Ч а п к ы н керә.
Әйе Чапкын кенәз, ни үтенеч
Алып килде тәхет каршына?
Ч а п к ы н
Башым өсте, ханым, бүгенге көн
Куанычлар белән һәрьяктан
Сөендерсен, хәбәр китерүем...
Я д к ә р
Мондый сүзләр күңелемә ята...
Рәхмәт, Ходам!..
Ч а п к ы н
Аягыгыз — төкле!
Бу шатлыгым —
Кылычыбыз өстен чыкканга!
Я д к ә р
Әллә тагын орыш булды? Ничек?
Алар анда туен иткәндә,
Гаскәрләре монда йөри кичеп,
Илем эче тыныч, дигәндә?
Ч а п к ы н
Без үзебез өсләренә басып,
Идел тамагына җитәрәк,
Казакларын тәмам кырып салдык,
Котсыз калды хәтта куш йөрәк!
“Ура” сүзен ишетүгә, күбе
Казаннарын ташлап качтылар,
Аларын да куа барып, урап,
Гаскәребез тоткын алдылар.
Сәүдә көймәләрен шунда талап,
Коткы салып безнең исемнән,
Яткан алар олы авыл корып,
Шулай юлбасарлык эшеннән
Табыш җыеп, явыз бәдбәхетләр
Тоткан икән Мәскәү хезмәтен...
Тоткыннары ярлыкауны сорый...
Күрсәтерме ханым хөрмәтен?
Я д к ә р
Нинди хөрмәт булсын тоткыннарга?
Алар эше — зиндан, күрсеннәр,
Безнең теләк аларга шул хәзер,
Гаскәриләр өлеш алсыннар.
Ч а п к ы н
Гафу, ханым, казак әсирләрен
Сөйләмәдем, сүзем башкача
Иде минем...
Я д к ә р
Чапкын, аңламадым...
Нәрсә әйттең? Нәрсә?
Кабатла!
Ч а п к ы н
Тоткыннар, дим, казак кулына
Төшкән сәүдәгәрләр, йөзләп җан,
Зинданнардан чыгардык та, монда
Алып килдек, сезләр хөкем сал!
Я д к ә р
Йөзләп җанмы? Кемнәр инде алар?
Әллә казакларның үзләрен
Тоткын алмадыгыз, ничек алай
Искәрмичә качып киткәнен?
Ч а п к ы н
Качмадылар, күбен тоткын иттек,
Әсир алдык гаскәр кулына,
Тиздән алар Казан капкасына
Килеп җитәр, каршы алырга
Анда халык күпләп җыелганнар...
Сез дә чыгарсызмы аларга?
Я д к ә р
Алай дисез! Хәзер, бераздан мин
Чыгыйм әле, күрим, йа Хода,
Безнең эшләр уңга күчеп бара,
Күңелләрем тулы тантана!
Сез дә анда, азанчылар дәшеп,
Халык күңелләрен сугарыр
Хәлдә мәсҗидләрдән аваз салып
Әйттерегез, хәтер яңарыр!
Ч а п к ы н
Башым өсте, ханым,
Сезнең хөкем
Нәрсә булса, шуны эшләрбез:
Асаргамы, ярлыкарга — барсы
Сезнең теләк, сезнең сөйләр сүз!
Я д к ә р
Ансы шулай, әмма монда эшне
Кирәгенчә кирәк башкару,
Киңәшегез нинди?
Эшнең башы
Булсынминде шулай баш кисү?
Ч а п к ы н
Баш кисәргә җитешелер иде...
Аны бездә бик күп күрделәр...
Шул сәбәпле Казан эченә дә
Гауга-талаш кына килделәр!
Я д к ә р
Киңәшегез, дидем, нинди хөкем
Көтә халык, яугир егетләр?
Вакыты шул, кискен гамәл кирәк,
Монда хилаф булыр үгетләр!
Ч а п к ы н
Ханым, сезнең акыл илгә кояш
Булып күтәрелсен тәхеттән,
Сәүдәгәрләр килер, гадел хөкем
Таләп итеп, алар күп күргән.
Сүзләре дә илдән-илгә йөри,
Алар авырлыкка күнеккән,
Сез аларга ирек бирегез һәм
Өлеш чыгарыгыз бәхеттән.
Казакларны, урыс башкисәрне
Хөкем итеп, кайсын зинданга,
Бер ишләрен кол дип таратыгыз
Казан егетләре яугиргә!
Бер ишесен дарга күтәрегез —
Бар хөкемне сезгә йөртергә!
Я д к ә р
Ярый, анда халык чакырылсын,
Үз кулыңда тотып мәйданны,
Хөкем белән хәзер үзем чыгам,
Олыласын халык һәм ханны!
Ч а п к ы н
Киттем, ханым, башым өсте,
Әзер
Булыр бар да, гаскәр җиткәндер
Казан капкасына,
Барыбыз да
Сезнең әмерегез көтәрбез!
(Китә.)
Я д к ә р (намазга тезләнә, үз алдына сөйли.)
Рәхмәт, Ходам, юллар күрсәтүчем,
Белдерүчем җаем җайсызда!
Бәндәләргә рәхәт биреп, көнем
Калмасын һәм кайгы-сагышта!
Мөхәммәдең — пәйгамбәрең юлын
Тотыйк, әмереңнән тайпылмый,
Инде хәзер гадел хөкемемә
Ачсаң иде юлны, адашмый
Йөресенгә диеп мөэминнәрең —
Бу догамны шуңа күтәрдем,
Ил-йортыма иминлегең биреп,
Бәхетләрем генә үтендем.
(Амин тота.)
ЯҢА КҮРЕНЕШ.
Мәйдан. Халык алдына казакларны һәм аларда тоткында булган сәүдәгәрләрне китерәләр дә ике якка тезеп бастыралар. Шаулашу бара.
Я д к ә р х а н халыкка чыга. “Ура” кычкыралар.
Я д к ә р (кулын күтәрә, халык тынычлана.)
Бүген бездә — хөкем, ил баскыны
Казакларны Чапкын китерде,
Ни әйтсәгез — шушы булсын, хәзер
Ходай әмере булып җителде.
(Сәүдәгәрләрне карап үтә, арадан берсенә туктый.)
Исемең ничек, и мосафир бәндә?
Кайдан килдең, кая йөредең?
Ни ил күрдең? Нинди җәберләрне
Иңнәреңдә, сөйлә, күтәрдең?
К а н д ы р (алга чыгарыла.)
Исемем минем, и бөек хан Ядкәр,
Кандыр була, кылган шөгылем —
Илдән-илгә йөреп, кәрваннарны
Базарларга илтү, илемә.
Мин киткәндә таза һәм сау иде
Йортым-җирем, инде сүз йөри,
Кәфер кулларына калган, диләр,
Таулар ягын...
Йөрәкләрем әрни!
Я д к ә р
Ничек төштең явыз кулларына?
Синең кебек чәче чал затны
Ничек алар рәнҗетергә булды?
Сөйлә сүзне — дөрес һәм хакны!
К а н д ы р
Мин илләрнең йөрдем ерагын һәм
Якынына килеп ирештем...
Һәммә җирдә эшем фарыз белән
Сөннәт иде, Хакта — күңелем.
Төрле халык, кабиләне күрдем,
Кайда барсам, хөрмәт күрсәтеп,
Безнең хәлне илнең агалары
Сорый торды, җанны үрләтеп.
Шушы йөрүләрдән тына белми,
Көнем — ялсыз, төнем йокы күрми,
Кайтып ирешкәндә илемә,
Явызларга юлым очрады да,
Богау кидерделәр үземә!
Янымда бар иде олы улым,
Ал чыксын, дип кылыч күтәрде,
Соңгы канга кадәр сугышты ул,
Тәнен тишеп сөңге үтәли,
Кулларымда һәлак булды, әмма
Дога белән җирли алмадым,
Уңында бер хәләле бар иде,
Сөеп алган иде таҗиктан,
Ул киленем кайда — инде белмим,
Оятыннан Идел суына
Гарык булган икән, дип ишеттем,
Дога кылдым аның җанына.
Тагын да бар иде өч угылым,
Нәселемне саклап калсыннар
Диеп әмер иттем мин аларга,
Әллә исән, әллә үлделәр,
Хәбәрләрен һич тә табалмадым...
Кем китерсен икән тоткынга...
Бар укыган догаларым минем
Шул улларым исән булсынга!
Мин күргәнне Ходай һичбер кемгә
Бирмәсен дә, бәла тармасын,
Явызларның золымына каршы
Күтәрегез, ханым, барчасын!
Я д к ә р
Кайсылары шуны башкардылар?
Таныйсыңмы, Кандыр атакай?
Менә алар — тоткын китерелде,
Бәндә булып тора баладай!
К а н д ы р
Ничек таныйм, ханым?..
Динеңнән яз,
Диеп алар мине мәсхәрә
Кылып, зиндан чокырына салып,
Кояш күрсәтмәде йөземә.
Инде шушы камил күзләремә
Чалыналар бары шәүләләр,
Җавабым юк сорар сүзегезгә,
Харап итте мине кәферләр!
Я д к ә р
Чапкын мирза, шушы тугыры җан
Өчен рәхмәтләрең күп булсын,
Хәзинәдән аңа өлеш биреп,
Бәрәкәте кулларына кайтсын!
К а н д ы р
Рәхмәт, ханым, шушы изгелекләр
Телләремнән төшми сөйләнер,
Әмма миңа байлык кирәк түгел,
Инде тагын күпме яшәлер...
Хәзинәдә булган байлыгыгыз
Үзегезгә кирәк, халыкка,
Өстегезгә Иван янап тора,
Төшмәсенгә илем тарлыкка,
Гаскәребез даим көчле булсын,
Дошманыгыз тәмам җиңелсен,
Тоткын халкым азат булсын өчен
Тәхет байлыклары тотылсын!
Я д к ә р
Бу сүзегез — дөрес, әмма шигем
Калды бераз, барсын уйлаган
Идегезме? Ватан киткәндә дә
Файда кала, моны белмәгән,
Сөйләмәгән кеше юк, дип беләм,
Файдасыннан кемнәр баш чөйгән!
К а н д ы р
Минем гомер, ханым, кече яшьтән
Байлык куып үтте дөньядан,
Әмма ахыр аңлатты бер Ходам:
Ил иреге өстен барыннан!
Табыш һәм мал — ялган алар җирдә,
Килгән — китә, кала хәтерем,
Җан тынычы олы байлык җирдә,
Җан тынычы — исәнлеге илем!
Ханнарны да ханнар алыштыра,
Ачуланма, ханым, сакалым
Агы миңа моны сөйли, хәтта
Алыштыра ханнар тәхетен.
Ил китсә дә халык кала яшәп,
Кол да булып, булып ирекле,
Бу халкымны дошман кулларына
Салма, диеп әйтәм үгетне!
(Пауза.)
Я д к ә р (бераздан соң.)
Йә кайсыгыз тагын шулай уйлый?
Ник дәшмисез? Ханнан мәрхәмәт
Өмет итми әллә һич берегез?
Сүз сөйләүне белеп зур хикмәт!
К а н д ы р читкә чыга. Аны бер гаскәри тотып кала.
Сезгә — ирек, Кандыр, биш ягыгыз
Кыйбла булсын, бездән — мәрхәмәт!
Сәүдәгәрләр арасыннан Б ә д р и чыга. Тезләнә.
Б ә д р и (үтенеп.)
Гафу, ханым, әгәр сез булмаса,
Ятар идек череп зинданда,
Явызлардан җәбер-золым күреп,
Бу Кандырның акыл чамада
Калган икәнлеген үзегез дә
Күреп торасыз, и падишаһ,
Якты булып акыл түрегездә,
Һич илләрдә сезнең кебек шаһ
Тапканнарым бер булмады минем,
Гаделегез телдән-телләргә
Күчеп йөри, әмерегез нинди —
Күтәрергә аны безләргә!
Я д к ә р
Хәзинәдән күпме тиеш, шуны
Бирегез, бу сәүдә әһеле
Сөенерлек булсын, алар бетсә,
Мохтаҗлыкта бәндә күңеле!
Б ә д р и
Рәхмәт, ханым, Ходай насыйбында
Бәхет белән йөрсен эшегез,
Безнең кебек кече бәндәгезгә
Таянычы булды үзегез!
(Күтәрелә. Читкә чыга.)
Я д к ә р (сәүдәгәрләргә күрсәтеп.)
Һәммәсенә бәхет ирештереп,
Мал-туардан өлеш бирегез!
И сез, сәүдә халкы, илегезгә
Сәламнәрне безнең илтегез!
Казан, дигез, кәфер авызына
Кергәндә дә данын сатмады,
Безгә бәхет теләп, догасында
Кемнәр мәгәр сәлам күтәрде,
Алар юлы даим имин булсын,
Аллаһыга шөкер итмәле!
Илегезгә барып һәм әйтегез,
Ярдәм белән безгә килсеннәр,
Кайда күрсәләр дә, кәферләрнең
Барыр юлларын да киссеннәр!
С ә ү д ә г ә р л ә р рәхмәт белән сәҗдә итәләр.
Хәзинәче, болар һәммәсенә
Югалтылган малын кайтарыр
Өлеш чыгарыгыз, илләренә
Имин юлда йөреп барылыр
Тараф күрсәтегез, олы җәбер,
Авырлыкны алар татыган,
Һәммәсенә ихтирамлы булып,
Хөрмәт күрсәтегез бар яктан!
Ч а п к ы н (казакларны күрсәтә.)
Ә боларга нинди хөкем, ханым?
Асаргамы, башын чабарга?
Я д к ә р
Сез үзегез нәрсә дип әйтәсез?
Әллә зинданнарга салырга?
Ч а п к ы н
Болар кылган җәбер һәм җәфаның
Хөкемнәре бары бер генә:
Кәферләргә — үлем һәм аларның
Күрәчәге — тәмуг, ут кына!
Я д к ә р (тоткыннарга.)
Йә кайсыгыз иде бу кавемнең
Башын тоткан казак, хөкеме
Нәрсә булыр, аны үзе әйтсен,
Сорый бирсен тиеш хакыны!
К а з а к л а р үзара карашып куялар.
Ник дәшмисез? Җәбер-золымның да
Чиге була дөнья йөзендә!
Нәрсә хакы өчен шушы кадәр
Үчле булдыгыз бу илемә?
К а н а ш (күтәрелеп алга чыга.)
Сез сораган кеше үзем булам,
Атым — Канаш, эшем — батырлык!
Күпләр минем кемлегемне белә,
Белә Мәскәү, белә бар халык!
Минем эшем даим юлда булды,
Буйсынмадым әмма һичкемгә,
Мәскәүне дә санга алмадым һәм
Катнашмадым Казан эшенә.
Атам — кенәз иде, бар байлыгын
Талап киткәч ага-энесе,
Мин, чарасыз, атка атландым да
Эзләп киттем табар өлешне!
Я д к ә р
Таптыңмы соң? Әллә югалттыңмы?
Әйдә, сөйлә, җәбер-золымың
Ничек безне харап итте, илне,
Хәзер күрсен бар да козгынның
Ничек тырнаклары киселгәнен...
Әллә безнең якка күчәргә
Теләгеңме булыр? Хан хөкеме
Игелектә булгач, сезләргә
Тигез булып төшәр ярлыкавым,
Ә юк исә, җәллад кылычы
Башыгызны бердәй кыеп үтәр,
Бәндәләрнең тигез бурычы!
Ә сезләргә кем хөрмәтен итәр?
Мәет козгыныдай туктаусыз
Каркылдаган казак сезме инде?..
Нигә сезләр шулай шөкәтсез?
К а н а ш (чүгеп.)
Ярлыка, хан, миңа хөкемегез
Авырлары төшә, алырмын,
Әмма шушы барча яраннарым
Минем арттан калмый бер адым,
Әмеремне даим сакладылар,
Хезмәтләрен күрдем, мәкерен
Алар берсе миңа күрсәтмәде,
Сез алмагыз алар хәтерен?
Я д к ә р (чыгып китешли туктый, борыла.)
Чапкын мирза, ничек? Әйт сүзеңне —
Ярлыкарга безнең хак бармы?
Ч а п к ы н (аптырап, ышана алмыйча.)
Бәлки алар сайлар безнең якны,
Юл төзәтер, салмас зарарны?
Я д к ә р (казакларга.)
Ишеттегез, сезгә яманлыкны
Теләмәде Казан әмире!
Без дә шулай, һич каршылык итми
Тотсагызлар безнең әмерне —
Ярлыкарбыз, ансы бездән калмас,
Үз башына кеше каберне
Үзе казый, һәлакәткә илтә
Аны кешеләргә җәбере!
(Китә.)
Х а л ы к кат-кат: “Ядкәр ханга дан!”— дип, тантанада кала.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ.
Касыйм. Хан сарае. Кызлар ягы.
Д а н с о л т а н ялгызы.
Д а н с о л т а н
Ничек түзим? Бу туымның көче
Йөрәгемне тәмам кол итте,
Бәгырьләрем ничәнче кат көйде,
Язмыш миннән ничә кат көлде!
Ятим бала булып үстем, назын
Татымыйча газиз атамның,
Бу хансарай миңа читлек булды,
Каеручы ике канатым.
Очалмадым чиксез күкне кочып,
Яшәмәдем өзеп гөлләрне,
Сабыр, дидем, күңел шашынганда...
Күрәсезме мине, юләрне!
Җ а н с о л т а н керә.
Җ а н с о л т а н
Апам, нәрсә булды?
Нигә алай
Авыр итеп көнгә дәшәсең?
Илдә бәхет көне, илдә бәйрәм —
Ә син каралыплар төшкәнсең?
Д а н с о л т а н
Илдә бәйрәм?
Нинди бәйрәм булсын —
Кайгы көне, минем матәмем,
Канатларым булса — очар идем,
Бәхетсезлек минем халәтем!
Җ а н с о л т а н
Ни сөйлисең, апам?
Нәрсә өчен
Шушы кадәр җаның изелде?
Әллә инде юләрләндең дәме?
Кемнәр сиңа сихер төзеде?
Д а н с о л т а н
Нинди сихер булсын, сеңлем, әйтче?
Каян килсен андый кирамәт?
Мин үземне үзем дарга астым
Һәм үземә салдым җәрәхәт!
Җ а н с о л т а н (елап.)
Куркытмасаң иде, апам, мине,
Сүзләреңнән җаным өшеде,
Хәтеремне алдың, бәгыремне
Эткә салдың, тәмам өзелде!
Д а н с о л т а н
Чү, сеңелем, ник елыйсың болай?
Чәчләреңнән сыйпыйм, кил бире!
(Сыйпап юатып.)
Аккошкаем минем, асыл кошым,
Кайнар яшең кая йөгерде?
Җ а н с о л т а н
Куркыттың бит, апам,
Котым алдың,
Сине, шашкан, диеп уйладым,
Чәчләрең дә тузган, йөзең качкан...
Нәрсә сөйлим?..
Гафу, Ходаем!
М а һ и с о л т а н керә.
М а һ и с о л т а н (көнләшеп.)
Абау-абау, нәрсә булган монда?
Ишелепләр киткән көнегез!
Әллә җенме сукты, кара көйгән
Икегезнең тәмам битегез!
Д а н с о л т а н (күзеннән яшен ала.)
Апам, җаным, дустым, ничек яшим,
Һәр көнем дә гөнаһ эчендә
Үтә сыман, җаным үксеп елый,
Насыйп булдым ят бер кешегә!
Ә мин аны ул дип белә идем —
Җан сөйгәнем, бәгырь, җанашым...
Йөрәгемнән кызыл каннар тама,
Күлләр булды инде күз яшем!
М а һ и с о л т а н (аптырап.)
Нәрсә дидең, сеңлем, нинди күз яшь,
Нинди каннар тама? Йөрәгең
Саташтымы әллә? Хан кызына
Килешәме мондый сүзләрең?
Җ а н с о л т а н
Битәрләмә аны, апам, җаным,
Ачуланма, үзем аңлатыйм,
Никахлары хата белән булган!..
Д а н с о л т а н
Мин бит Ядкәр ханны яраттым!
Ә бу кем соң? Ә бу — Хәйбулла,
Исеменнән йөрәк ярыла,
Җанга тынгы каян табарга?
М а һ и с о л т а н
Ни сөйлисең, сеңлем, ничек алай?
Син үзең бит шаштың ул диеп!
Әгәр болай бара калса эшләр,
Алалмассың күз яшеңне җыеп!
Д а н с о л т а н
Ярдәм итче, нишли алам, апам?
Ир дип аны кабул итәлмим!
Йа Ходаем, бердәнберем, Аллам,
Күзләремә гүя бер залим
Кебек күренә ул Хәйбуллагыз!..
Бу хәрамнан ничек йөз алыйм?
Җ а н с о л т а н (аны коча.)
Елама, һай, апам, елама,
Күз яшьләрең йөрәгемә тама,
Болай да бу көнем алама,
Елама, һай, апам, елама!
М а һ и с о л т а н
Барыбыздан алда кияүгә ул
Чыкмадымы? Нәрсә сөйлисең?
Әткәбезгә әллә әйтмәдеме
Хәйбулланы гына сөюен?
Хәзер нигә ул елаган була?
Юрьевтә ире хан аның,
Иванның да кемгә шушы кадәр
Мәрхәмәтен күрдең биргәнен?
Д а н с о л т а н
Үзеңә булсын, апам! Хәйбуллага
Килене төш! Миңа ул нигә?
Гомер буе аның куенында
Ничек яшим? Килсә күңелгә,
Ничек түзим, бу шашынган йөрәк
Кабул итми аның өнен дә,
Никләр генә үзем утка салдым,
Ничек төштем кайгы күленә?
М а һ и с о л т а н
Синең, анда, Ядкәр ханны тотып
Китергәннәр, диләр, Мәскәүгә!..
Нигә монда кайнар яшең түгү,
Йөгермисең ничек күрергә?
Д а н с о л т а н
Көлмә, апам, нинди гаебем бар?
Нинди яман кылдым, аңламыйм?
Нигә кирәк миннән шулай көлү?
Бәгыремнән кисеп алалмыйм!
Җ а н с о л т а н (М а һ и с о л т а н г а.)
Апам, чынлап, нигә аны шулай
Рәнҗетәсең? Хәле болай да
Бәгыремне кисә, ничек алай
Җилең исми синең уңайга?
М а һ и с о л т а н
Нинди җил ул тагын? Бәхетенә
Сөенергә тиеш чагында
Ул бер үзе монда барыбызны,
Йортыбызны тота кайгыда.
Хәйбулласы анда җәберләнә...
Җиңел, дисез әллә, аңарга?
Сөеп барган түгел идеме ул?
Анабызны салды кайгыга!
Күпме җәбер күргән атабызны,
Җиңеп кайткан, шатлык чагында
Ул бит тагын җәберләүгә салып,
Китерәчәк олы кайгыга!
Д а н с о л т а н
Нигә минем җанга керәсез дә
Бәгыремне генә өзәсез?
Калдырыгыз монда ялгыз мине,
Кул салыр, дип әллә, беләсез?
Юк инде, мин андый эшкә бармам,
Ул гөнаһны җаным күтәрмәс,
Калдырыгыз мине — ялгызымны,
Киңәшегез инде кирәкмәс!
М а һ и с о л т а н
Әллә кайчан шулай диләр аны,
Ә без монда кисеп бәгырьне,
Ничәнче көн бозып саф каннарны,
Ертып бетерүче йөзләрне!
Киттек, әйдә, сеңлем, ник янында
Утырасың авыз турсайтып?
Аның башын күптән ашадылар!
Бүресен ул үзе күрсәтеп
Бирмәдеме? Әйдә, чыгыйк моннан,
Кайгысында калсын ялгызы,
Киңәшебез аңа кирәк түгел,
Бүселеп кала бирсен авызы!
Д а н с о л т а н (Җ а н с о л т а н н ы тотып.)
Китмә, сеңлем, кал янымда бераз,
Апамны мин бүген аңламыйм,
Иртә таңнан ачулана мине,
Ә мин авыр сүзне күтәрмим...
М а һ и с о л т а н (тукталып.)
Авыр сүзне кем сөйлидер монда:
Минме, әллә үзең? Җәберләп
Бетерүче якты хисләремне!
Сеңлем, моны кал син хәтерләп!
(Китә.)
Җ а н с о л т а н (бераздан.)
Нигә алай әйтештегез инде?
Гомер булмаганны, шушылай
Гел талашып яши башласагыз,
Бозылышып бетеп бөтенләй,
Арагызга дошманлык та иңәр,
Ага-сеңел белми кадерне,
Аңлашмыйча, берең-береңә һәм
Ник казыйсыз икән каберне?
Д а н с о л т а н
Сеңлем, тыныч, һич сүз кирәк түгел,
Минем юләрлекне сөйләмә,
Маһисолтан барсын дөрес әйтә,
Җанга җаннар сирәк көйләнә.
Насыйбыма инде күңел биреп
Яшиселәр калыр, мөгаен!..
Анда Ядкәр Мәскәү китертелгән,
Казан алынган, ди, и сеңлем!
Җ а н с о л т а н
Ничәнче кат ава инде Казан,
Монсы, белмим, әллә соңгысы,
Әллә инде торып кабат-кабат,
Аңа даны кире кайтасы?
Нинди бетмәс сугыш инде болар?
Борынгыдан килә, дияләр,
Әле берсе галип чыга, тагын
Җиңеләләр, аста калалар.
Д а н с о л т а н
Ул — сәясәт, аны ханнар уйный,
Әткәбезнең эше — гомере
Буйларына күпме ханы булды,
Бәгырьләрен Казан кимерде.
Ишетәсем дә килми, сөйләшәсем
Ул турыда, әткәм Җангали
Казан тәхетендә үтерелгән,
Тәрбиягә алган бу абый —
Шәехгали агам булмасамы,
Мине күптән кол дип сатарга
Булдырырлар иде, инде хәзер
Насыйп иткән җавап табарга.
Мин үземне үзем саттым шулай,
Мин үземнең башны ашаттым,
Һичкемне дә монда гаепләмим,
Мин үзем бит шулай саташтым.
Ф а т ы й м а керә.
Ф а т ы й м а
Нәрсә монда борын салындырып
Утырасыз? Тәмам таралып?
Әтиегез кайта Казан алып,
Халык китте, каршысына барып,
Көтеп алмакчылар, күтәреп...
Торыгыз, тор, күтәр артларыгыз!
Утырмагыз монда төкәнеп!
(Китә.)
Җ а н с о л т а н
Әйдә, апам, без дә барыйк, әти
Ачуланып безне калмасын,
Алар анда Казан алып кайта,
Ә без монда күзләр алмасын
Кызыл яшькә сарып утырабыз,
Инде Ядкәр, гафу, и апам,
Әсир төшкән, син әтигә сөйлә,
Хәлен белеп алгач, ул күндәм
Төзәтер бу хата гамәлләрне,
Котылырбыз тәмам бу хәлдән.
Д а н с о л т а н
Әйдә киттек, бу сүзеңдә — хаклык,
Көтмәгәндә чыкты җае да!
Әткәй эшне белеп алса, чыннан
Хата китәр Ходай хакына!
Торып чыгарга итәләр, әмма халык шаулашканы ишетелә. Д а н с о л т а н, Җ а н с о л т а н бүлмәдә калырга мәҗбүр булалар. Ш ә е х г а л и, Б у р н а ш, алардан калышмый Ф а т ы й м а, М а һ и с о л т а н керәләр. Аһәңле авазлар яңгырап торалар: “Җиңүчеләргә дан! Шәехгали ханга дан һәм мәртәбә!”
Ш ә е х г а л и (сөенечле. Д а н с о л т а н г а.)
Исән-имин шушы очрашуга
Күңелләрем тәмам шатланып,
Тантанада шаулый бөтен тараф,
Күңелем дә сезгә сокланып...
Саулар гына тордыгызмы?
Кызым,
Нәрсә булды?
Атаң кайтканга
Сөенмисең әллә, безнең җиңү
Гасырларга китәр, елларга!
Б у р н а ш
Шәехгали ханыбызга мең-мең дан!
Җиңүчеләргә дан, сәламнәр!
Илебезнең данын арттырдыгыз,
Мең сәламнәр сезгә, сәламнәр!
Һ ә м м ә с е б е р г ә:
Мең сәламнәр сезгә, сәламнәр!
Даннар булсын, даннар-сәламнәр!
Ш ә е х г а л и
Бу җиңүне безнең гасырларның
Даны диеп сөйләр тарихлар,
Казан эче анда утта калды,
Башын салды һәммә дошманнар!
Б у р н а ш
Мең дан булсын, рәхмәтләре артсын
Эшегезгә олуг Ходайның,
Ул Казаннар ничә җәбер тартты,
Йөрәкләрнең ачты ярасын!
Ф а т ы й м а
Инде, ирем, синең хөрмәтеңә,
Мәскәүләрнең артып шатлыгы,
Касыйм җире, диеп атарлармы
Ул илне дә? Казан — егылды!
Ш ә е х г а л и
Ансы — Казан күптән безнең утар,
Безнең җирләр, диеп атала,
Иван миңа ул Казанны биреп,
Туфрагын да әзер атарга!
Күптән килгән бәла чишелеше
Хәл ителде, Ходай сөенсен,
Безнең эшләр өстен чыкты хәзер,
Дошманнарым инде көенсен!
Ш ә е х г а л и, Б у р н а ш чыгалар.
Ф а т ы й м а
Ансы шулай, әмма Иванның да
Белеп булмый әле хәйләсен,
Ул Казан да һаман йөз үзгәртә
Һәм китерә тора бәласен!
М а һ и с о л т а н (тәрәзәдән багып.)
Халык бәйрәм итә, ни тамаша!
Былтыргыча бар да сөенеп...
Әгәр Казан тагын баш күтәрсә,
Сөмсерләре төшәр коелып.
Ф а т ы й м а
Инде төшмәс, анда Казаннарның
Олуглары булган һәммәсе —
Кайсы әсир төшкән, күпмеләре
Үлеп калган, тәмуг кисәге!
Д а н с о л т а н
Әнкәй, нигә алай сөйләшәсең?
Алар түгелмени мөселман?
Ф а т ы й м а
Шушы кадәр җәбер-золым салган
Адәмнәрдә торса ул иман,
Ничек алар мөселманнан булсын,
Өстен чыкмас иде һәм атаң!
Хак мөселман без ул!
Безнең байрак
Шуңа даим өстен чыга да,
Атаң шулай дия һәм Адай да...
Ник саласың әле борчуга?
М а һ и с о л т а н
Ядкәр хан, дип, әнкәй, саташкан ул,
Ни әйткәнен шуңа аңламый...
Оныт, сеңлем, Ядкәр Мәскәүләрнең
Зинданында хәзер, чыгалмый!
Әгәр шунда әткәй сүзен тотып,
Күңел бирсә иде дуслыкка,
Ул чагында тәхете дә исән,
Үзе калмас иде хурлыкка.
Юк шул, аның теләгендә булды
Сугыш белән яшәү, котыртып
Безгә каршы Казан яугирләрен,
Күп хурлыклы хатлар яздыртып,
Мыскыл итте хәтта Иванны да,
Әткәйнең дә җанын яралап
Тозлар салды, ничек оялмыйсың —
Кара әле шуны бер уйлап!
Җ а н с о л т а н
Нигә, апам, аңа алай дисең?
Дансолтанның кая гаебе?
Сөйгән икән, инде онытылыр,
Хисләрдә юк акыл сабыры!
Ф а т ы й м а (чыгып бара, туктый.)
Аһ юньсезләр, монда әйткәләшеп,
Чебен кебек бәйрәм ашына
Төшмәкчеме әллә өчегез тиң?
Бала елый, диләр, башына!
(Д а н с о л т а н г а.)
Ә син, кызым, акылыңа кайтып,
Иртәгәдән калмый, иреңә
Ашык анда, монда калыр булма,
Урын түрең — ирең янында!
(Бераз уйланганнан соң.)
Хәер, әле үзе килеп җитәр,
Җиңү белән котлап татарны!
Атаң сине үзе аңа бирде,
Кем дә бозмый хәзер никахны!
Д а н с о л т а н
Ә мин әле нәрсә әйттем, әнкәй?
Бары хисләремне бүлешеп,
Монда сездә кунак булып калдым,
Апам сөйли юри көнләшеп.
Ф а т ы й м а
Юләр сатма, монда ахмаклар юк,
Әгәр инде башың акылга
Туйган икән, мең кат шөкер булсын,
Рәхмәт, Ходам! Вакыт айнырга...
Күп саташтың юк-бар уең белән,
Сөям, имеш, аны яраттым!
Кемнәр әле кемне сөйми калган?
Чәчләремне минем агарттың!
Д а н с о л т а н
Гафу, әнкәй, мин моңаеп йөреп
Бозган булсам сезнең хәтерне,
Инде көннәр үз җаена килеп,
Сафландырсын илнең күгене!
Ф а т ы й м а
Шулай дими аны, и акыллым,
Шушы сүзең көттем ничә көн...
Хәзер чыгыйк, анда әтиеңнең
Үткәрәбез җиңү бәйрәмен!
(Чыга.)
М а һ и с о л т а н
Һәммәбезнең котын алып монда
Аптыраттың тәмам йөдәтеп,
Җангалинең кызы, имеш, ханның,
Әмәл калдырмыйча түзәрлек,
Күз яшеңне гел агызган булып,
Ядкәр, имеш, аның сөйгәне,
Хәйбулла дип ничә кыз калганны
Белмисеңдер, дәртле йөрәге
Юк дисеңме әллә егетләрнең?
Тәкъдиреңә сөен, бәхеткә,
Бәлки әле, хәйран итте, диеп
Сөйлисеңдер аны, тәхеткә!
Ачулан да, үпкәлә дә, ансы
Безнең өчен булсын ул караңгы...
Ирең сиңа бу дөньяның агы
Һәм болыты, хәтта кояшы!
Җ а н с о л т а н
Хәзер әни кереп җитә кабат,
Чыгыйк, әйдә, бәйрәм ашына,
Бу сагышлар үтеп китү кыйммәт —
Каза итми адәм башына!
М а һ и с о л т а н, Җ а н с о л т а н чыгалар.
Д а н с о л т а н
Күңеленә сагыш тулган кеше
Кемгә кирәк дөнья йөзендә?
Туганнары хәтта баш чөерә,
Белешмичә аның хәлен дә!
Һәммәсе дә ачуланам диеп
Уйламыйча сүзен дәлилли...
Яшимме соң әллә башым иеп?
Күңелемне генә сүз или.
Ш ә е х г а л и керә.
Ш ә е х г а л и (Д а н с о л т а н н ы сөеп.)
Менә, кызым, син кайдасың икән!
Нигә сулдың болай? Авырылып
Киттеңме соң? Әллә, чү-чү, күзең
Ник аласың миннән аһ орып?
Д а н с о л т а н
Һичнәрсә дә булмады бит, әткәм,
Нигә алай дисез? Барсы да
Яхшы миндә, авырганым да юк,
Сагышым да юк бу башымда!
Ш ә е х г а л и
Нигә, кызым, миннән яшерәсең?
Сизеп торам нидер булганын!
Кая ирең? Хәйбулланы әйтәм,
Юрий шәһәренең әмирен!
Д а н с о л т а н
Әнкәй әйтте, килеп җитәр, диеп,
Җиңү белән котлап, дәртләнеп,
Бездә — бәйрәм, күңелемә сагыш
Әллә кайдан килде әйләнеп!
Ш ә е х г а л и
Борчылмаска кирәк, берүк, кызым,
Бәлки әле Казан сагышын
Уйлавыңнан, шулай сер яшереп,
Бутар өчен сүзләр агышын
Ачмыйсыңдыр күңел дәртләреңне?
Борчылырга бер дә урын юк,
Безнең даннар — үтеп гасырларны,
Сәламнәрдә башлар орырлык!
Казан өчен бер дә кайгы тартма,
Барчасы да гадел хөкемдә,
Ул тәхеткә сезне утыртырбыз,
Иван белән шушы сүземдә
Ныклы торып озак сөйләштек тә,
Ризалыгын бирде, сүзен дә,
Исән булсак, Татар йорты дигән
Илгә хан да безнең исемдә
Гасырларда даим аталачак!
Синнән башка балам бармыни?
Җангалинең үче кайтарылды,
Гозеремне тоттым, антымны!
(Елап алгандай була.)
Ул вакытта бәгыремне сагыш
Телгән иде, Ходай каршында
Антлар иттем, явыз ул Казанны
Алам, дидем, утка салам да
Үч кайтарам...
Ничә утырсам да
Ханлык сөреп Казан иленә,
Әмма аны җаным өнәмәде,
Көн кермәде минем күземә!
Д а н с о л т а н
Оныт, әткәм, болар артта калды,
Истән китсен безнең һәммәсе,
Ул Казан да ничә егылганнан
Баш торгызды... Безнең күрәсе
Моның белән генә бетәр микән?
Әллә калыр күңел юксынып?
Ничектер мин шушы уйларымда
Киттем бугай бераз үксенеп!
Ш ә е х г а л и
Әле эшләр моның белән генә
Калмас диеп беләм, Иван да,
Әстерханга яуга чыга калсам,
Киләм, диде миңа, ярдәмгә!
Менә, кызым, алда нинди эшләр
Көтә әле, Дәрвишгалине —
Әстерханның ханың әйтәм, миңа
Хат юллаган таптап сүземне!
Д а н с о л т а н
Аның белән, әткәм, дус идегез...
Нәрсә булды икән, юк кына
Бер котырту аркасында шулай
Саташкандыр булыр юлында.
Ш ә е х г а л и
Кода белән кода арасында
Булмаса да мәгәр туганлык,
Бик алай ук туры булырга да
Ярамый шул, ясап ким-хурлык,
Әнкәң әйтте, син үзең дә, кызым,
Хәйбулланы якын итмичә,
Нәселенә минем дошманлыкны
Арттыручы булдың бу көндә!
Д а н с о л т а н
Ядкәр ханны китергәнсез икән
Әсир кылып...
Ш ә е х г а л и (аптырап.)
Нигә сорыйсың?
Әллә дөрес булды — телләрдән сүз
Ишеткәнем, нигә әйтмисең?
Д а н с о л т а н
Мин нәрсәне әйтим икән, әткәй?
Ни дип мондый сорау бирәсез?
Ш ә е х г а л и (җилкәсеннән сыйпап.)
Яшермичә барсын туры сөйлә,
Юкка йөрми калмас илдә сүз!
Әгәр болай әйтмичә калдырсаң,
Үземә дә булыр күңелсез!
Д а н с о л т а н
Нәрсә сорадыгыз? Белә алмыйм
Ни сөйләргә, аңлап калмадым,
Юкка борчыласыз, газиз әткәм,
Күңелемә серләр салмадым!
Ш ә е х г а л и (сыйпап.)
Яшерәсең, кызым, күзләреңнән
Күреп торам, җае барында
Ишеткәнем яхшы булыр, күңел
Сандыкларын ачып әйт монда!
Д а н с о л т а н (бераздан.)
Әткәм, сезнең куеныгызда мин
Сабый чактан үстем, җәберне,
Золымнарны һичбер татымыйча,
Күрә тордың һаман күңелне!
Бер үпкәм юк, әмма чарасызлык
Бәгыремне кисә, сагышта
Йөрүемнең сәбәпләре — гади,
Төштем бугай, диеп, каргышка,
Уйланып та куям, исәреп тә...
Сөйгән ярым, диеп, Хәйбулла,
Ялгышканмын, әткәй, Ядкәр ханны
Күргән икәнмен мин ул көндә!
Ш ә е х г а л и (бераз аптырап.)
Алай икән!.. Сизгән идем аны
Туй иткәндә күзең яшьләнгәч,
Йөрәгемне генә ваттың, кызым,
Шушы сүзләреңне сөйләгәч,
Хәйбуллага, кияү кешебезгә
Күңелләрем генә суынды,
Сөймәгән яр белән ничек яшәү
Хәтеремә килеп куырды
Бөтен тәннәремне, хәлем алды,
Йа Ходаем, андый хис белән
Гомер буе ничек тору кирәк —
Мондый хисне азлар кичергән!
Д а н с о л т а н
Һич борчылма, әткәм, сезнең хакка
Мин әзермен корбан кылырга
Үземне дә, оныт сүзләремне!..
Алмасагыз иде авырга!
Ш ә е х г а л и
Мин Иванга әйтим әле, Ядкәр
Ханны кунак итеп җайласын,
Бәлки аның теләгенчә булыр,
Үзенә дә насыйп калырсың!
Хәйбулланы әле күргәнем юк,
Килә калса, Дәрвишгалинең
Нинди хатлар миңа юллаганын
Сөйләрмен дә, котын мин аның
Алып, тәмам уйга салдырырмын,
Бер сүз белән йөрер чагында
Ул чакмакчы булып маташамы —
Юкка канатларын кагына!
Д а н с о л т а н
Әткәм, берүк, серләремне чишеп,
Харап итә күрмә, соңыннан
Авырлыгы башка төшмәгәе,
Котылганда гына барыннан,
Хафаларга күңел ирешмәсен,
Әстерханның ханы Дәрвиш тә
Юкка-барга алай лаф ормасын,
Ни җитмәгән аңа тормышта!
Ш ә е х г а л и
Казан белән орышуны бер дә
Өнәп җиткермәве булырмы?
Коръән исеменнән сүзләр язып,
Иманыма тиеп, үземне
Гаепләргә маташмакчы, гаҗәп,
Әллә кемгә санап, башларын
Югалтмакчы, акыл сатучым ул,
Көйдерүче күзе кашларын!
Балкып Х ә й б у л л а керә.
Х ә й б у л л а (хан алдына тезләнә.)
Исәнмесез, атакаем, саумы!
Җиңүегез белән тәбригем
Китерергә дип ашыккан идем!..
(Д а н с о л т а н г а.)
Исәнмесез, бәгырь, күз нурым!
Көтмәгәндә Д а н с о л т а н балкып китә һәм тезләрендә торган Х ә й б у л л а н ы кочып-кочып ала. Алар аяк өсте басалар. Ш ә е х г а л и бу хәлгә аптырабрак кала.
Сагынудан инде хәлем китте,
Тыным капты тәмам...
Хәлең ни?
Ф а т ы й м а керә, бу тамашага ул да аптырабрак кала. Я ш ь л ә р аны әлегә күрмиләр.
Абау, бәгырь, әллә оялдыңмы?
Яшь чолгаган әллә күзеңне?
Ф а т ы й м а
Сагынгандыр, күптән күрешмичә,
Зарыктырып минем кызымны,
Монда килеп күренгәнең дә юк,
Ишеткәнебез юк сүзеңне!
Х ә й б у л л а (Ф а т ы й м а г а борылып, кабат тез чүгеп.)
И әнием, саулык-исәнлекме?
Берүк мине тирги күрмәгез,
Менә бүген, менә бүген, диеп
Гел кичереп килеп, үзебез
(Аякларына баса, кабат Д а н с о л т а н ы янына килә, биленнән ала.)
Зарыгудан сагышларга тулып,
Атналардан чыктык айларга!
Гафу, берүк, инде бу юлысы
Җефетемне янга алырга
Тәмам ниятләнеп килдем, берүк,
Минем белән аны җибәреп,
Сөенечләр бирә күрегезче —
Безгә дә ул бераз тиярлек!
Ф а т ы й м а
Ә кем әле калдырырга кушкан?
Үзегезнең серләр килешеп,
Киңәшмичә гамәл кылмыйсыздыр,
Һәммә кеше тәмам көнләшеп
Торыр кебек яшәр чагыгызда
Бозылышып йөрү — килешсез!
Көннәрегез бәхет белән тулсын,
Көнчеләр дә калсын өметсез!
(Чыга.)
Х ә й б у л л а
Нәрсә булды? Берни аңлый алмыйм,
Әллә миңа сезләр үпкәләп
Тордыгызмы? Минем хатам да юк,
Чит хатыннар йөрмим иркәләп!
Д а н с о л т а н
Әстерханның ханы Дәрвишгали
Белән әткәм сүзгә кергәннәр,
Мәгәр шушы бераз үпкәләтеп,
Күзләремә сагыш элгәннәр!
Х ә й б у л л а
Шул гынамы? Дәрвишгали белән
Ни катнашым, нинди эшем бар?
Атам түгел минем, туган түгел,
Аның белән дуслык юлы тар...
Ансы шулай, нәселебез бердер,
Әмма минем атам — Аккүбек,
Аны өнәмәде һәм бабам да,
Мортазаны әйтәм, эш белеп,
Аның белән уртак тел тапмады,
Бутау булыр бары араны,
Ул шуңарга гел атлыгып торды,
Күңелләре калып яралы...
Безнең туйга ачу саклавыдыр,
Ялгышкандыр акны-караны!
Ш ә е х г а л и (сабыр.)
Җитәр, балаларым, шунда туктыйк,
Беләсездер, кияү Хәйбулла,
Ядкәр-Мөхәммәдне әсир алдык,
Ул да сиңа якын туган ла!
Х ә й б у л л а (Д а н с о л т а н г а.)
Безнең баба аның бабасына
Туган булган, якын карендәш,
Бакыр баба безнең Әхмәт атлы,
Шул нәселдән чыккан без — яптәш!
Казан өсләп яуга барырга дип
Әмер иткәч Иван, кабаттан
Юрьевка мине җибәрде һәм,
Чыкма, диде, шушы каладан!
Шуңа күрә монда киләлмәдем,
Сагынсам да, антым өзелер
Диеп һаман көн-төн эштә идем,
Ул гамәлем ахыр беленер
Дидем, әмма тәрәз төпләреннән
Карап тордым, иркәм күренер
Диеп көттем, ә син, Дансолтаным,
Хәтерләрең генә түгелер
Хәлдә монда зар булгансың икән,
Инде бер дә сине калдырмам,
Ялгыз башка йөрү күптән җиткән,
Мин мәңгегә сине аермам!
Ш ә е х г а л и аларга аптырап карап тора да чыгып китә. Ул да түгел, М а һ и с о л т а н килеп керә.
М а һ и с о л т а н (көлеп, кыланып.)
Абау, кияү, үзе килеп җиткән!
Ник безләргә әйтми торасыз?
Күгәрченнәр кебек гөрләшәләр,
Мин оятсыз инде, оятсыз!
Хәзер чыгам, монда йомыш белән
Кергән идем, сеңлем, күлмәгем
Килешлеме? Казан ханбикәсе
Әткәбезгә биргән сандыгын!
Энҗе чиккән такыйасы да бар,
Калфаклары — барсы үземә!
Алтын белән кайма җиләне дә,
Чапаны да затлы күренә.
Ә сиңарга нәрсә бүләк итте?..
Күбәү, дигән иде, сандыклар!..
Абау, онытканмын, киявең бар,
Алгансыңдыр аннан бүләкләр!
Нигә алай миңа аптырашып
Карап торасыгыз, ни булды?
Әллә шулай матур күренәмме?
Күлмәк-җилән — барсын берьюлы
Киеп кереп күрсәтермен әле,
Төшермәгез болай борынны!
(Чыга.)
Х ә й б у л л а (аптырап.)
Ә мин бер дә аны-моны уйлап,
Хәстәрен дә күрми ашыгып
Килеп җиттем, бүләк китермәдем,
Гафу, бәгырь, акыл чуалып
Киттеме соң? Хәер, безне анда
Олуг кала көтә, байлыклар,
Әмир булып яшимен мин анда,
Иминлекләр бирсен, саулыклар!
Д а н с о л т а н (борчылып.)
Белмисеңме, Ядкәр абыеңа
Дошманлашып, бәла салырга
Уйламыймы икән олы Иван,
Ничек аны йолып алырга?
Явыз, диеп сөйли һәммә кеше
Ул Иванны, хәтта әткәй дә...
Инде хәзер сүнде микән үче?
Туганыңның хәле — үлчәүдә!
Х ә й б у л л а
Нигә аның хәсрәтендә яна
Бәгырьләрең? Иркәм, кирәкми!
Үз язмышын үзе сайлады ул!
Нәрсә өчен өзү үзәкне?
Казан — ауды, әткәң өстен чыкты,
Ничәнче кат хәзер шушы хәл!
Әгәр тагын күтәрелә калса,
Безнең язмыш булыр ничекләр?
Иван белән уйнаргамы ярый,
Аның көче хәзер бихисап,
Пермь аңа күчте, Идел-Урал...
Хаҗитархан тора җан учлап!
Атаң бары сәбәп эзли булыр
Дәрвишгали белән орышка,
Ул сугышка мин дә бармый калмам,
Минем өлеш керсен зур эшкә!
Д а н с о л т а н (үчекләнеп.)
Минем хәлем нигә уйламыйсың?
Сүземне дә элми колакка,
Тәхет эше белән мәш киләсең...
Ник саласың буш сүз колакка?
Х ә й б у л л а
И җанашым, сине сагынудан
Йөрәккәем тәмам өзелеп,
Һәр көнемне санап яшәдем мин,
Шәһәремне зиндан дип күреп!
Бер хат-хәбәр ирештерә алмый,
Сүз алалмый гаҗиз булганда,
Сурәтеңне барлап күз алдымда,
Хәтерләрем барды югала...
(Кочышып сөешәләр.)
Д а н с о л т а н (көтелмәгәндә ирен кире кагып.)
Юк, кирәкми, әткәй килеп керер,
Әнкәй күрер, ә мин — оялам!
Х ә й б у л л а (һаман аны кочагыннан чыгармый.)
Син курыкма, алар нәрсә әйтсен,
Нигә кирәк монда оялу?
Ир һәм хатын булыйк,
Без никахлы
Түгелме соң? Сөю һәм кочу
Гөнаһ түгел, ташла уйларыңны,
Җилгә очсын хәсрәт иткәнең,
Үзе бәхет, үзе бөек гамәл
Яры булу синдәй иркәнең!
Д а н с о л т а н (читкәрәк китеп.)
Ә нигә соң туйлы көннәребез
Читтә йөрдең? Хәтта үземне
Күрмәдең дә, ничә сорасам да
Ишетмәдең әйтер сүземне?
Х ә й б у л л а
Син үзең бит... Хәтта Иван патша
Миңа биргәч шәһәр бүләккә,
Теләмәдең моннан кузгалырга,
Ә мин китеп бардым хезмәткә!
Килерсең дип көттем, ә син монда
Мине көтеп шулай яткансың,
Инде онтыйк, барсы җилгә очсын,
Бәхетемнең ачтым капкасын!
Кочышалар. М а һ и с о л т а н керә. Карап тора. Чыгып китмәкче.
М а һ и с о л т а н (тукталып.)
Абау, болар нәрсә эшли монда?
Әллә инде үбеш уйныйлар?
Х ә й б у л л а (аңа борылып.)
Әйе, шулай, туебызда булдың,
Монда һичбер гөнаһ кылмыйлар!
М а һ и с о л т а н (Д а н с о л т а н н ы үртәп.)
Кызлар керсә егет кочагына,
Эреп кенә китә май кебек,
Абау, кояш чыккан йөзкәеңә,
Балкыгансың, сеңлем, ай кебек!
Д а н с о л т а н (ирен кочып.)
Ул бит минем ирем, нигә әле
Кочагына кермим, үбешмим?
Ә син монда күзең салып йөрмә,
Эшләреңә мин комачау итмим.
М а һ и с о л т а н
Киттем-киттем, ә мин әле сезне
Эт-мәчеле диеп уйладым...
Әнкәбез дә анда утлар йота,
Нишли балалар, ди, күз нурым?
(Чыгып китә.)
Д а н с о л т а н
Болай тәүфыйксызлык һич килешми,
Чыгыйк, әйдә алар янына,
Әткәйне дә әнкәй ничә гомер
Сагынганнан аман сагына...
Х ә й б у л л а
Тукта әле, синнән соравым бар,
Ә аннары анда чыгарбыз...
Әйт дөресен, сөясеңме мине?
Уеннардан үткән чагыбыз!
Д а н с о л т а н
Ник сорыйсың, әллә синең хатын
Түгелме мин, ә син һәм ирем?
Искә алып менә шушыларны,
Уйлап кара әле син үзең!
Х ә й б у л л а (бераз читләшеп.)
Ә мин әле... Башка төрле уйлар
Биләп алып ярсу йөрәкне,
Уйлый идем, ә син чыннан хаклы...
Безгә юк-бар уйлар кирәкме?
Д а н с о л т а н (якынаеп.)
Ни уйладың инде, и юләрем,
Юклар белән башың катырып?
Х ә й б у л л а
Катырмадым юкка, син үзең дә,
Ядкәр, диеп атап ялгышып,
Хәтеремне минем алган идең,
Туйның төсе китте, ямьнәре...
Йә әйт әле, ул Ядкәрне ничек,
Нигә искә алдың ул мәлне?
Д а н с о л т а н
Ник сорыйсың андый үткәннәрне?
Минме инде сиңа хыянәт
Иткәнем бар? Никахыбыз дөрес
Бер Аллаһтан көтик мәрхәмәт!
Х ә й б у л л а (билендәге хәнҗәрен кузгатып.)
Бу сорауны биргән саен һаман,
Читкә китеп, сүзне үзгәртеп,
Ачык сөйләшергә теләмичә,
Гаҗизлисең җанны... Кулымдагы
Шушы хәнҗәр шушы минутта
Күк керсен дә кызыл чыксын тәннән,
Миңа мәгәр соңгы сулыш та
Һич кызганыч түгел, мә ал җанны,
Әмма әйт ул серең, ишетим,
Ядкәр дигән исем хәтта минем өчен
Дошман сүзе белән бер тиңен!
Д а н с о л т а н (аның кулына ябышып.)
Минем өчен әгәр җаның фида
Була икән, тыңла сүземне,
Әмма моннан сиңа нинди файда —
Харап итү бары үзеңне!
Х ә й б у л л а
Ә миңарга бу барыбер хәзер,
Йә соңыннан шушы сөйләшү
Кабатланыр, диеп һич уйлама,
Күңелемдә олы көнләшү
Ялкын булып яна, сөйлә барсын:
Ничек төштең андый хәйләгә?
Күрешепме әллә сөйләштегез?
Ут салдымы берәү арага?
Йә барсын да ишетәм дә хәзер,
Кабат кайтмыйм шушы сүземә,
Йә инде, хуш, бәхил бул, сөеклем,
Үлем кабул итәм үземә!
Д а н с о л т а н (Х ә й б у л л а н ы ң хәнҗәрле кулына ябыша.)
Юк, кирәкми, җаным,
Ни сөйлисең,
Ник шушылай мине куркытып,
Котны алу өчен әллә килдең?..
Ә мин торам монда ут йотып.
(Хәнҗәрне үз кулына ала, читкә тартыла.)
Кит янымнан, юкса актан кереп,
Кызыл чыгар миннән бу хәнҗәр!
Синең алда гөнаһым бар, дисә,
Ялган сөйли андый җаһилләр!
Мин сөекле бала булып үстем,
Ятим калсам да һәм сабыйда,
Агам һичбер авыр сүз әйтмәде,
Кимсетмәдем үзем аны да.
Ат йөрүне, ауны гадәт иттем,
Кызларымны яртеп йөредем,
Әмма беркөн чыгып олы юлга,
Чибәр ярга кинәт юлыктым.
Күзе белән күзләр очраштылар,
Карашында көйде җаннарым,
Аның хәрби киемендә шулай
Йөрүеннән никтер аһ иттем.
Кызыл тасма иде иңнәрендә,
Егетләре иде янында,
Алар узды безгә сәлам биреп,
Ә мин калдым утта-янгында.
Шул көнемнән башлап мәхәббәтнең
Ни икәнен белдем, газабын,
Әткәм-әнкәм серем төшенделәр,
Уйладылар эшнең азагын.
Сагышлардан мине алыр өчен
Сиңа атап алар күңелне,
Илчеләрне алыштылар, соңда
Сиңа бирде алар үземне.
Шул көнемнән мең утларга кабат
Төште җаным, сынды күңелем,
Инде миңа яшәү юк икәнен
Дәлил итсен шушы сүзләрем!
Х ә й б у л л а
Тукта, җаным, сабыр, мин бит әле
Беләсеңдер диеп уйладым,
Олы юлда очрашучы кеше
Үзем идем, барлык юлдашым
Тәкрар итеп моны әйтеп бирер,
Артыгыздан кеше җибәрдем,
Өметсездә калдым, Шәехгали
Кабул итмәс диеп уйладым.
Илгә кайтып ат уйнатып йөрдем,
Әмма йокы качты күңелдән,
Бу хәлемә хәйран итте әнкәм,
Сер яшердем һәммә кешедән!
Әллә инде барып күрим диеп
Теләсәм дә — җаен тапмадым,
Синең янда инде һәрчак җаным,
Насыйп булмасыңны аңладым.
Шәехгали безнең кебекләргә
Бирәме соң кызын, дидем дә,
Күңелемә тынгы табалмыйча
Яулар чаптым нугай илендә.
Әмма шунда илчең килеп дәште,
Төшемме бу, дидем, өнемме?..
Шушы булды ул егетнең эше
Һәм мин таптым бәхет көнемне.
Д а н с о л т а н (хәнҗәре кулыннан төшә.)
Ничек алай, безләр бер үк утта,
Бер ялкында көеп, һаман да
Кавышалмый аптыраган ярлар,
Бигрәк көлке хәлем дөньяда!
Әгәр бүген менә шушы кием
Белән үзең килеп кермәсәң,
Мин, ахмагың, авыр уйлар белән,
Кайгы эчләрендә үлмәсәм,
Якты дөнья йөзләрендә болай
Тора алмас идем барыбер,
Рәхмәт, минем күзләремне ачтың,
Син сөеклем минем, бердәнбер!
(Кочышалар.)
Син гафу ит, җаным, мин юләрне!
Күпме хата уйлар йөретеп,
Ничек кенә калдым хата кылмый,
Әллә кемне юкка үз күреп!
Миңа юри, шайтан коткысыдыр,
Ядкәр, диеп сөйләп ул вакыт,
Саташтырды тәмам төпсез хыял,
Мең чәрдәкләп җанны, мең ватып.
Х ә й б у л л а
И сөеклем, каян Ядкәр булсын?
Аның кайчан мәгәр хатынсыз
Узганы бар Касыйм яннарыннан,
Ул мин идем — тәмам хатасыз!
Әйе, Мәскәү каласында тәхет
Янын тотты бераз Ядкәр дә,
Ике илнең иминлеге өчен
Насыйп булды бу эш миннән дә.
Тагын шунсы, моны үзең күргән:
Ядкәр ханның яугир тасмасы
Зәңгәр төстә, туграсы да шундый,
Зәңгәр аның билге-байрагы!
Ә минеке — кызыл, бу атамнан
Миңа күчкән билге, һичкайда
Ул бутарга бирми башкаларга,
Бар да танып тора: “Хәйбулла!”
(Хәнҗәренә килә, күтәрә, кынына салып куя.)
“Машаллаһ!”— дип әйтми нәрсә диим?
Бу эшләрнең татып ахырын,
Ярый әле бүген аңлаштык без,
Бик төкәнгән иде сабырым!
(Чыгарга бара.)
Д а н с о л т а н (аңа килә.)
Туктап торчы, җаным, бу минутны
Мәңге көткән кебек йөрәгем
Урыныннан кубып-кубып тибә,
Сине сөйдем, сине! Үзәгем
Өзгәләнеп бетте, кайда йөрдең,
Ник әйтмәдең серең яшерми?
Ачуланма мине, бәгырем,
Күзгә ак һәм кара күренми!
(Шатлыгыннан елый.)
Х ә й б у л л а (борыла, аны, килеп, кочагына ала.)
Дулкынланма алай, тынычлан,
Алда безнең тормыш, бәхеткә
Төреп аны, мәңгелеккә бергә
Булачакбыз, безгә тәхет тә,
Башкасы да кирәк түгел, бәхет —
Мәхәббәттә бары, сөюдә!
Ул булмаса — яшәү үзе газап,
Тәмуг утларында көю дә
Аның кадәр авыр булмастыр ул,
Насыйбым син минем үземә!
ЭПИЛОГ.
Касыйм. Хан сарае. Тәхет яны.
Ш ә е х г а л и, Б у р н а ш, Х ә й б у л л а .
Ш ә е х г а л и (тәхетенә утыра.)
Ядкәр анда, керәшенгә чыгам,
Дигән сүзен биргән Иванга!
Аңа олуг исем вәгъдә иткән,
Утар һәм җир, менә шуңарга
Мин беразга аптырашта калдым,
Аңлар җайны тапмыйм, ахрысы,
Әгәр барсын иманыннан алып,
Диннәреннән булса яздырасы,
Бөтен халык миңа ләгънәт орып,
Исемемне даим мыскыллап
Телгә ала башлар, дин күчкәнгә
Кем сәламен бирә бишкуллап?!.
Б у р н а ш
Борчылмагыз, ханым, бу бары тик
Ядкәр ханны, сынсын өченгә,
Уйлап чыгарылган бер хәйләсе,
Килешүләр һаман көчендә
Калган диеп беләм икегезнең,
Казан китсә, татар җирләре
Сезгә булыр, диде, әле тагын
Сөембикә — нугай чибәре
Сезгә иркә булып китерелер,
Үтәмеше белән бергәләп!
Чукындыру сәясәтен тотмас
Дигән өмет кала...
Ш ә е х г а л и
Җай, ипләп
Йөрткән чакта сәясәтне, эшләр
Бераздан соң китәр көйләнеп...
Бездән башка гына ул да ниләр
Кыла ала инде? Сөйләнеп
Барса иде тормыш, илнең эше
Читтән генә җиңел, мәгәре
Җигеләсең, уңың һәм дә сулың
Даим булу кирәк үлчәмле!
Х ә й б у л л а
Үтәмешне чукындыру уе
Белән һаман чиркәү шашына,
Алар хәтта миңа үрелмәкче,
Бирешмәдем, татар сүзенә
Ышанычны җуя барган сыман...
Көтмәгәндә бу ни кыланыш?
Б у р н а ш
Элек аңа безләр кирәк идек,
Китерде дә кысты бу язмыш...
Сөембикәне озатырга тиеш
Иде алар, бүген-иртәгә
Ул да монда булыр, эшләр алга
Китәчәген өмет итәргә
Генә кала... Казан әсирләре,
Бер-бер артлы ташлап иманын,
Диннән язып бетсә, ул безләрне
Борчымасмы икән ул чагын?
Х ә й б у л л а
Ансы булмас, Касыймнарга тими,
Үз юлдашын эт тә таламый,
Әстерханны алу өметендә!
Бездән гайре дуслар табалмый!
Ш ә е х г а л и
Мин Казанның тәхетеннән кичтем,
Кушабыз, дип солых төзедек,
Ул җирләрне минем ханлыгыма,
Инде кабат тагын килештек...
Хаҗитархан белән булмый калмас
Сугышларның әле олысы!
Ул да минем җирләр булачагын
Һич кирәкми әле онтасы!
Б у р н а ш
Сезнең ният барсы үз җаена
Ашып бара тәмам тормышка,
Даныгыз да шулай йөз елларга,
Мәңгелеккә калыр тарихта!
Ш ә е х г а л и (ишек ягына ишарәләп.)
Ярый-ярый, кая, кайсылар бар?
Чакырыгыз! Диван эшенә
Керешергә вакыт, кемнәр килгән —
Колак салыйк әле сүзенә!
Б у р н а ш ишеккә килә.
Син, киявем, менә монда утыр,
(Үз янындагы урынны Х ә й б у л л а г а күрсәтә.)
Түрдә булсын инде урының,
Илләр белән эш иткәндә ничек
Әмер тиеш, өйрән барысын!
Х ә й б у л л а күрсәтелгән урынга килеп утыра.
Б у р н а ш (ишектән чакыра.)
Кайсылар бар, әйдә, килсен бире!..
К а н д ы р с ә ү д ә г ә р н е ң ө ч у л ы керә.
Әйдә, әйдә, монда кер, бире...
К а н д ы р у л л а р ы тәхет каршына тезләнәләр. Әүвәле Б у р н а ш к а карап баш ияләр, аннары, тәхетендә Ш ә е х г а л и н е күреп, эшне аңлап, шул якка баш оралар.
Ш ә е х г а л и
Нәрсә булды? Гозерегез нинди?
Сүзегезне сөйлә, ишетим!
Б е р е н ч е с е
Без өчебез гаделлекне эзләп
Сезгә килдек, газиз, бөек хан,
Өчебез дә өч туган без, хөкем
Ирешәчәк бары тик сездән!
Бу кешегә (Б у р н а ш к а борылып)
Без сөйләгән идек
Атабызның авыр хәленнән,
Кандыр атлы, сәүдәгәрдән иде,
Кәрван йөртә иде Иделдән.
Казакларның кулларына төшкән
Дип ишетеп монда килгәч без,
Вәзирегез сезнең исем белән
Сөйләште дә, алып вәгазь сүз,
Гаскәрегез белән Казанга яу
Барганыгыз вакыт кушылып,
Күп сокландык сезнең батырлыкка,
Ул орышта тәмам сугышып,
Җиңү белән кайттык, әсирләрдән
Хәбәр таптык: газиз әткәбез
Казан йортта Ядкәр ягын саклап
Яраланган, диләр, әгәр сез
Рөхсәт белән безне җибәрсәгез,
Табар идек үзен йә гүрен,
Анда хәзер мәхшәр, диеп сөйли
Бөтен кеше — ертып күзләрен!
Ш ә е х г а л и
Юк өметтә йөрисез сез монда,
Дошманыбыз булган атагыз!
Шушы өмет белән ничек монда
Үтенечтә килә аласыз?
И к е н ч е с е
И бөек хан, безнең юләрлекне
Гафу итсәгез лә Хак өчен?!.
Атабызның әйткән сүзе иде:
Кайда югалса да, ул үзен
Эзләп табып, мөселманча итеп
Таш куярга бездән сорады,
Соңгы сүзе иде атабызның,
Шул үтенеч безнең бар иде!
Ш ә е х г а л и
Карагыз соң шушы юләрләрне!
Нинди юк-бар эшне бар итеп
Хан каршына килгән инде болар —
Оятларын йөздән юк итеп!
Ө ч е н ч е с е
Олы эшләр түгелме соң болар?
Әллә барыйк микән Иванга?
Ә атабыз әсир төшкән булса,
Ул вакытта безгә нишләргә?
Ш ә е х г а л и
Әгәр минем гаскәремдә тормый
Баргансыгыз икән сугышка,
Ул вакытта колак та салмыйча,
Әмер итеп, сезне катилга
Тапшырасы идем, гафу итәм,
Сез белегез: минем шәфкать киң!
Өчегезгә өч авылны бирәм,
Бәягезгә булыр болар тиң,
Әмеребез шунда башкарырсыз,
Яу кирәксә, аны күтәреп,
Гаскәр белән миңа кушылырсыз,
Гадел хөкемебез күрсәтеп!
(Б у р н а ш к а.)
Каләмең ал, төзе ярлыгымны,
Өч авылны Арча юлында
Мин аларга бирәм, әмеремне
Үтәсеннәр шушы җиремдә!
Ө ч е с е б е р г ә (җир үбеп):
Рәхмәт, ханым!
Рәхмәт, гадел солтан!
Шөһрәтегез мәңге сүнмәсен!
Исемегез мәңге яшәсен!
(Китәләр.)
Б у р н а ш (К а н д ы р у л л а р ы н а.)
Ахшамнан соң монда булуыгыз
Кирәк сезнең, ерак китмәгез!
Ө ч е с е дә баш иеп китеп баралар.
А в а з и ш е т е л ә:
Иван илчесе!
Мәскәүдән үк килгән!
Юлны киң ач! Юлны бирегез!
И л ч е ашыгып керә. Хөрмәт белән иелә. Бераздан Ш ә е х г а л и г ә хат бирә. Чыгып китә.
Ш ә е х г а л и (ача, укый, сикереп тора.)
Атларыгыз, әйдә, иярләгез,
Иван безне дәшә Мәскәүгә!
Олы гамәл безне көтә анда,
Вакыт булыр башка эшләргә!
(Б у р н а ш к а.)
Ә син монда мәмләкәтнең эшен
Тәртип белән йөрет, барсын да
Тикшерермен кайтып керүемә,
Юлны бирә күрмә аңсызга!
(Х ә й б у л л а г а.)
Дансолтанны Юрьевка җибәр,
Гаскәриләр сакта барсыннар!
Ышанычлы кешеләреңне куй,
Баһадирлар, гаярь булсыннар!
Тели икән, Җансолтан да барсын,
Маһисолтан — калсын, әнкәсе
Фатыйманың янында ул торсын,
Серләре дә тәмам килешеп,
Уртак телдә алар, ә син үзең
Бер ара җир озата йөрешеп,
Ахырында миңа кушылырсың,
Эшне йөртү кирәк килешеп!
Китәләр. Бераздан Ф а т ы й м а керә.
Ф а т ы й м а
Бер тынгысы булмады иремнең,
Тагын Мәскәү юлын күтәреп
Кузгалдылар, хан булса да үзе,
Кол хәленә калды, ил, диеп!
ПӘРДӘ.
Казан, 2003.
Достарыңызбен бөлісу: |