ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет38/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   31   32   33   34   35   36   37   38   39
М ә м е ш б и р д е г ә баш ия.)
М ә м е ш б и р д е (тезләнергә иткән К а с ы й м ш ә е х н е туктатып.)

Сәҗдәбезгә бары Хода лаек,

Нәрсә бирсә — аның тәкъдире!

Мөхәммәдме безгә килер икән,

Галиәкрам әллә ир ире?

(Тынлык.)
К а с ы й м ш ә е х

Әгәр минем киңәш кирәк икән,

Түрләрегез, диям, яктырсын...

Исмәгыйльнең ышанычы да юк,

Улы да шул, изге исемен

Пычратасым килми...

Галиәкрам

Әгәр, киләм, дисә, тәхеткә,

Халкыбыз да баш калкытыр иде

Һәм ирешер идек бәхеткә.

М ә м е ш б и р д е (бераздан.)

Ансы шулай, әмма ил эчендә

Сүз ышанып йөртер ир сирәк,

Сез килгәч тә күңел уйнап куйды,

Ышанырга белми бу йөрәк,

Ышанмаска... Кемнең кем икәне,

Гафу, шәех, мең кат сыналып,

Сынатылган чаклар, заманы шул,

Күз күрмичә, колак ышанып

Җитми тора... Сүзегез хак кебек,

Гамәлдә дә әгәр хәйләсез

Булсагызмы, мең рәхмәт Хакка,

Өметләрне кушы итәсез!

К а с ы й м ш ә е х (борчылып.)

Ышанычны саклау җиңел түгел,

Иманнарын хәтта югалткан

Хода бәндәсенә тарган чакта

Йөрәк-бәгырьләр дә була кан!

М ә м е ш б и р д е (уйланып.)

Юк, мин болай гына... Сынап түгел,

Ышандырыр өчен үземне

Шулай сөйләп сезне борчуым бу,

Каян башлый белми эшемне.

С ө м б е л а н а (яктырып.)

Эш күбендә һәркем шулай инде,

Тәвәккәлләү кирәк, булганы

Берәм-берәм чишеләчәк, ерып

Киткән кебек сулар буаны.

М ә м е ш б и р д е

Мин килешәм, көннең һәр үткәне

Безнең файда түгел, соңарып

Калырга да мөмкин, дошманнар да

Тик ятмыйлар, тешләр кайратып,

Ябырылыр өчен әзерләнми

Тормаганын беләм, Адайның

Гаскәрләрен чөеп салган идек,

Кайсы качып, кайсы адашып

Йөргән җирдән тагын җыелачак,

Бүген үткән олы көймәләр

Гаскәр белән тулы иде, алар

Сугыш өчен булыр — киләләр!

С ө м б е л а н а

Галиәкрам килсә, халык бердәм

Йодрык булып тагын тупланып,

Сынган күңелләрен ныгытырлар

Иде диеп беләм, дан кайтып,

Дошман чигенмичә калмас, әгәр

Батыр егетләр дә җыелса...

Кая соң бу татар, ник килмиләр?

Хәбәр салган идек, югыйсә!

М ә м е ш б и р д е

Сөмбел ана, гафу, эшнең башын

Без кузгаттык, хәзер дәвамын

Хәл итәргә кирәк соңармыйча,

Сездән киңәш тагын аламын.

С ө м б е л – а н а

Ә мин кайчан инкарь иткәнем бар?

Улым диеп сине атадым,

Мәмешбирде дигән данлы исем

Йөртүеңне тәмам акладың!

М ә м е ш б и р д е (К а с ы й м ш ә е х к ә.)

Илче итсәк әгәр Йосыф бәккә,

Касыйм шәех, сездәй зат ирне?..

Ни диярсез? Монда — сезнең теләк,

Чикләп булмый сезнең ирекне!

К а с ы й м ш ә е х (уйланып.)

Бу сүзегез күптән көтә идем,

Йосыф бәккә Ядкәр хан үзе

Минем аша сүзен йөртә иде,

Аллаһ шаһит, аның теләге —

Казан иминлеге, хәтта кызы

Сөембикә дошман кулына

Төшкәч тә ул һаман, Казан, диде,

Гаскәр йөртте шушы юлында.

М ә м е ш б и р д е (сан­дык ача, кә­газь төр­гәк­лә­ре ара­сын­нан бер­сен ала, мө­һе­рен ка­рый.)

Монда күптән хат та әзер иде,

Мин, тәхеткә, диеп чакырдым

Аның улын... Галиәкрам үзе

Нәрсә дияр?..

Барсын уйладым...



(Бераздан.)

Казан йорты — сезнең йортыгыз, дип,

Бай-ярлысы булып колыгыз,

Затыгызны бары имин тотар,

Сезнең ярдәмгә мең мохтаҗ без,

Диеп яздым, кабул итмәс булса,

Каршысына аның тезләнеп,

Аягын да үпми мөмкин булмас,

Торыр чакмы кемлек күзәтеп...

К а с ы й м ш ә е х (тез чүгеп.)

Боерыгыз, Мәмешбирде дигән

Данлы исемегез хакына

Алдыгызда корбан булсын җаным,

Тәндә көчем камил чагында,

Ак сакалым белән шаһитлыгым —

Ни кушсагыз, шуны үтәрмен,

Алларында туфрак булырмын да

Йөземне дә хәтта сөртәрмен!


М ә м е ш б и р д е аңа ка­рап то­ра. Хат­ны су­за. Би­рә.
Сез догада булып, ә мин — юлда,

Кыр-япанны ялгыз үтәрмен,

Дошман күрсәм, җиргә сеңәрмен дә

Нугай урдасына җитәрмен!



(Китә.)
С ө м б е л а н а (М ә м е ш б и р д е г ә.)

Мин ышанам аңа, мондый кеше

Әгәр дошман белән әшнәлек

Итә икән, ул вакытта татар

Хәле яман, ятып үләрлек!

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ.



Ча­лым шә­һә­рен­дә хан ка­ты. М ә м е ш б и р д е, түр­дә — Г а л и ә к р а м.
Г а л и ә к р а м (тәхетенә утырып.)

Бу сугышта туры гына булып,

Мәкер итми генә, хәйләсез

Эш майтару мөмкин гамәл түгел,

Хәйләсез эш була файдасыз!

Илгә хәбәр салыйк, акылына

Килеп халык, монда йөрсеннәр,

Артларыннан килеп, дошманнарга

Ябырылып алар керсеннәр!

М ә м е ш б и р д е (башын иеп.)

Әмерегез — Хода хөкеменнән,

Ун тарафка салдык мең хәбәр,

Тиз көннәрдә баш күтәрер халык,

Сезнең мондалыкны беләләр.

Г а л и ә к р а м (ризасыз.)

Ә нигә соң күренми берсе дә?

Дошман килә, аның гаскәре

Диңгез кебек... Кем диләр соң әле?

Микулинский? Мәскәү кенәзе!

М ә м е ш б и р д е

Әгәр халык тыныч яткан булса,

Әллә кайчан камап каланы,

Сугыш утын ачкан булыр иде —

Бүленгәндер тагын юллары.

Бер өметтә киселде мең җаннар,

Йөрәкләрдә хиснең кайнары!

Ирек булсын безгә! Бәяләрне

Тарих үзе бирер аннары!

Г а л и ә к р а м (һаман да ризасыз.)

Һаман монда камалыпмы ятыйк

Зиндан ясап тәхет, сарайны?

Ил эчендә юкмы каһарманнар?

Күтәрергә җыеп халыкны

Минме тиеш? Юкса, дошман килеп

Бугазгамы тагын басачак?

Адәм көлкесенә калып, бар да

Нугайгамы инде качачак?

М ә м е ш б и р д е (кайнарланып.)

Әллә инде үзем барыйм микән?

Әгәр чыксам халык эченә,

Кушылырлар иде алар барсы,

Иманым да камил шушыңа!

Г а л и ә к р а м (тынычлана, М ә м е ш б и р д е г ә якынаеп.)

Башка чара күрмим, җае шушы,

Икебез дә бер сүз сөйлибез,

Халык белән бергә булган чакта

Дөрес барып чыгар эшебез!

М ә м е ш б и р д е (уйланып.)

Мин халыкка чыгыйм, күзем белән

Күреп-белеп барсын, әхвәлен,

Гаскәр җыеп килим, өмет салып,

Теләкләрен белим, сүзләрен!

Г а л и ә к р а м (сөенеп.)

Гаскәр монда калсын, урыныңа

Үзем алар белән эш йөртеп,

Имин итәм йортны, мөмкин кадәр

Күбрәк санда гаскәр китертеп,

Барсын туплый алсак, дошманнарны

Тезләренә тәмам чүктереп,

Өстен чыгар безнең әмер илдә,

Аллаһ бирсә, эшләр җай килеп,

Әткәм Йосыф анда үз ярдәмен

Әзерләгән булыр, айалын...

Алар барсы Касыйм шәех белән

Килеп җитәр, калмас тукталып.

М ә м е ш б и р д е

Ярый Ходай иминлеген бирсә!

Нинди зәхмәт аңа кагылган?

Әҗәлләрдән имин тотсын иде,

Касыйм шәех дигән ир-солтан

Кирәк илгә, гыйлем иясе дә,

Сүз кылычын үткер йөртүче...

Монда аның киңәшләрен күрдем...

Илгә-йортка бәхет бирүче!

Г а л и ә к р а м (үзалдына.)

Хәерлегә, диеп юрала да

Изгеләрнең дөрес гамәле —

Юл күрсәтә безгә, бәндәләрнең

Шушы җае, шушы биргәне

Аллаһының, риза булу насыйп

Итсен безгә, барлык гамәлне

Кирәгенчә башкарырга язсын,

Күтәрсен һәм бездән гамьнәрне.

М ә м е ш б и р д е

Касыйм шәех инде әллә кайчан

Хат күндереп, биреп хәбәрен,

Сөендерер иде бәлкем безне,

Алып өстән уйның хәтәрен.

Г а л и ә к р а м

Исән-имин булыр, андый ирнең

Кирәк чагы хәзер заманга,

Ил эчендә юньле ирләр бетсә,

Тарих кире таба әйләнә.

Сафагәрәй кебек бөек ирләр

Бар иде ул, дөнья терәге!

Бүре һәм куй бергә су эчтеләр —

Заманасы саклый белмәде!

Дөнья шул ул, үзе терәк түгел,

Терәк эзли әмма ирләрдән,

Заманага терәк булыр ирләр

Китмәсеннәр икән илләрдән!

Ил эчендә асыл ирләр кирәк,

Терәк булыр ирләр заманга,

Касыйм шәех шундый ирдән үзе,

Югалыр ир түгел кайда да...

Кайтыр, диеп белик, авырса да,

Юлга чыгам, диде, әмма дә

Хәлсез чагы булгач, барыгыз, дип

Фатыйхасын бирде безләргә...

Шул чагында әгәр көтәр булсак,

Ул тагын да хәсрәт кичерде,

Аллаһ хакы өчен, диеп сорап,

Атамны да бик тиз күндерде.

Ә син, әйдә, юлга чыгып, илдән

Ирләрне җый, азат көн өчен

Җанын фида кылыр ирләр бардыр,

Кызганмаган көнен һәм үчен!

Ил яктырсын, телдән телгә күчсен,

Йөрәкләрдән үтсен йөрәккә,

Кайнарлансын каннар, җан рәхәте

Кан хәсрәтен җиңсен кирәктә!

М ә м е ш б и р д е (баш иеп.)

Башым өсте, ханым, әмерегез

Нәрсә булса, барсы үтәлер,

Ике-өч ай күбе, илне айкап,

Гаскәр туплап кайтып җителер...



(Бераздан.)

Тагын бер эш, сезнең кулдан фәрман

Итеп әгәр ярлык йөретсәм,

Колаклардан колакларга күчеп,

Йөрәкләргә утлар тергезсәм,

Ул вакытта хәтта ай эчендә

Мөмкин булыр илне күтәрү...

Без — җиңәчәк!

Илдә батыр бетмәс —

Йөрәкләргә утлар үткәрер!

Г а л и ә к р а м (әмер биреп.)

Кәтип килсен, ярлык бетәтергә,

Фәрманымны илгә җиткереп...

Фәрман бирәм!


К ә т и п ке­рә. Язу эше­нә уты­ра. Бе­раз тын тор­ган­нан соң Г а л и ә к р а м х а н аңа тан­та­на бе­лән фәр­ма­нын әй­теп яз­ды­ра баш­лый.
“Бөек Аллаһының

Әмерләрен даим өстен белеп,

Каннар белән җаннар берегеп

Күтәрелсен илем, һәркайсына,

Ярлысына һәм дә баена

Ирек бирәм, өндәвемне алсын,

Кылычларын тотып кулына

Сугышсыннар, дошман һәр адымда

Өнсез калсын, хаклык — безнеке!

Аллаһының бөек әмерендә

Һәркем ныклы тотсын үзене,

Тамырларда каннар кайнарлансын,

Батырларның даны телләрдән

Төшми, даим безнең байраклар

Җилфердәсен, мәгърур күкләрдән

Ишетелсен азан тавышлары,

Ирләр менсен елгыр атларга,

Батырларны мәңгелек дан көтә,

Морат бетте хәзер дошманга!”
К ә т и п яны­на ки­лә. Язып бе­тер­гә­нен ка­рап тор­гач, бе­раз­дан дә­вам итә.
Галиәкрам бине Йосыф диеп

Ахырына салыйк имзаны,

Казан ханы, диик, Чалым ханы,

Каны-даны — Чыңгыз баласы!


Язы­лып бет­кән­не кө­тә. Ала, укый. Мө­һе­рен са­ла. М ә м е ш б и р д е г ә тап­шы­ра.
Илемдәге һәммә олы-кече

Ишетсеннәр, ятлап белсеннәр,

Йөрәкләргә, бәгырьләргә үтсен,

Коралларын кулга алсыннар!..

Олуг сугыш булыр, бөек орыш,

Кайнап чыгар каннар һәркемнең,

Шундый көрәш булмый хәл ителмәс

Иминлеге татар иленең!

М ә м е ш б и р д е (тез­лә­нә, хан­ның яр­лы­гын алып, баш өс­те үбеп, аны бе­раз ва­кыт күк­рә­ге­нә те­рәп то­ра, ку­е­ны­на са­лып куя.)

Исемегез гасырларны үтсен,

Дыныгызга илем сөенсен,

Нәселегез мәңге төкәнмәсен,

Юлыгызда җанын сан итсен!

Шәһитегез үзем, әмерегез

Аллаһының сүзе, боерган

Фәрманыгыз телдән-телгә китәр,

Йөрәкләрдә каннар куерган!



(Кузгала.)
Г а л и ә к р а м (М ә м е ш б и р д е н е ко­ча, ан­на­ры җил­кә­се­нә уң ку­лын ку­еп то­ра, хуш­ла­ша.)

Юлың уңсын! Бар өметем синдә,

Һәммә җирдә күтәр халыкны,

Алда безне бөек орыш көтә,

Саклап алып калыйк ханлыкны!

М ә м е ш б и р д е

Башым өсте, ханым, теләгегез

Фәрман булып илгә җәелсен,

Бер Иделдән алып икенчегә

Әмерегез тигез йөресен!

Кем көчендә булыр, алар барсы

Җыелырлар, безнең байракның

Даим югарыда торганлыгын

Күрсен алар, безнең бәйрәмнең

Җиткәненә шаһит итәр илләр,

Җыелырлар сезнең азанга

Һәрьяктан да халык, ирек алып

Китерербез бөек Казанга!



(Китә.)
Г а л и ә к р а м (тын кал­ган җи­рен­дә ба­сып то­ра. Бе­раз­дан куз­га­ла, үзал­ды­на сөй­ли.)

Амин шулай булсын, амин шулай,

Тиз йөресәң, минем хәбәр дә

Ил эченә таралыр да, барсы

Җыелырлар минем әләмгә...

Олы орыш булыр, бөек сугыш,

Йә бетәрбез, яки яңадан

Торыр Казан, торыр безнең халык,

Котылырбыз дошман, казадан!..

Тизген йөре, эштә соңламыйча,

Тезгенеңне бушат, илләргә

Минем фәрман канат җәйсен, әмер

Ирешсен ул барып ирләргә!..

Олы сугыш булыр, бөек орыш,

Даны барыр безнең җиңүнең

Илдән-илгә, мохитләргә җитәр...

Өстен чыксын, амин, бар сүзем!
ЯҢА КҮРЕНЕШ.

Ча­лым шә­һәр­че­ге ура­мы. Б а з а р х а л к ы, г а с к ә р и л ә р. Бар да хә­рә­кәт­тә. Та­выш­лар гөр­ләп то­ра­лар. Кыч­кы­ру: “То­ты­гыз, тот! Дош­ман бар! Дош­ман!”

Г а с к ә р и л ә р кү­ре­нә. Бер ке­ше­не то­тып ала­лар.

Л а т ы й ф ке­рә. Тот­кын К ә б и л яны­на ки­леп ба­са.
Л а т ы й ф (г а с к ә р и л ә р г ә.)

Ныграк тот! Кара, сикеренә!

Качырмагыз, хәзер беләбез

Нишләп йөри, нәрсә иснәштерә?

Исемең кем? Кайдан киләбез?

К ә б и л (чарасыз.)

Атым — Кәбил минем, илем шушы,

Ватаным да, әгәр яраса,

Монда килдем, ил эчендә — дошман,

Муеннарга көчләп хач аса!

Кайда барыйк? Кемгә сыенырга?

Илне тәмам басып алдылар,

Аналарны, тума шәрә итеп,

Кара коеларга салдылар.


Х а л ы к куркынып аһ итә.
Л а т ы й ф (аптырап.)

Монда ничек кердең? Юлны кайдан

Таба алдың? Кем дә күрмәгән,

Ишетмәгән булыр, әллә кайчан...

Хәбәреңне алыр ир кемнән?

К ә б и л (гаҗиз.)

Мине монда кем дә белми инде,

Әйтә алмыйм, бәлки арада

Минем хакта хәбәр белгән бардыр,

Әйдә, сорау салыйк аларга!

Л а т ы й ф (халыкка.)

Сез кайсыгыз белә бу егетне?

Исеме аның — Кәбил, күрегез!
Х а л ы к шун­да К ә б и л н е ка­рый, әм­ма бел­ми­без ди­гән­дәй баш кы­на бор­га­лый­лар.
Кайдан килдең? Кайсы шәһәрнеке?

Ник әйтмисең? Хәзер белербез!

К ә б и л

Тумышымда мин Казанда идем,

Илдә бетә баргач тынычлык,

Кашан йортка мине озаттылар,

Анда дошман белән орыштык...

Газиз атам шәһит китте анда,

Газиз анам, апам югалды,

Тапмаммы, дип илдән-илгә йөрдем,

Йөрәк бәгырьләрем ут алды...

Кайда барсам, шунда дошман туе,

Кыямәтнең үзе шикелле

Каннар белән тулып ага сулар,

Мәет-сөяк илгә сибелде.

Этләр йөри туйлап бүре кебек,

Бүреләре йөри курыкмый,

Терлек-туар илдә адашканнар,

Кошлар кунар урын табалмый...
Х а л ы к аһ итә, шау­лый. К ә б и л үзен то­тып то­ру­чы гас­кә­ри­ләр­дән ыч­кы­на, ур­та­га­рак чы­гып, ка­ба­ры­нып сөй­ли баш­лый.
Ишетегез, бар да аң булыгыз!

Илдә — дошман, зәһәр кылана,

Әгәр моңа риза булып торсак,

Харабатлык килер, йа Хода!


М ә м е ш б и р д е күренә. Уртага чыга.
М ә м е ш б и р д е (бераздан.)

Бу угылан дөрес сөйли, кемнәр

Кулда кылыч тотар көчендә,

Җыелырга тиеш, халык белсен —

Галиәкрам илгә хан бездә!

Фәрман бирде: кемнең көчендә бар,

Күтәрелсен, олы орышка

Әзерләник, мәгәр болай тыныч

Яшәү мөмкин булмас үз башка!

Илгә чыгам, гаскәр туплап килеп,

Сугышырбыз, әзер торыгыз!

Бу угылан олуг җәбер күргән,

Инде аңа ирек бирегез!
Г а с к ә р и л ә р К ә б и л г ә якынайган җирләреннән кире чигенәләр.
Латыйф, монда гаскәр башы булып

Син калырсың, даим уяу бул!

Ә мин, тиздән, олуг гаскәр җыеп

Кайтачакмын, ачык торсын юл!

К ә б и л

Ничә айлар йөрдем, кайда ничек

Дошман куйган тозак, ни эштә,

Мин барчасын белеп торам аның,

Үзем йөрим сезнең киңәштә!

Юлдаш булыйм, бәлки насыйп итеп,

Очратырмын әле әнкәмне,

Исән кебек алар, имин диеп

Күңелем дә сизә аларны!

М ә м е ш б и р д е (бераз уйланып.)

Юк, кирәкмәс, бик тә йончыгансың,

Мин бары тик алам гаскәрдән

Ун-унбишне, йөрер юллар — ерак,

Алам ышанычлы кешедән!

К ә б и л (мескенләнеп.)

Ничә көннәр йөрдем, бар юлларны,

Сукмакларны белеп бетердем,

Минем кебек юк ул ышанычлы,

Адаштырмый һаман йөртермен!

М ә м е ш б и р д е (ризасыз.)

Ансы дөрес, әмма алҗыгансың,

Ялсыз-ашсыз күпме йөрисе,

Ил айкыйсы бар шул, син монда кал,

Юл хәтәрен юктыр сөйлисе!

К ә б и л (үтенеп.)

Ат өстендә булсам, арыганым

Тәннән китәр, кайдан йөрергә

Күрсәтермен, тын сукмаклар белән,

Кайсы юлдан, кайда барырга!..

Л а т ы й ф (М ә м е ш б и р д е г ә килеп.)

Әллә чыннан шулай түгел микән?

Кайда барса, юлны беләдер...

Дошман — явыз, гамәле дә хәтәр,

Арасыннан узу бик авыр...

М ә м е ш б и р д е

Ярый, барсын, мондый ят кешене

Ышанычлы диеп әйтәлмим,

Янда булса, күңелем дә тыныч

Торыр, әйдә, барсын, карышмыйм!
Л а т ы й ф белән читкәрәк тартылып.
Угланнарның гаярьләрен алдым,

Алар анда әзер торалар,

Ике айлап булыр йөрер юллар,

Ил эчендә, белмим, ниләр бар...

Бу угылан дөрес әйткән булса,

Кайдан батыр ирләр табарбыз?

Гаскәр кирәк, олуг көрәш көтә...

Амин, без дә өстен булырбыз!

Л а т ы й ф

Чын ирләр дә хәтта, куркып калып,

Урманнарда качып ятканын

Монда килеп ишеттергән иде

Ничәләре, хәбәр салганын

Көтәләр, ди, ханның... Менә амин

Сәгатьләрме килеп иреште?

Хәерле юл, сезне көтә алар,

Белүчеләр олы орышны!

М ә м е ш б и р д е (яңа­дан кай­ный баш­ла­ган ба­зар­га игъ­ти­бар итеп ала.)

Мин үзем дә шундый өмет белән

Юлга чыктым, берүк, сак булып,

Барча эшне таләп белән йөрет,

Очрашулар язсын сау торып!

Л а т ы й ф

Амин, шулай булсын! Юлыгызны,

Уңсын, диеп даим догада

Искә алып, мең күз белән көтеп

Алачакбыз, терәк — Ходада!

М ә м е ш б и р д е (хушлашып.)

Сөмбел ана, сеңлем Хәдичә дә

Белми калды, әгәр сораса,

Хан йомышы белән йөри, дип әйт,

Ике-өч ай эше аңарда!

Ә артыгын әйтмә, ут йотсалар,

Сагышлармын, бәгырь өзелеп...

Ярый, киттем, иминлекләр булсын,

Очрашырга язсын күрешеп!


Бер­ни­чә г а с к ә р и ке­рә, М ә м е ш б и р д е шун­да К ә б и л г ә үзе бе­лән ба­рыр­га иша­рә итә. Яңа ки­леп кер­гән г а с к ә р и л ә р, К ә б и л һәм, баш иеп хушлашып, М ә м е ш б и р д е ки­тә­ләр.

Арт­ла­рын­нан Л а т ы й ф ка­рап ка­ла. Бераздан Х ә д и ч ә ке­рә.
Х ә д и ч ә (аптырабрак.)

Киткәннәр дә, җитешми дә калдым,

Әле яңа белдем, йөгердем...

Юлларында юлдаш булсын Хода,

Утта кала инде йөрәгем!

Л а т ы й ф (сокланып.)

Алар кайтыр... Барыр юлларында

Имин йөреп, басып дошманны,

Алар кайтыр, җиңү тантанасы

Яулап алыр безнең зар җанны.

Мин үзем дә алар белән барыр

Идем, әгәр монда калырга

Әмер итми үзе белән алса,

Ирлек дәрте яуда сынала.


Х ә д и ч ә (аңа борылып.)

Синең кебек чын ирләрне Хода

Күбрәк бирсә иде халкыма,

Ул вакытта мондый җәберләргә

Салмас иде безне тәкъдир дә.

Л а т ы й ф (әрнеп.)

Азмы булды илдә баһадирлар,

Азма иде асыл кызлары?

Кадерләре генә булмады шул,

Йөрәк-бәгырьләре сызлавы

Сыкрау булып һаман ишетелә,

Җырга күчеп, үтеп үзәккә,

Ир кадере илдә бетә калса,

Урын арта бара кибәккә.


С ө м б е л а н а керә.
С ө м б е л а н а

Киттеләрме? Ник киңәшкә дәшми

Ашыктылар, дисәм, ишеттем,

Кәбилнеме кулга төшергәнсез?

Әллә аны алды? Ни әйтим?

Кәбил бит ул — Адай шымчысы, дип

Белми идегезме? Күптәннән

Мәгълүм аңа бөтен яманлыгы,

Йөрәгендә аның күгәргән

Каны ага, тизрәк хәбәрчене

Җибәрегез Мәмешбирдегә!

Кәбил аны бүре авызына

Илтеп тыга, шуны белергә

Кирәк иде, Латыйф энем, ашык,

Мәмешбирде харап булганчы

Аңа җиткер минем хәбәремне,

Юлы кара канлы буласы!
Ерак­тан мыл­тык ат­кан, шарт­лау та­выш­ла­ры ише­те­лә баш­лый.
Л а т ы й ф (ни эшләргә белми.)

Эһ, соңардык, әнә, дошман аннан

Көтеп торган, бүре авызын

Ачкан җиргә, кабих, алып кергән,

Кара эше кара явызның!

Х ә д и ч ә (ашыктырып.)

Гаскәр күтәр, Латыйф, егетләрең,

Ярдәм кирәк анда агама!

Тизрәк булыйк, әнә артларыннан

Төшеп килә дошман, соңарма!


Ул арада җыелып өлгергән г а с к ә р и л ә р белән Л а т ы й ф сугышка ташлана.
Л а т ы й ф (дәрт белән.)

Алга, дуслар, алга, дошманнарның

Кайнар канын тәмам суытып,

Җаннарына коткы салыр вакыт,

Котын алып, тәмам куркытып!

Безнең сугыш — изге, Аллаһ үзе

Юлдаш безгә бу көн көрәштә —

Иңгә-иңне куеп, горур басып

Ташланганда изге сугышка!

Безне күреп торган туганнар бар,

Аналар һәм сеңел, апалар,

Һәр җиңүдә иман ныклыгы бар,

Һәр җиңүдән дошман көне тар!
Быргы сугыш авазын яңгырата.
Уйна быргы, сүнгән күңелләр дә

Уянсыннар, дәртне арттырып,

Бу сугыштан кемнәр исән чыгар,

Кемнәр калыр данын арттырып!


Г а с к ә р и л ә р Л а т ы й ф ар­тын­нан су­гыш­ка таш­ла­на­лар. Ан­да җы­е­лыр­га өл­гер­гән х а т ы н – к ы з ка­рап ка­ла­лар. Бе­раз­дан С ө м б е л а н а тез­лә­нә, аны кү­реп, баш­ка х а т ы н – к ы з л а р до­га­га кул­ла­рын кү­тә­рә, күк­кә та­ба су­за­лар.

С ө м б е л а н а (әрнеп.)

Йа Ходаем, син бер, син өстен,

Йа Ходаем, син зат, син хаким,

Йа Ходаем, җиңү китер безгә,

Йа Ходаем, дошман олаксын!..

Йа Ходаем, күрмисеңме, мәхшәр,

Мөселманың дошман кулында!

Коткаручым, бар өметем синдә,

Ирегең бир кызың-улыңа!


Сәҗ­дә итә­ләр, йөз­лә­ре бе­лән җир­гә кап­ла­на­лар, ка­бат кү­тә­ре­лә­ләр.
Йа Ходаем, синнән бөек зат юк,

Ни теләсәң, иркең үзеңдә,

Харап итмә, берүк, колларыңны,

Җиңү бирсәң иде бу көндә!

Йа Ходаем, тәкъдир иясе син,

Йа Ходаем, күтәр безләрдән

Дошман җәберләрен, өметебез,

Йа Ходаем, бары үзеңнән!


Икен­че кат сәҗ­дә­гә ки­тә­ләр. Су­гыш быр­гы­сы уй­ный. Г а л и ә к р а м су­гыш ки­е­мен­дә, гас­кә­ре бе­лән ашы­гып ки­лә. “У­ра-ура!” аваз­ла­ры яң­гы­рый, тан­та­на баш­ла­на. Х а т ы н – к ы з л а р аяк­ла­ры­на кү­тә­ре­лә­ләр. Л а т ы й ф һәм бер­ни­чә г а с к ә р и ке­рә­ләр.
Г а л и ә к р а м (тантана белән.)

Барсы качты коралларын ташлап,

Котларынмы мәгәр югалтып

Ник көцәнгән була, шәүләсеннәнКалтырангач шулай җан атып7

Л а т ы й ф (ку­лын­да­гы ки­сек баш­ны ур­та­га таш­лап.)

Менә сатлык башы, мәсхәрәләп

Аны монда алып китердем,

Кәбил атлы кабих, иман саткан,

Үз кылычым белән үтердем!
Г а л и ә к р а м (ачулы.)

Ә ул монда каян килгән, ничек

Аны шулай таный алдыгыз?

(Башка иелеп карап торганнан соң.)

И хәсис җан, тфү, мәсхәрә,

Этләр табынына атыгыз!

Л а т ы й ф (ризасыз.)

Шушы — күпме дошман җырын җырлап,

Дошман көе белән йөреде,

Инде хәзер безгә хезмәт итсен,

Кызык итик әле үзене!

Сандык белән зурлап, хөрмәт итеп,

Дошман гаскәренә җибәрик!

Котсыз калсын барсы, арасында

Булган татар өчен бу гарьлек

Ишетелсен, күзе белән күрсен

Шәехгали, әгәр үзенә

Барып җитә калса, бигрәк яхшы,

Йокы төшмәс булыр күзенә!

Г а л и ә к р а м (куанып.)

Дөрес-дөрес, нәкъ шушылай итик,

Аңа күптән кайнап саруым,

Эч тә поша иде, бу мәсхәрә

Кузгатачак йөрәк ярсуын.

Затлы сандык китерегез бире,

Ак ефәккә төреп шул килеш

Шакшы кара йөзен күккә төбәп

Салыйк, әйдә, шушы күренеш

Котын алыр булсын — кемнәр күрсә...


Баш сы­яр­лык кы­на сан­дык ки­те­реп, К ә б и л баш­ын шун­да са­ла­лар.
Менә шулай, тәкъдир җиткереп,

Дошманнарга бүген тапшырыйк та,

Гүя зиннәт итеп китерик!
Дошман ягыннан сугыш быргыларының ачы авазлары ишетелә. Х а л ы к шул якка таба борыла. Аһ итә.
Л а т ы й ф (аптырап.)

Каян килгән мондый олуг гаскәр?

Ничек аны белми калганбыз?

Г а л и ә к р а м (горур.)

Зур сугышка без һәрвакыт әзер,

Олуг җиңү өчен барабыз!

Л а т ы й ф (күрсәтеп.)

Илчеләре килә, гаскәрләрен

Өрәк итеп кенә тезгәннәр...

Кабул итәбезме?.. Сугышабыз?..

Г а л и ә к р а м (куанып.)

Кабул итик, әйдә, килсеннәр!

Л а т ы й ф (әмер белән.)

Дошман илчеләре килә, кем дә

Кораллардан, берүк, атмагыз!

Монда керсен, капкачылар, капка

Ачып кертсен, кабул итәбез!
Г а с к ә р и л ә р уңга-сулга ашыгалар. Тәхет чыгарып куялар. Г а л и ә к р а м шунда барып утыра. К ә б и л н е ң башы салынган сандыкны сул аягы астына куйдырта.

И л ч е л е к н е кабул итәргә дип белдереп быргы кычкырталар, барабаннар кагалар. Өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр!” әйтелә.
Г а л и ә к р а м (фәрман белән.)

Латыйф, анда һәрбер сугышчы да

Дошман явын күздән алмасын!

Аң булсыннар! Мәкер-хәйлә булса,

Мылтык шартлатмыйча калмасын!

Л а т ы й ф (үз янын­да­гы г а с к ә р и л ә р г ә кул иша­рә­се бе­лән шул ук әмер­не җит­ке­рә.)

Башым өсте, ханым!
Г а с к ә р и л ә р уң­га-сул­га ашы­гып чи­ге­нә­ләр. Атар­га әзер тор­ган­на­рын сиз­де­реп ала­лар.
Әмерегез —

Ни кушсагыз, барсы үтәлер!

Г а л и ә к р а м (Л а т ы й ф к а фәрман белән.)

Ә син монда, уң ягымда торсаң,

Дөрес булыр, кил, бас, тор хәзер!
Л а т ы й ф анда барып баса. И л ч е л ә р керә, сәлам белән башларын иеп алалар. Илче Б у р н а ш илчелектән алгарак чыга.
Хуш килдегез, диеп әйтә алмыйм,

Кылыч белән кергәч илемә!

Ни сүзегез, әйдә, сөйлә, тыңлыйм,

Хәсрәт төшсен дошман күзенә!

Б у р н а ш (тагын да алгарак чыга.)

Бурнаш вәзир булам, Шәехгали

Хөкүмәтен тоткан илчесе,

Ә болары (и л ч е л е к кә күрсәтеп ала) —

Минем илчелегем,

Һәммәсе дә аның кешесе!

Г а л и ә к р а м (сабыр. Бераздан.)

Алай икән...

Б у р н а ш (сүз көтеп торганнан соң.)

Шәехгали — татар-урысларның

Бөек ханы, фәрман җиткерде,

Бу илчелек аның сүзе белән

Хәбәрен дә монда китерде...
Артында басып торган и л ч е л е к аңа хат тапшыра.
Моны, сезгә, диде, Галиәкрам

Кайнешемә, диде, бирерсез,

Апагыздан сәлам, сихәтендә,

Үтәмеш тә шунда, Казан ханы,

Имин йортта яши мутланып,

Алардан да сезгә зур-зур сәлам,

Алырсыгыз, беләм, хупланып!
Г а л и ә к р а м г а карап тора. Ул эндәшмәгәч, дәвам итә.
Сезнең монда ил корырга уйлап

Башлаган эш күркәм күренә,

Шәехгали җизнәң, ханыбыз да

Бу эшегез сезнең хуп күрә.

Хезмәтенә дәшә, җәбер-золым

Тидермәм, ди, әгәр теләсә,

Касыйм тәхетенең түрендә дә

Урын бар, ди, сезгә, боерса,

Аллаһының кулындагын алып,

Зур мәртәбә, дан һәм хөрмәтне

Табачакбыз, имин ил эчендә

Һичкем мескенлекләр күрмәде.


Та­гын да җа­вап сү­зе кө­теп то­ра, ан­на­ры дә­вам итә.
Илең белән имин торачаксыз,

Уң-сулыгыз булыр мәртәбә,

Олы мөлкәт кирәк була калса,

Мәрхабә, ди, сезгә — мәрхабә!

Апагыз да, Сөембикә бәхет,

Тынычлыкка анда иреште,

Казан тәхетенең җәнҗалыннан

Тәмам туйган булган, үз итте

Касыйм йортын, әткәгезгә атап

Язган мөнәҗәтен илчеләр

Зур бүләкләр белән илтә китте,

Олы хөрмәт алар күрделәр!

Г а л и ә к р а м (сөенеп.)

Алай икән... Ә мин, дошман сүзен

Китергәнсез, диеп тәмамын

Ачуланыр булган идем, болай

Хәлләр яхшы икән, оятым

Урын тапмый күңел түрләремнән,

Качар урын эзләп шашына,

Рәхмәтеннән Ходай өлеш биргән,

Илчеләрнең хөрмәт барсына!

(Кул ишарәсе белән әмер итә, аяк өсте тора.)

Быргычылар, тантаналы хәбәр

Җиткерегез, илем ишетсен,

Бүген бәйрәм, баем һәм ярлылар

Һәммәсе дә бердәй туй итсен!
Быр­гы­лар­да тан­та­на­лы та­выш­лар яң­гы­рый баш­лый.
Сөйлә, Бурнаш, тагын сөйлә барсын,

Апамны да, энем, башкасын,

Ничек илгә бәхет килгәнлеген,

Сүзләреңнән җаным хушлансын!

Ишетсеннәр халык, сөенсеннәр —

Авызыңа синең бал да май,

Шатлык белән илләр туй итсеннәр!

Сүзләреңдә ялган юк бугай!

Б у р н а ш (Г а л и ә к р а м г а якынаеп.)

Һич ялган юк! Нинди ялган, ди, ул?

Шәехгали үзе боерды,

Сезнең өскә килгән Адайны да,

Ширамәтнең улын чакырды...

Сезне әйтте, бөек кайнешем, дип,

Аңа, диде, зыян итмәгез!

Ил ясаган икән, андый егет

Кунагыбыз, диде, тимәгез!

Г а л и ә к р а м (үз-үзен югалткандай.)

Алай икән... Алай икән! Хода

Үзе ачты әллә җәннәтен,

Ни сөенеч, ни бәхетләр белән

Илчелегең миңа китерттең?..

Бурнаш, әгәр сүзегездә хата,

Ялган юклык икән, мең шөкер,

Кунагым бул, түрдән урының ал,

Яннарына, әйдә, кил, утыр!

Б у р н а ш (сө­е­неп, ку­лын­да­гы хат­ны бе­раз­дан соң Г а л и ә к р а м г а су­зып.)

Сүзем хата түгел, ялган түгел,

Шушы хатны укы, аңарда

Шәехгали ханның үз мөһере,

Урын калдырмый ул ялганга!

Г а л и ә к р а м, кул иша­рә­се бе­лән ге­нә күр­сә­теп, Л а т ы й ф к а хат­ны алыр­га әмер би­рә.
Л а т ы й ф (хатны ала, ача, укый башлый.)

“Ханнар ханы, солтаннар солтаны

Бөек Шәехгали ханнан...”

Г а л и ә к р а м (хатны үзенә ала.)

Тукта, үзем укыйм әле, ниләр

Язган икән, күрим, хатасы

Сизелмәсме, сәясәте ничек,

Сүзе күңелләргә ятамы?


Ка­рап-ка­рап, кү­ңе­лен­нән укый. Бе­раз­дан кү­тә­ре­лә. Хат­ны Л а т ы й ф к а би­рә. Бе­раз ап­ты­рау­лы.
Аңламадым, әллә сезнең сүзләр,

Әллә аныкылар хаталы?

Ни димәкче икән? Бурнаш, сезнең

Сүзгә аныкылар ятмады!

Б у р н а ш (аптырап, арткарак чигенеп.)

Ничек алай булсын? Үз кулымнан

Язылганны минме төшенмим?

Шәехгали үзе әмер итте,

Ә мин кәгазенә төшердем...

Г а л и ә к р а м (көлеп.)

Бу — сәясәт бар да, юри генә

Саташтыру өчен кайнашу,

Хак сүз булса, алай язмас иде,

Сәясәте төбе — алдашу!

Б у р н а ш (ачулы, дошман явына ишарә итә.)

Әнә анда олуг бәкләр белән

Кенәз Морозовның үзе бар,

Аңа әмер, әгәр буйсынмаса,

Илең — харап, булыр ул тармар!

Сезнең көчләр бик чамалы, моны

Шәехгали белә, Мәскәү дә,

Ә уңыгыз, ә сулыгыз — харап,

Хәлләрегез булыр мәсхәрә!..

Җизнәң Шәехгали, каен энем

Галиәкрам, диеп моңлана...

Ә сез монда, сүзен кабул итми,

Булдыгызмы әллә дивана?

Г а л и ә к р а м (ачулы.)

Нәрсә-нәрсә? Илче эше әллә

Мыскыллаумы? Белми идек без!

Сәясәттә, дустым, хәйлә кирәк,

Үтем булу кирәк сүзегез!



(Бераздан.)

Ярый, ансы болай гына инде,

Сынау өчен, сездәй аксакал

Тынычлыгын җуйды, шул борчыды...

Инде бездә кунак булып кал!

Б у р н а ш (ризасыз, әмма тынычлана.)

Безгә әмер — озак тукталмаска,

Хәбәр белән кайту әйләнеп!

Сезгә киңәш — бәйгыт китерергә,

Юк-бар сүзгә тормау бәйләнеп!

Г а л и ә к р а м (борчулы.)

Алай икән... Ярый, хәбәрегез

Әгәр сәясәттән узмаса,

Сөенечкә булыр, җавапны да

Җиткерербез сезгә иртәгә.

Б у р н а ш (ризасыз.)

Анда олуг гаскәр тора, сезгә

Киңәшем шул: Шәехгалинең

Теләгенә күнү, фәрманына!

Иминлеге булыр илеңнең!

Г а л и ә к р а м

Алай икән, алай...

Бары шулмы?

Ә мин монда Шәехгалигә

Олуг бүләк әзерләгән идем...

(Аягы астындагы сандыкка ишарә итә, карап-карап ала.)

Хуш киләсе иде үзенә...

Инде монда калыр, ашыгычлы

Гамәл белән эшне бозганчы —

Сабыр итик, бүләк алышырга

Вакыт җитәр күңел булганчы...

Миннән, сәлам, дигез, җизнәкәйгә,

Сөенече, дигез, тәкатьсез,

Тиздән әгәр кунак була калсак,

Ишекләрне киңрәк ачарсыз!

Әмма туйга чакырмаган икән,

Моңа бераз күңел бозылды,

Бездә туйга бүләк тә бар иде...

(Аяк астындагы сандыгына тагын карап ала.)

Өметләрем генә өзелде!



(Бераздан.)

Миннән, сәлам, газиз апама да,

Энем Үтәмешкә әйтегез!

Атам белән хәбәрләшеп торам,

Олуг гаскәр белән килербез

Диеп әле калган иде, инде

Юлда булыр, менә сөенеч:

Дошманлыклар бетеп, туганлашу!..

Безгә биргән Ходай зур өлеш!

(Аягүрә баса.)
Б у р н а ш (башын иеп алганнан соң.)

Сәламегез кичекмәстән барып

Ирешәчәк Касыйм йортына,

Шәехгали җизнәң мең сөенеч

Белән сезне кабул итәргә

Йорты ишекләрен киң ясатыр,

Туйга диеп казан астырыр,

Бер ил булып яшәү бәхетенә

Хода безне шулай аштырыр.


И л ч е л е к тез­лә­нә. Хөр­мәт бе­лән ки­тә. Быр­гы­лар тан­та­на­лы та­выш­лар бе­лән кыч­кыр­та.
Г а л и ә к р а м (бераздан.)

Алай икән... Ышанырга белмим,

Ышанмаска, кая, хатына?..

(Л а т ы й ф т а н хатны ала.)

Тагын бер кат багыйм,

Ниләр язган,

Нинди сәясәтләр хакына?


Шун­да шарт­лау, аты­шу та­выш­ла­ры ише­те­лә баш­лый.
Бу ни мәкер тагын?..

Иртәнгәчә

Җавап алышырга сөйләштек!

Алар анда сугыш башламакчы?

Хыянәтме, ни хәл, ни итик?
Ка­ла ди­вар­ла­ры яны­на ба­ра­лар. Ка­рап то­ра­лар.
Л а т ы й ф (күрсәтеп.)

Анда, елгыр атта, огланнармы?

Бире таба чабып киләләр,

Йосыф мирза егетләре булыр...

Күк байракмы кулга тотканнар?

Г а л и ә к р а м (сөенеп.)

Алар үзе! Дошман да тик тора,

Атмыйлар да, юл да кисмиләр...

Ә егетләр нигә шартлаталар?

Нигә кабаланып йөриләр?

Капкаларны ачыйк, бире керсен,

Бире йөрсен, ай-һай егетләр!

Болай булса, Хода үзе ярдәм

Белән көнгә ачты ишекләр.

Л а т ы й ф (тагын күрсәтеп.)

Әнә анда дошманнар да тузды...

Ә юк икән, чатыр коралар,

Төнлә учакларын санап чыксак,

Беләчәкбез — күпме булалар!

Г а л и ә к р а м

Менә дөрес, инде хәзер, кара,

Учак күзләренең ничәсе

Күзгә чалыналар...

Шактый булыр

Дошман алаеның хисабы.
Г а л и ә к р а м, Л а т ы й ф китәләр. Алар артыннан г а с к ә р и л ә р, х а л ы к тарала.

С ө м б е л а н а, Х ә д и ч ә калалар.
Х ә д и ч ә (аптырап.)

Аңламадым, нигә алай итә?

Ник ышана икән ханыбыз

Шәехгали язган һәрбер сүзгә?

Гүя каны суык аның, боз...

С ө м б е л а н а (аны беләгеннән ала.)

Шулай кирәк, мондый акыл аңа

Тәгаен дә Ходай биргәндер:

Ничек тота үзен, сөйли сүзен,

Ни әйткәнен үзе белгәндер!

ЯҢА КҮРЕНЕШ.

Сарай эче, тәхет алды. Г а л и ә к р а м белән ашыгып Л а т ы й ф керәләр.
Г а л и ә к р а м

Күкләр яктырырга тора бүген,

Ачылмакчы күкнең капусы,

Алга таба шулай бара калса,

Без дигәнчә була барчасы...

Иртәгә таң теге Кәбил башын

Җибәрербез Шәехгалигә...

Затлы сандык... Һәм Кәбилнең башы...

Сәясәт ул уен әлегә!

Ә аннары... Ә аннары аңа

Күрсәтербез Хода тәкъдирен,

Мәмешбирде гаскәр белән кайтсын,

Шәехгали, ертып бәгырен,

Иманына килер! Кәфер белән

Әбу-Җәһил Ислам өстенә

Йөргән иде, нәрсә белән бетте?

Бәдер ясыйм әле үзенә!

Л а т ы й ф

Нугайлар да килеп җиткән булыр...

Әгәр барсам каршы алырга?

Г а л и ә к р а м

Икәү барыйк, ә юк, монда көтеп

Алыйк әле, чакырт бирегә!

Л а т ы й ф

Дошманнарны ерып кергән алар,

Каршы чыгып алу — хөрмәтнең

Билгесе дә булыр, гадәтендә

Шулай дөрес, диләр, өммәтнең...


С ә й ф у л л а керә.
С ә й ф у л л а (түбәнчелек белән.)

Рөхсәтегез булса?..

Нугайлардан

Килгән огыланнар биредә,

Касыйм шәех алар белән бергә...

Чакырыйммы монда керергә?

Г а л и ә к р а м (сөенеп.)

Касыйм шәех үзе? Бәрәкаллаһ!

Чакырсыннар... Түргә узсыннар!
С ә й ф у л л а чыга. Г а л и ә к р а м тәхетенә утырырга бара, әмма борыла, ишеккә якыная.
Әллә чыгып каршы алырга?

Безнең хөрмәтебез күрсеннәр!


К а с ы й м ш ә е х һәм аның артыннан ашыгып б е р н и ч ә н у г а й о г ы л а н ы керәләр.
К а с ы й м ш ә е х (сөенеп.)

Имин күрешүгә шатмын, сезне

Данлап сөйли, Галиәкрам,

Бөтен Урда, барлык татар иле

Һәм атагыз Йосыф мөхтәрәм!
Якынлашып шаулашып күрешәләр.
Г а л и ә к р а м (куанычлы шаулап.)

Аллаһыга мең рәхмәт, ничек

Вакытында сезне китерде!

Атам ничек анда? Газиз әнкәм?

Бер хәбәргә безләр тилмерде!

К а с ы й м ш ә е х (аңа хат тапшырып.)

Мең шөкердә барсы, Ходай көнен

Зурга куеп имин яшиләр...


Г а л и ә к р а м хатны ачып укый.
Сәлам сезгә, изге гамәлегез

Белән горурланып мөслимнәр

Җан аталар, мәгәр соңламастан

Олы гаскәр белән Йосыф та,

Кырымнар да, Хива, хәтта төрек —

Һәммәсе дә булып бер сафта

Киләчәкләр, олы орыш булыр,

Дошман якаланып, ояттан

Бу җирләрдән табан ялтыратыр,

Качып котылалмас кылычтан...

Эшләр менә шулай булмакчылар,

Атаң Йосыф, Галиәкрам,

Казан йортын — сезнең ил, дип тора,

Зур бәлаләр китеп, бу елдан

Ил ирекле булыр, амин, Хода,

Дошман кулы канга буялган.

Г а л и ә к р а м (янын­да­гы­лар­га игъ­ти­бар ит­ми­чә хат­ны укып бе­те­реп, чит­кә ку­еп, ачу бе­лән.)

Менә ничек!.. Ялган барча эше,

Үзе фәхеш, эше, гамәле,

Аһ оятсыз, иман саткан шакшы,

Шәехгали, эт баш, и тиле!

К а с ы й м ш ә е х (аптырап.)

Нәрсә булды? Әллә сүзем хата?

Һич ялган юк, болар барсы да

Минем алда булды, ничә илче

Илдән-илгә йөрде, ахырда

Алардан да илчеләре килеп,

Коръән тотып антлар иттеләр,

Сүз һәм гамәл икесе бер, диеп

Килешүгә тәмам җиттеләр...

Йосыф мирза үзе ашыктырды

Хәбәр белән монда килергә!

Г ал и ә к р а м (тынычланып.)

Сезнең сүздә хата күренмәде,

Бурнаш вәзир булып биредә,

Киткән иде, ниләр сөйләмәде,

Вәгъдә итте, эчте антларын,

Имеш, алар җәннәт вәгъдә итә,

Шәехгали дигән этләрнең

Миһербаны килгән, апамны да,

Сөембикәне иткән килене,

Үтәмеш тә исән-имин, имеш,

Әткәсе дип атый үзене...

Нәрсә диде әле? (Бераздан.)

Мөнәҗәтме

Язган апам, аны әткәемә

Илче белән юллаганнар, диме?

Мин ышандым аның әйткәнгә...

Л а т ы й ф (батыраеп.)

Сәясәт ул бар да, Шәехгали

Ялган белән корды дөньясын,

Шулай ялган белән алып бара,

Ахырында нәрсә буласын

Уйлап бирми, болай гына бетәр,

Ди торгандыр, Аллаһ боерса,

Иман яңарталмый китеп барыр

Җәһәннәми дигән чокырга!

К а с ы й м ш ә е х (тыныч.)

Әйтәм анда, һичбер орыш итми,

Юлны кисми калды дошманнар,

Безне монда кертеп җибәрделәр,

Менә нинди уйда булганнар!

Г а л и ә к р а м (бераздан, тәхетенә утырып.)

Монда бүген дошман илчелеге

Солых таләп итеп, дуслашу

Өметендә бире килгән иде,

Эш ахыры иде ярашу...

Илгә иминлекләр вәгъдә итеп,

Безгә тәхет һәм дә зур саннар,

Шәехгали исеменнән сөйләп,

Була язып тәмам туганнар,

Иртә таңга хәбәр алмакчылар...

Яки солых, яки зур орыш

Көтә безне алда, әмма безләр

Гайрәт итә алмас бу килеш.

К а с ы й м ш ә е х (алга чыгып.)

Дошман гаскәренә коткы салып

Монда үттек, күреп калдылар,

Йөз кешелек алайга да каршы

Тора алмый мәхрүм булдылар!


Тынлык.
Г а л и ә к р а м (бераздан соң, уйланып.)

Ансы шулай, әмма монда бәлки

Хәйлә бардыр? Солых шарты да

Үтәлсенгә шулай итмиләрме?

Исәп-хисап кирәк барсына!

Л а т ы й ф

Безнең монда мең ярымнан артмый

Гайрәт итә алыр егетләр,

Мәмешбирде кайтса иде, гаскәр

Җыя алып, шунда ул этләр

Качар иде коерыгын кысып,

Дошман тора дивар артында...

Ул Морозов дигәннәре кем соң —

Урыс гаскәрләре башында?

К а с ы й м ш ә е х (ачулы.)

Эттән куркып яту көнемени?

Анда дошман ана-баланы

Мәсхәрәгә салып ил елата!

Инде күпме чукындырганы?

Сөембикә ханбикәбез телен

Кискән, диләр, Шәехгалине,

Борынын да, хәтта колакларын!

Йосыф мирза, белеп боларны,

Җан ачысы белән үксеп елый,

Шәехгали чиксез кылана...

Үтәмешне чукындыру өчен

Салган, диләр, алар зинданга!

Мескен бала ничек түзә икән

Ул кадәрле җәбер-золымга?

Безме монда канәгатьлек итик?

Ишетүгә йөрәк ярыла!

Г а л и ә к р а м (ачулы, тора, йөренә.)

Болар барсы дөрес сүз идеме?

Безгә Бурнаш, кабих, башкача

Сөйләп, бутап тәмам хәйран итте,

Бу сүзләргә минем кан шаша!

К а с ы й м ш ә е х

Күз алдында барсы, Казан илен

Көн дә талый, суя, кабихләр,

Шушы хакта бөтен дөнья сөйли...

Ничек моңа күнсен егетләр?

Ничек моңа түзсен асыл ирләр?

Ак сакалым, саф иманым белән

Мин дә моңа җуеп сабырны,

Кулга кылыч тотып орышачак,

Шәһитлектә табып кадерне,

Хода әмеренә җитәчәкмен,

Табачакмын шунда тәкъдирне!

Л а т ы й ф

Аллаһү әкбәр!

Һ ә м м ә с е б е р г ә:

Аллаһү әкбәр! Аллаһү әкбәр!

К а с ы й м ш ә е х (дәртле.)

Лә иләһә илләллаһ!

Һ ә м м ә с е б е р г ә

Аллаһү әкбәр! Аллаһү әкбәр!

Лә иләһә илләллаһ!
Тәкбир тагын да кабатлана.
Г а л и ә к р а м (горур.)

Димәк — орыш!

Һичбер солых була

Алмый дошман белән бүгеннән!

Без башласак, Мәмешбирде килеп,

Төшми калмас дошман артыннан!

Ул арада әткәм Йосыф, Кырым,

Хива, төрек килеп ярдәмгә,

Җиңәчәкбез, Аллаһ әмере бу,

Ирек давы данлы илемә!


С ө м б е л а н а һәм Х ә д и ч ә керәләр.
С ө м б е л а н а (бераздан.)

Анда дошман илчеләре кабат

Капка кага, нидер китергәннәр,

Ханыгызга, Шәехгалидән, дип

Калдырдылар, инде киттеләр.

Аптырашта халык, алырга да,

Алмаска да белми, тик тора,

Сандыкка да охшаталар аны,

Тартмага да тартым, башка да...

Х ә д и ч ә (борчулы.)

Золым түгел микән? Юкса алар

Каршыгызга кертерләр иде,

Анда аны калдырып та булмый,

Әмерләр ни, көтәләр инде...

Г а л и ә к р а м (Л а т ы й ф к а әмер итеп.)

Китерегез бире, ачып күрик,

Йозаклары булса, ватарбыз,

Хәйлә микән, әллә инде мәкер —

Озакламый аны белербез!
Л а т ы й ф баш ия, аннары чыга.
К а с ы й м ш ә е х (С ө м б е л а н а г а.)

Сезнең монда ниләр булып ята?

Аллаһ бирсә, безнең илебез,

Алаебыз өстен чыгачак һәм

Бөтен булыр безнең динебез!

С ө м б е л а н а

Шөкер, Хода, амин, шулай булсын,

Бәхет килсен, диеп көнебез

Дога белән үтә, намаз белән,

Дошманнардан өстен булырбыз!
Г а л и ә к р а м (К а с ы й м ш ә е х к ә.)

Анда Шәехгали котырадыр,

Сезнең монда килеп кергәнне

Абайламый калган алар, шулай

Бүселә ул ният кылганы!

Кара, ничек хәйләләмәк иде,

Мәкер белән корып сәясәт,

Аның эше даим шулай булды,

Имансызның эше кабахәт!

С ө м б е л а н а

Казанны да шулай харап итте —

Берне сөйләп, кылып башкача,

Ничәләрне антта ышандырды,

Йөреп үтә барды баш аша.

К а с ы й м ш ә е х

Монда микән үзе? Әллә инде

Гаскәрләрен генә җибәрде?

Байрагы да дошман туплавында

Күренмәде, бер-бер хәбәре

Килер иде, әгәр монда булса...

Монысы да аның сәясәт

Түгел микән? Бурнаш вәзир юри

Бутый булыр безне, җәмәгать!
Тынлык.
Г а л и ә к р а м

Ансы инде мөһим түгел аның:

Ул килгәнме, әллә башкамы?

Алар бездән солых таләп итә,

Безме шушы юлга барасы!

К а с ы й м ш ә е х

Бер килешсәк, эшләр харабына

Даим алар шушы таләптә

Булачаклар! Нинди солых ди ул

Дошман белән шушы халәттә?

Анда атаң Йосыф үзе, килеп,

Ярдәм кулын сузам, дигәндә,

Безләр монда куркып ята калсак,

Кабачакбыз козгын-тилгәнгә!


Л а т ы й ф һәм С ә й ф у л л а сандык күтәреп керәләр, уртага куялар.
Г а л и ә к р а м (сан­дык куй­ган­на­рын кө­теп ала, яны­на ки­лә.)

Йә ачыгыз, күрик, тагын нинди

Хәйлә кылган икән имансыз?
Л а т ы й ф сандыкны ача, куркынып артка китә.
Мәмешбирде? (Гаҗәпләнә, агарына.)

Ничек? Йа Ходаем,

Ник калдырдың безне терәксез?
Һ ә м м ә с е аһ оралар.
Х ә д и ч ә (сан­дык­ка якы­ная, ан­да­гы ки­сек баш­ны кү­рә, та­ный.)

Абый-й!..

(Ачынып кычкыра, елап сандык янына ава, аңсыз кала.)
ЯҢА КҮРЕНЕШ.

Ка­ла ди­вар­ла­ры яны. Төр­ле урын­нар­да ка­ра­выл ут­ла­ры яна. Җыр ише­те­лә.
Җ ы р:

Ил өстенә кара афәт килгән,

Ил батыры менеп атына,

Ил бәхете өчен җаннан фида,

Иле өчен, иле хакына!
Җыр тагын да көчәя.
Кара козгын оялаган

Төшеп бакча түренә,

Чыга күрмә, җан кисәгем,

Эләр, алыр үзенә!

Сак була күр, ак төшмәсен

Синең кара күзеңә!


Я л г ы з җ ы р:

Гөлбакчада сандугачлар сайрый

Иде генәме соң кич-иртән?

Адәм затын Шайтан мәлгунь каргый,

Өмет итмәсен, дип, җәннәттән!
Т а г ы н д а б а ш к а л а р к у ш ы л а:

Кара козгын очып килә

Кара болыт ягыннан,

Яшен уты алса иде

Аны очкан җиреннән!

Чыга күрмә, җаным-бәгърем,

Качып калган җиреңнән!
Я л г ы з җ ы р:

Кара афәт илдән китә белмәс,

Илем, дигән ирләр булмаса,

Батыр егет кылыч алган, бирмәс

Козгынга юл, Аллаһ боерса!
Җыр тагын да көчәя, күмәк төс ала.
Кара козгын — кара афәт,

Кот качырган, иләмсез,

Ил өстенә килгән афәт

Китә белмәс күз яшьсез!

Качкан җирдән чыкма, бәгырь,

Кара козгын — иләмсез!


К а р а в ы л үтеп ки­тә. Л а т ы й ф бе­лән сөй­лә­шеп С ә й ф у л л а ки­лә.
С ә й ф у л л а (туктала, куркынып сөйли.)

Күрәсеңме, анда кара шәүлә

Булып үтте берәү, төннәрен

Сакчылар да, куркып, җан калтырый,

Кемдер алып алар өннәрен,

Диварлардан йөри, җиңел генә

Үтеп китә, аңа ут атып

Тидерәлгән мәргән егет тә юк,

Каршы чыгар кеше туктатып...


Л а т ы й ф, тукталып, сәерсенеп карый.
Мин үзем дә аны ничә кабат

Күреп калдым: әллә хатын ул?

Әллә егет кеше? Шундый җитез!

Әллә өрәк, әллә болыт ул?

Л а т ы й ф (борчулы.)

Күрсәтерсез әле аны миңа,

Сүзләрегез хата-дөресме —

Белми калу һич ярамый, болай

Куркып йөрү егет эшеме?

С ә й ф у л л а (ди­вар­лар ягын­да уз­ган ш ә ү л ә г ә күр­сә­теп.)

Әнә, тагын үтеп бара, үзен

Таныйм кебек, хәтта йөреше

Таныш миңа, кемгә охшаган соң?..

Менә тагын никтер бөреште!..

Л а т ы й ф (тынычландырып.)

Сүз сөйләшмик бераз, тыныч, тавыш

Чыгаруга куркып китмәсен!

Монда килә, безнең яннан узса,

Кем икәнен төгәл күрәмен!
Шым калалар, бераздан кара киемле Х ә д и ч ә керә.
Исәнмесез! Нигә ялгыз гына

Кара төндә болай йөрисез?

Йокы иңгәч шәһәр өстенә, ник

Үзегезгә тынгы бирмисез?

Х ә д и ч ә (саташулы.)

Ә, Латыйф абый икән... Сезнең кебек

Эзләп йөрим Мәмеш агамны!

Никтер кичә-бүген кайтмады ул...

Кая киткән, эше булганмы?

Адашмасын, диеп чыктым әле,

Дошманнары очрап юлында,

Харап итеп ташлый күрмәсеннәр,

Ул шушында гына, шушында —

Дивар өсләрендә тора иде!..

Каравыллар белән йөрмиме?

Латыйф абый, күрдегезме икән?..

Дәвам итим әле юлымны...

(Китә бара.)
Л а т ы й ф (Х ә д и ч ә н е кит­кән җи­рен­нән тук­та­тып.)

Әйдә, кайтыйк, сеңлем Хәдичә,

Мәмешбирде күптән яткандыр...

Сезне көтә булыр, борчыладыр,

Сезне сорый, дәшә торгандыр...

Х ә д и ч ә (тагын да саташулырак.)

Юк, ул сорамыйдыр мине,

Абыемның


Никтер, кая киткән вакыты?

Дәшеп аны йөрим, ул — ишетми,

Әнә, тагын йолдыз атылды!

Шайтан туе була бүген төндә,

Коелыплар җиргә, күрегез,

Тагын берсе төште...

Миңа суык!

Абый кая? Миңа бирегез!


Кит­мәк­че. Л а т ы й ф аны та­гын тук­та­тып ка­ла, ко­чып юат­мак­чы бу­ла.
Нигә миңа тиясез? (Карышмый.)

Ни гаебем?

Латыйф абый? Алай ярамый!

Мәмеш абзам моны белә калса,

И орышыр!

Бер дә оялмый!

Л а т ы й ф (аны тынычландырып.)

Әйдә кайтыйк! Мәмешбирде үзе,

Сезне табарга, дип җибәрде...

Ятып бераз ял итсен, ди, әйе,

Әйдә кайтыйк, әйдә кил әле!
С ө м б е л а н а килә. Л а т ы й ф Х ә д и ч ә н е җибәрә.
Х ә д и ч ә (саташулы.)

Абыем Мәмеш кайтты микән әле?

Юк... Мин аны эзлим, ничә көн

Йокы-ялсыз йөри, киткән иде

Дошманнарга каршы, мин күрдем...

Ялгыз башы ул сугышып йөди,

Ярдәмгә, дип дәшә ирләрне...

Ишетәсезме? Әнә, кылыч ора,

Кырып кына бара аларны!

С ө м б е л – а н а (Х ә д и ч ә н е кочып.)

Әйдә кайтыйк, кызым, югалткандыр,

Кайтып керсә әгәр абыең,

Ачуланыр мине, әйдә кайтыйк,

Дөрес түгел болай йөрүең!

Х ә д и ч ә (буйсынып.)

Әйдә инде, алай булгач, кайтыйк,

Абыем да бәлки өйдәдер...

Дөрес сүзме? Кайтты, дисез, әйе?

Минем кайтуымны көтәдер...
Х ә д и ч ә, С ө м б е л а н а китәләр.
С ә й ф у л л а (бераздан.)

Нинди камил, чибәр бер зат иде!

Нишләтә бу дошман, аямый?

Алга таба, белмим, ниләр булыр?

Сугыш афәтеннән җан әрни!

Л а т ы й ф (әрнеп, өмет өзеп.)

Ләгънәт орсын, ләгънәт, ләгънәт, ләгънәт!..

Шушы хәлне күрә торып та

Ничек Ходай моңа ирек бирә?

Ләгънәт белән утлар орып та

Харап итми нигә ул дошманны?

Җир күтәрә ничек бу хәлне?

Аналарның, кызлар, яшь балалар

Каннарына дошман буялды!

С ә й ф у л л а (аптырап.)

Аларның да дине юк түгелме?

Пәйгамбәрдән калган сүзләре?

Ничек алар шундый юлга баса?

Сукырайган әллә күзләре?

Л а т ы й ф (үзен кулга алып, тынычланып.)

Сугыш шул бу, орыш... Аларның да

Аңлап була хәлен, ирекле

Булам, диеп алар сугышалар,

Шуңа барсы шулай беректе...

Качаклары, казак, башкалары

Бояр кулларында калмаска,

Кол хәленнән чыгар өчен шулай

Сугыш белән булды тамаша.

Сәясәте даим ялган аның,

Патшасының, хәтта башкасы

Коллык хөкеменә мәҗбүр итә,

Шул халәттә алар барчасы.

С ә й ф у л л а

Мин боларын бәлки төшенмимдер...

Нигә алар безне җәберли?

Ә Хәдичә шундый чибәр иде...

Бәла йөри баштан, каһәрли!
К а р а в ы л узып китә.
Л а т ы й ф (диварга якыная.)

Нинди тыныч бүген, ә иртәгә

Сугыш булыр, солых өзелде,

Ханыбыз да тәмам ачу белән,

Ләгънәт, диеп кинәт аһ орды.

С ә й ф у л л а

Ә мин аны, Бурнаш илче килгәч,

Шәехгали ягын алыр дип

Котым очкан иде, Ходай биреп,

Бирмәкче ул үчне кайтарып!

Л а т ы й ф

Килеп җитәр микән Йосыф мирза,

Олуг гаскәрләрен күтәреп?

Кырым белән Хива бер үк сүздә,

Ярдәм итмәкчеләр үз күреп...



(Бераздан.)

Сугыш булыр, белмим, соңгысымы?

Олуг орыш, дошман — аяусыз!

Бу сугыштан кемнәр исән чыгар?

Кемнәр йөрәкләре куркусыз —

Сыналачак, бары мәкер белән

Җиңә алыр дошман, Ходаем

Андый эшкә юлын бирмәсен, дип

Өметендә һаман йөрәгем!

С ә й ф у л л а

Ә бу сугыш тиздән бетәр, әллә

Озаккамы барыр? Һәр тараф

Дошман белән тулы, безнең хәлләр

Өстен була күрсен, айа, Рабб!

Л а т ы й ф

Тиздән таң да атар, мәзинебез

Үтеп бара, әнә, мәсҗидкә!

Иман белән яши безнең халык,

Шуңа аның җаны тәртиптә!

Дошман безне даим мәсхәрәләп,

Яман, диеп мең кат сөйләсен,

Аңа карап безнең өммәт кенә,

Берүк, каралыкка төшмәсен!

(Бераздан.)

Бу сугышның бер дә булмас сыман

Ахыры да, солых, тынычлык

Килмәс сыман, хәтта җиңелсәк тә

Һәм җиңсәк тә, сукыр горурлык

Халәтендә калыр безнең акыл,

Дошманлыкта юк ул тынычлык!

Инде хәзер дус та яшәп булмый,

Ярдәм итә алмый батырлык,

Гүя безнең язмыш хәл ителгән,

Кара битен Тәкъдир китабы

Ачып куйган, аны ахырына

Кадәр уку — бәндә хисабы!

Күрәсеңме, таң беленеп килә,

Бар тарафта тынлык, мөәззин

Менә хәзер азан кычкырачак,

Иман белән сафлап бу йөзем

Чиста итсен, фидаилар каны

Тамган туфрак — җәннәт бакчасы!

Күптән анда затлы бәндәләре,

Ил батыры ирләр барчасы!
Мәзиннең азан тавышы ишетелә, аңа башка мәзиннәрнең азаны кушыла:

Аллаһү әкбәр! Аллаһү әкбәр!



Аллаһү әкбәр! Аллаһү әкбәр!

Әшһәдү әл-лә иләһә иллал-ләһ!

Әшһәдү әл-лә иләһә иллал-ләһ!

Әшһәдү ән-нә Мөхәммәдәр-рәсүлуллаһ!

Әшһәдү ән-нә Мөхәммәдәр-рәсүлуллаһ!

Хәййә галәс-саләһ! Хәййә галәс-саләһ!

Әс-саләтү-хайрүм минән-нәүм!

Әс-саләтү-хайрүм минән-нәүм!

Хәййә галәл-фәлах! Хәййә галәл-фәлах!

Аллаһү әкбәр! Аллаһү әкбәр!

Лә иләһә иллал-лаһ!”

Бе­раз­га тын­лык ур­на­ша. Ерак­тан ки­нәт авыр аваз ише­те­леп, якы­ная ба­ра. Ха­лык төр­кем­нә­ре кү­ре­нә. Аваз­га хәй­ран итеп тук­тап ка­ла­лар. Бер-бер арт­лы шарт­лау­лар ише­те­лә баш­лый. Мәх­шәр баш­ла­на. Туф­рак, таш, ту­зан, ут кү­тә­ре­лә. Кы­лыч оры­шы­на шун­да г а с к ә р и л ә р н е әй­дәп Г а л и ә к р а м ке­реп ки­тә. Су­гыш быр­гы­ла­ры тук­тау­сыз аваз­лар би­реп то­ра.
ПӘРДӘ.

Пәр­дә төш­кән­нән соң тә­мам­лау сү­зе: “ 1555 нче ел­да Ча­лым ка­ла­сы дош­ман яу­ла­ры та­ра­фын­нан, Ка­зан алын­ган­ кебек, ди­вар­ла­ры ас­ты­на җир ас­тын­нан ка­зып ке­реп шарт­ла­тыл­гач, мә­кер­ле су­гыш бе­лән дош­ман­на­ры та­ра­фын­нан яу­лан­ды. Га­ли­әк­рам хан кы­лыч оры­шын­да һә­лак бул­ды. Ча­лым­ның ба­тыр хал­кы һәм­мә­се шә­һит ител­де.
ТӘМАМ.

03.08.03.



ТҮРЛӘРЕМДӘ ГЕНӘ, ТҮРЛӘРЕҢДӘ 3

ГОМЕР КИЧӘ 3

ГОМЕРЛЕК ДИГӘН ХӘТЕР 4

БЕЛМИМ, НӘРСӘ КҮРӘСЕМ? 4

САНГА СЫЕНУ 5

ТУКАЙ ҮЛЧӘМЕНДӘ 5

ШУЛАЙ 6

ЯМЬЛЕ ҖӘЕМ 6



ТАТАР КИТАБЫ 7

ӨМЕТ ХӘЛЛӘРЕ 8

КҮҢЕЛ ИШЕГЕ 9

МОҢ ИЛЧЕСЕ 9

ГОМЕР ТУГАЕНДА 10

ҖАННЫ КӨЙЛӘҮ 10

ЗАР БАЗАРЫ 11

БУЛАСЫ БАР ӘЛЕ, БАР 12

КӨННӘРЕМ САГЫШЫ 12

КЕНДЕК КИСҮ 13

ИЛДӘГЕ КӨН 13

КЕМНӘР ИДЕК ӘЛЕ? 14

КИБӘННӘН ИШЕЛМӘ СИН 14

БӨЕКЛЕК СЕРЕ 15

ХӘТЕР ЯМЕ 15

РӘХМӘТ ДИГӘНЕ 16

БАЙЛЫК 17

ИРЕШҮ САНЫ 17

ДӨНЬЯ ГАМЕНӘ БИРЕЛҮ 18

СҮЗ ШӘРАБЫ 18

ЧӨЕЛҮ 19

СӘБӘП ХАЛӘТЕ 19

КОДРӘТ ХАКЫ 20

ӨМЕТ ЯМЕ 21

МӘРХӘБӘ 21

ОКТЯБРЬ ХОЗУРЛЫГЫ 22

ГОМЕР БИЗӘКЛӘРЕ 22

МӘХӘББӘТ 23

ХОЛЫКСЫЗЛЫК 23

ЯШӘҮ БӘҺАСЕ 24

КӨЙГӘН КҮБӘЛӘГЕҢ 25

МӘХӘББӘТ НАЗЫ 25

ЯЛКЫНЛЫ КӨЗ 26

ТҮГЕЛҮ 26

БАР ИДЕҢ ДӘ... 27

ЭҺ БУ ГОМЕР 27

ДӨРЕС ЭШЛӘГӘНСЕҢ 28

БҮСЕЛЕШ 29

БУЛМЫЙ КАЛГАЧ БУЛАСЫЛАР 29

ХАТАЛЫ ЮЛӘРЕҢ МИН 30

ҖАН СЫЗЛАВЫ 30

ДӨНЬЯСЫ ДА БӘХЕТ 31

ХИКМӘТ ИҢҮ 32

ШӨКЕР, КАНӘГАТЬ 32

“АК БҮРЕ” УЕНЫ 33

ӘМӘЛСЕЗЛЕК 33

ХАЛӘТ ХӨРЛЕГЕ 34

МОНДА-АНДА 34

АКМУЛЛА ТӘРӘЗӘЛӘРЕ 35

ТЕЛ ХАСИЯТЕ 36

ГОМЕР АЧЫСЫН ҮТҮ 36

КУЛ КАЛТЫРАГЫ 37

ДОГА ХАЛӘТЕ 37

САН АРТЫКЛЫГЫ 38

ЯЗМЫШ ХӘТӘРЕНДӘ 39

КЫЗЫЛ ТАҢ 39

ДӘРТ ЙӨРҮЛӘР БАР ИДЕ 40

ШӨКЕР ТАБУ 40

ӘҮЛИЯЛЕК 41

ЯҢАРЫНУ 42

ГЫЙБРӘТ МӘЙДАНЫ 42

КАРА БОЛЫТНЫҢ ӨРКҮЕ 43

ШӨКЕРЛЕКТӘ БАРЛЫК ТАБЫШЫМ 43

ДӨНЬЯЛЫКТА НӘФСЕ ХИКМӘТЕ 44

ХАТА КУРКЫНЫЧЫ 44

ТӨЧЕЛЕК ҖАЕНДА 45

САЙЛАНУ 45

ЮЛЛАР ЯРЫП КИТЕШ 46

УЛ ДИП ЯШӘЛДЕ ГОМЕР 47

МАТУРЛЫК СЕРЛӘРЕНДӘ 47

НАМУС ШУЛ УЛ 48

ГАМЬ ТОЙГЫСЫ 49

КЫШ СУРӘТЕ 49

ДӘҮ ӘНИДӘ КУНАКТА 50




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   31   32   33   34   35   36   37   38   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет