. Хикәя остасы буларак 1997 елда аңа үзенең якташы Ф.Хөсни исемендәге премия бирелде.

Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1986 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.



Һ
Һадиев Муллахмәт Һади улы — хезмәт ветераны.

1907 елның 17 февралендә Кили авылында туган. Килидә башлангыч белем алганнан соң Норма мәктәбендә укый. Үзләренең йорт хуҗалыгында игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Утызынчы еллар алдыннан Урал якларына китә, Кизел шахталарында күмер чаба.

Туган якларына кайткач Балтач МТСы каршында кыска вакытлы курслар үтеп, тракторчы булып эшли башлый. Тиздән аны трактор отряды бригадиры итеп куялар. Аннан соң МТСның механигы вазыйфаларын башкара. 1952 елда читтән торып укып Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

1957 елның октябрендә М.Һадиев Балтач МТСының директоры итеп билгеләнә. Унике ел дәвамында шушы зур предприятиегә җитәкчелек итү чорында аның матди нигезен булдыру һәм киңәйтү, сугыш еллары авырлыкларыннан айнып, яңа аякка басып килүче колхозларга хезмәт күрсәтү сферасын киңәйтү, аның сыйфатын күтәрү буенча гаять зур эш башкара. Ул чорда төзелгән күп объектлар әле бүген дә предприятиегә хезмәт итә. Үзенә һәм башкаларга таләпчән һәм гадел булуы белән ул максатчан эшләүче бердәм коллектив туплауга ирешә. Әлеге елларда Балтач МТСының эше ил күләмендә танылу ала. МТС берничә мәртәбә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, аның дипломнарын ала.

М.Һадиев нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1950 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, 1970 елда «Почет билгесе» ордены, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1967 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.

М.Һ.Һадиев 1990 елда вафат булды. Кабере Кариле авылы зиратында.


Һадиев Нәҗип Һади улы—совет эшлеклесе.

Яңгул авылында 1915 елның 23 мартында туган. Әти-әнисе бик иртә үлү сәбәпле ул тулы ятимлектә үсә, әтисенең туганнарында тәрбияләнә. 1930 елда Яңгул җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Урал якларына китә—Свердловск өлкәсендә торф хәзерләү предприятиесендә эшли.

1931 елда ул туган ягына әйләнеп кайта. Зур тормыш мәктәбе үткән егетне Яңгул авыл Советы секретаре итеп сайлыйлар. Ике елдан инде ул авыл Советы рәисе була. 1937-1940 елларда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итә. Ул хәрби хезмәтен яңа оешып килүче танк частьларында үтә. Шушы чорда берьеллык партия мәктәбен тәмамлый, политрук сыйфатында Көнбатыш Украинаны һәм Көнбатыш Белоруссияне СССР составына кайтару операцияләрендә катнаша.

1940 елның ахырында Н.Һадиев туган ягына кайта һәм район Советының җир бүлегенә җитәкчелек итә. 1942 елда хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1945-1946 елларда Горький шәһәрендә җитәкче Совет работникларының берьеллык курсында укый. Кайтып башкарма комитет рәисе вазыйфаларын башкаруны дәвам итә. Бу хезмәттә ул 1948 елга кадәр була. Н.Һадиевның район хуҗалыгы белән җитәкчелек итүе үтә авыр— сугыш һәм аннан соңгы җимереклек-юксыллык чорына туры килә. Әмма авыр тормыш юлы үтеп чыныккан, сыналган,эшкә чын күңеле белән бирелгән җитәкче үз иңенә төшкән җаваплы бурычларны намус белән башкара, район халкының ихтирамын казана. Аны хәтерләгән өлкән буын кешеләре аның беренче планга кешеләр ихтыяҗын куеп, кешеләр сүзенә-киңәшенә колак салып эшләвен әйтәләр.

Н.Һадиевның 1948 елдан соңгы язмышы әлегә ачыкланмаган.
Һадиев Таһир Галимҗан улы — галим, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

1951 елның 15 ноябрендә Чепья авылында туган. 1968 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын Чепьядагы үргән әйберләр фабрикасында столяр булып башлый. Бер ел кулланучылар җәмгыяте кибетендә йөк ташучы, сатучы булып эшли.

Т.Һадиев 1971 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң 1978 елда Зәй районының «Путь к коммунизму» колхозына баш агроном итеп җибәрелә. Монда ул үзен инициативалы, перспективалы белгеч һәм производствоны оста оештыручы итеп күрсәтә. Әнә шул эшлекле сыйфатларын искә алып аны тиздән шушы колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Ул җитәкчелек иткән чорда бу төбәк өчен гадәттән тыш әһәмиятле һәм табышлы булган шикәр чөгендерен игүнең индустриаль технологиясен үзләштерү, авыл хуҗалыгы культураларының элита сортларын җитештерү, хуҗалыкның матди базасын ныгыту, колхоз авылларының социаль-мәдәни мәсьәләләрен хәл итү буенча зур күләмле эшләр башкарыла. Шушы чорда ике авылга табигый газ кертелә, мәдәният йорты, ашханә, медпункт салына, ел саен унбиштән артык квартира файдалануга бирелә.

1986 елда Т.Һадиев КПССның Зәй район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Әмма ике елдан үз теләге белән артта сөйрәлүче «Искра» колхозына рәис булып килә һәм аны районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына бастыра. Колхоз орлыкчылык хуҗалыгы буларак специальләшә, инде 1991 елда республикабызның һәм күрше өлкәләрнең 648 хуҗалыгына югары уңышка сәләтле элита орлыкларын сата. Еллык табыш алу күрсәткече бенча колхоз районда беренче урынга чыга. Ул җитәкчелек иткән чорда 46 яңа квартира төзелә, 15км яңа юл төзелә, авылларны газлаштыру төгәлләнә.

Т.Һадиев 1992 елда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнә. Әгәр республикабыз авыл хуҗалыгы тармагы соңгы елларда тотрыклы һәм интенсив үсеш юлында икән, монда якташыбызның лаеклы өлеше бар.

Т.Һадиев агроном-практик булу белән беррәттән актив фәнни эш алып бара. 2001 елда Пенза авыл хуҗалыгы институтында «Сабан бодае уңышының һәм сыйфатының аның сортыннан, чәчү нормасыннан һәм минераль ашламалар кертү дозасыннан бәйлелеге» темасына диссертация яклап авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алды. Ул Татарстан республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалеры. 1996 елда «Россия Федерациясенең Почетлы химигы», Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәре бирелде.

Т.Г.Һадиев 2004 елда «Нива Татарстана» фәнни-тикшеренү үзәгенең директоры итеп билгеләнде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   18   19   20   21   22   23   24   25   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет