Драматик поэма
К а т н а ш а л а р:
Ш ә е х г а л и, Касыйм ханы.
Я д к ә р, Әстерхан шаһзадәләреннән, Казан ханы.
Б у р н а ш, әмир, Шәехгали вәзире.
К о л ш ә р и ф, Казан сәиде, Ядкәр вәзире.
Ч а п к ы н О т ы ч е в, кенәз, Казан хөкүмәте вәкиле.
К ә й б ә к, Себер кенәзе, Казан хөкүмәте вәкиле.
Ф а т ы й м а, Шәехгали хатыны, ханша.
Д а н с о л т а н, Җангали ханның кызы, Шәехгали тәрбиясендә.
Җ а н с о л т а н, Шәехгали ханның тәрбиягә алган кыз туганы.
М а һ и с о л т а н, Шәехгали тәрбиягә алган кыз.
Х ә й б у л л а, Юрьев шәһәре башлыгы, Әстерхан ханзадәләреннән.
К а н д ы р, карт сәүдәгәр.
Б ә д р и, яшь сәүдәгәр.
К а н а ш, казаклар атаманы.
И л ч е.
К а з а к л а р.
К а н д ы р с ә ү д ә г ә р н е ң ө ч у л ы.
С ә ү д ә г ә р л ә р.
К ы з л а р.
Т ә х е т, и ш е к я н ы с а к ч ы л а р ы.
Х а л ы к.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ.
Касыйм шәһәре. Хансарай.
Ш ә е х г а л и х а н һәм Б у р н а ш ә м и р керәләр.
Ш ә е х г а л и
Минме аңа, башым, билем бөгеп,
Дөрес, диеп торып һәр сүзен,
Кол булырга тиеш?
Каян килеп,
Әллә кемгә саный ул үзен!
Б у р н а ш
Ә шулай да кирәк түгел иде
Аның белән сүзгә керергә!
Хәзер аннан нәрсә көтик инде?
Ш ә е х г а л и (үртәлеп.)
Бар каршына,
Егыл тезеңә!
Б у р н а ш
Анысы — булмас!
Кенәз каршысында
Кайчан тезгә төшә әмир зат?
Ш ә е х г а л и
Ә нигә соң акыл өйрәтүдә?
Минем алда кем син,
Нинди хак
Белән монда арттан калмый йөреп,
Үзең һаман акыл сөргән булып...
Агың — кара синең, караң — ак!
Б у р н а ш (баш иеп.)
Гафу, ханым, сезнең бөеклектән
Кояш үзе көнли, акылда
Ярышырга әгәр сезнең белән
Исәп тотса — кайгы аңарга!
Ул Адайны әйтер идем инде —
Кем иде ул Казан йортында?
Сәүдә итеп карамакчы булды,
Ирешәлми кәрван йөртүдә,
Барлык малын харап итте дә,
Монда килеп оялады, ахмак,
Ние белән ярый? Аны кем дә
Санамыйлар иде кешегә...
Инде монда кенәз булып алмак,
Иван үзе хәтта шуңарга
Һаман карый, барлык сүзен тыңлый,
Әгәр әйтсә: “Моны асарга!”
Ул шунда ук фәрманнарын юллый,
Ярлыкарга кушса,
Сәбәбен дә хәтта сорамый...
Адай кенәз (төкереп куя),
Әйтер идем инде,
Телдә калмасын сүз!
Түз, йөрәгем, түз!
Ходай үзе
Андый адәмнәрдән сакласын!
Бөтен татар монда тулып,
Йортын
Иван үзе хәтта танымасын
Белми әле, тоймый хәйләсен!
Дөресе шул, ханым!
Барсын бутый
Адай кенәз, аның сүзеннән
Иван чыкмый, хәтта сезгә каршы
Утлар ява булыр теленнән!
Ш ә е х г а л и
Минем белән ник дошманлык итсен?
Белмимени Иван үзе дә?
Мин — хан! Ул кем әле?
Ничек әйтсен
Миңа каршы торып сүзен дә?
Б у р н а ш
Ансы шулай... Әмма иртәгә көн
Ничек булыр, Адай бутаса?
Ш ә е х г а л и (уйланып.)
Әйе! Беләм,
Әмма ул Адайдан
Аласым юк, кем дә җайлаша
Тәхет җылысына арка куеп...
Әгәр эшләр уңай бармаса,
Иван белән ара буталса?
Алай булмый,
Аңны кулга җыеп,
Үзем ясыйм аны тамаша!
Көлке итәм!
Иван миннән башка
Беркем түгел, патша аталу
Белән генә китеп булмый алга,
Кая ди ул аңа хан булу!
Татар колы!
Чынгиз нәселеннән
Килсә иде әгәр, ул чакта
Илчеләрен кабул итүләрдән
Баш тартмаслар иде...
Бу хакта
Сүз кузгату үзе тел чайкаудан
Уза алмый, әгәр Адайга
Калса дөнья, тәмам таркалачак,
Эше бара алмас уңайга!
Б у р н а ш
Сезнең исем, дәрәҗәгез кебек
Бу дөньяда һичкем тумаган!
Ш ә е х г а л и (ачулы.)
Сөйләмә сүз!
Сикерттермә кибәк —
Тумаган да, имеш, булмаган!
Б у р н а ш
Гафу, ханым,
Мин дөресен әйттем:
Нәселегез — Чынгиз нукасы!
Әхмәт ханның нәселеннән килгән
Даныгыз бар — илләр тоткасы!
Ш ә е х г а л и
Ярар-ярар, булсын синеңчә!
Б у р н а ш (ялагайланып.)
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Сезгә мәрхәмәтлек килешә!
Ут яктысы якыная.
Тыңланыпмы йөри кем анда?
Ш ә е х г а л и
Фатыймадыр, монда килергә
Тиеш иде,
Кемгә йөрергә
Рөхсәт булсын инде биредә?
Б у р н а ш
Күңел тыныч түгел, Иванны да
Беләсеңдер, туры эш йөртми,
Әле монда, әле анда колак
Куеп йөри, алай килешми!
Дәрәҗәсен ваклый — гайбәт белән
Эше барса әгәр...
Ф а т ы й м а керә.
Ф а т ы й м а
Төн катышлый
Кемнәр болай, дисәм, шаулаша,
Бу сез икән — ике, пар ябалак
Дөнья бүлә, дөнья өләшә.
(Китә.)
Ш ә е х г а л и (көлә.)
Ишеттеңме? Чалт — ямады сиңа?
Б у р н а ш (көлүенә кушылып.)
Эләкте бит әле сезгә дә!
Ш ә е х г а л и
Хатын-кызга ике җәя ара
Якын килмә, диләр, шуңарга!
Ут белән бер, куыра да ала
Һәм чыгара сине юләргә!
Б у р н а ш
Мин үзем дә шулай уйлый идем,
Әмма иргә ялгыз яшәве
Җиңел түгел, биш хатынны алсын —
Берне генә сөя йөрәге!
Ш ә е х г а л и (аптырап.)
Нәрсә булды әле, Бурнаш әмир,
Әллә инде син дә дөньяның
Уенына бирешмәкче булдың,
Чишелеп китеп нәфес богавың?
Б у р н а ш
Улым үсте, инде балигъ булды,
Шушы хакта ата йөрәге
Кайгы утын йотмый каламы соң,
Гаилә кирәк аңа, терәге!
Ш ә е х г а л и (аптырап һәм үртәп.)
Нинди утлар йоту ди ул тагын?
Ир егеткә иле кинәнер!
Балигъ булса улың — зур сөенеч,
Туйлар яса, әйдә, өйләндер!
Баш кодага үземне дәшәрсең...
Бу кайгылы йортның эче дә
Яктырыплар китәр, урыс көнләр
Татарның да дөрес эшенә!
Б у р н а ш
Ансы шулай, әмма...
Минем сүзнең
Артыгы юк һәм дә киме дә,
Күп суларны бергә кичтек, ханым,
Кимсенү дә килде, җиңү дә.
Мин һичвакыт зар итмәдем сезгә,
Дошманнарга сүзне йөртмәдем,
Хезмәтемдә туры калып, көн дә
Киеп йөрдем ялчы чикмәнен!
Ш ә е х г а л и (җитдиләнеп.)
Үтенечең бармы, Бурнаш әмир,
Ераклардан алып сөйлисең?
Әле, улым, дисең, әле — үзең,
Күп түгелме миннән сорыйсың?
Б у р н а ш (тезләнә, тезендә ханга килә.)
Гафу, ханым, берүк-берүк гафу,
Гөнаһлымын сезнең каршыда!
Кая киткән миннән оят белү,
Кая киткән?!.
Ш ә е х г а л и
Ярый, аңсызга
Санасам да синең бу эшеңне,
Ә шулай да сүзең эчендә
Сере бардыр сыман, күңелдә шик
Калдырасың, сөйлә шушында
Уйларыңның агын һәм карасын,
Яман уең янып башыңда
Йә үзеңне харап итәрсең!
Б у р н а ш
Юк, падишам, һичбер яман уем,
Гафу бары, миндәй колыңда
Һичбер яман, һичбер начар уйның
Торганы юк иде, монсын да
Итагатьтән өстен диеп уйлап
Кабул итә күрмә, Ходаем
Үзе шаһит, юк күңелдә минем
Яманлыгым, кояш һәм аем
Булдыгыз сез, даим бар хезмәтем
Сезнең бөеклекнең сәбәбе,
Җөрьәт итсәм әгәр начар уйга,
Ләгънәтегез, димәк, хәбәре!
Ш ә е х г а л и
Ярар, тор хәзер үк шушы тезеңнән,
Килешми ул синдәй әмиргә
Тездә калу, мондый гадәтең
Барын белми идем әлегә!
Б у р н а ш
Күтәрелмим, ханым,
Моннан сезнең якты
Җылырак һәм мәгърур күренә,
Сезнең алда җаным фида булсын,
“Сез-сез!”— диеп
Нурыгызга гөлләр үрелә!
Ш ә е х г а л и
Син гөл инде алай булгач, ярый,
Утыра бир, догаң кабулга
Килсен берүк, амин!
Инде сөйлә —
Нидән булды синдә бу гауга!
Б у р н а ш
Минем улым, беләсез, падишаһ,
Балигъ яшьтә, саны да төгәл,
Серен ачты миңа бу көннәрдә,
Дансолтан, дип җаны һәм көяр!
Ш ә е х г а л и (балкып китә.)
Дансолтан, дип?
Нинди изге хәбәр,
Нинди затлы сүзләр сөйлисең?
Шушы кадәр энҗе-мәрҗәннәрне
Чәчеп җибәр, нигә төйнисең!
Б у р н а ш
Оят иде миңа сүз башларга,
Кәефегез китәр дип куркып
Сүз энҗесен йөрттем куенымда,
Инде авыр уйны очыртып,
Тынгы тапты җаным,
Рәхмәт, ханым (тора),
Кояшыгыз тәмам яктыртып,
Болытларны алды баш очымнан,
Кабул кылып сүзем яратып!
Ш ә е х г а л и
Туй ясарга тиздән насыйп итсен,
Каршылык юк кебек... Син үзең
Ни уйлыйсың, әллә монда керсен?
(Яктырып килгән тәрәзә янына килә, анда күз салып ала.)
Таң да атты, инде уянгандыр...
(Шаяртып.)
Бәлки әле сүзе башка булыр?
Казан бәген санга алмый торыр?
(Җитдиләнеп.)
Казан... Казан...
Ә Казаннар нишли, бу гомер
Хәбәр-хәтерләре ишетелми,
Булдылармы янып һәм күмер?
Б у р н а ш
Анда хәлләр — утлы табадай бик
Кызып бара, диләр, тагын да,
Бары тәкәбберләр һәм гидайлар
Калып бара тәхет янында.
Ш ә е х г а л и
Син дә, качтым, диген, урыска
Хезмәт тартып, тагын орышка
Бармый гына шөкер ана итеп
Яшәмәкчең рәхәт тормышта.
Б у р н а ш
Нинди сүз ул, ханым, әле кайчан
Качып ятканым бар? Үзеңә
Юлдаш булдым, китми шушыннан,
Ни әйтсәгез, күндәм сүз илә...
Инде минме куркак җаннардан?
Инде минме артык? Яныгыздан
Куамы хан? Ярый, хуш иттек,
Без икебез сүнмәс ут идек...
(Чыга бара.)
Ш ә е х г а л и (көлеп.)
Дансолтанны әллә оныттың?
Улыңамы, диеп, колагын
Тешләмәкче булып килүнең
Тәмен югалттыңмы, Ходаем?
(Үзгәреп ала.)
Ярар, сиңа булып, теләгәнең
Кабул итеп алып, уңаен
Куя торса заман, сарайларың
Кояш белән тулсын, Ходаем!
Ир үпкәсез булмый, (үз алдына.)
Юктан гына
Ара бозып, алып хәтерне
Яшәр чаклар түгел, җайларына
Торулары гына хәерле.
Ау киемендә Д а н с о л т а н керә. Артыннан кызлары килә.
Үтеп китмәкче.
Тукта әле, кызым, бире килеп,
Сәламне ал әле, сагынып
Алган чагым иде сине көтеп,
Кайда йөрдең болай ашкынып —
Иртә таңнан,
Әллә соңга калып, адашып?
Д а н с о л т а н туктала. К ы з л а р ы китә.
Д а н с о л т а н
Тыңлыйм, ни сүз, атам-солтаным?
Ни боерык — шуны тотамын!
Ш ә е х г а л и (аңа килеп.)
Күз керфегең ник салынган болай
Йөзләреңне тәмам болытлап?
Нәрсә булды, җаным, и тулган ай,
Күңелемне алдың авырлап?
Д а н с о л т а н
Ага атам, мине ачуланма,
Арганмындыр, соңга калынды,
Үз ягыма чыгыйм, бу җаныма
Шунда табалырмын тынгыны.
Ш ә е х г а л и
Тукта, кызым, күңел тәрәзәсен
Ватып китмә, берүк, кадерлем,
Минме сине белмим,
Яшерәсең —
Нәрсә булды, җаным, гүзәлем?
Ник әйтмисең, әллә берәрсе
Кимсеттеме, өзеп үзәгең?
Әйт үземә, аның күрәсе
Шушы булыр — кылыч,
(билендәге кылычын кузгатып куя),
Беләсең!
Д а н с о л т а н
Юк, мин китим, үз ягыма барыйм,
Арыганмын, бары шул гына,
Рәхмәт сезгә, атам, өздем җаным,
Күзләремә яшьләр җыела.
Ш ә е х г а л и
Бар, кызым, бар, тынычланып ял ит,
Арыгансың булыр, мөгаен,
Хәтеремә якты утларың төрт,
Нурландырып күңел сараен!
Д а н с о л т а н китә.
Б у р н а ш
И балалар, белсәгезче, ата,
Ана җаны, сез, дип сызлана,
Җан көю дә бары сезнең хакка,
Сез, дип йөрәк сыза, кузгала!
Ш ә е х г а л и
Йә, алай ук бетеренмик әле,
Бала хәсрәтеннән Ходаем
Саклый күрсен берүк!..
Үз баламны
Бирмәде шул, өзәм үзәгем,
Балам, диеп,
Балам, күз нурым!
(Сагышлана.)
Могҗизасын кылмады Ходаем,
Үтенечем кабул итмәде,
Догаларда даим булдым күндәм,
Юк икән шул насыйп хикмәте!
Б у р н а ш
Бер-бер артлы өч кызыгыз үсә,
Өч күгәрчен, бәхет кисәге,
Сезгәме соң җаннар картайтасы,
Үзәгегез юктан өзәсе?
Ш ә е х г а л и
Алай-й-й...
Дансолтанны әйтәм, йөрәгемне
Кисте әле аның сагышы,
Булмый болай, барып хәлен белим,
Фатыйма да кая югалды?
(Китәләр.)
Өч яшь сәүдәгәр — К а н д ыр у л л ар ы керә.
Б е р е н ч е с е (аптырап.)
Ничек болай җиңел уздык әле?..
Юлыбызны беркем бүлмәде!
(Тәхет һәм ишек янындагы сакчыларга карап ала.)
Болар — тора, әллә өрәк инде?
Тик адәмчә кигән күлмәге!..
И к е н ч е с е
Күп сөйләшмә...
Монда диварлар да
Колаклы, дип сөйли кешеләр,
Ераклардан бире килеп җитеп,
Гаиб булды, диләр, күпмеләр!
Ө ч е н ч е с е
Мин Касыймны — тирән чокыр, диеп
Белә идем кеше сүзеннән,
Бернинди дә чокыр түгел икән,
Шул ук адәм, шул ук сүз белән
Сөйләшәләр, сәлам алышалар,
Базарлары ярлы ичмасам,
Җиңел кулдан гына алмашалар,
Бу илләрдә мәгәр тукталсаң...
Б е р е н ч е с е
Кая киткән, нигә һичкеме юк,
Туктатучы, сорау салырлык?
Әллә инде адаштыкмы икән —
Шайтан тозагына юл алып?
И к е н ч е с е
Әйдә киттек яхшы чакта моннан,
Таш капчыкка барып төшкәнче!
Ө ч е н ч е с е
Ник куркасыз? Ис китәрлек бер ни
Шәйләнми бит, Сарай эчендә
Заты да юк, тәхет тә күренми...
Ирешмәдек әле түренә?
Б у р н а ш керә.
Б у р н а ш (боларны күрүгә, аптырап һәм курка калып.)
Болар кемнәр йөри әле монда?
Көпә-көндез — нинди гамәл бу?
Кемнәр кертте? Кая каравыллар?
(Аваз сала.)
Гаскәриләр керсен, каравыл!
Ө ч е с е бердәй тезләренә иңәләр.
Ө ч ә ү б е р г ә (куркышып):
Гафу, ханым, гафу! Чакырмагыз!
Хата — бездән, булып мөнафикъ,
Ялгышлыкта монда килеп кердек,
Сезне күреп безләр куандык.
Б у р н а ш (батыраеп һәм ачуланып.)
Ни эш белән йөрисез, дип сорыйм,
Хәерсездән булып хәерсез?
Шушы хәлдә әгәр очрашмасак,
Кылыр иде икән ниләр сез?
Ө ч е н ч е с е
Гафу, ханым, сезне күрергә дип
Килгән идек, инде ничә көн
Катыгызга аяк басалмыйча,
Төшермичә читек үкчәсен
Йөредек без, гозер белән килеп
Китәселәр идек бичара,
Очраштырды Хода, мең рәхмәтләр,
Йөзегездән кояш чагыла.
Б у р н а ш
Нинди кояш тагын? Әллә тәмам
Саташтымы татар дөньясы?
Ө ч е н ч е с е
Саташмады, ханым, саташмады,
Татарларның сезләр — хуҗасы!
Б у р н а ш (йомшап.)
Ярый, тыңлыйм, сөйлә, әйдә, нинди,
Нәрсә иде әйтер сүзегез?
Һәммәгез дә гозер белән килә,
Туймас булды татар, күремсез!
Б е р е н ч е с е
И бөек хан, сезнең нурыгызда
Илнең көне тәмам яктырып,
Безне бәхет белән кинәндерә,
Мактауларны сезгә җиткереп
Әйткәнебез өчен гафу, ханым,
Ни чарадан булдык бичара,
Кемгә барыйк, кемнән сорыйк икән —
Тәмам хәерсез без соң ара!
Б у р н а ш
Сөйләгез, дим, сөйлә, ә сез һаман
Кояш, дисез, бәхет, башкасы!..
Ни китерде сезне безнең алга?
Ачык булсын хәзер барчасы!
С ә ү д ә г ә р у л л а р ы кайсы сүз башларга белми карашып алалар.
Б ер е н ч е с е (өченчесенә күрсәтеп.)
Ул сөйләсен, ханым, арабызда
Өлкәне дә, монда китергән
Кешебез дә шушы, сез һәммәсен
Төшенерсез аның сүзеннән.
Ө ч е н ч е с е
И бөек хан, сезнең гамәлегез
Илнең-көннең яме булганга
Сезгә килдек, гозеребез — авыр,
Әмма җиңел, диләр, сезләргә!
Б у р н а ш (ачуланып.)
Сөйләгез, дим, юкса әллә кайчан
Каравылга биреп җибәреп,
Зиндан төпләрендә черетергә
Әмер булыр иде, сүз алып,
Гозерегез әйтә алмадыгыз,
Безгә күпләр килеп, бәхетен
Тапмый киткәне юк, сез белегез
Дәрәҗәсен безнең тәхетнең!
Ө ч е н ч е с е
Сүз сөйләүдә безнең маһирлык юк,
Эшләребез — сәүдә, кәраван
Йөртү белән без базарлар алдык,
Әмма йөрәк әрни ярадан...
Идел буйлап кайта килә идек,
Өстебезгә һөҗүм иттеләр,
Көймәләрне тәмам таладылар,
Мал-туарны алып киттеләр.
Б у р н а ш
Кем эшләде моны? Казаннармы,
Әллә инде нугай, башкасы?
Ө ч е н ч е с е
Һичкем түгел, Идел ярларыннан
Чыгып баскан урыс казагы!
Б у р н а ш
Нәрсә дисез? Алар анда каян
Килгән әле, кемнең әмерен
Үтәп алар илне бүсеп йөри,
Мыскыл итеп Касыйм тәхетен?..
Ул җирләргә Шәехгали хуҗа!..
Каян килсен урыс Иделгә?
Казаннардыр әле, әйе, шулар
Бутар өчен безне, сезләргә
Урыс булып күренгәннәр алар...
Азды Казан, азды һәммәсе,
Акыл сабакларын укытасы,
Кырып-себереп барсын түгәсе
Генә калды, һай явызлар алар,
Халкы явыз, явыз түрәсе!
(Уйга кала.)
Ө ч е н ч е с е
Гамәл барда эш табыла, ансы,
Эш йөрткәндә, байлык казану
Җае чыгар, әмма кулларында
Карт атабыз калды, кызгану
Хисе белән йөрәкләрдә ут һәм
Ялкын гына, ярдәм сезләрдән
Булмасмы, дип гозер белән килдек...
Җанны кызганмыйбыз сезләрдән!
Б у р н а ш
Исемнәрен ничек дисез әле,
Ул сөекле газиз атагыз
Таныш кебек безгә, ничек әле,
Йәгез әле, йәле, атагыз?!.
Ө ч е н ч е с е
Безләр аны, Кадыйрислам, дибез,
Эшен йөртте Мәскәү белән дә,
Аның сәүдәләре дан алдылар
Һиндестанда, Бохар җирендә.
Халык аны үз күрүдән даим,
Кандыр бай, дип йөртте электән,
Шушы ләхап, шушы кушаматы
Нәселебез белән береккән,
Кандыр, диләр аны, тотып калды,
Идел менгән җирдә казаклар,
Без ишеттек, сезнең кулыгыздан
Килә торган эш дип, ул яклар
Белән элемтәдә тора идек,
Йөртә идек сәүдә кәрванын,
Менә инде каршыгызга килдек
Өмет итеп Хода хикмәтен.
Б у р н а ш (уйланып.)
Кандыр, дисез, Кандыр —
Кадыйрислам...
Колагыма таныш бу исем!
Әмма менә сезләр ялгышасыз,
Андый мәкер, золым һәм эшен
Казакларга сылтап, Казаннар ул,
Күптән түгел кайтып зур илчем
Хәбәр бирде, сәүдә корабларын
Талауларын, малдан өлешен
Бирмәгәнгә күпме сәүдәгәрне
Кылыч белән турап салганнар,
Ә әткәгез Кандыр сәүдәгәрне,
Кәфер, диеп утка якканнар!
Ө ч е с е б е р г ә (елап):
Йа Ходаем, бу нинди сүз тагын?
Башларыбыз бәла эчендә!
Әнкәбезгә кайтып нәрсә диим,
Ничек карыйк кеше күзенә?
Б у р н а ш
Моннан соңда Казан әһелесен
Яклап сөйләр әллә телегез?
Атагызны алар харап итте,
Нәрсә булыр инде эшегез?
Б е р е н ч е с е (сикереп торып.)
Үч алудан артык инде кулдан
Берни килми минем, абыйлар,
Ничек сезләр түзеп тормак була,
Ул Казаннар тәмам аздылар!
Әгәр бүген яуга чыгыйк, дисәк,
Үзем барам, ханым, үч алып
Бетермичә тынмас шушы җаным,
Бәгыремнән тора кан тамып!
(Авыр тонда.)
Үтергәннәр, яндырганнар, атам,
Нәрсә диеп шунда калдырып
Китә алдым сине, нигә әйттең,
Нәселемне кал, дип, коткарып?
Ул вакытта әгәр яннарыңда
Торган булсам, явыз ниятле
Казаннарга кул батырыр идем —
Бугазына үткен тырнакны!
(Абыйлары кочагына ава.)
Эһ атабыз, тере хәлләрендә
Яндырганнар... Кәфер аталыр
Ни гамәлең бар иде соң синең?
Казан йортын инде ут алыр.
Б у р н а ш
И балалар, менә эшләр ничек!
Ни көттегез явыз Казаннан?
(Уйланып.)
Менә нәрсә... Сезгә ярдәм итеп
Булмасмы бу сүзнең җаеннан?
Үзегезне хезмәтемә алып
Эш йөртербез хәзер без бердәм!
Сезнең кебек гаярь егетләргә
Мохтаҗлыкның әле беткәне
Юк әлегә, әмма иртәгә соң
Булуы бар, вакыт дигәне
Һаман-һаман безнең җайга йөрми,
Ашыкмагыз, бүген уйлагыз,
Ә иртәгә тәхет каршысына
Рәхим итеп тагын түрләгез!
Булдырсагыз, сезгә олы эшләр,
Ир гамәлен бәлки йөкләрбез,
Арабызда калсын шушы серләр,
Килешенеп барсын эшләрбез!
Ә хәзергә, хуш, сау йөрегез, дим,
Бик алай ук ерак китмәгез!
Әй, каравыл, кая, кем бар анда?..
Йә хушыгыз, сезне көтәбез!
Ө ч е с е б е р г ә:
Без баш өсте, нәрсә боерсагыз,
Әмерегез вакыт эчендә
Сез кушканча тәмам үтәләчәк,
Серебез дә калыр көчендә!
К а р а в ы л керә.
Б у р н а ш (к а р а в ы л г а.)
Зурлап озатыгыз кунак якка,
Ә иртәгә дәшеп үземә
Сөйләшермен, ярый, мең иминлек
Сезләргә һәм олуг илемә!
К а р а в ы л белән ө ч е с е дә китәләр.
Ш ә е х г а л и керә.
Ш ә е х г а л и
Кемнәр иде, алар нишләп йөри,
Әллә сәүдәгәрләр идеме?
Тавышлары сарай эчен алды,
Ишетмичә калдым сүзеңне.
Б у р н а ш (көлеп.)
Шулар инде, тагын кемнәр булсын,
Мескен кавем, нәрсә әйтсәм дә
Шуңа күнеп, мине сез дип белеп,
Тәгәрәште алар үкчәмдә!
(Тагын да көлә.)
Ш ә е х г а л и
Ансын булдырасың, күпме кеше
Син төлкенең төшеп кулына,
Үз башына бәла тапты, менә
Тагын болар синең алдыңда
Кол булмакчы... Нәрсә иде икән —
Гозерләре бәлки булгандыр?
Ишетмичә калдым, нәрсә анда?
Ничек булган, диде, ата-ул?
Б у р н а ш
Сезнең белән бутадылар мине,
Сер бирмәдем, безнең казаклар
Кулынамы төшкән аталары,
Кандыр, диләр, йөртеп сәүдәләр,
Күп илләрдә даны таралган, ди,
Белә, диләр, яше-карты да,
Аны йолып алмакчылар икән...
Иделдәге казак кулында
Калганнарны кем коткара ала?
Иван сүзен тотып әле дә
Казан йортын тәмам камадылар,
Керми алар һичкем хәленә,
Ә мин инде, юри сүзгә килеп,
Төшенгәндәй барча серләрне,
Бар бәлане Казаннарга ягып,
Бераз алдап, хәтта боларны
Сезнең якка авыштырып куйдым,
Бергә ясап акны-караны!
Ш ә е х г а л и
Бу дөньяны тәмам буташтырып,
Кешеләрен адаштырырга
Булдырасың, ансы, шуның өчен
Сүз җаенда адаштырырга
Берни тормый сиңа, кайвакытта
Шиккә калам, бәлки урының
Зиндан синең?
Нәрсә эндәшмисең?
Дөрес түгел әллә әйткәнем?
Болай булса, алда эшләребез
Ничек барырын да беләлмим.
Б у р н а ш
Шаяртасыз, ханым, сынавыгыз
Өчен, ансы, рәхмәт, һәрдаим
Сезнең кемлек өчен хезмәт иттем,
Ярлыкасын, берүк, Ходаем!
Ш ә е х г а л и
Ул — ярлыкар, һәммә гамәлебез
Аның әмеренә бәрабәр,
Ә югыйсә ни дип тырышабыз,
Болар бар да изге хәбәрләр!
Достарыңызбен бөлісу: |