Император Феодосий сарайдан чыкты һәм ипподромга таба атлады.
«Яңа Рим, яңа Рим, – дип үзалдына сөйләнде ул ипподромдагы мәһабәт сыннарга һәм төрле илләрдән китерелгән манзарага күз ташлый-ташлый. – Яңа кала, син дә бүген үзгәрдең. Кирмән коймаларын яңадан күтәрелде. Каланы 14 мәхәлләгә бүлдек, шуларның 12 се кремль эчендә. Кремльнең таш диварлары артындагы тораклар ялланып хезмәт иткән гот гаскәрләренә бирелде. Готлар урнашкан төбәк – мәхәлләнең унөченчесе, ундүртенче мәхәллә кала читендә калдырылды. Влахер сарае да шунда. 411 елда булган җир тетрәү вакытында кремльнең диварлары җимерелде». Император Феодосий диварларны яңадан күтәрттерде. Әмма ундүрт елдан соң тагын җир тетрәде. Тагын кремль диварлары җимерелде, диварларны тагын төзәтергә туры килде. Ләкин империяне бөек диварлар гына саклап кала алмас. Моны яхшы белә иде император Феодосий, империягә халык күңелен әсир итәрдәй дин кирәк иде һәм ул дин табылды – христиан дине.
Император Феодосий ипподром һәм бакча арасына күтәрткән сарайны үтеп, бакчаның сөзәк баскычларыннан Босфор бугазына таба атлады. Үзенең матурлыгы вә мәһабәтлеге белән сарай бирегә килгән варварларның исен-акылын китерә, диләр, һәм шулайдыр да. Сарайга сокланмаслык та түгел иде шул. Баганалары фригий мәрмәреннән, аларны ярым түгәрәк түбә тоташтыра һәм бар баганалар да алтын төскә буялган. Төзү җисемнәре көмеш, төрле төстәге мәрмәр, тишекле тау токымы, сынлы сәнгать, төрле манзара белән бизәлгән. Бакчадагы табигый агачлар арасында ясалма сайрар кошлар, бронзадан коелган агачлар утыра. Тагын да гаҗәбрәге шул: вакыт-вакыт бу кошлар чиратлашып сайрый башлыйлар. Сарай ишегенең ике ягында алтынга буялган арысланнар утыра. Арысланнар вакыт-вакыт башларын боргалап, тешләрен ыржайтып куялар. Бакчаның һәр төбәгендә дә фонтаннар, коену урыннары – бассейннарның читләре көмеш тәлинкәләр белән уратып алынган. Әлбәттә, болар барысы да империя байлыгы, хәтта бик зур байлыгы. Ләкин соңгы елларда әнә шул җир-байлыклар әкрен генә гуннар кулына күчә башлады. Балкан ярымутравы, Кече Азия, Эгәй (борынгы гуннар аны Инәй диңгезе дип йөргәннәр) диңгезендәге утраулар, Сирия, Мисыр, Крит һәм Кипр утраулары, хәтта Кырымның бер өлеше империя кулында иде. Ә хәзер исә гуннар Византия империясенең алтыдан артык җирләрен үз кул астына алдылар. Җир-калаларын гына яулап калмадылар, империя кадәр империядән ясак түләтә башладылар. Ул гынамы, көнбатышта Римга кадәр барып җиттеләр. Юк, хаталанмады император Феодосий гуннар ханы Атилланы үтерергә кушып, хаталанмады. Империя яшәргә тиеш һәм ул яшәр, һәм аны 313 елда Милан эдиктында кабул ителгән христиан пине коткарыр. Шул дингә биш куллап ябышырга кирәк. Ул инанды инде, христиан дине империя халкы өчен гади фәлсәфә генә булып калмады, ә канунлаштырылды, әхлак тамгалары белән бергә фәлсәфи доктринага әверелде. Хак, бу диндә император бераз самимилек күрә. Әйтик, беренче рәссамнар Гайсәне сарык көтүчесе итеп ясыйлар. Киң күңелле, ачык йөзле самими кеше итеп күз алдына китерә аны император Феодосий. Сурәт гаять хиссияти тойгы белән ясалган – үзәктә Гайсә, уң ягында өч сарык, сул ягында өч сарык. Көтүче кулында таяк, көтүчеләрдә була торган чыбыркы түгел, ә таяк, таяк башында тәре. Менә шулайрак күрәләр дөнья халкына миссия белән килгән үлемсез Гайсәне дөнья рәссамнары. Империянең сәнгать үзәген ипподром тәшкил итә. Бирегә атна саен тамаша кылырга халык җыела. Монда җанварлар ызгышын, йөгерешләрне, кыргый җанварлар белән көрәшкән кешеләрне карарга бөтен шәһәр халкы җыела диярлек. Һиндстаннан китерелгән чегәннәр чыгышы да кызыклы. Ипподромның озынлыгы 170 метр, киңлеге 40 метр. Константин чорында тамашачыларга утырырга агач эскәмияләр куелган була, Феодосий аны ташка алыштыртты. Ипподромның ике ягында төрле илләрдән китерелгән хикмәтле әйберләр куелган. Әйтик, монда Дельфадан китерелгән Елан баганасын күрергә була, аннан ерак түгел 381 елда Мисырдан Тутмас фиргавен истәлегенә куелган обелискны һәм бронзадан коелган атларны күрергә була. Кыскасы, соңгы елларда Константинополь дип аталган кала борынгы көнчыгыш илләрендә булган барлык мәһабәт сыннарны, танга билгеләрен, гәрчә мәҗүси аллаларга карасалар да, Бабилдән, Ассириядән, Мисырдан үз каласына җыя. Шушы бәһасез байлыклар өстенә Константинополь бу ил халыкларына ясак сала һәм ясакны вакытында түләүне таләп итә иде. Боларның барысын да кем астын-өскә китерде?! Атилла хан. Калага байлык килми башлады. Җыелган мал-акча да Атилла ханга ясак түләүгә китә. Кала халкы элек мул яшәгәч, мал-мөлкәтнең кай тарафлардан килүе белән кызыксынмый иде. Әйе, азды, узынды халык. Алар Уенча, барысы өчен дә император кайгыртырга тиеш. Шулай булган, шулай булырга тиеш дип уйлыйлар, дөресрәге уйлаганнар. Ләкин 406 елда Византия тәхетенә утырган Феодосий алай дип уйлаудан ерак тора иде. Ул бернәрсәне ачык белә – гуннар аның тәмам бугазына бастылар. Ул бүген капкынга эләккән бүре халәтендә калды, ычкына да алмый, бер-бер хәл кылырга да куллары бәйләнгән. Куллары чишеләчәк гуннар ханы Атилла башына җиткәч. Юк, ялгышмады ул гуннар ханына үлем җибәреп, ялгышмады, хак юлга басты.
Каланы төзекләндерүгә киткән акча хакында император Феодосий үзе генә белә иде. Бер Капитолия бинасын күтәртүгә генә империянең ярты байлыгы китте. Ә бит моның өстенә император Феодосий башкалага ике театр, сигез җәмәгатьчелек мунчасы, кояш-яңгырдан ышыклану өчен илле ике түбә кыегы, сенат утырышларын уздыру өчен дүрт зур зал, ундүрт чиркәү, ундүрт мәхәлләгә дә сарай, ундүрт мең кешегә торак биналары кордыртты. Боларның барысын да империя байлары өчен эшләтте Феодосий, ярлы-ябага исә байларның өй-эргә буйларында, сарай мәйданнарында йокларга мәҗбүр булдылар.
Илдә бер могҗиза калган икән әле – София храмы. Бу храмны күтәрү өчен төрле илләрнең калаларыннан меңләгән осталар, ташчылар китерттеләр. Зурлыгы һәм күләме белән генә түгел, нәкышләнү һәм матурлап бизәлү ягыннан да калада аңа тиң храм юк иде. Кыйммәтле сирәк табыла торган ташлар, фил сөяге, алтын, көмеш белән бизәлә изге София храмы. Ошбу могҗизаи храмны салу вә күтәртү өчен империянең бар төбәкләреннән дә сирәк табыла торган мәрмәр ташлар китерттеләр. Аларны биредә көн-төн эшкәрттеләр, шомарттылар, нәкышләделәр һәм һәр ташны бер-берсенә кыл сыймаслык итеп салдылар. Бу храм турында халыклар тузга язмаган риваятьләр сөйләделәр, җырлар чыгардылар. Ә христианнарның руханилары исә безгә бу храмны корырга вә күтәрергә Хода үзе булышты дип юандылар.
София храмына Византия империясе күп кенә илләрдән һәм калалардан борынгы мәҗүсиләр төзегән сарайларны, храмнарны сүтеп китерттеләр. Храмның сигез баганасын Балбәк каласыннан мәҗүсиләр гыйбадәтханәсен сүттереп ташыттылар, сигезен борынгы Эфестагы Диана храмыннан. Бүгенге София храмындагы баганалар, төрле нәкышле ташлар, бизәлгән сурәтләр Мисырның Изида һәм Осирис, Кояш һәм Ай, Афин һәм Аполлон храмнарыннан сүтеп алдылар.
Император Феодосий храм сызымнарын сызучылар белән үзе идарә итү сәбәпле, аның авторы да иде. Әмма храмның төзелешен күрү өчен әүвәл андагы гаҗәеп төгәл итеп корылган дүртпочмакка игътибар итәргә кирәк. Әнә шул дүртпочмакны янә кечерәк дүртпочмак тотып тора – бинаның эчке өлеше бу. Тагын да гаҗәбрәге шулдыр: почмаклар барысы да тәре формасында корылган һәм аларны тоту өчен зур почмакка колач җитмәстәй юан баганалар утыртылган. Әнә шул баганаларда утыра ярым түгәрәк түбә. Түбәнең иң биек ноктасы Гайсәгә багышланган сурәтләр белән чуарланган. Түбәнең аркылысы 35 метр. Түбәнең зурлыгына хәйран калмалы һәм ни гаҗәп – ерактан караганда түбә һавада эленеп тора кебек. Храмның идән белән түшәм арасындагы иң биек нокта – 61 метр, озынлыгы – 81 метр, киңлеге – 60 метр. Зур түшәмне ярымтүшәмнәр тотып тора. Түшәм кургаш калае белән ябылган. Храмның төньяк почмакларына дүрт мәрмәр багана утыртылган. Баганалар һәммәсе дә кыйммәтле вә затлы граниттан эшләнгән. Әнә шул баганаларны үтүгә, хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән залга килеп керәсең. Шуннан Мисырдан китертелгән граниттан ясалган болдырга килеп чыгасың. Болдырга чыгуга, сине аслы-өсле җиде тәрәзә каршы ала. Ә зур түбә исә 24 тәрәзә белән яктыртыла. Аскы катны 40 багана күтәреп тора, өске катны 60 багана, әмма өске каттагы баганалар кайтышраклар. Колонна-баганаларның саны 107 гә җитә. Храмдагы камиллеккә бирегә кергән кеше тыныч кына кала алмый. Үзен ниндидер бер могҗизаи сихри дөньяга эләккәндәй тоя башлый. Бигрәк тә түбәнең ныклыгына искитмәле. Түбәне яптыру өчен Родос утравыннан махсус үтә үзле балчык китерделәр. Шул балчыктан чүлмәкләр ясыйлар. Чүлмәкләрне кырык көн кояшта киптерәләр. Шуннан соң чүлмәк тәмам җиңеләеп кала – егерме чүлмәк бер кирпеч авырлыгы гына булып кала. Храмның дивары кирпечтән, матур итеп мәрмәр белән тышланган. Төп баганаларга терәк итеп, нәкышләнгән известь баганалар куелган. Алар шул чиккә җитеп шомартылганнар ки, мәрмәрдән һич тә аерып алмалы түгел. Храм эченә үтүгә кай тарафка гына күз ташлама – Гайсә пәйгамбәрнең әнисе сурәте, ахыр апостоллары, евангелистларныкында тоташ дияргә була грек тәреләре, һәр тәрегә мондый сүзләр язылган: «Синең байрагың белән җиңдек без!» Ә түр якта кылыч күтәргән архангел Михаил. Унике көмеш багана арасында Гайсә пәйгамбәр һәм аның анасы, алар янында ук апостоллар.
Тагын да арырак атласаң, күз алдында Алтарь (төрки сүзе – Алтүр) пәйда була. Алтарьның өске тактасы зиннәтле ташлар белән бизәлгән, саф алтын, көмештән койдырылган такта. Ташларга тезгән зөбәрҗәт ташларга карасаң – күз камаша.
Император Феодосий шушында килеп бастымы, йөрәге уйный башлый, әллә ниткән хиссияткә бирелә. Ә бит бу бәһасез байлыкның гуннар ханы Атилла ханның кулына күчү ихтималы да бар. Һәм император Феодосий гуннар ханы Атилланы Үтерергә кеше җибәрүенә янә бер тапкыр инанды.
Храмның иң могҗизаи урыны, мөгаен, зур залның кыл уртасындагы урында затлы ташлардан тәре ясалган. Феодосий сызымнарны сызганда ук җир уртасы дип атады. Һәм шунда килеп баскан һәр кеше мин җир уртасында басып торам дип уйлый. Тәре христиннар өчен могҗизам сихри бер илаһка әвереләдер, һәрхәлдә шулайрак кабул итте сызымны сызганда Феодосий.
Храм әле төзелеп бетмәгән, төзелеш бара, ләкин инде эшләр тәмамлануга таба китте. Храм аның күптәнге хыялы иде. Ә хыялы тормышка ашкан кеше бәхетле була, диләр.
Феодосий бакча буйлап йөрергә чыкканда, биредәге могҗизаларны карап йөргәндә үзе янында кемнеңдер булуын теләде. Аңа чынлап та кемдер җитми иде. Ләкин бүген ул беркемне дә күрергә теләми, ул бүген йөрәге белән киңәште.
Император янә сараена кайтты, тәхетенә чумып утырды. Кая гына йөрмәсен, ул үзен саклаган сакчыларны күрмәде, гүя алар аның өчен юклар иде, гәрчә күзенә чалынгаласалар да алар аның өчен юклар иде...
Алтын терәкле, биек аркалы йомшак тәхеткә утыргач кына аның җаны тынычлана төште. Империядә барган хәлләргә дөрес юнәлеш бирү шушы тәхеттә генә хакыйки төс ала кебек иде. Ул илчеләрне дә, вәкилләрне дә шушы тәхет ягында кабул итте. Кайчак аның башына искитмәгән бер уй килеп, ул теге йә бу вәкилнең киемнәрен киеп, сакал-мыек ябыштырып, калага халык арасына чыга, караңгы урамнарда йөри иде. Хәтта гади халык була торган мунчаларга да кергәләде, трактирларда да. Ул гади халыкның сөйләмнәрен тыңлады, соңыннан барысын да йөреп чыккач, үз сәясәтенә бәһа бирде. Бүген аның кала читендәге 14 нче мәхәлләсендә буласы килә иде. Ул мәхәлләдәге Влахер сарае тирәсендәге трактирларда гына ишетергә була иде кала халкының гайбәтен һәм бер чираттан императорның үзе хакында да: сарай кротлары турында да. Мондагы сәүдәгәрләр төрле халык вәкилләреннән булгангамы, сөйләшкәндә бер дә тартынып тормыйлар, әшәке сүзләр белән кемне эләкте шуны сүгәләр, шул исәптән императорны да читләтеп үтмиләр иде. Бу мәхәлләдә Феодосий үзе дә аңламаган бар нәрсәдән дә азат халык яши кебек иде. Төп шәһәргә аларны кертмиләр, ә китергән товарны сатарга кирәк. Әйтик, Атилла хан басымы астында император Феодосий калада коллар сатуны тыйды. Ә менә бу мәхәлләдә яшертен генә коллар да саталар иде. Коллар исәбенә яшәүгә йөз тоткан империядән чыккан дәүләт булганга, император Феодосий биредә барган хәлләргә юри күз йома, гүя бу мәхәллә империягә кагылмый, аның өчен аерым бер дәүләт иде.
Бүген исә Влахер сарае тирәсенә чыкканда үзе белән ике сакчысын да алды. Әмма аларга үз тирәсендә уралмаска, читтән генә күзәтергә кушты... Империянең югары варисларына гына түгел, императорның үзенә дә бил бөгәргә өйрәнмәгән оятсыз сәүдәгәрләр һәммәсе үзләре белән җансакчыларын йөртәләр, теге йә бу сәүдәгәр арасында җәнҗал чыга калса, үзара суешырга да күп сорамыйлар иде. Калага яшерен товарлар китергән сәүдәгәрләр арасында айлар буена айнымаганнары да очрый иде. Андыйларны биредә бик тиз чишендерәләр, каланың шома егетләре тегенеп астына үтә чибәр фәхишәләрне салалар да баерга килгән сәүдәгәрне акчадан гына мәхрүм итмичә, анадан тума шәрә дә калдыралар иде. Тыя алмады Феодосий Константинопольдәге фәхишәлекне. Чөнки белә иде – бу хәл гомумән тыя торган гамәл түгел, фәхишәлекне тәүге императорлар да тыя алмаган. Күптән түгел, әллә аны танып, әллә танымыйча аңа берәү бер бит кәгазь биреп китте Ә анда мондый юллар язылган иде: «Безнең кала – азгын хатыннар оясы, юлбасарлар йорты, кеше үтерүчеләр төбәге, рәнҗетелгәннәр, мәсхәрә ителгәннәр иле».
Император Феодосий гот сәүдәгәре киемендә иде, кәгазь бите бирүчегә ул хәтта күтәрелеп тә карамады. Әмма курка калды. Димәк, монда аның кем икәнен белүчеләр бар. Әлбәттә инде язманы биреп китүче ярлы-ябагадан булмаган, ахыр килеп язуы да матур итеп сырланган иде. Ни тели бу кеше аңардан?.. Хезмәткә кереп, ару гына яши башлаган колмы әллә? Азат ителгәннән соң?.. Андый халыклар да бар иде Влахер тирәсендә. Алар әллә илләрен онытканнар, әллә телләрен, хәзер инде гомумән илләренә кайтасылары килми. Ерактан китерелгән коллар азат булсалар да илләренә китә алмый интегәләр иде. Бигрәк тә Кырым тарафларына хәзер кораблар сирәк йөри, кораб хуҗалары бәһане каерып алалар. Ә адәм баласының коллыктан азат ителгән булса да, иленә буш кул белән кайтасы килми. Фаҗига, эчүгә сабышу шунда башлана. Аннан инде Аллаһы кырына бер адым гына.
«Танаис, Танаис», – дип кабатлады император Феодосий Влахер сарае урамына аяк басуга. Кайчандыр ул шаулы кала империя кулында иде. Күптәнме генә Танаистан кораб-кораб ашлык белән Византиягә, ары таба Римга коллар китерерләр иде. Кораб-кораб ашлык, татлы да, тансык та шарәпләр... Шуларның барысына да Атилла хан чик куйды. Коллар гына түгел, кораб-кораб ашлык, шәрапәләр дә аз килә империягә. Моңа кем чик куйды соң?»
Җавап бер: гуннар ханы Атилла.
Тагын Атилла... Тик гуннар ханын үтертеп кенә ошбу дөньядагы вәхшилекләр үзгәрерме?.. Юк, әлбәттә. Чөнки Кеше күңеленә салынган ирекне тиз генә җуеп булмый, ирек татлы хәмер үзе үк явызлык түгелме?! Гуннар ханы Атилланы салкын су гына эчә, диләр. Тик бит эчмәгән кеше белән ихластан сөйләшеп тә булмый хәтта. Ахыр килеп, император Феодосий Атилла ханның кем икәнен дә белми иде. Ул аның өчен – варвар. Варварлар белән элек гомумән, сөйләшмәгәннәр. Кем ул Атилла?! Бирән, эчкече, хатын-кызга мөкиббән китүчеме?.. Илчеләре дөрес җиткерсәләр, Атилла хан бирән дә, эчкече дә түгел, ә менә хатын-кыз ягына килгәндә үз кырыннан узганнарны тыныч кына уздырып җибәрми дигән гайбәт йөри. Уллары да аталарыннан бер дә калышмыйлар икән. Баш улы Иллак даны еракларга таралган весталка Һөнәриягә өйләнергә өмет итә икән. Һич булмас димә. Император Феодосий весталка Һөнәриягә үзе өйләнсә дә бер дә шаккатмаслар иде кебек. Ләкин ул моңа бармас. Бу инде көнбатыш Рим белән гуннарның берләшүе дигән сүз. Шуннан соң берләшеп алгач, римлылар көнчыгыш Римга ташланырлар, һич булмас димә. Шуңа карамастан, гүзәл весталка кыз Атилла ханның улы Иллак кулына эләкмәскә тиеш...
Мәхәлләдән кайтыр юлга чыккач, Феодосий янә уйлап куйды. Әлбәттә, ул бу хәлгә игътибарсыз да кала алган булыр иде. Әмма ул моңа бара алмастыр, бара алмас...
Сәер хәл, борынгы заманнарда да императорлар шушындый хәлләргә тап булгаладылар микән? Әйтик, кешелек бакыр чорын узганда? Ары таба көмеш чорын? Тагы да йөреп алтын чорын? Кешелек бүген тимер чорында яши. Тимер чоры исә тоташ сугышлар чорына әверелеп бара түгелме?..
Калага кайтып кергәч, император Феодосий үткән-сүткән хатын-кызга күз төшереп алгалады. Яше яшь булмаса да, яңа илледән узган булса да, хатын-кызга тыныч кына карый алмады ул. Игътибар итәрдәе күзенә чалынса, хәтта туктап калгалады. Һәм еш кына тегене үз сараена дәштерде. Килгәне – килде, килмәгәне – юк. Күңелен һәм нәфесен кузгатырдае булса, аңа икенче көнне шактый акча биреп, чыгарып җибәрде. Булгалады андый хәлләр дә. Сәере шулдыр: көнбатыш Римда хатын-кыз көнчыгыш Римдагы кебек хөрмәтләнми. Хатын-кызны көнбатыш Римда җеннең үзенә генә түгел, пәригә тиңлиләр, тагы да хәтәррәге, хатын-кызны ир-атка хезмәт күрсәтүче итеп кенә кабул итәләр, һәрхәлдә көнбатышта булганда бу хәлне император Феодосий шулайрак кабул иткән иде. Әмма көнбатыш Римга да үзгәрешләр килде һәм аны кем дә түгел, готлар белән гуннар китерделәр.
Бернәрсә ачык иде: пәри затыннан булган иблис тудырган хатын-кыз күк астында үз урынын даулый башлады. Әйтик, шул ук весталка Һөнәрия варварга кияүгә чыгарга җыена, диделәр. Моны ничек кинәт кенә кабул итмәк кирәк! Җитмәсә, беренче хатыны чорында Феодосий үзе үк Византиядә хатын-кызларның хокукын канунлаштырды һәм сенатта раслатты. Канун кагыйдәләре моннан гыйбарәт иде: кыз кеше буй җиткәнче бары тик атасына гына буйсына, аны гына тыңлый, инде кияүгә чыккач, бары тик иренә генә. Византиядә ир затлары хатыннарын аерырга телиләр икән, аларга бары тик алты очракта гына аерылышырга рөхсәт ителә. Әйтик, әгәр дә хатыны императорга тел тидерсә, ирен үтерергә ниятләсә, иренә хыянәт итсә, ире рөхсәтеннән башка чит-ят ир-атлар белән эчеп утырса, ире рөхсәтеннән башка театрга барса, ире рөхсәтеннән башка кайда да булса кәеф-сафа корып, кунып калса (ата-аналарыннан башка җирдә), ир кеше, һичшиксез, хатынын аерып җибәрә ала...
Шул ук вакытта Византия кануннарында да хатынга иреннән аерылырга рөхсәт бирелә: әгәр дә мәгәр ир-заты императорга каршы сүз йөртсә, әгәр дә ир-зат хатынын үтерергә ниятләсә, әгәр дә үз хатынын башка ир белән якынлык кылырга мәҗбүр итсә, ул гынамы, әгәр дә ире ирлек вазифасын үтәмәсә, әйтик, өч ел буена хатын белән якынлык кыймаса – хатын иреннән аерылырга хокук ала.
Иллә аерылган иргә икенче көнне үк өйләнергә рөхсәт бирелсә, ирдән аерылган хатын бу хокуктан мәхрүм, аерылган хатын ким куйганда бер ел тол булып яшәргә тиеш.
Византиядә кызларны көчләү көчләүчегә бик кыйммәткә төшә – ул кеше кызның гаиләсенә яисә үзенә 280 солид түләргә тиеш була. Янә шундый матдә-канун бар: ике гаилә ул һәм кыз балаларын үсмер чакта ук кавыштырып куя алалар, әйтик, колакларын тешләттереп. Ләкин никах укытмыйча гына моны эшли алалар. Хәер, бу канун камил түгел, бу канун империя кешеләренә фаҗигалар китергәләде. Бу канунны үзгәртергә кирәк. Император Феодосий бу хакта күптән уйланып йөри иде инде. Ишеткәне булды — император Феодосийның: гуннарның да хатын-кыз турында канун китаплары бар икән. Иң мөһиме, гуннарда ир-ат карый алса, җиде-сигез, хәтта күбрәк хатынга да өйләнә ала. Инде өйләнгән хатыннарың карар әмәлең юк икән – өйләнмә. Кем дә сине өйлән дип үгетләми, яшә буйдак булып. Ләкин күп хатынлыкны христиан дине якламый, якламый гына түгел, бу хәлгә каршы чыга.
Император шул хакта уйлана-уйлана сараена кайтты, гадәттәгечә сакчыларына игътибар итми генә тәхет ягына узды. Килеп керде дә тәхет ягына, кинәт аңа моңсу булып китте. Яшәү мәгънәсен ул күп очракта диндә күрде, күңеленә төшкән сорауларга җавапны диннән эзләде, тапканына – тапты, тапмаганына – юк. Заманында София храмына сызымнар да шуннан туган иде. Храм төгәлләнеп килә, әмма Влахер сарае тирәсендә йөреп кайткач, император кинәт кенә уйга калды, күңеле сагыш белән тулды. Нигә аңа бу храмнар, бит алар барысы да халык акчасына салынды, димәк, кемнеңдер авызыннан...
Юк, алай дип уйлыйсы килмәде. Кешелек камил гомер итсен өчен храмнар да кирәк. Храмнар салыныр һәм ары таба да салыначак. Храмнар дин куәтен билгеләячәк һәм билгеләүчесе буларак, храмнар пәйгамбәрләрне генә түгел, адәм баласын да күтәрәчәк, ягъни яшәү рәвешен генә түгел, дөньяга карашын да үзгәртәчәк.
Хак, хәзер халык бозылды, императорларны күптән инде Алла сурәтендә күрмиләр, бигрәк тә ялланган гаскәриләр. Аны хәтта гап-гади адәм баласы итеп күрә башладылар. Ә бит Византия империясенә нигез салган Константин чынлап та үзен Алла сурәтендә күрә башлаган. Кем дә кем аны Алла сурәтендә күрергә теләмәгән, аларны христианнарның беренче изгесе рәхимсез рәвештә җәзалаган. Әйтик, Константин беренче хатыныннан туган улың тәгаен бинахакка җәзалый. Эшләр болай була. Даны халыкка таралган полководец дәрәҗәсенә ирешкән Константинның улы Криспка императорның яшь хатыны гашыйк була. Фауста атлы бу хатын угланны эзәрлекли башлый һәм бер җай китереп, аңа үзен тәкъдим итә. Фауста шул чиккә җитә ки, егет алдында чишенеп үк ташлый. Әмма егет хыянәткә бармый, атасының яшь хатыныннан баш тарта. Шуннан соң «якты» хисе рәнҗетелгән Фауста иренә улын мине көчләде, дип әйтә. Имеш, ул аны көчләргә иткән, әмма тугры җанлы хатың яшь егеттән баш тарткан. Шул хәлдән соң Константин улы белән сөйләшә, улы баш тарта. Булмаган хәлне, ничек булды дип әйтсен инде, хатын-кыз түгел лә ул. Әмма яшь хатынга булган чукрак мәхәббәткә мөкиббән Константин улына ышанмый һәм аны ханҗәре белән кадап үтерә. Христианнар тарафыннан изгеләр санына кертелгән Константинның бу вәхшилеген, дини сукырлыгын Константинның әнисе Елена ачыклый. Әнә шуннан соң Константинны халык яратмый башлый, тик христиан руханилары түгел, алар аңа мәдхия укыйлар, чөнки вакытында христианнарны яклап чыга ич! Шуннан соң Константин Римнан качып китәргә мәҗбүр була. Һәм кая дип беләсез? Христианнар кочагына, христианнар йөзендә яклаучылар таба һәм көнчыгышка юнәлә – борынгы заманнардан бирле Визант дип аталган кечкенә сәүдә каласына. Менә кем дәһшәтле империяне икегә аера, икегә бүлә, менә кем Ауропага килгән гуннарга юл яра – Константин. Каһәр аңа, каһәр!
Сәркатибе керде, үткән көндәге яңалыкларны җиткерергә әзерләнде.
– Йә-йә, сузма, – диде аңа Феодосий.
– Гуннар ханы Атилла Византия илчеләрен кабул итә һәм бер җайдан римлылардан килгән илчеләрне дә. Атилла хан римлыларга шарт куйган – фетнәчеләрне кайтарып бирергә һәм Иллак улына бирнәсе һәм биләмә җирләре белән весталка Һөнәрияне бирергә. Киресе булганда яу чыгасы икән.
– Тагын ни?
– Әлегә яңалыклар шулдыр, галиҗәнаплары. Әйе, ниһаять, Танаистан ашлык төягән кораб кайтты.
– Илчеләр турында миңа теләсә кай вакытта хәбәр итеп тор. Безнең илчеләр исәннәрдер бит?
– Исән-саулар, хан әле аларны кабул итмәгән, ауда йөри икән.
– Яхшы, мине хәбәрдә тотыгыз, – диде император Феодосий.
– Галиҗәнаплары, кичерә күрегез, оныта язганмын, сезгә весталка Һөнәриядән хат бар.
– Укы.
Сәркатип бермәлгә уңайсызлана калды, шуңа булса кирәк, Феодосий аңа таба кузгала башлады.
– Үзегез укысагыз иде, хат сезгә язылган, галиҗәнаплары.
– Укы! – диде боерган рәвештә император Феодосий.
Сәркатип калтыранган тавыш белән укый башлады.
«Мин беркайчан да, ишетәсезме, хөрмәткә ия император Феодосий, беркайчан да Византия императоры хатыны булмаячакмын. Чөнки Византия ул хыянәтчеләр йорты, качкыннар оясы»...
– Шул гынамы? – дип торып басты император Феодосий. Һәм уйлап куйды: «Ә мин син җүләр кызга беркайчан да өйләнмәчәкмен, ишетәсеңме, беркайчан да!»
– Шул гына, – диде сәркатип баш ия-ия.
Император Феодосий сәркатибенә кул селтәде, янәсе, китә бир, әмма шундук нидер исенә төшеп, тукта, дип ишарә ясады.
– Нигә син миңа Вигиләй улы Антоний турында бер сүз дә әйтмәдең?
– Антоний язучы Присктан бер адым калмый ияреп йөри дип җиткерделәр, галиҗәнаплары.
– Яхшы, бар, кит, – диде император Феодосий. – Ләкин мине хәбәрдә тот.
Антоний, Антоний. Ул бит аны илдә чакта ук юк итә ала иде. Тик әллә нигә кулы күтәрелмәде. Бер сүз белән, Константин гөнаһысын кабатларга теләмәде. Константин хәленә калуы бар иде. Улы булмаса да Феодосий аны улыдай якын күргән иде, ә ул аның гүзәл хатынына гашыйк була, дивана. Гашыйк булып кына калмый, хыянәткә бара. Ә мәрхүмә Феодора янар күбәләк кебек егетнең кочагына ташлана. Ә бит ул аңа император булса да яратып өйләнгән иде...
XXIX
Византия илчеләре Гунстан башкаласына ике көнлек юл калгач, ниндидер чишмә буенда Рим илчеләре белән очраштылар. Көтелмәгән бу хәлдән ике як та бик шатланды һәм, чишмә тирәли утырып, чәйләп алырга булдылар.
Вәкилләр арасында сөйләшү барып чыкмады, чөнки табынга утырышкач кына, җир астыннан калкып чыккандай, алар янында Атилла хан җайдаклары пәйда булды.
Достарыңызбен бөлісу: |