ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет2/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   39

КҮҢЕЛ ИШЕГЕ


*Айдар Юзигә
Синең тормыш шайтан аланында

Алмагачлар белән янәшә —

Затлылыкның тәмен сизгәнеңдә

Бәхетеңә сагыш ярәшә.


Бәлки әле сөйләр сүзнең тәме

Ишмәгәндер акыл тауларын,

Ул син идең, гүзәл дөнья гаме

Йөрәгеңә коя шауларын.


Шәм яктысын тергезгәндәй йөри

Үксез бала булып өметләр,

Бәхет белән сагыш җанда көйри,

Ил айкады синең кебекләр.


Кошлар дәрте кебек ишетелә

Күгәрепме күкнең күкрәве,

Минем әле бәхет ишегемдә —

Калку калды өмет күкрәге!



26.06.01.


МОҢ ИЛЧЕСЕ


*Композитор Котдүс Хөснуллинга

Күңелеңнең сагыш тугаенда

Сандугачы булып яшәгән

Моңнарыңның дәрте гомереңдә

Күз яшьләрең булып яшьнәгән
Чаткылары җиргә аз тамдымы,

Күп идеме өмет хыялда —

Туктамас көй кебек халык гаме

Йөрәкләрдә кабат уяна!


Көй — илаһи сүзе Аллаһының,

Күкләр белән Җирләр сөйләшкән

Мизгелендә илдә яшәешнең

Серләренә серләр килешкән!


Бәхетләрен тоеп яшәү бәлки

Тәтемидер бәндә көнендә…

Сезнең көйләр дәрте булса иде

Дөньялыкның якты йөзендә!



27.06.01.


ГОМЕР ТУГАЕНДА

Гомер уенында кеше гаме,

Язмышының шәрә урамында

Әллә кыйбат, әллә очсыз җаны,

Сынык теше — өмет ярыгында,
Энҗе кебек сукыр ялтырагы

Сүнгәндә дә сүнә белми яна,

Кемнәр — өстен, кайсы — арырагы,

Ә намусы гүя бием-апа.


Кайнатырга тели, әмма өмет —

Килен кебек керә көннәренә,

Төннәрендә кибеп, җилек-җилек

Үтә бара хәтәр көннәренә.


Кеше гаме — гомер уенында!

Куенында өмет булганында:

Кем туй итә тормыш тугаенда,

Кем җеназа укый туганына.

Июль, 2001.


ҖАННЫ КӨЙЛӘҮ

Үчекләнсәң әгәр, сабырлыкның

Тынлыгында туктат көймәңне,

Мәгънәләре шушы бу барлыкның,

Ватылганнар шулай көйләнде.
Керфек төшкән саен юрый калсаң,

Күз яшенең бетмәс хисабы,

Гомереңне әгәр сүтә алсаң,

Тар тоелыр дөнья кочагы.


Үпкәләштән түгел, үтелгәнне

Төзәтерлек кодрәт — гаделдә,

Ил эчендә илләр түгелгәне

Азмы булды бөек хәлендә!


Үпкәләсәң, ирләр кебек бул син,

Төбеңдә кал, чыкма һавага,

Җил куркытты мескенлекнең төсен,

Уй яхшысы — җанга дәвага!

Июль-август, 2001.

ЗАР БАЗАРЫ

Очсызлыкка чыгу бу гомернең

Харап итә бөтен барлыгын,

Ни аяусыз тормыш базарының

Һәркем белә зарда тарлыгын.
Сумга алдап, тиен белән сатты

Азларнымы, бәһаң төшереп?

Тормыш дигән шушы базар хакы

Азмы китә торды бүселеп?


Яшәү дәрте борын чөйдермичә

Калмый шул ул, бәхет көтәсең,

Ил эченә очып кердең ничә —

Кем дә күрмәс безләр күрәсен!


Алмагачлар шау чәчәктә булыр

Уйнаганда язмыш кураен,

Болыннарда гомер утлап йөрер,

Айкар хәтер тормыш тугаен.

Сентябрь, 2001.

БУЛАСЫ БАР ӘЛЕ, БАР


*Рәссам Фаил Зыязовка
Пумаладан тамган һәр буяуның

Бәяләрен дөнья аңлар әле!

Ул — сыгылган күзең яшьләренең

Яшәү мәгънәсеннән алган гаме.


Гомер — зая, гел уздыра үзен,

Оныттырып хәтта кемлегеңне,

Күңел елый ерта-ерта күзен,

Буяуларда сөйләп күргәнеңне.


Сурәтләрең җанлы булып туып,

Җан сорамый калмас үлгәндә дә,

Һич чараң юк, һәммәсенә күчеп

Баргач җаның күргән күрмәгәндә.


Пумалаңнан тамган бу төсләрнең

Сурәт булып мәңге яшисе бар,

Бәхет бүләк иткән зат хисләрнең

Тәлгәшеннән тамып торасы зар.




КӨННӘРЕМ САГЫШЫ

Күзләреңдә якты нурлар —

Көзләрдә сүнгән, сулган,

Көзләрдә сүнеп калганнар

Язда уянмас сыман.
Бу кышларга ничек керим,

Ничек үтим түреңә,

Кемнәр аңлар сөйләр сүзем,

Ничек әйтим үзеңә?


Бәхет булыр көннәрем бар,

Ник тулалар сагышка?

Көннәремне каплар ак кар,

Өметем юк ак кышка.


Язларымда күңел һаман,

Болынында, бакчада,

Әмма алар артта калган,

Гомер үргә барса да.



КЕНДЕК КИСҮ

Кызганабыз дөнья ялганына

Алданудан җуйган барлыкны,

Аның безне сатып алганына

Бәрабәр дип белми байлыкны.
Әрәм, дибез бары ахырында,

Ә әүвәле дөнья куабыз,

Әмма күп чак аңлы булганың да

Мәгънә дигәнебез җуябыз.


Нәсыйхәттән саннар күптән өстен,

Имеш-мимеш, юкса, күбебез,

Мин кендекне дөньялыктан кистем,

Сез дә хакыйкатьне белегез.




ИЛДӘГЕ КӨН

Бәхет белән каршы алган көннәр

Алда мең кат булсын, һәрвакыт!

Син ул вакыт әйттең нинди сүзләр,

Искә алам күңел балкытып.
Болыт түгел, сүнгән күңел каплый

Кояш йөзен хәтта өйләдә!

Безнең кәеф дөньялыкны саклый

Караңгылавыннан күләгә.


Безнең кәеф яшәү тантанасы

Булып дәрттә һаман кояшлы!

Бу ничек соң болайлар буласы —

Ак болытлар узды күз яшьле?!.


Тамчы-тамчы гына, күлләр ясап,

Харап итеп юллы кешене!..

Кояш чыкты кабат илне зурлап,

Дәва итеп җаны күшекне!




КЕМНӘР ИДЕК ӘЛЕ?

Сүз кадере акылларны тота,

Күңелләрне сакка мәҗбүрли,

Дөньялыктан чыгып китә хәтта,

Калмый күләгәсен төшерми.
Үпкәләтә, нурда балкыта һәм

Телдән-телгә күчә сер булып,

Сүнгән чакта җанга биреп илһам,

Терелтә ул тәмам моң тулып.


Кадереннән чыгып, һәлакәткә

Илтә бара хәтта илләрне,

Һәммә кеше, гомер бәрәкәттә

Яши биреп, һаман иләрде.


Бөекләрне беләм, биекләрне...

Хикмәт базарында — сирәкләр!

Сүз кадерен тоткан кебекләрне

Хөкемендә тарих ни итәр?






Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет