ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет31/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   27   28   29   30   31   32   33   34   ...   39

КОЛШӘРИФ ТӘҮБӘСЕ


Оратория
К а т н а ш а л а р:

К о л ш ә р и ф, тарихи шәхес, Казан ханлыгының соңгы сәиде, шагыйрь һәм хаким, яшел чапаннан, ак чалмадан.

С ө е м б и к ә, ханбикә, баласын эзләүче ана.

Ү т ә м е ш г ә р ә й, Сөембикәнең улы, хан.

Т а р и х, аклаучы.

К и л ә ч ә к, хөкемче.

Б а л а л а р х о р ы .
БАЛАЛАР ХОРЫ

Без — тарихлы халык, бөтен барлык,

Олы эшләр шуннан башлана,

Тарихлардан килгән бөек хаклык

Дәрәҗәсен халык казана.
Тарихы юк — килер көнсез кала,

Белми кала яшәү сәбәбен,

Без, дәверләр үтеп, алга таба

Илтүчеләр чорлар хәбәрен.


Еллар кысасында чиксез сынау,

Меңдер балку, булган һәм сүнү,

Тарих юлы гүя урау-урау,

Күз яше дә булган һәм көлү.


Болар өчен тарих җавап бирер,

Бәлки бездер — килер буыннар?

Киләчәк көн балкып илгә килер,

Бөек эшләр тарих булырлар.


ТАРИХ

Тарих булыр өчен килер көннең

Бармы икән чорга җитәрлек

Егәре? Бу — килер буыннарның

Вәсвәсәсе илне бутарлык.
Дәверләрнең сере булган күпме

Гамәлләр һәм ирләр онтылды,

Сазлыклар да, инешләр дә кипте,

Ташка уйган сыннар егылды.


КИЛӘЧӘК

Ил барышын хәл итүче көч ул —

Килер көннәр, хәтта тарихны

Үзгәртүче кодрәт бу Җирдә шул,

Билгеләүче алга барышны.
Тарих — сәбәп кенә, нәтиҗәсен

Килер көннәр күрә һәм аклый,

Тарих — бакча гына, ә җимешен

Килер көннәр барлый һәм татый.


ТАРИХ

Алай гына булса иде бар да,

Белеп торыр иде Киләчәк

Ни насыйбы бүген һәм иртәдә —

Үтелгәннәр булып киләчәк.
Тарих шул ул гади үткән генә

Түгел, аның сере — тирәндә,

Азмы ирләр аңа төшенергә

Көч түкмәде шушы җиһанда.


КИЛӘЧӘК

Тарихларның нинди булганлыгы

Серен әгәр кемдер белергә

Тели икән, аның һәр барлыгы

Бары алда, килер көннәрдә.
Килер көн ул — менә мәңгелек сер,

Ә тарихлар — бар да билгеле!

Килер көннең йөзендәге бар кер —

Тарихлардан калган серминде?


Яшәү ямьле, әгәр өмет белән

Тулып атса һәрбер таңнарың,

Гомер юлын шушы диеп белгән

Шөһрәте бар илдә ирләрнең.


ТАРИХ

Өметләрнең хәтта акланмавын

Азмы сөйләп торды тарихлар?

Коры өмет җанны яралавын

Кемнәр белми — күрде тарлыклар.
Коры өмет — ә хыялдан гайре

Булмый шул ул, сәбәп — тарихтан,

Килер көннәр — агачтагы кайры,

Ә үзәге — китеп барыштан!


Моңа дәлил — халык күңелендә

Исемнәре калган батырлар,

Гамәлләре — тарих битләрендә,

Аларга — дан, шигырь һәм җырлар!


КИЛӘЧӘК

Бу барысы, һәммә бу барчасы —

Килер көннәр эше-гамәле,

Киләчәктә күпләр онтыласы,

Үз барлыгы таңның, үз гаме.
Колшәрифтәй асыл ирләрне дә

Килер көннәр истә тотмаса,

Тарихлардан килгән хәбәрне дә

Онытачак безнең тамаша.


БАЛАЛАР ХОРЫ

Килер көннәр тусын өмет белән

Гөлләр булып балкып, күңелләр

Шау чәчәкле бакча — ямьгә тулган,

Шуның өчен безнең гомерләр.
Һәр туар көн бәхет алып килә,

Мең куаныч белән яңарып,

Шулай булсын өчен көннәр илдә,

Килер көннән яшик ямь алып.


КИЛӘЧӘК

Ә тарихлар — булган һәм үткәннәр,

Хатасы күп аның саваптан,

Өмет белән килә яңа көннәр,

Башланып һәм бар да яңадан.
ТАРИХ

Бу яшәеш берни түгел, әгәр

Бүген белән бетсә кичәге,

Бер көн белән яшәп һәм күпмеләр

Мескен калды, тарих кисәве.
Һәр яшәеш әгәр киләчәксез

Булмый икән, бетә хәтере,

Моңа дәлил — борынгылар әйтер,

Утлар кичкән, күргән хәтәрне.


Сезнең алга Колшәрифне дәшәм,

Ирләр ирен, батыр, хикмәтле,

Иманына һәрчак тугры шул шәм —

Яктыртучы хәтер, йөрәкне.


КИЛӘЧӘК

Килсен әйдә, күрик ирләр ирен,

Тыңлыйк сүзен, нинди дәлиле?

Белде микән Киләчәк көн үзен

Зурлаячак диеп һәм иле?
Әллә ул да бары тарихлардан

Калган уеннарның корбаны

Иде микән? Килер көннәреннән

Узучылар әле булмады?


БАЛАЛАР ХОРЫ

Колшәриф дигән ак мәсҗиднең

Манаралары да ак шәмнәр!

Нурга чумып иман бөркүенең

Ямьнәрен дә сизмиләр кемнәр?
Колшәриф дигән шушы ирнең

Риваятьләр сөйли кемлеген,

Булган, диләр, ул терәге илнең,

Теләмәгән, диләр, кимлеген.


Колшәриф дигән ул исемнең

Аһәңнәре ятыш күңелгә,

Белеп булмый кемнең һәм кемлеген,

Эш төшмәсә әгәр үзенә.


ТАРИХ

Яшәешнең серен азлар белде,

Үтсәләр дә күпләр, ни хәтәр

Чорларның да үз җайлары булды,

Үзәкләргә булды һәм үтәр.
Һәркем яши өмет белән, әмма

Килер көннәр аны акламый,

Гыйбрәтләрне тарих бирер көнгә,

Кешелекне тарих алдамый.


КИЛӘЧӘК

Кемнәр булды, кемнәр яшәделәр —

Алар атар тарих бәясен,

Хакыйкать дип алар алдандылар

Аңламыйча нәрсә киләсен.
Колшәрифнең ниләр әйтәчәген

Белеп торам: һичбер акламас

Бу тарихның хәтәр уеннарын,

Мизгелен дә аның якламас.


КОЛШӘРИФ (сәхнәгә күтәрелә.)

Дөньялыкның якты язларында

Чәчәк атып яшәр язмышлар

Аз булмады, бәхет кочагында

Адашыплар күпләр калмышлар.
Яшәешне, кемнәр, авыр, дия,

Үзләренең холкын барласын,

Һәр кешегә Ходай бәхет бирә,

Үз кемлеген кеше аңласын.


Өметсезлек дәрте кисә икән,

Күңел тарлыгыннан — авырлык,

Бәхет өчен Җиргә кеше килгән,

Ә холкына хәйран калырлык.


Әллә кемнәр буласылар килә

Бөҗәкнең дә хәтта, мескеннең,

Бар бөеклек — хезмәт итү илгә,

Дөреслеге гамәл-эшеңнең.


КИЛӘЧӘК

Дөрес сүзләр: өмет — яшәү көче,

Килер көннең ачык капкасы,

Калган сүзләр барчасы да төче,

Бәндә күңеленең карасы.
КОЛШӘРИФ

Өметсезлек — шайтан коткысы, тик

Адаштыра адәм баласын,

Гамәл ялгышында күпме китек

Һәм хаталар ясап куясың.
Болай булыр диеп белдекмени,

Көттекмени ахыр харапны,

Яттан белеп Хода Китабыны,

Күңел йортын хата каралтты.


Барсы дөрес һәм китапча кебек

Иде корган тормыш һәм йортның,

Безнең башка мең бәлаләр килеп,

Эһ син, тарих, безне болгаттың!


ТАРИХ

Бөтен бәла — гамәл хатасыннан,

Каза йөри ирләр башыннан,

Өмет итеп олы казаныннан —

Ирләр йота агу ашыннан.
Китапларда әгәр хата торса —

Харап булыр иде кешелек,

Китап сүзе дөрес аңланмаса —

Дөнья кала шуннан ишелеп.


Фәлсәфәнең хакы — олы бәһа,

Хәтта илләр бетә ялгыштан,

Бу кешелек туя алмый аңга,

Чыга алмый калды сагышта.


КИЛӘЧӘК

Ә килер көн аклый бар ялгышны,

Исән булуларың хәерле,

Хәтер генә саклый бар сагышны,

Тарих кына казый каберне.
Яшәү көче олы бәһа тора,

Бәхет сиңа даим киләчәк,

Өметеңә килеп иреш, кара

Көнеңә дә якты иңәчәк.


КОЛШӘРИФ

Кылган хата акланырлык кына

Булса иде, җаннар тынычлап,

Күптән инде чыгып олы санга,

Шөкер итәр идек җан хушлап.
Ил бәһасе торыр диеп белгән

Идекмени сабый баланы,

Каргышлары өстебезгә иңгән

Һәм йөрәкләр авыр яралы.


СӨЕМБИКӘ (бас­кыч­тан сәх­нә­гә та­ба тө­шә, шун­да К о л ш ә р и ф аны та­нып ала, тез­лә­ре­нә иңеп, ба­шын тү­бән ия.)

Кая минем улым, Үтәмешем?

Никләр генә җанны телдегез?

Колынымнан нигә аерылдым?

Никләр аны харап иттегез?
Ил эчендә батыр ирләр бетсә,

Хатыннарны сатып, баласын,

Илне саклап калмакчымы булса,

Белсен алар ләгънәт орасын!


Кая балам? Ничек куллар барып,

Иманына аның үрелеп,

Кол иттегез, кочагыма алып

Иркәлимче, балам, бер күреп?


Кая балам? Кая, китерегез,

Күрсәтегез күзем, нурымны?

Хәтта шуңа җитмиме көчегез?

Имин итим бу көн җанымны!


ҮТӘМЕШГӘРӘЙ (та­ма­ша­чы­лар ара­сын­нан сәх­нә­гә та­ба ки­лә.)

Әни-әни, әнекәем минем!

Әнекәем, бәгырь кисәгем!

Нигә мине синнән аердылар,

Күкрәгеңә ал — керәмен!


(Әнисенең кочагына керә.)
Әнекәем! Нигә мине синнән

Аердылар, алып киттеләр,

Әллә кемнәр килеп, бәгыремнән

Иманымны таләп иттеләр.


Олы тәре тагып нигә шулай

Мыскыллыйлар алар, көләләр?..

Бу кеше кем, нигә тора алай,

Әллә аны кол дип беләләр?


СӨЕМБИКӘ

Бу — Колшәриф, улым, тәхетемнең

Түрләрендә булды шушы зат,

Сәид үзе, дин сагында, аның

Диндарлыгы мәгълүм, суфи зат.
Иман хакын тота иде — беләм…

Казан бәясенә сатучы

Шушы инде безне, шушы имам

Муеннарга богау тагучы.


ҮТӘМЕШГӘРӘЙ

Нигә аны монда китергәннәр?

Әллә үзен кол дип сатканнар?

Әллә безгә ирек китергәннәр?

Ничек шулай эзләп тапканнар?
СӨЕМБИКӘ

Аларның да җаны тынгы тапмый,

Шәһит китсәләр дә, Ходайның

Хөкеменнән һичкем баш боралмый,

Казасы бар барлык хатаның.
Җәсәдебез әгәр илгә кайтса,

Табар иде бәлки тынычлык

Безнең җаннар, авырлыкта ята

Тәннәребез, бетеп чыдамлык.


Иман өчен җан атмыйлар алар,

Диннең белми алар кадерен,

Бу имамнар суфи булып шаулар,

Сафландырмас күңел керләрен.


Намаз, дияр алар, һәм ураза,

Ә көтәрләр аш һәм садака,

Акча күрсә, берсе-берсен уза —

Күз алартып... Йөзләр кызара!


Илдә ирләр бетсә, хатыннарын,

Аналарын, бала, улларын

Сатып алар саклар үз җаннарын,

Сатар хәтта газиз иманын.


Йа Раббым, рәхмәт, очраштырдың

Улым белән, шушы Ахирәт

Көннәреңдә җанга тынгы салдың,

Миннән — гафу, Синнән — мәрхәмәт!


ҮТӘМЕШГӘРӘЙ

Әни-әни, миңа тәре тагып,

Хур иткәннәр иде җанымны,

Елый-елый, сагыш-ачлык йотып

Тугры калдым, саклап иманны.
Җәсәдемне илтеп җирләделәр,

Җаным калды, сине эзләдем!

Нигә икән безне аердылар?

Нинди гөнаһ, кемгә эшләдем?

СӨЕМБИКӘ

Бер гөнаһың юк, кадерлем, балам,

Мең рәхмәт, юк сүз башкасы,

Очраштырды Ходай, үз янымнан

Түгел инде һичкем айрасы!
Киттек әйдә, алар калсын, урын

Түрдән булыр, иман сатмаган

Бәндәләргә Ходам мәрхәмәтен

Насыйп иткән, безгә саклаган.


Алар калсын, ил һәм халкым калсын,

Ир тудырыр булсын аналар,

Бәхиллегем иңсен, тәмуг алсын —

Кемнәр имансызга калалар.



(Ике­се дә бас­кыч­тан җи­тәк­лә­шеп ме­неп ки­тә­ләр.)
ТАРИХ

Ул елларда илне саклап калу

Зур бәһагә хисап ителеп,

Ни баһадир ирләрне дә яну

Биләп алды, көне киселеп.
КИЛӘЧӘК

Болар бар да тарих уенының

Бәндәләргә төшкән бәласе

Түгел идемени? Ул баруның

Килер көнгә иңә җәфасы.
Азмы тарих адәм башларыннан

Бүгенгегә таба узмады?..


ТАРИХ

Ә килер көн өмет иттермәде,

Бәлаләргә генә салмады?

КОЛШӘРИФ (тезеннән аяк өсте күтәрелә.)

Ул елларның дәһшәтеннән хәтта

Ватылып калды җаннар һәм көннәр...

Кайда булды икән безнең хата?

Сукыр иде әллә бу күзләр?


Ничек шулай алдандык соң әле?

Үтәмешне, сабый баланы

Коллык хөкеменә бирергәме

Тиеш идек, йотып каннарны?


Мәңге гафу ирешмәс бу җанга,

Шәһит каным хәтта юмады,

Шушы кадәр төренеп тә данга,

Минем җаным тынгы тапмады.


Юк идеме илдә баһадирлар

Биш яшьлек ул сабый сагына,

Затлы ирләр җанын бирәләр

Сабый балалары хакына!


БАЛАЛАР ХОРЫ

Ул елларның дәһшәтеннән һаман

Әрни әле, көя йөрәкләр,

Бу ут-ялкын канга, җанга сеңгән,

Өзгәләнеп куя үзәкләр.
КОЛШӘРИФ

Ил хакына иде бар яшәеш,

Ил хакына иде ул көрәш,

Ил хакына күпме түгелде яшь,

Ил хакына янып карты-яшь...
Кулдан әүвәл базар китә икән —

Мәгънә җуя дөнья бәһасе,

Әгәр базар китә калса илдән,

Ишелеп төшә йортың бурасы.

Җан дәртенә тәннең хакы бар, дип

Белми идек, аңлап мәгънәсен,

Гүя безгә чиксез бәхет иңеп,

Җаннар киде җәннәт хөлләсен.


Без ышандык килер көннең илгә

Бәхет бирәсенә һәрдаим,

Өмет иде кан-яшь тулы күздә,

Нинди хәлгә калды илкәем!


ТАРИХ

Билгесезлек белән тулган шул ул,

Киләчәкнең көне — камырдай,

Кешелекне көтә әллә давыл —

Билгесезлек анда бөтен җай!
КИЛӘЧӘК

Тарихыңа кара, үткәнеңә,

Килер көннең анда — нигезе,

Диеп күпме инандыргач, менә

Күздән төште кара күзлеге.
Килер көндә булса бөтен гаеп,

Кадре бетәр иде яшәүнең,

Каршы алмас иде колач җәеп

Килер көннәр һәм дә өметең.


КОЛШӘРИФ

Булган белән боерганнан тора

Димиләрме әллә килерне?

Киләчәкне илдә тарих кора,

Утлы торса җанда күмере!
Безнең кемлек мәгълүм иде даим,

Санлый иде хәтта дошманнар,

Кайнап тора иде кайнар каным!

Кылычлардан узды язмышлар!

Болай яшәү мөмкин түгел иде,

Килер көннәр, дидек, үзгәрсен,

Шул уйларда безне өмет күмде,

Тик белмәдек дәһшәт киләсен.


Коръән сүзе өскә чыксын өчен

Инкарь иттек сугыш-орышны,

Тик белмәдек: илнең иминлеген

Саклаучы дип шул ук кылычны!


Тынычлык һәм иминлектә өмет

Иде безнең, әмма башкалар

Кылыч кайрый икән, эчеңдә үт

Сытыла ул, китә акыллар.


БАЛАЛАР ХОРЫ

Җаннар кайнар, йөрәктә ут янар,

Килер көннең якты бәхете

Өмет учагында һаман кызар,

Сүнәр өчен күптән соң инде!
ТАРИХ

Ил, дип күпләр үз җайларын барлый,

Ил, дип сөйли, куа байлыкны,

Ил хаклаган ирнең каны кайный,

Ил хакына бирә барлыкны.
Азлар гына кодрәт итә алмый,

Күпләр әгәр кайнап чыкмаса,

Бер очкыннан ялкын кубып янмый,

Учагыңда утын булмаса...


Синдә иде ул көч, изге гамәл,

Изге сүзнең башы — Колшәриф,

Учагыңда очкын булса, шул хәл

Халык алыр сине күтәреп.


КИЛӘЧӘК


Өмет белән тулса әгәр көне —

Килерләре булыр хәерле,

Күпмеләрне бәхетенә күмде

Килерләрнең яхшы хәбәре.


Тарих — хата, аны аклый алыр

Килер көнең булса, дөрескә

Чыга хәтта кылган барлык җәбер,

Гыйбрәт итми, керми һәм төшкә.


Килер көнең булса, үткәнеңнең

Яманы да чыга яхшыга,

Килер көннәр әйтә кемнәр кемен,

Куркакны да күмә алкышка.


ТАРИХ

Әмма тарих буяуларны коя,

Хакыйкатьне саклый, дөресне,

Бүген белән генә бармый дөнья,

Аклап булмый һәрбер килешне.
КОЛШӘРИФ

Ил хакына хәтта соңгы тамчы

Канымны да бирдем, җанымны;

Гамәлемнән нинди өлге калды —

Аклый алмыйм хәтта санымны!
Илем өчен илдә яшәдем дә

Илем өчен иде гамәлем,

Шушы булды дөреслегем җирдә

Һәм дә хатам, һәм дә бар даным.


Шәһитләрнең каны тамган туфрак

Изге булыр килер буынга,

Ирләр тусын илдә гайрәтлерәк —

Изге аналарның данына!



(Китә.)
КИЛӘЧӘК

Өмет белән тулган көндә бар көч,

Бәхет насыйп илнең күркенә,

Дөньялыкта иң яманы һәм үч,

Һәм явызлык кылу күршеңә.
Тәүбә белән гафу булмый икән

Кешеләрнең күңел түрендә —

Андыйларда яшәми һәм иман,

Бәхет керми хәтта төшенә!


БАЛАЛАР ХОРЫ

Колшәрифнең даны илгә кайтты,

Күңел түрен хәтер яңартып,

Ил каршында балкып азан әйтте

Бар мәсҗидләр күкне яңратып.
Тыныч-имин тормыш бәйгесендә

Бәхет тапты халкым хезмәттә,

Ашкынулы хисләр ниргәсендә

Җан нурлансын һәр көн рәхәттә.


Тарихларда ак та булган кара,

Карасы да акка әүрелеп,

Бар яшәеш һаман алга бара —

Данлы тарихларга үрелеп.


ТАРИХ

Үткәннәрдә хата булмый калмас,

Аңлый белү кирәк ялгышны,

Бәласеннән килер көн котылмас,

Изгелектә табыйк яхшыны.
Яманлык та аклана ул кайчак,

Өстен чыга, әмма мәңгегә

Кала алмый дөнья йөзендә, хак —

Дөреслек бар, кирәк меңнәргә.

Ялган белән генә барса көне —

Кая җитеп, нишләп бетәрләр

Иде инде күптән, ил терәге —

Хаклык теләп яшьләр үсәрләр!


КИЛӘЧӘК

Гомер юлы озын кебек кенә

Тоела ул, әмма ахырда

Саны өчен гади бармак җитә,

Нәфсең узмый инде артыкка.
Сәясәтен ялган белән корган

Илләр китте, күчә тарихка,

Вәхшилекне кемнәр өстен күргән —

Язмышлары кала тарлыкта.


Бу яшәеш — гади, мәгънәсенә

Хәтта сабый бала төшенә,

Катлы-катлы әмма, ниргәсенә

Ниргә куйсаң да ул ишелә.


Ышанычсыз, таянычсыз дөнья,

Таяндыра әмма ялгышка,

Кеше яши гүя кара төндә,

Салам-чүпкә барып ябыша.


Гамәл кирәк һәм көч, яшәү көче,

Бу тормышта кодрәт — шулардан,

Килер көнгә булса өмет хисе —

Туеп буламы соң яшәүдән!


БАЛАЛАР ХОРЫ

Колшәрифләр кайта, каһарманнар —

Гыйбрәт биреп безнең тормышка,

Тарихлары булган бар халыклар

Бөек алар, алга барышта!
Чәчәк атсын хисләр

Өмет тулып,

Бәхет биреп килер тормышка,

Без — яшь көчләр,

Без киләбез үсеп —

Ил калмасын өчен сагышта!


Бабаларның каны — безнең тәндә,

Рухлары — безнең җаннарда,

Колшәрифләр безнең арабызда,

Каһарманнар безнең арада.


Чәчәк атсын хисләр

Өмет тулып,

Бәхет табып шушы тормыштан,

Без — яшь көчләр,

Без киләбез үсеп —

Көч һәм кодрәт алып тарихтан!


(Бетте.)

Авг.-сент., 2002-ел, Казан.

КОЛШӘРИФ


Трагик поэма
К а т н а ш а л а р:
С ө е м б и к ә, Казанда ханша, Үтәмешгәрәйнең анасы.

Ү т ә м е ш г ә р ә й, Казан ханы, бала.

К о л ш ә р и ф, сәид, бай мирза.

С ө м б е л а н а, Колшәрифнең әнисе.

З ө л ә й х а, Колшәрифнең сеңлесе.

Ю л б а р ы с б ә к, яугир һәм морза, хөкүмәт әһеле.

Б а т м а н ә м и р, сарай кешесе.

Х о д а й к о л ә м и р, хөкемдар.

К а с ы й м ш ә е х, шагыйрь, мулла.

Би-Б а р ы с б ә к Р а с т о в, гаскәр башлыкларыннан берсе, яугир-каһарман.

П е т р С е р е б р я н ы й, урыс бояры, илче.

К о р т к а, шымчы.

И л к е ш е л ә р е, ә м и р л ә р, б ә к л ә р, м и р з а л а р, к а р а л а р, к о л л а р һ.б.

Х е з м ә т ч е л ә р, с у г ы ш ч ы л а р, с а к ч ы л а р һ.б.


БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ.

Бакча. Сарай. Бай һәм иркен бүлмәләр үзара тоташ.

Яңгыр ява, яшен яшьни.

К о л ш ә р и ф ялгызы.
К о л ш ә р и ф

Безнең тормыш вакытлыча гына,

Безнең гомер — яшәп китәргә

Бирелгән дә, ямен күңелләрдә

Саклап калсак, бәхет иртәгә

Килер, беләм,

Өмет кемдә дә...

Бар шул ул, бар!

Сөю — күкләргә

Күтәрәчәк һәрбер кешене һәм

Галимен дә ханын — һәммәсен!
Сөю белән яшәп киткәннәрнең

Дастаннарда кала аһ-зары,

Бәхет белән тулган йөрәкләрнең

Сөю белән нурлы көннәре!


Тынлык.

Кинәт яшен яшьни. Бераздан Ю л б а р ы с б ә к керә. Өстен сала. Бүлмәдәге утны тоныкландырып тагын яшен яшьни. Яңгыр тәрәзәләргә бәрә. Ю л б а р ы с б ә к чыланган киемнәрен кая куярга карый.
К о л ш ә р и ф (күрешергә килә.)

Юлбарыс бәк үзе! Көтелмәгән кунак... (Чакыра.) Йә, кем бар, кайсыгыз? Кая хезмәтче? Керсен бире!
Ю л б а р ы с б ә к н е ң кулыннан киемнәрен килеп өлгергән х е з м ә т ч е ала, чыгарга дип бара. Туктый.

Ю л б а р ы с б ә к

Юк, кирәкми... (Шаяртып.)

Яңгыр хәтсез коя,

Тишелгәнме, дисәм, күкләрне —

Гөнаһлы сүз булыр...

Юк-бар сөйләүне

Яратмыйсың, Шәриф,

Шулаймы?

К о л ш ә р и ф (хезмәтчегә.)

Әйтегез, бар,

Чәй китерсен кара!

Юлбарыс бәк килде,

Тиз ирештер, белсен әнкәй дә!



(Ю л б а р ы с б ә к к ә сөйли. Х е з м ә т ч е чыга.)

Әле сине сораштырып торды,

Күренмәде, диде...

Нәрсәгә?


Ю л б а р ы с б ә к (дога белән бит сыпырып.)

Ишетүгә


Килеп җиттем менә!

Колшәриф дус,

Атаң Мансур сәид

Һәлак булганнан соң

Килеп китәрменме әллә диеп

Хәбәр салмакчыйдем үзеңә...

Ишетмәгәнсеңдер?..

К о л ш ә р и ф

Нәрсә булды?

Хәтәр хәбәрләрдән түгелдер?..

Ю л б а р ы с б ә к

Казак-ушкуй төште Иделгә!

Ут салдылар Яман калага...

К о л ш ә р и ф

Ә ул хакта икән...

Хансарайда мәгълүм барсы да!

Ю л б а р ы с б ә к

Алар анда ничек килгәннәрдер,

Һич булмады җае

Белергә!


Күп кан түктек...

Качып йөрүчеләр

Мәскәү кенәзеннән биредә!
Пауза.

Чәй кертәләр. Сый-хөрмәт китерәләр. Чокырда кымыз сузалар.
К о л ш ә р и ф

Рәхимегез, Юлбарыс бәк!

Быел ярминкәнең

Яхшы булды чыгым-кереме!

Шушы затлы җимешләрне әйтәм,

Җәннәтләрдән килә түгелме?

Ю л б а р ы с б ә к

Рәхмәт Хакка,

Бәндәләрен даим

Ризыклы да итә, сыйлы да!



(Ри­зык яны­на уты­ры­ша­лар, до­га укып, амин кү­тә­рә­ләр.)

Мин ишеттем әле сине дә...

Атаң Мансур урынына, диләр,

Сәид итмәкчеме ханбикә?

К о л ш ә р и ф

Кошчак болай каршы түгел бугай,

Дин эшенә артык тыгылмый…

Мин үзем дә каршы түгел, болай

Ил картлары бер дә сер бирми!


(Көлешәләр.)
Ю л б а р ы с б ә к

Яшь, диләрме әллә?

Зур эшләргә

Сакал агаруы кирәкми!

Алар һаман безнең кебекләргә

Эшне тапшырырга теләми...

К о л ш ә р и ф

Мин үзем дә бик атлыгып тормыйм...

Ю л б а р ы с б ә к (Чәйне калдыра, сикереп тора. Халыкка якынаеп, халыкка сөйли.)

Нәрсә ди, һәй, ишетәсезме?

Атлыгып тормый, имеш,

Кошчак бәккә сатып сеңлесене,

Сәидлекне үзенә алумы эш?
Зөләйханы, минем ярымны

Бирмәкчеме явыз ерткычка,

Юк инде, юк... Дуслык хакыны

Калдыралармы соң бурычка!

К о л ш ә р и ф

Җитешелер әле,

Дөньяны

Кулда тоту —



Тик ахмаклар уе...

Таянычым Аллаһ-Ходаны

Әйтәм әле,

Берүк ташламасын!

Ташламаса —

Бүре ашамас!

Ю л б а р ы с б ә к (халыкка.)

Кара ничек сөйли, бу муллалар,

Аллаһ, диләр кеше колагына,

Ә үзләре тизрәк каптыралар

Бар байлыкны — җыеп кулына!

(Тынычлангандай була, чәйгә килеп утыра.)

Дөрес әйттең монсын,

Әмма ни шул —

Болай сөйләнү дә ярамас!

К о л ш ә р и ф

Нигә алай?

Әллә шушы сүзне

Хаталы дип уйлар дәлил бар?


С ө м б е л а н а керә. Аны күреп, Ю л б а р ы с

б ә к урыныннан күтәрелә, баш иеп каршы ала.
С ө м б е л а н а (аны якын итмичә.)

Сәлам, оглан!

Сине күрер көнне

Насыйп иткәне чөн Ходага

Рәхмәт яусын!

Шатландырды безне

Күрештереп шушы дөньяда!

Ю л б а р ы с б ә к

Нигә алай дисез, Сөмбел ана?

Бер-бер зәхмәт,

Юк сүз бармәллә?

С ө м б е л а н а (тамашачыга.)

Гәүһәршадның иярчене булып,

Бәкләр белән корган эшләрең

Онтылмады әле, аңың табып

Котылдың да, безнең күзләрнең

Сукыр чагын чамалыйсың булыр...

Зөләйхабыз, беләм, бар гамең!



(Ю л б а р ы с б ә к к ә.)

Ил тынгысыз!

Сергә керерлек

Түгел хәтта күрше-күләнгә!

Әле үләт чыга, ил кырыла,

Әле сугыш өскә ишелә...


Тынлык.
Ярар, утырыйк,

Дога кылыйк алдан Ходага!


Утырышалар. Дога кылып, амин күтәрәләр.
К о л ш ә р и ф

Әлхәмдүлиллаһ, амин!

Ю л б а р ы с б ә к

Илаһи, амин!

С ө м б е л а н а

Бәрәкаллаһ, амин!


Йөзләрен сыпырып куялар.
Ю л б а р ы с б ә к

Сүз күп йөри илдә,

Барын-югын күптән

Бутадылар, кем дә

Үз белгәнен аска куймый хәзер...

Юкса берсенең дә

Чыгасы юк өскә —

Тәкъдирдән!

С ө м б е л а н а

Аллаһыдан узып буламы соң!

Һаман күреп бирмеш-алмышын,

Бу йөрәкләр сыкрап куя

Һәм сан

Югалтабыз ахыр —



Аң булсын!

К о л ш ә р и ф

Сүз күп йөри, дидең...

С ө м б е л а н а

Әйе, күп ишеттек,

Имеш, илне сатып качкансың...

Ә аннары кабат килде хәбәр:

Имеш, ногайлардан кайткансың!


Тынлык.
Әллә яңгыр туктады да инде?

Ходаныңмы иңде рәхмәте!

Ю л б а р ы с б ә к

Алай икән... (Бераздан.)

Димәк, сез — хәбәрдар,

Сүзләр килеп җиткән...

Сүзләр шулай алдан йөриләр!

С ө м б е л а н а (бераздан.)

Өйләнгәнсең, диләр...

(Тамашачыга.)

Ә кызымның күпме яше акты,

Йөрәк-бәгырьләрен изде дә

Менә кабат монда килеп керде…

Нәрсә диеп болай йөренә?
Ю л б а р ы с б ә к (борчулы.)

Анысы ни сүз тагын?

Мин уйлаган идем башканы...

Менә ниләр!

С ө м б е л а н а

Шулай, диләр,

Тәхет янында

Күп сүз булды шушы турыда...

Безнең Зөләйха да

Сөенгәндер, әмма әйтмәдем,

Кыз күңелен алдан бозмый калу

Хатадыр да бәлки, йөрәген

Вату — кирәксезгә санадым!

К о л ш ә р и ф

Бу сүз дөресмени, Юлбарыс дус?

Мин беренче моны ишетәм!

С ө м б е л а н а

Мең сыналган ат та кайчагында

Башын бирми, китә янтаеп...

К о л ш ә р и ф

Алай икән!..

(Бераздан.)

Нәрсә әйтим?

Котлыйм, афәрин!..

Бәлки әле туйлар ясатып

Алгансыздыр —

Илдә дан табып?..

Ю л б а р ы с б ә к (борчулы.)

Асылы юк, бар да нигезсез!

К о л ш ә р и ф

Ярар инде, торма яшереп,

Сөйлә барсын —

Туйга чакырырга

Вакытыңның бик тар булганын...

Казак-ушкуй тынгы бирми, диген,

Көймәләрдә килеп төшәләр,

Йортны-җирне талап, халык малын

Җыеп-төяп, имеш, китәләр...

С ө м б е л а н а

Дусларның да була төрлесе,

Кайсы аның, бүре булсалар да

Сарык тиресендә йөриләр,

Сергә кереп яндаш булалар да,

Ә аннары буып китәләр.

К о л ш ә р и ф (һаман борчулы.)

Алай... (Бераздан.)

Ярый әле сеңлем белми калган,

Елар иде әгәр ишетсә...

(Ю л б а р ы с б ә к к ә.)

Ничек болай?

Гыйшык тотып инде ничә елдан,

Бер-берегез сүзләр куешкан —

Соңра — әгәр дустан

Дәртле җанга хыянәт ирешсә?..

Ю л б а р ы с б ә к (кызып.)

Буш сүз болар барсы!

Бу гайбәтне кемнәр сөйләшә?

С ө м б е л а н а

Илдә чыпчык үлми,

Сүз дә иясенең

Иярендә йөрми, беләсең!..

(Бераздан.)

Без дә төшеп калганнардан түгел,

Зөләйхабыз күрке — тиңдәшсез!

Кошчак оглан илчеләре бүген

Килеп китте,

(К о л ш ә р и ф к ә.)

Улым, киңәшсез

Эш таркалыр, диеп, синең белән

Хәбәрләшер иттем,

Җавабын

Бирми генә озатып калдым,



Өйдән

Сүзне чыгармаска теләдем.

Ю л б а р ы с б ә к

Һәм нәрсә дип җавап бирдегез?

Зөләйханы шул диюгә биреп,

Ашатмакчы инде үзегез?

С ө м б е л а н а

Кем диюдер әле, белмим, монда?

Кошчак микән, әллә үзеңме?

Әйтмәм дигән идем, үзең менә

Тартып алдың телдән сүземне!
Тынлык.
Ю л б а р ы с б ә к

Нигә аны сүз болгатмый гына,

Туп-турыдан бәреп әйтмәскә?

Зөләйханың башын ашадык, дип,

Кермә, диеп, насыйп өлешкә?
Тора. Чыгарга бара, борыла. Калганнар игътибарсыз утыра.
Миннән аңа бәхет теләгез!

Андый иргә бару — зур мәртәбә,

Минем хакта аңа,

Шулай әйтте, диеп сөйләгез!


Шунда З ө л ә й х а килеп керә. Башына өрфия яулык салынган. Кулында җиләк-җимешле алтын табак. Әнисе каршысына китерә. Куя, китеп бармакчы, тукталып кала.
Ю л б а р ы с б ә к (аны күреп тора, аңа якыная.)

Исәнмесез, бәгырь, Зөләйха!

З ө л ә й х а (каушап.)

Исәнмесез, Юлбарыс бәк!..

Ю л б а р ы с б ә к

Минем сиңа сүзем бар иде.

З ө л ә й х а

Тыңлыйм, нәрсә?

Нәрсә бар иде?..

С ө м б е л а н а (ачуланып.)

Бу ни тагын?

Кара оятсызны!

Ана каршысында

Сөйләшергә, хәзер, рөхсәтсез!


З ө л ә й х а (башын иеп.)

Гафу, әнкәй!..

С ө м б е л а н а

Бар-бар!.. Торма... Тиз...


З ө л ә й х а Ю л б а р ы с б ә к к ә тутырып карап ала һәм чыгып китә. Ю л б а р ы с б ә к чарасыз кала. Килеп утырмакчы — яхшы түгел, чыгып китәр иде — йөрәге кузгалган.
К о ш ә р и ф (аңлап алып.)

Кил бире!

С ө м б е л а н а (ризасыз.)

Тотма, аның

Эшләре күп булыр...



(Ю л б а р ы с б ә к к ә.)

Бар, йөре!..

Ю л б а р ы с б ә к (түбәнчелек белән баш ия.)

Хушыгыз, хуш!

Имин яшәгез!

К о л ш ә р и ф (аның янына килеп.)

Инде тагын кайчан җай булып

Күрешербез?

Озаккамы?..

Ю л б а р ы с б ә к

Болай булса — тиздән,

Ачык торса әгәр капкагыз!

К о л ш ә р и ф (сөенеп.)

Синең өчен һәрчак түребез

Урын тота!..

Ю л б а р ы с б ә к

Насыйбынча, амин, күрербез!

С ө м б е л а н а (таләпчән.)

Улым, бире кил,

Юлын бүлмә, эше күп булыр,

Сөйләшер сүз көтә үзеңне,

Зур мәсьәлә, сергә тиң торыр!


Ю л б а р ы с б ә к түбәнчелек белән башын ия, китә.
К о л ш ә р и ф

Нәрсә өчен Юлбарыс бәкне

Өнәмәдең, әнкәй,

Андыйлар


Бу дөньяның ташлы юлыны

Сикәлтәләреннән саклыйлар.

С ө м б е л а н а

Утыр, дидем,

Аның кебекләр

Сиңа әле шактый очырар,

Аның инде сиңа кирәге —

Дустың булган өчен терәге

Бетеп бара,

Алда — зур эшләр!..

Элек, әнә, Гәүһәршадка даим

Куштан булып, бәла китерә

Язгач кына кузгаттылар аңын,

Мөхәммәдьярның да өстенә

Ялалары төшмәдеме аның?

К о л ш ә р и ф

Яшь иде шул, уңын-сулыны

Тикшермәгән чагы булганга

Шундый хәлгә калганлыгыны

Күп күрде ул шушы дөньяда.



(Әнисенә каршы утыра.)

Ә шулай да бик үк дөрес түгел,

Яшәү мөмкинме соң дусларсыз?

С ө м б е л а н а (борчылып.)

Бала шул син әле,

Зур үссәң дә

Бары буйга гына киткәнсең!

К о л ш ә р и ф

Мин белмәгән нинди сер иде ул?

С ө м б е л а н а

Белмим инде,

Аңлый алырсыңмы?..

Синең башта юк-бар уйлар шул!
К о л ш ә р и ф

Ә шулай да —

Нәрсә иде ул?
Ут сүнә, бакча күренеше яктыра. Анда беседка-күшек бар.

Ю л б а р ы с б ә к үтеп бара. З ө л ә й х а күренә.
З ө л ә й х а

Юлбарыс бәк!

Ю л б а р ы с б ә к (туктала.)

Кем бар анда?

Синме, Зөләйха?

(Күреп ала.)

З ө л ә й х а

Әйе, бу мин!

(Арты белән борыла.)

Ю л б а р ы с б ә к

Тагын очраштырды,

Рәхмәт инде, шөкер Ходайга!

З ө л ә й х а

Мин дә әйтәм...

Ю л б а р ы с б ә к

Нәрсәне?
Тынлык.


З ө л ә й х а

Сезне анда, күңел назына

Яр тапкан, дип

Бар да сүзләр сөйләп казана.

Ю л б а р ы с б ә к (якынаеп.)

Алай икән?..

Ул сүзләрне миңа

Бу Казанга килеп керүгә

Ишетергә туры килгән иде,

Дошман сүзе,

Юк-бар гайбәттер, дип

Әйткән идем аны үземә!


З ө л ә й х а (бераз читләшеп.)

Дөрес, димәк?

Асылы бар икән сүзләрнең!

Ю л б а р ы с б ә к

Минем хакта булса —

Дөрес түгел,

Кергәне юк хәтта уема

Синнән гайре һичбер кешенең...


Ышаныч белән карашып куялар. З ө л ә й х а кабат арты белән борыла.
Шушы сүзләрне

Ишетәсең килгән иде бугай?

Ни диярсең хәзер —

Сөйләп бирсәм

Синең хакта ишеткәннәрне?

З ө л ә й х а (каушап.)

Тагын нәрсә?

Ю л б а р ы с б ә к

Халык теле бер дә буш тормыймы?

Әллә инде миннән яшереп,

Әйтми калдырырга исәбең —

Утны миңа гына күчереп?

З ө л ә й х а (үзендә горурлык хисе табып.)

Йә, нәрсәне мин яшерәм инде?

Әйдә сөйлә, әйт бар үпкәңне!

Ю л б а р ы с б ә к

Үпкә генәме соң!..

Җаным кайный,

Анда анаң кора сәясәт,

Абыең да аның кубызында

Бии икән,

Синнән мәрхәмәт

Өмет итеп, ә мин каршыңда

Егылырга әзер...

З ө л ә й х а

Йа Ходаем,

Нигә миңа шушы кадәр җәбер?
Ю л б а р ы с б ә к

Миңа шатлык инде синеңчә?

З ө л ә й х а

Ни ахмак сүз!

Ю л б а р ы с б ә к

Ук кадалса әгәр җаныңа,

Диванага чыга адәмнең

Акыллысы,

Хәтта аңлысы!

З ө л ә й х а

Бу сүзеңме миңа әйтәсе?
Тынлык.
Төпсез сүздән — адәм бәласе,

Нахак сүздән

Коелып төшә күңел тәрәзе.

Ю л б а р ы с б ә к

Ә дөрескә нәрсә әйтерсең?

З ө л ә й х а

Тагын ни хакында

Акланырга иде исәбең?

Ю л б а р ы с б ә к

Бу — аклану түгел,

Дөресен әйтәм,

Ватылса да синең наз күңел!..

З ө л ә й х а

Тыңлыйм, сөйлә... (Шомланып тыңлый.)



Безнең якка таба кем килә?

(Төртеп күрсәтә.)
Ю л б а р ы с б ә к (тыңлана, карана.)

Беркем дә юк,

Йөри җил генә...
Агач артында тыңланган бер кортка күренеп ала.
З ө л ә й х а

Юк-юк, әнә, кемдер бар!


Ю л б а р ы с б ә к (шул якка кап тора.)

Һичкем юк монда,

Күңелкәең юкка куркына...

Кирәк, дисәң, җил дә тидермәм

Һәм үзеңә, һәм дә затыңа!

З ө л ә й х а (Ю л б а р ы с б ә к к ә таба борыла, кочагына кермәкче булып берничә адым аңа якыная, әмма тукталып кала, үзен кулга ала.)

Юк-юк, киттем...

Агач артында

Кемдер бар күк...

Монда, якында...
К о р т к а шым гына карап тора, әмма агач ботагына баса, коры ботакның сынган тавышы ишетелә.
Әйттем аны, кеше бар, дидем...

Яхшы түгел,

Иман да юк хәзер һичкемдә!

(Китмәкче, чыга бара.)
Ю л б а р ы с б ә к (каранып.)

Адәм дә юк...

Юри сөйлисең,

Мин барында кемнән куркырга?!.

З ө л ә й х а (туктала.)

Бу сүзләрең белән

Шом саласың минем күңелгә!
Китә.
Ю л б а р ы с б ә к

Сүзем бар иде,

Юкка шомланды... (Карана.)

Әйтәлмәдем хәтта сүземне.
К о р т к а агач артыннан чыга, аны Ю л б а р ы с б ә к күреп ала.
Сукыр итсен Хода күзеңне!

Тфү-тфү!


Әстәгъфируллаһ!

Харап итә яздың үземне!

К о р т к а

Ха-ха-ха-ха!

Аулыйсыңмы сәид кызыны?
Тыныч кына караңгылана. Шул ук бүлмә эче күренеше яктыра. Анда К о л ш ә р и ф белән С ө м б е л а н а.
К о л ш ә р и ф

Минем өчен монда ни мәгънә,

Казан тәхетендә кем булмас,

Бер генә дә тынычлык юк анда,

Күңелдәге бер онтылмас.

С ө м б е л а н а

Атаң Мансур дәрәҗәсен алу

Сиңа тиеш!

Күпме эш йөрттем!

Һәммәсе дә үз файдасын уйлый,

Кулларына күпме мал түктем.

Оныт аны,

Шул Юлбарыс бәкне,

Аның сиңа

Кирәге дә бүген-иртәгә

Шул кадәрле генә,

Тәхет эше —

Мәрхәмәтсез дус һәм дошманга.

К о л ш ә р и ф

Мине сеңлем Зөләйханың хәле

Борчый, әнкәй, белмим, нишләргә?

С ө м б е л а н а

Ә минеме ул ут борчымый?

Кайсы ана бәхет теләми

Баласына, йөрәк парәсенә —

Сүз сөйлисең бер дә уйламый!

К о л ш ә р и ф

Ә мин аны — Юлбарысны гына

Сөя диеп белә идем, әнкәм…

Ни өчен


Моңа каршы килеп, бәхетенә

Зөләйханың аяк чаласың?

С ө м б е л а н а (ачулы.)

Буш сүз сөйлисең!

Хөкемдарлык кылган Кошчакка

Чыгарлыкмы

Юлбарыс бәкнең сынык тырнагы?

К о л ш ә р и ф

Юлбарыс бәкме, дисең, кечкенә?

Байлыгы бар, яугир

Һәм әмир!

Казан ханлыгының тынычлыгы

Аның тырышлыгы белән түгелме?

Чулманы да, Нократ та,

Хәтта Агыйделнең буйлары —

Бар да болар аның җирләре!

Ил сагында торды көне-төне,

Иле өчен иде эшләре!

С ө м б е л а н а

Тәхет аны бер дә өнәми,

Дәрәҗәсе аның — кечкенә!

Чын ир булу өчен дәрте җитми,

Батырлыгы, акыл-хәйләгә

Маһирлыгы бик аз үзендә.

К о л ш ә р и ф

Намуслы ир —

Бар бәхетнең башы,

Намуслы ир —

Ил күзенең кашы!

С ө м б е л а н а

Кашның әле кайчан күз булганы,

Хан булганы бар бу дөньяда?

Сиңа сүзем — шушы!

Зөләйханы

Аптыратма юк-бар сүзләрдә!

Үзеңне дә уйла,

Сеңелеңне —

Насыйп икән мәгәр Ходадан —

Зур тәхеткә тиңе бар дип беләм,

Кошчак оглан — бөек хөкемдар,

Аның өчен хәтта җан бирәм,

Дип торганда, шушы бәхеттән

Кем баш чөйгән —

Ахмак диеп беләм!

Тәхет яны морадыңда булсын,

Догаңда

Калдырма бу өмет иткән эшне,



Өстен чыгып һәммә-барсыннан!
К о р т к а күренә, тыңланып тора. С ө м б е л а н а аны сизенеп ала һәм тавышын үзгәртә, башкачарак сөйли.
Ил эчендә чыпчык үлмәс, әмма

Ил халкының җаны тынычсыз,

Барны-юкны уйлап бар да гамьдә,

Ә шулай да

Мөмкин түгел илгә таянычсыз!

(Кү­тә­ре­лә, К о р т к а г а та­ба ки­лә. Яңа гы­на күр­гән ке­бек кы­ла­на.)
Бу кем монда йөри хәерсез?

Ничек кердең?

Ничек уза алдың

Өн качырып болай вакытсыз?

К о р т к а (сукыр кебек кылана, кулын суза.)

Гарипләрнең хәле һәрчак мөшкел,

Гарипләрнең дәрте — юаныч!

Ил кайгысы гарипләрдә һәрчак,

Күлмәкләре — кара,

Йөзләре — ак,

Гарипләрдә булыр хакыйкать,

Күңел түрләрендә Аллаһ, Хак!

С ө м б е л а н а (аңа якыная.)

Ходай кабул итсен!

Хәерле

Сәгадәттә йөртсен бәндәсен!



(Кортканың учына акча сала.)

К о р т к а

Йортыгызны Аллаһ имин итсен,

Бәхет тулсын уң һәм сулыңнан,

Уйларыгыз һәрчак имин булсын,

Куаныгыз ул һәм кызыңнан!


З ө л ә й х а керә.
Бәхет телим олы кечегә,

Шәрәф бирсен сүз һәм теленә!

З ө л ә й х а (К о р т к а г а аптырап карап.)

Әнкәй, бу кем?

Ни тыңланып йөри?
К о р т к а бераз арткарак чигенә.
С ө м б е л а н а

Нәрсә булды, кызым?

Тавышың

Калтыранган,



Аңлашылмый сүзең!

З ө л ә й х а (әнисенә сыена барып.)



Бу кортканы күрдем инде бер,

Шымчы булса кирәк

Хансарайдан...
Алар мәш килгәндә К о р т к а чыгып китә.
Тыңлангалап —

Салып колагын,

Күренде ул агач артыннан.

С ө м б е л а н а

Ничек алай? (К о р т к а н ы эзли.)

Кая? Тотыгыз!



(Аптырап.) Качкан!

Кем бар?


Ул кортканы тизрәк алыгыз!
Тавышка и к е г а с к ә р и керә.
Б е р е н ч е г а с к ә р и

Кая? Ни булды?

С ө м б е л а н а (ашыктырып.)

Кортка, кортка! Карчык!

Кемнең шымчысы!

Тотыгыз!


Сукыр, имеш, басу карачкысы!
Ул күрсәткән якка г а с к ә р и л ә р йөгереп китәләр, аннан тавышлар ишетелә: «Тотыгыз! Тот! Тот!.. Кая? Күренмәде?» . Тавышлар ерагая.
К о л ш ә р и ф (сеңлесенә килә.)

Ник еладың, сеңлем?

Йөзләрең дә

Көздә шиңгән чәчәк шикелле

Сулып калган.

С ө м б е л а н а (арага кереп.)

Кыз баланың төрле чагы була,

Яз аеның


Бүген кояш күге,

Ә иртәгә


Уң-сулыннан болыт җыела.
Г а с к ә р и керә. Аңа борыла.
Тоттыгызмы?

Әллә ачып калдыгызмы авыз?

Г а с к ә р и (түбән иелеп.)

Табалмадык,

Гаиб булды күздән,

Әллә кеше булды, әллә өрәк,

Тота калсак әгәр, ул явыз...

С ө м б е л а н а (ачуланып.)

Булдыксызлар!

Аяк өсте йоклап йөрисез!

Бар, кит, югал,

Кергән-чыкканны да күрмисез!

Г а с к ә р и

Гафу-гафу!..

Кем капкачы иде,

Хәзер аны беләм,

Ватам аның йокы чүлмәгене!

(Китә.)
З ө л ә й х а (хәйран.)

Нинди явыз,

Нинди мәрхәмәтсез!

С ө м б е л а н а (аны да битәрләп.)

Бу дөньяда пешмәгәннәр белән

Эшләр бармый,

Дөрес гамәле!

Ул ахмакның барып җанын алсын,

Кирәк түгел йокы чүлмәге!

З ө л ә й х а

Әнкәй, нигә шулай әйтәсең,

Уң-сулыңа яшен сибәсең?

С ө м б е л а н а

Сәбәбе бар!

Синең кыланыш

Саруларны гына кайнаткыч

Икәнен дә үзең беләсең!

З ө л ә й х а (сыену эзләп.)

Әнкәй!..

(Әнисенең күкрәгенә каплана, елый.)
С ө м б е л а н а (аның аркасыннан сыйпап.)

Ела, балам, ела!

Күзең яше

Ахмаклыгын юсын җаныңнан,

Күз яше ул — сөннәт,

Алдан — ярый,

Тик файдасыз булыр соңыннан!
Тынлык.
К о л ш ә р и ф

Кем кешесе иде икән шулай

Колак салып кергән бирегә?

Юлбарыс бәктән, дисәм,

Нигә болай

Эшен йөртә, диген?

Үзенә

Ияргәндер сарай чымчылары!



Әллә бирегә

Аңа ияреп кергән иде микән?

З ө л ә й х а (башын күтәреп.)

Ни сөйлисең, абый?

Кайчаннан

Дусларыңа болай ышанычсыз

Күз салырга иттең?

Табылган


Гаепләргә кеше...

С ө м б е л а н а

Ә ул дөрес әйтә!

Күптәннән

Ышанычым җуйган идем аңа,

Дәлиле бу — сүзгә, мисалдан!

З ө л ә й х а

Эһ сезләрне!..



(Чыгып китә.)
К о л ш ә р и ф (аптырап.)

Казан эче гүя җәһәннәм!


Тынлык.
С ө м б е л а н а

Көннең — яме,

Илнең даны китте,

Ышаныч бетте дус һәм дошманга,

Атаң Мансур исән булса,

Болай


Калмас идек бер дә ким-хурга!

К о л ш ә р и ф

Ә шулай да җае чыгып тора,

Таралыр һәм күктән болытлар,

Без күрәсе язмыш шушы,

Кем дә


Без күрәсен күрмәс,

Таң атар...

Әмма менә Юлбарыс бәк нидән...

С ө м б е л а н а

Нәрсә булган?..

Дусны уйлар чакмы бу көндә?

Сине, улым, олы эшләр көтә,

Ходай насыйп иткән мәртәбә!

Дөнья һаман бер көендә тормас,

Дөнья һаман куймас сыртын да,

Бәндәсенә бәхет килми калмас,

Күрмәгәннең күрдек барын да.

Тормыш көймәсендә адаштырып,

Чоңгылында йота бу дөнья,

Без карыйбыз күзләр камаштырып

Кояшына, насыйп булсынга

Тырышабыз бәхет аулап җирдә,

Сизелми дә узып киткәне,

Насыйбына тәңгәл була кем дә,

Бирә шуңа өмет иткәнне!

К о л ш ә р и ф

Бәясе бик кыйммәт,

Менә шунсы

Ала минем тынычлыгымны:

Бер яктан мин — сатам дустымны

Һәм, икенчедән,

Харап итмим микән сеңлемне?

С ө м б е л а н а (таләпчән.)

Нинди сүз бу тагын?

Булмаганны!

Максатлылар шулай уйлыймы?

Һәр адымны болай үлчи калсаң,

Чайкалдырсаң болай җаныңны,

Бу дөньяда кем дә булалмассың,

Көе китәр көннең һәм яме,

Үз җаеңа эш тә кылалмассың,

Сине басар чарасызлык гаме!
К о л ш ә р и ф (аптырап.)

Тәхет диеп җанны ватаргамы?

Бутаргамы дуска дошманны?

С ө м б е л а н а (ачулы.)

Дөньяныкы — дөнья гамәленчә,

Ахирәткә — укы догаңны!

Бу дөньяга күпме башлар килеп,

Буш киттеләр хәтта кузгалмый,

Бу дөньяга ничә галим килеп,

Коры калдык серләр бәләлми.

Гамәл кирәк, гамәлсезлек илне

Басып китте һич тә өнәми!

К о л ш ә р и ф

Ансы шулай, әмма дәрәҗә дип,

Аның җаен эзләп күпмеләр,

Үзләренең җанын харап итеп,

Җәһәннәмгә үтеп киттеләр.

(Чыгып бара.)
С ө м б е л а н а

Кая киттең?

Сүзем бетмәде,

Әйткәннәрем синең акылыңа,

Күңелеңә барып җитмәде!
Х е з м ә т ч е керә.
Х е з м ә т ч е (түбәнчелекле.)

Гафу, бикәм,

Йортка илче керде,

Хансарайдан хәбәр китергән,

Колшәрифне сорый,

Аңа килгән...

С ө м б е л а н а

Үтсен бире,

Сарай илчесене көттерү

Килешә торган гамәл түгеллеге

Мәгълүм, мәгәр, безгә,

Сезгә дә!

Х е з м ә т ч е

Рәхимегез! (Китә.)

С ө м б е л а н а

Серең бирмә, үзеңне

Тыныч тот,

Сүзләреңне

Төгәл әйтеп сөйлә шулай ук!
И л ч е н е озатып х е з м әт ч е керә.
Х е з м ә т ч е

Хансарайдан илче — Батман әмир!

С ө м б е л а н а

Урын аңа түрдән!

Баш иям!
Һәммәсе башларын иеп сәламләшәләр.

Тантаналы төстә Б а т м а н ә м и р түргә уза, кулындагы әмирләр таягын дык итеп гүя җиргә кадап тота. Х е з м ә т ч е китә.
Б а т м а н

Ханнан илгә сәлам һәммәгезгә!

Дан булсын йортыгыз-җирегезгә!

К о л ш ә р и ф

Амин шулай булсын,

Илебездә


Хаклык яшәп, кояш күгебездә

Мәңге сүнми, даим балкып торсын!

С ө м б е л а н а

Амин, шулай булсын!

К о л ш ә р и ф

Рәхимегез, түрдә булыгыз!

Көтелмәгән бу хәл тәмамын

Каушатты шул адәм баласын!

Б а т м а н (тә­мам ты­ныч­ла­на, К о л ш ә р и ф н е җи­ңен­нән җи­тәк­ләп алып сөй­ли). Сез­не, Кол­шә­риф ха­физ, тә­хет кар­шы­на ча­кы­ра кил­дем. Ил­дә зур үз­гә­реш­ләр бу­лыр­га то­ра.

С ө м б е л а н а (бор­чы­лып). Ми­нем улы­ма ни бул­ган? Аның ил эшен­дә ни кат­на­шы бар? Ата­сы мәр­хүм сә­ид Ман­сур һә­ла­кә­тен­нән бир­ле ике­без дә да­им до­га­да гы­на яшә­дек, ил-көн­гә кат­наш­ма­дык.

Б а т м а н (аңа та­ба­рак ки­лә). Кош­чак ог­лан­ны мәс­кәү­ләр тот­кын ит­кә­нәр!
С ө м б е л а н а, К о л ш ә р и ф аптырашта калалар.
К о л ш ә р и ф. Ничек инде?
Һәммәсе аптырашта карашып калалар.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ.



Зин­нәт­ле, бай кү­ре­неш­ле хан са­ра­е­ның эче. Тә­рә­зә­ләр­дән күп ма­на­ра­ла­ры бе­лән Ка­зан каласы шәй­лә­нә.

­Тә­хет кар­шы. Әмир­ләр, мул­ла­лар, ке­нәз­ләр. Тан­та­на­лы аһәң. Тә­хет­кә Ү т ә м е ш г ә р ә й чы­га­ры­ла, аның ар­тын­нан ты­ныч һәм го­рур төс­тә С ө е м б и к ә кү­тә­ре­лә. Тан­та­на­лы көй тук­тый. Уты­ры­ша­лар. Ба­ры тик К о л ш ә р и ф ке­нә аяк өс­те ка­ла. Б а т м а н, гас­кәр баш­лы­гы бу­ла­рак, тә­хет кар­шы­сын­да аяк өс­те ба­сып то­ра. Тә­мам ко­рал­лан­ган хә­лен­дә.

С ө е м б и к ә

Илгә иминлек, бәрәкәт бирсен!

К о л ш ә р и ф

Амин, шулай булсын!



Һәм­мә­се дә до­га­да кул­ла­рын кү­тә­рә­ләр. Шун­да К о л ш ә р и ф тә уты­ра.
С ө е м б и к ә (бераздан.)

Китерегез Юлбарыс бәкне монда!


Ике сак­чы шун­да Ю л б а р ы с б ә к ба­һа­дур­ны ко­рал­сыз һәм тау­шал­ган хә­лен­дә ки­те­рә­ләр. Кул­ла­ры бо­гау­сыз. Тә­хет кар­шы­сы­на тез­лән­де­рә­ләр.

С ө е м б и к ә (әмер итеп.)

Сөйлә, ил саткыны!
Һәм­мә­се үза­ра шау­ла­шып сөй­лә­шеп ала­лар: «Ил­не сат­кан! Юл­ба­рыс бәк, оят­сыз адәм! Эт икән! Ка­ра ин­де мо­ны!»
Ю л б а р ы с б ә к (күтәрелмәкче, әмма сакчылар, җилкәсенә куллары белән басып, кабат чүктерәләр.)

Хата сүз бу, хата, ханбикә!

Дошман юри ялган сүз йөртә!

С ө е м б и к ә (кискен, күтәрелеп.)

Дошман сүзе, дисең?

Алай булгач,

Илнең чиген кем соң калдырды?

Синең эшең — илне саклауда,

Ә син — монда,

Ни эш чакырды?

Ю л б а р ы с б ә к

Гаеплемен, ханым-ханбикә!

С ө е м б и к ә

Гаеплесең?..

Кая оятың?

Ир эшеме илне саксыз итү,

Ир эшеме — дошман күренүгә,

Корал ташлап качу?..

Йә, сөйлә!

Ю л б а р ы с б ә к

Бу — хезмәтем бары тәхеткә!

С ө е м б и к ә

Ил ташлаумы,

Качу,


Куркаклык?

Ю л б а р ы с б ә к

Ә мин хәбәр белән килдем!

С ө е м б и к ә

Хәбәр белән килдең?

Әллә эшең

Хат ташумы илнең эчендә?

Оят бетте хәзер кешедә!

Ю л б а р ы с б ә к

Илнең хәлен күпме белдердем

Хат күндереп, илче җибәреп,

Әллә инде ирешмәделәр, дип

Сездән фәрман тапмый зар булдым.

С ө е м б и к ә

Шуңа илне ташлап килдеңме?

Дастанга тиң — батыр үлеме!

Ю л б а р ы с б ә к

Иманым — нык, илдән качмадым,

Илемне мин һичбер сатмадым!

Ир бәхете — илдән, иленең дә

Ирдән диеп беләм бәхетен!

С ө е м б и к ә

Сүзең — хаклы, ә гамәлең — бозык,

(Б а т м а н г а.)

Батман, нәрсә карап торалар,

Богауларга!

Тотып — зинданга!

Сүзен сөйли тәхетләрдән узып,

Муенына богау салырга!


Көт­мә­гән­дә Ю л б а р ы с б ә к си­ке­реп то­ра, ку­лы­на янын­да­гы сак­чы­ның кылы­чын суы­рып ала. Якын­ла­шып ки­лү­че Б а т м а н г а кар­шы кү­тә­рә, ике­се ара­сын­да кы­лыч оры­шы бу­ла. Тә­хет янын­да­гы яу­гир­ләр төр­ле як­лап тө­шә. Ю л б а р ы с б ә к чи­ге­неп ки­лә-ки­лә дә ишек­кә таш­ла­на. Һәм­мә­се аяк өс­те­ндә ка­ла.
Б а т м а н

Тотыгыз, тот!

Кулга алырга!

( С ө е м б и к ә г ә борылып.)

Качты!


С ө е м б и кә (ачулы.)

Нигә монда карап торырга?

Барыгыз, бар!..

Куып тотыгыз,

Урыны — зиндан,

Шунда салыгыз!


Б а т м а н һәм кай­бер әмир­ләр, бәк­ләр, гас­кә­ри­ләр чы­гып ки­тә. Ат­лар кеш­нә­гә­не, чап­кан­на­ры, кешеләр кычкырганы, шаулашулар ише­те­лә.
Булдыксызлар!..

Ир, дип күкрәк кагып,

Сүз эчендә ирлек саны алып,

Җебеп төшкәч мәгәр гамәлдә,

Юнь булырмы илдә-галәмдә?
Пау­за.

Ты­ныч­ла­на. Бе­раз­дан К о л ш ә р иф к ә ка­рап әй­тә.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   27   28   29   30   31   32   33   34   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет