Балтач энциклопедиясе


Халиков Фиринат Габделхәй улы



бет19/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   26

Халиков Фиринат Габделхәй улы — рәссам.

1957 елның 28 августында Донецк шәһәрендә туган. Әтисе Габделхәй Халиков Шода авылыныкы, әнисе Фирдәвес—Кунырдан. Фиринадка бер яшь тулганда Халиковлар гаиләсе Шодага кайтып урнаша. Әмма тормыш көйсезлекләре аларны кабат урыннан кузгалырга мәҗбүр итә—алар Киров өлкәсенең Лазаревка авылына килеп урнашалар. Фиринат 1972 елда шушында сигез сыйныф тәмамлый һәм Мари АССРның Нартас авылындагы академик В.П.Мочалов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә аны тәмамлап агроном белгечлеге ала.

Кечкенәдән үк һәвәскәр рәссам булган әтисеннән рәсем сәнгатенә мәхәббәт алган Фиринат техникумда укыганда Мәскәүдәге Н.К.Крупская исемендәге читтән торып укый торган сәнгать университетына укырга керә, әмма анда ике ел гына укып өлгерә—аны армия сафларына алалар.

1979 елда армиядән кайту белән Киров шәһәрендәге сәнгать училищәсына укырга керә. 1982 елда училищены тәмамлый һәм Киров шәһәренең 3-урта мәктәбендә рәсем, сызым дәресләре укыта. Шушы чорда актив иҗат эше белән шөгыльләнә. 1989 елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә, яшь рәссамнар берләшмәсенең актив әгъзасы була, зона, союз, халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Ф.Халиков 1992-1996 елларда сәнгать академигы Х.Якупов җитәкчелегендәге иң югары квалификацияле рәссамнар хәзерләү мәктәбен (аспирантура) үтә. Шушы чорда татар халкы тарихы, Казан тарихы белән якыннан кызыксына, археолог А.Халиков, архитектура академигы С.Айдаров, архитектура докторы Н.Халитов һ.б. белгечләр белән таныша һәм иҗади хезмәттәшлек итә башлый. Бу аның иҗатына яңа милли импульс бирә. Моңа кадәр пейзажлар, шәһәр күренешләре сурәтләү белән шөгыльләнгән рәссамдә татар халкы, аерым алганда Казан шәһәре тарихын рәсемдә сурәтләү хыялы уяна. Рәссам еллар дәвамында шуңа багышланган тарихи документларны эзли, өйрәнә.

Рәссам Ф.Халиковның бүгенге иҗаты тулысынча шушы мәңгелек тарихи темага багышлана. Шул ук вакытта Кол Шәриф мәчетенең эчке бизәлеше, Казан метросының «Тукай» һәм «Кремль» станцияләренең бизәлеше эскизларын эшли. Ул Казан шәһәренең туграсын иҗат итүдә катнашты. Ф.Халиков Казан тарихына багышланган алты серияле телефильмның куючы рәссамы. Бу документаль нәфис фильмда ул үзе дә татар бәге ролен башкарды.

Ф.Халиковның рәсемнәре Казан, Мәскәү, Петербург һәм башка күп шәһәрләрдә, Германия, Польша, Америка, Төркия кебек илләрдә булган зур күргәзмәләрдә күрсәтелде.

Рәссам бүген иҗатының гөрләп чәчәк аткан чорында. Аның Казан шәһәренә багышланган тарихи картиналары 2005 елга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.


Халитов Нияз Хаҗи улыархитектура докторы, профессор.

1950 елда Казан шәһәрендә Нөнәгәр егете Хаҗи һәм Нөнәгәр кызы Зөмәррә гаиләсендә туган. Махсус инглиз мәктәбен тәмамлый, бер үк вакытта сәнгать мәктәбендә укый. 1968 елда Казан төзүче инженерлар институтының архитектура бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук архитектура буенча төрле абруйлы конференцияләрдә, конкурсларда катнаша, Дипломнар ала. 1974 елда үзенең диплом эше итеп «Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә милли архитектура музее» темасын сайлый һәм югары бәя ала. 1986 елда кандидатлык, 1992 елда «Тугызынчы йөздән егерменче йөз башына кадәр Идел-Кама буе мөселман архитектурасы культурасы» темасына докторлык диссертациясе яклый. Ислам сәнгате һәм архитектурасы буенча күп Халыкара фәнни конференцияләрдә (Мисыр, Сүрия, Иордания, Төркия һ.б. илләрдә) чыгышлар ясый һәм киң таныла. Бөтенроссия конкурсларында беренче дәрәҗәле Дипломнарга лаек була.

Н.Халитов «Казан кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары, архитектура докторы, профессор. Фәнни хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек булды.

Галим үзенең фәнни һәм көндәлек эшчәнлегендә татар халкының тарихи архитектура истәлекләрен өйрәнүгә, саклауга һәм пропагандалауга зур игътибар бирә. Татар архитектурасы буенча күпсанлы хезмәтләр, фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр авторы. Аның проекты буенча Казандагы Шамил йорты бинасы (хәзерге Г.Тукай музее), Апанаев йорты, Солтан мәчете һәм башка архитектура истәлекләре реставрацияләнде. Татар авыллары архитектурасын һәм төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнү буенча эш алып бара.


Халиуллин Гыйниятулла Гатиятулла улы — галим, физика-математика фәннәре докторы.

Арбор авылында 1948 елның 19 сентябрендә туган. Арбор сигезьеллык, Чепья урта мәктәпләрендә укып 1966 елда урта белем ала. 1966-1969 елларда башта Смәел, аннан соң Арбор мәктәпләрендә физика дәресләре укыта.

1969 елда В.И.Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. 1974 елда университетны тәмамлап физик-теоретик белгечлеге ала, шунда ук кече фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. Атаклы физик-теоретик Б.И.Кочелаевның теоретик мәктәбен уза. 1976-1979 елларда теоретик физика кафедрасында аспирантурада укый. 1979 елда диссертация яклый һәм физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Шул ук елны СССР Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә кече фәнни хезмәткәр булып эшкә килә.

1993 елда Г.Халиуллин «Үткәргеч тирәлектә магнит дулкынланулары теориясе» темасына диссертация яклап физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала.

Бүген галим шушы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы гыйльми хезмәткәре. Аның хезмәтләре теоретик характерда һәм хәзерге физика фәненең иң актуаль темаларына багышлана: металларның һәм ярымүткәргечләрнең электрон теориясе, үтә үткәрүчәнлек теориясе, нык коррекцияләнгән системалар теориясе һ.б. Профессор Г.Халиуллинның дөньяның иң абруйлы фәнни органнарында басылган 150гә якын гыйльми хезмәте бар. Яшь галим-теоретиклар тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

Физика фәненең иң актуаль юнәлешен өйрәнүче дәньякүләм зур абруйлы физик-теоретик буларак галим туксанынчы еллардан бирле Германиянең Макс Планк исемендәге атаклы фән үзәгендә фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Контракт буенча АКШ, Япония, Англия, Франция, Канада, Кытай һәм башка дистәләгән илләрнең фәнни үзәкләренә консультант буларак ярдәм итә.

Германиянең Штутгарт шәһәрендә яши.
Халиуллина Кифая Гайфулла кызы — галим, икътисад фәннәре кандидаты.

1938 елда Таузар авылында туган. 1953 елда Карадуган җидееллык, 1956 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң укуын аспирантурада дәвам итә. Шушы институтта диссертация яклап икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Бүгенге көндә К.Халиуллина Казан финанс-икътисад институтында укыта, доцент. Бер үк вакытта фәнни эшчәнлеген дәвам итә.
Харисова Земфира Гомәр кызы — хезмәт алдынгысы.

Иске Салавыч авылында 1956 елның 8 ноябрендә туган. 1974 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлау белән «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозның сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә килә.

Земфира хезмәтенең беренче көннәреннән үк тырышлыгы, тыйнаклыгы, әдәплелеге, эшкә бирелгәнлеге белән хезмәттәшләренең күңелен яулый. Җәмәгать эшләрендәге активлыгы, иптәшләренә ярдәмчел булуы белән бик тиз арада коллективта үз кеше булып китә, алдынгылар сафына баса. Тиздән хезмәтендә район күләмендә күренекле нәтиҗәләргә ирешә. Сиксәненче елларда З.Харисованың исеме иң алдынгы, иң абруйлы савымчылар рәтендә макталды, район җитәкчелегенең зур бүләкләренә лаек булды.

Сөт муллыгы өчен көрәштә ирешкән уңышлары өчен З.Харисова 1980 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Ул берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче» билгесенә лаек булды. Район коммунистлары аны КПССның 26-съездына делегат итеп сайладылар.

З.Харисова гаилә корганнан соң Казан шәһәрендә яши. Башта ул «Тасма» производство берләшмәсендә эшли. Бүгенге көндә «Регина» фирмасы хезмәткәре. Туган авылы, эшләгән коллективы белән тыгыз элемтәдә.
Хафәзов Хәмзә Хафиз улы — хәрби хезмәткәр,подполковник.

1922 елның 10 февралендә Пыжмара авылында туган. 1936 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң ул Казанга килә, аэроклубта шөгыльләнә башлый. Шушыннан аны 1941 елда хәрби хезмәткә алалар. Беренче һәм Дүртенче Украина фронтлары гаскәрләре составында очучы-штурман буларак күп хәрби операцияләрдә катнаша, дошманга каршы 130 сугышчан очыш ясый, үзен оста белгеч, кыю сугышчы, хәзерлекле офицер итеп күрсәтә. Х.Хафәзов Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр көрәш сафында була.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач Карпат буе хәрби округында очучы булып хезмәт итүен дәвам итә. Аңа бандеровчыларга каршы күп җаваплы операцияләрдә катнашырга туры килә әле.

Х.Хафәзов 1949-1953 елларда СССР Оборона министрлыгының Хәрби һава көчләре академиясендә, аның разведка факультетында укый. Академияне тәмамлагач белгечлеге буенча дивизия, корпус, армия штабларында эшли. Ярдәм күрсәтү максатларында ул чорда СССР белән хезмәттәшлек иткән күп чит илләрдә хәрби командировкаларда була.

1972 елдан подполковник Х.Х.Хафәзов отставкада. Аның Ватан алдындагы хезмәтләре Александр Невский, ике Сугышчан Кызыл Байрак, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы медальләр, шул исәптән чит илләр медальләре белән бәяләнде.

Батыр якташыбыз Одесса шәһәрендә яши.


Хафизов Габдулла Хафиз улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

Кама Тамагы районының Атабай авылында 1907 елда туган. Авыл мәдрәсәсендә укып укырга-язарга өйрәнгән, башлангыч дөньяви гыйлем алган. 1924 елга кадәр әтисе хуҗалыгында игенчелек һәм терлек асрау белән шөгыльләнгән. 1924-1926 елларда Бәки волосте башкарма комитетының һәм халык судының курьеры булып эшли. 1926-1927 елларда Казанда партия-совет мәктәбендә укый. 1927-1929 елларда—ВЛКСМның Бәки волость комитеты секретаре, 1929-1930 елларда Урта Балтай волостенда шул ук вазыйфаны башкара. 1930 елның ахырында ВЛКСМның Буа кантон комитеты инструкторы булып эшләп ала. 1930-1931 елларда—ВЛКСМның Кама Тамагы район комитеты секретаре.

1931 елның ахырында Г.Хафизов партия эшенә алына. Башта ул ВКП(б)ның Кама Тамагы район комитеты инструкторы, 1933 елдан Нурлат МТСы сәяси бүлеге начальнигының яшьләр һәм комсомоллар белән эшләү буенча урынбасары була.

1936 елда Казанга марксизм-ленинизм мәктәбенә укырга җибәрелә. Укуын тәмамлагач Г.Хафизов ВКП(б)ның Балтач район комитетының өченче, тиздән икенче секретаре булып эшли. 1938-1939 елларда партиянең Балтач район комитетының беренче секретаре була. Шулай итеп, аның өч елга якын гомере Балтач төбәге, аның кешеләре белән бәйле.

Г.Х.Хафизовны 1938 елда Балтач районы сайлаучыларыТатарстан АССР Югары Советының беренче чакырылышына депутат итеп сайлыйлар.
Хафизов Марс Бари улы — комсомол һәм хуҗалык эше ветераны.

1939 елның 13 февралендә Балтач авылында туган. 1956 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Балтач МТСында токарь булып эшли башлый. 1958-1963 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый. 1963-1967 елларда—Балтач урта мәктәбе укытучысы.

1967 елда М.Хафизов ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайлана һәм бу вазыйфаны 1974 елга кадәр башкара. Актив, җор күңелле, тормыш сөючән, кешеләр белән үтә гади һәм якын мөгамәләле шәхес буларак ул чын мәгънәсендә комсомол яшьләрнең вожагы булды. Әлеге күркәм сыйфатларына ул гомер буе турылыклы булып калды һәм шуның белән һәркайда кешеләрнең ихлас ихтирамын казанды.

1974 елда М.Хафизов «Сельхозтехника»ның район берләшмәсе управляюшие урынбасары итеп билгеләнә. 1976 елда бу предприятиедән аерылып район «Сельхозхимия» берләшмәсе төзелә һәм М.Х.Хафизов аның беренче рәисе итеп билгеләнә. 1985 елдан—район үсемлекләрне саклау станциясе начальнигы.

М.Х.Хафизов хезмәт ияләре депутатларының 12, 13, 14 чакырылыш район Советы депутаты итеп сайланды, КПССның район комитеты, аның бюросы әгъзасы булды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен аңа 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган агрономы дигән абруйлы исем бирелде.

Лаеклы ялда, Балтач авылында яши.
Хәбибрахманов Сәлимҗан Шәрифҗан улы—төзүче.

1959 елның 1 августында Кенәбаш авылында туган. 1976 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый, Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач бер ел Совет Армиясе сафларында взвод командиры булып хезмәт итә.

1983 елда районның баш архитекторы итеп билгеләнә, район Советы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе була. 1986 елда—Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасы начальнигы. 1991 елдан—Балтач кирпеч заводы (соңгы вакытта җаваплылыгы чикләнгән «Ушма» җәмгыяте) директоры.

С.Хәбибрахманов гаять киң колачлы, тирән белемле, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган җитәкче. Ул кешеләрне аңлый, бердәм коллективка туплый, олы максатларга юнәлтә белә. Табигате белән энтузиаст оештыручы, әйдәп баручы. Шуның нәтиҗәсе буларак, ул җитәкләгән һәр коллектив югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Районыбызда төзелгән күп җитештерү һәм социаль-мәдәни объектларда С.Хәбибрахмановның күңел җылысы бар.

Төзелеш өлкәсендәге саллы хезмәтләре өчен С.Хәбибрахмановка 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе исеме бирелде. Ул 2004 елдан «Росагропроммтрой» корпорациясенең Почетлы төзүчесе.

2005 елдан—район хакимияте башлыгының беренче урынбасары.


Хәбибрахманова Шәмсенур Хәбибрахман кызы — авыл хуҗалыгын коллективлаштыру хәрәкәте активисты.

1912 елда Нөнәгәр авылында туган. Шунда башлангыч белем ала. 1931 елда аларның гаиләсе авылда яңа гына оешкан колхозга керә. Шәмсенур колхоз эшләрендә актив катнашып кына калмый, башкаларны да әйдәп йөрүчеләрдән була. Менә шушы оештыра белү сәләтен күреп аны 1934 елда Казанга өч айлык бригадирлар курсына укырга җибәрәләр. Укып кайткач ул башта игенчелек звеносы җитәкчесе була, тиздән бригадир булып эшли башлый. Икенче елында ук аның бригадасы югары уңыш алуы белән бөтен республикага таныла һәм хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкли. Бу зур бүләкне ул Чепья районы тарихында беренче булып ала.

1937 елда хезмәттәшләре Ш.Хәбибрахманованы СССР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр һәм Шәмсенур аның беренче чакырылыш депутаты булып сайлана.

Тиздән зирәк кызны Балтачка алалар һәм ул 1938 елда хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитетының план бүлеге рәисе итеп билгеләнә. 1939 елда Ш.Хәбибрахманова район Советы депутаты итеп сайлана, башкарма комитет рәисе урынбасары булып эшли.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң гаиләсе белән Минзәләгә күчә һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши. 1996 елда вафат була, Минзәлә зиратына җирләнә.
Хәбиб (Хәбибуллин) Габделхәй Хәбибулла улы — журналист.

1903 елның 16 августында Чутай авылында туган. Малмыж шәһәрендә дүрт еллык татар-рус мәктәбен тәмамлый. 1922 елда Малмыжда вак милләтләр өчен укытучылар хәзерләү курсында укый.

1923 елда Казан шәһәренә килә һәм китапханәдә эшли, үз белемен күтәрү белән актив шөгыльләнә. 1927-1930 елларда Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршында оештырылган яңа татар алфавитын төзү дәүләт комитетының секретаре була. 1930 елда Казанда чыга торган «Колхоз гәзите» редакциясендә җаваплы секретарь буларак журналистлык эшен башлап җибәрә.

Г.Хәбибуллин 1941 елның августында хәрби хезмәткә алына. 1942 елның апреленә кадәр Плавск шәһәрендә политруклар хәзерләү курсында укый. Сугышка ул Көнбатыш фронтта рота политругы буларак керә. Совет сугышчыларының батырлыклары турында фронт газеталарына үткен хәбәрләр бирә.

Тиздән аны фронтта чыгып килүче татар газетасына алалар. 1942 елның сентябреннән 61- Армиянең «Боевой призыв» газетасында, аннан соң Волхов фронтында чыга торган «Фронтовая правда» газетасының татар телендә чыга торган кушымтасында редактор була. 1944 елның мартыннан— Карел фронтының «В бой за Родину» газетасының татарча кушымтасын чыгару буенча җаваплы редактор урынбасары. Ватан сугышы тәмамлангач беренче Ерак Көнчыгыш фронтының «Сталинский воин» газетасы редакторы урынбасары буларак япон империалистларын тар-мар итүдә катнаша.

Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен политрук һәм журналист Г.Хәбиб Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң «Кызыл Татарстан» газетасында җаваплы секретарь, озак еллар «Чаян» журналының редакторы булып эшли. «Чаян» журналының тышлыгыннан шаян елмаеп, зур күзлек аша карап торган чаян образы нәкъ менә Габделхәй Хәбибтән күчереп ясалган (шарж) һәм аның якты образын юмористик рух белән халкыбыз күңеленә салган.

Талантлы журналист Г.Хәбиб 1972 елда Казан шәһәрендә вафат булды. Кабере Яңа Бистәдәге татар зиратында.


Хәбибуллин Билал Хәбибулла улы — Ватан сугышы каһарманы.

1914 елның 15 декабрендә Сосна авылында туган. Сосна җидееллык мәктәбендә укыган. Сугышка кадәр Пермь өлкәсенең Соликамск шәһәре янындагы Тетеревка шахтасында күмер чаба. Бөек Ватан сугышына да ул шушыннан 1941 елның августында алына.

Б.Хәбибуллин күп сугыш операцияләрендә катнаша. Калинин фронты гаскәрләре составында Ржев шәһәре өчен барган авыр сугышларда каты яралана.

1943 елның октябре. Псков шәһәре тирәләрендә авыр сугышлар бара. Әнә шундый сугышларның берсендә, шушы өлкәнең Невель шәһәре өчен барган сугышларның берсендә 7 октябрь көнне Б.Хәбибуллин батырларча һәлак була. Әмма аның бу сугыштагы батырлыкларын күп еллар үткәч кенә шәһәр эзтабарлары ачыклыйлар. Ә сугыш чорында батырның әти-әниләренә «хәбәрсез югалды» дигән салкын, икеләндергеч хәбәр җибәрелә.

Батыр якташыбызның җәсаде ул хезмәт иткән 21-укчы гвардия дивизиясенең унсигез сугышчысы белән бергә Невель шәһәре үзәгендәге парктагы туганнар каберлегенә күмелгән. Кабер өстендәге мәрмәр ташка батырларның исемнәре язылган. Алар арасында гвардия сержанты Билал Хәбибуллин исеме дә бар.

Невель шәһәр Советы махсус карар белән батыр якташыбызның исемен мәңгеләштергән—шәһәрнең үзәк урамнарының берсенә батыр якташыбыз Б.Хәбибуллин исеме бирелгән. Шәһәр мәктәбе музеенда аңа багышланган стенд эшләнгән.


Хәбибуллин Вәлиулла Хәбибулла улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1937 елның 8 июнендә Бөрбаш авылында туган. 1952 елда Бөрбаш җидееллык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын шул ук елда колхозда терлекләр көтүче булып башлый. Соңрак терлекләр симертүдә эшли. 1966-1970 елларда мөгезле эре терлек фермасын җитәкли.

Хезмәтеннән аерылмыйча 1967-1970 елларда Минзәлә колхоз-совхоз техникумында,1971-1979 елларда Казан ветеринария институтында укый, зоотехник белгечлеге ала.

Югары белем алганнан соң 1970-1972 елларда Тимирязев исемендәге колхозда баш зоотехник булып эшли. 1974 елда Бөрбашта махсус терлек симертү совхозы оештырылгач шунда баш зоотехник булып кайта һәм егерме елдан артык шул хезмәтне башкара. Югары квалификацияле, зур тәҗрибәле белгеч һәрвакыт эзләнүдә булды, яңалыкка, камиллеккә омтылды. «Бөрбаш» совхозының терлекчелек тармагында озак еллар тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәле эшләве күп яктан В.Хәбибуллинның фидакарь хезмәтенә бәйле. Шул хезмәтләре өчен аңа 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы дигән абруйлы исем бирелде.

В.Х.Хәбибуллин 1997 елның 8 мартында вафат булды.
Хәбибуллин Гарифулла Хәбибулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1909 елның 25 гыйнварында Борнак авылында туган. Кече яшьтән әтисе белән игенчелек, һөнәрчелек эшләрендә катнашкан—чыпта сугу, урман кисү, такта яру кебек авыр эшләр башкарган. 1927-1933 елларда Урал төбәгендә шул ук урман кисү эшләрендә була. 1933 елда туган ягына кайта һәм шактый дөнья күргән егет буларак колхозга хисапчы итеп куела. Ике елдан Алабугада колхоз кадрлары хәзерләү курсларын үтә, хәзерләүләр буенча район идарәсенең участок уполномоченные булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Г.Хәбибуллин хәрби хезмәткә алына, 1941 елның июненнән 1945 елның ноябренә кадәр армия сафларында була, авыр сугыш операцияләрендә катнаша, яралана. Аның сугышчан юлы Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике мәртәбә «Батырлык өчен» медале, башка күп медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соң хезмәт юлы кабат туган колхозы, туган авылы белән бәйле—колхоз хисапчысы, авыл Советы башкарма комитеты рәисе, колхоз рәисе урынбасары була, партия оешмасын җитәкли, җәмәгать эшләре башкара. Күп мәртәбә авыл Советы депутаты итеп сайлана, район партия комитетының ревизия комиссиясе әгъзасы була. Чапаев исемендәге колхозның Почетлы әгъзасы.

Ветеран 1992 елның августында вафат булды.
Хәбибуллин Ислам Хәбибулла улы — хәрби хезмәткәр, полковник.

1914 елның 20 февралендә Чутай авылында туган. 1926 елда Чутай башлангыч мәктәбен тәмамлый һәм Казан шәһәренә килә. Монда җидееллык белем алганнан соң Юдинода фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗӨ) укып слесарь һөнәре ала.Аның күңеле журналистлыкка тарта—шушы елларда татар газеталарына языша башлый. 1932 елда Мәскәүдә яшь хәбәрчеләрнең беренче Бөтенсоюз съездында катнаша. Шул ук елда комсомолның өлкә комитеты оештырган группа составында Ленинградка җибәрелә һәм Ленсовет исемендәге элемтә мәктәбенә укырга керә. Менә шушы адым аның тормыш юлын бөтенләй башка юнәлешкә борып җибәрә.

1934 елда ул элемтә мәктәбен тәмамлый һәм хәрби электротехника академиясенә эшкә җибәрелә. Монда ул биш ел хезмәт итә, кичен укып урта белем ала. 1939 елда шушы академиянең радиотехника инженерлары хәзерләү факультетына укырга керә, киң җәмәгать эше алып бара. Монда да ул академиянең «Буденновец-электрик» газетасының иң актив хәбәрчесе була. 1937 елда ВЛКСМның Ленинград өлкә конференциясендә делегат булып катнаша.

И.Хәбибуллин 1941 елның ноябрендә, академиядә укуын калдырып Волхов фронтына җибәрелә, дивизиянең элемтә начальнигы, корпусның элемтә начальнигы урынбасары булып хезмәт итә. Тиздән аны Икенче Удар армиянең элемтә начальнигының өлкән ярдәмчесе итеп билгелиләр һәм ул Ленинград блокадасын өзүдә, Ленинград шәһәрен һәм өлкәсен дошманнан азат итүдә катнаша. 1944 елда корпус элемтә начальнигының өлкән ярдәмчесе И.Хәбибуллин авыр яралана. Терелгәннән соң Беренче Удар армия гаскәрләре составында Латвияне, 61-армия составында Польшаны азат итүдә, фашизмны үз җирендә тар-мар итүдә катнаша. Тизләтелгән һөҗүмнәр вакытында радио элемтәсенең әһәмияте бәя биреп бетергесез һәм И.Хәбибуллин җитәкләгән Армия элемтәчеләре һәрвакыт югары хәзерлек күрсәтәләр.

Сугыштан соң И.Хәбибуллин академиядә укуын дәвам итә һәм 1948 елда элемтә инженеры белгечлеге ала. 1948-1950 елларда һава һөҗүменнән саклану (ПВО) районы начальнигының радиолокация буенча урынбасары, ә1950-1956 елларда һава һөҗүменнән саклану районының элемтә гаскәрләре начальнигы була.

Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен Сугышчан Кызыл Байрак, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Отставкага чыкканнан соң Казан шәһәрендә яши. 1979 елның 31 гыйнварында вафат була, Яңа Бистәдәге татар зиратына җирләнгән.
Хәбибуллин Мәсхүт Хәбибулла улы — мәдәният хезмәте ветераны.

1924 елның 26 мартында Ор авылында туган. Ор башлангыч, Смәел җидееллык мәктәпләрендә укый, 1941 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Авыр сугыш елларында туган авылындагы «Кызыл Октябрь» колхозында эшли.

1945 елда М.Хәбибуллин Ор авыл клубы мөдире булып эшли башлый. Ул шушы мәшәкатьле, күп күркәм сыйфатлар таләп итә торган хезмәткә үзенең утыз елга якын гомерен бирде. Һәрвакыт кешеләр арасында, хезмәт коллективларында булу, авылдашлары күңеленә заман сулышын ирештерү, авыр елларда авыл халкының рухи сафлыгын саклау һәм ишәйтү өчен бөтен көчен бирде. Ул агитатор, лектор, рәссам, режиссер, оештыручы, артист, пропагандист кебек хезмәтләрнең һәммәсен үзендә туплаган олы җанлы шәхес иде. Үзенең эш тәҗрибәсен хезмәттәшләренә ирештерә, аларның тәҗрибәсен үз эшендә иркен куллана белде. Ул авыл мәдәниятенең чын маягы иде.

М.Хәбибуллин туган ягы, туган авылы тарихын өйрәнү һәм барлау буенча зур эш башкарды, авылдашлары күңелендә якты истәлек-хәтирәләр калдырып, 1998 елның 24 июнендә вафат булды.

М.Х.Хәбибуллин районыбыз тарихында беренче булып 1970 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән шанлы исемгә лаек булды.
Хәбибуллин Миннефәрт Равил улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1956 елның 6 августында Шода авылында туган. 1973 елда Чепья урта мәктәбен, 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, авыл хуҗалыгы инженер- механигы белгечлеге ала. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң бер ел Малмыж шәһәрендәге ремонт-техника заводында инженер-механик булып эшли.

1981 елда М.Хәбибуллин туган районына кайта. 1981-1985 елларда— район авыл хуҗалыгы идарәсенең «Госсельтехнадзор» инспекциясе начальнигы. Бераз КПССның район комитеты инструкторы булып эшләп ала. 1986 елдан—«Балтач Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыятенең баш инженеры. Тирән хәзерлекле инженер һәм производствоны оештыручы буларак иң авыр, таркау, икътисадый төшенкелек елларында предприятиенең тотрыклылыгын, аның җитештерү потенциалын саклап калу һәм киңәйтү өчен күп көч куйды.

1997 елда авыл хуҗалыгына техник хезмәт күрсәтүне камилләштерүдәге хезмәтләре өчен М.Хәбибуллинга Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет