Йөрсә дә халыкка ул хәсрәтем яр,
Әмма күңеленә тулган икән зар.
Очрап аңа, күзем төшсә йөзенә,
Яшь бөртеге бәреп чыга тиз генә.
Дәшми, саулык та сорамый борылып,
Аһ диеп үтә ул — җанга орынып.
18.10.90.
ГӨЛЙАР
Бәйләде хис атын язмышым
Бер гүзәл гөлйарның сынына,
Ни бәхет! Усаллык кылычым
Качты тиз мәрхәмәт кынына.
Мең кеше ялынып килгәндә
Башка чак кире сүз әйтсәм дә,
Ә бүген берәүнең ым көче
Кол итте, горурлык эчсәм дә —
Бөгелде һавалы бу башым,
Керфегем каплады күземнең
Дәрт тулы сагышын, булдым мин
Чын яры сабырлык, түземнең!
18.10.90.
ГАРЬЛЕК ДИҢГЕЗЕН КИЧҮ
Чибәргә күз салма, дип киңәш бирделәр,
Мине бу дусларым үз-якын күрделәр.
Ни йөзем, ни буем күркәмлек сыйфатлы
Түгел шул, сүзләре тугыры һәм хаклы.
Җиңемне бизәми энҗеле беләзек,
Бармакны ямьләми солтанат бер йөзек.
Бәй, шулай булгач, мин лаеклы кемнәргә?
Ут йотып атылдым караңгы төннәргә.
Шагыйрьлек каләмен эзләде күңелем,
Җыр булып төннәрдән көннәргә сөрелдем.
Шәп кемнәр мактанды-макталды түрләрдә,
Мин калдым әмма дә чыгалмый гүрләрдә.
Бүген дә күңелем ышаныч табалмый,
Тик дөнья үзгәреш булмыйча торалмый.
Суктымы сәгате: хакыйкый көн килде,
Түремә бер чибәр, җанашым, дип керде.
Караңгы төсләрем коелды йөземнән,
Елмаю кояшы балкыды үземнән.
Киңәшне тотарлык калмады һич чарам,
Мең гафу! Җанашта бу төндә мин калам!
18.10.90.
ХИКӘЯТЕ ЯПАНЧЫ
*Казанның соңгы баһадиры рухына
1
Җиңелеп Казаны, калтырап саф тәне —
Явыз кулында яшь сыгып наз кыздай —
Калды артта, гарь иде субаш хәле,
Өшеде җаны салкын кара боздай.
2
Умырылып чыкты каргыш —
Бәгырьләрне ертып,
Йа Ходаем, теләдеңме
Бетерергә илне черетеп?
Ай-йа, Тәкъдир, айа без мәхлукны,
Очлы казыгыңа утыртма!..
Ир асылы яу кырында калса,
Кемнәр туар ана карынында?
3
Без — оядан
Таратылган...
Күч-умарта!
4
Җебеп дәү казаны, эреп-челтәрләнеп,
Җиргә түкте булган бар аш-сый хөрмәтен...
Үлем иде артта, хәзер күр — янәшә!
Кисте Ходай бөеклектән нур өммәтен...
20.10.90.
ИЛ ЭЧЕНДӘ
Ил эчендә бар иде дәрвиш, Яхъя атлы үзе,
Горурлык каланчасыннан әйтелде һәрбер сүзе.
Сан алмады, дөньялыкның күрсә дә күп хәсрәтен,
Дин тотуда, гидайлыкта тапты барлык рәхәтен.
Әмма беркөн, ни сәбәптер эчеп хәмер, алданды,
Су диеп капкан иде ул, инде дә авызланды.
Эчкәне тат булды аңа, онытты бар догасын
Һәм турайта алмаслык бөкте тарикать дугасын.
Айныганда ни әйтерлек калмады һичбер сүзе,
Саташты ул, сизми калды, ябылды күңел күзе.
Инде зольмәткә — тәмугка насыйп булдымы үзе?..
Мәңгелекнең каршысында догага сеңде тезе!
Бу дәрвишне нигә гафу кылмадың, Бөек Ходам?
Аннан мең кат түбәннәрне җәннәтле иттең юктан!
Минем инде ни оҗмахлык, ни тәмуглык эшем юк,
Дөньялыкта яшәп калам, башка барыр төшем юк!
25-28.10.90.
ХАКЫЙКАТЬНЕ ТАНУ
Һәр чорның бар каһәрләнгән улы,
Ә безнеке — миндер, ахрысы!
Яфракларым ява яшел килеш,
Бу тәнемдә
Ике халәтнең дә баешы:
Берсе — фани,
Икенчесе — бакый,
Дөньялыктан күчү насыйпмы?
Яфрак кына түгел, көннәремнең
Чәчәк тәлгәшләре явымлый...
Тыныч кына, сиздермичә генә
Фанилыктан күчү якынлый.
Һәр чорның бар каһәрләнгән улы,
Ә безнеке —
Насыйп үземә!
Бар яшәеш — туу белән үлем:
Кайнар яшем туңды күземдә.
27.10.90.
ГАЙСӘВИЛӘР ХАКЫНДА
Инҗилеңне укып диндарларың шашты,
Кабул итмәделәр башканы,
Мең ел аша үтеп, чорлар кичеп,
Эреп туңды милләтеңнең каны.
Ишелеп килде егерменче гасыр,
Утызынчы ел басты бавырга,
Кызыл постау әләмнәрең болгап,
Илем, әйтче —
Булдың әле кая барырга?
Бөек ике чорның арасында
Берәр-берәр еллар,
Озын-озын көннәр...
Мең түзем!
Ә арадан иң-иң кызыл
Коммунардан булдым мин үзем!
Бүген тагын заман җиле үзгә,
Йөрешен күчте тормыш корабы,
Тавык тәпиен алтын белән манып,
Гайсәвиләр кисте араны.
02-06.11.90.
ОЯ КАЗЛАР
Оя булып үскән казлар идек,
Таралдык шул, без дә таралдык:
Кыр казлары китеп барды илдән,
Каңгылдашып,
Алар аһыннан
Зәңгәр күкләр ярылып калды әнә,
Калды чуен җаннар ватылып...
Таралдык шул, без дә таралдык.
Без гаилә, бер оя каз идек,
Ап-ак идек тыныч болында,
Шушы болын яшел китап иде,
Хәсрәтем дә иде, шатлык та...
Көзме килде, сарылыкмы, белмим,
Тора-тора дөнья кызарды,
Шул кызыллык, салкын шәүлә булып,
Акылны һәм аңны болгады.
Язлар килде, ят бер телләр белән
Туган йортка кайттык җыелып,
Аңлашырга сүзләр табалмадык,
Үскән идек, юкса,
Ояларга тулып!
06.10.90.
ГЫЙФРИТ КОЧАГЫНДА
Яшьлегеңдә бер ялгышкач,
Картлык төзәтер, димә!
Күзнең яше үткәнеңә
Кире кайтарыр йөздә.
Сабыррак, кешем, сабыррак...
Сабырланып йоклап ук китмә!
Мең ялгышым, кызулыгым беләм,
Син — татар, дип, Ходам, илсез итмә!
Мәгънәсе бар әле үткәнемнең,
Аңлаганга — бик күп гыйбрәте,
Мин бер чүлмәк идем —
Ябылып куйган
Кочагыма урыс гыйфрите.
Кызуладым заман агышларын,
Ватылды шул бу таш күлмәгем,
Инде гыйфрит элде муеныма
Сузылып кына үлем элмәген.
Төзәт, картлык, төзәт ялгышымны,
Төзәт минем гомер агышымны!
Кисте-суйды, изде һәм кулымнан
Тартып алды көмеш кашыгымны...
21.11.90.
САГЫНУ САГЫШЫ
Көн карасы шәм яктысын йомды,
Авырайды хәтер биштәре,
Үткән юллар кайгы-хәсрәт кенә,
Юк йөрәкнең сергә ишләре.
Ялгызлыкта хәсрәт катлы-катлы,
Безләр чит-ят инде мәңгегә,
Килер көннең кояшына өмет,
Томан аша барам сак кына.
Биштәр — авыр, тезләр — сыгылганнар,
Үз язмышым, тәүбә коткармый,
Фанилыктан үтеп барган чакта
Гөнаһлардан бәндә буш калмый.
Мәңгелеккә беркөн үтеп беткәч,
Фанилыкны җаннар сагыныр,
Бәлки әле, бәгырь, нечкә билең
Кочагыма килеп сыеныр...
20.01.90.
БЕЗНЕҢ БӘХЕТ
Кем минем бәхет таҗымны
Алды, әйтче, күрүче?
Ярдәмеңнән ташлый күрмә,
Иманны хак белүче?
Әйтте камил, игелек зат:
“Юкка хафалык кылма!
Хактан бәхет иңгән булса,
Кайгырып аһың сузма!”
Үз малың хуҗасын белсә,
Мәңге читтә калмас ул,
Эзләп табар, кайтып керер,
Без — Аллаһ иркендә кол!
23.10.90.
БАЛА ҺӘМ АНА
Йокысыз баланы тибрәтеп анасы
Арыды, калмады тәнендә һәм көче,
Йомылды күзе дә акрынлап үзенең,
Ә бала, җанашы, йокыны көтүче —
Һаман да уяулы, һаман да черемсез,
Кара төн дә тыныч, хәвефсез-хәтәрсез.
Бишекне кочаклап йоклады әнкәсе —
Баласы хәленнән һич кенә хәбәрсез...
Төш күрде, төшендә бәбкәсе йоклый күк,
Әнисе иркәләп, наз сөеп карый тик!
Ә хакта — йоклады ул үзе, баласы
Тынычлык саклады йокысын бар итеп.
18.11.90.
ХӘТЕР КИСӘВЕ
“Минем генә төшмә хәтеремә,
Син үзең дә мең кат хәтерлә! —
Догам булды шушы сүзләр, —
Көнем,
Аның күзләреннән яшермә!”
Оятым бар икән, кызар, йөзем!
Бәхетем бар икән, балкы үзең!
Җилләр тиеп үтте әле җанга,
Очкын кочты, килеп,
Хәтер кисәвемнең сукыр күзен!
Аһын орды яралы кош буада —
Шушы гынамы соң минем хәлем?
Таңнар белән яшим, кичләр белән,
Башкасына җитми көч-хәлем!
Бөтер мине, җанны тугла, хәтер,
Бәгырь ташын кузгат, мүкләнмәсен!
Хәтер кисәвенә күз яшь тамды,
Ут һәм судан торам,
Синең күңел, берүк, шикләнмәсен!
18.11.90.
МӘХӘББӘТ ШИГАРЕ
Кемне кочарсың, дип әйтмә, бәгырь,
Бу дөньяда меңләп гүзәл бар,
Барсын үбү максат булса әгәр,
Аның өчен минем кочак тар.
Минме инде ирләр азгыныннан,
Минме инде фәхеш кисәгең?
Кояш туган саен, офыкларга
Таң кызлары элә итәген.
Кемне үбәрсең, дип әйтмә, бәгырь,
Чыгарма син мине азгынга,
Бил каешын утлы караш белән
Чишә алганнары аз гына.
Нарат кебек җәй-кыш яшел чагым,
Ачып куя урман кочагын,
Мәхәббәтнең очкынына салып
Без кабызыйк тормыш учагын.
14.04.91.
МӘХӘББӘТ ҮГЕТЕ
Сине яратам, дип әйтсә берәү,
Сак бул —
Егылып китмә кайнар сүзенә,
Өмет белән балкып, берүк кенә
Килеп кермә аның күзенә!
Мең яшәгән аксакаллар белә
Гыйшык бүлмәсенең хәлләрен,
Акылыңнан язып, мәҗнүн булма —
Каплап йөзгә сагыш шәлләрен.
Сине сөям, диеп әйтсә, берүк,
Кабыза күр акыл шәмнәрен!..
И син йөрәк, бүген тагын гыйшык
Белән балкып китте көннәрең!
06.04.91.
ХИСАП
Әгәр хис диңгезенә
Салмаса берәүне
Садә сүз вә шигырь,
Кемнең монда гаебе?
Синең, шагыйрь әфәнде,
Корып сөйләүне
Бармакка үлчәү һәм
Әйтүләрең кирәкме?
09.04.91.
УСАК АЛАНЫ
Яшел-яшел яфрак-яфрак күлмәгең,
Бәреп ваттым хәтеремнең чүлмәген!
И кара каш, бөдрәләрең сыйпарым,
Була алсам әгәр дә синең парың!
Яшел-яшел яфрак-яфрак күлмәгем,
Каен түгел, усак бугай бәдәнем,
Кочар өчен буйлар җитәр, күңел — тар,
Дия-дия, кулым, аңа таба бар.
Килдем, кочтым, җәйде куйды итәген,
Тәнгә сыйпап дәрте тулы күкрәген...
Кара кашым, бөдрә чәчең сыйпадым,
Үз артымнан гайбәт сүз күп — җыймадым.
Яшел-яшел яфрак-яфрак күлмәгең,
Яз дип йөрдем, җиткән икән көзләрең,
Умырды да усак салды өс-башын,
Искә төште бүген кара ул кашым.
05.08.91.
ЮАТУ
Елаганда күз яшеңне тамдырма,
Чөнки җиргә янар утлар кабына —
Синең өчен йөрәккәем теленә,
Сөртеп ал тиз, күзгә яшең эленә.
Бер атлам җир — яхшы-яман арасы,
Түгелмәсен күзкәеңнең карасы,
Олы җиһан авып-түнеп әйләнә,
Йөзең балкып, биткә нурың эленә.
Болыт килгән, һава буйлап йөренә,
Йомшак тамчы көләч йөздән йөгерә,
Кочаклады исә җирне кояшым,
Салаваттан күпер була күз яшем.
Елаган җан керфегендә шук тамчы...
Инде җитәр, сөртеп ал да туктачы!
Чәч сыйпагач, иркә җаным — якты ай,
Сагышларның диңгезләре калды сай.
05.08.91.
МӘҢГЕЛЕК ХАТИРӘ
Сабан туе киче хәтеремдә,
Кайта-кайта шуны сагынам,
Бөтен авыл тулган куанычка...
Тагын күңелеңә кагылам!
Таудан җырлап төштек, эһ егетләр,
Иңнән-иңгә салып кулларны,
Баянчыбыз шашып-шашып уйный,
Сайлап тормый бер дә көйләрне.
Без авылга килеп кергән идек —
Тарайгандай булды урамнар!
Тормышымның шундый вакытында
Якты көннәребез булганнар!
Сезнең турдан үтеп киттек кенә,
Чиләкләрең төште кулыңнан,
Исемемне атап чакырдың да
Борып алалмадың юлымнан.
Ничек булды, белмим, нигә алай?
Мин шашардай булам мең кабат!
Менә бүген дәшеп алсаң иде,
Шул урамга килдем, шул ук чат!
01-04.08.91.
СОҢГЫ КАГЫНУ
Канатыма алдым, күтәрелеп
Очырырдай булып үзеңне,
Баш әйләнде әллә шул чагында —
Хәзер эзлим җанга түземне.
Кай якларда сине йөртә язмыш?
Кем иркәли сыйпап чәчеңне?
Минем кебек шулай ялгызмы син,
Ничек үткәрерсең кичеңне?
Сорау арты сорау ташып чыга
Гаҗизлектә, син юк, юлдашым,
Әй яңа көн, хәбәрләрен китер —
Өмет белән киләчәккә аштым.
Сыңар канат белән күтәрелеп,
Очырырдай булдым үземне,
Күккә таба җирдән йөгереп барам,
Табалмадым җанга түземне.
“Адашканмы, ялгышканмы?”— диләр,
Аптырашып карап күземә...
Мин — адашкан, мин — ялгышкан инде,
Бик соң хәзер, кагын-кагынма!
24.07.91.
НИК БОЛАЙ БУ?
Болай итеп кенә сөйләүләрең
Әллә ялган, әллә хак кына?
Аңлатып бир, юкса, яманлыгың,
Яхшылыгың Аллаһ хакына!
Хакны хаклау элекләрдән килгән,
Башкача юк тормыш терәге,
Бездәй генә бу бәхетсез башны
Иләп алды тормыш иләге.
Үтенечләр кат-кат өйгәч кенә
Җавап бирдең көлеп йөземә:
“Мин шаярттым гына сынау өчен,
Ник ул кадәр җаның өзелә?”
Борылдым да киттем, юлым — ерак,
Чатлар саен күзлим шәүләңне,
Төсең — миндә, ә соң, үзең кая?..
Җанга җаннар гына бәйләнде.
07-09.09.91.
КОЯШ ТАБЫ
Ай тотты Кояшны —
Капланды Җир,
Иркәсе сизмәде,
Юк кояш-ир!
Мал үкерде елап,
Шаулады җил,
Намазлык җәйделәр,
Бу — диндар ил.
Ай кочты Кояшны,
Күрде дә Җир —
Иркәсе, елады:
Аһ яман ир!
Кояшка тап төште,
Кара иңде,
Җир тирәли хәзер
Әйлән инде!
10.09.91.
ИКЕ ЕЛАН
Син — ак елан, мин — карасы,
Бәгырь белән шуып барасы,
Ташлы тормыш үрен ярып...
Күземдә — күзең карасы!
Мин — еланның карасы,
Агусыздан агулысы,
Синме чактың, и ак елан —
Агулыдан агусызы?
Сагыш-кайгы бу агуың,
Йөрәкне чак тешләдең дә
Бәгырь белән шуып барам,
Тешләсен, дип, иренең дә.
Тормыш үрен кисәк ярып
Үзең төштең тормышыма,
Даруладың йөрәгемне,
Салдың да наз кочагыңа.
Син — ак елан, мин — карасы,
Агулы һәм агусызы...
Синме шатлык, минме хәсрәт?
Чакма тик бу юлысы!
07.09.91.
СИХЕР
Төн егете кочса мәгәр көн кызын,
Кызарынып тора шәфәкъ — дәлилгә!
Төн егетен суеп салды көн кызы —
Коелды таң йокы баскан күземә.
07.09.91.
ЙОКЫ
Кочты тынлык юрганы, ябылып өскә,
Бәдән калды, җан какты канат күктә,
Әйләнеп-тугыланып тәмам иректә,
Буемны калдырды егып тынлыкта.
Белмәдем: төн йокысын тапкач тараф,
Күрешәме мәгъшуклар җаны шул чак?
Таң белән җан кайтып, бәдән күз ачты,
Тәнгә-тәннәр сагынышып кочышты.
30.09.91.
ТАҢ ҺӘМ КИЯҮ
Яшел йөзең, күзең — кызыл,
Чәчкәең зәңгәр синең!
Әй Таң кызы, ник күтәрдең
Җыеп-төреп җиңнәрең?
Минем әле йоклар вакыт,
Ә син, тор да тор, дисең,
Күңелдә дәртне кузгатып,
Таратып хезмәт исен.
Ник уятып газаплыйсың —
Эшләремне эшләп куй!
Ә мин бераз черем итәм,
Кузгатырсың җиткәч туй!
03.10.91.
БАКЫР БӘХЕТ
Менә бәхет, диеп күтәреп,
Җирдән иелеп алдым —
Ялтыраган бакыр акча икән...
Күләгәдә төсе — тонык,
Бар өлешем шул микән?
03.10.91.
ХУШ, САУ БУЛ, ГӨЛӘП!
Гөл чәчәкле бакча
Булды язның күрке,
Бәхет эзләп, теләп кердем,
Җанымда — көннең ирке.
Сайрадым — сандугач,
Кунып чәчәк-гөлгә,
Гүя яшим очып кына
Бу нур тулы илдә.
Ботактан сабакка
Сәяр иттем җыр көйләп,
Әмма күрдем — өзелеп төште
Шиңгән кызыл бер гөләп!
Ни моңлы җыр, ни көй
Тудырмас аны кабат...
Аңладым: дөнья — фани ул,
Алып китсә кара ат!
05.10.91.
ДҮРТ ЙӨЗ ЕЛГА СУЗЫЛГАН МИНУТ
(1552-1991)
Дуамал холык белән эчкә типтең,
Ни үчең бар синең, суык төн?
Тугарылып, таңны көтеп калдым,
Савыктырыр әллә җылы көн?
Таулар белән таулар, аяк тибеп,
Берсен-берсе ишәр, белеп тор!
Елгаларны, килеп, елга буар,
Болыт төшәр, туфан менәр түр.
Бу халәтнең хактан булачагын
Сез белерсез әле көн җиткәч,
Эчкә тибеп дуга ясаган төн,
Сөйләшербез шушы көн җиткәч!
Ә хәзергә мин, минутлар санап,
Мең каргышны төкреп кан белән,
Таңны көтәм сыным сынган килеш,
Кемлегемне танырлармы икән?
Һәм көн килде, таулар тезен чүкте,
Шуышып йөри елга-диңгезләр,
Болыт сеңде җиргә, туфан — күккә,
Көн вә төнне заман тигезләр.
24.09.91.
БӘҺА
Бәһаңне беләсең килсә,
Барма базарга,
Гасырларга кил!
И шагыйрь,
Сине укып
Сукырайды бу ил!
29.09.91.
КУРКУДАН УЗУ
Кояш сәгате иңгәч тә
Таулар артына,
Адашып калдым, кычкырдым
Төннәр ягына.
Уйнап-көлеп килделәр
Мең вә мең җаннар,
Кытыклап-тибеп чөйделәр
Шушы шайтаннар.
Еладым, әнкәй, дип, коткар
Мине җәбердән!
Уянып киттем, якты таң
Кулы тиюдән.
Югалды шайтан вә җеннәр,
Көнем яктырды,
Таңның хәбәрен белдереп
Әтәч кычкырды.
Куркырлык хәлем калмады,
Уйладым — көлдем,
Урам тузанын туздырып
Туп тибеп чөйдем.
Кояш сәгатен сындыргач,
Егылгач тауга,
Килсәләр шайтаный җаннар
Куптарып гауга?
Бу юлы куркып калырга
Һич юк исәбем,
Шайтаннар әгәр качсалар,
Белмим нишләрем?
29.09.91.
СЫЕНУ
“И балам!”— дисең, әнкәем,
Күңелең сагыш кына,
Шул сагыш утравыңда
Миндер — газизең генә!
И әнкәй, якты көнем син,
Тыныч йокылы кичем,
Үзем — олы, үзем — сабый,
Гел дәшәм сыеныр өчен.
Бәла килсә, авырайсам,
Чакырам: “Әнкәй, коткар!”
Кайлардан соң ишетәсең?
Җаныңда нинди көч бар?
Аллаһка тиңдәш түгел дә,
Әмма тиң күрсен Ходай —
Аналарга бөеклекне
Үзе биргәндер шулай!
01.10.91.
ҮЛЕМ СЕРЕ
Каккан ишек ачылып, тиз
Хак таләбен кылсалар,
Баш сыйпап һәм шәфкать биреп,
Җаның тартып алсалар,
Сөрмәсе коелып күзнең,
Авызга су салсалар,
Ефәк кебек бәдәнеңне
Юып, бәзгә сарсалар,
Мәңгелек кебек тоелган
Дөньядан аерсалар,
Мин нишләрмен — гүргә керсәң,
Миңа казымасалар?
КҮҢЕЛЕМ — ГӨЛБАКЧА
Тормыш авырлыгы басып,
Ак тәнгә боз капласа,
Сагыш-сөю күлләреңнең
Төбенә тоз ятмаса,
Хатирәләр урманыннан
Җый, китер чәчәкләрен,
Хис тергезеп, дәрт чакмасын
Төрт җанга, тиз капмаса,
Сүнгән димә мине һич тә,
Эрет бу салкын бозын,
Гөлбакчада син дә, бәгырь,
Төшеңдә гиз таңгача.
20.11.91.
ЯШЬЛЕГЕМНЕ САГЫНУ ҖЫРЫ
Көянтәңне салып сулар алдың,
Сыгылыплар сынар, дидеңме?
Минем сөю күзе әрсезләнеп
Караганны сизә идеңме?
Борылып кына атлый бирде сукмак,
Бер чайкалса иде суларың!
Урам белән чишмә арасында
Энҗе яшьне түкте күзләрем.
Ат уйнатып чабып узар идем,
Сыгылып калыр иде көянтәң,
Нигә шунда урлап китәлмәдем,
Сүз әйтмәдем алып йөрәктән?
Аһ итеп шул син дә кала идең,
Сизми идеммени карашың?
Бүген менә урлап качар идем,
Ничек үтим гомер арасын?
14.10.91.
ГЫЙШЫК ХӘБӘРЕННӘН
Көн суынып бара иде, көз килеп,
Җилләр алды җирдән яфрак иелеп.
Бөтерелеп, уйнап соңгы ямьле көн,
Ил өстенә бөркәлде бу кара төн.
Ут алдылар йортлар, урам-багана,
Сүрән-сүрән кеше йөзе шәйләнә.
Тукталышка килеп, сыйнып юлчылар,
Барсы да тиз өйләргә кайтмакчылар.
Әмма кунып шунда ике күгәрчен,
Гөрли-гөрли чөкерди, ни диярсең?
Түшен куеп әле берсе берсенә,
Иреннәрдән назлар өзде үзенә.
Халык тәмам өнсез калып оялды,
Сәгать санын онытып тынды калды.
Эндәшер сүз, сөйләргә тел җитмәде,
Күзләрдән — яшь, тамактан өн үтмәде.
Күгәрченнәр һаман-һаман гөрләште,
Бер-берсенә сүз энҗесен өләште.
Кул-күкрәге, телләре бәйләнеште,
Ил алдында ике гашыйк ярәште.
Әмма шунда сабый булып үкереп
Аваз салды төн җиле, чикне күреп.
Бу тавыштан айныды пар күгәрчен,
Өнсезләнеп, оялудан, күрәсең.
Көтелгән юл җае да бик тиз килде,
Барсын алып, тарихка кереп иңде.
14.10.91.
КОШ САЛЫШ
*Уен хатирәсе
Мин “кош” көттем, керер диеп учка,
Бәхетемә тисен көмешем!
Учым янды — “кайнар күмер” төшеп,
Барча дуслар куйды көлешеп.
Тор да йөгер, кыз артыннан калма,
Көткән идең, уен — гыйбрәтле!
Ә ул очты гына канатланып,
Чыгар кыршавыннан йөрәкне.
Озын чәче йөзне урап алды,
Кайнар сулышыннан исәреп,
Кочагыңа бикләп куялмадың,
Качты “кошчык” кинәт җан кереп.
Пешмәгәннән түгел идең дә шул,
Ояты ни тора, дидеңме?
Инде “кошны” син саласың аңа,
Үбеп алды, тотып үзеңне!
25.10.91.
ТӨНГЕ ЯДКӘР
Төн. Кызыл кар. Яшел күзләр —
Сәер караш елмая,
Алсу йөздән теләмичә
Миләш-миләш яшь ага.
Еракта — ут, шәүләсеннән
Ак кар кызарып яна,
Учта — битең, кочагымда
Яшел бөре уяна.
Сөйгәннәрнең сүзе — төймә,
Җебе-җепкә бәйләнгән,
Еракта — ут, икебез дә
Кара тапка әйләнгән.
Синең инде ничәнчесе?
Ә минем — беренче төн!
Кызыл карда яшел караш,
Нәрсә дияр безгә көн?
Яктылыкны каргый-каргый
Дегет тырный кулларың,
Таң атканчы, гөнаһ сизеп,
Каралган капкаларың!
25.10.91.
АХАК КАРЛАР
Ахак карлар көннәремне төрде,
Йөздә — гыйшык нуры, сәгадәт,
Җим эзләгән чыпчыкларга карап
Буран ята җирдә мүкәләп.
Сәлам сиңа, и кара каш, бәгырь!
Бураннарга язып юлладым,
Ишек шакып йөргән төне буе,
Нигә, ачып, каршы алмадың?
Эт баласымыни, шыңшый-шыңшый,
Нәни кошчыкларга үчләнә,
Нигә атлар түгел бу бураннар?
Утырып очар идем ичмаса!
Ахак карлар ризыкларын күмде,
Кошкайларның юк һич чарасы,
Йөздә гыйшык нуры, ә артыма
Тагылган җил — гидай чанасы!
06.11.91.
ГЫЙШЫК МӘСЬӘЛӘСЕ
Еландай шуышып килде кара толым,
Булды туктар җир бу — ара урын.
Йөрәкне тотма син, чибәр, ары орын,
Хикмәте юк, минем — кара борын.
Җир малаен җебетте шул кара толым,
Болында ак бия сала колын.
20.11.91.
СЫКТАУЛЫ ТАҢ
Чигелде таң хәтфәләнеп
Көн һәм төн арасында,
Йөз агына наз тирәкләр
Ябынды пәрәнҗәгә:
Сыек томан челтәренең
Итәге — идәнеңдә!
Ут кабынды бу бәндәнең
Җан һәм кан карасына,
Сөрттем төшнең тәгъбирләрен
Йөрәгем ярасына:
Энҗе-мәрҗән чияләнде
Чәчемнең арасында.
21.11.91.
ИЛАҺИ НӘСЫЙХӘТ
Сөрелмә, кайгырма, күл булма,
Дисең син, ә үзең
Томанга качасың, сөрмәгә
Тартыла наз күзең.
Адашкан җирләргә йолдызлар
Сибәсең, каласың,
Ничек соң карадан ак итеп
Күтәреп аласың?
Бәхеттән мин туймам, син — җуйма,
Үтенеч шул гына,
Якты көн төренә кичләрдә
Гөнаһым шомына.
Төшемдә юата сакаллы
Ак Хозер, нур салып —
Сөрелгән җиремә каралып
Кайтам мин күл алып.
Карадан калыктым, карага
Салындым — хакыйкать...
Васыять өчен бу әйтелгән
Илаһи нәсыйхәт!
23.11.91.
ОНЫТМА!
Теләге җитлекмәгән кыз
Ефәккә төренмәс,
Беләге чыныкмаган ир
Гайрәткә үрелмәс,
Мәгәр син бу хакыйкатьне онытсаң,
Көннәрең һичбер кайчан да
Көн булып күренмәс.
26.11.91.
ГЫЙШЫК ТӨЕРЕ
Күз кабагың япты капка, минме калдым эчендә?
Гаҗиз җаным, аһ ни кылыйм — ут булдым таң-кичемдә!
Бит очындагы миңеңә минме уралган идем,
Казыкка бәйләнгән төсле тирәсеннән наз җыйдым.
Инде башаяк күтәреп качтым төнем читенә,
Ябалактай тырнак кайрап килмә минем өстемә.
Башым — салда, киттем агып, җәзаң иреште миңа,
Кереп барам тәүбә аша көнемнең яктысына.
Күктә — болыт, тотынырдай булып кына үреләм,
Яңгыр явып үтә өскә — хатирәгә күмеләм.
19-20.12.91.
ГЫЙШЫК ГАЛӘМӘТЕ
Чибәрләр күп очрап үтәр юлыңда,
Мәҗнүн булма нур уйнатып күзеңдә!
Бу сихерләр бар да ялган булырлар,
Картлык сукса — төссезләнеп калырлар.
Көчсез җанга олы мәхәббәт — терәү,
Куй соң шуны намусыңа — бәхетең,
Намазлыктыр урын-җир һәм рәхәтең,
Мәңге яшь һәм мәңге чибәр тик Берәү!
Пәйгамбәрләр аны теләп күрергә,
Әзер иде нәүбәт җитми үләргә,
Тик берсенә насыйп булды Нурлы йөз,
Кыямәткә кадәр инде син дә түз!
Гөнаһ аты ияреннән егылсаң,
Җәяүлеләр алдына маңгай орсаң,
Тәүбә бирсә канат очар җиреңә,
Кулың сузма нәзекләрнең биленә.
Чибәр кочса — җан була кызыл күмер,
Яз аенда кыска тоела гомер;
Юлдан чыгып, Шайтан утына янма,
Күчәр кәрван, берүк, алардан калма!
20.12.91.
СУКБАЙ
Аяк салып күңелеңә кердем,
Кабул иттең шәрә хәлеңдә,
Тәрәзәгә ике тамчы тамды —
Кем хәтерен алган мәлең, йә?
Орчык кадәр сүзләр бөтерелде,
Урап йөрде салкын араны,
Бәхет өянкесе яфрак койды,
Чәчәк атты песи яраны.
Идәннәргә хәмер дымы сеңде,
Түшәмнәргә балта эленде,
Яланаяк кереп, киенеп чыктым,
Шушы хәлең, әтрәк әләме!
12.12.91.
ӨЛЕШКӘ ТИГӘН КӨМЕШ
Ышана да идем, юк идем,
Күз яшемә тук идем,
Юылды ике җиңем,
Барсын бәгырьгә җыйдым.
Ышана да идем, юк идем,
Дөнья эчендә яшәдем,
Ә үзем читтә идем,
Гыйбадәттә юк идем.
Ышана да идем, юк идем,
Очалар — ике кием,
Икесенә бер өлеш,
Тегелми калды җөем.
Ышана да идем, юк идем,
Сайланып кына кидем,
Барсын башыма өйдем,
Тапканым — ялгыз төен.
Ышана да идем, юк идем,
Очрашуга сүз бирдем,
Ишеген ачып кердем,
Өлешем кемгә бирдең?
12.12.91.
АСЫЛ ЕГЕТ ХӘБӘРЕ
Шәп идем, һай егетләр, күз белән
Ут салып, кызлар күңелен сүз белән
Якты шәмдәй яндырган чаклар булды —
Яраларын ямадылар тоз белән!
Кайсы өскә богавын чөяр иде,
Кайсы аһ дип көн-төнен көяр иде,
Әмма һаман үз хәлемдә мин калдым,
Азатлыкны күңелем сөяр иде!
Сүнде күз һәм тел сүрелде, картайдым,
Нәфсе күлендә ятып күп муртайдым,
Ни хәлем юк төбәп угым атарга,
Нигә шулай белми калдым, картайдым?
01.12.91.
ЯЗ ГАЛӘМӘТЛӘРЕННӘН
Тәрәзәмне какты чәчәкле май,
Ачып куйдым. Өйгә кер әле!
Терелде мең гонҗә-гөлбөстаным,
Парлы чагым бүген, күр әле!
Мине сыйпый, үбә һәм кочаклый,
Әй гүзәл май, сиңа ни булды?
Ник сорадым, назлы күзләренә
Бәйләм-бәйләм күз яшьләре тулды.
Тәрәзәмне ябып куйдым көнгә,
Тышта — салкын, өйдә — җып-җылы,
Тезләремә салып башын-чәчен,
Җанга ятты хәтер-зар җиле.
15.05.91.
ПАР ГӨЛЛӘР АРАСЫНДА
Сүз сөйләште сер итеп,
Күңелләрен бер итеп
Ике кыз — ике чибәр —
Гыйшык утында кибәр.
Сөйләштеләр телләре,
Шомырт кара күзләре,
Чиядәй иреннәре,
Язгы бакча — сүзләре.
Иңнәре дә серләште,
Күкрәкләре биеште,
Сөйләшә бөдрәләр,
Ә безләр — өзеләләр.
17.05.91.
АВЫЛ ТОРМЫШЫ
Күркәмлек каешын чишеп,
Богаулап билбау,
Чалгыны чүкеп һәм янап,
Салып иңгә тау —
Гаилә-көннең күрмеше
Өчен җай алып,
Күңелгә киләчәк өчен
Ышаныч салып
Төштем мин яшел болынга,
Печәне — билдән,
Җыр сузды күрше кишәрләр,
Наз алдым гөлдән.
Ишелеп барды җай үлән,
Эш килде кулдан,
Теземнәр ияреп барды
Мин салган юлдан.
Гел шулай хезмәт-ял белән
Үтсә гомерләр,
Бәгырьдән юылып төшәр
Сагыш һәм керләр.
17.05.91.
ЯЗДАН КЫШКА
Язлар җитте.
Такыя үрдем гыйшык чәчкәсеннән.
Яшьлек иде.
Булдым ятлар иркәсеннән.
Исәр башым, утлы кисәү — йөрәк,
Такыя кидем
Җаным-тәнем көйрәп.
Җәйгә иртә... Иреннәрең җиләк.
Мәхәббәт чишмәсеннән суың бир,
Сугар утлы җанны.
Аяк басуыма
Эреде туң җир!
Йолдызларны парлап озата бардык,
Каршыладык таңны —
Икебез тиң сүзгә кергән,
Җырга кергән чакны.
Ак нараттан йорт бурады әткәй,
Тәрәзәсе саен мең кояш,
Туйлар ясап, биеп-җырлап калдык,
Яшьлегемне язлар алып киткәч,
Ишелеп кенә илгә җәй җиткәч.
Билдә — каеш, ирләр каешы...
Тормыш — җитү,
Илдә арыш уңды,
Олау белән бергә
Йортка көзләр керде.
Ак чалмамны чалдым,
Ак чапанның
Итәк очы гына ямь-яшел!
Кил син, картлык,
Куркып торма бер дә,
Килеп кенә өсләремә ишел.
26.05.91.
ҖӘЙ ИРТӘСЕ
Наз булып уянды ягымлы иртә,
Күңелгә ягылды, хәерле иртә!
Балкып янды шәфәкъ, энҗе һәм якут
Сибелде җиргә, һай илаһи вакыт!
Кошлар-былбыллар шашып җыр сузды,
Бөҗәк, мәхлук, адәмнәр акылдан узды.
Барчасы көйләде белгән телендә,
Бәхет нуры балкыды, күр, илемдә!
Чәчәкле яз йомшак июньгә керде,
Яше-карты Җирнең җәннәтен күрде.
Мәңге шулай калдырсаң, Ходай, Җирне,
Каерып чыгар иде бәндәләр гүрне.
27.05.91.
ГОМЕР
Мамык булып очам зәңгәр күктән —
Гәүдәм җиңел,
Кагылып китә җилләр канатыма
Җиңгел-җиңгел...
Очып барам. Дәшә җирем, чакрып,
Күкләр дәшә,
Барлыгыбыз-юклыгыбыз шушы —
Рәшә-рәшә!
11.06.91.
МӘХӘББӘТ ЯКТЫСЫ
Мәхәббәт чакмасы чагып
Чәчрәтте үткер очкын,
Кадалды йөрәккә, аһ-аһ,
Зар кочты — кайнар упкын!
Бәхетем, дип өметтә калдым,
Наз җырым — кайгым булдың!
Сагышым кыйбласын бозган
Мәхәббәт атлы ул моң.
Ай күчте, йолдызлар күчте,
Кояшым туктап калды,
Тормышым түрләргә дәшә,
Яшьлегем: “Монда кал!”— ди.
Ялгызым караңгы упкын
Төбенә чумдым гына —
Мең нурын мәхәббәт чәчте,
Туендым яктысына!
12.07.91.
ЭЗЛИМ ӘЛЕ, ЭЗЛИМ МИН
Мин сине кара төндә
Эзләдем йолдызлардан,
Бересе күзен йомды да
Берсендә тибрәде каш...
Йөрәгем ярасыннан
Үләргә үк тиешме мин?
Ләгънәт итеп өстемә
Күк ишелсен — булып таш!
Мин сине якты таңда
Эзләдем офыклардан,
Бер тарафтан кызыл күз
Текәлде карап — кояш!
Йөрәгем ярасыннан
Үләргә үк тиешме мин?
Сиздермичә генә күктән
Чык булып коелды яшь!
Мин сине кара көндә
Эзләдем болытлардан,
Юлыма җәелеп ятты,
Томаланды күз алды...
Йөрәгем ярасыннан
Үләргә үк тиешме мин?
Ләгънәт белән өстемә
Таш коелмыйча калды.
Мин сине кичләрдән дә
Эзләргә тиешме соң?
Әллә йөрәгеңме туң?
Димә миңа: “Инде соң!”
Җаныйкаем ярасын
Савыктырыр кешем — син!
Ләгънәт белән өстеңә
Утлы таш коелмасын...
13.07.91.
АККОШ САГЫШЛАРЫ
Югалттым шул инде, югалттым,
И җан сөйгән!
Зар булдым, табалмадым,
Канатым — каерылган:
Аккош сагышлары миндә бар!
Кочаклап алалмадым.
Юрамыйм бәхеткә, юрамыйм —
Төштә күргән!
Өнемнән эзләп карыйм...
Бәгырьләрем сулыкты,
Аккош сагышлары миндә бар,
Инде кайларга барыйм?
Табалмам шул инде, табалмам,
Парың булмам!
Ялгызлыктан качалмам —
Канатым каерылган:
Аккош сагышлары миндә бар,
Кочагыңа кочылмам.
17.07.91.
ТУГАН ИЛДӘ
Койды яз беренче яңгырын
Яшенләп, күпереп һәм ярсып,
Китте ул чүпләрне агызып,
Юылды йөземнән җыерчык!
17.04.91.
ЯРАТЫШУ
Кызарды йөз, койдым наз сүз шәрабын,
Кыстатмады, кабул итте тәмамын.
“Оялам!”— дип күзен йомды, мәст булды,
Тән буйлап кан йөгерде, хәмер тулды.
Ай күзенә элеп куйдым кәчтүмем,
Димәдем һич: “Синең алда көчлемен!”
Кыз, җанашым, күкрәк салды учыма,
Иңләп-буйлап нечкә билем кочына.
19.04.91.
ХИС БЕРӘМЛЕГЕ
Ак челтәрдән күлмәкләрең синең,
Ә чәчләрең — тора билеңнән,
Бер елмаеп: “Исәнмесез!”— дисәң,
Димәсәң дә үзем баш иям.
Керфегеңә авыр аһны эләм,
Сыпырмасын мамык кулларың!
Өлгермәдем, җиргә егылып төштем,
Күлләр булды инде көннәрем.
23.08.91.
ҮЛЕМ
Өзелде җеп, язмыш җебе түгел,
Кара җебе килер көннәрнең;
Мин яктыга таба кереп киттем,
Җанда — өмет: мин дә көләрмен!
Керфек — кипкән. Таш басса да, миннән
Сыга алмас бөртек күз яшен,
Никтер салкын, бик тә салкын монда,
Кая болыт, кая ут-яшен?
Өзелгән җеп очын барлап барам,
Өшегәннән-өши тән генәм,
Кире таба юллар ябык кына,
Кайтыр өчен юкка талпынам.
Мин мәңгегә шулай үле калдым,
Ак төннәрем зәһәр кыш кебек,
Җылынасы иде, җылынасы!
Уты — сүрән, тәмуглары — суык.
04.08.91.
УЯН, КОЯШ!
Уян, кояш,
Торгыз бу халыкны,
Боегыпмы барсы йоклаган?
Күзен ачсын,
Көн килгәнен күрсен,
Ярый төндә аем саклаган!
Юкса, күптән,
Маллар белән бергә
Куылыр идек ятлар кулына,
Затлыларны тәхет үз иткәндә,
Иминлеген биргән
Бөек Ходай бәндә-колына!
Уян, кояш!
Ник йокыда үзең?
Ник әле мин сине уятам?..
Кулым пешә-пешә
Ирек бирдем сиңа,
Үзем хәзер үле хәлдә ятам!
06.04.91.
АРЫГАЧ
Көч куйсаң да, куймасаң да
Барыбер инде хәзер:
Бу күңелнең сагышларын
Юып алалмас хәмер.
Ышанычым булса дуска,
Салсам серне уртага,
Ни мәгънә таба соң ул —
Ник тырыша бутарга?
Ачылмады ишекләрең,
Килсәм дә сараеңа,
И бәхет, манараңда — ай,
Йөзкәем уттай яна.
Көч куйдым, тырыштым, юкса,
Чыкты-очты теләгем,
Куа бардым, җитәлмәдем,
Сөяк кенә — беләгем!
19.04.91.
КАДЕР ХАЛӘТЕ
Иртә торып, пәрдәләрне ачтым,
Килеп керде кояш тәгәрәп,
Әле кичтә яңгыр калган иде
Ишекләрне кагып-бәргәләп.
Хикмәте бар яшәешнең җирдә,
Юк, дисәң дә, бар бер сәбәбе:
Яңгыр керми калган иде кичә,
Бүген менә кояш түрләде.
19.04.91.
ФАЛ АЧУ
Каен бөресендә мең язмыш бар —
Мең каенның килер язмышы,
Мин берсеме — шул бөредә орлык?
Илемнең шул батып барышы!
Нухны көтеп ялыкмагыз инде,
Килмәс безгә бер дә пәйгамбәр...
Каен бөреләре кара көйгән,
Фалым өчен шушы дәлил бар!
19.04.91.
КҮҢЕЛ ТУТЫРЫГЫ
Койдым хәмер, бушаттым мул савытны,
Исерде тән, әмма җанны айнытты.
Егылдылар янымдагы күпме ир,
Хәйран булдым ялгызымны күреп бер.
Искә төште синең җирдә барлыгың,
Җиһан-күкне айкап ордым зарлыгым.
Кайнап дәрья, чыкты сулар ярлардан,
Тау ишелеп тергезелде яңадан.
Сурәт-сының яктырды күз алдымда,
Мәст булып җаным егылды тәнемдә.
Шәраб ачысыннан айныр кешеләр,
Сиңа гыйшкымнан айнымам, ширин яр!
28.04.91.
АК ШИГЫРЬ
Бу дөньяда әл дә ашыгыла,
Өлгерәсе килә яшәргә,
Ә аннары —
Ялгышларны ямап,
Күңел сынып,
Җаннар күшегә.
24.08.91.
СУГЫЛУ
Тәнем кебек авырайды көнем,
Тәкъдир алачыгы утында
Мин янарга тиеш әллә бүген,
Кыйналырга ятып шушында?
Дөнья тулы мәрхәмәтле бәндә,
Изә генә — тотып сукканда...
Бер исән җир калдырсана тәндә?
Язмыш төште килеп упкынга.
Бөтерелдем, җилләр бутаган көн,
Җилкәннәрнең сынган көне бу!
Кая кыйбла? Кая Казык йолдыз?
Бакыйлыкка күчкән көнме бу?
Бу давылны чыксам, тынар бар да,
Бүселеп китәр җанның коткысы,
Яшәргәндәй булыр дөнья шунда,
Ачылып китәр көннәр капкасы!
28.04.91.
ТИМЕР ТҮБӘЛЕЛӘР
Өнәмәде җилләр үзгәрешне —
Салам түгел түбә, калайдан,
Кемне хәзер үртәп үтеп була?
Барсы тигез, бар да сайланган.
Хөрмәт өчен табын алларына
Куяр җайлы сүзләр өй тулы,
Ач карынга китап җөмләләре
Кагыйдәле, нокта, өтерле.
Нигезендә черегәнгә кадәр
Торсын йорты баскан урында...
Череде шул нигезенә кадәр,
Түбә — калай, яңгыр урамда.
Шыр тилереп җилләр генә йөри,
Көзме-җәйме? Кемнәр беләлсен!
Йорт ишелеп, тимер түбәләре
Басып куяр кебек берәрсен.
29.07.91.
ТАЯНУ
Мин ышанган идем якты айга
Аңлар диеп ул төн серемне,
Мин ышанган идем йолдызларга,
Егылып үптем кара җиремне.
Барсына да мин таянган идем,
Барсына да салдым күңелне,
Бүген менә җан әрнүе белән
Өскә яптым кара күгемне.
Тынычланды бәдән белән җаным,
Ихлас идем, инде яшертен
Генә сүзне җыеп кичә барам
Болынымны — кагып яшел чың!
30.07.91.
СЫЕНУ
*Татар хәле
Уф Аллам, дип офтанырга
Сулыш сыймады ул чак,
Эч өзелде, авып төштем,
Туфракны кочты кочак.
Җир кайнады-кайнарланды,
Эреде кургаш кебек,
Бер үк халәт икебездә —
Ике мескен без, җебек.
Беребезнең торып китү
Өчен җитми егәре,
Беребезнең күтәрергә
Эреп төшкән үзәге...
Мин суындым, инде суык —
Җирнең җанымы туңды?
Тәнне җыеп күтәрелдем,
Җирем куенга тулды.
29.07.91.
КЫЗЫЛ БӘХЕТ
*Укытучы Тарикъ Шәех улы авызыннан
Бәхет, диләр, бәхет, бәхет, бәхет...
Мең өметтә бөтен Җир шары,
Күрми торып: бәхетсезлек нәрсә?
Аңлашыламыни илдә аның бары?
Кирәклегә санамадык хакны,
Кызыллыкта күрдек бәхетне,
Гөнаһ төсен бөеклеккә куйгач,
Гел кузгатып тордык җәрәхәтне.
Унҗидене, Кырык берне барлап,
Кызыл постау салып алларга,
Хыял белән хакны бутый-бутый,
Кызыл сакал тектек балаларга.
Бар дөньяга акыл сата-сата,
Үзебезгә генә калмаган...
Тәртип белән тыңлап торганнарның
Бүген яман аты чыгымлаган.
Без наданга чыктык, без — ахмакка...
Ә хаклыкка җитә алмадык!
Бәхет, диләр, бәхетсезлек нәрсә?
Чәч чаларып, хәзер аңладык!
24.07.91.
ХӘЛӘЛ ВӘ ХӘРӘМНЕҢ
ШИГЪРИ МӘГЪНӘСЕ
Дус бар, дошман, икесе дә
Янәшә, минем янда,
Дустым кулын биреп кала
Дошман аяк чалганда.
Кимсенергә өлгерәлмим,
Җитешәлмим көяргә,
Үзем — чалам, кулны бирәм,
Хәрәм-хәләлем — бергә!
Егылабыз да торабыз,
Бәгырьдә — кан, йөз — якты,
Әле дустым кулын бирде,
Дошманым килеп екты.
17.10.91.
ДӨРЕС ШАГЫЙРЬЛӘР
Миңа менә бүген алар:
“Бөек шагыйрь!”— диделәр,
Ышанмагыз сүзләренә,
Алар нык ялгыштылар!
Бөек шагыйрьләр кемлеген
Коръән язган беләдер!
Кайсыбызның кулдан килә?
Ул — тиңдәшсез Аллаһ, Бер!
Мең сүз сөйләп, телебездә
Хет берсе булса дөрес —
Шагыйрьләргә Кыямәттә
Миһербаныннан өлеш!
Хис атларын тыялмаган
Бәндәдәме хаклык бар?
Хак сүз йөрткән шагыйрьләрнең
Гомер юллары бик тар.
17.10.91.
ДИҢГЕЗГӘ БӘЙЛӘНҮ
Мин чүпләндем генә,
Диңгезләрнең
Түрләренә йөзеп кермичә,
Уңайлы җил көттем, ул килмәде,
Дулкын бәреп куа:
“Кит читкә!”
Аякларым канга баткан әллә?
Баса алмыйм чыгып ярына,
Һаман өмет итәм туфаннарны,
Төшәчәкмен урта җиренә!
Әйләндерер, болгар, әмма тәкъдир
Үзәгеннән ерак куймасын,
Ни мәгънә йомычкадай булу —
Мескенлеккә калу язмасын!
Чүплекләре хәзер артта калды,
Җирне-күкне бердәй әйләдем,
Тормыш көймәсен дә, алга үтеп,
Утлы дулкыннарга бәйләдем.
17.10.91.
ГАЛӘМГӘ ОЧУ
Җир шарына утырдым да, менә
Галәм буйлап мин сәяхәт итәм,
Монсы — Казык йолдыз,
Монсы — Җидегән...
Бер әйләнеп, барсын узып китәм.
Үтеп инде айны һәм кояшны,
Барам әле, очам еракка,
Авыл калды артта, басу-кырлар,
Җил сызгыра төртеп колакка.
Җир шарына утырдым да, менә
Галәм айкап, өйгә кайтып җитәм,
Монсы — Җидегән йолдыз,
Монсы — Казык...
Нәкъ безнең өй түбәсендә икән!
20.10.91.
КӨЗЛӘР ҖИТТЕ
“Көзләр җитте, көзләр җитте!”—
Диеп җилләр елап үтте,
Яфракларны коеп-өеп китте...
“Көзләр җитте, көзләр җитте!”—
Диеп күкләр күз яшь түкте,
Болытлардан җиргә күлләр төште.
Ызаннарга ятып калган
Борчак шытып кабарынган,
Яфракларын кар астына салган.
Бөтен дөнья аклык көтеп,
Сафлык көтеп җаны өтек,
Тәрәзәдән керде кояш төртеп.
Әллә көзем, әллә язым?
Шушы минем яшәр көнем!
Дөньялыкта шушы бар гомерем...
20.10.91.
ХЕЗМӘТ БӘЯНЕ
Җирдә күпме нигъмәт-ашлык бар исә,
Һәммәбезгә Хак чыгара бер кесә,
Җирдә күпме хәрәм эшләр бар исә,
Һәммәсенең башы — хәмер, бер кисә!
Кемдә — гыйлем, кемдә — шигырь, кемдә — кул,
Һәммәсенең үз эше, шөгыле, күр!
Фигълиятсез булмас бәндә хайван күк —
Хезмәт белән адәмнең күңеле көр.
Бер чынаяк бәхет суын капласаң,
“Булды!”— дип тамак сикертеп мактасаң,
Түргә менеп, бот чабып әмер бирсәң,
Моннан гына булмас сиңа Хактан сан.
Бүген генә эч катып көлдең исә,
Иртәгә күзеңне кайнар яшь кисә,
Хезмәтеңнән бүген күңел ямьләнеп,
Бәхет белән иртәгә тула кесә.
Әгәр инде эшеңә хак булмаса,
Көч куеп, нечкә эчәгең өзелсә,
Яманлап, килер көннәрең үзгәрмәс,
Барыбер Хак бирер, җан алдырмаса.
22.10.91.
БӨЕКЛЕК
Рәхмәт, диеп мин тотындым күккә,
Сеңде болыт, кояш китте читкә,
Сидрәдәнме мәләкләре иңде,
Күгәрченнәр чылбыр тезде күктә.
Каны китте йөзнең, буй кыскарды,
Җан һәм тәнем басты янәшә,
Пакьлек белән берсе сугарылды,
Икенчегә якты нур төшә.
Мизгел булды, белмим, әллә гомер —
Такыя-такыя хисләр тезмәсе,
Бәхет җамын мин күтәреп эчтем,
Татлы шигъриятнең сөзмәсе.
Шуннан бирле инде ничә кабат
Киләм Хакка таба боегып,
Теләк белән кул сузуым була,
Нигъмәтләре төшә коелып.
Бу бәхетнең чигеннән мин куркам,
Юкса бүген бакчам гөл генә!
Ни кадәрле сакласаң да, беркөн
Кадаласың үлем сөңгегә.
24.10.91.
ГАРЬЛЕК
Җебегән кар кебек мәлҗерәгән
Авыр гәүдәм, терәп болытларны,
Күтәрергә исәп итте көнне —
Сыгылып төште авыр томаннары.
Суыккамы, җылыгамы, белмим,
Кызыша каным чигәләрдә чатнап,
Егылмаска җанның терәге юк,
Караңгы төн килә өстән таптап.
Шакмак күзләр, шакмак йөзләр сеңгән
Тартма-тартма өйләр эченә,
Тик өшесә иде селәгәйле
Шушы дөнья, кереп пакь кышына.
Суыныр кан, бозга уралыр да,
Ныгыр буын — катып үзәгендә,
Изгән болыт буран булып очар,
Йокы тапмас ак кар түшәгендә...
Зур гәүдәмне сөйрәп дөнья гизәм,
Көчсез хәлем, җанга тулган мең гарь,
Бүген нәҗес чагы табигатьнең:
Өстән — яңгыр, аста — җебегән кар!
27.10.91.
ХӨКЕМ
Елап шигырь язды, димәсеннәр,
Кояш тотып язды, дисеннәр!
Кояш түгел, кече кош тотсам да,
Яшем чыгып, чатнар яшеннәр.
Кем җавапка килер иң беренче,
Намуслары әллә калмаган?
Күк — хөкемдар, кемгә хөкем кирәк?
Аннан һичкем кача алмаган!
Синме, дәрвиш исемен алыр өчен
Хатыннардан күчкән хатынга?
Синме, даһилыкка ирешү өчен
Атланучы менеп ялкынга?
Берсе аның дегет күзе белән
Гел карадан күрә йөзләрне,
Икенчесе зәңгәр итеп карый,
Алыштырып сүзгә сүзләрне...
Болар килмәс, баскан җирдән генә
Йомышланып калыр ул көндә,
Яшен чатнап-урап күкне җыйды,
Ничә мең бар иде төркемдә?
27.10.91.
ТӨН АРТЫНДАГЫ КӨННӘН СОҢ
Җәбер күзенә төртелсә көнең,
Каралыр күгәреп якты йөзең,
Аһ белән күз яше булыр иптәш,
Үлем кебек ул җәбер, карендәш!
Кояшың батып, калыкмас аең,
Очып сайрамас күңел тургаең,
Тумышың гүя моны күрмешкә,
Пәрәнҗә корыр шат күренешкә.
Сабырлык телә, тындыр җаныңны,
Хафалык — Хактан, тот маңгаеңны,
Кайнаса мәгәр әче таштан эч,
Дару эзләп Саф чишмәсеннән эч.
Пакьлек хакы һич җуймас көнеңне,
Таң килер, куар кара Төнеңне,
Сикермә Хафа чокырын үткәч,
Күз яшен сөртмә Шатлыкка җиткәч.
Елатып берне — тапма син кирәк,
Бәхетең теше, беләсең, сирәк,
Бүген шатландың, иртәгә — күз яшь,
Гомергә шатлык җәбергә сүздәш.
27.10.91.
КЫЯМӘТ
Көн исәбе, дәверләрне үтеп,
Хәтер чоңгылына кадалды,
Җимрек диварларда адашты күз,
Ак бәгырем канап каралды.
Монда бәхет иде, инде — ләхет,
Күмелеп калган халкым горурлыгы,
Сур мөгезен Исрафилмы өрсә,
Кубарылыр мөселманнар гүре.
Пайтәхетем кайткан кебек булыр,
Азан әйтер җимрек манара,
Мәсҗид эзләп йөгерешер халык,
Дога йөрер бәйләп үзара.
Кыямәтне дәшәм түгелме мин?
Юк, чакырам Җиргә мәңгелекне!
Хисап биреп гамәл хәлләреннән,
Өмет итеп яшим игелекне!
28.10.91.
МАКТАНЧЫКЛЫК
Каерып-селкеп канат, өреп ут,
Ташланып өскә, сытып һәм ярсып,
Күкле-аклы, зәңгәрле-кызыллы
Тәңкә-тәңкә каурыен балкытып
Кунды әтәчтәй сикереп аждаһа,
Кот очты, качтым егыла-ава...
Тотып чөйде бармактан-бармакка,
Охшатып мине ахмак курчакка,
Үзе көлде, күзләрен уйнатып,
Баш боргалады телен шартлатып,
Аннан ялгызымны куеп очты,
Дидем: “Әнә, миннән куркып качты!”
28.10.91.
ЧИКСЕЗЛЕК ҖИМЕШЕ
Чиксез мәрхәмәтнең бишегендә
Тибрәнгән назлы язмышның
Көнен эзләп гасырларда калдым,
Очын-очка ялгап тормышның.
Яшәешнең кыйбласына бакты
Көн вә төндә кылган мең догам,
Ирешер дип якты өмет җанга,
Укыйм-укыйм да бер моңланам.
Бәхетем һәм бәхетсезлек белән
Бер чикләнеп, ачып юлларын,
Үлем якасында тергезде ул
Колларының сүнгән җаннарын.
Таш бәйләнгәнмени, батып барам
Кара гөнаһ — кара диңгезгә,
Иңрәп-иңрәп еллар аваз бирә,
Уянам да киләм Тиңсезгә.
Мәрхәмәтле нурын капшап эзлим,
Тотынырга буем җитмиме?
Гасырлардан бу көнемә ерак,
Киләчәгем үтеп китте мине!
31.10.91.
ҖӘННӘТЛЕ ХИСАБЫННАН
Сөю газабыннан тетрәнгән гөлчәчәк
Кабул итәрме саф җанына башканы?
Кара чәчле, сылу йөзле, буй гәүдәле
Килеп баш исә дә адаштырмас аны.
Үзенеке үз булыр уй-хыялында,
Тетрәтер йөрәген барлык дәшкән сүзе,
Кара булса да асылда бу егете,
Карганы да лачын диеп күрер күзе.
Хаста төшәр җанкаена, гәр аерса
Язмыш боларны ялгыз бер кичәсендә,
Кемнәр мәңге бу газапка дучар икән,
Алар булыр җәннәт хуры исәбендә.
01.11.91.
ХАКЫЙКАТЬ ГАЗАБЫ
Без өметтә калдык, күзләрдә — яшь,
Йөрәкләрнең газап күкрәве
Күкләрне дә тетрәтеп торды,
Тәкъдирнеңме безгә үпкәләве?
Чайкалды да гасыр диңгезләре,
Чыгарып атты безне ярына,
Бәхет кораблары китеп барды,
Җил сыланды бәгырь ярасына.
Утлы еллар кочаклады безне,
Тәүбә көтте күкләр түбәнәеп,
Нинди дога белән үтеним соң —
Кабарырмы, рәхмәтләре иңеп?
Безне бәхет гел читләтеп узды,
Биекләрнең кулдан килмәде шул,
Татар сүзе коллар белән тиңдәш,
Таңга таба табылмады бер юл!
01.11.91.
ГАЛИМЛЕККӘ ИРЕШҮ
Көн һәм төндә алдымда китап ачылды,
Фикерем тулып, анда нур чәчелде.
Һәм дә мин үзем кояштай яктырып,
Сөендердем, гыйлем утын яктыртып.
Меңгә килдем, сөйнеч тулды аларга,
Җаннар тартмый нәфсе атын куарга.
Шайтанның тегермәне сусыз калды,
Барчаны гыйлем-тәүбә уты алды.
Сафланып, йолдызлар күк нурландылар,
Бергә-бергә җәннәт урнын алдылар.
Бәхетнең кошын янында сайратып,
Йөзләрдә Ходайның нурын уйнатып,
Коръәнне күкрәк эчендә сак тотып,
Хәдисләр мәгънәсеннән тәмен татып,
Булдылар галим, мәгәр ки тиңе кем?
Бердәй барсы, түгел һичкем олы-ким!
Бәндә булсак Ирекленең каршында,
Тигезләндек һәммәбез өч аршында.
03.11.91.
БЕР УТЫРЫШ ЯДКӘРЕ
Без сөйләштек сүзне алга салып,
Киңәшләштек, аңлашалмый калдык,
Себер китәр акылыбыз юк шул,
Фикерләрне генә бәйләп чалдык.
Гает өстәленә куллар сугып
Көрәштердек юан телләрне без:
Хакыйкатькә кемнәр ялчы булды,
Кемнәр кадап-кадап куйды сүзләргә без.
Ә аннары бөтенебез бергә
Телсез калдык. Кая иманыбыз?
Башлар айныр, җилкәләргә басар —
Егып салып җанны
Намусыбыз!
11.11.91.
ЫСПАЙЛЫК
Бу егетнең килеше, күр, хикмәт бик,
Өсте-башы — бөтен һәм әкәмәт бит!
Чәчен майлап, йөзен сылап, шәпләнеп,
Дәрәҗә ала бармак төртеп, гәпләнеп.
Ноябрь, 1991.
ЯТИМЛЕКНЕ ТОЮ
Аһ, мин инде мәңгегә ябык ишектә калдыммы?
Күзләремнән яшь тамызып ут, эчендә яндыммы?
Дөрли-көйри, мең кат укып, догада чиктем көнне,
Шул чигешнең чәчәкләре күз тамчысы булдымы?
Аһ вә аһ дип мең офтанып китте-төште күңелем,
Кем соң алыр, җан иркәләп ник соң килми таң җилем?
Сүнгәч инде сүнсен диеп койма, яңгыр, чыда, җан!
Гаҗизлектә-ятимлектә каршы алма, кит, үлем!
11.11.91.
ЧИБӘРДӘН КУРКУ
Нинди матур килде болыт,
Көттең сарып китәр дип,
Өметеңне эсселектән
Шулай хушлы итәр бит.
Көттең бәхет, әмма болыт
Канга болгап китмәсен,
Әнә, кара аждаһадай
Ут чәчә, төчкермәсен!
1992.
АВЫЛ БАЛАСЫ
Мин бу көнгә кадәр кәрҗин үрдем
Бер-бер артлы, акча кирәккә,
Чабаталык байлык уч төбендә —
Бәхетләрем генә иләктә.
Маясымы калсын иде шунда,
Ак он икән — бәхет, көрпәсез...
Моннан соң да кәрҗин үрермен шул,
Тәкъдир чиген атлап үтмәсез.
07.10.91.
АЧУЛЫ ЧАК
Бер-бер артлы салкын бозлар ага
Тормыш инешенең өстеннән,
Ачуларым ташып-ташып чыкты,
Сулар — биек, ярның читеннән.
Авыллары белән шәһәрләрен
Иңгә салып әллә китимме?
Чү, сабыр ит, кардыр эри бүген,
Юкка әрәм кылма көчеңне.
Үзәннәргә качар бу ярсуың,
Вак ташларда уйнар сикереп,
Боз күлмәген ертып күтәрелдең
Һәм тынарсың оятыңа кереп.
09.10.91.
ЧАРАСЫЗДАН ЧАРА
Көннәр — кыйммәт, җанның очсызлыгы
Кыйнаганда алып якадан,
Үксез ташны баш астына салып,
Йолдыз санап ятам яңадан.
Саташыла, бармак саны җитми...
Карлар төште, инде китәрмен дә
Кебек үзем, ташлап, илемнән,
Төне буе үлек җыеп йөрдем —
Юньле тәгъбир көтмим төшемнән.
Яхшыга дип әмма юрый күңел,
Яманнарны кемнәр теләсен?
Мең шөкерләр бөек Ходаема,
Күрсәтә ул үзем күрәсен.
09.10.91.
БҮГЕНГЕ КӨН
Акты көн чайкап даһилар язмышын,
Очрашып чәчте болыт яшен ташын.
Кайсы — башка, кайсы ашка капланды,
Зольмәт һәм ут бергә атка атланды.
Хыял кошы какты канат мәйданда,
Тарих бетеп, тарих башланды анда!
10.10.91.
ХУШ ВАКЫТ
Көн белән төн кавыштылар,
Килде пәрәнҗәле кич,
Шәмәхә — күкнең йөзе дә,
Җир йөзе күренми һич.
Ни хикмәт, тулгач дөньяга
Як-якны каплап зольмәт,
Ачты куйды төн үз битен,
Ак миң балкытып кинәт.
Йолдызлары — сипкел генә,
Ак миңе — тулган ае,
Йокы иңеп җир йөзенә,
Һәркемнең булды җае.
10.10.91.
ҖАН ВӘ ТӘН КАРШЫЛЫГЫ
Юл адашкан ак болытлар кебек
Уңга-сулга йөреп, каңгырып,
Бу тормышның үткер җилләреннән
Калдым булса кирәк айрылып.
Аккошларга ябышып китәр идем,
Кыйблагамы төбәп очарлар?
Җирләремә төшеп сеңәр идем,
Ак тәнемне ятлар кочарлар.
Шик һәм шөбһә белән йөрәгемнең
Кара табы көлә каралып,
Ак бәдәнгә кара елан төсле
Гөнаһларым тора сарылып.
Сыенганда — сыендыра алган
Рәхмәтленең әйтеп исемен,
Күпме бәндә җәннәтлегә чыкты
Пакь һәм чиста кылып җисемен.
Юл адашкан көзге болыт белән
Уңлы-суллы килеп еладым,
Бер җәелеп китәлмәдем инде,
Итәкләрне генә җыйнадым.
10.10.91.
ҖАННЫҢ КИТҮЕ
Күкләр иңде бүген, баскыч-баскыч
Болыт куйды алга канатын.
Күтәрел дә саубуллашып эре —
Җир тоталмас җанның хәрәкәтен.
14.10.91.
ДУСЛАРНЫ САГЫНУ
Дусларга ышанып юлладым сәламне,
Нык тотар, дидем мин, кулында иманны,
Ышаныч агачы шау чәчәк дөрләтеп,
Кояшка күз текәп арчыды томанны.
И дөнья, ник болай көннәрең караңгы —
Өзделәр җилләрең дуслардан араны,
Сер тотып салырлык кемнәрдә ак күңел?
Күз яшем каплады сыкраган яраны.
Өметем чикләнде, үтәсе — үтелгән,
Көннәрем, чукланып, карадан чигелгән,
Кайтасы юлларым тик хәтер тавында,
Ансы да сагышлар суында күмелгән.
14.10.91.
КЕМЛЕК БӘЛАСЕ
Без һәм алар булдык әле бүген,
Элек — дуслар, хәзер — күсәк тоткан...
Мин үзем дә инде ике кеше:
Җан — бөгелгән,
Тәнем уклау йоткан!
16.10.91.
ОЧЫНУ
Очынды җан сине күреп, бәбәгем,
Шау чәчәкле болын иде тугаең,
Кереп шунда адашты күбәләгем,
Каплады таң өскә томан юрганын.
Күбәләгем җыйды чәчәк-гөл назын,
Тыңладың син күңел кыллары сазын,
Ачылды көн, күккә элеп томанын,
Кояш булды кызыл табы юрганның.
ӨМЕТ БӘРӘКӘТЕ
Ышандым мин айга-йолдызга,
Сөйләдем серемне аларга,
Төн буе йокыдан мең калгып,
Аһларым тордылар агылып.
Мең өмет, үтенеч — барсы да
Аштылар. Көн иде каршыда,
Бәхетем, өметем, кайда син?
Нигә дип кайгыга бәйлисең?
Бу кичтән сафландым, ни хикмәт,
Күкләрдән иңдеме мәрхәмәт?
Сабырлык таягы — кулымда,
Көн саен бу шигырь телемдә:
Тәкъдирнең агышын аударып
Ни кыла алалар бәндәләр?
Доганы күкләргә яудырып
Яхшымы булырлар яманнар?
17.03.90.
ТӘКӘББЕРЛӘР ХӘЛЕ
Теләде суыкны, күтәрмәде кырыктан,
Туңды тән, өшеде колак-бит, казыктан
Болайрак кагылып, языктан
Чыкмадык, тапмадык
Бөеклек Аллаһка коллыктан.
Инде без мәңгегә тәмуглы,
Инде без мәңгегә-мәңгегә
Белмәбез,
Күрмәбез җәннәтне!
Ярлыка, и Хода —
Мәрхәмәт иясе!
Ясама җаннарны
Тәмугның кисәве!
И Илаһ, ярлыка,
Ярлыка... —
Адәмнәр теләге!
03.02.90.
БАШ БӘЛАСЕ
Аллы-артлы дөньясы,
Башны кая куясы?
Күңел тулы хафасы,
Табылмый тик дәвасы.
Күктә ае-йолдызы,
Күлдә балык-кондызы,
Ярама тоз салма, дустым,
Ашыма сал бу юлы.
БӘДДОГА
Кер эзләмә Коръәннән син,
Төп сере анда булмас,
Шакшы ният тотканнарга
Ак энҗесе табылмас.
Менә, дип алдама кеше,
Шомарган таш күрсәтеп,
Кабереңдә ятарсың шул
Авыз-борын турсайтып.
Янса “Сер”ең, кәефләнсәң
Бу хәлне сөйли-сөйли,
Тәмугта үзең янырсың,
Көн килер, көйри-көйри.
Мең таш атып кусагыз сез
Шайтанны, сөрә-сөрә —
Ялчылары каршы чабып,
Бурзай этләрдәй өрә.
Коръәннән көлгәнче, гафил,
Мәгънә эзләсәң мәгәр,
Кыямәттә җан вә тәнгә
Килмәс идеме егәр?
Күп каралык кылды заман,
Яллап үз хезмәтенә,
Шуның өчен төште милләт
Явызлар михнәтенә!
23.11.91.
НӘСЫЙХӘТЕ ХӘЙДӘРИЯ
Гарь булса хәлең дустыңның кереннән,
Ут тергезгәч чи утын түмәреннән —
Элек аны өреп, биреп җылыңны...
Пешерәме? Йом хәзер куеныңны!
Хастадыр хәле кызынган бәндәнең,
Сынмас инде буе бу әрдәнәнең,
Гер салуга сыртыңа, аһың орма,
Тагын нәрсә эшләр дип карап торма!
Юне юкның яме юк өстәлендә,
Бурыч кайтмас, калыр ул өстә-иңдә,
Гарьлек үзе садакага бәрабәр,
Ташка ашны дуслык өчен бирә бар.
23.11.91.
ҮТЕНЕЧ УТЫНА ДУЧАРМЫН
Ялыныч утында яндым ничә еллар сер көйрәп,
Телне тотты кабат-кабат бөек исемең сөйрәп.
Ялкынга бастырды дошман, кәеф кураен өреп,
Син гөлбакча бүләк иттең, чәнечкеләргә төреп.
Аекларның аягында хәсрәт ташы эленгән,
Үрлеп алдым, сәрхүшлекнең түренә ай эленгән.
Өметем хәтер талының очына кадәр чыкты,
Кайда ялгыш, беләлмәдем, хәтер иелеп сукты.
Сабагы — җиңел, җәзасы тәнне токмач ясады,
Инде мәңге үтенечтән телем чакмый башлады.
24.11.91.
БӘЙРӘМ ИЛЕ
Икейөзле меңчә җаһил бүртенеп: “Аллаһ!”— диде,
Әмма шул ук авыз белән кызарып хәрәм җыйды.
Кызыл билле коммунистлар телендә: “Халык!”— диде,
Әмма дә халыкка менеп, сыртын-җанын кимерде.
Күпме сабый, имчәк капкач, сөенеп: “Әни!” — диде,
Әмма үсеп, имән булгач, әнкәсен читкә куйды.
Азмы этләр, айга карап, төн туктамыйча өрде,
Ай китүгә, күк йөзенә нур чәчеп кояш килде.
Гәрчә бөҗәк таш астында дөньяны ирке күрде,
Моннан көлеп ахмак башлар: “Һай мескен хәле!”— диде.
Дүсеминең күз алдында бу эшләр хәйран иде,
Мин көендем, меңчә гафил сөенеп: “Бәйрәм!”— диде.
25.11.91.
ХИКМӘТИ ДОГА
Көн кайнады серле күңел кочагында,
Көйде тәннәр кайнар дога учагында,
Фәрештәләр килмәс булды канат кагып,
Күздән чыкты Идел-Чулман тулып агып.
Хакыйкатьнең ак чәчләре коелдылар,
Әллә сабыр канатлары салындылар?
Күздә күзең, сердә серең дуга-дуга,
Араларны бәйләп тора тоташ дога.
26.11.91.
ХИКМӘТ
Сәрхүшләр бервакыт муллалык кылса,
Аракы сатучы — абыстай булса,
Сүгенгән адәм догага утырса,
Тәһарәт сафландырмас җәсәден.
Әгәр дә өметсез өметкә тулса,
Казага бәндәләр сабырлык кылса,
Бакыйны фанидан аера алса,
Тәһарәт сафландырыр җәсәден!
26.11.91.
ХАКЫЙКАТЬНЕ ЭЗЛӘҮ
Дәлилгә сүз җайлады күпме галим,
Капчык асып алтын җыйнады залим,
Барыйм, әйтәм, үземә бераз алыйм...
Сүзләрен көчкә заманага ялгыйм.
Уч тутырып хәсрәт чумырдым бары,
Яшәү җирем булды ишәк абзары...
Бөек йортлардан ауды шәкерт зары,
Аңладым: галимнәр — бидгать, фән — дары!
Асылын яшәүнең белдерер кәфен,
Гүр күрсәтер гыйлемнең бар хикмәтен,
Кыямәттә үгездәй үкереп елашсаң,
Үпкәләмә, хакыйкатькә җитмәдең!
26.11.91.
ДӨНЬЯЛЫКНЫҢ ИКЕ ХАКЫ
Дөньялыкта ике хак бар,
Алар сине һәркөн аклар,
Хәсрәт чыксын дисәң, юл тар,
Бөеклек сине дә хаклар.
Тәүге хакны хикмәт ачар,
Икенчесе кереп качар,
Үлем авызын тиз ачар,
Үзеңнән дә булма начар.
Хас, димә, адәмгә — таю,
Түгелсең мәгәр бер аю,
Өметең көн-төндә — баю,
Картлык ул, керсә — сагаю!
Хикмәтнең очы — орчыкта,
Мәгънәсе — очар кошчыкта,
Качканы мәгәр — янчыкта,
Хәсрәте — безнең җанчыкта!
Ноябрь, 1991.
ШӘП КЫЗГА ӨЙЛӘНӘМ ДИГӘН
ЕГЕТ КОЛАГЫНА
Димә, таптым кызның мәгәр — аруын!
Хатын булгач чыгармасын агуын,
Зөһрәнең дә зәһәр чаклары була,
Зар итмәсен гыйшыкларда януың.
Сыек чыбык, тәнгә суксаң — ябыша,
Сизгер җан да томаланса — ялгыша,
Бәдбәхетнең бәхет чаклары була,
Юл адашып суфилар да чалыша.
Тормыш — бәхет, әмма чиге — мең өстен,
Яшәештән яшәешкә син күчтең,
Ару кызда илгә җитәр агу бар —
Белми калма: кара еланны кочтың!
СЕБЕРЕЛҮ
Себеркеләп себерелгән язмышлар
Себерләрдә мәңгелеккә калмышлар,
Яфраклар агач саен меңәрләп,
И юләрләр, җил исә — кул чапмышлар!
Хәреф саны кимлек белән хикмәтле,
Бөртекләрдән пешерәләр икмәкне,
Себерелеп чыкканда син тузанга,
Уйла ничек Себерләргә җитмәкне.
Ноябрь, 1991.
ИМАН ЯҢАРТУ
Кем әле моңа кадәре белмәде кадереңе,
Ул, килеп, синең каршыңа салды җан сәгыйрене.
“И имам!”— дип, мөридлеккә дәрт булды күпме җаһил,
Нур ягып боек йөзенә сөенде Ислам вә Ил.
“Мең шулай бәхет эчендә яшәргә язсын, Ходай!”—
Дип бүген әйткән әһелнең туңмасын җаны боздай.
Калмасын хәтре җиһанның наданлык чорыбызга,
Иманга килдек, төшермә һәлакәт аһы безгә!
04.01.90.
КЫШ ГАЛӘМӘТЛӘРЕННӘН
Күк йөзен зәңгәр кылды, монарлады,
Җир йөзен элек тәмам ак карлады.
Уйнап-биеп карга йөрде ботактан,
“Кар” да “кар” дип тамак төбен чарлады.
“Яз” да “яз” дип Дүсеми хәйран калды,
Бу хыялын хакыйкать дип алданды.
КИЛЧЕ
Кил, дип сине чакырам мин,
Кил, дип, яныма,
Чәчләреңнән бер сыйпармын,
Кер кочагыма!
Тезләр тезне сагынганда,
Куллар — кулларны,
Дәрт хисләрең миңа салсын
Килер юлларны!
Аең булдым, язың идем,
Җәең итмәдең,
Ник, килеп, кайнар яшемне
Күздән сөртмәдең?
Көн-төн янган йөрәгемдә
Лаләләр шытты,
Сиңа алар, җыеп алчы,
Бәгырем уты!
Көл булып янып беткәнче
Килче, кил, ашык!
Яшәешнең терәгедер
Саф хәмер — гыйшык!
Декабрь, 1990.
ҖӘННӘТ ВАКЫЙГАСЫ
Ямь өчен керфек озайтып, сөрмәләп,
Наз өчен ирен читләрен бөрмәләп...
Хис илчесе итеп дәртле шәрабны,
Китердең өстәлгә, өзеп йөрәкне —
Санады аягың адым төймәсен,
Син хурга, Ходаем, күзләр тимәсен!
21.12.90.
КЫЯК ҮЛӘН
Көзге яңгыр кагылып үтте ян тәрәзгә,
Хәбәрләште — Җанны боек җан сизенеп:
Сызып кына нур җәелде тар тарафтан,
Чыпчык очты бөркет күләгәсен киенеп.
Тән сыенды җиргә, сыланып җилкә-иңнән,
Хәрәкәтсез калган өннәр дә калтырап
Аваз салды таудан-тауларга тибеп-тибеп
Һәм сүнде күз, соңгы нурдан бер ялтырап.
Кайтты дөнья, кичеп кышын үз җаена,
Кабат кунды кояш өйнең кыегына,
Күтәрелде терелеп гәүдә, басты җиргә,
Савыгу килде тәннәрнең сыегына.
КАБЕРДӘ
Чикмән чиктем ал йөземне капларга,
Җил өләште тук сүземне ятларга,
Җим-җим генә җемелдәде ялгыз күз,
Тишек тишеп ник үземне якларга?
Хакларга мөмкин булмады, и туган,
Таш ашамы бу күземне атарга?
ХАЛЫК ҖЫРЫНДАГЫЧА БУЛУ
Син наз булып исәсең, җил,
Маңгай чәчемне куям!
Минем хәлне аңла, бәгърем,
Янар утларда көям.
Суга салма язмышымны,
Үтенечем шул гына,
Юлларыңа җәймә булыйм,
Насыйп җанашың сиңа.
Басмаларга баскан чакта
Суга карама, җанаш,
Сынды күңлем, күзем — яшьле,
Дуслар табалмый киңәш.
Ят кулына нигә төштең,
Канатларың каерып?
Исә җилләр, салкын җилләр
Җанны каннан аерып.
16.05.91.
ТӘҮБӘ ҮТЕНЕП КИЛҮ
Син гафу ит мине еллар өчен...
Ялгызлыкта алар актылар,
Әле сөреп, әле талгын гына
Сагышларын җанга кактылар.
Зур хыялым юкса синең белән
Меңме кабат иде үлчәнгән,
Аңлый гына идеңме соң мине —
Җаннар җанга идек күченгән!
Читкә китмә диеп әйтеп тордың,
Ризыгыммы куды еракка,
Аны җыеп йөргән чакта тормыш
Бүселеп беткән иде һәр якка.
Инде кайтып, туфрагыма аусам,
Кабул итми калмас, ышанам,
Чатлар борылганда авыл күрсәм —
Безнекеме, диеп шашынам.
Гомер чишмәләре урап-урап,
Тыныч кына агып үтәләр —
Тәүбә итеп өлгерәлми күпләр
Бу тормыштан чыгып китәләр.
25-26.02.92.
БӘХЕТ ЙОРТЫ
Бәхетемә сине эзләп килдем:
Аңла да бел, кабул ит мине!
Зәңгәр сагыш пәрдәләрең күтәр,
Өстемә сал теләк җәтмәңне.
Мин үзем бит сиңа җитеп кердем,
Куып чыгармасаң — китмәмен,
Исеңдәме безнең шатлык төне?
Һичбер вакыт ятим итмәмен!
Пар күгәрчен тотып очырдык без,
Читлекләрдә бушлык елады,
Ә кич иңгәч, тәрәзәгә кабат
Кошкайларым кунып гүләде.
Ышанычтан өйсәк нигезләрне,
Имин булыр йортлар, кайгысыз,
Бәхете дә кошлар кебек икән,
Китә дә ул кайта ялгышсыз!
23.02.92.
ТАБИГАТЬНЕҢ КЫЗ ЧАГЫ
Ак карларга басты бәсле суык,
Шыгыр-шыгыр — бәллүр тавышы,
Нурлы кояш энҗе коя күктән,
Күздә уйный төссез балкышы.
Серле чагы бөек табигатьнең,
Йоклый әле хисләр ташкыны...
Бүген февраль соңгы атнасында,
Иртәгә — март, язның сак көне.
23.02.92.
ТАТАР ХАТЫННАРЫНА
Данның хакын сорадылар...
Сум биреп, тиен алдым,
Ничек аңлатыйм, сер түгел:
Унның бере мин калдым.
Ирлектә, җилкә киңлектә
Мәйданнар сынаганда,
Күпмеләр сатылмадылар
Хатыннар кыйналганда?
Ничек дип җавап бирербез,
Егетләр, килер көндә?
Татарның хатынын алсаң —
Булыр алдыңда бәндә.
Хатыннар табып бирделәр
Ирлекне ирләренә,
Юккамы сөембикәләр
Тарихы исләремдә!
22.02.92.
СЫКЫ
Канат бирдең, очалмадым,
Кочакка кочалмадым;
Ишекләрең ябык иде,
Тәрәзәң ачалмадым...
“Саумы, бәгырь!”— диеп әйттең,
Торыплар качалмадым
Йә үбеп үч алмадым.
05.02.92.
ТАШ ТОТКЫНЫ
Күңел төбендә ташы бар,
Кузгатма, яра калыр,
Сөям, димә, серең чишмә,
Юкса хәтерең калыр.
Болытларда зәңгәр хыял
Җилләрдән оя корган
Чагымда бәгырь түрендә
Син идең таш калдырган.
Чарасы юк, җавап белән
Төзәлсә иде яра,
Кочакта җан савыкмый шул,
Берәр сүз әйтеп кара...
Җан сүрүен тел энәсе
Тишә-тишә ямады,
Күңелләрем җебеп төште,
Ташы эри алмады.
04-05.02.92.
ЮБИЛЕЙ ХӨРМӘТЕНӘ
Кичеп гомернең давыллы диңгезен,
Килдегез картлыкның тын култыгына,
Бәхет ирештерде Хода үзегезгә,
Салды нурларын күңел юлпычына.
Чәчеп яшәешкә шатлык орлыкларын,
Насыйп булыр җыярга уңышларын,
Фани дөнья мәгънәсенә төшендереп,
Бакыйлыкта бирмә, Хода, сагышларың!
16.05.91.
НӘСЫЙХӘТЕ САБЫЯ
Хас кылма, и сабый, күңелне яманга,
Карама һич минем нык таяк тотканга,
Усаллык белән дан табып бу дөньяда,
Димәдем һичвакыт үтенеп: “Йа Алла!”
Ышанып үземә, таянып көчемә,
Егылдым тап булып дошманнар үченә,
Ишелде борыным, сынды нык төз билем,
Тәмамын тапталды горур җан-күңелем.
Таякка таянмый ни чара? Юк көчем,
Сыендым Ходага — дәрт тулып мин үзем,
Хас кылма, и сабый, күңелне яманга,
Мең җавап сайлама гөнаһка таманга.
24.01.90.
ГАЛИМНӘР
Җан бәһасе кыйммәт торган чакта,
Мескенлеккә шөкер кылганда,
Милләт хакын, вак тиенгә санап,
Сатып алдым базар булганда.
Милләтчелек ярлыгыннан куркып,
Кызылланып потлар каршында
Сәҗдә иткән чакта, көферләнеп
Егыла калдык тарих алдында.
Бүген инде без дә торып килдек
Җавап мәйданының түренә:
Мәңгелеккә тәмуг тоткыны йә
Иреклебез яшәү көнендә!
Январь, 1990.
СОҢАРГАН СӘҖДӘ ХӘЛЕ
Гаҗизлектә калган иде янар башым,
Куәт сынып, түгелде һәм газиз ашым.
Ышанычны кисеп көннең яктысыннан,
Мин егылдым өмет итеп яклавыннан.
Төн килде сак, мыштым гына серләр саклап,
Йокы төште күңелемне шомнан аклап.
Кайнарланып шашынган күз яшен йөзеп,
Егылдым нур каршысында гарьгә түзеп.
19.09.91.
ХАК ВӘ ЯЛГАН ХИКМӘТЕ
Хак сүзеңнең давылыннан чыгып,
Керсәң йомшак ялган күленә,
Чистарыныр тәнем диеп уйлап
Коена күрмә шакшы чүбенә.
Ни кадәрле яхшы күренсә дә
Кара аның суы, дегеттәй,
Ничек кенә авыр тоелмасын,
Хак ат менеп йөр син егеттәй.
Давыллары айкап ташласа да
Сихәтлекне сиңа китерер,
Йомшак ялган хаста итәр җанны
Һәм соңында сытып үтерер.
19.03.92.
НӘСЫЙХӘТ ДӘЛИЛЕ
Авырткан җиргә кем сыласа
Йомшак кул белән май — ул яхшы,
Сызлаган бәдәнгә еланның
Һәм кортның агуын сөрт — яхшы!
Кимсенгән күңелне сүз белән
Иркәлә, йөрәкне — уч тотып,
Хәсрәтле янына килә күр,
Кайгысын уртаклаш ут йотып.
Тезсәң бер чыбыкка сүзләрне,
Дөресен бик тиз югалтырсың,
Кыйшайсаң, ишелер арбаңнан,
Иптәшеңне шунда сагайтырсың.
Кыек юлдан йөреп тә турысын
Сөйләгән бәндәләр кемнәрдер?
Андыйларны күпләп күрдем мин,
Син күрсәң — күзең акайтырсың!
18.03.92.
ҖАННЫ БУШАТУ
Коткы салынган җан кисмәгендә
Утка куеп пешердем көннәрне,
Кайнар шулпа өмет итте җаһил,
Ботка теләп килде кәфирә.
Тезелешеп утырдылар гына:
“Йә кайсыгыз алдан авыз итә?”
Сыйландылар, бушаттылар җанны,
Телләрен өзә-өзә...
17.03.92.
ХӘТЕР КУЗГАЛГАН МИНУТ
Хәтер түрендәге иң изге нур
Балкып китсә әгәр таңнарда,
Елый-елый хәсрәт чикмә берүк,
Хәлләремне тырыш аңларга.
Шәфәкъ нурларында минем төсем,
Бакчаларда булыр минем исем,
Шашкан тургайларда минем хисем,
Һәрберсендә минем дәртле җисем.
Күз яшеңне күреп алырмын да
Ничек түзәрмен соң, бәгырем?
Бу кадәрле булыр диеп белсәм,
Ташлап китмәс иде бу ирең!
17.03.92.
ГОМЕР ЕЛЛАРЫ
Кара елдан мин каралып чыктым,
Кызыл елдан чыктым кызарып,
Яшеленә кердем яшәрергә, —
Яшен сукты чатнап, каралып.
Күккә ашты тәннән качып сак җан,
Тугыланды суынмаска ал кан,
Йөзне бәреп җиргә егылдым да
Дога тоттым — ут ташына калкан.
Яшел елдан чыктым пакь хәлемдә,
Алда — сары, зәңгәр, башкасы,
Калыргамы, әллә китәргәме:
Кешнәп тора яшьлек кашкасы!
12.03.91.
РУХИ КӨЧ
Серемне яшердем күңелгә,
Көчемне яшердем җиңемә,
Чыктым мин гидайлар санына,
Гыйбадәт күтәрдем иңемә —
Яшәеш хакына бәрабәр,
Бәхеткә-теләккә тиң килә,
Намазга бөкләнмәс ирләрнең
Бәгъренә, тезенә тоз иңә.
Мин өмет утында утланган,
Мин сөю суыннан тәм алган,
Барсыннан өлешле булсам да
Үземә бәрабәр калмаган.
Серләрем күңелгә тиңләнде,
Көчләрем җиңемдә җиңләнде,
Гыйбадәт тартуның авыры
Җилкәдән җилкәгә иңләнде.
29.02.-03.03.91.
КИСӘК
Хыялсыздан шигырь көтмә,
Ялкауларга ярдәм итмә,
Тәүбәсезнең иманы юк,
Гөнаһына кереп китмә!
23.02.92.
КИРӘКЛЕК
Өшеде җан, елый-елый,
Суык карашыңның зарыннан!
Җылынырга кочагыма алдым:
Канәгатьме үзең барыннан?
Егетләрнең буйларына карап
Бәхетләрең мәгәр тиң булса,
Минем сүзем хәбәр бирә килсен,
Сине салкын яңгырларың екса.
Көзеңә — яз, кышыңа җәй алып
Керермен мин, хәлең ишетсәм,
Сүзләремнән терәк таба алсаң,
Кулларымны читкә ишмәсәң.
Өшемә, җан, кайнарлыкны сакла,
Аның өчен бардыр кирәгем!
Суык җанны кочагына алды,
Кемнәр тапты кемгә кирәген.
14-16.03.92.
ОЯТ
Бушлык. Ак һәм кара дөнья —
Гомеремнең кышкы фасылы,
Элек бар да төрле-төрле иде,
Ачыкланды бу көн асылы.
Мең сыйфатка кереп бизәнсәң дә,
Чын йөзеңә пәрдә япсаң да
Куллар сөйләр, билең һәм аяклар,—
Авызыңа сулар капсаң да.
Бушлык артында ни? Күз ирешми,
Белмименә йөрәк килешми,
Кулны суздым, таулар аша үтте —
Кем тоттырды асыл җимешне?
Нәфсеңне тый, дигән аваз изде
Теләк тулы хыял күәсен,
Оялудан күмәч булып пештем,
Хәзер көтәм тотып кисәсен!
13.03.92.
СЕРНЕ ЧИШҮ
Себер киткән серләребез елап
Кышкы бураннарда кайтканда
Күзнең маен төннәр буе яктым,
Адашкан, дип, якты көн кайда?
Асылына серең якын булган,
Ә мин йөрдем гасыр аралап,
Зәһәр суык, балта тотып барам
Бәке ачарга дип чамалап.
29.02.92.
ГӨНАҺ
Теләсәң син әгәр олы бер сер,
Кечесенә иреш иң элек,—
Кыз ирене хисне таләп итте,
Эреде баш, тәнем һәм җилек.
Сөрем калды төннең хәтеренә,
Куш теләкне тапты куены,
Бу ялгышу олы серне ачты,
Тәңгәл куеп тәнгә буены.
“Гөнаһысын җилләр алсын!”— диде,
Мине куйды ишек артына...
“Ирлегеңне алып калдым!”— диде,
Әверелдем авыл картына.
Аның өчен мең кат утлар йоттым:
Кемне үстерәдер ялгызы?
Эзләп табып, пар итәсем килде,
Ишетелгәндәй иде авазы.
Бардым, күрдем, ә ул элеккечә
Яшь һәм чибәр, курчак диярсең!
Кичләр саен төннең сагышына
Тотып кайта ирнең берәрсен.
Февраль, 1992.
СҮЗНЕҢ БӘГЫРЬГӘ САБАГЫ
Син борчылма, утсыз казанында
Пешәр-пешмәс калган фикерен
Тәкъдим итсә бүлеп, көн каршында:
“Шөкер Аллаһ!”— диеп кикерен.
Сыек чыбык сүзне бәндәләрнең
Йөзләренә бәреп каезлау
Гөнаһ гамәл хисабында йөри:
“Сакла, Ходам!”— диген, җиргә ау!
Шулпасына салып тугыласа,
Мае чыкса әйткән сүзеңнең,
Сабыр тапкан канлы бәгыреңне
Киңәшчең ит килер көнеңнең.
20-22.02.92.
ХӘЕР КИЧӘСЕ
Төш күрде угыл, мәрхүм атасын:
Елмаеп кочты сөеп апасын.
Әйтте: “И кызым, дүртәү идегез,
Чибәрләр булып үсеп җиттегез”.
Апасы диде: “Шөкер Ходайга!
Савыктырды ул мине шулай да.
Табаннарым шеш иделәр, авыр,
Инде барсы да үземнән калыр.
Әмма ялгыштың, әткәм, саныңда,
Түгелдер дүртәү, өч без яныңда!”
...Хәвеф тапты бу төшеннән угыл,
Ничек уйларга күрмәде ул юл.
Нигә апасы санны җыймады?
Янәшәсендә кемне тапмады?
Килде төшләрне белгән затлыга:
“Ни хәбәр төште?”— диде хаклыга.
Әйтте тәгъбирче: “Төшеңдә сер бар!
Дөньялык эче бәндәгә бик тар.
Бәраәт киче иреште бүген,
Садака сорар әткәең бу көн!
Хәер иясе булган бәндәгә
Тапшырсаң, килер шәфкате аңа.
Төшкән бәладән юар ул сине,
Кыскармый калыр киемең җиңе!”
...Бирде садака, тынды күңеле,
Әмма вакыйга тартты җиңене.
Хәвеф-хәтәрне тәкъдир китерде,
Төшнең серенә көнне җиткерде.
Барча балалар җыелды йортка,
Әмма биресе — еракта, читтә.
Кайтмады шунсы ана янына,
Көтте зарыгып, кертеп санына.
Хәвефләр узды, бәла чигенде,
Ана терелде, акка киенде.
“Әнкәй!”— дип кызы кайтты ул көндә,
Төшнең тәгъбире ачылды шунда.
17.02.92.
ЯЛГАН ШӘЕХ ХӘСРӘТЕ
Күңелгә зар тулса әгәр табарга теләп урын,
Шул вакытта ишелеп китсә бер дигән олы борын,
Җәй-кышларның яме бетсә, таяк тотса кулыңнан,
Син сузарсың акрын гына мәкамдә Коръән җырын.
Шәехләргә бирелер ат, сине утыртып йөртсә,
Кулыңдагы таягың да башларны бәреп тишсә,
Аңлагандай кылансаң да мәгәре диннең серен,
Ни әйтерсең, беркөн килеп, маңгаеңа ат типсә?
Хакмы-юкмы, сафмы-кара — аермадык күз белән,
Җаннар әле пакь түгелдер, булдык наданлык белән,
Күпмеләр “шәех” дип какты күкрәкләрен каршымда,
Әмма ләкин тапмадым һич Аллаһны алар белән.
14.02.92.
АЛЛАҺКА РӘХМӘТ!
Берәү әйтер: “Сакла, Аллаһ!”
Икенчесе: “Ярдәм, Аллаһ!”
Өченчесе байлык сорар,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Атам салса, анам алса,
Нәүбәт миңа җитә калса,
Газраилдән йөз чөермәм,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Нурдай балкып күккә чыксам,
Уңын-сулын тәмам чиксәм,
Хак тәгалә йөзен эзләп
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Җәбраилны танып алсам,
Сәлам биреп һәм елмайсам,
Рәхимең дип сөендерсә,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Канатына сыендырса,
Күктән җиргә ул китерсә,
Югалмаска кушып китсә,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Кошкай булып канат каксам,
Илне-җирне эзләп тапсам,
Капкабызга килеп кунсам,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Әнкәй чыкса җим күтәреп,
Җиргә сипсә чәчеп-дәшеп,
Ризыкларны җыяр булсам,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Шунда әнкәй танып алса,
Күзләреннән яшьләр тамса,
Йөрәк итем сызланудан
Ничек әйтим: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Эшне сизеп әткәй килсә:
“Ник елыйсың болай?”— дисә,
Ничек моңа чыдап торыйм?
Син — шәфкатьле, Рәхмәтуллаһ!
Алар шунда тотмак булса,
Икесе дә кочак куйса,
Йортым дәшсә, күңел тулса,
Ничек түзим, Рәхмәтуллаһ?
“Улым!”— диеп әткәй килсә,
“Балам!”— диеп әнкәй белсә,
Күктән дәшеп аваз төшсә,
Кая барыйм, Рәхмәтуллаһ?
Карга булып Шайтан йөрсә,
Араларга килеп керсә?
“Ходам, коткар?” — дия калсам,
Әнкәм нәрсә уйлар, Аллаһ?
Әткәй кулга таяк алыр,
“Көш-көш” диеп куа барыр,
Шайтан шунда янып бетсә,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Җәбраилны күреп алсам,
Кочагына кереп калсам,
Әткәй-әнкәй сизми торса,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Шулай килеп-китеп йөрсәм,
Иминнәрме — белеп торсам,
Калган эштә ни хафам бар?
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Әнкәй дәшәр “балам” диеп,
Күзен сөртер башын иеп,
Юатырга сүзләр юлла,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Әткәм кара гүргә керсә,
Җаны очып күккә менсә,
Сәламләшеп таный калсам,
Мин әйтермен: “Рәхмәт, Аллаһ!”
Бүген аны күрми торсам,
“Әнкәм” диеп елап килсәм,
Йорт эчендә табылмаса,
Ни әйтерсең миңа, Аллаһ?
Әткәй-әнкәй яннарында
Бигрәк җылы җаннарыма,
Бер сүз булыр һаман телдә —
Без әйтербез: “Рәхмәт, Аллаһ!”
13.02.92.
ҖИРДӘ ЯШӘҮ
Күкнең төбе — җирнең йөзе,
Түбәнлек кадерендә
Бер көнлек хак, ризык өчен
Мең яра бәгыремдә!
Галәм — чиксез, читлегендә
Чиләнде чал-чагарлык,
Мең көнлек хак, ризык көчен
Адым саен табарлык.
12.02.92.
СӨРМӘ ТУФРАГЫ
Җилләр исеп сибәр булса
Янган йөрәкнең көлен,
Гидайларның табанында
Эзли күрсеннәр урын.
Аларның аяк басканын
Сөрмә итәр мөэминнәр,
Сере ачылыр дөньяның,
Бәхет табар ятимнәр.
14.02.92.
ЯССӘВИДӘГЕЧӘ
Хыял кылдым, сөйләдем сүз бәйнә-бәйнә,
Өмет белән шәфкатеңә әйлә-бәйлә,
Гыйбадәтне белешергә килгәч мәләк,
Мөмкин булса, тәкать биреп, аны җайла.
Берәүләргә сәер күрнер барча эшең,
Әмма үзең бу юлыңнан читкә тайма,
Диннән китеп сөрелсәң дә динне эзләп,
Халыклардан ялгыз башың читкә калма!
11.02.92.
ЮЛДАШЛЫК
Хикмәт бавын тотып кулга,
Муенчак салып акылга —
Чыккан чакта барыр юлга,
Йөзсәң кереп агымга,
Ни хәсрәт-сагышың бар?
Баш бирсәң дә давылга,
Тормыш көймәң җаен табар,
Иш булырсың кавемгә.
12.02.92.
ҖАН КАДЕРЕ
Юлыңнан күчсә замана,
Сынса дәвер кендеге,
Терәксез калса газиз җан —
Газраил белән сөйләш.
Иманнан язган булсаң да,
Дан алса да кемлегең,
Ышаныч тапсын газиз җан —
Газраил белән сөйләш.
Аңлашырлык сүз юлыкса:
“Шәфкатеңә күм?”— диген,
Күкләргә ашсын газиз җан —
Газраил белән сөйләш.
Элмәккә бауны бәйләмә,
Салма көнлек күлмәген,
Кадерле булсын газиз җан —
Газраил белән сөйләш!
10.02.92.
КЕШЕ ЭЗЛӘҮ
Кешеләрнең күңелендә
Нуры бар — таба алсаң!
Изеп түгел, өммәт булып,
Ярдәмең белән ал сан!
Тормышларның авырыннан
Бәгыре таш басылган,
Нуры балкып чыгар иде,
Булса таштан арчылган.
Зәһәр судан тимер эри,
Безгә татлысы кирәк,
Җылы сүздән нур балкыды,
Сагышым калды көйрәп.
07.02.92.
САЙЛАУ
Сан һәм бәя сораганнар
Алтындай саргайганнар,
Көмештәй ялтыраганнар,
Лаекка саналганнар,
Тиешле сан алганнар,
Тик бәясез калганнар —
Берсе, юкса, мең алтынга,
Берсе — тиен бәрабәр,
Саннар — тигез, бәһа үзгә,
Татып, белеп, карап ал!
05.02.92.
ХӘСРӘТ ШОБАГАСЫ
Хәсрәт шобагасы кулда —
Чыктым дәвер артына,
Минме башлыйм барсын кабат?
Итәктән җил тартына!
Фәрештәләр асылына
Уенмы булдым, курчак?
Инде бар да артта калган,
Елым буемнан зур чак.
Чабудан тотып чаптырды
Тарихымнан бүгенгә,
Хәсрәт шобагасы салдым,
Бәхет чыкты күгемдә.
03.02.92.
ҖӨП САН
*Без беребез дә мәңгелек түгел!
Могҗиза таләбен тотсам,
Алдына баш куймасам,
Ни дип сүгәр иде икән
Ул бөек, затлы инсан?
Бер сүз дә әйтмәсме, белмим,
Көләм дә елыйм, үксим,
Дөньяларның ялгызлыгын
Аршынга салып үлчим.
Так була өч, җөп табалмыйм,
Җебеп төшә егәр-им:
Буйга зарлы бәндәнең дә
Булмый гүре өчтән ким!
Җеп очында җемелдәгән
Куш бәхетем бар сыман,
Кушлап кочам — такны табам,
Бөгеләм, сүнәм, сынам.
Могҗиза җавабы — так сан,
Башым куенга сыйган,
Җөпләгән җөпсез бурада
Таш бар — хәтергә куйган!
31.01.92.
ТӘҮБӘ ХӘЗИНӘСЕ
Таң аткач та Һарут белән
Марутны алып зольмәт,
Килсә хәсрәт чиккәнемдә
Җәбраил белән хикмәт.
Һәм сорасам: “Ирдән көлгән
Хатыннарга ни газап?”
Әйтер шунда: “Йөзләреннән
Нур качар, янар көйрәп!”
Һәм сорасам: “Иргә суккан
Хатыннарга ни газап?”
Шунда әйтер: “Таштай каткан
Ул йөрер кулын сөйрәп!”
Һәм сорасам: “Ирен колы
Кебек күрсә, ни газап?”
Шунда әйтер: “Җәһәннәмдер
Мондый хатынга азак!”
Әгәр ире кара-каршы
Сугышса, өрсә, көлсә,
Ул вакытта икесенә
Газаплар бергә төшә!
Ишетермен, ялгызлыкның
Аңлармын бөеклеген,
Яман хатын илтер бергә
Тәмугка аек ирен!
Һәм әйтермен: “Тәүбә, тәүбә!!
Су бир шәфкать күлеңнән?
Ул гафу сорап киләлмәс,
Аныкын ишет миннән?”
Кич иңәр илнең өстенә,
Ачылыр күкнең сере,
Тәкъдиремнән хәбәрме бар —
Төшәр йолдыз бер-бере!
Талак хөкемен китерсә
Сурдан иңгән бер аваз,
Җавабым: “Зөһрә урыны
Булсын һарутларга хас!”
Таң атканда алсуланып
Тормаса күкнең чите,
Каралмасмы дөньялыкта
Гөнаһлы хатын бите?
31.01.92.
ҺӘЛАКӘТ ҺӘМ ТЕРЕКЛЕК
Ышаныч диңгезен күтәр,
Капла җирнең тауларын,
Өметсезлек үзәннәрен,
Куптар, Хак, давылларың!
Күк тоташыр, җан саташыр,
Көн белән төн карашыр,
Хисап тапмас булсам әгәр,
Тәндә җаным адашыр.
Төнем һәм көн кавышырлар,
Парлы сүзләр алышырлар,
Мәхәббәтнең мәгънәсендә
Әмма бездән калышырлар.
Ышаныч диңгезе кайтып,
Ачса җирнең тауларын,
Өметсезлек үзәнендә
Тынар җан давылларым.
29.01.92.
ҖАВАП
Бәхет эзләп аптырама,
Нәрсә икәнлеген әйт,
Мин үзем табып бирермен,
Киткән җирләреңнән кайт.
Сиңа кояш кирәк булса,
Менә ул — якты йөзем,
Сиңа хаклык кирәк икән,
Менә ул — туры сүзем:
Эзләмә ерак җирләрдән,
Үз илеңдә барсы да,
Чит кулында кичләнгән кич
Гүрләр булып басыла.
Аһ белмәдем, тәхет икән
Эзләгәнең-көткәнең,
Сүз сараеңны туздыргач,
Ник кирәге үпкәнең?
Мәлик итеп яраткан Ул
Җир йөзенә адәмне,
Татарлыгың үзе мөлкәт,
Җыйма коллыкта гамьне!
29.01.92.
АГАЧ КАЛЬБЕҢ
Тән юудан файда таптың —
Кальбең саф вә пакь булгач,
Башкалар диңгез йөзеп тә
Тапмады, ак булмагач.
Тыштан — кояш, эчтән — Шайтан
Битлеген салалмагач,
Нәфсе куып һәм адашып,
Туры юл табалмагач.
Бер чибәргә меңчә ирнең
Буе җитә алмагач,
Барчасы бер сүз берегеп
Булсалар да сал агач.
Мең ел ятып та суларда
Эчләре эремәгәч,
Әйтерләр: “Пакь бәндә төсле
Кальбеле бәйләм агач!”
27.01.92.
ДУСЛАРГА ҖАВАП
*Шигырь ул — Шайтан чыбыркысы!
Достарыңызбен бөлісу: |