(Хәдис)
Шайтан чыбыркысын сөлләп
Шартлаттым — заман күчте,
Таш йөзләрнең тәрәзәсе
Коелып җиргә төште.
Җыелышып чорлар килде,
Серләрен алга түкте,
Энҗеләрен җыяр өчен
Тезләрем сынып чүкте.
“Намазга дип иелде ул!” —
Өреп торды монафикъ...
Мәгънәсезләр төне килмәс,
Ачылды инде офык!
Орлык чыкты тишеп җирдән,
Күзе кояш күзләде,
Татлы булган җимеш кирәк,
Бар да өлеш эзләде.
23.01.92.
ОЛТАН АСТЫННАН ЧЫГУ
Олтан салды заман, дагаландык,
Җирне ашый итек табаннары,
Гүрләрендә яткан бабамнарның
Изелеп кала, юкса, борыннары.
Эз эчендә яңгыр күзе ята,
Элпәләнеп калган карашлары,
Мазут ягып җан җылынамыни?
Кара төтен — илгә карашлары.
Кан көйрәсә, дегет кебек, диләр,
Күбенеп һәм суела бәгырьләр,
Бавырларым гына көеп калды,
Имгәкләнеп күпме суырырлар?
“Үз тәнендә гайрәт тапмый икән,
Үләр,”— диеп тора духтырлары,
Җеназама өмет тота Мәскәү,
Булыр, диләр, кабер ирекләре!
Юк инде, мин Кыямәтне көтәм,
Кубарылды гүрләр — күтәрелеп,
Чабатага калды алар хәле,
Дөнья торыр безгә бөтерелеп.
23.01.92.
СҮЗНЕҢ КАДЕРСЕЗ БУЛУЫ
Сүзем сүзгә тезелеп һәм ияреп
Китте үземнән башаяк төянеп,
Колак кагып сөенәсе чагында
Калдым ялгыз шушы хәлдән көенеп.
Энҗесе таланган диңгездәй бөрешеп,
Читләшеп якты дөньядан, түр ишеп
Чумдым хәсрәтемә — ятимлек чиктем,
Көттем кайтыр диеп сүзем күрешеп.
Галәмнең йөреше үзгә булалмас,
Асылыңнан йөз чөереп эш бармас,
Әйләнеп сүз кайтканда, маңгаеңа
Кәкре таяктай сугып екмый калмас.
Йөзтүбән килеп җир үптем үкереп,
Менде җәбер җилкә аша сикереп...
Ишәк хезмәтен күрдем, ни бер чара?
Гайбәт йөри адәм ара кикереп.
КҮПЕР БАЛЛАДАСЫ
Күпер аша кул биреште ярга яр,
Сөенечләр кушылдылар, зарга — зар.
Икенче көн шушында суештылар,
Очрашканда гел һаман сугыштылар.
Түзмәде елга хәлләр торышына,
Салды күперне төртеп агышына.
Ярдан ярлар кул селтәп читкә качты,
Шуннан бирле илдә тынлык урнашты.
ТЕЛ БҮРӘНӘСЕ
Ялган сүз йөрткән дусларның берсендә
Лаек булдым бу тел бүрәнәсенә.
Башта — бурап, аннан ишеп өстемә,
Утыртты бәйләп казык тирәсенә.
Әмәлем юк ташлап-торып чабарга,
Абынам озын тел бүрәнәсенә.
17.01.92.
ИКЕ КАНАТЛЫ ЧАКТА
Ике иңдә ике канат —
Лачындай күтәрелдем,
Дөньяны тырнакка элеп,
Галәмнән күчерелдем.
Үзгәрде үлчәм, табигать,
Шәүләләр тәнгә сеңде,
Энҗедәй сафлык-гүзәллек
Кеше йөзенә иңде.
Күктән төшми очып йөрим,
Пакь түгелме мин алай?
Күләгәм куып, малайлар
Нишләтмәкчеләр болай?
ЙӨЗ АКЛЫГЫ
Мин хакмы, ялганмы галәм йөзендә?
Сүз эленде, тамчы яше — күзендә!
Яңаргач алдымда гамәл-хыялым,
Оятыма нәрсә ул көн куярмын?
18.01.92.
ТАБЫШУ
Урам юлда урын тармы?
Сукмаклар очраша,
Мин түгел шул, аякларым
Үтә сезнең оч аша.
Каршыгызда татлы кое —
Йөгер дә керт тиз генә...
Ә син ерак чишмә эзләп
Төштең җан-үзәгемә!
19.01.92.
ДӨНЬЯ, ДӨНЬЯ
Хушлы дөнья йөзен гүзәл
Дип күрсәң әгәр, җаный,
Ике кара миңе бардыр —
Күз салырга чамалый!
Берсе аның хәтер өчен,
Икенчесе — җөплеккә,
Ялгыз яраткан башымны
Чыгарма, берүк, чүпкә!
Чүп булып кына түгел дә,
Чар калып күп яшәдем,
Җөп булсынга ялгыз башны
Бәреп ике ясадым.
17.01.92.
КОШ ТОТУ
Кош канатында бәхетем,
Җил сара да җил ала;
Төшкән каурый тамчы булып —
Күзгә яшем урала.
Төнбоектай көн боегам,
Юкса ышанычым бар:
Кыямәтнең көннәре киң,
Тик аңынчы гүрем тар.
Кошны тоттым, канат җыйды,
Кая, китер бәхетем?
Җилләр искән, алып киткән,
Уелды җәрәхәтем.
Төнбоекта көн ачылды,
Таралды, сүнде өмет,
Фәхеш дөнья сафсатасы
Биткә сылады күбек.
Җилдә диеп бәхетеңне
Җилләнүдән ни файда?
Күз яшең саф булса, чәчәк
Шытар, тамса да кайда!
15.01.92.
КӨННЕҢ БӘЯСЕ
Чәч сыйпады кайрылган җил:
Җыерма каш, көн китәр!
Хәтерләрен саклар өчен
Көлдем, әйттеләр: “Юләр!”
Гамь карасы битне якты,
Яңгыр — юды: “Көл, җитәр!”
Нәсыйхәтен тотар өчен
Елмайдым, хәсрәт үтәр!
Ышаныч, канатын җыеп,
Күңелдә оя корды,
Көелгән чәч, саргайган йөз
Көнемә бәя торды.
АКЛАНА АЛМАДЫМ
Сыгылып чыккан чишмәнең
Саргайган ташы булмадым,
Кыяда үскән урманның
Саргайган кашы булмадым,
Юлларың борып җибәргән
Саргайган башы булмадым,
Күлмәгең итәген кискән
Саргайган кайчы булмадым,
Бәгырең өстендә торган
Саргайтыр таҗың булмадым
Дип аклана алмадым!
АДАШУ ГАЛӘМӘТЕ
Шәфкатеңнән өзелдең исә,
Көзлек сарыла йөзгә,
Тәүбәгә өмет йөгертеп,
Маңгай терәлә тезгә.
Җирнең исе яз сулышын
Тын белән тәнгә өрә,
Әмма җаным калтырана —
Эленеп калып сүзгә.
Пар канатын бирсә иде,
Очар идем яз эзләп,
Башкалар чыкканда кышны,
Мин керәм тагын көзгә.
08.01.92.
ДАРУ
Туу белән үлем арасында
Адашыпмы калган язмышлар?
Канат кагып тәрәзәңә кунар
Күкрәгемнән чыккан аһ-моңнар.
Үрелеп тә, сузылып та кара!
Очкынмы ул, йолдыз — белмәссең,
Күзләреңә бөртек яшь төртелсә,
Бәгыреңне кайгы телмәсен.
Мин бит синең хәсрәтеңнән түгел,
Мәрхәмәтле күндәм сагышың,
Дару кебек кенә тот син аны,
Еш исеңә алма барысын.
Язмышларны адаштырган тәкъдир
Безнең җайны тоткан, күрәсең,
Авыр чакта хәтеремә килеп,
Син бит миңа куәт бирәсең!
29.12.91.
БӘХЕТЕМ БАЛАЧАГЫНА СӘЯХӘТ
Төрендем әле кояшка,
Тун кидем йомшак нурдан,
Бәхетем балачагына —
Инешкә төштем үрдән.
Каз бәбкәләре коена —
Буада кошлар туе,
Элек шул ярларга кадәр
Балалар иде тулы.
Үткән тормыш хатирәсен
Болыннар язып алган,
Хәтта бозауга кагылган
Казыклар торып калган.
Бу чокыр һәм бу үрләргә
Малайлар хуҗа идек,
Хәзер барсын үлән баскан,
Хәтере калган кебек.
Су буеннан үргә мендем,
Казлар калды төртешеп,
Каурыйлары нидер язды —
Канатларыннан төшеп.
27.12.91.
ТОРМЫШ БЕЛӘН БЕРГӘ
Тормыш белән сыртны сыртка куеп
Бәхәсләштек галәм хакында,
Яшәешнең тауларына менеп
Багып тордык дөнья артына.
Гадәтләнгән көннәр аргамагы
Безнең белән чапты болганып,
Гомер узды, йокы алашасы
Йөгәненә калды чолганып.
Тормыш белән бәхәс җиңел барды,
Күрер күзгә хаклы идек без!
Ачылуга сернең капкалары,
Наданнарга чыктык икебез!
24.12.91.
ВАКЫЙГАДАН ХӘБӘР
Хәтер узар беркөн бездән алга,
Өмет калыр үткән гомердә,—
Без икебез, җанга җан бөрешеп,
Әверелербез кара күмергә.
Янган хисабында булсак җирдә,
Сүндергәндә назда күз очкынын,
Әрсез теләк әрнү чөеп өскә,
Телгә бирер җавап сүз ачкычын.
Ачып кергән чакта, сергә җитеп,
Җиң очына төшсә кайнар энҗе,
Сәйлән итеп тезеп нурга-нурны,
Бәхетемне югалтмассың инде.
Хәтер белән очрашканда, көннең
Үлчәнгәне килер каршыларга,
Кара күмер очкын бәреп янар,
Өмет кайтыр моннан баш алырга.
Наданга да үз китабы килер,
Кемгә — сулдан, кемгә һәм уңыннан,
“Укый белдеңме?”— дип сорамаслар,
Сабырлык ал акыл туңыннан!
22.12.91.
ЯҢА ЕЛ ХИКМӘТЕ
Бер-бер артлы үтте еллар тагылып кәрван-кәрван,
Кичте Болгар, китте Сарай, ядкәргә калды Казан...
Еллар аша килер көнгә чакырып дәште азан,
Туктамады, күккә ашты итәген җыеп кәрван.
Кичте бабам, күчте әткәй, кулларга кул тоташкан,
Җеп очын алдым үземә, көнем көнгә кавышкан,
Гасырларның ядкәреннән ялкынга төрелгән җан,
Ак биләүдә туып еллар — ак бәздә бездән ашкан.
Бу түгелме тасвир, гафил, хакыйкатькә баш иям,
Нур тулып туды яңа ел — җәннәт исен сизенәм,
Көн чиратын баскыч итеп бәхетемә үреләм,
Күчкән кәрван, күр, әйләнеп татар иленә кергән!
16.12.91.
КАРГА БУЛЫП БАКЫРГАН
БЕР МУЛЛА КОЛАГЫНА
*Хатирәдән
Бакылдаган баканы сайрый дигән мөэминнәр
Кычкырган карганы — ишан, диделәр.
Денсезлек җаен җайлап бу томана мескеннәр
Башларын Шайтанга ничек иделәр?
Үзләрен диндар һәм китаплы дип сөйләүчеләр
Берүк безгә иярә күрмәсеннәр!
16.12.91.
КЫШКЫ СУЫК
Кар чүлендә бәс суыгы җанны өтә,
Хикмәте һәм хәле шушымы?
Тәмугларда чиксез утлы чүлләр
Алыр инде минем һушымны.
Тәкъдиремнең дәфтәрендә ни бар:
Язым, җәем, кара көземме?
Кыямәтнең эсселеге кебек
Кыш кызарта минем йөземне.
13.12.91.
ДУСЛАРНЫҢ ХАСИЯТЕ
Өмет утында янып, дусларның
Тупсасында баш орсаң, газизем,
Ышанычың кош булып очканда,
Китеп яз, килмәсен кара көзең.
Белми калма: тәкъдир бавы чолгап
Муенны тоткан, җибәрми һич тә,
Бу гаҗизлек — яшәр көн өлеше,
Ташлап китмәсеннәр соңгы кичтә!
14.12.91.
БАРЛЫК-ЮКЛЫК
Тулган булса да мең төскә,
Ялганчыдыр бу дөнья,
Сүз бирсә дә ышана күрмә,
Ышанычсыз бу дөнья.
Шуңа аның исемен дә
Фани дип атаганнар,
Мәңгелеккә ашу өчен
Таянычсыз бу дөнья!
10.10.91.
ИРЕК ҖЫРЫ
Җәбердән ятьмә үреп ыргыттың, каптым,
Сынды канатым, җырымны югалттым,
Телсез кошны кемнәр тотар читлектә —
И дөнья, мине күкләргә аттың.
Сайрадым тел өзелгәнче шашынып,
Болыттан-болытка очып-талпынып...
Күрдем: Сидрә агачының кошлары
Беткәннәр ник гыйбадәттә буталып?
...Гафу ит, ярлыка, бөек Ходаем,
Газазил язмышын бирмә —
Җанны каралтып!
06.12.91.
ТАҢ СУРӘТЕ
Газап таңы өметендә көл булды күпләр,
Кемдер безнең газапларны сәйләнгә чүпләр,
Кояш белән айдамыни галәм яктысы —
Өстебезгә ишелеп тора ничә кат күкләр.
Күзнең яше — бөртек-бөртек, җиргә сеңәрме —
Күңелдәге әрнүләре беркөн кибәрме?
Сеңсә-кипсә, дөнья — ялган, хакыйкате юк,
Ахирәткә бу дәлил бар, яшендәй бәрде.
Таралган көл җыелганда бөртеген сайлап,
Тамчы аша үтә алсаң гөнаһын чайкап,
Газап Таңы җәннәт белән ачар ишеген,
Җаннар кайтыр тәнебезгә галәмне айкап.
02.12.91.
СӨРМӘ КОЕЛУ
*Партийный булган дус шикаяте
Өрлеккә буйны терәп сөйләшкәндә,
Матчаны селкетердәй көлешкәндә
Белмәгәнмен: Шайтан кәйфен кәефләп
Йөрелгән шул имзалар өләшкәндә.
Хәзер япты көнем кызыл бүлмәне,
Ачты куйды ялгызлык өтермәнне,
Без табынган потлар әйләнеп төште,
Юды көннәр күземдәге сөрмәне.
Декабрь, 1991.
САН КҮЧЕШЕ
Мин яшьлекне алыштырдым картлык белән,
Аллаһ сүзен телдә тотам саклык белән.
Маңгаемда туфрак эзе, җирне кочам,
Көн-төн намаз һәм доганы төгәл чыгам.
Дуслар уйный кызлар белән хәмер бүлеп,
Шайтаннарга кулны бөгеп әмер биреп,
Кызыл якут иреннәрдән алма җыеп,
Җәннәт диеп бу дөньяны тәмам белеп.
Чакыралар, дәшкән сүздән иман күзлим,
Ныклык өчен шәригатьтән терәк эзлим,
Кунак булу тиеш эш дип белеп сүзлим,
Әмма мин — карт, яшь табында, белмим, нишлим?
...Гомер үтәр, хакыйкатьтә картлык җитәр,
Нинди явыз ният мине зарда тетәр?
Бирерме көн шунда зая яшьлегемне?
Ә Дүсеми, белсен Хода, шуны көтәр!
29.11.91.
МЕҢ ҖАН
Поэма-нәкыш
Җаннар хакында фәлсәфә
Миңа бәхет кирәк иде...
Белмим,
Башкаларга ниләр кирәктер?
Төшенчәләр уртак булсалар да
Мәгънәләре төрле нигәдер!
Мин сафлыкны эзләп килдем җиргә,
Үзем белән аны китердем,
Син аңларлык кешем бул арадан —
Мин бит җиргә сафлык иңдердем!
“Бәхет — сафлык!”— диеп вәгазь кылдым,
Сафлык — бәхет! Аңла, кешелек!
Без яшәргә тиеш мәгәр җирдә...
Тере туып,
Булмыйк мең үлек!
Мең җан бит без,
Мең җан төрле-төрле...
Һәрбер җанда меңдер кисәге!
Замананың мәгърур маңгаена
Эзен салган
Тарих кисәве!
Без — мәңгелек үлек,
Без — мәңгелек терек,
Тән сафына җирдә мунча бар!
Ә җаннар соң нигә кара безнең?
Тәмугында Сират күпер — тар!
Шул ялкынмы алыр каралыкны?
Шул ялкынмы бирер сафлыгын?
Ник дөньяга Сират күпер аша
Килмибез соң — алып аклыгын?
Гөнаһысыз сабый...
Ә башында
Мең уе бар — аклы-каралы,
Без яшәргә килдек исә җиргә,
Өнәмәсен җаннар караны!
Миңа бәхет кирәк иде...
Шуңа
Шушы җиргә бәхет иңдердем...
Мең җан монда,
Төшенчәләр — төрле,
Үземнекен
Аңлаталмый мең кат тилмердем.
Кулга кулны тотып очрашканда
Аңлашалмый гаҗиз булганда
Мин дә килдем җиргә,
Мин дә иңдем...
Ялгыз җаным бүген
Дөнья читлегендә болгана!..
Шөлдер-кыңгырау
Ат юыртып йөргән кеше әйтер
Ни ямь бирә шөлдер юлларга!
Башлыйм сүзне шөлдер хакында мин —
Хәтер өчен булсын улларга.
Хәбәрләрне сөйләүчеләр белә:
Телдән-телгә күчкән хәлләрнең
Ни хикмәте барын, ишетсеннәр —
Өзелеп китәр нечкә билләрең!
Йәмәндәме, Багдад, Дамашкада —
Белмим, кайда шөлдер коялар?
Җир белән күк бергә кушылырлык
Итеп алар зеңләп торалар.
Кыңгырау ясаучының хәле
Уянды таң гөл йөзеннән ачып пәрәнҗәсен,
Хикәят кылучы сөйләде бер оста хәлен.
Чиртеп сазның назлы нәзек моңлы дәрт кылларын,
Сикертеп бармак һәм болгап-уйнатып кулларын.
Без тыңлап бактык, күңелләр аһ эчендә калды,
Хикәятче җанны утка, уттан суга салды.
Хикәятче сөйләгән хәбәр
Йәмән чүлләрендә бар ямьле урыннар,
Шәһәр-калалар аша йөри кәрваннар.
Бу җирдә туган бәндәләрнең күңеле
Белмәс дөньяда кайгы-хәсрәт күрүне.
Алачык бар анда — агач төбендә,
Сандалга чүкеч орыла дәрт көендә.
Ясады беләзек, күчте аңа кояш,
Ясады йөзекне, куйды аңа зур каш!
Сөенде күреп күркәм эшен һәр мөслим,
Ямьле булды бизәнеп, аһ, һәрбер килен.
Күпме тырышса да кулыннан ике эш
Килмәде останың, булмады ул сәрхүш:
Берсе — кылыч, муен-җилкәне тигезләр,
Икенчесе — ук, киң күкрәкне каезлар.
Килде аңа хөкемдар, диде: “Чыгармын
Яуга, яса кылыч, алтынга күмәрмен!
Йәзвәсендә кояшның нуры уйнасын,
Селтәнгәндә ун башны бергә җыйнасын!
Ни кыласың, буйсынмый әмергә чараң
Бармы, кем? Булмасын җаның юктан әрәм!”
Өметсез булды оста, күзен яшь алды,
Иртәгә яшәүгә өметсез үк калды.
Төне буе чүкеде чүкеч сандалны,
Сауды яман уй тынмый канны һәм җанны.
Сүнде бәхете, кипте тамып күз яше,
Иртән килгән җәлладның булды шул эше:
Останың башын чаптылар, хөкемне тиз —
Кичектерми йөртеп, кылыч селтәп җитез!
Катил булды оста, күрсәтмәде хаким хөрмәт,
Кызлардан китте шулчак иргә дигән дәрт.
Төн буе оста, күз яше белән кушып
Ясаган иде шөлдер — җан моңы төшеп.
Хөкемдар алды алачыгын үзенә,
Әмма шөлдер калды төшеп ил күзенә.
Күтәрде аны кулына диндар дәрвиш,
Йомды учын һәм кылды җанын дәрткә иш!
Дәрвиш хәле
“Әллә Шайтан юлына күндем менә,
Бер ялгыз кызны утырттым түремә.
Чәчен җыйган, тик колагы алкасы
Бердәнбер калган тәненә япмасы.
Ул иреннәр — бүртеп хистән, тибрәнә,
“Кил!”— дип дәшүенә, җаным тирбәлә.
Ул билләре, беләк, тезе, башкасы,
Бер кагылсам — җаным күккә ашасы.
Ул күкрәге тулган ике алма тик,
Иренем тисә, аерылмас, балдай бит!
Сузылып килде, еландай ыслады,
Зәһәре бәгырьгә кереп чожлады...”—
Шөлдерне кысты учына ул дәрвиш,
Гүя шәрә кыз кочып булды тәшвиш.
“Йа Хода, гафу кылчы мин колыңны?”—
Дип үтенде, гәр ташламады “кызны”.
Янды-көйде, кайтты һәм яшәү көче,
Тәкъва теле булды кызларга төче.
Аның күз яше тамды болыннарга,
Күмелде барча тараф наз гөлләргә.
Кыңгырау чыңыннан барсына наз төште,
Гүя җәннәт вә дөньялык килеп күреште.
Чәчәк чыңы
Исеңдәме, чәчәк бүләк иттем?..
Шау чәчәкләр сиңа китердем.
Синең өчен диеп алган идем...
Ят кулларга биреп шиңдердем.
Оялдыммы, әллә каушадыммы...
Ялгыз түгел идең ул чакны!
Нигә шулай көчсез булдым икән?
Нигә шулай йомдым кочакны?
Мин чәчәкне түгел, ялгызлыкны —
Сагышымны йомдым ул чакны.
Челдер... Челдер... Синдер... Бердер...
Күңелемдә шул чәчәкләр чыңы.
Мин гомергә еламамын, дидем,
Күңелем тулы күз яшьләре чыңы!
Буш хыялга хәтер сугып торыр,
Чыккан аһым синең исем булыр.
* * *
Төш күрдем...
Күзләрендә юл-юл яшьләр иде.
Исемемне әйттең:
“Күрәсем бик килә, бәгырь! — дидең,—
Безнең җаннар ялгыз нишләр инде?”
Төш күрдем: “Чың!..”
Хыял чыңын кагып,
Тавышыннан куркып уяндым.
Синме ул, әй бәгырь?
Минем йөзне:
“Көзгедән дә якты-ямьле!”— диеп,
Бизәк куеп кат-кат буяндың!
Төш күрдем...
Әй!..
Еллар аша үтеп,
Хәтеремне мең кат яңарттым.
Бәгыремдә сагыш чыңы күптән
Авыраеп тора эленеп:
“Чың-ң-ң... Чың-ң-ң!..”
Күзем китте яшькә күмелеп.
Бу — чың түгел,
Вөҗдан газабы...
Юмый аны хәмер-шәрабы.
Мәхәббәттән качып буламыни?
Кагылмагыз!..
“Чың-ң-ң... Чың-ң-ң!”—
Тавыш бирде
Вөҗдан әрнеп —
Сөю газабы!
Дан газабы
Бездә дә бар иде ул замана,
Кулда иде дәһшәт-мәрхәмәт,
Безнең алда меңнәр тез чүктеләр,
Күпме сау тән алды җәрәхәт.
Безнең кылыч сынмас төсле иде,
Киселдек тә кистек илләрне,
Кан беләнме без хәкарәт алдык?
Сәҗдә кылып бөктек билләрне.
Тән — киселгән, җәрәхәтләр әрни,
Тик күңелдә — җиңү, дан чыңы,
Кичә солтан булып, бүген менә
Кулыбызда хәер янчыгы.
* * *
Авыраеп калды башым,
Утлы таба булды тән;
Чыда, җаным, ташлап чыкма!
Калтыранма, салкын тын!
Челдер-челдер...
Шөлдер-шөлдер...
Еракта ат тавышымы?
Әллә дошман каргышымы?
... Сахраларны үтеп кәрван килә,
Малмы, нәрсә китерә?
Мал да түгел, хәрәм түгел —
Сихәтемне китерә!
Изге чың бу — җанны айкаган...
Бабамнармы, илдән-илгә үтеп,
Базарларга шулай кәрван куган?
Без мескеннәр шул каннанмы туган?
Челдер-челдер...
Шөлдер-шөлдер...
Шулдыр-шулдыр...
Җиргә сеңде тыныч кына эңгер,
Дөресләде юлны йолдызлар,
Бүген айның туган көне күктә,
Аккош булдык без дә — йолкышлар!
Челдер-челдер...
Белдер-белдер...
* * *
Янды дошманнар хәсәд утында,
Тордым шаһларның ишек катында.
Инде усаллар сүзне йөрттеләр,
Шаһның күңленә утлар төрттеләр.
Куылдым каттан, дәрвиш мин хәзер,
Таякта — шөлдер, ишем — мөһаҗир!
* * *
Чиләкләрең асып суга төшеп,
Борма сукмаклардан үтәсең,
Аһ җаныем-бәгърем, зәңгәр күлмәк,
Йөрәгемә басып китәсең!
Сандугачлар булып, талга кунып,
Сине мактап җырлыйм артыңнан,
Ай-һай җанаш-бәгърем, зәңгәр күлмәк,
Су аласың таллар артыннан.
Салкын чишмә — бура, бурасында — улак,
Бөдрәләнеп кенә су ага,
Һай җаныем-бәгърем, зәңгәр күлмәк,
Сине күреп дөнья куана.
Чишмәләрдән иелеп су алганда
Талир тәңкәләрең кагыла,
Һай җаныем-бәгърем, зәңгәр күлмәк,
Йөрәккәем сине сагына.
Кулың сорап яучылар күндердем,
Бүләгемне кабул итеп ал!
Ай-һай бәгърем-җанаш, зәңгәр күлмәк,
Алсу иреннәрең ширбәт-бал!
* * *
Шөлдер-шөлдер...
Дәште изге хәтер,
Уянып киттем тынган җиремнән.
Урап кайттым үткән көннәремне —
Кочар булып эзләп билеңнән!
Кайда бәгырь?
Кайда татлы җанаш?
Ак аргамак кая юл алды?
Ияр каешын өзеп,
Авызлыгын чәйнәп,
Кара айгыр — дустым чаптар ат,
Еш-еш сулап,
Биеп чапаланды,
Кая китим туры юл карап?
Шөлдер-шөлдер...
Адашкандыр...
Ул көтәдер...
Ул ялгыздыр...
Шөлдер-чөлдер...
* * *
“Кара атың йөртмә болай!”— диделәр,
Бәгыреңне һай-һай-һайлап изделәр.
Боларга карап бутама башыңны,
Егып чалма абзардагы атыңны!
“Гыйшык ул — кайнар күз яше!”— диделәр,
Мәҗнүннәре шулай яши иделәр.
Күрмә алардан, ташлама эшеңне,
Йөз чылатып чыгарма һич яшеңне!
* * *
Иярләдем, атландым кара айгырга,
Егет булсаң, юк өчен һич кайгырма!
Уйнатып-биетеп чыктым да юлыма,
Бөркет булдым, җаным канат кагына.
Сызгырдым, качты җил, өркеде карга,
Сөендем канымда татарлык барга!
Посты чиркәү, җебеде шәүлә — тәресе,
Яңарды хәтер, алдым тарих дәресе!
Унынчы гасыр
Кәрван килә ком ерып,
Кәрван килә чүл гизеп,
Йолдызларны аерып,
Диңгезләрне каерып.
Зең-зең...
Зең-зең!..
Әллә Казык йолдыз зеңләп куйды,
Барыр юллар — Киек каз юлы!
Багдадтан иман китерә киләм,
Әй син, Болгар,
Бул Аллаһның колы!
Туктап куйды әллә йөрәк шунда,
Тын кысылды әллә күкрәктә?
Дәрвиш ауды бөек манара күк
Йөзе түбән шушы халәттә.
Кәрван туктап калды хәрәкәттән,
Аймы-кояш, кайсы тотылды?
Юл ябылды әллә бәрәкәткә?
Кемнәр килеп кулга тотынды?
Кәрван халкы тезен бөкләп тынды,
Ил эчендә мәет, җәмәгать!
Кәфенлектә саф бәндәгә — рәхәт,
Салкын түгел кабер...
Кабер — бакча,
Тынлык бакчасы!
Һәркемгә дә тигез,
Әйтеп булмый кайсы ямьлерәк!
Зең-зең!
Кем кыңгырау кага?..
Дәрвиш ташлап киткән
Көмеш шөлдер
Җилдә очып бара...
Зең-зең!
Кем кыңгырау кага?
Ил тарала!..
Уникенче гасыр
Ком өстендә ялтырап китте хәтер —
Ялгыз күзе яшәр көннәрнең,
Ап-ак күзе сукыр безнең гамьнең...
Кул үрелде,
Комнан аралады...
Тәне буйлап суык йөгерде!
Бу — кыңгырау иде...
Сәмәркандта, Бохар, Харәзмдә —
Белмим, кайда шөлдер коялар,
Җир белән күк бергә кушылырлык
Итеп алар зеңләп торалар.
Унөченче гасыр
Кәрван килә кыңгыравын кагып,
Акҗаектан Урда башлана,
Алтын тәхет, алтын манаралар,
Алтын сарай, алтын таш кала.
Барсы алтын,
Урда иле — алтын,
Кояшы да урман-кырлары...
Хикмәт белән сүзгә кергән, диләр,
Осталары — алтын куллары.
* * *
Кәрвансарай...
Шөлдер йоклый — телен тоткан да,
Чак-чак кына селкен дисә — харап,
Бөтен шәһри Сарай уяна.
Ә иртәгә — базар,
Ә иртәгә
Мал — хуҗасын табып куана!
Сарай
Тарихларда күзе яше калган
Халыкларның сыктар йөрәгенә
Хәнҗәр белән кадап үчен агыз —
Кол булганчы карак өрәгенә.
Бәхәс өчен ап-ак җәймә салган
Дәфтәремнең йөреп битләреннән,
Син үзеңнең йөзне табар булсаң,
Чыгарсыңмы тарих бикләреннән?
Без күрештек бүген хәлне күреп,
Надан күздә кайнар ялган яше,
Сиңа үпкәм юкка булган, Сарай,
Син түгелсең көннең кара кошы!
Татарларның бәхәс табынында
Буш савытлар бүген тормасыннар,
Сыең тулы өстәл артларыңа
Ялганчылар сүзне кормасыннар.
Кем елатса, бүген белеп торам:
Кимсенгәнне җаным бик кызгана,
Ярдәм өчен диеп кулны сузам,
Килеп керәм утның кызганына.
Әмма бәндә гел ялангач йөреп,
Кием кигән икән нәкъ бүгеннән,
Кемнән талап алганнарын сора,
Гел кимсенү чыкса һәр сүзеннән.
Кичә — берәү, ә иртәгә — башка
Кешене ул китәр тиз салдырып,
Бер тарафтан икенчегә җитәр,
Мең халыкны тезгә тезләндереп.
Ә һаман да бер сүз кабатлар ул:
“Мин бит шәрә идем, әй җәмәгать!
Талаганнар булса кирәк, әйе,
Мин — таламыйм, миндә — мәрхәмәт!”
Сүзе ялган булыр, гомер буе
Шуңа качып кылыр караклыгын,
Үзенеке атар бар нәрсәне,
Агачларны, хәтта кар аклыгын.
Күз ачылган саен, һаман-һаман
Әйтә торыр: “Мине талаганнар,
Шуңа күрә сезнең өстегездә
Менә шушы мескен аламалар!”
Күтәрел, әй Сарай, хәрәбәдән,
Мөнафикъның күрсәт ялганнарын,
Мескенлектә калган хәлдә бүген
Ник укыйбыз ялган тарихларын?
Әмма нишлим, мин — җиңелгән халык,
Җиңүчеләр яза тарихларны,
Хакыйкатьтән өмет кистек инде,
Ялган керә кагып колакларны.
Зең-зең...
Зең-зең...
Дең-ң-ң...
Кыңгырау кагып сәүдә килә,
Кәрван-кәрван маллары,
Кайсы илләр сәүдәгәре,
Нигә канлы куллары?
Килде базар, гаҗәп хәл шул,
Танылмый, кемнәр болар?
Нигә шулай кара йөзле
Угыры кебек алар?
Йәмәннәрдән килгән кебек
Товарлары — хуб-хубы,
Әмма ләкин ни сәбәптән
Күзләре канга тулы?
Җаваплары җитешмичә калды,
Көннең бәрәкәте югалды,
Сәүдә диеп илгә дошман керде,
Якты кояш йөзе каралды.
Зең-ң-ң...
Дең-ң-ң...
Ил эчендә кыңгырау —
Хәтәр хәлләр хәбәре,
Ил эчендә кыңгырау —
Иманымның җәбере!
Еллар саный гасыр — берәм-берәм,
Акча саныймыни сәүдәгәр!
Кичә Сарай иде, Бүген — Казан —
Йөзек кашы энҗе вә җәүһәр!
* * *
Әй, гафил калдың, күчте кәрван гөлдер-гөлдер...
Юллары — ерак, атлан, чаптыр чөлдер-чөлдер!
Алар — Турга, Турдан — Болытка, Күккә ашар,
Монда гыйбадәтсез бәндәләр елап шашар.
Анда — җәннәт, анда нур, бәхет, хикмәт басар,
Монда кәфер асыл телдән мөэминне асар.
Бу кәрванда китте Болгар, Сарай, Казаным,
Син ник гафил хәлдә калдың болай, Дүсеми?
Бәлки җитәрсең тотынып пакь итәгенә,
Ашарсың алар артыннан Аллаһ күркенә?
Ашыктыр куәт атыңны, күрсәтмә буең,
Һавалы бәдән сөрлегеп, сынмасын муен!
Гыйбадәт хәмерен моңарчы капкалап куйсаң,
Инде хәзер чиләкләп аузыңа койсаң,
Нәфсең, айнытып, дөньяның малын күрсәтсә,
Күзләрең, адашып мәгәр, нурын йөгертсә,
Максат юлыңнан аягың читкә йөгерсә,
Синең йөзеңә бәндәләр килеп төкерсә,
Аһ хәлең синең, ваһ, хәлең, сафлыгың төзәт,
Тарихка карап, көннәрнең йөрешен күзәт!
Яхъя түрә хикәяте
Бай иде Яхъя, һай хикмәти Хода,
Түрә иде үзенә күрә монда.
Каршы иде ак һәм кара өйләре,
Сыйлый иде аны кара җирләре.
Кара айгыр җигеп йөрде бер үзе,
Аны күреп калтырый авыл күзе.
Сиртмә арба келтерәтеп үткәндә,
Этләр качып өй артына чүккәндә:
“Кем килә?”— дип авыз күтәрсә гафил,
Өсләренә басар иде шушы фил.
Яхшы нинди малны күрсә, сорады,
Дүрт ягын да байлык белән урады.
Әмма бер кичә ишетте ят аваз,
Тынычлыктан күңеле дә кичте ваз.
Эзләп китте, атна, аен югалтты,
Әмма дә теләгенә ул юлыкты.
Кыңгырау иде бу хәерсез аваз,
Моннан файдалырактыр җизләгән тас.
Сатып алды — биреп алмаш биясен,
Бишкә арттырып кыңгырау бәясен.
Тагып кайтты сөлектәй айгырына,
Зең төште килеп Дүсем авылына.
Юлдагы казлар бәлане сизенде,
Киленнәрнең чиләктән су түгелде.
Сулар гынамы соң, чайкалды тараф,
Бүселде авыл — читләргә карап.
Кыңгырау хикмәте
Шәригатьтән калган бәян шул бу,
Үз телемә төште сүзгә-сүз:
“Кыңгыраулар таксаң — эшең харап,
Таралачак бар да, күрерсез!”
Курка калдым, дөреслекме басты
Китереп кенә ике җилкәмә,
Тарихларны кат-кат барлап чыктым,
Килеп кердем көннәр иркенә.
Кыңгырауның истигъмалы — яман,
Тарата ул төзек-барлыкны,
Мең еллар да җыя алмам инде —
Бер таралгач шушы халыкны!
Соңгы зең
Соңгы тапкыр без җыелган идек,
Соңгы тапкыр, кая тәүгесе?
Тәрәзәне җан-куенга каплап
Торды тупылларның шәүләсе.
Яңгыр койды, чатнап күк ярылды,
Ә мин, тотып, кактым кыңгырау,
Соңгы звонок, барсы соңгы кабат,
Күңелләрдән чыкты иңерәү.
Мәктәп белән саубуллашу киче —
Гомергә бер һәм дә соңгысы,
Безнең әле алда зур тормышка
Күз бәйләнеп кереп каласы.
Зең-зең!..
* * *
Таң атканчы күкләр бушандылар,
Гөрли-гөрли акты җир йөзе,
Кыңгырауның теле өзелгәнгә
Мин гаепле түгел, ир сүзе!
Урамнарга бүселеп чыгар диеп
Уйланылган иде тавышы,
Теле качты, без таралып беттек,
Тик тупыллар калды сагышлы.
Соңгы звонок чыңы колакларда
Хатирәдәй торыр сакланып,
Хуш, мәктәбем, нигезеңә кадәр
Сүтәчәкләр сине актарып.
Тупылларның сагышларын җыйнап
Китәрмен мин ялгыз башыма,
Агач мәктәп, синең алмашыңа
Кирпеч бина басты каршыма.
Зең-зең...
Иске мәктәп, тәрәз артларыңнан
Тәүге мәхәббәтем — сагышым
Карап калды кебек, бәгырем
Өзелеп калды шунда авышып.
Зең-зең...
* * *
Ышанасы килә дөньяга,
Хәерлегә килә юрыйсы,
Өзелгәндә хәтта өметләрем,
Киселгәндә килер көннәремнән,
Яхшыларны бик күрәсем килә...
Яшь сугара озын керфекләрне:
Зең-зең...
Ерак юлдан кемнәр килә?
Дәрвишләр тезмәсеме?
Зең-зең...
Татарлар үтте куылып
Себердән ары таба!
Кырымы калды, Казаны,
Хәсрәт — Тайга урманнары
Кебек өстемә ава:
Зең-зең...
Куллар — чылбыр, өзелгәндә
Ул ничек чыңлый икән?
Тышауланган бәндәләрен
Ходай ишетә микән?
Зең-зең...
Тәрәзәмә килеп чиртте:
Куй колагың, хәбәр бар!
Төне буе тыңлап чыктым:
“Зең... Зең...”
Килер бәхетләрең бар!
Килер бәхетләрем бар!
Зең-ң-ң...
(Тәмам)
06.11.90.—31.01.92.
МӘХӘББӘТ КАЛФАГЫ
Дастан
Сүз башы
Мәхәббәтнең ишетсәләр бер аһын,
Кайтарыр чөйгән җирдән чәчәк таҗын,
Сүнәр кояш, тынар былбыл, очар кош,
Җиргә килер гүя зәмһәрир ак кыш.
Агар суга чалкан ятар һәм аккош,
Гөрелдәр кичәдә хәсрәтле байгыш.
Чыгарма син иреннән аһ кисәген,
Күз алдыңа китер болар исәбен.
Рәнҗетмә сөйгәнеңне, назлы яр,
Күздән яше агып тормасын зар-зар.
Пар канат бул, калдырма япа-ялгыз,
Бәгъренә ачы җил тимәсен ялгыш!
Базар
Казанда — базар, базарларда — товар,
Ни хисабы — җаның теләгәне бар!
Кәләпүше, калфак, чапан, чалмасы,
Әфлисүне-башкасы, Дунай алмасы.
Ничә төбәк бар дисәк бу дөньяда,
Җыелалар барчасы да Казанда.
Мәртәбәдер сәүдәгәргә бу җирдә
Булганын сөйләү, баргач, гайре илдә.
Билләһи, сәүдә үзәге дөньяда
Булмастыр һичвакыт башка калада.
Асыл кызлар, гүзәл товар — һәммәсе
Сатыладыр, хәтта намус шәүләсе.
Барчасына хак-хисап алтын тора,
Сәүдәгәр, бар, базарда алтын көрә!
Әйтерләр: сөннәт эшедер бу сәүдә,
Килеп күрик, тәвәккәлләп җәяүлә!
Монда бар да үз товарын мактыйлар,
Нәрсә генә әйтмиләр дә сатмыйлар.
Гөрҗи, әрмән, яһүд, урыс, хәбәшләр
Тезеп салган малдан файда өлешләр.
Кара тут йөз, юан бит һәм дәү корсак —
Әрмән сата аяк савытын мактап.
Кытайларның — нәзек-нәфис тукыма
Аршын-аршын алтын бәһа хак кына.
Башкортлар — бал, мукшылар юкә сата,
Бар арада кигәне киез ката.
Шаулап тора сәүдәләр төркем-төркем,
Алмый-сатмый кузгалмый моннан һичкем.
Казанда — базар, базарында — товар,
Эзләп килгән җан теләгәнен табар.
Китап сәүдәгәре
Малчылар, мактап, маллар тоталар,
Галимнәр, бетекләп, китап саталар.
Кайсы торыр сукыр тиен хакына,
Кайсын алалмассың хәтта алтынга.
Шәһәрләр, кәрваннар бәһасе торыр,
Гасырдан гасырга хәбәре калыр!
Әмма һәммәсе очсызга чыгарлар,
Әгәр янына Коръәнне куйсалар.
Аллаһ сүзе сатылмас мең алтынга,
Сатылса да — галәм-дөнья хак аңа!
Сатылыр каләм һәм кәгазе хакы,
Сатылмас әмма дә сүзе куәте.
И әһле-мөэмин, хисабыңа ал,
Изгелекне табып, күңелеңә сал!
Бар иде сәүдә иясе китапчы,
Үзе — шагыйрь, үзе — галим, бетекче.
Атасының малын тотты китапка,
Аның алдында ачылды мең капка.
Дан вә хөрмәт иясе булды яшьтән,
Ямь тапмады үзенә башка эштән.
Күңел җимешен өзеп тәлгәш-тәлгәш,
Китап язды кылып җанын каләмдәш.
Әмма атасыннан васыять иде:
“Кем торсаң да, сәүдәмне сүтмә!”— диде.
Шул сәбәптән ачмады ул мәдрәсә,
Базарда китап сәүдәсе үткәрә.
Эше — сату, шөгыле — язу иде,
Бетекчеләргә эшләр табу иде.
Онтып өен, хатынын вә башкасын,
Көн-төн шунда кичте гомре яртысын.
Бу сыйфаты хатынын каты изде,
Мескенем һаман-һаман моңа түзде.
Ни баласы булмады яр-иптәшлек,
Ни дустанә сүзенә юк җәптәшлек.
Көне ялгызлыкта үткән чагында
Керде-калды хәсрәте кочагында.
Чарасыздан яме юк, көне сүрән,
Күңеле — тулган, әмма дә төбе тирән.
Түгелсә — диңгез булыр күзе яше,
Ничек моңа зарланмый үзе яши?
Барды хатын, сөйләде әнкәсенә,
Киңәше килеп басты үкчәсенә.
Кайтты, салды өстән озын күлмәген,
Чөйде-ватты саф сабырлык чүлмәген.
Көзгегә басып, чыбыктай уйнаклап
Күзләде үзен, гәүдәсен боргалап.
Ул бит очы гүя ал чәчәк таҗы,
Тулган бәдән-күкрәге, ап-ак тәне.
Җил уралса, адашып, аңсыз калыр,
Хан күрсә мәгәр, аңа бәндә булыр.
Кендегеннән өстә генә миңе бар,
Йөрәгендә ут һәм сагыш тулы зар.
Аһ чыгарып тибрәтсә ул күкрәген,
Тетрәп куяр җиде катлы күкләрең.
Киенде иң затлы киемен сайлап,
Бөтерелеп, буена күлмәк җайлап.
Сөрмә тартты, керфек чикте, буянды,
Иннек-кершән сөртенде һәм куанды.
Болай да чәчәк иде ул бакчада,
Инде гөлләр таҗы булды арада.
Аның йөзе-буена карап көзге
Гашыйк булды, нурлар эчендә гизде.
Йорт сүз бирде чыгармаска ишектән,
Ачкыч төште бикне салган тишектән.
Әмма бар да теләген үтәделәр,
Коллык кылып, җаннарын үртәделәр.
Китерделәр бәндәләре — тәхетен,
Гамь табалмый кисәр өчен бәхетен.
Аягына авып тузан булдылар,
Өзек гөлләр кебек янып сулдылар.
Тәхетенең ак пәрдәсен яптылар,
Әмере ни — алларында тоттылар.
Күтәрделәр тәхетендә җилкәгә,
Күрсәтмичә бик сак искән җилгә дә.
Җәһәт-җәһәт базар җиргә җиттеләр,
Башны иеп, тезләренә чүктеләр.
Китап сәүдәгәре дә чыккан иде,
Бу тәхетне ул шунда күргән иде.
Күзләренә күз кавышты, ай-һай җан,
Йөзләренә алсуланып чыкты кан.
Гыйшык хәлләреннән кемнәрдә хәбәр бар,
Алар белә: сөйгән җанга дөнья тар!
Күңел читлегенә былбылны салып,
Калыр, мескен, гамьнән диваналанып.
Кыз карашын япты, китте биредән,
Аһ итте ир үзәге өзелүдән.
Төште каләме кулыннан бөкләнеп,
Ябылды китап ноктасыз бикләнеп.
Күзнең дәрья суы
Сәүдәгәр үзен качырды өенә,
Кермәде кайтып дөньяның көенә.
Көндез-кичен күздән яшьләрен койды,
Кан чыгарып, бәгырен-җанын суйды.
Йөзен сагыш уты килеп каплады,
Тулган айны гүя болыт саклады.
Килеп әйтерләр: “Ни булды, ни яман?
Кемнәр өчен синең хәтерең калган?”
Килде хатын йөз яшереп янына:
“Әйт, бәгырем, кемне җаның сагына?”
Тезләренә утырып билен алды,
Гүя салкын ташка күкрәген салды.
Әмма серне белә иде, хәйләкәр:
“Янсын әле,— диде,— үзе дә мәгәр!”
Кайгырганын белдерде дә иренә,
Әйтте: “Җанаш, серең бармы күренә?”
Сөйләде ир чүпләп энҗе тирәннән,
Гыйшык дәрте бөтергәнне бәгъреннән.
Диде: “Ансыз яши алмамдыр, и яр,
Ялгызыма дөнья ләхет кебек тар!”
Хатыны ишетте бу сүзен, әйтте:
“Яучы ит үземне, бәхетем кайтты!”
Ире диде: “И җаныем, кирәкмәс,
Хатынын ир яучы итеп йөретмәс!
Моңа кадәр чит кызларны күрмәдем,
Хатын диеп алдыңны себермәдем.
Моннан соң да серемне бирер булмам,
Юк-бар хистән кайгыларга да тулмам!”
Торды ир, сагышын өйдә калдырды,
Йөзендә дә көләч утны яндырды.
Килде базарга, ачты сәүдәләрне,
Карамас күз күтәреп бүтәннәрне.
Хатынының кабат килгәне
Хатыны күрде моның горур йөзен,
Хак тәгалә каршында бөкте тезен —
Ярдәм сорап гыйшык утын кичмәктә,
Телем-телем бәгырькәен кисмәктә.
Аңлады ул: болай елап эш булмас,
Гомерендә якты йөзе һич тумас.
Киенде-ясанды кабат бизәнеп
Алтын көмешкә, ефәк уранып.
Кол хатынын дәште, китте базарга,
Тагын бер кат утны ягып карарга.
Буена еландай ефәк сарылды,
Мең кояш йөзендә бердәй чагылды.
Каш җәясе тартылды да нечкәрде,
Аһ угын төбәп очырып җибәрде.
Күпме егет-җиләннәрнең күкрәген
Тишеп үтте, китереп күрәчәген.
Биленә карашлар җилдәй сарылды,
Мескеннәрнең күкрәкләре ярылды.
Хәсрәт базары
Кил, шәрабчы, китер йомшак шәрабны,
Тутырып сал, күрсәт безгә хөрмәтне.
Бәгырьләргә үтеп, җанны айкасын,
Өшегәннең утта каны кайнасын!
Бу Дүсеми сүз шәрабын күтәрде,
Җанын гыйшык кайтавазы үртәде.
Өмет өзеп дөньялыкта бәхеткә,
Җан-тән белән текәлде Ахирәткә.
Ил эченнән хушлашып киткәнеңдә
Онытма син барлыгымны минем дә.
Җыйды китапчы базарын ашыгып,
Кәрван үтәчәк Шәрыкка кагылып.
Кемнәр — хаҗга, кемнәр эшкә куптылар,
Дога белән тезләнеп кул тоттылар.
Намазны төгәлләп күтәрелгән чак,
Җәмәгать егылмый шунда калды чак.
Хатын үтте каршыдан юллар кисеп,
Гүзәллеген күреп — куйды җан күчеп.
Кәрван башы хәбәр салды: “Җәмәгать,
Күк катына ирешмәде гыйбадәт!
Юл өзелде, йөкләрне бушатыгыз,
Иртәгә көн кузгалачак барыбыз!”
Юлга әзер сәүдәгәрләр тыелды,
Юл сагышы күңелләрдән юылды.
Күзләр тотып озаттылар гүзәлне,
Өзеп кенә үтте хатын үзәкне.
Барсының да авызлары ачылды,
Аһ чыгарып, акыл кошын очырды.
Ә ул китте, гүя эшне сизмәде,
Буй күрсәтеп сәүдә юлын өзмәде.
Күктә тибрәнеп күбәләк югалса,
Шулай китте нәфсегә баса-баса.
Бакча күреп — былбыл сайрар хушланып,
Кызлар күреп — ирләр калыр кушланып.
Җәннәт төсен сизәр гөлдән бәндәләр,
Гүзәл өчен ирләр җанын бирәләр.
Малга сатып алмак булсаң чибәрне,
Күзеңдә яшь аңа карап кибәрме?
Чибәрлекнең чишмәләре татлыдыр,
Өзеп капсаң — кара көнең яктыдыр!
Нәфсең әгәр биетсәң итәгендә,
Сорама син соңыннан: “Гаеп кемдә?”
Кузгалганда хис ташкының буеңда,
Бора күрмә уйларыңны уенга.
Җай белгәннең юне бар, дип әйткәннәр —
Ахирәтнең гамәлләрен иккәннәр!
Төче булса сүзләрең тел очында,
Чыгармыйча ябып тот син учыңда.
Әче булса сүзең телең өстендә,
Шайтан керер хәтта синең төшеңдә.
Дәрт атыңны кума уңга һәм сулга,
Кайнарланган тимереңне сал суга.
Тик ни хикмәт — бу хәлләрне бик беләм,
Әрнү белән сагыш утында көям.
Тәүбә сорап бүген килсәм Аллага,
Иртәгә җан аягыңа егыла.
Кайнап чыга, туглата аңны гыйшык,
Йөрәгемне алыйм соң кисеп ничек?
Ул килсәме әгәр көзге каршына,
Бүлмә тула нурларның балкышына.
Ул килсәме мәгәр елга ярына —
Юлын ташлап, дулкын чәчрәп шашына.
Ул килсәме шулай таулар янына —
Җиргә чүгә, баш куеп аягына.
Алай икән, ә мин каты ташмыни?
Олуг сыйфат минем өчен хасмыни?
Тау ишелсә, сулар чыкса алдына,
Үзе миңа нигә икән буйсына?
Ханлык тотып әгәр халык җыйнасам,
Сүзнең җаен таләпкә төреп куйсам —
Тыңламаса, буйсынмаса барчасы,
Нигә кирәк бу тәхет каланчасы?
Сөйгәнне сөюдән егылып үлүдә
Ни файда — мәхәббәт җебен өзүдә?
Әгәр салсаң сөенечкә бәгырьне,
Ник казыйсың үзең өчен каберне?
Килде китапчы, чыкты да базардан,
Түзәлмәс булганга сагыш вә зардан.
Өенә кайтуга уена чумды,
Кайгы-хәсрәтен учына йомды.
Күрде: кая, хатыны юк өендә,
Нигә йорты ялгыз калган бу көндә?
Тәрәзәгә ерактан шәүлә чалынды,
Утлы йөрәк янгын булып кабынды.
Керде бүлмәгә, күрде — йөрмә тәхет,
Тегелгәне барсы да ефәк-бәрхет.
Дәште-чакырды, кеме дә килмәде,
Өендә йорт кызларын да күрмәде.
Таныды тәхетне, аһ итте: “Шушы ул,
Мәйданнан узган кыз шунда иде шул!
Йөрәкне көйдереп салгач гыйшыкка,
Ничекләр тукталган килеп бу йортка?
Әллә дустым, әллә башка бер затмы?
Аның монда булулары да хакмы?”
Килде тәрәзәгә — тавышлар ишетеп,
Җан-хыялын хәсрәтенә иш итеп.
Бара анда бер төркем — хурлар гүя,
Бу кызларны күрүгә бәгырь көя.
Аһ итеп күзләде пәрдә күтәреп,
Мәхәббәткә йөрәккәе үртәлеп.
Бәгыре кайнады ялкынлы уттан,
Күкрәге аһ орды чарасы юктан.
Гүзәл затны алганнар да уртага —
Күбәләкләр очамы утка таба,
Әллә назлы гөлме ачкан күзләрен,
Хәйран итеп бакчаларның түрләрен,
Әллә кояш чыккан җиргә җәяүләп,
Әллә аймы йолдызларны әйдәләп?
Кемнәр хаста — аны күреп савыгыр,
Җаннарына гыйшык уты ягылыр.
Аһ, кем икән, исеме-заты нинди?
Йөрәгеңә йөрәк дәшеп: “Җаный!”— ди.
Йөгреп җитеп тезләнердәй буласың,
Хыял кошын читлектән чыгарасың.
Күзнең — яше, бәгырь каны савыла,
Назлы сүзе йөрәгеңә кагыла.
Гөлне күреп аһын орса сандугач,
Ничек егет чыдап торыр кыз күргәч?
Чут-чут сайрап былбыл мәгәр шашынса,
Телдән язып егетем тешен кыса.
Ай еласа, йолдызлар егылсалар,
Яңгыр коеп болытлар агылсалар,
Гөл ачылып, күз салса кыз елмаеп,
Кояш чыгар дөньяны нурга манып.
“Бер сүз әйтче йөрәгемне иркәләп,
И ширин яр, китмә җанны изгәләп!
Кулларыңнан сыйпап кына тотармын,
Җилкә очыңнан арыга бармамын.
Бары авыр сүзне салма уртага,
Куып кертмә мин мескенне хатага.
Күздән яшем тамса — җиргә ут кабар,
Шик ташыны бәгырь өстеннән кубар.
Бу хәлемне аңласаң, мин — канәгать,
Йөрәк маен сызып — кылма җәрәхәт!”—
Сөйләнде ир сүзне сүзгә ияртеп,
Әллә шашып, әллә инде саташып.
Кулын сузып — кочар булып иркәләп,
Күзләреннән яшьләр чыкты типкәләп.
Каршысыннан гүзәл сыны китмәде,
Күзләрендә кайнар яше кипмәде.
Хатын ире булуын да онытты,
Ут кабынды, хис шаукымы котыртты.
Хатыннар базары
Елап кайтты хурлыкта хатын янып,
Күз салмады йорт эченә ул айнып.
Кызлар аның көйләделәр көйләрен,
Чиштеләр чәч, күлмәк һәм изүләрен.
Сыенды да ир калды качып артта,
Каплады буен тыныч калкып пәрдә.
Алып хәнҗәр, төртеп тиште күз өчен,
Аһ чыгып көйдерде аның җан-эчен.
Карашы тиз-тиз үтте буй иркәләп,
Ул җилкә-күкрәкләрендә йөргәләп.
Ис керде хуш-хуш кына айкалып,
Мескен ирнең буе китте чайкалып.
Үтеп җанга, тибрәтеп саф хисләрен,
Гүя кушып көненең таң-кичләрен.
Онытты сәүдә-базарның эшләрен,
Төйнәде җыйнап дәртенең биштәрен.
Төртеп чыкты бөредән янар чәчәк,
Һушсыз калмады хәленнән чак-чак.
Җиңен җыеп, бәхетен тотар булды,
Кочакка алып шунда йотар булды.
Шәраб ничек айкаса нык бәдәнне,
Мәхәббәт шулай чайкыйдыр адәмне.
Кыз чишенде, ак тәне — шәмнәр кебек,
Ирләр иренең хәзер хәлләр җебек.
Төртелде күзе буендагы миңгә...
Ник китми кол хатын — яндагы җиңгә?
Чыгар иде йөгереп каршысына,
Бу хисләрен тоткан юлбашчысына.
Түзәр хәле, бер әмәле калмады,
Җанын салкын акыл биләп алмады.
Тартты, төште пәрдәсе каршысыннан,
Кол кызлар юкка чыкты барсы шуннан.
Җиңгәләре танып алды хуҗаны:
“Рәхимегез!”— калдырып китте җанны.
Аһ итте хатын ире күренүдән,
Сыңар киемсез хәле беленүдән.
Тартты өскә җәймәсен кыен итеп,
Оялды, ак тәннәрен каплар ничек?..
Тарткалашты — җәймә үзен бирмәде,
Каплар өчен кыз өстенә килмәде.
Гүя газәл капты бөркет авына —
Мескен җаны чыгар булып кагына.
Ирнең күзе янып кайнар күмердәй,
Карашы йөгерде утлы тимердәй.
Хәзер гүя ул чалып ташлар кебек,
Кулындагы хәнҗәрен кадар килеп.
Гөнаһсызны харап итсә — нишләрсең?
Бәхетенә кулын салса — үләрсең!
Шәйләп алды кулында ир коралны,
Исе китте, читкә ыргытты аны.
“Бәгырькәем, курыкма бу хәлемнән,
Китермәдем мин сиңа әҗәлеңнән!—
Дип үтенде,— Бу — мин, ирең буламын,
Синең өчен бу көн үзем үләмен.
Күзем — сукыр, акылым буш икән, аһ!
Ярым кочып нигә булмаганмын шаһ!
Тәүбә сорыйм, ялгыш уйлар йөрткәнмен,
Сүндерәм дип җанга утны төрткәнмен!
И бәгырем!”— дип тезләнде алдына,
Кыз күтәреп алды аны янына.
Иреннәргә ирен назы ягылды,
Кулларга кул, тәннәргә тән сарылды.
Кочып-үбеп туймас болар бер-берсен,
Талак бетеп, никах тотты икесен.
Урыннарга ак җәймәләр җәелде,
Йозак сынып, кызыл миләш түгелде.
Гүя былбыл тирәктә җәннәт тапты,
Гүя эссе көнне ак болыт япты.
Максатына иреште ике яран,
Бу эшләрнең хөкемен тотты Коръән.
Ирлек базары
Сорады хатыны: “И сөекле ир,
Нигә болай хафа алды йортта түр?
Соратып-туйлатып өйләндең үзең,
Шат идем, кайгыда елады күзем.
Әрнеде яшь йөрәк — хәсрәтен йотып,
Хыял канатының очларын өтеп.
Кермәдең ятакка, ялгыз кичердем
Төннәрне, хәсрәттә гомер күчердем.
Өйләндең, кочмадың, сәбәбе нидә?
Ямь качты беренче кичәдән өйдә.
Бәхет сорап үтендем хак Ходайдан,
Эзләргә белмәдем тынычлык кайдан.
Нигә болай кимсеттең син үземне?
Нигә бәйләп тоттың теләк күземне?
Лаек түгел идемме сиңа, бәгырь?
Нигә шулай өзелде минем бәгырь?”
Җавап тотты ире, тәүбә үтенеп,
Сер йомгагы тәмам шунда сүтелеп.
Диде: “Ярым, сүзем булды Ходайга —
Үз теләгем белән яшәргә җайга.
Өйләндем тик атам сүзен тотудан,
Васыятенә хилафсызлык итүдән.
Мин тугач һәм син тугач та әткәйләр
Бер-берсенә ант белән сүз әйткәннәр.
Тешләтеп колакларны һәм сөенеп,
Ничә көннәр бәйрәмчәләп киенеп.
Әмма туйның ахырында талашып,
Кылычка-кылыч сугып һәм алышып.
Ачуланып, үпкәләшеп гомерлек,
Киткән алар берсен-берсе җимереп.
Әмма әткәй васыятен хәтерләп,
Язмышымны шунда куйган бөтәрләп.
“Өйлән,— диде,— әмма кызны бик ямьсез
Дип әйтәләр, сөйләр сүзе — килбәтсез!
Сүземне тот, никахтан соң кавышма,
Талак хөкеме җитешкәнче авышма.
Кайчан сезнең яр түгелне белерләр,
Арагызны ачуланмый бүлерләр.
Син ирекле булып башканы алсаң,
Рухыма тынычлык шунда тапсам,
Сөендерер сине биргән киңәшем,
Ялганга чыкмас минем дә сүз-эшем!
Хак алдында әйткәннәрем үтәлер,
Мине шунда гөнаһым да җибәрер.
Ачуланма, ашыкканмын сөенеп,
Ахырында калдым менә көенеп.
Син өйләнсәң, антым шунда үтәлер,
Талак җиткәч, дошман җаны үртәлер.
Мәгәрем ки, гашыйк булсаң, ни чара,
Әмма, берүк, күзең салма син аңа!”—
Әйтте, китте дөньялыктан, калдырып,
Йөрәгемә янар утлар салдырып.
Өйләндем соратып алып, никахлап,
Йокламадым әмма сине кочаклап.
Эштә тындырдым бу кайнар йөрәкне,
Карамадым йөзеңә һәм өрәкне
Күргән кебек була идем шәүләңнән,
Һич ялган юк минем болай сөйләүдән!
Әмма күреп базарда синең йөзне,
Гашыйк булдым, яшь күмде минем күзне.
Кәрван белән китәргә исәп тоттым,
Талак хөкмен минутлар санап көттем.
Сәүдә юлы вакытларны чигерер,
Дидем үзем, бәлки хәсрәт күмелер!
Әмма бүген чыдамадым кайгымнан,
Сүндерәлми газап чиктем канымнан.
Юлдан килгән кызны син дип белмәдем,
Шуның өчен ятагымны бүлмәдем.
Талак җитсә — өйләнәм, дидем, аңа,
Диванага бу көннән мине сана!
Качып карап күрдем синең үзеңне,
Беренче кат таныттың син йөзеңне.
Әллә ялгыш күрәмме дип шикләндем,
Әмма хисләр бүлмәсенә бикләндем.
Килеп, сине кочты кочак иркәләп,
Иреннәрем ак алмаңны өзгәләп.
И бәгырем, атам сүзен тотмадым,
Ризалыгын бу көн аның тапмадым!..”
Сөйләгәнен тыңлап яр хәйран иде,
Боек күңле бу сәгать бәйрәм иде.
Диде: “Бәгърем, Хода кушкан эштер бу,
Безгә хәбәр китерүче көндер бу!
Зар хисләрең серен белмәгән идем,
Килмәвеңнән сәбәп күрмәгән идем.
Кырык хәсрәт, мең сагышны кичердем,
Ак-караны күңелемнән качырдым.
Ничек сиңа танытыйм дип үземне —
Иртә-кичтә чишмә иттем күземне!
Инде бу көн мине күрдең, сүзең ни?
Кая куйдың, әйтсәң иде, түземне?
Нигә болай тәкатьсез калды җаның?
Яктырдымы караңгы торган аңың?
Ничек таптың минем бу көн үземне?
Нигә әйтми калдырдың төп сүзеңне?”
Диде ире: “Бәхетем кояшы син,
Гүзәлем, нурым, гомерлек ярым син!
Моннан түбән ялгызыңны калдырмам,
Синең янга көндәшеңне алдырмам!”
Шулай алар кавыштылар сүз биреп,
Берсен-берсе гомерлек ярлар күреп.
Сүз тәмамы
Казаннарда — базар, ни телисең — бар!
Кирәк, малдан, кирәк, кыздан ир табар.
Әмма дә сатылмас бәхет-сәгадәт —
Мәсҗидләр тотмаса Хакка гыйбадәт.
Килсә кунак, казаннарның өстәл — мул,
Авырлыкта бәйләнешә кулга-кул!
Ирләр — тәкать, хатыннар җан тотарлар,
Шул сәбәпле санда йөри татарлар.
Яртысы — җәй, яртысы — кыш гомернең,
Ак һәм яшел шуңа күрә күңелем.
Бүген берәү сүзгә килеп катышса,
Гайбәт белән телгә-телләр алышса,
Кемнәр аны иртәгә дәшеп кертәр?
Гайбәтченең базары тиз көн бетәр.
Карама, яр, дөньяның карасына,
Киенеп йөр мәхәббәт калфагына!
Бу калфакның энҗедер бизәлеше,
Чәчәкләре-чуклары — күңел эше!
(Тәмам)
29.10.91.— 12.03.92.
...............................
...........................................
...................................................
КИРТӘ ӨСТЕНДӘ МАЛАЙЛАР
Кичке вакыт тын булды,
Малайлар уйнап туйды.
Утырдылар киртәгә...
“Ничек айга җитәргә?”—
Дип аваз салды Вәли,
Үзе борын әвәли.
Ай бик еракта иде,
Аягы җиргә тиде,
Тау битеннән җай-ипләп
Менеп китте тәпиләп.
Башын кашыды Марат:
“Ну-у,— диеп, айга карап,—
Таптың әйтер сүзеңне,
Ачып кара күзеңне!
Тау башына киләсең,
Аннан айга менәсең!”
“Сөйләмә сүз! — ди Хафиз,—
Мендең ди шулай бик тиз!
Айның өсте чат боз, ди,
Торып булмый атсыз, ди,
Ат тоягы — дагалы,
Шулай булгач таямы?”
“Алай-й!”— дип сузды Вәли,
Һаман борын әвәли.
“Юк сүз сөйлисең, Хафиз,
Айның өсте көмеш-җиз!”—
Дип авыз ачты Рафис,
Борынын тартты Тавис...
Аптырашып калдылар,
Баш түбәсен кашыйлар.
Кичке вакыт тын иде,
Чикерткә тавыш бирде.
Тезелешеп киртәгә,
Аяк салып түбәнгә
Утыралар малайлар,
Уңга колак салалар.
Тагын сүз башлый Вәли:
“Әнә чикерткә сайрый!
Иртәгә көн шәп була,
Тагын күлгә каз тула,
Иртәннән су җылына,
Ә абзагыз — коена!..”
Әйтеп куя Габдулла,
Авызына сүз ала:
“Ә мин җиләккә барам,
Олы чиләкне алам,
Күп-күп итеп тутырам,
Аннан ашап бетерәм,
Каен җиләк тат кына,
Учлап-учлап кап кына!”—
Шулай сөйләп мактана,
Артка китеп каплана.
Барсы аптырап кала:
“Кая китте Габдулла?”
Киртә арты — кычыткан,
Котырганнан котырган,
Габдулла шунда чумган,
Мактанып онытылган —
Ике кулын күтәргән,
Чалкан китеп егылган!
“Чык, Габдулла, мактанчык,
Булмассың соры чыпчык!”
Ә малайлар күрәләр,
Эчләр катып көләләр,
Ни буласын белмиләр,
Киртә бавын сизмиләр.
Көлә Вәли һәм Марат,
Белмиләр: эшләр — харап,
Көләләр Тавис, Хафиз,
Уздырып китте Рафис.
Габдулланың хәл — яман:
Кычытканга уралган!
И көләләр малайлар,
И бииләр шалайлар...
Киртә бавы чишелде,
Бар да артка ишелде.
Кичке вакыт тын калды,
Чикерткә тавыш салды,
Ай күтәрелә бирде...
Кычытканга җан керде.
Габдулла аптырады,
Күз яшен сөртеп алды,
Ни белмәде еларга,
Ни белмәде көләргә,
Бер ерылды авызы,
Бер бөреште ул үзе.
Кычыткан урман иде,
Барсы зәһәрен җыйды.
Калкынды алдан Вәли,
Һаман борын әвәли.
Үрмәләп чыкты Марат,
Кычытканлыкны урап.
Тавис аның белән иш,
Авызы булган бәлиш.
Кая Хафиз?
Юк Рафис!
Тавыш чыгармыйлар һич.
Әйтегезче берәр сүз,
Йоттыгызмы әллә сүс?
Әнә чыкты Хафиз да
Һәм күренде Рафис та —
Авызлары капланган,
Балчык-кычыткан тулган.
Инде вакыт төн җитте,
Малайлар кайтып китте,
Ай күтәрелә бирде,
Чикерткә сайрый иде.
26.03.91.
БИЛГЕЛӘР ӨЛГЕСЕ
Ник “Ике”нең бөкерәйгән зур башы?
Гаҗәп түгел, бу — кирелек билгесе!
Ник “Берле”нең туры сыны һәм башы?
Гаҗәп түгел, бу — ахмаклык билгесе!
Саннарның да кешегә бар өлгесе,
“Дүртле” белән “Бишле” булса билгесе!
10.05.91.
ТЕРСӘКНЕ ТЕШЛӘГӘЧ
Башын бөгеп парлы дус
Исәнләште булып үз,
Йөгерешеп килеп тиз —
Ике колак, ике күз.
“Хәлләр ничек?” — ди берсе,
“Тишек! — ди икенчесе,—
Ә синеке ничек?”— ди,
“Ә минеке — күзлек!”— ди.
Күрештеләр парлы дус,
Сөйләштеләр салып сүз,—
Авыз йомылган чакта,
Телләр иде йозакта!
10.05.91.
МУШНЫҢ КЫШ КӨНЕ
Муш исемле бер сычкан бар иде,
Урамга чыгып йөремәс үзе.
Үртәгәч аны “өй тавыгы” диеп,
Кимсенмәде Муш һич башын иеп...
Әнкәсе әйтте: “Улым, бар инде,
Чыгып урамга, йөреп кер иде!
Башкалар әнә уйный тау шуып,
Йомшак кар ява ябалак булып!”
Ишетте дә Муш әнкәсе сүзен,
Өйдә торуда аклады үзен:
“Әни,— диде ул,— урамда, дисең,
Кар ява һәм дә ябалак күрдең,
Алай булгач, һич чыгып йөрмәмен,
Ябалакка да килеп кермәмен...
Алып китсә ул, бик еларсың бит,
Әйтмим суык дип, кызарыр йөз-бит!
Эреп бетсен кар ябалак элек,
Күктән карасын кояш та көлеп...
Ябалактан курыкмыйча чыгармын,
Шул вакытта туйганчы бер уйнармын!”
20.01.90.
КЫШ КӨНЕ
Учак яна көйләнеп,
Үз алдына сөйләнеп,
Аның шушы хәленнән
Дәү мич тора үчләнеп.
Мич башында бөркәнеп
Иске калын толыпка
Утыра бабай өшеп,
Мичне тотып кочакка.
Әби куйгач учакка
Ярма салып чуенга,
Чүлмәктә ботка пеште
Һәм дә өйгә ямь төште.
Кышкы төн суык иде,
Кар-буран уйный бирде...
Урамнар да җылынды,
Салкын кыш кочагына
Буран-җил дә сыенды,
Буран-җил дә җылынды.
Җил-буран өйгән карга
Агач йорт та сыенды,
Агач йорт та җылынды.
Җылы өй кочагына
Иске тун да сыенды,
Иске тун да җылынды.
Иске тун кочагына
Ак бабай да сыенды,
Ак бабай да җылынды.
Ак бабай кочагына
Морҗа-мич тә сыенды,
Морҗа-мич тә җылынды.
Морҗа-мич кочагына
Ут-учак та сыенды,
Ут-учак кочагына
Бер чуен да сыенды,
Шул чуен кочагында
Майлы ботка җылынды.
Барсына да күңелле,
Яраталар җылыны.
Алыйк мичтән чуенны,
Ашыйк майлы ботканы!
Карап тормагыз әле,
Җитеш, алып кап, яле!
Утырдык та ашадык,
Иреннәрне яладык,
Ботка безгә сыенды,
Җаннарыбыз җылынды.
Ботка өстәлдә иде,
Кашык кулларда инде,
Әмма шуны белмәдек,
Чынлап торып күрмәдек:
Әбигә дә калмады,
Бабабыз да капмады,
Үзебезгә чак җитте —
Йөзгә кызыллык китте!
13.11.90.
СЕРЛЕ МАЛАЙ
Достарыңызбен бөлісу: |