ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том


Төн түгел ул, көн сүнмәде һич тә!



бет8/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   20
Төн түгел ул, көн сүнмәде һич тә!

Гүр салкыны керде тәнеңә...

Беркөн, ташлап, барыбер китәчәкмен,

Сәлам калдыр миңа, җаныңа!

Үзсүзләнеп бәхәс тоткан булдың,

Кирәкми дип мине этәрдең,

Болай өстен булгач, ни өчен соң

Менә хәзер тавыш күтәрдең?

Кал син ялгыз, ә мин — китим, чыгыйм,

Менеп айкыйм гарше күкләрне,

Сау бул инде, ачу тотма инде миңа,

Ташла читкә юк-бар үпкәңне!

Рәхмәтеннән мине калдырмас Хак,

Инде җитте, авызыңа су кап!

Ш ә м ә к и (мескенләнә.)

Китмә, җаным, үтенепләр сорыйм:

Китмә!..


Бу бәдәнне берүк ятим итмә!

Минем әле җирдә яшисем бар,

Иртә әле, болай ташлап китмә!

Җ а н


Кешедән җан чыгу белән әле

Үлде диеп һичкем уйламас,

Дивана да кеше булып туа,

Хайван кебек яши — аңламас!

Ш ә м ә к и

Ничек алай? Җаны ташлап чыкса —

Кеше үлә, син дә үтермә,

Минем әле утлар чыгасым бар,

Исем калдырасым гасырга!

Җ а н


Ни хикмәте бар соң ул исемнең?

Гыйбрәт калдыр, калдыр хакыйкать!

Бу җиһанда күпме исемсезләр

Торып китте, килеп ничә кат!

Ә син һаман: “Исем-исем!”— дисең,

Җисемеңне һич тә уйламый,

Җисемеңдә хикмәт сакла, дустым,

Хикмәтсездә исем булалмый!

Ш ә м ә к и

Син үзеңне хис иясе дидең,

Ә соң кайдан акыл табасың?

Ник үртисең? Әллә юри шулай

Сынау куеп мине кагасың?

Җырлатучым минем, яшәтүчем,

Кадерлем дә, ханым, теләгем,

Калдырма син ялгыз яшәештә,

Бердәнберем, җаным, терәгем!

Җ а н


Ялгышма син, бәндә,

Бердәнбер ул —

Бөек Хода үзе җиһанда!

Үзе — терәк,

Үзе — бөек максат,

Коткаручың ахыр туфанда!

Ә мин нәрсә —

Бер җан,


Мең җаннарның

Бер кисәге генә шул санда!

Аермам — шул, сиңа аталганмын,

Буй җитештем синең бу тәндә!

Ш ә м ә к и

Шулай булгач — рәхмәтләрең кая?

Бик үк артык чөелеп китәсең,

Акыл биргән булып, үгет кылып,

Мине тагын мескен итәсең!

Болай үзең дөрес сөйләшәсең,

Бер дә хәйләң миңа сизелми,

Юкса, карап торам-торам да мин,

Ничек юлың миннән киселми?

Җ а н


Кабатланам —

Адәм заты шулай

Тән файдасын эзләп саташа!

Җан — ирекле, әмма шунсы да бар:

Аның ирке Бөек Зат аша!

Тели икән Аллаһ, ул аера,

Тели икән — куша кабаттан!

Минем ирек синең алда гына,

Ә мин — колың Ходай каршында!

Синең гаеп миңа җәбер сала,

Синең гөнаһ — миңа зур җәза!

Гел пышылдап торам колагыңа:

Монсы — яхшы эштер, бу — каза!

Тыңламыйсың, үз туксаның — туксан,

Үз теләгең — теләк, ни өчен

Синең кылган эшкә мин җаваплы,

Тән каршында бармы бу көчем?

Ш ә м ә к и

Димәк, иркең — Ходай тәгаләдән

Һәм миннән дә тора, мескен җан?

Шулай булгач нигә буйсынмыйсың?

Без дә — бер үк, димәк, бер үк сан!


Җ а н

Син сәламәт икән, икебез — бер,

Син авыру һәм мин — ирекле!

Телим икән, ашам гарше күккә,

Айкап йөрим очып киңлекне!

Мәгәрем ки шунда терелә калсаң,

Мин кайтырмын — Хакның фәрманы,

Мәңге салкын гүрне тапсаң, бәлки

Мин ирекле, иркем — калганы!

Авыр-авыр салкын тиргә батып,

Тарткалаш син үлем кулында,

Син гөнаһка чумган чакта күпме

Әрнедем мин авырып золымда.

Ни ярдәмең тиде? Һаман-һаман

Миңа йөкне сала бирдең син,

Шәраб кабып, кызлар тәнен кысып,

Дәрткә чумып рәхәт кылдың син!

Инде хәзер золым кайтты кире

Чыккан урынын табып, сөенеп,

Авыр, укшы, хәсрәт йот һәм ут,

Ялкын хәлен төшен көенеп!

Бәлки шунда дөнья ямен аңлап,

Бәхет тәмен татыр бәдәнең,

Кеше булып килгәч шушы Җиргә,

Кеше булып кала белмәдең!

Мең рәхмәтнең мең михнәте бардыр,

Мең михнәтнең бардыр рәхәте,

Гөнаһларың авыру юып алса,

Шушы булыр Ходай хөрмәте,

Шушыдыр ул Аллаһ рәхмәте!

Ш ә м ә к и (тыныч һәм борчулы.)

Куркытасың? Әгәр минем җанны

Син дисәләр Кыямәт көнендә,

Таный алмый гаҗиз булыр идем,

Килеп юата күр төнемдә.

Салкын миңа, авыр бу хәлемдә

Килми һич тә болай китәсем,

Калыйк бергә, калыйк, бәлки әле

Бардыр минем хаклык итәсем?

Гади адәмиләр генәме соң,

Пәйгамбәрләр дә күп ялгышкан,

Аларданмы калмаган бу хәлләр,

Алар да шул сынган ялгыштан!

Җ а н


Ә син, бәдән, пәйгамбәрләр белән

Тиңләшерлек ни эш кылалдың?

Шушы хәлдә ничек телең бара —

Изге булып күпме кыландың?

Ш ә м ә к и

Изге диеп һич тә мин үземне

Белмәдем дә атап йөртмәдем,

Ничек болай булды әле гомер —

Нигә телгә җанны кертмәдем?

Ни хикмәтле булыр идем бәлки

Сатылмыйча калсам ким-хурга!

Аһ мин — мескен, ничек шулай тыныч

Йөрдем санап санны мин зурга?

Җ а н


Ела-ела, алда һәм алдан син,

Тәүбәгә кил, әүрел ишәккә,

Дивана бул, илдән илгә йөре

Беткә батып, чумып кибәккә!

Ш ә м ә к и

Көләсең? Кайсы эшем дөрес?

Тәүбә тотсам, кабул итмисең,

Бу сүзләрдән яшерен генә үзең

Серләр эзләп, сергә җитмисең!

Мәгәрем ки бәхәс кылам икән,

Сүзләремнән мәгънә эзлисең,

Акыл биргән кебек маташасың,

Ә ахырда: “Көлке эш!” — дисең.

Гүя синдә генә бу дөреслек,

Гүя үзең Хакның илчесе,

Юктыр-юктыр, ялган сөйлисеңдер,

Ничек соң син аның кечесе?

Аһ, беләм мин, ишеткәнем дә бар:

Адәмнәрнең җаны — бик хәтәр,

Шайтанга да сатылалар алар,

Нинди ялган уен, бик зәһәр!

Шулай-шулай! Төшенәм дә бугай

Җан дигәннең асыл мәгънәсен,

Бәдәннәрне харап итәр өчен

Бу дөньяга үзең килгәнсең!

Борынгыдан калган бәхәстер бу,

Адәм белән Иблис хәленнән,

Син ялганга кереп чумган килеш

Булгансыңдыр аның колыннан!

Җ а н (куркынып.)

Чү-чү, бәдән! Куркытма син мине,

Иң дошманым — Иблис кавеме!

Минем монда иркенлекне күрсә,

Килеп җитәр дию хаины.

Ш ә м ә к и (көлеп.)

Куркындыңмы? Ничек болай әле

Тиз бирешеп калдың сүземә?

Әллә чыннан, әллә шаяртасың,

Күренәсеңме шулай күземә?

Аһ син — җаһил, аһ син — куркак, ничек

Яшисең бу бәдән эчендә?

Хакыйкатьне миңа бәян итеп

Ник сөйлисең, юк һич көчең дә.

Мин ирекле диеп сөенәсең

Һәм куркасың “Иблис” сүзеннән,

Диюләрдән алданырлык булгач,

Сөйләмә һич тетрәп тезеңнән!

Җ а н (үтенечле.)

Миһербансыз бәдән, телең — сөйли,

Ә акылың йоклап калганмы?

Шушы кадәр хаксыз нигә үзең?

Башыңа да чүп-чар тулганмы?

Минсез калсаң, Шайтан кулын салса,

Хайван җанын кертер тәнеңә,

Диванага чыккач нишләрсең соң,

Шайтан — дошман адәм җанына!

Ш ә м ә к и (дуамалланып.)

Сөйлә-сөйлә, җаең килгән саен

Үчекли бир тәнне, хастаны,

Үзең генә өркү җитмәгәнме?

Мине куркыт! Кара — останы!

Бөек булып кылана да, хәзер

Мескенләнә, ни хәл кылырсың?

Тәнгә кереп качмак буласыңмы —

Чыгам диеп тагын дуларсың?

Юк инде, юк! Бар, кит, кайдан килдең,

Йөре шунда — күктә, гаршедә,

Синнән ирек алам менә бу көн,

Торма болай минем каршыда!

Калтыранма, Шайтан кулы җитәр,

Буе — озын, акыл иясе!

Хак катында хәтта мәләкләргә

Дәрес бирде, белем күәсе

Көчле аның, хәйләсе дә хәтәр,

Тели икән, керде җәннәткә,

Кемнәр аны тыеп кала алды —

Башы җитте төрле хикмәткә!

Җәһүд-тәрсә — барсы аннан курка,

Өн салды ул мөэмин-өммәткә,

Түгелме соң өстен барчабыздан,

Булмадымы хуҗа милләткә?

Чиксез галәм аннан өркеп тора,

Мескен җаннар аннан курка кала,

Бар фәлсәфә-гыйлем — бер чүп кенә

Каршысында аның, белә — таба!

Олуг зат ул, кече була алмас,

Көчле зат ул, надан була алмас,

Галим зат ул, мескен кала алмас,

Акыллы ул, белми кала алмас!

Горурлыкка — горур һәммәбездән,

Кем иярде — тапты ярдәменнән,

Нәфсең барда — Шайтан синең кулда,

Өлешең ал шәраб-ут тәменнән!

“Иблис” диләр аны һәм “Газазил”,

Һәм мең төрле бардыр исеме,

Дию-җеннәр аңа буйсындылар,

Барсының да бердер җисеме!

Кемнәр җанын фида итте аңа —

Мәңгелекне алар таптылар,

Чиксез гомер, хәмер, сый вә хөрмәт —

Ничә ятлар анда шактый бар!

Ә син, җәннәт, дисең, анда — күктә

Үзең өчен җайны эзлисең,

Миңа монда калу кыйммәтлерәк,

Юк-бар сүзең сүз дип сөйлисең.

Тәнем-бәдән тормыш ахырында

Туфрак белән кала укмашып,

Ә син анда кәеф табачаксың,

Башка җаннар белән чолгашып.

Юк-юк, кит син, кермә кире тәнгә,

Оч син гарше күкләр катына,

Йә булмаса Шайтангамы сатыйм

Дәрте бәрабәре хакына?

Җ а н (тыныч һәм мәгърур.)

Ә син, бәдән, нинди миһербансыз,

Нинди ахмак сүзләр сөйлисең?

Бар кылучы Хакны ник онтасың?

Син — Шайтанның көен көйлисең!

Ничек телең бара, сүзең әйттең,

Хак тәгалә — белеп торучы!

Бу гамәлең өчен җавап тотып

Син булырсың әле килүче!

Ш ә м ә к и (үз алдына сөйләнгәндәй.)

Кыямәткә — ерак, белмим түгел,

Ә аннан соң — Сират, җәннәте...

Барлы-юклы күпме гомер калды,

Миңа кирәк тәннең сихәте!

Байлык, хөрмәт — барсын бирер Иблис,

Ул бит олуг заттыр, галәмнән,

Хак тәгалә аны шулай кылгач,

Ник гаепле булсын адәмнән?

Җ а н (үгетләп.)

Бар да дөрес, белеп сөйлисең, тик

Мәгънә гыйльме синдә саерак,

Аң һәм белем, акыл гына түгел,

Мәгънә кирәк, ансыз син — дурак!

Аллаһ белән Шайтан ярышырлык

Затлармы соң, мескен бәндәчек?

Аллаһ — бөек, бар нәрсәдән өстен,

Шуны төшен инде, адәмчек!

Шайтан үзе — Хак тәгалә колы,

Ни кылса да җавап тотачак,

Иблис белән Ходай ярышмады,

Иягә кол тездә торачак!

Шайтан шул ул миңа-сиңа дошман,

Ничек дошман иде Адәмгә,

Аңа яреп азмы китүчеләр,

Батучылар язык-хәрәмгә?

Ш ә м ә к и (айныгандай.)

Тукта-тукта, мәгънә җебен өздең,

Хикмәтеңә акыл төшенми...

Ничек алай? Шайтан — олуг бер зат,

Адәмиләр — мескен кешеңме?

Шулай икән, ничек ярышырлык

Булсын алар? Көчләр — төрлечә,

Димәк, дөнья тигез түгел һәм дә

Дөрес түгел болай минемчә!

Җ а н


Бөек ия тигез итеп кылды

Җир йөзендә байны-ярлыны,

Әмма кемгә кысан булды тормыш,

Кемгә — иркен, язмыш ярлыгы.

Шайтан белән Адәм дошман иде,

Әмма тигез түгел көчләре,

Шуңа бирде бәндәләргә Хода

Пәйгамбәрлек, олы хисләрне.

Фәрештәләр яклаучысы булды

Әүлия һәм нәби затларның,

Бүген дә шул канун дәвам итә:

Кемнәр изге — таба хакларын!

Ш ә м ә к и

Берәүләрен куды, йортын сүтте,

Берәүләрне җыйды, якын итте,

Берәүләрдә амбар-амбар маллар,

Ә берәүләр ятып идән ялар!

Җ а н


Барсы дөрес, әмма мәгънә бардыр

Бу эшләрнең башы-ахырда,

Кем җыелды — алар дошманлашты,

Кем таралды — дуслар барсы да.

Яшәешнең кануннары шулай,

Таралуда һич юк таркаулык,

Бер-береңә тарлык кылдың исә,

Тынычлык та бетә һәм саулык!

Ш ә м ә к и

Син дә миннән баш тартмадың түгел,

Качарга дип сәбәп эзләдең,

Син дә миңа тугыры булмый калгач,

Кем таяныч, хакмы сүзләрем?

Җ а н


Сүз хаклыгы өчен гамәл кирәк,

Эшнең кирәк дөрес булуы,

Сөйләү шул ул — гади хыял гына

Һәм уйларның сүзгә чыгуы.

Даһилардан калган гыйбрәтләр бар,

Хикмәтләр бар дөнья йөзендә,

Һәр бәндәнең акыл чүмече бар

Барсын булдырырга үзендә.

Сөзеп ал син, акыл — бәһа тора,

Сатар өчен базар — китабың!

Әмма гамәл кирәк, шунда файда!

Киңәш итеп әйтим ни тагын?

Ш ә м ә к и

Син сөйләргә оста анысы, беләм,

Акыл бирү мәгәр исәбең,

Әмма хистә нинди акыл булсын,

Син шул бары — җаным, кисәгем!

Җ а н (сөенеп.)

Синдә — гамәл, миндә дәрт һәм хис бар,

Синдә хәл бар, миндә — терәге,

Шулай булгач, ничек итеп чит-ят

Кала алабыз без, күр әле!

Ш ә м ә к и (мәгърурланып.)

Юк-юк, кит, бар, йөрмә комачаулап,

Оч гаршеңә, күккә, җәннәткә,

Мин үземә күрә яшим әле,

Хыянәткә кердең бигрәк тә.

Синең белән кала аламмы соң —

Сатыл, әнә, китеп, Шайтанга,

Тәмугына алып олаксыннар,

Ә мин калыйм монда — туфракта!

Җәсәдемнең асыл ватаны ул,

Тудыручым һәм дә алучым,

Куенына керим, шунда тынгы,

Шунда сүнәр минем ачуым!

Җ а н


Киреләнмә, ялындырма! Нигә

Бу кадәрле юкны сөйләргә?

Туфрак кайчан тудыручың булды?

Анаң булды? Калды көләргә!

Ата каны, ана сөте синдә,

Тәнең — туфрак, тәкъдир — Ходайдан,

Ничек итеп шушы яшькә җиттең,

Алалмагач мәгънә болардан?

Хакыйкатьнең сере һәрчак гади,

Моның өчен башмы зур кирәк?

Акыл ирешмәгән күп эшләрне

Хисләр белән табу җиңелрәк!

Ш ә м ә к и (тагын боегып.)

Сиңа — рәхәт, син — китәсе анда,

Гарше күккә менеп җитәсе,

Миңа монда калу язган булгач,

Ничек моңа риза итәсе?

Җ а н


Ялган сүз ул, юкны сөйлисең син,

Авыру тәнең шулай котыра,

Тән шул тәмам җансыз калу белән

Акылың да миңа күченә.

Ш ә м ә к и

Ничек алай? Син шул җаным гына,

Тәнем — шушы, шулай яшәдем,

Үлем өчен иртә әле, тукта,

Ничек сиңа күчәм? Җәсәдем?

Җ а н


Анысы — күлмәк кебек, саласың да

Минем белән бергә буласың!

Туфрак — кала, рух — күккә аша,

Ни теләсәң — шуны кыласың!

Моңа кадәр җирдә атлап йөрдең

Һәм көнләштең очкан кошлардан,

Әмма миндә олуг гыйбрәтләр бар,

Тик куркам мин кара көчләрдән.

Тәүбәңә кил, газап уты сине

Төреп ялкынына салганчы,

Өмет тулы күкрәгеңне, килеп,

Соры кортлар сарып алганчы.

Дөнья йөзе — җәбер-гөнаһ урын,

Син дә савап кына кылмадың,

Әйдә киттек, анда — яшәү көтә,

Син дә монда үлми калмадың.

Һәркем шулай үз тәкъдире белән

Килер-китәр, ничек язылган,

Кара туфрак булып таралачак

Хәтта синең кайнар кызыл кан.

Ш ә м ә к и (аптырашта.)

Аңламадым, кем син? Җаным икән,

Мондый сүзләр сөйләр идеңме?

Шушы кадәр бозык, сасы тәндә

Бу гомерләр торыр идеңме?

Юк, син — Шайтан, әйе, Иблис үзе!

Юри шулай килеп сөйләндең!

Мин бит тере, юкса бу тәнемнән

Чыккан булсаң!.. Син ник теләндең?

Иблис кенә моны эшли ала

Керү өчен күккә, җәннәткә,

Аһ мин ахмак, менә яңа гына

Төшенеп киләм бугай хикмәткә!

Сакла, Ходам! Янсын Иблис мәлгунь

Һәм югалсын күзем каршыннан!

Авыру ясап, юри саташтырып,

Өлеш тапмакчысың җанымнан!

Юк-юк! Бирмим! Ул үземә кирәк,

Ышандырма юк-бар сүзеңә,

Кара әле, ничек сөйләштереп,

Үзем булып күренә күземә!

Җ а н (мәгърур.)

Җитәр-җитәр! Артык шашынма син,

Сыендыручың, имеш, бер Аллаһ,

Хәйләмне тиз тотып кала алдың,

Икенче юл болай һич булмас!

Синнән калдым, балаларың бардыр,

Мин барыбер җаен табармын,

Бер мескеннең җанын урлап, тотып,

Бәгыренә кадәр үтәрмен!

Шаштырырмын аның акылларын,

Пәйгамбәрлек аңа бирермен,

Һичкем белмәс ул мин икәнемне,

Бәндәләрне бозып йөрермен!

Ш ә м ә к и

Аһ син — явыз! Ләгънәт сиңа, ләгънәт,

Югал күздән янып-тәгәрәп,

Бөек Ходай, ярдәмеңне юлла!

Таш атыпмы куам? Сүккәләп?..

Җ а н


Китәм-китәм! Синең алда көчсез,

Күрәсең бит, мескен мин хәзер!

Күрешербез бәлки тәмугта без,

Моны килер көннәр күрсәтер!


Яшен яшьни. Җ а н юкка чыга.
Ш ә м ә к и (уянып тора.)

Нинди якты, нинди рәхәт дөнья!

Тукта әле, миңа ни кылды?

Әллә өнем, әллә төшем иде?..

Ярар, бетте!

Булган икән — булды!


әмам.)

ХАН КЫЗЫ, ЯКИ ГАШЫЙК ШАГЫЙРЬ

Драматик поэма

К а т н а ш а л а р:


М ә м ә д ь я р, гашыйк шагыйрь, сәид улы.

С ө н б и к ә, хан кызы.

М и ң л е г а я н, Мәмәдьярның әнисе, бай сәид хатыны.

Җ а н с а к л а р, яшь егет, Мәмәдьярның шәхси сакчысы.

Җ а р и я, хезмәтче кыз.

Ш ә е х, мулла, галим кеше.

С а б ы р, сәүдәгәр, йомышчы.

К ы з л а р, Сөнбикәнең хезмәтендә торучы бай кызлары.

Б е р е н ч е к ы з, һавалырак.

И к е н ч е к ы з, күндәм.

Ө ч е н ч е к ы з, җитди.

Д ү р т е н ч е к ы з, яхшылыклы.

К а з а н х а н ы, Казан ханы Габдулла.

И л ч е.


Х е з м ә т ч е л ә р.

Г а с к ә р и л ә р.

БЕРЕНЧЕ ФАСЫЛ

Баш­лам: Ва­кый­га хан­лык­лар чо­рын­да ба­ра. Тар­кау­лык­тан һәм тар­хан-тү­рә­ләр­нең баш­баш­так­лы­гын­нан Ур­да тә­мам ары­ган. Бө­тен ха­лык та ди­яр­лек кис­кен үз­гә­реш­ләр­не те­ләп һәм си­зе­неп яши. Ка­зан исә, шу­шы кар­шы­лык­лар эчен­дә бу­та­лып кал­мый­ча, җы­е­ла­рак төш­кән ке­бек. Әм­ма бу алай ук тү­гел. Шу­лай да Идел бу­ен­да­гы ха­лык­лар Ка­зан ягы­на тар­ты­ла, ан­да үз­лә­ре­нә ыша­ныч һәм те­рәк кү­рә. Чөн­ки мон­да мә­дә­ни­ят, фән, җи­теш­те­рү-сәү­дә ал­га ки­тә ба­ра. Укы­мыш­лы ир­лә­ре бү­тән тө­бәк­ләр­дә дә аб­руй ка­за­на. Ка­зан хал­кы тор­мыш-көн­кү­реш­тә, баш­ка ур­да­лар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, юга­ры­рак кү­тә­ре­лә. Әм­ма ул да ил­дә­ге баш­баш­так­лык­лар­дан ал­җый, алар­дан ко­ты­ла ал­мый­ча га­зап­ла­на. Тү­рә­ләр Мәс­кәү яки Тө­рек сә­я­сә­тен ку­ер­та. Ха­лык үз ире­ген ны­гы­тыр­га ты­ры­ша, ил­нең имин­ле­ген те­ли, хан­нар­дан да шу­ны та­ләп итә.

О­луг-Мө­хәм­мәд хан­га ка­дәр­ге Ка­зан хан­лы­гы (Яңа Бол­гар) хал­кы әле чит мәм­лә­кәт­ләр­нең яу бе­лән ки­лү­лә­ре­нә кар­шы көч туп­лый, әле бар дөнь­я­сын оны­тып бәй­рәм итә.

ХY йөз ба­шы.
ТӘҮГЕ КҮРЕНЕШ

Таш йорт. Эч­ке ягы. Тар, озын тә­рә­зә­ләр. Ке­ләм. Аның өс­тен­дә тә­бә­нәк язу өс­тә­ле. Кә­газь­ләр. Яшь егет, ша­гыйрь М ә м ә д ь я р, шун­да ак­та­ры­на, тук­тап ка­ла.
М ә м ә д ь я р (үз алдына сөйли.)



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет