Җ а н (Шәмәкинең җаныдыр кебек хис кала, чөнки алар бер-берсенә охшашлар).
Ш ә м ә к и
И адәм, нигә кердең ишегемне какмый?
Вакытым юк, түрем кунак кабул итми!
Җ а н
Мин кунакмы? Бу — минем торган хөҗрәм,
Кайчан телим: йөрим, чыгам, керәм!
Әгәр инде куа калсаң, буш бәдән,
Урын бирми торсаң инде бу түрдән,
Ул вакытта ташлыйм аны һәм китәм,
Кичеп җиһан, күккә ашып ук җитәм!
Ш ә м ә к и
Ул кадәрле иркен йөрерлек булгач,
Ул кадәр дә кургашын яшем тулгач,
Ник түремдә болай торасың —
Ачык көнне ябып куясың?
Җ а н
Мин киткәндә үле кала бәдән,
Онытып куйсаң мине, мескен адәм,
Тиеш гомерең була синең әрәм,
Гүр эчендә череп бетәр бу тән!
Ш ә м ә к и
Алдыбызга фикер үлчәвемне эләм,
Тәлинкәсен барлап,
Уй алтынын салам:
Син Газраил булсаң,
Бүтән төсең булыр иде әлбәт,
Бәлки шакшы исең...
Әгәр инде булсаң түбән заттан,
Йөрмәс идең күчеп гарше-күктән!
Җ а н
Адәмиләр гомер шулай инде —
Өстен күргәннәре тән иде,
Үз җаннарын һич тә танымыйлар,
Мин-минлектән һич тә арынмыйлар!
Ш ә м ә к и
Бу кадәрле купшы булгач җаным,
Ник мескен соң аны йөрткән тәнем?
Ишек шыгырдап ачыла, шапылдап ябыла.
Җил уйнаганы ишетелә.
Ш ә м ә к и
Кем соң йөри анда ачып-ябып,
Җылы тәнгә салкын җилен ягып?
Җ а н
Монсы инде, бәдән, белеп кал,
Хәтереңә алып, тоем сал:
Ачып япкан — һичбер кеше түгел,
Газраил ул, хәлең белеп йөрер.
Синең күзләр аны күрергә
Көче җитми, сукыр әлегә.
Көтә синнән минем чыкканны,
Гарше күккә менеп киткәнне...
Икенче көн килеп муллалар —
Гүр эченә илтеп салырлар!
Ш ә м ә к и
Үз җаныңа булма инде хуҗа,
Килеп сиңа, кулын сөртә нужа!
Җ а н
Җан булмаса,
Өметсезлек күмә адәмне,
Җаны кайтса, сукырая тәмамы.
Бөтен көче, белми әлегә,
Җан булуда бәдән эчендә.
Мин юк икән, мескен бөҗәк шул син,
Бүре өчен татлы азык, ит, җим!
Ш ә м ә к и
Хәзер тагын ишек ачарлар...
Сине кабат килеп карарлар...
Юк, йа Хода, ташламасын бу җан —
Минем өчен кадерле бу җиһан!
Яшәвем дә бик аз гына әле,
Ташламасын тормышымның яме!
Җ а н
Бу алама бәдән эчендә
Гомергәме миңа яшәргә?
Синең төссез сүрәтеңне күреп,
Китәләр шул өскә шакшы түгеп!
Ә син моңа хәйран итмисең,
Ә син мине бар дип белмисең!
Туйдым, җитәр, инде моннан китәм,
Мескенлектән үзем азат итәм!
Ш ә м ә к и
Миндәме соң гаеп, дөньясы шул,
Кешеләре шундый гамьсезләр,
Тышкы йөздән, кием асылыннан
Бәя таба күпме ямьсезләр.
Ә җаннарны ачып карау түгел,
Санга алу — мактау эше түгел...
Ни кылыйм соң, кемнәр гаепле?
Заманасы шулай саекты!
Җ а н
Бәдән өчен заман гаепле,
Ахмаклыкта заман гаепле,
Мескенлеккә заман гаепле,
Ерткычлыкта заман гаепле...
Юкмы башка, алып җилкәгә
Күтәрерлек барлык гаепне?
Ш ә м ә к и
Син әгәр дә куркак булмасаң,
Кадереңне алга куймасаң,
Сизми торса синең барлыкны,
Сытып китә адәм тарлыкны.
Гомер буе һаман сине саклап
Яши-яши тәмам арыгач,
Хәтерләрен сүтеп, ваклап-ваклап,
Сине алып, гүрләр аергач,
Табып ахыр шунда адәмнәр
Тәмуг ялкынында янарлар.
Җ а н
Мескен бәдән күпләп кылган эшкә
Җавап тотып килә нигә җаны?
Кул кушырып бәдән яткан төшкә
Кем дә килми һәм кузгатмый аны.
Бәдән өчен җан җавапны тота,
Бәдән өчен мең газапны үтә,
Шулмы хаклык, шулмы дөреслек —
Гүр газабын уртак бирешлек!
Ш ә м ә к и
Җан асырап адәм баласы,
Көн-төн түгеп көчен, акылын,
Эшли-эшли, ә аннары гына
Җыеп ала кулга бакырын.
Шул тиенне саклый-ваклый гына
Җан асырый, юлның такырын
Эзләп багып бата баткакка
Һәм дә чыга беркөн ахмакка!
Җ а н
Җан кадере юк икән кешедә,
Һичшиксез чуала шул төштә,
Әл дә җан бар һәм кадере аның,
Айныта ул
Хәтта йокыдагы кеше аңын!
Ш ә м ә к и
Килешәмен, бәдән һәм җан мине
Кеше итә, яшәр итә инде...
Әмма ләкин
Җан бар хайванда да,
Җан кадердер хәтта борчага да!
Җ а н
Җан кадерен белә калса бәдән —
Шакшылыкка батмас иде билдән,
Үлемсезлек эзләп йөреп шулай,
Йортын сатып, чыкмас иде илдән.
Мәңгелекнең серен белер өчен
Керми калу кирәк утларга!
Мең алдашу, хәрәм җыеп, мине
Салмау кирәк салкын суларга.
Җан кадерен белде бик аз бәндә,
Тән кадерен күпләр аулады,
Бәхет, дигән булып, бәхетсезлек
Кыяларын өскә аударды.
Ш ә м ә к и
Кеше булу хәлен кичермәгән
Бәндәләрдәме ул хакыйкать?
Яну-көю, кирәк — суга керү,
Ташкын кич син — шушы нәсыйхәт!
Шул чагында мәңгелекне табар,
Биеклеккә менәр һәр бәндә,
Янмый-көйми, сулар кичми икән,
Ул чагында аталмас та санда!
Син тынычлык, тынгы сорый-сорый,
Рәхәт яшәү өмет итәсең!
Шушындамы җәннәт? Әллә инде
Юри миңа ялган әйтәсең?
Җ а н
Кайда ялган? Хакыйкатьтән
Бәндәләр ник оялган?
Бу җиһан — тар, нигә анда
Мескен бәндә җай алган?
Мәңгелек дип исем аулап
Ни таптың да ни җыйдың?
Малың калыр, атаң-анаң,
Яшәр көчеңне җуйдың.
Ш ә м ә к и
Ник җавапсыз калдырдың син соравымны?
Аңлатылмый сөйлисең бозып колагымны!
Җ а н
Аңламыйсың? Син, югыйсә,
Акыллыдан аталдың...
Синдә уй бар, миндә хис һәм
Күз яше бар — аңладың?
Ш ә м ә к и
Акыл — башта, баш — бәдәндә,
Җан миңа нигә кирәк?
Ул вакытта фәлсәфәңне
Ташла, дивана өрәк!
Китсәң, әйдә, бар, китә тор,
Ник куркытып маташтың?
Хиссез яшәү — олуг акыл!
Син — бәхәстә саташтың!
Җ а н
Мәгәр китсәм, нәрсәң калыр?
Җансызлык хәтәрдер ул —
Күпме бәндә акыл сата,
Хаклыкка җитәме ул!
Ш ә м ә к и
Гомер буе сине саклап йөрдем,
Ни файдаң да кирәк җирең бар?
Акыл белән генә яшәгәндә
Күпме зиннәт, күпме бәхет — яр!
Юкка түктердең син яшемне,
Юкка туктаттың син эшемне!
Калдыр мине, ардым, йоклап алыйм,
Тәнем — авыр, уйлар — ми тулы,
Бу сүзләрнең бер дә чиге булмас,
Калдыр мине, йоклыйм бу юлы!
Җ а н
Ярар, китәм, әмма әмер юктыр
Синнән китеп, кайтып кермәскә,
Син түз инде, бәдән, йончыгансың,
Сүзең бирмә кабат күрмәскә!
(Китә башлагандай итә. Тынлык иңә.)
Ш ә м ә к и (бераздан.)
Юк-юк, китмә, әллә ничек авыр
Суык төште кинәт тәнемә,
Син барында җылы төсле иде,
Күтәрелдең — ташлап төнемә!
Җ а н (туктый.)
Достарыңызбен бөлісу: |