Татар теле буенча укыту планы


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ



бет8/16
Дата12.07.2016
өлшемі1.64 Mb.
#194833
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   16

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ –

ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ КОМЫРГУҖА УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Каралды: Килешенде: Раслыйм:

Башлангыч сыйныфларМБ җитәкчесе Уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары: Мәктәп директоры:

________________/ Шагиева Ф.А./______________ /Шәрипова Р. М./_______________ Сибгатуллина А. Ф.

Беркетмә № 1 Боерык №

22 август 2011 ел __ август 2011 ел __ сентябрь 2011 ел

ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ КОМЫРГУҖА УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

II КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАР УКЫТУЧЫСЫ

ТАҖИЕВА АЛСУ НИГЪМӘТҖАН КЫЗЫНЫҢ



1 нче сыйныф өчен” Математикадан“эш программасы

Комыргуҗа, 2011 ел

Математикадан эш программасы

Предмет математика

Класс 1

УкытучыТаҗиева Алсу Нигъмәтҗан кызы



Сәгатьләр саны 132

1 чирек______37________ 3 чирек________35_______ 2

2 чирек______28_______ 4 чирек________32_______

1 атнага 4 сәг.

Планлаштырылган контроль эшләр_____2_____



Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешәрне ,уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсәләләрен исәпкә алып төзелде.

Дәреслек Чекин А.Л. ике кисәктә. Русчадан И.Т.Сәгъдиева тәрҗ. ТР “ ХӘТЕР ”нәшрияты 2010 елДәреслек “Перспектив башлангыч мәктәп “ концепциясе һәм яңа белем стандарты таләпләренә туры китереп эшләнгән.Дәреслек 2 кисәктән тора, аларның һәрберсе уку яртыеллыгына исәпләнгән. Беренче кисәктә саннар, аларны беренче дистә чикләрендә кушу,төп геометрик төшенчәләр, пространство һәм вакыт бәйләнешләре турында сораулар кертелгән. Икенче кисәктә икенче дистә саннары, беренче ике дистә чикләрендә кушу һәм алу, геометрик фигураларның үзлекләре, зурлыклар һәм үлчәү, сюжетлы арифметик мәсьәләләр белән бәйле сорауларны үз эченә ала.

Өстәмә дәфтәр О.А Захарова Е.П Юдина “Математика в вопросах изаданиях” тетрадь для самостоятельной работы. Под редакцией Р.Г.Чураковой 2011.Математиканың башлангыч курсы – интеграллаштырылган курс; аңарда арифметик, алгебраик һәм геометрик материал берләштерелгән. Шул ук вакытта башлангыч курсның нигезен натураль сан һәм нуль, тискәре булмаган бөтен саннар белән дүрт арифметик гамәл һәм аларның үзлекләре турында төшенчәләр, шулай ук, бу белемнәргә нигезләнеп, телдән һәм язма исәпләү алымнарын аңлап, ныклап үзләштерү тора.

Математика курсыннан эш программасы, Математика курсыннан тематик планлаштыру (1 сыйныф Федераль дәүләт белем стандартын гамәлгә кертү) Төзүче автор С.И.Талгатовна Казан 2011

Математиканың башлангыч курсын өйрәтү түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

- Образлы һәм логик фикерләүне үстерү, уку һәм практик мәсьәләләр чишү, математика буенча белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем, күнекмәр һәм осталык булдыру.

- математика белемнәрнең нигезен үзләштерү, математика турында башлангыч күзаллаулар булдыру.

- математика фәненә кызыксыну тәрбияләү, алган белемнәрне көндәлек тормышта файдаланырга теләк булдыру.

-планлаштыру, белемнәрне системага салу, чынбарлыкта беренчел ориентлашу күнекмәләре булдыру.

Куйган максатларга ирешүгә түбәндәге бурычлар ярдәм итә, алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән:

- укучыларның математик белемнәренең үсеше өчен кирәкле шартлар тудыру

- укучыларның математик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне үзләштерүләренә нигезләнеп, гомуми акыл үсешләре өчен шартлар тудыру.

- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау һәм үстерү

-танып-белү күнекмәләре формалаштыру һәм үстерү.

Курсның практик әһәмияте түбәндәге пунктларда чагыла:

- балаларның исәпләүнең төрле алымнарын аңлап үзләштерүләре күрсәтмәлелектән рациональ файдалану һәм кулланылган алымнвң нигезендә яткан операцияләрне дөрес куллану нәтиҗәсендә бара. Исәпләү алымнарын өйрәнү теоретик якны өйрәнгәннән соң акрынлап күчү юлы белән бара.

- курсның теоретик мәсьәләләрен өйрәнү балаларның тормыш тәҗрибәсенә, практик эшләргә, күрсәтмә материалларга, укучыларның үз күзәтүләре нәтиҗәсендә индуктив нәтиҗәләргә килүенә нигезләнә.

- укучыларда күнекмәләр барлыкка китерүгә нигезләнгән күнегүләр җыелмасы аларны төрле шартларда кулланырга мөмкинлек бирә. Таратма материалларга, схематик рәсемнәргә, мәсьәләләр чишкәндә төрле вариантлардан файдалануга зур игътибар бирелә.



Еллык тематик планлаштыру



Темалар

Сәгать саны

1

Саннар һәм зурлыклар

28 сәг

2

Арифметик гамәлләр

48 сәг

3

Текстлы мәсәләләр

12 сәг

4

Пространстволы нисбәтләр .Геометрик фигуралар.

28 сәг

5

Геометрик зурлыклар.

10 сәг

6

Мәгълумат белән эш.

6 сәг


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   16




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет