Татар теле буенча укыту планы



бет1/16
Дата12.07.2016
өлшемі1.64 Mb.
#194833
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   16
Татар теле буенча укыту планы
Класс – 1в класс
Укытучы–Ахметханова Г.А

Сәгатьләр саны:

Барысы- 66 сәг.; атнага – 2 сәг.
План буенча контроль дәрес –

Административ контроль дәрес –

План ТРсы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Татар урта гомуми белем мәктәбенең 1-4нче сыйныфлары өчен” программасына нигезләнеп төзелде. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001 нче ел.
Дәреслек - 1. Урта мәктәп программалары. Башлангыч класс. Казан “Мәгариф”-2001

2. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина ,Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба Казан “Мәгариф- Вакыт”нәшрияты—2011

3. С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова “Татар теле” Казан Мәгариф—2006

4. Язарга өйрәнү дәфтәре №1, №2. Казан: Мәгариф 2009

.

Өстәмә дәреслек – балалар журналы «Салават күпере», «Сабыйга» Галиева Н.Г., Туймәтова Р.М. Татар теленнән эш дәфтәре. Казан: Мәгариф 2009



Грамотага өйрәтү һәм әдәби уку

Аңлатма язуы
Эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде (барысы 66 сәгать.) И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова.Әлифба Казан “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты—2012; Г.М. Сафиуллина, М.Я Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова. Әдәби уку. Казан, “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты—2012елгы дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

Балаларны укый –яза белергә өйрәтү ике чорга бүленә: 1) грамотага әзерлек чоры – 3сәг.; 2) әлифба чоры – 39 сәг.;

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик – синтетик аваз – хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Грамотага әзерлек чоры ике төп максатка ия:

- укучыларны гомумән уку процессын аңлап үзләштерүгә һәм аеруча уку техникасына (басма сүзне авазландыра белүгә) хәзерләү;

- язу процессын (сөйләмне язма билгеләр белән күрсәтүне) аңлап үзләштерүгә әзерләү.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:


  • балаларны укырга һәм язарга өйрәтү;

  • дөрес язу күнекмәләрен үзләштерүгә нигез салу;

  • элементар орфографик мәгълүматлар бирү;

Дәресләрне оештырганда уен элементлары кергән алымнар куллану отышлы. Интеграл дәресләр уздыру вакытны экономияләргә, дәрестә күп эш башкарырга мөмкинлек бирә. Әлифба чорында ук укучыларны ишетеп язарга күнектерә башларга кирәк.
Әзерлек чоры (3 сәгать)

Сөйләм. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гому­ми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәк­леген аңлау.

Җөмлә һәм сүз. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — Җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм аваз­ларга таркату.

Иҗекләр. Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан баш­ланган иҗекләр (уа, ил, ант), кушылмадан торган һәм кУШылма авазлардан башланган иҗекләр (чабу, күл-мәк, сирт-•Нэ> шомырт). Сузык авазларга басым ясап (умарта) яки суза төшеп (әә-реек-мәән), сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтү һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгеләү.



Авазлар һәм хәрефләр. Аваз турында күзаллау тудыру. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны әйтеп һәм ишетеп, ягъни конкрет авазны әйткәндә авыз эчендә сулышның тоткарлануы яки тоткарланмавына а), калын яки нечкә әйтелүенә ә), яңгырап яки пышылдап ишетелүенә с) карап аера белү. Авазларны әдәби дөрес әйтү.

Аерым (сузык яки тартык) авазны сүздән аерып алу, сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау (сүзләрдәге авазлар санын, аларның характерлы билгеләрен, сүздәге тәртибен күрсәтү), әйтелгән һәм ишетелгән сүзләрне аларның иҗек-аваз төзеле­шен күрсәткән схема-модельләр белән бәйләү, ягъни конкрет сүзнең иҗек һәм авазларын сүздәге тәртиптә схемада күрә белү.

Укытучы тәкъдим иткән аваз кергән сүзләрне мөстәкыйль уйлап табу (ш: таш, шар, шешә...); сүзләрнең әзер иҗек-аваз схемаларын эзләп табу.

Калын сузык авазларны белдергән, а, у, ы һәм нечкә сузык авазларны белдергән ә, ү, и хәрефләре белән таныштыру; сузык аваз хәрефләрен, шул хәрефләрдән төзелгән сүзләрне укырга өйрәтү (ә, әү, у, и, иа!, ау!)

Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гому­ми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәк­леген аңлау.

График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм аваз­ларга таркату.



Әлифба чоры, яки төп чор (39 сәгать)

Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү.Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү.Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны(ас-ос) булдыру , дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру.Башта укытучы белән иҗек –аваз анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу.

Башта язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу. Үрнәк текст белән чагыштырып карау һәм сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне, шундый өч-дүрт сүздән торган җөмләләрне әйтеп яздыру.


Әлифбаны (грамотага өйрәтү) бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • укырга – язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү;

  • язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү;

  • хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын;

  • хәрефләрне дөрестоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу;

  • кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмыйча), сүзләп күчереп язу;

  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу (диктант);

  • э,о,ө,й,е,ю,я хәрефләре, йө,йо кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу; кеше исем, фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән язу;

  • җөмлә ахырында нокта кую;

  • билгеле бер темага һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау;

сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хәкәяләр төзү.

Татар теле дәресләре Әлифба курсы тәмамланганнан соң атнага 2 дәрес хисабыннан барлыгы 24 дәрес укытыла.

Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:


  • сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела;

  • укучылар үзләре ачкан кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;

  • дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;

  • тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

1 сыйныфта ел дәвамында 2-3 юл һәм баш хәреф, 2-3 иҗек, 2-3 сүз яки 2-3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла.Ел азагында15-17 сүздән торган сүзлек текст я диктант яздырыла. Эш телдән әйтеп бәяләнә,нәтиҗәләрнең программа тәлапләренә туры килү-килмәве ачыклана.Ишетеп яки күреп язган текста хатталар саны 5 тән артмаса, эш канэгатьләнерлек дип санала.Уку елы ахырында алган белем һәм күнекмәләр контроль диктант формасында тикшерелә.
Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

  • 1 классны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә тиеш;

  • сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

  • сүзык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

  • сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

  • сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү;

  • җөмләләрне сүзләргә таркату;

  • баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

  • басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

  • җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу;

  • телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү;

  • сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк , әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчән­легенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәреслә­ренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмә­тенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сый­ныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә II—IVсыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:

баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

әсәрне уку — аның «серенә» төшенү икәнлеген аңлату, авторның* позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хислә­рен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул Итәргә өйрәтү;

укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

— әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Башлангыч сыйныфларда уку һәм югары сыйныфларда әдәбият дәресләре нигездә охшаш, ләкин һәркайсында әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Түбән сыйныфларда уку дәресе әдәбият дәресе түгел, уку дәресе булып кала — беренче урында уку техникасын үстерү бурычы куела.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, II—IVсый­ныфларда әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа. Ләкин бу терминнарны үзләш­терү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыш­тыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына бала­лар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.



Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (герой­ларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗ­рибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да бала­ларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстә­кыйль уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.



Кычкырып укырга тәкъдим ителгән балалар әдәбияты тематикасы

Туган илем, туган телем, Ватаным Татарстан, гомумкеше-лек әдәп-әхлагы, гаилә тормышы, уку һәм хезмәт сөю, халкы­быз тарихында милли азатлык өчен көрәш сәхифәләре, халыклар дуслыгы, тереклек һәм үсемлекләр дөньясында кеше, ел фасыллары, маҗаралар, тылсымнар турында язучы­лар һәм халык иҗат иткән, хис һәм кичерешләргә бай әсәр­ләр (хикәя, әкият, җыр, шигырь, мәзәк, табышмак, мәкаль).



Балалар китабы белән эшләү

Китап уку даирәсен формалаштыру (һәр дәрескә — бер китап). Балалар өчен басылган китаплар белән кызыксын­дыру, китапларны эчтәлегенә карап аера белергә өйрәтү, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтү, китапны язган кешенең (авторның) исемен укып күрсәтү. Дәрестә, дәрестән тыш укылган китап, әсәр буенча гади генә уеннар оештыру. Сөй­ләгәндә, әсәрдән алынган әдәби сөйләм үрнәкләреннән фай­далану (сүзләр, сүзтезмәләр, әйтемнәр, мәкальләр, җор җөмлә­ләр һ. б.).

Уку гигиенасы һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәү.

Әйтмә сөйләмне үстерү

Сөйләмнең аваз культурасы. Балаларда үз сөйләменең, шулай ук башка кешеләр сөйләменең авазларына игътибар­ны көчәйтү; ишетү сизгерлеген һәм хәтерен, сөйләм органна­ры хәрәкәтен үстерү, шомарту. Сөйләмнең гомуми күнекмә­ләрен камилләштерү, сөйләмнең салмак темпы һәм ритмына, сөйләм сулышына һәм агышына, уртача тавышка (көчәнмичә кычкырып сөйләүгә) һәм дөрес интонациягә (тавышны күтә­рә, түбәнәйтә белергә) өйрәтү.

Сүзләрне (аеруча иҗек-аваз төзелеше катлаулы булган­нарын) орфоэпия нормаларына туры китереп, басымнарны

саклап әйтүне эзлекле камилләштерә бару. Туган телдәге пар­лы авазларны әдәби дөрес әйтү, аеруча балалар еш бутый, бозып әйтә торган з с, ч с, н ц, х һ, ш ж, ж й, п б, хю в һ.б. авазларны ишетеп аера, дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү (сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткеч, тел чәбәләндергечләрдә анык итеп әйтү).

Кайбер сөйләшләрдә әдәби нормадан читкә чыккан кимче­лекләрне бетерү өстендә эшләү (туйган, боДау, баргаЛЛар, әйтсәңДӘГЕН, Йомга, СҮли һ. б.).



Сүз өстендә эшләү. Балаларның сүзлеген (сүзлек хәзинә­сен) ачыклау, аныклау, баету һәм активлаштыру. Предмет­ларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдергән, хәрә­кәт вакытын һәм урынын күрсәткән (кичә, бүген, иртә, иртән, иртәгә, ары, бире, монда, алда, читтә, өстә, югары, эчтә, тышта, түбән, аста һ. б.) сүзләрне дөрес (урынлы) куллану һәм алар­ның мәгънәләрен аңлату. Мөһим билгеләре буенча предмет­ларны берләштерү һәм аеру, төркемне һәм төрне атаган сүз­ләрне дөрес куллану {хайван, кош, җәнлек, сыер, болан, тавык, көртлек һ. б.). Уйны төгәл белдерү өчен кирәк булган сүзләр­не таба һәм аларны дөрес грамматик бәйләнешкә кертә белү (кичә кич, иртәгә иртән..., чибәр йөз, зифа буй, матур гөл..., тактага яза, тактада чишә, сузык аваздан башлана, тартык авазга бетә, күргәзмә оештыра, күрсәтмә әсбап ясый һ. б.). Сүзләрнең мәгънә төсмерләренә сизгерлек сыйфатын үстерү, күп мәгънәле, мәгънәдәш, капма-каршы мәгънәле сүзләрне иң гади мисалларда тану, аеру. Әдәби әсәрләрдәге күчерелмә мәгънәдә (образлы итеп) кулланылган сүзләрне, әйтелмәләрне балаларның үз сөйләмендә кулланырга өйрәтү.

Сүзләрне грамматик дөрес формада куллану, сөйләмне әдәби дөрес булмаган сүзләрдән арындыру.



Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү.

Балаларның мәктәпкәчә яшьтә ирешкән сөйләү осталыгын камилләштерү. Укытучы соравына биреләчәк җавапны яхшы­лап уйлап җиткерү, анык, төзек һәм кыска гына төгәл итеп әйтү. Җавапта төрле тип җөмләләр куллану.

Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләү.

Рәсем яки рәсемнәр сериясе буенча гомуми бер темага берләштерелгән җөмләләр яки сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү.

Укылган җөмләләргә яки текстларга карата куелган сорау­ларга телдән җавап бирү.

Әдәби әсәрдәге хәлләргә бәйле сүзләрне кулланып, төрле күренешләрне укытучы ярдәмендә телдән сурәтләү. Сюжетны тулыландыру, кечкенә хикәя башына, аеруча ахырына, мөстә­кыйль рәвештә төрле күренеш һәм хәлләр уйлап чыгарып өстәү.

Укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үз тормы­шында булган хәлләр турында телдән кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүләрен оештыру.

Табышмакларны җентекләп аңлату; шигырь, җыр, такмак, такмаза, сынамыш, тизәйткеч һәм мәзәкләрне ятлау, эчтәлек таләп иткән дәрәҗәдә аларны төрле интонациядә сөйләү.

Үз хикәяләрен телдән иншалаганда һәм укыган текст эчтәлеген сөйләгәндә, балалар сөйләменең грамматик дөрес­леген, төгәллеген, тулылыгын, хисләргә, кичерешләргә бай, эзлекле, эчтәлекле һәм нәфис булуын үстерү.

Башка укучыларның җавапларына һәм сөйләмнәренә игътибарлы һәм теләктәш мөнәсәбәттә булу сыйфатын һәр укучыда тәрбияләү.



Әлифбадан соңгы чор Уку. Сөйләм үстерү (24 сәгать)

Дәрестә уку

Уку тематикасы. Туган ил, уку һәм хезмәт, әдәп-әхлак, табигать һәм җәмгыять тормышында кеше; мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр; Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил һәм аларның әсәрләре.

Ятлау өчен әсәрләр. Уку елы дәвамында 5—6 шигырьне яттан сөйләргә өйрәнү.

Уку күнекмәләре. Беренче ярты елда өйрәнелгән хәрефләр­дән торган сүзләр, җөмләләр һәм кыска текстларны иҗекләп салмак уку.

Икенче ярты елда алфавитның барлык хәрефләре булган кечкенә текстларны дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, кыска сүзләрне бөтен килеш уку. Таныш булмаган текстны уку темпы — минутына 30 сүз. Җөмләләр арасында пауза ясау.



Текст өстендә эшләү, бәйләнешле итеп сөйләү. Укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү; рәсемгә карап, текст эчтәлеген сөйләү, укыган әсәрнең исемен аңлату, дәлилләү, әсәрне гади генә итеп бәяли белү, мисаллар китерү, рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйләү.

Балалар китабы белән эшләү. Таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера-таный белү; таныш китапларның исемнәрен әйтү; китап исемен, авторын укып күрсәтү. Китап­ханәдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган китап­ларны алып уку. Китап кибетләреннән нәниләр өчен чыга­рылган китапларны сатып алу.

Дәрестән тыш күмәкләп китап укыганда, дәрестә текст өстендә эшләгәндә алынган күнекмәләрдән, алымнардан, эш төрләреннән киң файдалану.


1 нче сыйныфта программа бүленеше. Тематик планлаштыру.
Грамотага өйрәтү чоры һәм уку



Тема

Сәгать саны

1

Әзерлек чоры

3

2

Төп чор (Хәрефләр һәм авазлар )

39

3

Уку

24




Барысы

66

Әлифба - 42 сәгать



Тема

С ан


Дә

рес

ти

бы

Укыту эшчәнлегенең

төрләре

Белем күнекмә

ләрне тикшерү төрләре

Материал үзләштерүдә

планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

1

Сөйләм. Җөмлә.

“Өч кыз””Куян кызы” әкиятләре.

4-7 бит


1

Яңа теманы аңлату

Сөйләм турында искә төшерү. Җөмлә турында төшенчә бирү.График схемалар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру.


Сорауларга җавап бирү.

Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллый белергә, матур итеп сөйләшә , укый һәм яза белү кирәклеген аңлый белергә , сөйләмне җөмләләргә аера белергә тиеш.







2

Предметны белде рүче сүзләр.Предметның билгесен белдерүче сүзләр.

8-9 бит.


1

Яңа тема

Предмет турында,предметның билгесе турында төшенчә.

Схема рәвешендә аңлату



Рәсем буенча предметларны билеләрен табу

Рәсем буенча җөмләләр төзи.Җөмләләрдән текст китереп чыга белергә тиеш.Предметны белдергән һәм билгесен белдергән сүзләргә тиешле схеманы таба белергә тиеш.







3

Хәрәкәтне белдерүче сүзләр.Текст.Кыш.Җимлек.

10-12 бит



1

Яңа тема

Хәрәкәт турында төшенчә.Схема рәвешендә аңлату.

Шартлы билгеләр белән эш

Рәсем буенча предметларны чагыштыра белү. Тар юл - киң юл, агач биек - агач-тәбәнәк







4


Сузык[а] [ә],авазы һәм А,а Ә.ә хәрефләре.

13-14 бит



1


Яңа

тема




Сузык (А) авазы һәм А, а хәрефләре белән таныштыру.

Кисмә хәрефләр белән эш.

Сузык (Ә) авазы һәм Ә,Ә хәрефләре белән танышу.

(А) – калын сузык, (Ә) – нечкә сузык булуын төшендерү.

Кисмә хәрефләр белән эшләү.


“Ә “ хәрефеннән башланган сүзләрне

кем күбрәк белә?”

уены


Белергә тиеш: сүзләрдә сузык (а) (ә) авазынәйтеп,ишетеп табарга

Ә,Ә хәрефләренең нечкә сузык аваз белдерүен, схемага карап сүзне төзи белергә

Ат,каз,чана, алма,кармак,курчак

Әти,әни,җиләк,әтәч,әрем,күбәләк











5

Сузык [ы]авазы һәм ы,Ы хәрефләре.

15 бит


1

Яңа тема

Сузык (Ы) авазы һәм Ы,ы хәрефләре белән таныштыру. Сүзләргә иҗек – аваз анализы ясау.

Схемалар белән сүзләр төзү.“Калын сузык, нечкә сузык “уены.



Рәсемнәрдән Ы авазы кергән сүзләрне табу

Сузык авазларның билгеләрен, җөмләне сүздән аера белергә,кисмә хәрефләр белән эшләү күнекмәләре булдырырга тиешләр.









6

Сузык (э) (е)авазы Э,э хәрефләре.

16-17 бит



1

Яңа тема

Сузык э авазы белән танышу.

Схема буенча сүзләрне әйтү күнегүләре эт,элгеч,эшләпә,энә




Рәсемнәрдән э (е) авазы булган сүзләрне табу

Чеби (чэби)



Сузык авазларның билгеләрен, җөмләне сүздән аера белергә,кисмә хәрефләр белән эшләү күнекмәләре булдырырга тиешләр.








7

Сузык (и) һәм (у) авазы

И,и һәм У,у хәрефләре.

18-19 бит


1

Яңа тема

Сузык (И) авазы һәм И, и хәрефләре белән таныштыру.

Сузык (У) авазы һәм У,у хәрефләре белән таныштыру



Схема өстендә эш

И-нечкә сузык аваз

У-калын әйтелешле аваз


Калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләрен таба белергә, кеше исемнәренең баш хәреф белән язылуын белергә тиешләр.









8

Сузык (ү) авазы.Ү,ү хәрефләре.

У авазын ныгыту. 20-21бит



1

Яңа тема

Сузык (ү) авазы һәм хәрефләре белән танышу.

Калын әйтелешле у авазы белән чагыштыру



Шартлы билгеләр ярдәмендә сүзләрне әйтү


Калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләрен таба белергә тиеш у-ү . Схема буенча эшли белергә

Үрдәк, чүлмәк, бүре үлән, күмәч, күзлек









9

Сузык [о] авазы һәм о,О хәрефләре.

22-23 бит



1

Яңа теманы өйрәнү.

Сузык (о) авазын хор белән әйтү, характеристика бирү.

(О), (у) авазларын чагыштырып әйтү.О,о хәрефләрен күрсәтү.

О хәрефенең сүз башында яки сүзнең беренче иҗегендә генә булуын күзәтү.“Очты, очты..”уены


Мөстәкыйль схема буенча сүзне табу.

Рус теленнән кергән сүзләрдәге киң әйтелешле (о) авазын дөрес әйтә белергә тиеш

торт, вагон

О хәрефенең сүз башында яки сүзнең беренче иҗегендә генә булуын белергә тиеш

Болыт (болот) борыч (бороч) колын (колон)









10

Сузык [ө] авазы һәм ө,Ө хәрефләре. (о)-о,ы. (ө) –ө,е кагыйдәсе.

24-25 бит



1

Яңа теманы өйрәнү.

Сузык (ө) авазына характеристика бирү.

(ө) авазын дөрес әйтү өчен шигырь өйрәнү.

Ө,ө хәрефләре белән таныштыру, о хәрефе белән чагыштыру.


Мөстәкыйль схема бенча сүзләрне табу.

Иҗеккә бүлү



Ө хәрефле сүзләрне дөрес әйтә белергә, ө хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә булуын белергә тиешләр.өрек (өрөк) төлке(төлкө)








11

Сузык авазлар (а), (ә) (ы) (э) (и) (у) (ү) (о) (ө)

26-27 бит



1

Яңа тема

Калын һәм нечкә сузыкларны парлап кабатлау.Схема.

Иҗек төшенчәсе .



Схема буенча сүзләрне иҗеккә бүлү.

Сузык авазларга басым ясап, сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтүне һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгели белергә тиеш.

Ач-кыч,үл-чәү,эш-че,а-рыш,у-рам,ы-лыс,оч-кыч,

ө-леш,а-ла-бу-га,әф-ли-сун,э-рем-чек,ыш-кы,ор-чык,ө-тер-геүл-чәү,у-рын-дык,и-тәк








12

Тартык,яңгырау [н] авазы . н,Н хәрефләре.

28-29 бит



1

Яңа теманы аңлату.

Кушылмалардан сүзләр төзетеп укыту.

Тартык (н) авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә өйрәтү

Рәсем буенча җөмләләр төзү, сүзләргә анализ ясау. Парларда эш.

Н,н хәрефләре белән таныштыру.

Кисмә хәреф һәм иҗекләрдән полотнода әйтелгән сүзләрне төзү.

Дәреслектәге сүзләрне, таблицадагы кушылмаларны, аннары җөмләләрне уку.



Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ана-әнә


Он-өн-ун


Тартык (н) авазын анык итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә,н хәрефе белән булган сүзләрне укый белергә тиешләр.

Схема ярдәмендә кушылмалар төзү.Сүзләрне иҗеккә бүлә белергә тиешләр.









13

Тартык,яңгырау [л] авазы , л,Л хәрефләре.

30-31 бит



1

Яңа теманы аңлату.

Таблицадан сузык аваз хәрефләрен укып искә төшерү.

Тартык (Л) авазы һәм Л,л хәрефләре белән таныштыру,(Эль)хәрефен дөрес итеп укырга өйрәтү.

Авазны дөрес әйтү күнегүләре.

Рәсем буенча эш.

Сузыктан башланган ике хрефле сүзләрне укырга өйрәтү.Тартык белән сузык кушылмаларын укырга өйрәтү.


Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ләлә-лалә




Тартык (л) авазын һәм аны белдергән эль хәрефен төрле сузыклар белән, сузыкта тавыш биреп,кушып әйтергә, берьюлы тоташ укый белергә тиешләр.









14

Тартык, яңгырау [м]авазы, м,М хәрефләре.

32-33 бит



1

Яңа тема.

(М) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

М,м хәрефләре белән таныштыру.

Кушылмалар уку. ам, ма Баганалап бирелгән сүзләр һәм текст фронталь укытыла. Полотнода эшләү.“Кем күбрәк сүз төзи?” уены группаларда эш.


Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

мал-мәл


имә-инә-илә


Тартык (м) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, м хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.Кисмә хәрефләрдән сүзләр, җөмләләр төзи белергә тиешләр.








15

Тартык, яңгырау [р] авазы ,

Р ,р хәрефләре.



1

Яңа тема.

Тартык (р) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп танырга өйрәтү.

(Карга ничек кычкыра? Эт ничек ырылдый?) (Р)авазы кабатланган шигырь өйрәнү Р хәрефеннән башланган кушылмалар укыту. Рәсем эчтәлегенә карата бирелгән текстны мөстәкыйль уку.



Мөстәкыйль уку
Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ур-үр, ор-өр





Тартык (р) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, Р хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.








16

Тартык, яңгырау [й] авазы һәм Й, й хәрефе.

36-37 бит



1

Яңа тема

Рәсем буенча эш. Рәсем һәм схема ярдәмендә сүзләргә анализ ясау.

Кисмә хәрефләр белән эш.Текстны уку.

Җөмләләр укырга өйрәнү күнегүләре.


Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ай-әй, өр-йөр



Тартык (й) авазы белән сүзләр, җөмләләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр.Сорауларга тулы җаваплар бирергә һәм кыскача эчтәлек сөйли белергә тиешләр.








17

Яңгырау, тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.

38-39 бит



1

Яңа тема

Тартык (ң) авазын әйттерү, сүздә ишетеп танырга өйрәтү.(ң) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

(Таң, таң, таң! Чаң, чаң,чаң!)

Тартык ң хәрефе белән таныштыру.

Дәреслектән сүз һәм кушылмаларны, баганалап бирелгән сүзләрне дөрес әйтеп уку күнегүләре.



Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ана-аңа


Мин-миң

Ң хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергэ тиеш

Схема буенча җөмлә төзи белергә тиеш.










18

Сузык Я,я хәрефләре.

40-41 бит



1

Яңа тема.

Сузык Я, я хәрефләре белән таныштыру.

Хәреф һәм аваз составын билгеләү.

Иҗек һәм кушылмаларга бүленгән сүзләрне уку(Я хәрефе ике авазны белдерә). Хәреф һәм аваз составын билгеләү.Иҗек һәм кушылмаларга бүленгән сүзләрне уку

(Я хәрефе ике авазны белдерә).

Текст өстендә эш.

Төркемдә эш.



Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ян-ял-яр


Оя-ия-өя

Я,хәрефенең ике авазга тамга булып йөрүен белергә,

я хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергә , текст өстендә эшли белергә тиешләр.

Яр (йар) оя (ойа) лилия (лилийә)









19

Сузык Ю,ю хәрефләре.

42 бит


1

Яңа тема.

Сузык Ю,ю хәрефләре белән таныштыру.

Аю, юл,юкә сүзләрен төзеп уку.

ю хәрефләреннән башланган сүзләрне укыту. Хәреф – аваз анализы ясату.

Чисталык турында әңгәмә оештыру.

Шигырь өйрәнү.


Сорауларга җавап бирү.

Сузык (ю) авазын дөрес итеп әйтә, ю хәрефе белән

дөрес укый белергә, текст өстендә эшли белергә тиешләр.

Ю авазының ике авазга тамга булып йөрүләрен белергә








20


Сузык Е е хәрефенең [йы] [йэ] авазын белдерүе.

43 бит


1


Яңа теманы аңлату.

Е,е хәрефләре белән таныштыру.

“йы” хәрефе дип аталганын әйтү.

Е,е хәрефләре булган сүзләр төзеп укыту.

Предмет рәсемнәре астындагы схема буенча сүзләргә иҗек – аваз анализы ясату

Дәреслектән баганалап бирелгән сүзләр һәм текст укытыла.

Калын укылган һәм нечкә укылган сүзләрне табу.

Парларда эш.


Сорауларга җавап бирү

Калын сузыклы сүзләрдә е хәрефенең “йы” булып укылуын белергә ,сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр, сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.

Нечкә сузыклы сүзләрдә е хәрефенең “йэ” булып укылуын белергә ,сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр, сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.











21

Яңгырау тартык [д]авазы

һәм Д , дхәрефләре.

44-45 бит


1

Яңа теманы өйрәнү.

Яңгырау тартык (д) авазын һәм Д,д хәрефләребелән таныштыру.

(Д) авазын дөрес әйтү күнегүләре.(Сәгать ничек суга?) Сөйләмдә (д), (т) авазларын дөрес әйтү өчен табышмак–шигырь өйрәнү.

Схема буенча ад, да кушылмалары укытыла. Дала турынды әңгәмә Дәү әни, текстны уку.


Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Дан-дин,


ары-дары

Тартык (д) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, д хәрефе булган сүзләрне иҗекләп уку, җөмләләрне , текстны дөрес итеп укый белергә тиешләр.








22

Саңгырау тартык [т] авазы ,

Һәм Т,т хәрефләре.

46-48 бит


1

Яңа теманы өйрәтү.

Рәсем буенча җөмлә төзү..Саңгырау тартык (т) авазын ачык итеп әйтә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә өйрәтү.

Полотнода эш. Т хәрефе артына сузыклар куеп, кушылмалар төзеп уку.

Кисмә хәрефләр һәм иҗекләрдән сүзләр төзетү.Схема белән эш.(калын һәм нечкә)

“Адашкан хәрефләр” уены.

Рәсем буенча әңгәмә.” Минем этем”

”Татарлар” Текстны башта эчтән уку, аннары кычкырып уку.



Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

д-т дула-тула

дары-тары

Дания-Ания,ула-дула,торма -тырма




Тартык (т) авазын анык итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергәсүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.









23

Яңгырау тартык [з] авазы һәм һәм,З,з хәрефләре.

49-51 бит



1

Яңа теманы өйрәнү.

Тартык (з) авазына характеристика бирү.

Дөрес әйтү күнегүләре.

З хәрефенә башланган сүзләр уйлау.

Дәреслектәге “Без” тексты өстендә эш.

“Без, без, без идек, без унике кыз идек “уены. Алмаз сүзендә яшеренгән сүзне табу. Парларда эш.


Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Аз-әз уз-үз

Туза-түзә


Тартык (з) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, з хәрефе булган сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр.







24

Саңгырау тартык [с]авазы һәм һәм С,с хәрефләре.

52-53 бит



1

Яңа теманы аңлату.

Тартык (с) авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру.Калын сузыклы , нечкә сузыклы кушылмаларны парлап уку.

Таблица буенча кушылмаларны сүз итеп уку.Кисмә хәрефләрдән иҗек, сүз төзү эшләре.Рәсем буенча әңгәмә үткәрү.

“Дусларым” текстын уку

Төркемдә эш.



Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Дус-туз, аз-ас

Үс-үз, үсә-уза


Тартык (с) авазын дөрес итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә,кушылмалар һәм кушылмага кермәгән аваз хәрефләре таба белегә, рәсемнәр буенча сөйли белергә тиешләр.

Калын һәм нечкә сузык хәрефләре белән с хәрефен дөрес укый белергә тиешләр.









25

Яңгырау тартык [гъ],[г] авазлары Г,г хәрефе

54-55 бит



1

Яңа теманы өйрәнү

Тартык (Гъ),(г) авазларын сүздә ишетеп танырга һәм дөрес әйтә белергә өйрәтү.

(Гъ) авазын дөрес әйтү өчен, хор белән тактлап шигырь өйрәнү.Парларда эш.

Рәсемнәргә карап җөмләләр төзелә, сүзләргә схемалар ярдәмендә анализ ясатыла.Рәсемнәр эчтәлегенә карата бирелгән сүз һәм җөмләләр уку.

”Яран гөл” “ Идел елгасы”



Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Агар-әгәр,сызган-сизгән,дага-тага,

суган-туган

Газизә сүзендәге яшеренгән сүзне табу




Тартык (гъ) ,(г) авазларын сүздә ишетеп таный һәм дөрес әйтә белергә. Калын сүзләрдә алар “гъ”, дип, нечкә су

зыклы сүзләрдә “г” дип укылуын белергә тиешләр.










26

Саңгырау тартык [къ],[к] авазлары,К,к хәрефләре.

56-58 бит

.


1

Яңа теманы аңлату.

Тартык (къ),(к) авазларын дөрес әйтү күнегүләре.

Калын һәм нечкә сузык хәрефләре белән к хәрефен дөрес итеп укырга өйрәтү.

Рәсем эчтәлегенә бәйле текстларны уку, сөйләү.”Туган ягым”

“Колак” сүзендә яшеренгән сүзне табу.



Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Кул-күл, кыса-кесә,калак-кадак



К хәрефе белән булган сүзләрне дөрес итеп укый , рәсемнәр тәртибендә эзлекле итеп сөйли белергә, уку гигиенасы кагыйдәләрен, текстның аерым җөмләләрдән аермасын белергә тиешләр.

Тизләтелгән темпта укый белергә тиеш 58 бит









27

Ирен-ирен [w] һәм ирен-ирен [в] авазлары һәм В,в хәрефләре.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Кайсы сүздә (W) авазы барлыгын билгеләү.Тавык сүзенә анализ ясау.

В,в хәрефләре белән таныштыру.

Кушылмалар , сүзләрне уку.

Ирен – теш (в) авазын әйтергә өйрәнү.

( Венера,самовар,слива, электровоз, врач)

Кайтаваз сүзендә яшеренгән сүзне табу



Авылда хикәясен

Мөстәкыйль уку


Ирен – ирен (W) һәм ирен – ирен (в) авазларын дөрес әйтә һәм в хәрефле сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр.

Сүзгә иҗек – аваз анализы ясый белергә, текст өстендә эшли белергә тиешләр.










28

Саңгырау тартык [ф] авазы,һәм Ф, ф хәрефләре.

62-64 бит



1

Яңа тема ны өйрәнү.

Тартык (ф) авазын әйтергә өйрәтү.

Ф,ф хәрефләре белән таныштыру.

Таблицадагы кушылмаларны уку.

Баганалап бирелгән сүзләрне уку.

Фи-фин-дельфин

Дельфин турында әңгәмә.

Уфа-Казан хикәясен Мөстәкыйль уку

Тизләтелгән темпта уку



Тартык (ф) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ф хәрефе булган сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыра белергә тиешләр.Сафа-Вафа, Фәрит-Фәридә









29

Яңгырау тартык [б] авазы

һәм Б,б хәрефләре.

65-67 бит


1

Яңа тема өстендә эшләү.

Тартык (б) авазын әйтә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә өйрәтү.

Сүзләргә анализ ясау.балан, банка, бүрек

Б,б хәрефләре белән таныштыру.

Кушылмалар укыту.

Сабантуй бәйрәме турында әңгәмә

Парларда эш.



Мөстәкыйль уку

Р.Миңнуллин шигыре

”Сабантуй”


Тартык (б) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, б хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыра белергә тиешләр .бул-бүл, бар-бор,балан-болан










30

Саңгырау тартык [п] авазы,

П ,п хәрефләре

68-69 бит


1

Яңа тема ны өйрәнү.

(П) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

П,п хәрефләре белән таныштыру.

Парлы кушылмаларны укыту.

(Б),(п) авазларын чагыштырып дөрес әйтү күнегүләре бар-пар,арба-арпа

“Кап та коп” уены. Песнәк турында әңгәмә. Текст өстендә эшләү.

Төркемнәрдә эш.



“Рәсем эчтәлеген иң матур сөйләүче”

Конкурсы.




Сөйләмдә (п) авазын дөрес әйтә, ишетеп таный, п хәрефле сүзләрне, җөмләләрне дөрес укый белергә , текст өстендә эшли белергә тиешләр.







31

Яңгырау тартык [ж] авазы , һәм Ж, ж хәрефләре.

70-71 бит



1

Яңа теманы өйрәнү.

Көньякта яшәүче кыргый хайваннарны искә төшерү.(арыслан, зебра, фил, жираф).Яңгырау тартык (ж) авазын сүздә ишетеп танырга өйрәтү. Схема буенча уку.


Мөстәкыйль уку

Тизләтелгән темпта уку

Журнал хикәясе


Тартык (ж) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ж хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.









32

Саңгырау тартык [ш] авазы ,

Ш , ш хәрефләре.



1

Яңа теманы өйрәнү.

Сөйләмдә (ш) авазын дөрес әйтергә һәм ишетеп таный белергә өйрәтү.

(ш) авазы белән кушылмалар төзетү.

Тартык(с), (ч), (ш) авазлары белән генә бер – берсеннән аерылган сүзләр әйттерү.

Тел чәбәләндергеч өйрәнү.(Мич башында биш мәче...)Ш,ш хәрефләре белән кушылмалар, җөмләләр, текст уку өстендә эшләү. “Ташбака белән куян “




Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Баш-каш,куш-буш,таш-тиш-түш-тыш



Тартык (ш) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ш хәрефе булган сүзләрне , җөмләләрне ,текстны тулы сүзләр белән укый белергә тиешләр.









33

Яңгырау тартык [җ] авазы һәм җ,Җ хәрефләре.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Схема буенча җиләк сүзен анализлау һәм (җ) авазын табу .

Тартык (Җ) авазын ишетеп танырга һәм әйтә белергә өйрәтү.таҗ, җиде, морҗа

Җ,җ хәрефләре белән таныштыру.

Ж,ж хәрефләре белән чагыштыру.

Кушылмалар, иҗекле сүзләр уку.

Җиләк җыю турында уку.

Табышмакның җавабын табу.


Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Җый-җөй-җәй-җай-җим-җиң

Җил-җир

Җай-җәй


Тартык (җ) авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә , җ хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергә, эчтәлек сөйли белергә тиешләр.









34

Саңгырау тартык [ч] авазы,

Ч ,ч хәрефләре.

76-77 бит


1

Яңа теманы аңлату.

Тартык(Ч)авазы һәм Ч,ч хәрефләрен өйрәнү.(Ч) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

Ч,ч хәрефләре белән кушылмалар уку.

Чә-чәч-чәчәк-чәчәкле

Табышмакка җавап табу.



Тизләтелгән темпта уку.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ач-уч,оч-үч,

чор-чир


Тартык (ч) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ч хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр,сорауларга матур итеп җавап бирә белергә тиешләр.







35

Текст өстендә эш. Берлектә көч

Яшелчә бакчасында.

78 бит


1

ныгыту

Өйрәнгән хәрефләр белән текстны тизләтелгән темпта уку.Төркемнәрдә эш.

Парларда эш.



Сыерчык сүзендә яшеренгән сүзне табу

Бирелгән тектны иҗекләп укый белергә тиешләр.







36

Саңгырау тартык [х] авазы

Х,х хәрефләре.

79-81 бит


1

Яңа тема.

Тартык (х) авазын ишетеп тану һәм дөрес итеп әйтә белү.Х хәрефе белән таныштыру һәм шул хәреф булган иҗек һәм сүзләрне укырга өйрәтү.

Китап турында әңгәмә

Хәлимә сүзендә яшеренгән сүзне табу

Табышмакның җавабын табу.

Парларда эш.

Мөстәкыйль уку

Х.Халиков

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Хас-хис, хат-хак,

хуш-куш


Тартык (х) авазын ишетеп таный һәм дөрес итеп әйтә белергә , х хәрефе булган сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр.







37

Саңгырау тартык [һ] авазы

һ,Һ хәрефләре.

82-84 бит


1

Яңа тема.

Казан шәһәре турында әңгәмә.

Слайдлар карау.Тартык (һ) авазы һәм Һ,һ хәрефләре белән таныштыру.

Һәйкәл сүзен анализлау, (һ) авазының урынын табу.Тартык (һ)авазын дөрес әйтү күнегүләре.Кисмә хәрефләрдән полотнода кушылмалар төзү

Шигырьләрне тизләтелгән темпта уку.



Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Һәм-һәр, һуш-хуш

ава-һава


Тартык (Һ) авазы ишетеп таный белергә, дөрес укырга, сүзләрне иҗеккә бүлә; җөмләләрне сүзләргә тарката,текст белән эшли ; авазларга характеристика бирә; сүзләргә иҗек –аваз анализы ясый белергә тиешләр.









38

Сузык (йо) авазы, Ё, ё хәрефләре

1

Яңа тема.

(йо) авазы белән таныштыру

Шофёр,боксёр,самолёт,вертолёт сүзләрен уку.Текст өстендә эш.



Тексның эчтәлеген сөйләтү

Сузык (йо) авазын ишетеп таный белергә,сүзләрне дөрес укый белергә тиеш.







39

Саңгырау тартык (щ) авазы һәм Щ,щ хәрефләре.

86 бит


1

Яңа тема.

Тартык (щ) авазын әйтергә һәм ишетеп танырга өйрәтү. борщ сүзен анализлау.

Тартык (щ) авазына характеристика бирү.

Щ хәрефе белән сүзләр төзү.Дөрес укырга өйрәтү.Рәсем буенча яшелчәләрнең исемнәрен әйтү.

“Борщ” тексты өстендә эшләү.


Мөстәкыйль уку





Тартык (Щ) авазын дөрес әйтә белергә, щ, хәрефле сүзләрне дөрес укырга тиешләр.Алфавитны белергә, уку гигиенасы кагыйдәләренүтәргә тиешләр.







40

Тартык [ц] авазы , Ц,ц хәрефләре.

87 бит


1

Яңа тема.

Тартык(ц)авазын ишетеп танырга һәм әйтә белергә өйрәтү.

Циркуль сүзенә анализ ясау.

Уен:”(Ц) авазы кайда ишетелә?”

(Цирк, концерт, цемент, мотоцикл, станция).



Тест

“Сузыклар һәм тартыклар”.



Тартык (Ц) авазын ишетеп таный белергә ,дөрес итеп укый, сөйли , сорауларга җавап бирә белергә тиешләр.








41

Ь (нечкәлек һәм аеру билгесе)

Ъ (калынлык һәм аеру билгесе)



1

Яңа тема.

Ь (нечкәлек һәм аеру билгесе) ъ хәрефе белән таныштыру.

Ъ,ь билгесе белән сүзләрне иҗекләп әйтеп уку һәм ь, ъ билгесенең иҗек яки сүз ахырында булганлыгын күзәтү



Мөстәкыйль уку күнегүләре

Тизләтелгән темпта




ь , ъ хәрефләренең аваз белдермәгәнен

белергә тиеш. Ь хәрефе белән дөрес итеп укый белергә ,

текст өстендә эшли белергә тиеш.








42

Текст өстендә эш “Универсиада авылы”, “Батыр”” Татарлар”(92-95)

1

Ны

гыту


Өйрәнгән хәрефләр ярдәмендә текстны, шигырьне тизләтелгән темпта уку

Төркемнәрдә эш.



Мөстәкыйль уку күнегүләре


Текст өстендә эшли белергә тиеш.

Алфавитны белергә, уку гигиенасы кагыйдәләрен үтәргә тиешләр.












Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   16




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет