ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том


Колшәриф сәид, сезгә серем бар —



бет32/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   28   29   30   31   32   33   34   35   ...   39
Колшәриф сәид, сезгә серем бар —

Сүзгә китсәк, вакыт-урын тар!
Ди­ван хал­кы аяк­ка то­ра һәм чы­гып ки­тә. Тә­хет сак­чы­ла­ры ишек янын­да ка­ла.

С ө е м б и к ә, Ү т ә м е ш г ә р ә й, К о л ш ә р и ф.
К о л ш ә р и ф

Тыңлыйм сезне, тыңлыйм, Ханбикәм,

Әмерегезгә күнәм, боерган

Һәр сүзегез...

С ө е м б и к ә (сүзеннән өзеп.)

Күкрәк каккан һәр ирдән

Шикләнә дә башладым мин хәзер,

Тәхет каршысында бар да күндәм,

Ерагайса — аударырга әзер!
Пауза.
Ник дәшмисең? Әллә сүзең юк?..

К о л ш ә р и ф

Тыңлыйм, ханым,

Тыңлыйм, ханбикәм,

Каршы сөйли алыр телем юк!
С ө е м б и к ә (бераз уйда торганнан соң.)

Ышанырга телим, әмма шигем бар:

Ирләр бетсә — илнең көне тар!

К о л ш ә р и ф

Миңа эшнең төшкәне юк иде...

С ө е м б и к ә

Менә инде хәзер җай килде,

Әмма белмим, ышанычым җитсә,

Ил эчендә хәбәр җәелеп китсә...

Ярар, буласы эш — буласыдыр инде!

Ү т ә м е ш г ә р ә й (тәхетеннән кузгалмакчы.)

Әнкәй, туйдым инде монда утырып,

Йөреп керим күңел тутырып!


Тә­хет­тән тө­шә, та­җын са­лып куя да тү­бә­тәй­дән ге­нә чы­гып йө­ге­рә.
С ө е м б и к ә (аның артыннан.)

Улым, ерак китмә,

Тиз кер әйләнеп!



(Бераздан.)

Менә шулай, илнең барышы

Ир кулында булса, барысы

Тәртип белән йөреп, сагышы

Измәс иде, йөрәк ярасы

Сафагәрәй ханым юк шул инде,

Кире кайтмый суның агышы...

К о л ш ә р и ф

Үлгәннәрнең урын — җәннәттә,

Шәфкать итсен Ходам, хәсрәттә

Калганнарның җаны тынгы тапсын,

Амин, Ходам!

С ө е м б и к ә

Шунда хикмәт тә —

Дөньялыкның җае китте дә

Бәла салды безнең өсләргә!

К о л ш ә р и ф (дикъкать итеп.)

Тыңлыйм, ханбикәм!

С ө е м б и кә

Сеңлең Зөләйханы Кошчак оглан

Хатын итеп алып үзенә,

Беләсеңдер, бәхет табудан

Мәхрүм калды инде бу көндә.

Бу — сәясәт иде, Казан халкы

Тынычланыр диеп көтелгән

Гамәл иде, шушы туйның хакы

Зур эшләргә өлге ителгән

Булса да, тик эшнең ахыры

Авыр бетте, кулга алырга

Юлбарыс бәкне

Киткән Кошчак та

Әсир төште дошман кулына…

Хәзер белмим нәрсә кылырга?

Көнбатышта — дошман гаскәрләре,

Шәехгалинең үткер кылычы,

Агыйделгә урыс төшкән, диләр,

Казак-ушкуй,

Ногай улусы —

Әткәмнән дә алар аердылар,

Ялгыз башым, ятим, бер үзе!

К о л ш ә р и ф

Борчылмагыз, тәкъдир — Ходайдан!

С ө е м б и к ә

Ир сүземе шушы, Колшәриф?

К о л ш ә р и ф

Ташламаслар безне ярдәмнән

Кырымнар да, атаң Йосыф мирза,

Әстерхан бар, төрек, солтаннан

Куркып тора Иван үзе дә.

С ө е м б и к ә

Ивандамы гаеп? Аңа нәрсә —

Үз илендә юк бер тәртибе,

Шәехгалине кара, хыялында

Аның Алтын Урда тәхете!

К о л ш ә р и ф

Нинди Урда? Әллә кайчан беткән,

Җимерелгән тәхет, шунымы

Торгызмакчы булып ул шашына,

И ахмак бет, мәхлук токымы!

С ө е м б и к ә

Бик шулай да, әмма Иделнең

Аръягында кала төзетеп,

Гаскәр белән килгән, үзенең

Ярдәменә урыс ияртеп.

К о л ш ә р и ф

Кемне алсын, кемгә ул кирәк?

Кырымлылар аны яратмый,

Ләхләр сөйми, төрек — бер кибәк

Саный аны...

С ө е м б и к ә

Аңа карамый,

Ногайдагы мирза арасын

Тәмам бутап, ияртеп үзенә,

Чыгармакчы күңел карасын!

К о л ш ә р и ф

Бәлки җае бардыр? Чарасын

Тапмый булмас,

Илдән кеше барсын,

Зур илчелек йөреп карасын!
Ишек ар­тын­нан хә­бәр ише­те­лә: «Ил­че Хо­дай­кол хәз­рәт­лә­ре! Ил­че Хо­дай­кол!»
С ө е м б и к ә

Үкәрегез, керсен бирегә!


Ишек­ләр ачы­ла. Х о д а й к о л, К а с ы й м ш ә е х ке­рә­ләр. Ашы­гу­сыз гы­на С ө е м б и к ә тә­хе­те­нә ме­нә. Ил­че­ләр баш иеп тез чү­гә­ләр.
Х о д а й к о л

Илгә иминлек булсын,

Ханыбызның эше мәңгелек!

Килдевер илченең

Эше барып чыккан, диделәр,

Атаң Йосыф Казан иминлеге

Кайгысында даим, илчелеген

Мәскәүгәчә кат-кат йөрттеләр,

Олуг кенәз Иван аңа сүзен биргән:

Алар сугыш яклы түгелләр!

С ө е м б и к ә

Буш сүз, ялган белән тулы

Ул Иванның эче һәм тышы!

Х о д а й к о л

Гаепләрне Шәехгалидә, диләр,

Аның эте тәмам котырган.

Килдевергә Иван шундый сүзләр

Әйткәнлеген хәбәр иттеләр:

“Сөембикә кызыгызны,— дигән,—

Шәехгалигә килен итсеннәр,

Үтәмешне аңа бирсеннәр!”

С ө е м б и к ә (ачуланып.)

Нинди сүз бу тагын?

Илчелегем

Оялмыйча моны тыңларга

Һәм кайтарып миңа сөйләргә

Җөрьәт итсен инде, Ходаем?
Паузадан соң тынычланып кала.
Газиз әткәм шушы сүзләрен

Кабул иткәнмени? Оятын

Кая куяр, кызын сата-сата

Төзәтмәкче йортын-оясын?

Юк инде, мин үзем исән чакта

Шәехгалигә хатын булмамын,

Ирем бары Сафагәрәй иде,

Бүтән һичберәү дә

Салалмады миңа кулларын!

Үтәмешем, газиз баламны

Кол итимме шушы явызга?

Ирләр юкмы илдә ул ятимне

Яклау өчен башын салырга?

Х о д а й к о л

Мин дә шулай дидем, атаң Йосыф

Уйга калып озак утырды,

Ә аннары, зур тынлыкны бозып,

Сугышырга безгә боерды.

С ө е м б и к ә

Әйтәлдеме икән шушы сүзне?

Ник, ярдәмгә киләм, димәде?

Х о д а й к о л

Ногай эче — этле-мәче төсле,

Көн дә анда талаш-тарткалаш...

К а с ы й м ш ә е х

Шәехгалинең кулы уйный анда,

Иван аша йөртә эшләрен,

Зур бүләкләр белән сатып ала,

Иман киткән, барлык көчләрен

Дөнья куып, имеш, санда кала,

Җәһәннәмгә салып үзләрен!

С ө е м б и к ә

Аңлый алмыйм, ниләр өмет итә

Икән алар, сукыр күзлеләр,

Шәехгалинең хәйләсеннән өскә

Чыгарбыз, дип юкны сөйлиләр.


Та­выш­лар ише­те­лә: «Бат­ман әмир Юл­ба­рыс бәк­не ки­те­рә!»

Б а т м а н, Б и-Б а р с Ю л б а р ы с б ә к н е ки­те­рә­ләр.
Б а т м а н (Ю л б а р ы с б ә к н е алга сөреп.)

Тезлән, тәхет мәрхәмәте сиңа

Теләсәң дә булмас, гамәлең

Ил өстенә кара шәлен япса —

Булыр, димә, килер гомерең!
Ю л б а р ы с б ә к тезләнә. К а с ы й м ш ә е х урыныннан кузгала, аптырап һәркайсына карый.
С ө е м б и к ә (тыныч.)

Тоттыгызмы? Аны илтегез дә

Ыргытыгыз тирән зинданга,

Черетербез шунда, ни хакына

Кем тырышса — шуны казана!

Б а т м а н

Каһәр суккан, шактый алҗытты бу,

Качкан чакта Казан артына,

Әле ярый каравылның явы

Килеп чыкты аның каршына!

Би-Барыс бәккә дан, ханбикәм,

Батырлыгын тагын күрсәтте,

Коты качты шунда Юлбарысның,

Аттан иңде, коллык күрсәтте.

С ө е м б и к ә

Ишетмим дә, ваклап сөйләмәгез,

Дошманнарга урын — зинданда!

Ю л б а р ы с б ә к (үтенеп.)

Ни гаебем минем, ник әйтмисез

Кемлегемне, бәкләр, сез бер дә?

С ө е м б и к ә

Аңладыңмы инде кем икәнең?

Калдырмагыз, алып китегез!
Б а т м а н ә м и р, Б и-Б а р ы с б ә к шун­да Ю л б а р ы с б ә к к ә ая­гы­на тор­ырга әмер итәләр, алып чы­гып ба­ра­лар. К о л ш ә р и ф аны як­лап сүз әйт­мәк­че бу­лып тал­пы­на, әм­ма эн­дәш­ми ка­ла.
Х о д а й к о л

Ни гаебе иде бу фәкыйрьнең?

С ө е м б и к ә

Сезләр әле берни белмисез?

Х о д а й к о л

Юлбарыс бәк, таныдым мин аны,

Каһарман ир, илнең батыры!

Б а т м а н (тукталып.)



Ил саткыны, диген, дөресе шул!

Ю л б а р ы с б ә к (талпынып, әмма тыелып.)

Ялгышмагыз, күзләрегез — сукыр,

Тәхеткә мең тугыры булды бу кол!

С ө е м б и к ә (ачулы.)

Нигә әле монда тукталдыгыз?

Батман әмир, әйдә, барыгыз,

Урыны — зиндан, илтеп салыгыз,

Кем икәнен аннан карабыз!
Ю л б а р ы с б ә к н е алып китәләр.
Хәзер бар да тәмам шаштылармы —

Сансызланды адәм баласы,

Шәехгалинең кулы уйный, җайны

Алмакчы шул өрәк-албасты!

Х о д а й к о л (үтенеп.)

Тәхетегез даим изге гамәл,

Изге эштә данын казанды,

Шуның белән бәхет тапты күпләр,

Күрми калды бәла-казаны.

С ө е м б и к ә (аптырап.)

Ни димәкче илчем? Әллә инде

Бозылганмы сүзләр үлчәме?

Х о д а й к о л

Бозылмаган, ханым-ханбикәм, тик

Үтенечкә күңел йөкләнде!

С ө е м б и кә (ачуланып.)

Ни үтенеч тагын? Монда килеп,

Шулай ирләр үпкә сөйләрме?

Күреп торам, аңлап, Юлбарыс бәк

Дустың булгач, җаның әрнидер...

(Тынычлана.)

Ярар, сөйлә, үтенечең белеп

Калырга да ярый торгандыр!

Х о д а й к о л

Йосыф мирза — атаң, үтенечне

Мин аңардан алып китердем!

С ө е м б и к ә (сөенеп.)

Шулай диген аны, сүз башыны

Аңлатмыйча бутап бетердең!

Х о д а й к о л (үтенечле.)

Гафу, берүк ярлыкасын Хода,

Вакыйгадан бераз буталдым,

Ханбикәгә саулык, ханыбызга

Мең иминлек, уттан сакласын!


Пау­за. Һәм­мә­се аның сөй­лә­вен кө­теп тын ка­ла­лар.
Хикмәт шунда: Йосыф мирзаның да

Эше авыр йөри Мәскәүдә,

Бу сүзем дә аның әмерендә

Ишетелсен иде сезгә дә?

Илчелеккә Иван каршысына

Җибәрергә кеше билгеләп

Киңәш итте...

С ө е м б и к ә (тәкәббер.)

Кемне әйтте инде безнең ата?

Х о д а й к о л

Ярлык килгән Иван кулыннан,

Анда


Илчелеккә кеше аталган!

С ө е м б и к ә

Юлбарыс бәкме?

Х о д а й к о л

Әйе, нәкъ үзе!

С ө е м б и к ә

Сәбәбе ни, бу сүз нәрсәдән?

Х о д а й к о л

Алар анда Юлбарыс бәк белән

Кошчак арасында низагны

Белгән булыр!

С ө е м б и к ә

Күңел түрләремнән

Китте кояш, шушы Казанны

Әйтер идем инде...

Шылт итсә —

Бүген монда,

Ә иртәгә анда шалт итә!


Ү т ә м е ш г ә р ә й х а н ке­рә. Һәм­мә­се аның кар­шын­да баш ия­ләр. Ул тә­хет­кә ме­неп уты­ра. Та­җын кия.
Ү т ә м е ш

Нинди сүзегез?

С ө е м б и кә

Улым, бетте барча сүзебез,

Без аннары дәвам итәрбез!

Сабак вакыты, мөгаллимеңә

Калдырабыз сине, укыгыз!
К о л ш ә р и ф куз­га­ла, Үт ә м е ш г ә р ә й аның яны­на тө­шә, ки­тап ачып, ке­ләм­гә уты­ра­лар. Тә­хет кар­шын­да­гы баш­ка­лар чы­гып ки­тә.
К о л ш ә р и ф (аркасыннан сөеп.)

И бала, үзең — хан, үзең — кечкенә,

Шәфкать ирешсен Ходадан һәркемгә.

Укы әле, гыйлем нуры көч бирер,

Йә-йә, ничек?..

“Әлиф”... “Ләм”, телгә керер.

Ү т ә м е ш г ә р ә й (сөенеп.)

Аллаһ?.. Ал-лаһ!.. Лә иләһә иллаллаһ!..

Шулаймы, хәзрәтем?

К о л ш ә р и ф

Сөбханаллаһ! (Аркасыннан кагып сөя.)

Зиһене бар, баланың, зиһене бар,

Әткәсенә охшаган — зурдан кубар!

Ү т ә м е ш г ә р ә й

Монсы — “Мим”, бусы — “Ха”

Һәм дә “Мим, Дад”…

Пәйгамбәребез, рәсүле Мөхәммәд!

С ө е м б и к ә керә.
К о л ш ә р и ф (урыныннан куба, баш ия.)

Мәрхәбә, рәхимегез, ханбикәбез...

С ө е м б и к ә (шат күренә.)

Сабак ничек бара, нәрсә үтәбез?

К о л ш ә р и ф

“Әлифба”ны кабатлыйбыз хәзергә,

Сабый булса да Үтәмеш — өлгерә.

Әткәсенә охшаган зиһенендә,

Күркәмлектә тиң булыр үзегезгә.

С ө е м б и к ә

Сафагәрәй — әткәсе, чын ир иде,

Урынын Аллаһы җәннәттә бирде...



(Күзләренә яшь килгәнен яшергәндәй итә.)
К о л ш ә р и ф (кабаланып.)

Йәле, ханыбыз Үтәмеш, күрсәтик:

Изгеләрнең гамәлендә — игелек!


Ү т ә м е ш г ә р ә й иман кә­ли­мә­сен укып күр­сә­тә. Аның яны­на әни­се ки­лә, сө­е­неп ар­ка­сын­нан сый­пый.
С ө е м б и к ә

Рәхмәт, балам, гыйлем җый көн-төнеңдә,

Чын ирләрнең эше булыр гыйлемдә,

Беләге бар берне екса бу көндә,

Гыйлеме бар меңне егар, сүзендә

Түгел хаклык, серендә хакыйкате,

Белем булыр падишаһлык кыйммәте!

Ү т ә м е ш г ә р ә й (әнисенең кочагына керә.)

Әнием, син нигә еладың,

Әллә мине

Хәреф белми, диеп уйладың?

С ө е м б и к ә (кө­леп җи­бә­рә, улы­ның ки­ем­нә­рен ти­гез­ләп сы­пы­ра.)

Әйе, улым, бер дә белмәдем шул

Синең шулай маһир булуың,

Күзләремнең яше алмасын юл...

Ү т ә м е ш г ә р ә й (кабаланып.)

Белдем-белдем:

Яхшы булыр, әнкәй, укуым!

С ө е м б и к ә

Рәхмәт, балам, гомерең бәхет белән

Үтсен илдә, халкым ятимлек

Күрмәсеннәр, тапкан гыйлем белән

Ирешелә илдә күркәмлек!

Ү т ә м е ш г ә р ә й

Уйнап керим, әнкәй, бүлмәмдә

Уенчыкларым да идәндә!

С ө е м б и к ә (куанып.)

Бар, улым, бар, әмма иң элек

Мөгаллимнән сора, ул ничек

Әйтәдер шул...


Ү т ә м е ш г ә р ә й

Мин хан булып —

Ничек торыйм аннан рөхсәт алып?

(Китә.)
С ө е м б и к ә го­рур гы­на кү­тә­ре­лә, тә­хет ба­рып уты­ра.

­Пау­за.

К о л ш ә р и ф хуш­ла­шып баш ия, чы­гыр­га рөх­сәт ал­дым дип уй­лап ки­теп ба­ра, әм­ма тук­та­ты­ла.
С ө е м б и к ә

Сәид — Колшәриф бәк, Казан әмире,

Сүзләрем бар, бире атла,

Тәхет таба йөре!

К о л ш ә р и ф (тә­хет кар­шы­на ба­рып тез­лә­нә, баш ия.)

Башым өсте, тыңлыйм ханбикәм!

С ө е м б и к ә

Син чыкмадың һич тә сүземнән,

Ышанычым тәмам яуладың,

Инде хәзер барча эшеңнән

Куансын бу илем, тәхетем!

Кечкенә пауза.
Анда Булат Ширин үз җирләрен

Биргән, диләр, дошман кулына,

Кала салдыралар, Шәехгалинең

Гаскәре дә шунда, үзе дә.

Яу чыгарга исәпләре булыр,

Һаман, Казан, диеп саташа

Шул мәхлук җан, безнең хәлләр авыр,

Кошчак оглан дошман кулында!

Атам Йосыф берни майтаралмый,

Күпме илче йөртте урыска,

Шәехгалигә әллә сүзе үтми,

Аптырыйм мин Иван Явызга.

Бер сүз белән әллә береккәннәр,

Әллә Иван үз хәйләсен кора?

Кыскасы шул: сугыш китергәннәр

Ул дошманнар илгә, аз ара

Вакыт калган, әгәр өлгереп

Җитешмәсәк, гаскәр җыймасак —

Безнең хәлләр — авыр!

Айа, Тәкъдир, айа,

Болай торсак,

Казан өстен тагын ут алыр!

Илче булып һәм Би-Барыс белән

Шәехгалигә сезне күндерәм,

Солых хакы ни булса да сүздән

Чыкмагыз һәм, антны күтәрәм,

Дип әйтегез аңа, ул арада

Игеннәр дә тәмам җыелыр,

Сугыш өчен гаскәр табылыр!
Тавыш: “Юлбарыс бәкне китерәләр!”
Кертегез, үтсен бирегә!
Ки­ем­нә­ре та­лан­ган һәм ер­тыл­ган Ю л б а р ы с б ә к н е кер­тә­ләр. Тә­хет ал­ды­на тез­лән­де­рә­ләр.
Бу ни хәл? Нинди тамаша?

Кем бәлаләр салды үзенә?

(С а к ч ы л а р г а ачу­лы ка­раш таш­лый.)

Югалыгыз минем күземнән!

Хәерсезләр эттәй талаша!

С а к ч ы л а р китә.
Кая, кем бар, чапан китерегез,

Иң затлысын, Сафагәрәйнең!..



(Ю л б а р ы с б ә к к ә.)

Менә инде сез дә күрдегез,

Ил эчендә бетте мәрхәмәт!

Иделдәге бозга таянуың

Мең өстендер, тәнгә җәрәхәт

Авырлыгын күрми салуның!..


Затлы чапан китерәләр. Аны С ө е м б и к ә кулына ала һәм Ю л б а р ы с б ә к җилкәсенә сала.
Ю л б а р ы с б ә к

Рәхмәт, ханбикәм! (Сәҗдә итә.)

С ө е м б и к ә

Тәүбәсезне Ходай сөймәгән,

Хаталарың барсын гафу итәм,

Моннан бирле дуслык булсын синнән

Һәм изгелек булыр үземнән!

Ю л б а р ы с б ә к (сәҗдә итә.)

Рәхмәт, ханбикәм!

С ө е м б и к ә

Ә хәзер — барыгыз!

Калдырыгыз!

Югалмагыз,

Хат китерер сезгә Батман әмир,

Соңармыйча безнең әмер йөрер!
Хуш­ла­шып бар да чы­гып ки­тә­ләр. Ал­га­рак чы­гып, С ө е м б и к ә ял­гы­зы гы­на ка­ла. Тә­хе­те­нә ки­леп утыр­ган җи­рен­нән то­ра, идән­гә сы­гылып тө­шә һәм Ал­ла­һы кар­шын­да сәҗ­дә итә, кул­ла­рын юга­ры кү­тә­рә.
Йа Ходаем, өйрәт түземлеккә,

Җаһилларның кылма корбаны!



(Сәҗдәгә китә.)

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ.

Сарай эче. С ө м б е л а н а һәм К о л ш ә р и ф чәй янында утыралар.
С ө м б е л а н а (борчулы.)

Юлбарыс бәк кайтып ирешмәде…

Мәскәү юлы такыр булса да —

Җәфасы күп, хәбәр дә килмәде,

Зиндандамы икән бичара?

К о л ш ә р и ф

Юктыр, кайтыр, хәбәрләре килде,

Эшләре дә барып чыккандай

Диләр, ансы, ил эчендә инде

Сүзләр йөри, этле-мәчедәй

Килгән халык тынычлана бара,

Ил уракка төшәр вакытта

Гайбәтләр дә онытылып кала,

Урын калмый юк-бар зарлыкка.

С ө м б е л а н а (тәмам тынычланып.)

Бу ел әгәр исән-имин калсак,

Тынычланса тәхет тирәсе,

Туй итәсе булыр, Юлбарыс бәк

Даны белән кайтып киләсе!

Кошчак оглан насыйп булмаса да

Юлбарыс бәк алыр урынын...

К о л ш ә р и ф

Ни сөйлисең, әнкәй, шушы хакта

Күп сүз булды, телгә алуның

Урыны бу түгел!..

С ө м б е л а н а (ачуланып.)

Әгәр миңа

Колак салган булсаң электән,

Шушы хәлдә калмас иде йортың,

Бәрәкәт юк синең буш сүздән!

Шәехгали тәхетендә булдың,

Күрдеңме ул ирнең эшләрен?

Ә Казанны кара, ни тәхетен

Санлый алмый, көнче күзләрен

Һаман-һаман урамнарны узып,

Тәхетләргә таба йөгертә,

Бушбугазлык белән гайбәт итеп,

Телләрендә ахмак сүз йөртә.

К о л ш ә р и ф (тынычландырырга теләп.)

Сүзләрең хак, әнкәй, нәрсә әйтим,

Эт өрсә дә кәрван бара ул!

С ө м б е л а н а (сәерсенеп.)

Әйттең, менә шушымы синең сүз?..

Суга сәнәк белән язылган

Диеп беләсеңме? Ил-тәхетсез

Калдырачак әле бу ялган!

Ходайколны әйтер идем инде,

Ике яклы пычак, син дә шул,

Шәехгали каршысында иңде

Тезләрегез тәмам, ана-ул

Булалмады шушы илдә халык,

Әмирләрне әйтер идем дә —

Оят болар, оят һәм дә хурлык,

Ахырларын белми беркем дә.

К о л ш ә р и ф

Без шул, әнкәй, илне саклар өчен

Тырышабыз, әгәр сугышка

Китә калса, биреп барлык көчен,

Харап булачакбыз орышта!

С ө м б е л а н а

Шулмы ирлек һәм каһарман атын

Йөрткәннәрнең буе-сыннары?

К о л ш ә р и ф

Вакытлыча барсы, вакытлыча,

Ата-баба шулай эшләгән,

Алар кебек без дә бу алышта

Хәйлә айгырыннан төшмәгән!

С ө м б е л а н а

Хәйлә, имеш, ата-баба, имеш!

Бушбугазлык җитә һәркемдә,

Сез аларның тырнагына тормас

Хәлдә хәзер, оят,



(Торып баса.)

Адәмдә

Бушбугазлык әгәр өстен чыкса,

Барсын сылтый ата-бабага!

(Чыгып китә.)
К о л ш ә р и ф

Һич аңламыйм, минем хата кайда?

Нәрсә булган ата-бабага?
Ю л б а р ы с б ә к ке­рә. К о л ш ә р и ф, аны кү­реп, уры­нын­нан куз­га­ла, бер-бер­сен зур­лап исән­лә­шә­ләр.
Исән күрдем, рәхмәт Тәңре-Хакка,

Бүген кайттыгызмы Казанга?

Ю л б а р ы с б ә к

Бүген кайттык, Ходайкол әмиргә

Кереп барсын бәян иттем дә

Сиңа килдем... Ни хәлдә Зөләйха?

Торырсың дип беләм сүзеңдә!

К о л ш ә р и ф

Ни хакында? Онытылып киткән,

Беләсеңдер инде барсын да?

Ю л б а р ы с б ә к (аптырап.)

Тагын нәрсә булды? Әллә миннән

Узып...

К о л ш ә р и ф



Бу сүз нәрсә турында?

Ю л б а р ы с б ә к

Сеңлең хакында!

К о л ш ә р и ф

Ә ул икән... (Уйланып.)

Борчылырлык эшләр күренмиләр,

Ясасагыз туйны иртәгә,

Безләр — әзер, сезләр нәрсә дияр,

Эреләнеп, сыймый киртәгә

Йөри башлап әгәр онытылсаң,

Нәрсә калыр инде безләргә?

Синең хәзер әмирләрчә һәм сан,

Андый чакта төшә күзләргә

Алы-гөле, зиннәтлесе, ә без

Фәкыйрьләргә нәрсә күрергә

Язган булса, шуңа шөкерле сүз,

Мең рәхмәт бөек Ходайга!

Ю л б а р ы с б ә к

Карап-карап торам да аптырыйм,

Таный алмый, синме Колшәриф

Дустым минем, күзләреңне ачыйм,

Бу мин, Юлбарыс бәк, бул таныш!


Икесе дә бу киеренкелектән соң көлешеп алалар.

К о л ш ә р и ф

Гафу дустым, тел төбеңне сизәм,

Болай гына, алдым үчекләп,

Әйдә, утыр, җитеш әле чәйдән,

Эш чыкмый ул сүзне күбекләп.


Чәй­гә уты­ра­лар. Шун­да З ө л ә й х а ке­рә, үтеп ба­ра. Аны кү­реп ал­ган Ю л б а р ы с б ә к аяк өс­те ба­са. К о л ш ә р и ф алар­ны күр­мә­меш­кә са­бы­ша.
Ю л б а р ы с б ә к (кызга якынаеп.)

Исәнмесез, Зөләйха җан-туташ!

З ө л ә й х а (кыенсынып.)

Исәнмесез, Юлбарыс бәк!

Болай

Нишләвегез оят белмичә?



Ю л б а р ы с б ә к

Нишлим, җанаш, сиңа таба куллар

Берсен-берсе узып үрелә,

Синең кебек гүзәл бу дөньялар

Эчендә юк, җанны ут кисә!

Үрелермен, өзеп алырмын да

Югалтырмын кебек, бәгырем

Шуны уйлап сызылам дә китәм,

Көенүгә үтәм, и ярым!

З ө л ә й х а

Болындагы чәчәкләрне өзсәң —

Шиңә алар, харап булалар...

Ю л б а р ы с б ә к

Ә мин — өзмәм, әгәр сөйләсәм,

Ышанырсыңмы, синең аяклар

Асларында туфрак мин, үссәң —

Туфрагымда үссен чәчәкләр!
С ө м б е л а н а ки­леп ке­рә. Тук­та­лып ка­ла. Һәм­мә­се дә аны кү­реп ала. З ө л ә й х а чы­гып ки­тә.
С ө м б е л а н а (ачуланып.)

Бу нинди эш сәид йортында?


Х е з м ә т ч е керә. Баш ия.
Сөйлә, ни булды?

Х е з м ә т ч е (башын күтәреп сөйләп ала.)

Батман әмир килде,

Ходайкол белән алар биредә.

К о л ш ә р и ф

Әйт, керсеннәр, урын — түремдә!



(Кул иша­рә­се бе­лән чәй ки­те­рел­гән тус­та­ган­ны алып чы­гар­га бо­е­ра.)
С ө м б е л а н а чы­га. К ә н и з ә к кү­ре­нә, тус­та­ган­ны алып чы­гып ки­тә. Х е з м ә т ч е кер­гән ише­ген­нән чы­га.

Х о д а й к о л һәм Б а т м а н әмир­ләр ке­рә­ләр. Исән­лә­шә­ләр һәм уты­ры­ша­лар, до­га укып ала­лар.
Х о д а й к о л

Йә, сөйләштегезме инде барсын да?

К о л ш ә р и ф

Ни хакында?

Х о д а й к о л

Ничек ни хакында?

Мәскәү белән безнең хәлләрне!

К о л ш ә р и ф

Ә анысын...

Ю л б а р ы с б ә к

Мин башладым гына

Сөйләргә дип барча сүзләрне,

Сез килдегез...

Х о д а й к о л

Яхшы булган, миңа

Калса мәгәр, саклап серләрне

Эшне йөртү кирәк, менә шуңа

Үзем килдем монда, безләрне

Колак куеп ансы-монсы тыңлый,

Сөембикәгәме беленсә,

Беребезнең дә башы исән калмый…

Башсыз калу эткә килешә!


Ки­нәт кө­ле­шә баш­лый­лар. Бе­раз­дан ты­ныч­ла­на­лар.
Ярар, сөйлә барсын, Юлбарыс бәк,

Колшәриф тә кушар үзеннән:

Безләр монда ниләр майтардык һәм

Ни эш күрдек Шәехгалидән.

Ю л б а р ы с б ә к (тын торганнан соң.)

Килгән көнем иде, мәйдан тулы

Халык анда, авыз ерганнар,

Әмма бар да безгә юл бирделәр,

Ә уртага түмрән куйганнар.

Башчабар шунда, огыланнар

Йөзләп кеше, аяк-куллары

Бәйләнелгән, горур үзләре...

Б а т м а н (бераздан сабырсызланып.)

Әйе, шуннан?

Ю л б а р ы с б ә к

Хөкем җире икән,

Кошчак оглан алга чыкты да:

“Аллаһ әкбәр!”— диде, җәллад аның

Башын түмрәнгә иде дә:

“Олак,— диде,— Шайтан юлына!”

Башын чапты, хәйран идем хәлгә,

Ә халыклар шашып үкерә!

Кошчак оглан тәне җан алды да

Торып басты, халык гөж килә,

Җәлладлары чикте артына,

Кот алыныр иде бу хәлгә,

Түмрәннән башы тәгәрәде,

Килеп төште аяк астына,

Аңа бактым, теле сөйли иде:

“Аллаһ әкбәр!”— диеп һаман да...


Пауза.
К о л ш ә р и ф (догага кулын күтәреп.)

Йа Ходаем... Урыны җәннәт булсын!..


С ө м б е л а н а ке­рә. Ачу­лы. Ба­шы­на озын яу­лык сал­ган.
С ө м б е л а н а

Җыелышып монда утырасыз

Эшләрегез беткән шикелле,

Анда урыс кергән, Идел тамагында

Чиксез гаскәр, Иван гаскәре!

Х о д а й к о л (аптырап.)

Ничек алай? Кая хәбәре?

Шәехгали нигә иртәләгән?



Һәм­мә­се аш­кы­нып чы­гып ки­тә­ләр. Ут­лар сү­нә.Бераздан соң гына як­ты­ры­ла.

­Хан са­рае кү­ре­не­ше, тә­хет­лә­рен­дә са­быр­лык бе­лән Ү т ә м е ш г ә р ә й һәм С ө е м б и к ә уты­ра­лар. Кар­шы­ла­рын­да Ка­зан әмир­лә­ре. Ишек­ләр ачы­ла. Ал­дан К о л ш ә р и ф, ан­на­ры Ю л б а р ы с б ә к, бе­раз­дан соң Х о д а й к о л һәм баш­ка­лар бар­сы да ке­рә­ләр. Урыс гас­кәр­лә­ре оза­ту­ын­да П е т р С е р е б р я н ы й кү­ре­нә, һич­бер кар­шы­лык­сыз түр­гә үтә, зур хөр­мә­те бил­ге­се итеп тә­хет кар­шын­да баш ия.
П е т р

Дан булсын сезгә, ханбикә!

Дан булсын улыгызга!

Пауза.

Тагын да башын иеп тора. Күтәрә.
Сезне алыр өчен килдем монда,

Шәехгали сәлам җиткерде,

Бәхетегез сезнең инде анда,

Хөрмәтләрен патша иңдерде!



(Тагын башын ия. Күтәрә.)

Улың Үтәмешкә һәм үзеңә

Һичкем явызлыгын тидермәс,

Ходай бирсен сабырлыгын сезгә,

Һичбер бәлаләрен иңдермәс!
Ба­шын ия. С ө е м б и к ә ага­ры­нып ка­ла, кап­шап улы­ның ку­лын эз­ләп та­ба, аны күк­рә­ге­нә кы­сып то­та.
С ө е м б и к ә (авыр су­лыш­тан соң, әм­ма ая­гы­на ба­сар­га итеп тә ба­са ал­мый­ча әй­теп куя.)

Тәңренең биргән язмышы!

Мәскәү патшасының

Теләгәне булсын...

Тәңренең биргән язмышы...
Һәммәсе өнсез калалар.
Ү т ә м е ш г ә р ә й (аптырап.)

Әнкәй, бу урыслар монда

Нишләп йөри, нигә килгәннәр?

С ө е м б и к ә (аны кочагына алып.)

Алар, улым, безне сорыйлар...

Ү т ә м е ш г ә р ә й

Әллә алар безне белмиләр?

Кем икәнне,

Ә бу Колшәриф мулла,

Батман әмир,

Ходайкол...

Нигә алар безнең каршыда

Тезгә чүкми, сәҗдә итмиләр?
Шун­да ка­зан­нар аң­на­ры­на ки­леп, тез чү­геп баш ия­ләр. Алар­га ка­рап урыс­лар да нәкъ шу­лай эш­ли.

Аң­ла­шыл­мау­чы­лык белән кат­наш тын­лык ур­на­ша.
С ө е м б и к ә

Әйдә, улым, төшик, тәхет кирәк

Булган монда...

Ү т ә м е ш г ә р ә й

Кая барабыз?

С ө е м б и к ә

Тәңре кушкан язмыш, Аңа ничек

Кирәк икән, без — кол, тыңларбыз!


Тә­хет би­ек­ле­ген­нән сак кы­на тө­шеп ки­лә­ләр. Шун­да С ө е м б и к ә чай­ка­лып ки­тә, кү­тә­ре­лер­гә өл­гер­гән П е т р С е р е б р я н ы й аны кул­ты­гын­нан то­тып ка­ла, җи­тәк­ләп тө­ше­рә. Ү т ә м е ш г ә р ә й әни­се­нең ку­лын­нан тө­шә, аңа ап­ты­рап-ап­ты­рап ка­рый. Аның яны­на ки­леп, К о л ш ә р и ф кул­ла­ры­на кү­тә­реп ала. Агар­ган йөз­ле С ө е м б и к ә ба­шын­да­гы та­җын са­ла, идән­гә тө­ше­рә һәм, ал­га­рак чы­гып, ишек­тән уза һәм ян­да кү­ре­неп тор­ган Хан мәс­җи­де янын­да­гы ка­бер өс­те­нә егы­ла. Һәм­мә ха­лык һуш­сыз ка­ла. Аның яны­на урыс сак­чы­ла­ры ки­леп ба­са.
С ө е м б и к ә (ба­шын кү­тә­рә, учы­на туф­рак ала, ис­ни һәм үк­си баш­лый.) И-и-и, ми­нем сө­ек­ле па­ди­ша­һым Са­фа­гә­рәй! Кү­рә­сең­ме бө­тен ха­тын­на­рың­нан ар­тыг­рак ярат­кан шу­шы ха­ты­ның­ны? Кү­рә­сең­ме бә­гырь ки­сә­гең­не? Ин­де мин си­нең сө­ек­ле улың — Үтә­меш­гә­рә­ең бе­лән Урыс йор­ты­на тот­кын бу­лып ки­теп ба­рам. Си­нең бе­лән озак хан­лык ит­мә­дем, күп яши ал­ма­дым. Син ник мин­нән ва­кыт­сыз ае­рыл­дың? Бу көн­че, буш­бу­газ, хәй­лә­кәр, ял­ган­чы Ка­зан хал­кы­на ник ми­не кал­ды­рып кит­тең? Ни өчен ми­не тол, сө­ек­ле улың­ны үк­сез-ятим кал­ды­рып ка­ра җир ас­ты­на кит­тең? Син кай­да то­ра­сың? Ни­гә ми­не алыр­га кил­ми­сең? Мин дә си­нең яны­ңа ба­рыйм­чы, икәү­ләп бер­гә то­рыйк­чы? (Чә­че та­ра­лып тө­шә, шун­да бер гас­кә­ри аны, үзен пы­чак бе­лән чән­чи дип белеп, ку­лы­на үре­леп то­тына, әм­ма та­ра­гын кү­реп, оя­лып ки­ре чи­ге­нә. С ө е м б и к ә аңа игъ­ти­бар ит­ми.)

Ни өчен син ми­не кал­ды­рып кит­тең? Күр­ми­сең­ме, си­нең би­кәң дош­ма­ны­быз бул­ган Мәс­кәү пат­ша­сы­ның ку­лы­на би­ре­лә? Мин ял­гы­зым гы­на аңа кар­шы то­ра ал­ма­дым, үзе­мә яр­дәм итү­че ке­ше та­ба ал­мый­ча, ирек­сез­лә­неп аңа би­рел­дем! Әгәр дә те­ле­без, ди­не­без бер бул­ган па­ди­шаһ ку­лы­на тот­кын ител­гән бул­са идем...

И-и сө­ек­ле па­ди­ша­һым! Ми­нем ачы елау­ла­рым­ны ишет­сә­нә! Ни­гә син бар­сы­на да ты­ныч кы­на тү­зеп ята­сың? Үзең­нең ка­раң­гы лә­хе­тең­не ачып, ми­не үзең яны­на ал­са­на? Си­нең лә­хе­тең ми­ңа да хан тә­хе­те, як­ты са­рай!

И-и сө­ек­ле па­ди­ша­һым! Кай­сы ва­кыт­лар­да мин си­ңа: “Ү­лү­че­ләр бе­лән ту­мау­чы­лар­га ку­а­ныч бу­лыр!”— дип әй­тә идем тү­гел­ме? Шу­лар­мы әй­тү­че мин тү­гел идем­ме? Син шу­лар­ны бел­мә­дең, ишет­мә­дең, ме­нә ин­де ми­ңа һәм улы­ңа те­ре хәл­лә­рен­дә үк шу­шы кө­ен­чә кай­гы һәм рән­җү кил­де! И-и сөй­кем­ле па­ди­ша­һым, үзең­нең яшь һәм ма­тур би­кәң­не ян­на­ры­ңа ка­бул ит­сә­нә?!. Ми­не ха­рап ит­мә­сә­нә?!. Ми­нем ма­тур­лы­гым бе­лән дош­ман­нар фай­да­лан­ма­сын­нар! Мин син­нән ае­рыл­мыйм, көл­ке һәм мәс­хә­рә ите­лер өчен тел­ләре һәм дин­нә­ре чир­кан­чык бул­ган ят җир­гә кит­мим!

И-и сө­ек­ле па­ди­ша­һым! Кем ан­да ми­не ела­га­ным­да юа­тыр? Кем ми­нем ачы күз яшь­лә­рем­не тук­та­тыр? Кем ми­нем җа­ным­ның кай­гы­ла­рын та­ра­тыр? Кем ми­нем яны­ма ки­лер, хә­лем­не бе­лер? Ми­ңа те­рәк бу­лыр­лык һич­кем юк... (Та­гын да ка­ты­рак үк­си.)

Мин кай­гым­ны кем­гә сөй­лим? Улы­ма сөй­лим­ме — ул сөт­тән ае­рыл­ма­ган! Ата­ма сөй­лим­ме — ул мон­нан бик ерак! Ка­зан­лы­лар­га сөй­лим­ме — алар, ант су­ла­рын то­та-то­та, үз те­ләк­лә­ре бе­лән ми­не ме­нә урыс­ка бир­де­ләр!

И-и сө­ек­ле па­ди­ша­һым Са­фа­гә­рәй!.. (Тын­лык. Ике кул­ла­ры бе­лән ка­бер­гә сук­ка­лый, ан­нан ко­ча­гы­на ала, ба­шын кү­тә­рә, үте­нә.)

Ник­ләр өчен ми­ңа җа­вап бир­ми­сең? Ник­ләр өчен үзең­нең сө­ек­ле ха­ты­ның­ның ачы яшь­лә­рен ишет­ми­сең? (Бе­раз ты­ныч­лан­ган­дай бу­ла. Урыс гас­кә­ри­лә­ре арт­ка­рак чи­ге­нә. Ул алар­га ка­рап то­ра. Ан­на­ры ка­бер­гә бо­ры­ла.)

Ме­нә мон­да — ишек тө­бен­дә мәр­хә­мәт­сез гас­кә­ри­ләр то­ра­лар... Алар ми­не, ерт­кыч­лар, кыр кә­җә­сен алып кит­кән ке­бек, си­нең яның­нан алып кит­мәк­че бу­ла­лар. Элек мин си­нең ха­ты­ның бул­га­ным­да бө­тен Ка­зан па­ди­шаһ­лы­гы­ның би­кә­се идем, хә­зер — кыз­га­ныч тот­кын, яр­лы һәм би­ча­ра кол бу­лып кал­дым. Элек­ке­дә­ге ку­а­ныч­лар, ан­да­гы кә­еф-са­фа­лар өчен хә­зе­рен­дә елау­лар, ачы күз яшь­лә­ре кил­де, элек­ке­дә­ге хан­лык шат­лык­ла­ры уры­ны­на ми­не рән­җү­ләр, кай­гы­лар, бә­ла­ләр чор­на­ды. Мин ин­де елый да ал­мыйм, кү­зем­нән яшь­лә­рем дә чык­мый. Бет­ми тор­ган ачы күз яшь­лә­рен­нән ин­де су­кы­рай­дым, үк­сү­дән та­выш­ла­рым кы­сыл­ды...

Эһ-һ-һ, Са­фа­гә­рәй! (Кыч­кы­рып ка­бер өстенә егы­ла. Те­трә­неп елый баш­лый.)
Күк­тә ял­гыз ак­кош иң­рә­гән та­выш ише­те­лә. Ул бер әй­лә­неп, кыйб­ла­га та­ба очып ки­тә. С ө е м б и к ә д ә н гай­ре­ләр бу га­лә­мәт­кә хәй­ран ка­лып ка­рап то­ра­лар. Ут­лар сү­нә.

­ (И­ке сә­гать ва­кыт уз­ган.)

Я­ңа­дан ут­лар ка­бын­ган­да һәм­мә­се шул ук хәл­дә ба­сып то­ра­лар. Барчасы да елый. Кай­сы­ла­ры — ты­ныч.

П е т р С е р е б р я н ы й шун­да С ө е м б и к ә г ә та­ба якы­ная, үз ке­ше­лә­ре­нә аңа кү­тә­ре­лер­гә бу­лы­шыр­га әмер итә. Ике тер­сә­ген­нән то­тып кү­тә­рә­ләр, алып ки­теп ба­ра­лар. С ө м б е л а н а ха­лык ара­сын­нан чы­га һәм ба­шын­да­гы бөр­кән­чек шәл яу­лы­гын са­лып ки­лә, шун­да аны С ө е м б и к ә г ә бөр­ки.
С ө е м б и к ә (Тәмам тырналып беткән йөзен күтәреп.)

Кем син?

С ө м б е л а н а

Ана...

С ө е м б и к ә



Анам, бәхил бул!

С ө м б е л а н а

Кызым, бәхил бул!
С ө е м б и к ә кар­шы­на сак­лык бе­лән П е т р С е р е б р я н ы й ки­лә, яу­лы­гын тәр­тип­ли, би­тен сөрт­мәк­че, әм­ма тук­та­лып ка­ла.
П е т р (юатып.)

Би­кә, син ку­рык­ма, ела­ма! Син мыс­кыл ите­лер­гә тү­гел, үләр­гә дә бар­мый­сың! Си­не Мәс­кәү­гә бө­ек сый-хөр­мәт өчен алып ба­ра­быз. Ка­зан­да ни­чек яшә­гән бул­саң, ан­да да шу­лай бу­лыр! Бө­ек­ле­гең дә, ирек­лә­рең дә син­нән алын­мас! Па­ди­ша­һы­быз Иван Ва­си­лич си­ңа зур хөр­мәт­ләр күр­сә­тер. Ул һәр­кем­гә мәр­хә­мәт­ле, си­ңа да па­ди­шаһ­лы­гың на­чар­лык­ла­рын ис­кә тө­шер­мәс. Си­не яра­тыр, Ка­зан уры­ны­на си­ңа без­нең Йорт­тан зур ка­ла би­рер. Си­не кай­гы-са­гыш­та кал­дыр­мас, әйе... Кай­гы­ла­рың­ны шат­лык­ка алыш­ты­рыр. Без­нең Мәс­кәү­дә Шә­ех­га­ли хан­нан гай­ре дә яшь, ма­тур мө­сел­ман па­ди­шаһ­ла­ры-хан­на­ры күп, си­ңа тиң­дәш­ләр күп. Әгәр те­лә­сәң, шун­дый­лар­ның бер­сен сай­лап алыр­сың, кә­лә­ше бу­лыр­сың. Без­нең Шә­ех­га­ли хан атаң-ба­баң ке­бек карт ин­де. Ә син — гү­зәл чә­чәк, пеш­кән җи­ләк ке­бек яшь. Шә­ех­га­ли си­не алыр­га те­лә­мәс. Буе җит­мәс. Һәр эш Иван Ва­си­лич па­ди­ша­һы­быз­ның ку­лын­да бу­лыр, ул нәр­сә те­лә­сә, си­ңа шул бу­лыр! Бу ту­ры­да кай­гыр­ма, са­гыш­лан­ма! Әй­дә без­нең бе­лән, кал­ма бо­лар бе­лән!


Шунда күктә кабат ялгыз аккош иңрәп-иңрәп ала, һәммәсе күтәрелеп карый.
С ө е м б и к ә (сагышлы.)

Хуш, Сафагәрәй ханым!

Хуш, хәерсез Казан!

Күз яшьләрем синең йөзеңнән

Шакшылыгың юсын!.. (Кечкенә пауза.)

Кая, кил улым...


К о л ш ә р и ф ку­лын­нан Ү т ә м е ш г ә р ә й тө­шә, әни­се­нең яны­на йө­ге­реп ки­леп, аңа то­ты­на.
Ү т ә м е ш г ә р ә й

Әнкәй, безне кая алып баралар?

С ө е м б и к ә

Кунакка, улым, олы кунакка?

Ү т ә м е ш г ә р ә й

Ә кунак нәрсә соң ул?


С ө е м б и к ә

Ә кунак сый ул, улым!

Ү т ә м е ш г ә р ә й

Ә сые нәрсә аның?

С ө е м б и к ә

Кан һәм яшь булыр, улым!

Ү т ә м е ш г ә р ә й

Алай булгач бармыйк, әнкәем!


Урыс гаскәриләре аларны чолгап ала. Халык үксеп елый башлый.
С ө е м б и к ә (горур һәм тыныч.)

Бармый ярамас, улым!

Ү т ә м е ш г ә р ә й

Без кая барабыз соң?

С ө е м б и к ә

Кан-яшь иленә, улым!


Алар­ны алып чы­гып ки­тә­ләр. Ха­лык ки­нәт баш­тү­бән егы­ла. “Ал­лаһ, Ал­лаһ... Ал­лаһ, Ал­лаһ!” — дип тук­тау­сыз иң­ри, күк­тә ял­гыз ак­кош авазлап очып үтә, ка­ян­дыр кар­га­лар төр­ке­ме кү­тә­ре­леп, аның ар­тын­нан очып ки­тә­ләр. Шу­шы ман­за­ра ва­кы­тын­да ак­рын­лык бе­лән ут сү­нә, әм­ма күк­нең зәң­гәр­ле­ге һәм кош­лар­ның очуы кү­ре­неп то­ра-то­ра һәм тә­мам ка­раң­гы­ла­на.

(­Дүрт көн ва­кыт уз­ган.)

Ка­бат як­ты­ра. Са­рай эче. К о л ш ә р и ф, аның янын­да Ю л б а р ы с б ә к. Алар Ка­зан әмир­лә­ре, су­гыш­чы­лар кар­шын­да, ал­да­рак ба­сып то­ра­лар. Ике­се сөй­лә­шә­ләр. Ә кал­ган­нар шу­лай ук сүз ку­ер­ту бе­лән мәш­гуль.
К о л ш ә р и ф (үкенеп.)

Нишләдек без, белмим, нишләдек,

Нинди шайтан безне бутады?

Ирләрдәнме түгел идек,

Нигә

Булдык икән адәм актыгы!



Ю л б а р ы с б ә к

Тынычлан, дустым, тынычлан, кирәкми...

Илең булса, хансыз калмый ул!

Йосыф мирза, әнә үпкәләми,

Ярдәм өчен тагын сузган кул!

К о л ш ә р и ф

Ни сөйлисең, Юлбарыс бәк, болай?

Сөембикәне саттык, баласын!

Атасымы моңа түзеп торсын,

Анасымы утлар йотмасын?

Ю л б а р ы с б ә к

Илнең хакы бик югары тора,

Бирә калсаң әгәр бәясен —

Аңа хәтта газиз җаның фида,

Эзли калсаң әгәр файдасын —

Килер көнең сатып аласың!

К о л ш ә р и ф

Болай булмый, атам Мансур сәид

Кан дошманы иде аңарга,

Шәехгали оныткандыр диеп

Урын да юк инде уйларга...

Мин шул аңа үзем ант күтәрдем,

Казан тәхетенә чакырып,

Сөембикәне аңа менә үзем

Тоттыручы колы иттереп.

Моның өчен кемнәр гафу итсен?

Аллаһыдан көтеп шәфкатен —

Тәүбә итәм даим догамда мин,

Өмет итәм шәһит хөрмәтен!

Ю л б а р ы с б ә к

Ни сөйлисең, нинди шәһитлек ул,

Шушы югалтулар соңында?

Инде, дустым, тыныч кына тору

Насыйп итсә иде тагын да!

К о л ш ә р и ф

Казан халкы Шәехгали ханга

Риза булып торыр, дисеңме?

Ничәнче кат менә ул тәхеткә,

Кыяфәте килми, җисеме!

Сәхипгәрәй ни теләде икән —

Китермәде Дәүләтгәрәйне?

Тотар иде ул тәхетне, илдән

Табар иде бәхет-терәкне!

Ю л б а р ы с б ә к

Нигә инде үлеләрне хәзер

Кузгатырга, Төрек солтаны

Сөләйманның әмерендә йөрер

Эшләрдәндер, аның олтаны

Булмасалар, инде әллә кайчан

Уң-сулдагы ислам дәүләте

Кылыч орыр, изге гамәл-яудан

Табар иде җирдә хикмәтне!


Х о д а й к о л, Б и-Б а р ы с ке­рә­ләр. Һәм­мә­се аны сә­лам­ли­ләр. К о л ш ә р и ф яны­на мыш­тым гы­на, сиз­дер­ми К о р т к а ки­леп ба­са.
К о л ш ә р и ф (сөйләшүен дәвам итеп.)

Тиз арада егетләрне туплап,

Илче булып барсаң әгәр дә

Хаҗитархан даласында утлап

Йөргән Ядкәр ханның үзенә?

Ни диярсең, дустым Юлбарыс бәк,

Андый эшне әгәр үзеңә

Йөкли калсак?..

Ю л б а р ы с б ә к

Бу эш килә миннән

Һәм хуш килә минем күңелгә!
Яннарыннан гына К о р т к а үтеп барганын күрәләр. Бер-берсенә карашып алалар.
Ә бу кортка монда нишләп йөри,

Кем булды ул, йөзен яшергән?

К о л ш ә р и ф

Ул күптән бу тирәдә йөри,

Шымчы булыр,

Шәехгали


Эшен шулар белән йөртүчән!
Х о д а й к о л әмирләр төркеме белән сөйләшеп тора да, аларга: “Соңыннан, соңыннан!” — дип тәхет янынарак килеп баса, әмерле тавышы белән сүз башлый.
Х о д а й к о л

Җәмәгать, игътибар!..


Әмирләрдән берсе аңа төргәкле язу суза. Алгарак чыга.
Соңыннан дип әйттем бит инде!
Ха­лык ара­сын­да ри­за­сыз­лык гөж­лә­шүе бу­лып ала.
Әмирләр, бәкләр, сәид һәм боерганнар,

Кенәзләр, мирзалар... Барчагыз-барча!

Җәмәгать!

Сезнең белән киңәш шул безләрнең:

Хәбәр килде Шәехгалидән,

Ул, Казанга киләм, диеп, юлын

Өзгәненнән хәбәр килүдән

Бер киңәшеп алыйк!

Бераз ялындырып

Алмакчымы көяз кияүдәй?



(Ни сөйләгәненә аптырап кала.)

Гафу, җәмәгать,

Бу сүз — болай,

Күңелләр таушалган,

Шаян сүз дә кирәк, дигәндәй...

Әйе...
Кечкенә пауза.


Аны кодаларга илче итеп

Сәид Колшәрифне,

Би-Барыс — сезне

Һәм үземне махсус чакырткан!



(Аларга үзенә якынырак килергә кул ишарәсе белән боера.)

Мин — баралмам,

Монда көтәрмен,

Каршы алырга

Әмир-бәкләр, гаскәриләр белән

Елга тамагына төшәрмен!


Ха­лык ара­сын­да ри­за­сыз­лык бел­де­реп шау­ла­шып алу баш­ла­на. Х о д а й к о л, Б и-Б а р ы с чы­гып ки­тә­ләр. Сәх­нә ка­раң­гы­ла­на. Бе­раз­дан як­ты­ра. Сәх­нә­дә күп ке­нә әмир­ләр, бәк­ләр юк. Шул ук кү­ре­неш, әм­ма ара­да яра­лы­лар шак­тый. Алар яны­на ки­леп-ки­леп ка­рап ки­тү­че­ләр кү­ре­нә, З ө л ә й х а су эчер­теп йө­ри. Су­гыш­чы­лар­ның яра­ла­рын С ө м б е л а н а ка­рый, бәй­ли. Су­гыш ка­но­на­да­сы тук­тау­сыз ише­те­леп то­ра. Шарт­лау, ут, тө­тен.

­Бер ел ва­кыт уз­ган.

К о л ш ә р и ф, Ю л б а р ы с б ә к, б ә к л ә р, с у г ы ш ч ы л а р, о г л а н н а р, ә м и р л ә р.


К о л ш ә р и ф (кулында кылыч, алга чыга.)

Мин ант итәм, шушы кылычым

Күк керсен дә кызыл чыксынга!

Шәһитләрнең каны мәңгелек,

Шәһитләрнең каны мәңгелек,

Шәһитләрнең каны мәңгелек!

Һ ә м м ә с е б е р г ә (кылычларын күтәреп):

Аллаһү-әкбәр!

Аллаһү-әкбәр!

Аллаһү әкбәр!


Яуга чыгып китәләр. Караңгылана, яктыра, караңгылана, яктыра. Сугыш мәхшәре. Шартлаулар, кылыч орыш, шәүләләр. Бу мәхшәр шактый вакытлар бара. Бераздан һәммәсе тынычлана.

Шул ук күренеш. Мәетләр, мәетләр, мәетләр... Караңгылы-яктылы таң вакыты.

З ө л ә й х а керә. Мәетләрне карап йөри. Бер яралы кулын күтәрә. З ө л ә й х а, куркынып, артка чигенә. Икенче мәеткә карый. Танып ала. Аңа капланып елый.
З ө л ә й х а

Юлбарыс бәк, бәгърем, бердәнберем!

Йа Ходаем, ник аердың безне?

Ал җанымны, шәһит булсын җаным,

Җәннәтеңдә бергә ит безне!
Ю л б а р ы с б ә к н е ң күкрәгенә егылып елап ала. Аннары янына утыра. Хәнҗәр чыгара. Үзенә кадый. Егыла, җан бирә.)

С ө м б е л а н а керә. Аңа каршы кара киемле берәү күренә — К о р т к а. С ө м б е л а н а мәетләр янында яткан кызын күреп ала. Тезләнә.
С ө м б е л а н а

И балалар, бәхетегез булып,

Илдә яшәп кала алмадыгыз!
К о р т к а көлә-көлә карап тора да китеп бара.
Иделемә тәре ташладылар,

Аердылар изге судан җанны,

Кулдан бәхет китте, кылыч түкте

Нәсел өчен насыйп булган канны!



(Өнсез калып утырып торганнан соң.)

Колшәриф тә китте, хәтта кызым да,

Нигә монда мин ялгызым калдым?

Ник алмыйсың, мине кызгануда

Нинди кызык таптың, Ходаем?!.
Ба­ла ела­ган та­выш ише­те­лә. Аны К о р т к а ку­ып ке­рә. Шун­да бу хәл­не кү­реп ал­ган С ө м б е л а н а аяк­ка ба­са, ба­ла­ны кул­ла­ры­на кү­тә­рә. К о р т к а өс­те­нә та­ба ки­лә. Те­ге арт­ка чи­ге­нә, С ө м б е л а н а ку­лы­на ба­ла тот­кан ки­леш сәх­нә ал­ды­на чы­га. Го­рур кы­я­фәт­тә ба­сып то­ра. Та­гын да як­ты­ра. Ир­тән­ге шә­фәкъ кы­зыл­лы­гы кү­ре­нә баш­лый. Ул да түгел, кар­га­лар һәм коз­гын­нар кө­түе күк­не ба­сып ала, кар­гыл­дап-кар­гыл­дап оча­лар.
П Ә Р Д Ә.

Казан, 1997–2002.





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   28   29   30   31   32   33   34   35   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет