ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том



бет6/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20

Һичнәрсә теләмәде,

Йоклады да йоклады.


Сарай икән хурларның

Яши торган урыны,

Белми икән һич алар

Авыр тормыш зарыны:

Иртән кояш чыкканда

Канат җилпеп нурларда

Алар оча ил буйлап,

Йөреп урман-кырларда —

Китерәләр бәхетләр

Һәм шатлыклар һәр җиргә,

Чәчәкләрне уятып,

Күбәләкләрдәй бергә

Куышып һәм очынып

Кыр-болыннарда йөреп,

Хушланып-сөенешеп...

Җиргә иңгәч кич җиле

Кайталар, ди, сарайга,

Яндыралар шәмнәрне,

Җырлап бәйрәм итәләр,

Бииләр-көлешәләр,

Бәхет җамын эчәләр —

Шулай гомер кичәләр...


Алар кайтканны көтә

Нигьмәт тулы өстәлләр,

Алар ятканны көтә

Йомшак-җылы мендәрләр.


Инде хурлар көлешеп

Керделәр ул сарайга,

Һәр җирдә бәллүр чыңы —

Сарай охшады айга.


Күңелләргә ял алып,

Сый-хөрмәткә куанып

Саф шәраблар эчтеләр,

Шаярышып-кыланып —

Сарай эче гөр килде...

Менә тынлык та иңде,

Нечкә билле кызларның

Үз шөгыле бар инде:

Кайсы чәчләрен тарый,

Кайсы кошларны тыңлый,

Кайсы җыеп барчасын,

Күргән-белгәнне саный.


Шулай алар яшиләр,

Рәхәтләрдә гизәләр,

Җиргә бәхет орлыгын

Берәм-берәм сибәләр.


Бу хурларның барсына

Өлкән бикәләре бар,

Ул — чибәр һәм бик күркәм,

Тиңдәше юклыктан зар.


Йокы вакыты җиткәч

Ул керде бүлмәсенә,

Гаҗәпләнде, ис китте,

Күренәме күзенә:

Башка берәү ята икән

Аның түр ятагында,

Куркып чыгып йөгерде ул

Башка хурлар янына.


Җыелышып килделәр,

Әмирханны күрделәр,

Барсы аңа: “Тор!— диләр,—

Нишләп ятасың, юләр!”


Шушы җылы урыннан

Ничек торасың инде?

Әмма дә кызлар усал —

Әмирханны тиз җиңде!


Күзен ачса Әмирхан,

Исе китте — ни булган?

Чын хәл диеп белгәне

Бары татлы төш булган!

Ә тегермән туктаусыз

Он тарткан да он тарткан,

Тегермәнчем йоклады дип

Бер дә туктап тормаган:

Башта тулган киң лары,

Аннан тулган идәне,

Агып чыккан тауга ул

Һәм дә түбән коелган,

Тау итәге — зур шәһәр,

Ул да он белән тулган...


Әмирханның ис киткән,

Бу хәлләргә аһ иткән,

Бар халыклар җыелган,

Сүз йөгертеп шаулаган,

Ә балалар сөенгән,

Илдә зур бәйрәм булган,

Шатланышып-көлешеп

Чана-чаңгылар шуган!


Шуннан әкият беткән,

Шулай тәүге кыш җиткән.


(Тәмам.)

02.10.90.—23.10.90.

МӘКТӘПКӘ БАРУ


Мәктәпкә бара кызым,

Кем илтә бара үзен?


Әбисенең яратканы —

Кызыкае, матуркае,

Бабасының яратканы —

Балакае, куянкае!

Мәктәпкә бара укырга,

Китап-дәфтәр тутыра:


“Бу китап — “Әлифба” китабы,

Ә монсы — “Арифметика”,

Бу дәфтәр — язу дәфтәре,

Ә монсы — хисапныкы!

Монсы — каләм,

Монсы — бозгыч,

Ә монысы — карандаш,

Болары — сан таяклары,

Булмасын карыным ач!..”
Өчпочмак, пәрәмәч, кабартма

Салды өеп букчага.


Шул чакта сөйләп теле,

Әйтте-куйды әбисе:

“И кызым, кызыкаем,

Синең белән барыйммы

Әллә соң мин дә үзем?..

Бетсә


Өчпочмак, пәрәмәч, кабартма —

Бирермен пешереп тагын!”


Алды он, катык-сөт,

Тоз кисәген

Һәм салды букчасына

Әбисен һәм плитәсен.

Бетеп китсә

Өчпочмак, пәрәмәч, кабартма —

Әбисе тиз

Он тугылап кабарта.


Кызым алды курчагын,

Караватын һәм тагын

Чебеннәр чабалагын.

“Нигә,


Нирәк түгелме?

Кунса чебен-черкиләр,

Тешләмәсен битемне,

Бабам,— диде, — бабаем,

Минем белән барырсың!”

Диванына утыртып

Букчага салды ансын.
Калдырмады бересен,

Алды тагын әнисен,

Салды барсын букчага,

Чыгып керде бакчага,

Китерде ул кишер дә,

Алмалар да тутырды,

Букчасы зур тау булды,

Хәтта өйне дә салды...


Шуннан китте мәктәпкә,

Торып калганмын эштә...

Кайтсам өйгә,

Өй кая?


Бушаган ишек алды

Үз алдына тын тора.


Барган кызым мәктәпкә,

Бушаткан дәү букчасын,

Әбисе: “Хәзер!”— диеп

Әзерләп куйган онын,

Бабасы: “Әзер!”— диеп,

Кулга тотып чабалак,

Торган чебен сагалап,

Читкә таба куалап...

Әниче дәрес язган,

Ә кызым йоклап алган.


Ачык авыз малайлар —

Ике күзе калайлар

Борын суза тәм сизеп,

Кулда өчпочмак күреп...

Кызлар телләрен ялый

Кабартма карый-карый!


Дәрес бара мәктәптә,

Бар да укый “Әлифба”,

“Ә” хәрефен өйрәнә...
“Ә” хәрефе — “әни”дә,

“Ә” хәрефе — “әти”дә,

“Ә” хәрефе — “әби”дә,

“Бабай”да — “б” хәрефе,

“Бәби”дә — “б” хәрефе,

Тагын кайда — әйтегез,

Нигә тынып калдыгыз?..”
“Б” хәрефе...”— ди кызлар,

“Б-э-э...”— дип суза малайлар...


“Б” хәрефе — “бәлеш”тә!

Тагын кайда — әйтегез?”


“Өчпочмак”...

“Пәрәмәч”тә!”—

Дип җаваплый кызыбыз.
Барсы бердәй көлделәр,

“Надан” исемен бирделәр.


“Өчпочмак”та — бәрәңге,

“Бәрәңге”дә “б” хәрефе!”—

Дип аклана кызыбыз,

Уймак булды күзебез.


“Пәрәмәч”тә бәрәңге юк”,—

Диде аңа апабыз,

Аһлар итте кызыбыз.
“Бәрән ите, бәрән ите!..”—

Дип пышылдый әбисе,

“Бәрән ите, бәрән ите!..”—

Дия аңа бабасы,

“Бәрәңгите, бәрәңге ите!”—

Дип җаваплый кызыбыз,

Аһ-ваһ итте бабасы,

Ай-һай итте әбисе,

Әнисе сүз тапмады,

Кызым күзен каплады.


Пәрәмәч тә кирәкми,

Өчпочмак та кирәкми,

Кабартма да сорамый,

“Бәлеш!”— дип аптыратмый,

Кулга алып букчасын,

Салып дәфтәр-китабын,

Йөгергән өйгә таба,

Артыннан бар да чаба:

Күтәреп плитәсен,

Камырын-пәрәмәчен —

Кайтып килә әбисе,

Тотып диван-журналын,

Чебеннәр чабалагын —

Кайтып килә бабасы,

“Ваһ!”— ди халык барчасы.
Ә өй мәктәптә калган,

Ишектән чыгалмаган...


Өйсез нишләмәк кирәк,

Ничек яшәмәк кирәк?


Бардым, җитәкләп алдым,

Өйне кайтарып салдым!


Шуннан бирле дәрескә

Үзе барып мәктәпкә,

Кызым алмый пәрәмәч

Һәм тутырмый бәлеш тә.


Бабасын да ияртми,

Әбисен дә йөгертми,

Әнисен дә сорамый,

Үзе дәресен карый.


Өчпочмак, пәрәмәч, кабартма —

Дәрес тыңлаган чагында

Искә төшеп аптыратма!
(Бетте.)

08.02.91.

ӘБӘК!
Җил-җил-җилә килә,

Җил агай каян килә?

Җил агай каян килмәс,

Җил агай нишләп йөрмәс?

Урам-карны себереп,

Бер болганып, күпереп,

Тыйтак-тыйтак йөгереп,

Чөелеп тә чигенеп

Йөри агай...


— Ни йомыш?

— Сәлам әле,

Ни кылмыш?
Йөри агай йөгереп,

Яулыкларны чөйдереп,

Итәкләрне күтәртеп,

Яба күр изүеңне,

Җил агай үртәр сине!
— Һоп!

Чүт кенә егылмадым...

Исмә, җил, инде җитәр!

Чак җиргә тотынмадым,

Ярый ла тотып калдың!

Шаяртасың икән бит,

Ярый ла аңлап алдым,

Сиңа әбәкләп калдым!


Җил-җил-җилә килә,

Җил агай каян килә?


Малайлар кадак кага,

Малайлар оя кага —

Сыерчыклар килергә

Вакыт инде аз кала,

Малайлар такта кага...

Бик оста алар эшкә,

Чүкеч-кадак дәресен

Беләләр бар да “биш”кә.


Җил-җил-җилә килә,

Җил агай монда килә,

Күктән наз кояш көлә,

Җил агай ни хәл күрә:


Малайлар чүкеч ала,

Малайлар кадак ала,

Ояга такта сала,

Чүкеч шак та шок кага —

Берне суга кадакка,

Икенчесен — бармакка...

Бутала бармак-кадак!
“Торасың шунда карап!”
Җил агай килеп тота,

Чүкечнең эшләр хутта:

Кизәнеп кенә тарта,

Инде җил агай юк та.


Җил агай йолдыз тоткан —

Күзеннән очып чыккан,

Төз кадак бөкерәйгән,

Башкае кәкерәйгән.


Кеше күреп калмасын,

Тап,булмаса, чарасын!


Түбәтәй салып малай —

Кадакны каплый шулай...

“Берүк дуслар күрмәсен,

Кадагымнан көлмәсен!”


“Кәкре баш кадакны

Түбәтәе каплады!”—

Арада сүзләр китте,

Уты колакны өтте.


Малайлар хәлне күрде,

Күккә түбәтәй чөйде,

Хәйлә кылы өзелде,

Кәкре кадак күренде.


И көләләр малайлар,

Шакы-шокы киләләр,

Чүкеч башлы малайлар:

“Ха-ха-ха!”— дип көләләр.


Оят төсе — кызыл бит,

Инде чия булды бит,

Акланырга сүз кирәк —

Хәйләгә тапты терәк:

“Күрмисезме, көн җилле,

Кадагыма ул тиде,

Кәкрәйтте дә аны,

Каплады түбәтәйне!..”


Авызлар ачылдылар,

Кош оясы булдылар.


Җилне моннан кудылар,

Әбәк салып куйдылар.


Җил-җил-җилә-җилә —

Җил бик тиз кача белә,

Артыннан бөкре кадак

Ояты куып килә.


“Кая качасың болай?

Әбәк сиңа, җил агай!”


Җил-җил-җилә килә

Мактанып-көлеп кенә,

Җил агай кая килә

Җилпенеп җилә-җилә?


Кызлар чәчәк үстерә,

Җаен белеп су сибә,

Җил агай шунда килә,

Кызлар аңа да сибә.


“Башка алай итмәгез,

Җил агайдан көлмәгез!”


Ә кызлар тыңламыйлар,

Сибүдән туктамыйлар...

Аптырады җил агай,

Үтте җилеккә кадәр

Кызларның сипкән суы,

Бетте шаянның туе.


Очты агай болытка...

Төренде дә толыпка,

Утырды да уйлады,

Ни эшләргә белмәде,

Бизгәктән калтыранды,

Сакалыннан су акты.


Шыбыр-шыбыр тамчы тама:

“Яңгыр ява, яңгыр коя!”—

Йөгерешәләр кызлар

Төрле якларга таба.


Итәкләре су булды,

Күлмәкләре чыланды,

Бу хәлләрне күреп торып

Җил агай да куанды,

Йөткерде-ютәлләде,

Яшеннәр уйнаклады.


Болыт ак мамык иде,

Йокысы камыт киде,

Җил агай күзен йомды,

Туйганчы дип йоклады.


Кызлар аны күрделәр:

“Нишләп ятасың? — диләр,—

Әбәк сиңа, җил агай,

Йоклама озак алай!”


Җил агай уянуга

Ташланды уңга-сулга,

Җирдә хәзер көз иде,

Сарыга йөзе тиде.


“Әбәк сиңа, җил агай,

Йоклама идең алай!”


Җил-җил-җилә килә...

Апалар ни җилгәрә?

Бодай-арыш җилгәрә,

Җил кирәк, кайчан килә?


“Җил-җил-җилә килә,

Җил агай монда килә!..”—

Апалар такмак әйтә,

Килми җил, читкә китә,

Урамнардан йөгерә,

Агачларга үрелә,

Бер чөелә, бер көлә,

Үз алдына үкерә...


Ындыр эче тын тора,

Апалар борчак куа,

Сүзләр телләргә йокмый:

“Нигә дип җил дә купмый?

Кирәк җирдә йөрми җил...

Үпкәләмә инде, кил!”


Җил-җил, җилә-җилә,

Җил монда таба килә.


Апалар чак өлгерә

Арыш-бодай җилгәрә,

Җилнең тынар хәле юк,

Бертуктаусыз йөгерә,

Эшнең бетәр чиге юк,

Җилнең әйтер теле юк,

Инде исәр хәле юк,

Эштән булды бар да тук.


Җил-җил-җилә килә...

Апалар җилне сүгә:

“Нишләп исми җиләс җил —

Тынып калган бөтен ил!”

Җил агай эшләп арган,

Почмакка кереп калган,

Тынып качып ял итә,

Эш беткән дип уйлаган.


Җил-җил-җилә килә...

Җил агай йоклый бирә.


Нәрсә булды — уянды?

Эше барын уйланды!


Ындырлар бикле иде,

Апалар киткән иде,

Эшләре беткән иде,

Салкын кыш җиткән инде.


Җил-җил-җилә килә...

Илдә салкын кыш менә,

Җил агай бөтерелә,

Өшенеп сикеренә.


“Әбәк сиңа, җил агай,

Мине ку, мин — ак буран!

Калтыранма бик алай,

Минем толыпка уран!”


Ак карларны туздырып,

Җылы туннар бөркәнеп

Җил агай куып китте,

Җил агай куып тотты,

Җил агай узып китте.
Җил-җил, җилә-җилә

Кая таба йөгерә?

Сыбызгыдай сызгыра,

Көянтәдәй бөгелә...

“Әбәк сиңа, җил агай,

Йөрмәссең шәләй-вәләй!”


Тынып калды бөтен җир,

Агачлыкка качты җил.


Малайлар чана шуа,

Җил агай шунда чаба,

Бүрекләрен салдыра,

Колакларын кыздыра.


Кызлар өйдән чыгалар,

Кулларында — чаналар,

Җил агайны күрәләр,

Өйгә кире керәләр —

Чәрелдәшеп чабалар!
“Әбәк сезгә, малайлар!

Әбәк сезгә, кызыйлар!”


Апалар бәке ача,

Апалар сулар ала,

Чиләкләре чайкала,

Суы түгелеп кала.


Кар буран күренүгә

Агай поса тын гына:

“Әбәк сиңа, ак буран,

Бар, кырлардан ку куян!”


Шашты тәмам җил-буран,

Куышалар көнозын...

Әбәк уйный җил-буран —

Куышсыннар, кыш озын!



(Бетте.)

22.11.90.

ГҮР­ГӘ КА­ДӘР САК­ЛАН­ГАН СӨ­Ю” (1993-95) ҖЫ­ЕН­ТЫ­ГЫН­НАН (Ка­зан: “За­ман” нәш­ри­я­ты, 1995.— 224 б.)


ЯЗ МИЗГЕЛЕ


Яз китерде җиргә нур кояшын,

Күмелде көн-бакча чәчәккә,

Җырлый күңел кошлар кебек чар-чәр,

Өлеш бар һәр бөтен-кисәккә.


Табигатьтә тигез бәндә-бөҗәк,

Тик безләргә якын яз-җәе,

Кара көзе, карлы кышларында

Югалгандай була көн җае.


Ник сөенмим? Язым килде балкып,

Кышлар — калды, көзгә дә ерак...

Тәрәзәмә басып кош тибрәнде,

Сайрамады, алды бер елап.

КӨЗГӘЧӘРӘК
Күңелләргә сагыш тулып, беркөн

Уйлый калсак дөнья барышларын,

Мактанырлык җайны табалмыйча

Без күзлибез кояш баешларын.


Ә ул — тыныч, килер көннең ничек

Булачагын бездән яшергәләп,

Фал ачтыра, гүя әүлиядәй

Сынамышны сөйлим күчергәләп.


Акыл җыйган тарих җөйләп китә,

Инде кала бары сокланырга,

Өйрәтергә кирәк тапкан улын

Бөек халык яшәп сакланырга.


Дөнья — кадим, бара үзгәрешсез,

Ул без генә һаман үзгәрәчәк,

Нәкъ безнеңчә меңнәр яшәп үтте,

Һәм үтәчәк яздан көзгәчәрәк.

ҖИЛ ЮАТУ
Һай елак җил,

Чиртеп тәрәзәмә,

Өнне алып, нишләп йөрисең?

Синнән бүтән юкмы башта борчу,

Нигә әле бүген көлмисең?
Кичә ничек хәтәр идең үзең,

Җир-күкләрне йөрдең болгатып,

Әйдә, хәзер бүре булып ула,

Күрсәт миңа койрык уйнатып.


Күңел бит ул шундый — бүселүчән,

Гел кояшлы булмый күз алды,

Әнә, кара, кәраваннар төсле

Болытлар да күктә кузгалды.


Ку аларны, бераз сагайсыннар,

Артларыннан йөгер өргәләп...

Менә шулай, сынса күңелләрең,

Юатырмын, йөре кергәләп!

ЮГАЛТКАННАН СОҢ
Югалту җиңел үзеңне,

Табуы — авыр...


Гомергә капшап йөрибез

Йөрер юлларны,

Инде дә туры барам дип

Тотып уйларны,

Адашып калды күпмеләр,

Белсәң шуларны,

Ничек сак итәр күңелең,

Күреп туйларны!


Тормышның хәтәр хәленнән

Ташла елауны,

Әйләнеп кайтыр дөньяның

Бәхет олавы,

Җиңелгә килми һичкемгә

Үтү елларны,

Табып та мөмкин югалту

Туры юлларны.

ТОСТ
Сагындырып йөри дуслар юри

Саргайтырга теләп сагышта,

Айлар кичеп, еллар очраштырса,

Үтә гомер тыныч агышта.


Үтә гомер, кайчак хакы бетә,

Ә кайвакыт арта бәясе,

Очсызланган чакта, кыйммәтсенеп,

Тими китә тормыш бәласе.


Бер күтәрик, әйдә, шәраб бит ул,

Дуслар белән эчсәң — савапка,

Тутырып сал, мәҗлес күркәмләнсен,

Без калмаган шушы савытка.


Сагындырып йөрү гөнаһ түгел,

Хәтер сүнсә, күңел бозыла,

Җырлыйк әле сузып “Карурман”ны —

Гыйбрәтле ул, гомер — узыла.


Кайтарып һич булмас аны беркөн,

Хәерлегә диеп әйтә кал,

Сагындырып йөрмә моннан түбән,

Бу бокалны тутыр, әйдә, сал!

ХАЛКЫМА
Күңел тулы шик бар, хыялларны

Яндыралар, өтеп ала ла,

Әллә ничек шулай булдым инде,

Хәтерләрем генә кала ла.


Нинди туфрак яраткандыр, белмим,

Бу телемне, бәдән, йөрәкне —

Акыл җитмәс, кулым килмәс эшкә

Дөнья кыйный-кыйный өйрәтте.


Кыйналганның йөзе — җәрәхәтле,

Ә минеке — йөрәк, ни хикмәт,

Шикләнгәннәр бик сак була, диләр,

Ә мин йөри алмыйм һич ипләп.


Күңел тулы шик бар, яшәрме дип,

Булырмы дип милләт куркусыз?

Бар гамәлне халкым өчен кылам,

Барыбыз да күптән йокысыз!

ВАКЫЙГАДАН
Минем дә бар шашкын вакытларым,

Сабырлар да кайчак кызалар!

Түзеп булмас хәлдә калдырдыгыз,

Салып өскә бәла-казалар.


Йөрәк шул ул батырларда түгел,

Куркакта да барын белегез,

Мин әйтсәмме — кисеп салачакмын,

Кыскарачак шунда телегез!


Бәхәсләшкән булып юк-бар сүздән,

Гаеп эзләп дөрес эшемнән,

Ахмаклыкка мине этәрмәгез,

Ычкындырмам, капсам, тешемнән!


Ә шулай да ни сөйлим соң әле?

Юкка болай ярсып шашынам...

Сабырлыкка керим дә бикләним,

Алар йөрсен, әйдә, кашынып!

КИЛБӘТСЕЗ БЕР СУРӘТ
Ышандырган кешең ялган белән

Үз намусын буяп ялгышса,

Дөреслекнең җирдә бетәсенә

Фалны ачып, төшмә каргышка.


Хакыйкать ул мәңге яшәп кала,

Ялган — китә, күңел ватылгач!

Яшәү сүнде диеп уйлама син,

Дуслар булып дуслар сатылгач.


Кеше хакы тиен торган чакта

Кемнәр хаклар дуслык хакларын?

Хакыйкатькә корсаң тормышыңны,

Сиңа эчрер әрем-какларын.


Кануны шул җирдә кешелекнең,

Һәркемдә дә үзгә мәнфәгать,

Муллалар да үз җайларын эзли:

“Йә бер дога,— диеп,— җәмәгать!”

ХӘТЕРЕМ БАКЧАСЫ
Язның агар суларыдай

Бүселдем дә еладым...

Ачылды да китте дөньям,

Сиңа хатлар юлладым:


Сыерчык канатларында,

Тургайның моңнарында —

Җырга тулсын бүген бакчаң

Бу назлы таңнарыңда!


Үтәр гомер, хәерлегә...

Яманга юк юрарым,

Син болай да минем белән,

Аерса да юлларым.


Илдә яшәп ни таптым да

Читләрдә ни югалттым?

Бу язда да күңелемдә

Кабат чәчәкләр аттың!

ЯТЛАРГА КАЛАСЫДЫР
Заманадан терәк эзлим,

Ул да миңа төбәлгән;

Элек күрми үтә иде,

Хәзер эше күбәйгән.


Заман — әрсез, уңга-сулга

Тартыла, һич тарсынмый,

Яралый милләт баласын,

Ә ул — түзә, ярсынмый.


Без тудырган халыклар бу —

Урысы да башкасы,

Атага төшә авырлык,

Барсын кабат башласы!


Заманда — юк, бәндәдә — бар,

Терәксез кыен булыр,

Җайга салгач, замананың

Мәйданын ятлар алыр.


СӘЛАМНӘРСЕЗ ГЕНӘ


Элек шулай була иде:

Кемдер сәлам юллаганнан,

Ишетүгә — шатланасың,

Гүя бәхет артып шуннан.


Бүген мәхрүм калдым аннан,

Кая атам? Нигә анам

Оныткан да бу баласын...

Күзенәме яше тулган?


Юкмы җирем, юкмы ватан,

Кардәш-туган нигә тынган?

Инешләрне буаганнар,

Өсләренә яфрак тулган.


Кошлар оча илдән-илгә,

Җылынасы көннәр сулган...

Язмы-көзме? Кемнәр белсен,

Хәбәре юк уңнан-сулдан.

ДУСЛАР БАРДА
Дуслар барда хурламыйлар

Бу дөньяны,

Җырлыйк-биик сайламыйча,

Ал тальянны...


Гомер үтәр, ни хәл итим,

Сагышланмыйк,

Көлке-уен күмсен әле

Тирә-якны!


АЛЛАҺ БИТ УЛ


Ташласаң да ташламый ул,

Егылсаң да егылдырмый,

Елаганны юата да

Сагынганны сыгылдырмый.


Җиңүчегә җан ачысы,

Җиңелгәнгә шәрәф-шәфкать

Бирә шул ул, ирке булгач,

Ялгышсак та һәр көн кат-кат.


Кемнәр әйтер: “Дога кирәк,

Кабул булыр гыйбадәт, кол!”

Безнең намаз-уразага

Мохтаҗы юк, Аллаһ бит ул!


АЙ КҮЛӘГӘСЕНДӘ АК КАЕННАР


Бу каеннар мәңге шулай елак,

Үксез булырлардыр, мөгаен,

Үрелепләр сузылалар ничек,

Тотарга дип төннең мул аен.


Ә ул һаман текә карый, купшы,

Исе китми ятлар хәленә,

Күзле дияр мөмкинме соң аны,

Күрми шул ул, йөри җаена.


Үзе өстә, аның бер карашы

Иңләп ала, юкса, дөньяны,

Төндә хәтта, шушы караңгыда

Бар галәмнең гүя ул — ханы!


Ник елыйсыз, ак каеннар, нәүмиз

Айны күреп төндә шулай сез?

Ә барыбер нуры төшә, әмма

Ул барыбер һаман да ялгыз.

ОЛУГ ҮПКӘ
Ул шул үзе ялган белән тулган —

Эче-тышы, тәмуг кисәве...

Ә син аңа сәлам юллыйсың да

Югала бу көннәр исәбе.


Яратасың, өмет инде күптән

Гадәтеңә кереп бикләнгән,

Сөй һәм ярат... Һичбер гаебе юк,

Дәрвиш бәхетләре — чикмәннән!


Газазил да фәрештәләр өчен

Олуг булган, өлге, мөгаллим,

Бер ялгышкач, мәлгунь аталган ул,

Галимнәр дә була зур залим.


Бу тәмугтан беркөн чыгарылыр

Ялганчылар тәүбә күтәртеп,

Эчең-тышың янгач, нәрсәң калыр —

Бер кочаклар җирең үткәртеп?

ЯШӘҮ ӨЧЕН ДОГА
Дөреслекне җирдә таба алсак,

Без омтылмас идек күкләргә,

Тарихларга хезмәт итүчеләр

Чыга алмый юкка, чүпләргә.


Югалтсак та олуг гадәтләрне,

Онытсак та олпат затларны,

Тарих беркөн искә төшерәчәк,

Таләп итеп бездән хаклауны.


Татар бай ул, мескен дисәк тә без,

Ханлыкларны тоткан тарихта,

Заманабыз ял биргәндә бу көн,

Үпкәләүме мөмкин чынлыкта?


Киләчәккә томырылган чакта

Бәхет эзләп шушы халкыма,

Кемлекләрне искә төшердем дә

Дога тоттым яшәү хакына.


“ГЫЙБРӘТ”
Кызык эзләп тормыш-яшәештә,

Сәрхушланып туйлар түрендә

Гомер сөргән серсез “дуслар” барда

Калу мөмкин шешә төбендә.


Намус көчен югалтырга була,

Үз-үзеңдә табып канәгать,

Ә шулай да яшиселәр килә

Ризык хакын кылмый хыянәт.


Борынгылар диндә терәк тапкан,

Заманабыз исә — иманда!

Гыйбрәт эзләп мин кызыкка чыктым,

Сәрхушланып — шулай яманга.


Юккамы соң халык атап әйтә

“Гыйбрәт” диеп яман адәмгә?

Юкка чыгып беткән бәндәгә дә

Намус һәм дин килә ярдәмгә.

ГАДИЛӘР ДӘВЕРЕ
Пәйгамбәрләр яшәгәнен беләм,

Әүлияләр, соңрак — даһилар...

Безнең чорга берсе дә калмаган,

Барчабыз да бары гадиләр.


Пәйгамбәрләр иман даулаганнар,

Әүлияләр ачкан серләрне,

Ә даһилар дөнья җимергәннәр,

Дәшеп яулар өчен үрләрне.


Дауланасы иман да калмады

Һәм чишелде серләр казаны,

Яуланасы үрләр дә калмады —

Уйламыйча бәла-казаны...


“Гадиләрнең заманы да килер!” —

Дигән сүзләр бармы хәдистә?

“Юк!” дигәннең надан икәненә

Шушы дәлил, минем гел истә!

ДАҺИЛАР ДӘВЕРЕ КИЧКӘЧ
Эшләремнең күреп дәрәҗәсен,

Әйтә алам: “Даһи түгел мин!”

Ә даһилар җирдә булмадымы?

Ник кәефе китте күңелнең?


Яшәделәр, сарык урынына

Иярттеләр дәшеп-суккалап,

Инде менә, күзләр ачылуга,

Һичкемгә дә булмый үпкәләп.


Килер алар, кабат саташырбыз,

Даһиларга ярмәү мөмкинме?

Мәйданнарга чыгып даулашырбыз:

“Әй, алышыйк, әйдә, кем-кемне!”


Билләр сынар, китәр гореф-гадәт,

Мактанышып күкрәк сугарбыз...

Юк, кирәкми, ярый әле даһи

Булмый калып җиргә туганбыз!


И АВЫЛЫМ!


И авылым, ерак кояшым син,

Җылытасың һаман күңелне,

Синдә яз бит, сабан тургайлары

Тоталардыр саман-күгеңне.


Бер кайтасы, күренәсе килә,

Урамнардан узып иңгә-буй,

Күңелемә сагыш оялады...

Ә мөгаен әле синдә — туй!


Шаулатасың булыр бар очыңны

Икенчегә кадәр җыр белән,

Мин хәтерлим... Синдә үстем шулай,

Хәтерлидер болын, бүз үлән!


Кичләр буе биеп туймас идек,

Сүз сөйләшеп, җырлап, көлешеп,

И авылым, әллә сүндең инде —

Хат язмыйлар хәл дә белешеп.


Мин кайтсаммы, тагын төннәреңдә

Йокы качар иде күзеңнән,

Кемгә диңгез тубыктандыр, мәгәр

Ә безләргә — чыпчык тезеннән!

ГАМЬ ДӘВАСЫН ЭЗЛӘҮ
Нигә сиңа күңел ихлас икән —

Үпкәм дә юк төсле, әмма дә

Бу тормышка терәк булалмадың,

Чик куймадың минем гамьгә дә.


Төн йокысын алып саташтырдың,

Йолдыз койды күкләр өстемә,

Ни өчен соң якты кояш булып

Яналмадың үзең һич кенә?


Тормыш үтеп, еллар эзен җуйгач,

Бер әйләнеп карап артыма,

Куанырлык сүзләр җаен эзләп,

Бүген синнән күңел тартына.


Кирәгең юк, ахры, синең, шигырь,

Шушы моңлы-дәртле халкыма!

Тарих үтеп, бар да онытылгач,

Син үзең дә сүнеп кал гына.

КИЧКЕ АЙЛЫ ЧАК
Хәтерлисең булса кирәк, бәлки

Айлы кичләр искә төшерер,

Ак каенның яшел яфракларын

Кузгаткан җил җәяү йөгерер.


Чәч таратып ул шашыныр шулчак

Һәм адашыр менеп күкләргә,

Хәлең ничек? Әллә минем кебек

Син дә калдың мең ят-үкләргә?


Йолдызларның санын хакимнәр дә

Санап-санап бетә алмаган,

Айлы кичтә, йолдыз яңгырында

Йөриселәр генә калмаган.


Хәтерлисең, беләм, син хәтергә

Яхшы идең миннән шактыйга,

Кичләремә ай ияртеп керәм,

Чыксын өчен күңел яктыга.

САН ЮГАЛТУ
Ышандырып миңа әйтсәләр дә

Ышанмыйча торам үземә,

Ничек мөмкин, олуг затларны да

Ега тормыш, сугып тезенә.


Җавап бирми, бөек хаким төсле

Башбаштак ул, хуҗа көнемә,

Йолкыш хәлдә калса да, мескенгә,

Ала белә кагылып өнемә.


Үзебезгә үзебез хуҗа хисап

Һай куабыз ничек дөньяны,

Гүя кулга алган кебек булып

Сөенәбез мактап без аны.


Ә ул — көлә, таптап кына китә,

Колы ясап солтан-ханнарны,

Башны иям, нишли алам инде —

Мин югалттым олуг саннарны.


ЯШИК, ӘЙДӘ!


Уйлама да, сөйләмә дә...

Уен түгел, туй гына!

Өзгәләнеп китә күңел,

Чыгып бастым юлыңа...


Тиңләшерлек ярлар идек,

Телгә килер хисләрем,

Бәхетемә юрадым да

Тик үземә теләдем.


Ерак юлдан кайтып төшкән

Кошлар кебек сайрашып

Сүз алышыр чак түгелме —

Күздән җанга карашып?


Уйнап-көлеп гомер көткән

Кебек яшәп, кайнашып,

Туйдан-туйга, уйдан-уйга

Яшик, әйдә, сайрашып.

ГЫЙЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕ
Мөэминнәр: “Мәһди килә!” — дип белсәләр,

“Ходай туды!” — дип чаң суга кәлисәләр.

ТИГЕЗЛӘНҮ
Күздән тамган кайнар яшьне

Кан диеп бел, и җанаш!

Кем сине бу чаклы сөйде,

Әй бәгырем, кара каш?


Тиңләшерлек кемнәр бар соң

Дәрт илендә мин белән?

Бу фәхешләр ялганыннан

Чык син тиңгә тиң белән!


Яр сөю хурлык түгелдер,

Азгынлыкка төшмәсәң,

Алдың-артың тигез була —

Өреп кенә тешләсәң!


ҖЫЛЫ ӨЙДӘ


Кышкы иртә...

Дөнья йоклый чумып,

Ак юрганын ябып өстенә,

Учак белән серләр сөйләшәбез:

Ул олы шул, ә мин — кечкенә...
Акыл бирә, юкса үземдә дә

Булыргадыр тиеш бу кадәр:

“Чыгып йөрмә,— ди ул,— тышта — салкын!”

Чатнап куя дивар-буралар.


Ә мин тора алмыйм өйдә генә,

Утыралмыйм качып суыктан,

Чаңгы шуып, күреп дөньяларны

Кайтыйк әйдә, көнне җылыткан!

ЙОМЫЧКАЛАР
Дулкыннарда батмый йомычкалар,

Ә көймәләр гарык булалар...

Нидән шулай? Шушы юк-бар серне

Чишүчеләр хаким шул алар.


Мин эрегә нәфсе сузды кулын,

Акыл җитмәс эшләр кузгатып,

Кемнәр кемне санга суккан чакта,

Тәнкыйтьчеләр узды тузгытып.


Тузан менде баш-күзләрне каплап,

Арттан килүчеләр юл язды,

Мин үзем дә җәйгә бара идем,

Бутап куйдым шунда көз-язны.


Әле генә кар яумакчы иде,

Бүген чәчәк атты алмагач,

Йомычкалар чүпкә чыга икән,

Заманалар дөрес юл алгач.


АЯТЬКӘ БЕР АҢЛАТМА


Чумырып ал хакыйкатьнең серен,

Ходай үзе биргән Коръәнен,

Юкка дисезме сез ул ишаннар

Сыпырганнар сакал көрәген?


Тормыш шул ул бүген белән бармый,

Иртәгәсе аның хаталы,

Үткәнемә багып, курыкмыйча,

Бәхетләрне миңа атады!


Тормыш үтми һич тә беленми ул

Бәхетләрнең кайда калганы,

Сиңа урман кирәк, ә күршеңә

Чабу өчен печән аланы.


Болар бар да тормыш ихтыяҗы,

Киләчәге аның, үткәне,

Ә хакыйкать табыш һәм мал түгел,

Ә хакыйкать — кулдан киткәне!

ХАКТАН БӘҺАЛӘНҮ
Көнче ирнең мескен хатыныннан

Гыйбрәт алган затлы миһербан,

Бүген синең бәхет йолдызлыгың

Күзен ачты, үзең ит корбан!


Барча халык җирдә урын тапмас

Һәм югалтмас көчен һичкайчан,

Бәхетеңнең тәрәзәсе ачык,

Ишегеңне дә ач, ичмасам!


Дүрт якның да кыйбла булыр чагы

Бик аз була гомер эчендә,

Нигә болай аптырадың әле —

Бу бәхетле язның кичендә?


Саныйк әйдә, берәмтекләп кенә,

Вакытларның чиксез чакларын,

Гомерләре кыйммәт күренсә дә,

Бәндәләрнең очсыз хаклары.


ЯЗГЫ ХӘБӘРЛӘШҮ


Ургылып чыккан хис ташкыннары

Ел да язларны илдә уятты,

Син үзең — кояш, мин — шәрык җиле,

Ямьгә ямь килгән көннәрем якты.


Көнеңә кереп адаша калсам,

Тәрәзәң кагып сине уятсам,

Ача күр, бәгырь, бу миндер — җанаш,

Уемда үзең — торсам да ятсам.


Җилдән өермә үтәр, көенмә,

Хисләр ташкынын җыйма күңелгә,

Чыксын ургылып, күкләргә очсын,

Кышлар җитүгә — хисләр күмелә.


Яшьлек уены яшьлектә татлы,

Картлык сафлыгы өлкәнгә яхшы,

Син минем — кояш, мин — самун җиле,

Безнең эш — дөрес, гайбәтче — шакшы!

БОРЫНГЫЛАРЧА БЕР ҮГЕТ КӘЛИМӘСЕ
Үсмер егетләр йөрсә биләмгә,

Сиңа ни өчен басу келәмгә?


Утыр каршыма, тыңла хәбәрне,

Капла өстеңә акыл китәрне.


Яшәү мәгънәсен белә китаплар,

Надан ахмаклар юлда тыйтаклар.


Үгет сөйләүнең чоры кичелгән,

Даһи-әүлия тәмам күченгән.


Гадәт калмавы — чорның җәфасы,

Ирлек-егетлек — тарих хафасы.


Акыл бирелсә әгәр бәндәгә,

Килер сөенеч, юкка өндәмә.


Картлар сакалын сыйпап утырса,

Акылын егет уйнап котырта.


Өлкән өлгергән эшнең ахыры

Егет өченгә калыр такыры.


Себер китәрлек сердән узганнар

Инде тәмамын бездә тузганнар.


Кайнар йөрәккә акыл казанын

Асып кайнатыр егет үз аңын.


Сүзнең ахыры бетеп туктамас,

Кыска сүз шушы, җитәр, буталмас!


ШУЛАЙ ГЫНАМЫ ИКӘН?


Хезмәтеңдә җирне күтәр,

Илне күтәр иңеңдә,

Ил онытса, туган туфрак

Саулык бирер үзеңә.


Тормыш — авыр, яшәешнең

Хакыйкате һәркемдә,

Аңлар итеп төшендерә —

Бар да аның иркендә.


Хәсрәт тула, сагыш килә,

Ялгышлардан каралып,

Югалтканны табып булмый,

Булмый кабат яралып.


Яшәү тәме хезмәт кенә,

Дисәләр дә, дөньяда,

Шулай микән дигән шөбһә

Җан түрендә уяна.


БҮГЕН-ИРТӘГӘ


Ярамас эш кылып ташлаган бер

Малай кебек күреп бу дөнья,

Сабак биреп торыр дисеңме син —

Ега сала, ташлый утынга...


Учагында шулай меңнәр янды,

Миллионнарның җаны киселде,

Сугышларны нәрсә диеп белдең —

Тарихлары шулай кичелде.


Ә иртәгә башка төрле булыр

Дип уйлама ялгыш яхшыга,

Ник бу бәндә тормыш үзгәртәм дип

Кабалана һаман, ашыга?


Юкса үзе бүген яткан җирдән

Бүтән булып торса иртәгә,

Бөтен нәрсә шунда үзгәрәчәк,

Юк тормышны нигә сүтәргә?

ТОРМЫШ САБАКЛАРЫННАН СОҢ
Син үзеңне белдең һәм тормышны

Өйрәнергә генә башладың,

Ә ул сабак бирү остасы шул,

Исән генә булсын башларың.


Юк кына бер яхшы эшең өчен

Күтәрепләр чөя күкләргә,

Бер ялгышсаң, кыйнап ташлыйлар да,

Чыгара ул сине чүпләргә.


Усалларга усал була ала,

Юашларның изә җилкәсен,

Сөенәбез бүген, ә иртәгә

Белеп булмый нәрсә киләсен.


Сабак биреп тормыш тиз үзгәртә

Кешеләрнең үзен, кемлеген,

Бүген белсәң, ә иртәнге көнгә

Танымыйсың: кем ул, кем үзең?

ИСКЕ КИТАП КЕБЕК АЧЫЛДЫМ
Мин бер иске китап кебек сөйләп,

Хакыйкатьне илгә ачканда —

Яңа ирләр керде мәйданнарга...

Мин — ябылам, ә син — ач анда!


Мин ябылам иске сәхифә күк,

Сөйләр сүзне туйгач кабатлап,

Мин ябылам, ә син ачып кара,

Ачып укы, укы син ятлап!


Башка сеңсен, үтсен йөрәгеңә —

Шулай гына белем табыла,

Тик аңлы бул! Күкне тикшергәннәр

Җир йөзендә бик еш абына!


Абынмыйча яшәү серен ачтым,

Китап кебек сөйләп, замана,

Кем ул анда яңа сүз башлады —

Тавышларга тавыш ялгана.

ТАРИХ УЛ —

КИЛЕР КӨННӘР КАПКАСЫ


Галимнәрдән хаклык таләп иткән

Замананың аңлыйм борчуын,

Тарихны кем иҗат итеп яза,

Белми алар

Киләчәкне шулай бозуын.
Гаеп итмим, акыл җитмәс эшләр

Булмый калмас, серләр — яшерен,

Кем тарихны белми сөйли икән,

Алар бикли

Килер көннәремнең ишеген!
Әдәп белән ялган бергә йөрми,

Тарих бозу — иң зур җинаять,

Балаларым, оныкларым хакын

Урламагыз,

Ялган тарих язу — хыянәт!
Бар мескенлек — тарих югалудан,

Бар олылык килә хаклыктан,

Уйнамагыз минем тарих белән,

Дөреслек бар —

Азат итүче көч коллыктан!

КОЯШЫМ
Йолдызлардан, кояштан да якты

Нурлы йөзле сылу, назлы гөл —

Күңел бакчасының түрендә син,

Мин — елармын, ә син — балкы, көл!
Сагынырмын, хисләр ирексезләп

Адаштырыр акыл-гамәлне,

Син көләрсең һаман, гел шулай бул,

Яулап ал бу мескен галәмне.


Буйсындыр ул мәхлуклар дөньясын,

Чыгар аңа нурың яктысын,

Кояштан да була ятсынучы,

Сине күреп, бәхет татысын.


Биргәненнән боерган аермасы

Шушыдыр, и җанаш-кояшым,

Болыт булып сиңа каплансам,

Яңгыр булып тама күз яшем.

ТИҢЕМ-МИҢЕМ
Ачтың күңлем таҗларын да,

Гөл булдым, ал-өз мине!

Ничек сөеп иркәләдең,

Син — теләк, йөрәк тиңе!


Ни бәхет бу, ни сөенеч,

Адаштыр, үртә мине!

Мең эзләгән бер ярым син —

Бит очым кара миңе!


МӘХӘББӘТ СЕРЛӘРЕ


Мәхәббәтнең серен аңлар өчен

Менеп йөрмә янар тауларга,

Сулар кичмә, гаҗиз булма, бәгырь,

Өйрән аны бары сакларга.


Мәхәббәт ул — яшәү чыганагы,

Мәхәббәт ул — бәхет чишмәсе,

Мәхәббәткә җавап эзләп йөрмә,

Һич кирәкми серен чишәсе.


Яратасың, шушы синең ямең,

Яраланса да бу йөрәгең,

Бакчаларда гөлләр үстергәндә

Кисәләр шул аның көйгәнен.


Җавап көтмә бүген һәм иртәгә,

Бары сакла йөрәк түреңдә,

Сагышлан, көй, әмма серең бирмә,

Барсына да җавап — үзеңдә!


Бәхет бит ул Фәрһад кебек сөю,

Мәҗнүн кебек шашып ярату,

Әмма шарты түгел, җавап итеп,

Мәхәббәттә ярны карату.


Шагыйрьләрнең телләрендә генә

“Яратуга” тиңдәш — “карату”,

Мәхәббәтнең канунында түгел

Каратулар белән ярату.


Ярат һәм сөй, гөл бакчасы кебек

Нурлансын бу күңел сараең,

Синең әле тәүге тапкыр шулай

Бу дөньяга аңлап каравың.


Мәхәббәтең юл күрсәтер ничек

Адашмыйча яшәү кирәген,

Таянырлык нокта калмаганда

Мәхәббәтең булыр терәгең.


Бу тормышның ялган матурлыгы

Уңар, әмма бетмәс мәхәббәт,

Ул барында яшәү рәхәт җирдә,

Ул барында — яши мәрхәмәт.


Ярат һәм сөй, яшьлек бүләк иткән

Бәхет бит ул, байлык мәңгелек,

Мин дә шулай сөя белеп сөйдем

Һәм көл булдым янып иң элек.

Ә ШУЛАЙ ДА
Ачуланма, үпкәләмә,

Җилдән торган дөньядыр,

Үпкән-кочкан — булган-беткән,

Беркөн бар да сүнәдер...


Кер, исәнләш, үткәнемдә

Бүгенгенең эзе бар,

Кара шәлле кыз йөзендә

Ахирәт көн, буран, кар...


МӘХӘББӘТ
Ул сине үлеп яратса,

Белдереп күз сирпесә,

Бәгырьләрең киселмәсме —

Алларыңа иелсә?
Син аны үлеп яратсаң,

Күзен күзгә каратсаң,

Ни хәл кылыр бу дөньялар —

Яр сөям дип җан атсаң?


Хас колларын белеп сөйгән

Ходайга бәгырь көйгән,

Мәхәббәтеңнән биздермә,

Күз — сукыр, акыл — сүнгән.

ЧИТЛЕКТӘГЕ КОШЫМ
Гөлдер-гөлдер...

Кемдер-кемдер?..

Миндер-миндер, бер генәм!

Күгәрченем, асыл кошым,

Бер елыйм да бер көләм:

Күзең — ачык, күңелең — бикле,

Керәлмичә тилмерәм!

ПЕЧӘН ВАКЫТЫ


Тәрәзәдән июль карый көлеп,

Шәһәр урамнарын бушатып,

Печәнгәдер төшкән агай-эне,

Болыннарга, чалгы уйнатып...


Җил йөридер әле әвеш-тәвеш,

Кузгатам дип яңгыр иләген,

Җай килгәндә чама югалткандыр

Әрсезләнеп чебен-кигәвен.


Ир кулында илнең көне бүген,

Һәр җанлының өмет-теләге —

Тормыш хакын аклау, янып-пешеп

Ардыра ул кулын-беләген.


Мондый вакыт ничек ятыйм ди мин

Шәһәремдә, затлы диванда,

Хәбәр салмый кайтып төштем әле,

Күңел дәште монда, туганга!


ТӨНГЕ СӘФӘР
Тулпарларны тартып йөгәннәре

Чак-чак тыя, чама кадәре...

Уйнап кына алып китәр алар,

Җан-егеттә кызның кадере.


Күз — карашыр, җан сөйләшер серне,

Көчен табар сүзләр хисләрдән,

Таңнарыңа килеп кенә керәм,

Чыгып киткән җирдә кичләрдән.


Чәч тузгытып, шашып, көтелмәгән

Очрашудан кайнап йөрәгең,

Сизенмәссең иңнәреңнән шуып

Төшкәннәрен затлы кигәнең.


Калды урман, болын, кыр, калкулык,

Уйнаган ат талып туктады,

Таң хәбәре — әтәч тавыш бирә,

Мәшрикъ ягын инде ут алды!

КОТЫРТЫЛУ
Кайнарландым — кайгы таптым,

Суындырды — сумала

Хәлендә мин ябышкактыр,

Дус алдында — томана.


Киңәш биреп сер иптәшләр

Ачулана, ялына,

Күңелемә тулган тозны

Оят-бозау ялана.


Сумаланы ут эретә,

Йомшак сүз — кайгыны,

Күздән агып чыккан тоздан

Минем күңел айныды.


Кайнарлансам — кайнап чыгам,

Ташып китеп ачуым,

И якын дус, утка салып,

Әл дә бу көн ачылдың!

ГЫЙШЫК ДӘРТЕ
Күз тукталды үтеп җилкәсеннән,

Куенына кереп, адашып...

Мәгәрем ки йөзгә чибәр, тәнгә,

Җаннар алды җанга карашып.


Кызыл алма коелгандай булды,

Тәгәрәпләр китте йөрәгем,

Кемнәр утта, кемнәр сүздә янды,

Ә мин исә пыскып көйрәдем.


Кәефен тап, диде, киңәш бирде

Сергә кергән дусның акылы,

Аның — кайгы, минем — дәрт сагышы

Ишегемә килеп шакыды.


Мәҗнүннәре белән килеп керде

Мәхәббәтнең меңнәр хадиме,

Һәрберсенең башы салынган һәм

Салмак йөреш, авыр адымы.


ГАРЕП-ШӘРЫК АРАСЫ


Күңел — җилем, күзең — учак,

Карашыңнан оялам,

Сәлам алам, сәлам салам,

Сүзләремдә югалам.


Карашыңда җен очырып

Кыйнама, җан өзелер,

Миндер — вәйран, хәлем — харап,

Күңел кайчан төзелер?


Шәрыкта — җыр, гарептә — моң,

Тән кайнары — йөрәктән,

Моңым — җырда, җырым — моңда,

Елама су кирәктән.


Кочагына җыеп алса

Мин вәйранны җан-җанаш,

Күңел — җилем, күздә — учак,

Шәрык-гареп тарткалаш.

ОЧРАШУ НИЯТЕМ БАР
Җиләс җилнең дәрте күчкән

Егетнең йөрәгенә,

Тулпар аты биеп куя

Тартылып йөгәненә.


Сүзе китә, әмер җитә

Егетнең егетләргә...

Кая болай кузгалдылар,

Кемнәрне үгетләргә?


Йөрәк кагып оча атлар

Кырлар-болыннар аша,

Карап кала сылу кызлар

Хисләрдә шаша-шаша.


Син дә көзге алларына

Килеп бас, так зиннәтең,

Үзеңә тартылды күңел,

Сагындым, җәй җәннәтем!


ЮГАЛУ
Сүзең алдым, серем салдым

Телдән телгә,

Ишеттерсен дуслар аны

Бездән сезгә!
Ни хәл булса, җавап килсен

Көннән көндә,

Мин гашыйкның теләге шул —

Язын-көздә.


Кемнәр гыйшык пәрәнҗәсен

Ябар йөзгә,

Кемнәр сөю учакларын

Ягар күзгә...


Мин мәҗнүннең уе-дәрте

Бары сездә,

Мәгъшук җанаш, аңлап үзең,

Күз сал безгә!


Аңлашмаган затлар булмас

Бу дөньяда,

Сүз җитмәсә, күз сөйләшә,

Җан ояла.


Минем серне аңлар ярым —

Җанаш кайда?

Телдән — сүзем, күздән яшем

Юк-югала.

БЕЛӘМ ДӘ БИТ
Хәтерләрен җуйган халыклар бар,

Китаплылар һәм дә китапсыз,

Мин аларның икесе дә бу көн,

Гөнаһлы да үзем, гөнаһсыз!


Күп кешеләр белеп тарих яза

Һәм язалар уйлап чыгарып,

Мин аларны укып таңга калам,

Хәтерләрем китә чуалып.


Матдә генә шул мин, югыйсә, бер,

Үзәгенә җаным салынган...

Чукынышып китсеннәр дип әйтсәм,

Көнем китәр кебек алдымнан!

ГАЛӘМ БАЛАЛАРЫ
Хәтер изри... Күз адаша төннең

Язмыш серен белгән күгендә,

Төшенәсе килә: ниләр булыр,

Бәхет кайда йөри бу көндә?


Язмыш кулы әгәр сыпырып алса

Күзләрдәге кайнар яшьләрне,

Без башкача итеп яшәр идек,

Уңдырдык шул инде төсләрне!


Изри хәтер, киләчәкнең серен

Белергә дип баксаң фалларга,

Шушы хәлдә, белмим, ничек аны

Үткәнемнән карап барларга?


Атам-бабам җуйган тарихларны,

Ә мин үстем йолдыз күзәтеп,

Хәтер изри, мин фал ачам әле

Галәм кануннарын күзәтеп.

КӨЕН КӨЙЛӘҮ
Ничек бу болай булды,

Җанаш, сөйлә!

Моңсу наз күңелемнең

Көен көйлә...


Ничек түгелеп чыкты

Күлләрдән яшь,

Ничек качты синең

Йөздән кояш?


Җисемең — сау, җаның сихәт

Тапсын хәзер,

Гыйсьян колыңны күр —

Җанын өзер!


Ник дәшмисең, әллә

Үпкәң бармы,

Әллә алдандым, синең

Күңелең тармы?

ҮТ УРАМНАН
Сүнде күңлем, тынды көннәр,

Җитте кыш, калды буран,

Буй күрсәтеп булмаса бер

Безнең урамнан уран.


“Кем килә?” — дип карап калсын

Ил халкы күзләр салып,

Саташсыннар гайбәтчеләр

Сүзләрен сүзгә чалып.


Хаклыкны Хак сөйгән чакта

Юкны оныт, барны бел,

Буран китереп өйсә дә

Килеп ашый карны җил.


Дәрт тапсын күңлең бу көндә

Илгә язны җиткереп,

Үт ураннан, “аһ!” сүз илә

Калсын бар да тилмереп.


САГЫНАМ ДА ЗАРЫГАМ


Уйнады бу тормыш, һай уйнады,

Бәхетләрне сынап туймады,

Очраштырды, зарыксыннар диеп,

Аерырга безне уйлады.


Язлар иде, самим күбәләктәй

Болыннарга очтым кагынып:

“Син кая соң, бәгырь?” — дия-дия

Кире кайттым өзелеп сагынып,


“Язда калды,— диләр,— сине көтеп!”

Урамда — көз, юлым — бикләнгән,

Шушы хәлдә кышка керәсем бар,

Җаным өши, күңел шикләнгән.


Шигырь белән чигеп хатлар язам,

Язларыма таба кагынам,

Укырсың да аңларсың, дим, шулай

Сагынам сине, зарыгам!

БАЛАЛАР
Килде көн, тәрәзә шакыды:

“Ятма!” — дип урамга чакырды,

Омтылып һәм шашып йөгердем,

Югалтып юлымда акылны.


Мең рәхмәт, сөенеч ил тулы,

Зәңгәр күк, кояшның бу — туе,

Шатланып, биешеп, җырлашып

Уйнагыз, балалар, көн буе.


Һич дөнья сагышы юк сездә,

Бәхеткә кинәнгән чагыгыз,

Кыш үтте, җәй җитте дөньяга,

Кайгыны белмәсен җаныгыз!

БЕЗ
Яшим, түзәм...

Туза-туза

Җайлы-җайсыз сүзләреннән,

Сыгылып кына төшәм-төшәм,

Аяк чалгач —

Киселеп китеп тезләремнән.


Торам, китәм...

Уза-уза


Мин йөгерәм күзләреннән,

Ил бутала, идән-түшәм,

Аяк чалгач —

Киселеп китеп тезләремнән.

ӨР СУРЫҢНЫ
Өр сурыңны, тетрәсен бу

Җир-күкләр тәмам какшап,

Күзләрен ачсын барчасы —

Йөргәнче болай капшап!


Әйтсеннәр тәүбә итенеп:

“Йа Ходам, гафу, берүк!”

Син дә бу такыр башларны

Шәфкатең белән бер үп!

КӨННӘР ТАРЛЫГЫНДА
Көн тарлыгы тәннән җанга күчә,

Вакланабыз җайлы-җайсыздан,

Кемнәр йота үч һәм дошманлыкны,

Кемнәр шартлый шунда аңсыздан.


Үз-үзеңнән өстен булып булмый,

Ходай хөкемендә торсак та,

Гафу сорап кемнәр тәүбә итә —

Ярдәм бирә күкләр шул чакта.


Вакланырга туры килә, тормыш

Кискәләгәч җаен китереп,

Өстен чыккан бәндә кайвакытта

Яши икеләтә тилмереп.


“Җиңелүдә — җиңә белү!” — диеп

Өйрәткәннәр олуг хакимнәр;

“Җиңеп яшә!” — диеп киңәш бирә

Ахмакларга мескен җаһилләр.

ГАШЫЙК БУЛЫП ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ
Әгәр мине шулай искә алсаң

Таңда-кичтә көн дә сагынып,

Без һәрвакыт бергә булачакбыз —

Җаннар киткәч тәннән алынып.


Йөрәк дәртен басып, онытырлык

Җырлар язам атап үзеңә,

Хәтереңне сакла, берүк, бәгырь,

Керә күрмә ятлар сүзенә.


Төрле гайбәт илдән-илгә йөрер,

Көннән-көнгә күчеп-күпереп,

Гашыйкларның гыйшкы — гыйбрәт өчен,

Сөйләр өчен җанга үз күреп.


Тиңләсеннәр безне изгеләргә,

Күзләреннән яшьләр китереп,

Яшик әле гыйбрәт өчен җирдә,

Гашыйк булып тәмам тилереп.

БӘХЕТ ДОГАСЫНДА
Бәхетемнән көнләшерлек итеп

Бер яшисе килә кайчакта!

Еллар үтеп, һаман өмет белән

Буш хыяллар калды кочакта...


Елыйм төндә, көләм көндезләрен,

Үзем — мескен, үзем — әүлия,

Кыш уртасы, салкын яки буран,

Кем — ялангач, ә кем тун кия.


Тигез булмый дөнья, үз бәхетең

Белән мәгәр җиргә тумасаң,

Кешеләрдән көнләшмәслек кенә

Бәхетем бир, Ходам, ичмасам!


Кабул булмый чын йөрәктән чыгып

Әйтелмәсә дога-намазың!

Йөрәкмени, мин үземнән чыгып

Киттем әле, табып азагын!

ХӘЯТ ХАЛӘТЕ
Зарланабыз, дөнья, синнән бары

Зарланырлык хәлгә калганга,

Җаең белеп яшәүчеләр бардыр,

Исе киткән гомер барганга!


Мактанырлык кая — берәр көнен

Күрсәт әле, диеп бәйләнмә,

Онытылган, әллә булмаган да,

Дөнья бит ул — һаман әйләнә.


Туйлар ясап бер биисе килә,

Оялмыйча кеше күзеннән,

Сыйланасы, җырлап җибәрәсе —

Карамыйча кеше сүзенә.


Булыр әле, бүген белән генә

Бетми бит ул безнең дөньялар,

Кем булсак та, бер үк җиргә илтеп,

Баш очына таш та куярлар.

ТАНЫШУДАН ГЫЙБРӘТЛӘНҮ
Дәрәҗәне сорый танышканда

Кул сузган һәр кеше, ни хикмәт,

Шуннан нәрсә? Әйттем, авыз ерды,

Әллә үзе, әллә мин тинтәк.


Исем, күлмәк безне танытамы —

Барсы аның кала үткәндә,

Хөрмәтленең төшә дәрәҗәсе —

Кулдан хөкем, кадер киткәндә.


Һәркем хаклы, ә хакыйкать — берәү,

Азлар белә аның бәһасен,

Югарыга төбәп атучылар

Нәмруд кебек җыя бәласен.


Дәрәҗәне ташлап китми һичкем,

Дәрәҗәдән бары сөрәләр,

Бәндәләрнең басып бәгыренә

Хөкемдарлар йөри, түрәләр.

САГЫНАСЫҢДЫР
Сагынасыңдыр, бәгырь, өзгәләнеп,

Минем кебек шашып-юксынып,

Тынгы тапмый ярсу йөрәгеңә —

Күңелләрең тулып һәм сынып.


Сагынасыңдыр ничек ай кояшның

Йөзен күрер өчен зарыга, —

Очар кошлар оя корган вакыт,

Бакчаларга чәчәк сарыла.


Җырга күчә барлык хис-тойгылар,

Сандугачлар сайрый, тургайлар,

Мөмкинме соң, бәгырь, сагынмыйча,

Бүленгәндәй булам урталай.


Әнә аккош, әнә мәҗнүн яры —

Күңел күлләремдә йөзәләр,

Әйтсәң иде, шундый вакытларда

Гашыйк ярлар ничек түзәләр?


БӘХЕТ ЭЗЛӘГӘНДӘ


Бәхетемне эзләп юллар ярдым,

Җитәкләрлек кемем бар иде?

Ялгышмыйча мөмкин булмагандыр —

Кыйбласыз да кайчак барылды.


Дуслар белән телгә керелгәндер —

Сүзләреннән чыккан чагында,

Үпкәләми мөмкин булмагандыр

Ялгыз калгач юллар чатында.


Гамәлләрем дөрес диеп уйлап,

Хакыйкатьне кайчак бозганмын,

Хәйләсез дә мөмкин булмагандыр —

Үз-үземне ялгыш узганмын.


Тынлык фәлсәфәсе барсын ача

Һәм бәяли аңны үзгәртеп,

Бәхетемне эзләп киләм әле,

Тормыш тора арттан күзәтеп.

ДИВАНА ДӘРВИШЛӘР
Дивана, дип әйтеп, дәрвишләргә

Көлеп караганда бу дөнья,

Мәсҗидләрем ишекләрен япты,

Сатанадан хәзер хөтбә тыңла!


Ул өйрәтсен яшәү серләренә,

Тәмугына юлның турысын,

Бакчаларда җимеш җитешкәндә

Таяк белән сиңа бер орсын.


Кыйнасын ул, ишан камчысыдай

Каезласын, сорап җаныңны,

Диндә җәбер булмый калмый, шулай

Алган чагы бардыр аңыңны.


Сатананың акыл җитеш, әмма

Горурлыгын баса алмаган,

Диванага калган дәрвишләрдән

Сез көләсез, ә мин — оялам!


ҮЗ-ҮЗЕМӘ ҖАВАП ТОТУ
Истәлекләр хәтер биштәремнән

Кичәләрдә бушап кала да,

Әллә ничек кенә күңел тула —

Яшьлегемне искә алам да.


Бер моңланып җырлар сузган булам,

Көем көйгә китә ялганып,

Сүзләреннән табам үземне һәм

Сагышыма калам алданып.


Еракларны урап очар булам,

Канатланып илнең күгендә,

Мәгърип белән мәшрикъ кушылалар

Аерылмас кебек бу көндә.


Укып беткәч хәтер китабымны,

Ачыла да килер көннәрем,

Серле кичтә җавап бирер өчен

Тагын яшим үртәп җеннәрен.

УЯН ӘЛЕ
Көн килгәндә кояш кебек балкып

Уянганда, иркәм, сагыну

Хисләреңнән сулып китә күрмә,

Инде вакыт хистән арыну.


Яшьлек узды самим хисләр белән

Хыялларны яртеп үзенә,

Дөнья куып мин дә кереп киттем

Язларымнан гомер көзенә.


Кышка — ерак, юлларны карлар күмәр,

Көрәкленең эшен арттырып,

Мин килмәмен, син дә чакырмассың

Күңелең һәм йөзең яктырып.


Сер сандыгы — йөрәк, көймәс бүтән,

Мин дә какмам хыял канатын,

Уян әле, кояш күтәрелә

Яктыртып бу күңел карасын!

АРШЫН САЛСЫН
Мин — ялгыштым, тормыш үзе куеп

Алларыма агын-карасын,

Бизмәненә салды язмышымны,

Иңгә-буйга үлчәп карасын.


Үлчәсен ул ничек сабый чакта

Телем икмәк өчен күз яшен

Түккәнемне, чыгып басып чатка —

Туңганымны, баткач кояшым.


Үлчәсен ул хәтер булып калган

Яшьлегемнең бәхет кичләрен,

Дәрт тулган бу күңел кылларымның

Түкми калуларын хисләрен.


Үлчәсен ул, мәгәр кирәк икән,

Бизмәненә салсын, аршынга,

Ялгышмыйча гына яшәп булмый,

Гаебем юк дөнья каршында.


ӘНКӘЙГӘ ХАТ


Сәламнәрдән хатны башлап китәм,

Күптән, әнкәй, гафу, язган юк,

Әллә дөнья, әллә көннәрем тар —

Башланды сүз никтер зардан ук.


Хәл белдереп хәбәр салсаң иде

Ачуланып шушы балаңны:

“Дөнья куган араларда, — диеп, —

Искә алсаң иде анаңны!..”


Җәй күрергә кайтып киткән булам,

Ике атна табып канәгать,

Элек юллар җиңел төсле иде —

Көзен-кышын йөргәч ничә кат.


Инде хәзер хатлар язарга да

Вакыт тапмый яман малаең,

Шушы шигырь сәлам булсын миннән,

Нурлы булсын, әнкәй, сараең!

СҮЗ БҮЛЕШҮ
Ышанычны минем югалтырга

Булышучы дошман барында,

Дуслар кирәк барып таянырга —

Эчтәгенең сөйләп барын да.


Бер түгелеп, тагын бер җыелып,

Тузынып һәм янап шул чакта,

Тынычланып калгач, оят табып —

Каралардан чыгам мин акка.


Акланганны тыңлау кызыктыр ул,

Алдамаса әгәр күңелең,

Күпме җиңү аша үтеп үзем,

Ахырында кабат җиңелдем.


Тормыш бит ул — бөтен кешегә дә

Ошап бетү мөмкин түгелдер...

Җилкәләргә җилкә салдык әле,

Җырла, дустым, ялкын үрелдер!

ЗАМАНЧА ИНКВИЗИЦИЯ ХАКЫНДА

*Иман” һәм “Пәйгамбәрләр тарихы”

китапларыма суд ясаган утырышка җавап
Уйнама ут белән — янарсың, дип

Балачактан әйтеп үстерделәр,

Бәхетеңне яндыруы мөмкин,

Янда булса әгәр үз теллеләр.


Моны тота — кем яшәргә тели

Тыныч итеп дөнья йөзендә,

Ул гел шушы сүздән чыкмый йөри,

Әмма терсәк тешли көзендә.


Ә мин кем соң? Уттан туган малай

Түгелдермен, белеп торыгыз!

Туфрак булып тәнем яна калса —

Инквизиция дип моны белегез!


ТЫНЛЫК ХӘБӘРЕ
Бу карларны хәтерлисең микән,

Исеңдәме? Юктыр, мөгаен,

Минем дә ул истән чыккан булган,

Онытканмын тәкъдир уйнавын.


Бураннарга кереп адашканмын,

Тынычлыгын көннең югалтып,

Яшьлек шулай таләп иткәндерме —

Карарга дип мине елатып.


Инде тынлык таптым, уйлар кайтты,

Акыл кайтты шушы бәндәңә,

Мең дога һәм мең үтенеч белән

Чакырамын сине ярдәмгә.


Кил, эзләп тап мине, берүк, җанаш,

Хәтерләтмимени ак карлар

Ул чакларны? Нинди серле кыш бу!

Төзәлерләр иде яралар...

ТОРМЫШЫМ ХАКЫНДА ФӘЛСӘФӘ
Балаларны тормыш серләренә

Өйрәтәбез, гүя үзебез

Ак-карасын белеп бетергәнбез,

Ачык күргән кебек күзебез.


Кемнәр белсен бу дөньяның ничек

Әйләнәсен хәтта иртәгә,

Барчабызны сукыр хәлгә куя,

Якты көннәрендә йөртсә дә.


Ни булыр дип — төшләр күреп юрыйм,

Гел яхшыны тели күңелем,

Менә бүген әллә ничек кенә

Уйламаган җирдән түгелдем.


Бәлки әле минем тормышны да

Бәхетле дип сөйләр тарихлар,

Якты булыр барча сәхифәләр,

Күренмәсләр авыр тарлыклар.

ИНКАРЬ МӘСЬӘЛӘСЕ
“Дөрес сүзнең һичбер китеге юк —

Җәза бирсәләр дә үзеңә!”—

Шушы хакыйкатьне тукый-тукый

Өйрәттеләр сугып теземә.


Сүзләрендә хаклык йөртсәләр дә,

Гамәлләре нигә хаталы?

Дөрес сүзгә җавап табылмады,

Баш тарттылар уллы-аталы...


Ялганчыга җиңел чыгулары —

Дөрес сүзең хаклы булса да,

Кайчан әле җирдә җиңгәне бар

Дөрес сүзнең — Коръән булса да?


Дөрес сүзне инкарь итү тигез

Инкарь итү белән Коръәнне!

Хакыйк гамәл биреп алу мөмкин

Боерганын һәм дә биргәнне.


ЕЛАП ТИЛЕРӘМ


Хәсрәт килеп, кайгы баса икән,

Күз алларың — томан, йөрәгең

Сабый бала кебек сулкылдый да

Югалтасың җанга терәгең.


Таянырлык дус һәм иптәш кирәк —

Ялгыш яшәп булмый дөньяда,

Хәсрәт бит ул башка басып йөри,

Дус — аңламый, кайчак — туган да!


Канун, диләр, олы кайгы арты

Зур шатлыклар килә адәмгә!

Ә мин — беләм: олы кайгы йөрми

Ялгыз гына шушы галәмдә!


Хәсрәт йотып, таянычны җуям,

Сабырсызга чыгып илерәм,

Җан кузгала, күзгә яшьләр тула,

Терәксез мин — елап тилерәм.

ИЮНЬ
Син — хатирә, җылы, матур аем!

Бар иде шул саташтырган чагың...

Бар иде шул, саташкач та ялгыш,

Калган чагым минем актан-агын.


Хәтеремдә, ничек онытыйм ди?

Мең яшәмим, юкса, бу тормышта,

Хаталарым, дөрес эшләрем дә

Үземнеке бар да —

Язылмышта!

САТАЕМ БАР


Кәеф сатам, күңел китте,

ни хәлем бар?

Ил эчендә егет санда

ни җаем бар?

Илдән чыксам, көтеп торыр

нужаем бар...

Ни хәсрәтем: алаем — юк,

сатаем — бар!

ӨММӘТ ХӘЛЕННӘН
Ни өчен бу дөнья шулай

Хәсрәт белән яшәтә?

Ни өчен бу якты көннәр

Кара күзне яшьләтә?


Ник юк шатлык һәм сөенеч —

Җырлау-бию мәҗлесе?

Кайгы йоткан һәр тараф та —

Кемнең кемдә бар эше?


Кайдан булсын ул шатлыклар,

Сөенеч һәм куаныч?

Инде күптән бу дөньяны

Әүлияләр куйган ич!


Ышанычсыз һәм терәксез

Калдык без, кайда Хода?

Керт син безне җәннәтеңә,

Өммәт тәмугта тора!


ИКЕ ХАЛӘТ ИЯСЕ МИН


Усалланып мөмкин түгел җиңү,

Чыгу мөмкин бары ахмакка —

Шушы хәлдә ничә кемнәр керде

Яман телгә һәм дә такмакка.


Йомшак булсаң — кортлар баса, диләр,

Корт ашарлык кына тән юкмы?

Әюп пәйгамбәрдән гыйбрәт алсак,

Без күрмәбез хәтта тәмугны.


Кемнәр әйтер: “Урта холыктан да

Яхшырагы юк бу дөньяда!”

Урта халәт — диваналар хәле!

Шулай түгелме соң, йа Хода?


Йомшаклык та, усал чак та була,

Күңел шул ул — төпсез океан,

Мин үзем дә арысландай кайчак,

Ә кайвакыт — куркак бер куян!

ТОРМЫШНЫҢ ГАЕБЕНӘ ДӘЛИЛ
Дәлил сорап мине тинтерәтмә,

Интектермә, салма җәзага —

Күңелләре ватык бәндәләрең

Түзә алмас инде казага!


Эһ син, тормыш, ялган һәм ялганчы,

Ышандыргач китеп барасың,

Чибәр кызлар ничек шаяртсалар,

Син дә шулай җанны аласың.


Котлар очып, куркып һәм үпкәләп,

Өмет итеп һаман яхшыны,

Яши-яши гомер уздырабыз,

Җыермасын, диеп, кашыны.


Синдә яшәү үзе дәлил безнең —

Һаман каза бирдең җәзага,

Хөкеменә мине бастырганда

Ни диярсең икән Ходага?

ДӨНЬЯГА
Хакны сөеп, хаксыз калсаң дөньяда,

Эзләп-эзләп табалмасаң кайда да,

Газиз ата, карендәшне уйга ал —

Карга булып кычкырмаслар колгада!

Бар аларга, нәсыйхәткә колак сал,

Бәлки үзең керерсең син юлга да?

КЫШКЫ ИРТӘДӘ
Кызыл кояш агач башларыннан

Ак энҗеләр санап, балкытып,

Туңган песнәкләрне йокысыннан

Чак кагылып кына уятып,

Бу дөньяга тулган сихри тынлык

Кылларына чиртеп-шаяртып

Күтәрелде сөңге биеклеге

Һәм авышты кичне чакыртып;

Шул мизгелдә тукталдымы вакыт —

Кызыл кояш калды эленеп,

Җылы өйне ташлап чыктым әле,

Кояшка бер калыйм күренеп!

КЫШКЫ ЗАР
“Сез үзегез уйлап карагыз һәм

Аңларсыгыз миңа кирәкне!” —

Шәригатьтән килгән сүз дип кенә

Куркытасыз миндәй тинтәкне.


Үлем белән ярышмыйлар, беләм,

Бәхәс кыла торган зат түгел,

Әмма авыр хәбәр килә калса,

Күздән яшьләр коя кыз-угыл.


Без елыйбыз, җаннар бушасын дип

Шулай илерергә ярыймы?

Өлкәннәрне алай түбәнсетеп,

Олылыйбызмы без сабыйны?


Уйланырлык уйны боза уйлар —

Уелып кына төшкән чаклар бар,

Табигатьне акка төрсә карлар,

Күңелләрне шулай аклар зар.

ГЫЙСЪЯННАР АРАСЫНДА
Ә ул — алдый, ә мин — белеп торам,

Бу ялганнан әле ни зыян?

Ул шул мине генә түгел, хәтта

Үзен алдый мескен гыйсыян!


Ышаныгыз, сезгә дә күңелле,

Көлке булып китәр дөньялар,

Ялганыннан сулар ташымыйлар,

Ишелмиләр таулар-кыялар.


Без кайчандыр өч сум торган чакта

Кадерләрне һичкем белмәде,

Менә хәзер бер тиенгә калдык:

“Көйрәтик?” — дим, шырпы бирмәде.


Булыр әле Хакка кайткан чак та,

Ә хәзергә, әйдә, алданыйк,

Гыйсъяннарның кем икәнен күптән

Күргән юк дип сүзгә ялганыйк.

МӘГӘР ШУЛАЙ БУЛСА
Тормыш бездән бәхет таләп итми,

Бүләк итә үзен бер көнгә,

Әгәр шуның тәмен татып калсак,

Өметтә без тагын бирсенгә.


Ялган белән тулы башларыбыз

Шуны аңлый алмый интегә,

Хакыйкатьнең ике тиен торган

Чагы була, суга битеңә.


Нинди бәхәс мөмкин инде монда —

Гомер кирәк хакны аңларга,

Төшенмичә үтүчеләр дә бар,

Тел озайтып, кереп саннарга.


Мәгәр шулай үзен бу тормышның

Бүләк итеп алсам бүгенгә,

Иртәгәдән кояш батмас иде

Бәндәләрнең зәңгәр күгендә.

КӘРВАН ҮТКӘЧ
Авыр чагы әле күңелемнең,

Хәтәр төшләр күреп уяндым,

Юрадым да, тормыш сынавына

Бил бирмәмен диеп уйладым.


Ниятләнгәч, көч тапкандай булдым,

Язмыш белән исәп — ярышу!

Хакыйкатьнең базарында бер хак

Адәм башы, һич юк ялгышу.


Галимме ул, шагыйрь йә игенче —

Барсына да үлчәү бер төрле,

Җаваплары гына башка булыр —

Кеше сүзе кеше үтерде.


Чарабыз юк, безне инандырыр

Төшләр кертеп гафил чакларда,

Кәрван үтте, нигә торып калдык

Юл адашып шушы чатларда?

КИТАП УЧАГЫ
Ялганга да ышандыра дөнья,

Дөресе дә чыга ялганга,

Менә бүген сатып алдым әле

Ике китап — утка ягарга.


Табындым мин элек күп аларга,

Ятлап чыктым көн-төн аралаш,

Даһиларның сүзен төшенүләр

Авыр иде, дөрес булмагач.


Инде үзем китап язам хәзер,

Гадиләргә атап гадәттә,

Даһиларның кулына керер дә ул

Әверелер утка әлбәттә!


Дөрес сүзне сайлап газапланган

Көннәр китеп бара миннән дә,

Мең учаклык бер китабым калса,

Ни сөенеч, дөнья, чыннан да!


ХАКЫЙКАТЬ ҖИҢӘР
Мин үзем дә аңламыймдыр бәлки

Бу тормышка нәрсә кирәген,

Ул үзе дә җаен куеп тормый

Һәм дә белми авыр икәнен.


Башлар салып керә сугышларга

Ир-егетләр, хәтта хатыннар...

Кемгә — ирек, кемгә байлык кирәк,

Миңа кирәк — исән кайтсыннар!


Ирек өчен көрәш бу дөньяда

Хакыйкатьне яклау өчен ул!

Байлык эзләп баса кергән дошман

Юкка әрәм итә көчен, бел!


Ялган мәгәр җиңә калса, димәк

Кешелекнең яшәү хокукы

Юк бу җирдә, ирек өчен мин дә

Көрәшүче илнең хак улы!

ДУСКАЙ
Ул күп белә, әгәр сөйли китсә,

Сәгатьләрнең вакыт санавы

Сизелми дә; яшәү тәме арта,

Бу — бәхетнең мине сынавы!


Рәхмәт сиңа, дустым, бу кадәр дә

Шаян икәнсең шул, телбистә!

Тагын шулай берәр вакыт юри

Хәл белешә кереп чык безгә.


Сөйләшербез дөнья хәлләрен һәм

Истәлекләр искә төшереп,

Кер әле бер, онтып борчуларны,

Вакытларны артка күчереп.


Чәй янына булыр башкасы да —

Икебез дә дөнья бәндәсе;

Каплансын да заман хәсрәтләре,

Ачылсын бу серләр пәрдәсе.

ЯЛГЫЗЛЫК ГЫЙНВАРЫ
Кышкы иртә, юллар томаланган,

Тынып калган төнге бураннар,

Иренеп кенә шәһәр уянганчы

Караңгыга керер урамнар.


Бүлмәгә ут эләм, күңел — моңсу,

Кул сәгате боза тынлыкны,

Үкси-үкси каргыйм ялгызлыкны,

Шушы кышны, шушы аклыкны.

МАКТАНУ
Бер мактаныйк әле, бездән генә

Калган эшме әллә, җәмәгать?

Юкса безне кемнәр күргәннәр дә

Кемнәр белә иде, әйтмәсәк?


Ничек булды әле ул чакларда?

Саттык күпне күпме саталсак...

Хәзер менә милли горурлыгым

Шул ук хакка мине тотачак!

“ҺУӘЛ-ХАК!”
Ят хисләр һәм серләр били кайчак

Минем дә бу мескен йөрәкне,

Курка калам, төн шәүләсе кебек

Алда күргәч кара өрәкне.


Ни тели дә нәрсә сорый шулай,

Теле юкмы сүзен әйтергә?

Йокы кача, җаным бәргәләнә,

Гөнаһларым килә хәтергә.


Тәүбә сорыйм Коръән укый-укый:

“Мин дә Хакның сөйгән бәндәсе!”

Тынычланып йоклап китәм генә,

Акландым, дип шунда, янәсе!


Әмма уйлар кузгала да кинәт,

Калтыранып-туңып уянам,

Ни гөнаһым бар икән соң шулай —

Хәсрәт утларында ник янам?


Дөнья үзе бозык булгач, ничек

Бер без генә табыйк чыдамлык?

Кайчагында шушы сүз дә җитә —

Гасый күңелләрне алдарлык...

ҖӘЗА КӨНЕ
Үпкәләмә миңа һәм гафу ит,

Синең белән түгел, юк, бәгырь,

Үз тормышым белән уйнадым да

Хәзер инде яшәү бик авыр...


Сынаттым шул! Ирләр эшемени

Тәндә-җанда ныклык югалту!

Ил алдында калгач мәсхәрәгә,

Ничек мөмкин җанны юату?


Әйтмәсеннәр: “Җәза анда булыр!..”

Ә мин монда таптым, егетләр,

Йә кайсыгыз тагын аңсыз адәм:

“Сүзеңнән кайт!” — диеп үгетләр?


Сине дә мин үгетләмим, бәгырь,

Тик үземне гафу итәлмим,

Мөмкин булса әгәр, бу башымны

Итәгеңә илтим дә салыйм.

ТӨНГЕ ФӘЛСӘФӘ
Мин ни өчен шушы биеклеккә

Мендем әле диеп кайчакта

Үз-үземнән сорау ала башлыйм...

Йолдыз бакчасында ай сакта.


Сөйләштерә, ә мин сүзләремнең

Татлысыннан эзлим яхшысын,

Белмидер ул, кайчак хәтеремнең

Юган чагы була яктысын.


Онытылган күп хәл, хыял белән

Очын-очка ялгап куйгалыйм,

Кемнәр сүзен сүздән тыя белә,

Ә мин үземне дә ялганлыйм.


Тәнем арый, төнем көнгә керә,

Кояш боза йолдыз бакчасын,

Биекләр дә бөек кебек кенә,

Күтәреп ал, әйдә, барчасын!


ӘЙ-ЙЕ!
“Яратма!” — дип ничек әйтә алыйм,

Бу кадәрле үзем сагынгач,

Очрашабыз, гөлбакчаңа кергән

Сайрар кошың булам — сандугач!


Гөлдән-гөлгә кунып очкан кебек

Бит очыңнан төшәм ияккә,

Җырлый башлый җаным, адаша да...

Иңнән-иңгә күчәм, беләккә.


Саташыла, тәкъдиремдер шушы,

Яшьлектә без бар да дивана,

Кадерләре гомер үткәч арта,

Тәрәзәмә карлар сылана...

КӨЗГЕДӘН ЮРАУ
Без күптәннән синең белән, бәгырь,

Очрашкан юк туры килешеп,

Болытлар да әллә ничек авыр,

Йөрсәләр дә очып-күченеп.


Шәм кабызам. Көзге алам, юрыйм...

Йөрәкләргә салкын шом үтә,

Сиңа атап сәламнәрне юллыйм,

Мәгънә кала, әмма сүз китә!


Көзгә кереп, көннән көнгә чыгам

Умырткасыз яткан төннәрдән...

Миндә юкны, синдә нинди чыдам?

Саташтыңмы әллә көнләүдән?


Очраштырыр... Кышлар җитсен әле,

Озынайсын әле минутлар,

Хәтердә ул кыска төннәр яме,

Түшәк-ястык булыр болытлар.

КЫШКЫ КОЯШЫМ
Туңды җиһан, өшеде бар тараф,

Кая китте җылың, якты кояш?

Синнән башка мескен бу баш харап,

Нигә болай бүген син дә юаш?


Оялчан кыз кебек алсу йөзең,

Кыенсынып карап аласың да

Акылымнан язам кебек үзем —

Мәҗнүнеңдәй меңнәр арасында!


Агачларны төргән бәсләр белән

Уйныйсың син үтеп серләренә,

Энҗе-мәрҗән белән дөнья тулган —

Син күз салгач шулай үзләренә.


Минем күңлем шулар кебек кинәт

Уйнап китә балкып, җем-җем итеп,

Сүнгән табигатьне ничек көйләп

Терелтәсең, үзәгенә җитеп.


Мин дә шулай синең балкышыңнан

Хисләр кочагында саташырмын,

Беркөн качармын да бу кышымнан,

Язларыңа кереп адашырмын.

ЗАМАНАБЫЗ ХАКЫНДА
Томаналар заманасы бүген —

Ахмак тора эшнең башында,

Ачулан да катлап-катлап сүген,

Ишетмәсен, сугар башыңа.


Хакыйкатьне саклап калыйм дисәң,

Читтәрәк йөр ханнар-солтаннан,

Бер мәртәбә әгәр башың исәң,

Булачаксың мәңге олтаннан.


Солтан белән олтан гел янәшә,

Олтаннарсыз булмый солтаннар,

Тормыш уза башлар-җаннар аша,

Булсак та без куркак-куштаннар.


Буйсынмаган халык хансыз кала,

Илен сөйгән халык — мәңгелек,

Җирдә көнең булсын дисә Хода,

Җанга сала хаклык иң элек!

БЕЗ БИТ...
Син минем Ләйләм, син минем Ширин,

Мәҗнүн-Фәрһад — мескен йөрәгем;

Белмисеңме боларның бар серен?

Гашыйк җаннарның ни теләген?


Бу дөньяның тәүге сәгатеннән

Кыямәткә кадәр төп канун —

Мәхәббәттер, чыгарма исеңнән:

Ул — яңгыр һәм кайнар җил — Самун!


Боз капласа безнең йөрәкләрне

Усал кышта зәһәр салкыннан,

Язлар дәшәр кайнар Самун җилне,

Арчылыр бу йөрәк барсыннан.


Әверелер гөлбакчага күңел,

Сагынуларның сыйлар яңгыры,

Без бит Ләйлә-Мәҗнүн генә түгел —

Үксез язмыш бирмә, Тәңерем!

СЕР МӘХӘББӘТ
Хәтерлим мин, барсы да исемдә!

Зур буталыш иде күкләрдә...

Килеп кердең: “Яңгыр урамымда!” —

Дидең... Әмма минем күздә дә!


Сине сагынып юксынудан шулай

Бозылып киткән иде күңелем,

Кышка килеш, нинди яңгыр алай

Язны эзләп йөрсен, сеңелем?


Саташылса, миндер саташучы,

Табигатьтә булмый хаталар,

Язы — кышның, көзе — җәйнең очы,

Берсен-берсе бушка саталар.


Без сатылмыйк! Мәхәббәтнең хакы

Алтын-көмеш йөзек кенәме?

Нәрсә әйтер Ләйлә-Мәҗнүн җаны?

Җавап сорар язның килгәне!


Хәтерлим мин, барсын күңел саклый,

Дисәләр дә мәгәр — саташкан!

Мәхәббәт ул ялгышларны аклый,

Көеп яна алсак тоташтан.


ТУГАННАР ХӘЛЕ


Кай тарафтан җилләр килсә,

Сорыйм, сәлам юк микән?

Туганнар да илдә, юкса,

Хәбәрсезләр — ник икән?


Яманлыкка төшмәсеннәр,

Яхшыдыр көннәре дә!

Әллә кайчан килер, сөйләр

Иделәр үзләре дә.


... Бүген никтер юанычсыз

Төштән куркып уяндым,

Әллә инде төне шыксыз

Булгангамы сызландым?


Кыш шул инде, юллар — ябык,

Бураннар да адаша,

Сагынулардан күңел ватык,

Төшләрем дә алдаша.


Сәламнәрне юллап кына

Торам, алмыйлар микән?

Тормыш, юкса, чанасына

Барчабызны да җиккән!

БОРЧЫЛМА, БӘГЫРЬ!
Борчылма син, тәкъдир очраштырды,

Аерачак бары тик үлем;

Аңа кадәр — ерак, оя корды

Кошлар кайтып, син дә кил, күрен.


Аерылмадык, җаннар һаман бергә,

Тик хушлаштык кына, шулай бит?

Ничәнче көн киләм шул ук җиргә,

Син дә шунда, берүк, килеп кит!


Уң-сул тараф алды-адаштырды,

Гашыйк җаннар идек, югыйсә!

Шушы урын безне саташтырды,

Мине чакыра иртә һәм кичә.


Сине генә никтер китерми ул,

Аердымы әллә, һай, үлем?

Көтеп-көтеп кенә зарыктым шул,

Исән булсаң, беркөн кил, күрен!

ЯЛГЫЗЛАР АКЛАНУЫ
Алданма син, матур карашының

Төпләрендә ялкын-ут ята,

Очкын салып яндырыр да сине,

Елатыр бу ялгыз ятакта.


Салкын, шыксыз...

Тузан, шакшы бүлмәм

Кояш тоткан көннән ояла,

Бар җылымны юрган ала бара,

Башны япсам, аяк ачыла.
Буем җитми күпме газап чиктем,

Йөресәм дә колга аталып,

Бүген менә тагын җәфаланам

Буй җитмичә буем озаеп.


Алданырга бик тә теләр идем,

Салып китсә мичкә ялкынын,

Нигә шулай ышанам да алам

Үз тәнемә аның салкынын?

ЙОЛДЫЗЛЫ КАРА КӨН

Төнге күктә — чиксез чиктә

“Җиде карак”1 — “Җидегән...”

Сәрхүш затта сырхау сыктау —

Җилегеннән җебегән.
Дәшә, сөйли, аңлатмакчы

Үз алдына аңгыра,

Күзе — ачык, үзе — йоклый,

Адашкандай акыра.


Шәһәр чите — эт оясы,

Читкә читән куясы!

Йортлар арасыннан уза

Исерек баш гурбасы.

Төнге күктә — “Җиде карак”,

Чүмеченнән чүмер, йә!

Учакларың сүнгән мәллә,

Ут сал, әйдә, күмергә!


Янып калсын, иман — томан,

Гаепләргә Иван бар!

Егылганда йолдыз җыйсаң,

Күккә кара — тагын бар!

АЧУ КИТКӘНДӘ
Сүгенмәгән җирдән сүгенерлек —

Ташып чыккан чаклар була ул,

Ахмакларны күреп аңсызланам,

Заманалар китте болгавыр.

ДӘРТЛЕ ГЫЙШЫК
Мин — хәйран, аһ,

Син ничек соң?

Хәл-әхвәл сорау — сөннәт!

Яктырды көнем, кара көз

Эчендә таптым җәннәт.
Буй-сының һәм кул йөрешең,

Чәч, ирен, бөртек миңең —

Барчасы наз, барчасы зар

Күңелемә салды минем.


Җәннәттән килгән хур, әллә

Фәрештә, үзең кем, ә?

Мин, мәгәр, бөркет булыйм да

Ташланыйм синдәй җимгә!

“КИЕК КАЗ ЮЛЫ”НДА
Кайгырма син, каңгылдама

Ялгызың, мин бар әле,

“Киек каз юлы” беленде —

Галәмнең-күкнең яме.


Юллар — ерак, еллар — якын,

Адаштык, табышырбыз!

Галәм белән Җир сөйләшә,

Очраша тавышыбыз!


Ул көн килер: куллар — кулда,

Җаннар җанга тоташыр,

Төн үтәр дә, шулчак Таңда

Яныма җаның ашыр!

ОЧРАШУНЫ СӨЙЛӘШҮ
“Килмә” диеп ничек әйтә алыйм?

Чакырыплар калдым, беләсең!

Икълимнәрне гизеп кошлар кайта,

Чакрымнарны үтеп киләсең!


ЯР ЧИТЕНДӘ


Сөйде һәм елмайды дөнья!

Дәрьяда кудым кораб,

Инде торам яр читендә

Синең килүне карап.


Йә бу көнем очраштыра,

Йә калам маяк белән,

Сагышка тулган көнем бу,

Елыйм да шунда көләм.


Мин түгелме бу дөньяны

Кайчандыр утта тоткан?

Инде хәзер үзем эзлим

Назны бер җылы кулдан.


КҮҢЕЛ АЧЫЛУ


Кар ява... Рәхәт... Тыныч көн!

Дөньяның йомшак мәле!

Җан оча канат кагып һәм

Күңелдә — назы-яме.


Кайчандыр салкын кыштан мин

Куркынып туңа идем,

Күр үземне — тун эчендә:

Киң якам, озын җиңем!


Чык, буран, ятма качып син,

Очыр кар мамыкларын,

Синсез кышның юк кызыгы,

Туңдыр эт колакларын!


... Ява кар... Рәхәт-тыныч көн…

“Рәхмәте Хода!” — дисең,

Бу кырлар, болын-басулар

Көздә уңышлар җыйсын.


Мәгәре амбар-келәтләр

Тук булса, кышым ямьле,

Ничектер кинәт ачылды

Күңелем шушы мәлне.

ИДЕЛ-УРАЛ ХАЛКЫ
Уралларны иңнәрендә тоткан,

Идел-Чулманнарга дәрт биргән,

Саумы, халкым, бөек татарым син,

Шул нәселдән үзем, бу җирдән.


Тарихларда шаның бар бит синең,

Мохитләрдән җиткән мохиткә,

Әмма бүген һәрбер милләттәшем:

“Илем бар шул!” — дигән өметтә.


Мең ятларның бөек булуына

Сокланабыз, мактап сөйлибез,

Рәнҗетелгән чорлар искә төшсә:

“Шөкер!” — дибез... Урысмыни без?


Үчтән уздык, үчләшерлек кенә

Мин-минлек бар, мәгънә күрмибез,

Ваклыклардан өстен чыга алган

Идел-Урал халкы йөрибез!


ЯЗ-КӨЗДӘ
Гөлгә яз җан өрсә, мәгәр

Күңелне мин уяттым,

Мәхәббәт-сагыш богавын

Сиңа дип ул көн аттым.
Әмма ни хәл, бакча-кырлар

Күмелсә дә чәчкәгә,

Мин, мескен, сулдым-саргайдым,

Син дидем көн-төштә дә.


Үтте яз, җәйләр авышты,

Көз керде, кая гөлләр?

Бу якты дөнья йөзенә

Миннәнме күчкән төсләр?


Без бүген тиң килдек бергә

Җан вә тән — минем бәйрәм!

Якты көндә бу форсаттан

Ник әле булдың хәйран?

ЯЛГЫЗ ИР
Дөнья йөзен каплады кар, уйнады җил,

Кичә иде бу мәхшәрләр, бүген син күр:

Кояш чыккан, көн балкыган, җиһан һәм ил!

Ни өчендер бу күңелем караңгы гүр?


Йөрим урам, йорт тирәли урап узам,

Урын табып утырам да, баш салына,

Өскә кигән кием белән бергә тузам,

Ярый әле кояш күреп җан җылына.


Элек мине өркетсәләр салкын җилләр,

Зәмһәрир кыш, кара көзләр кайгысы юк,

Курка-курка кереп бара кышка илләр,

Ватанымда тудым-үстем, сайлыйсым юк.


Җанашым, син кайларда соң, ни җирләрдә?

Нигә калды бу күңелем-көнем гүрдә?

Фатирыма керәм, биге — ишекләрдә!

Кайчан кояш балкыр икән минем гүрдә?

АЛТЫН КӨЗ
Хәйран калдым, көзләр килеп илгә,

Яфракларын сипкәч җирләргә,

Шәрәләнгәч барча агач-тирәк,

Алтын кояш төште безләргә.


Өйләр саен кереп йөрде үзе,

Сәламләшеп, куллар бирешеп,

Без нурландык бәйрәм килгән төсле —

Йөрәкләргә йөрәк күрешеп.


Дөнья яме бетми икән әле

Җәйләр китеп, тузгач матурлык,

Тук амбарлар, җылы өйләр белән

Килгән көз ул үзе хозурлык.


Ак әбиләр догасының бүген

Кабул булган көне: “Әлхәмдем!..”

Мең рәхмәт, кышлар артык озын

Килсәләр дә җитәр түземем.


Табигатьтә сөекле көз бүген,

Бәндәләрнең көләч вакыты,

Шуңа күрә алтын кояш кереп,

Күңел тәрәзәмне шакыды.

КАЗАН РИВАЯТЕ
1

Көнгә ямь бирде кояш, чәчте шатлык,

Осталар калды туктап, тынды халык.
Эш күп иде, армыйча көч түк кенә,

Барчаларның максат — бер, туры килә:


Кала кору тау өстендә, ташпулат,

Сарай, мәсҗид, капкалар торсын зурлап.


Бу шәһәрне “Казан” диеп атарлар,

Диварларны ныгытыплар ясарлар.


Килде хан, әйтте: “Нигез астына,

Йоласы шул, берәр заттан салына!”


Фәрман бирде, китте кире — иркенә,

Кызын дәшеп: “Су китерче бер генә! —


Дип әмерен йөретте,— Казан-судан,

Бар шушыннан, атлама үзгә юлдан!”


2

Чиләкләрен тутырып кыз су алды,

Әткәсе кушкан юлдан кире барды.
Осталар күреп аны, хәйран иде,

Теләкләре шулвакыт вәйран иде.


Ничек кызны салсыннар бу нигезгә?

“Гүзәллектә тиңсез зат шул ул бездә!”


Чәчләре ике толым, йөзе — күркәм,

Башында — таҗ, хараптыр аны күргән!


Юл бирделәр, үтте кыз сәлам биреп,

Барсы калды хөрмәтләп башлар иеп.


Китте һәм дә чарасыз осталарга

Ахмак эт чыкты өреп бусагага.


Тотып салдылар нигезнең астына,

Күмделәр, эшкә кереште барсы да.


Шунда хан килде, соравын юллады...

“Эт салдык!” — дип һәммәсе өнсез калды.


Хәйран иде хан боларның эшенә:

“Ник акыл бирмәдең, — ди,— Хак, берсенә?


Илемнән кызымны өстен күрдегез,

Эткә калыр Казаным, сез белегез!”


3

Дөресме йә ялган шушы хәбәрләр,

Әмма халыкта бу хакта сүзләр бар.
Мин шуларга бары яреп сөйләдем,

Ертык күңел бишмәтемне җөйләдем.


Ханның фалы дөрескә чыкты, диләр,

Казанны “этләр” килеп екты, диләр.


Мин исә бу хәбәрдән гыйбрәт күзлим,

Мескенлегемне белеп, сәбәп эзлим.


Көн килер, дим, күңелем тынгы табар,

Йөрәк ярама шатлык мае тамар.


Эткә калган эттән китәр берзаман,

Барсы да бер килеш тормастыр һаман.

КАЗАН
Көянтәңне асып, Казан-суга

Төшкән чакта, сылу хан кызы,

Уйладыңмы икән язмышыңны —

Иңемдә, дип, Казан нигезе?


Синең алда тезен чүкте гавам,

Чыгып баскач йөрер юлыңа,

Чибәр кызлар иле булды Казан,

Әмма калды этләр кулына...


Риваятьләр сөйли тарихыңны,

Чибәр кызларыңа тиң күреп,

И Казаным, кайгым-сөенечем!..

Киләчәккә килеп кер көлеп!


Син — татарның кызы һәм әнкәсе,

Син — терәгем, йөрәк ярасы,

Казан-судан менеп киләм, Казан,

Эткә түгел, безгә каласы!

КАЗАНГА СӘЛАМ СҮЗЕ
Сәлам сиңа, шәһри Казан, күңел нурым,

Тарихлардан килгән ярам, дәртем, җырым!


Диварларың, мәсҗидләрең, китапларың

Терәк булды иманыма! Себер, Кырым,


Хаҗитархан, үзбәк, нугай, казакъларның

Син — учагы булдың, белем-хикмәт нурың


Ирешмәгән төбәк юктыр бу икълимдә,

Татар йорты — җәннәттер ул синең урын!


* * *

Мәгърифәтнең, гыйлем-фәннең монда башы,

Мәрҗаниләр, Насыйрилар тапты аны.
Тукайларда дәртле халык сагышыдыр,

Һичбер вакыт югалмас бу Казан даны!


* * *

Сәлам сиңа, шәһри Казан, тарихлардан,

Мөхәммәдьяр, Боерганең, Ибраһимнардан!
Сәлам сиңа бу сибелгән татарыңнан,

Исхакыйлар, Сәгъдиләрең, Акышлардан!


Сәлам сиңа киләчәгең — бәхетеңнән,

Ватанпәрвәр, милләт улы оныклардан!


Кабул итеп ал син шушы сәламнәрне,

Азат кояш күтәрелер офыклардан.

СИН — КОЯШЫМ!
Көн һәм төндә якты кояш

Нурласа күңлем түрен,

Кем дә түгел, алларымда

Син шул ул, бәгърем, үзең!


Дәрт биреп, төреп хисләргә

Адаштырсаң — мең бәхет,

Мәхәббәт таҗы кидең дә

Каршымда тоттың тәхет.


И ханбикәм, мин — бер колың,

Миһербан сорыйм синнән,

Мәхрүм итеп куалама

Мәхәббәт сараеңнан.


Синең өчен җаным фида,

Син генә дип яшимен,

Синең назлы кочагыңда

Мин көн булып эримен!

НАЗЫМСЫҢ
Ак каеннар күптән саргайдылар,

Яфрак коя күңелем агачы,

Сине бүләк иткән җәем кая —

Ул көннәргә бардыр кайтасы!


Бәхилләшеп, юкса, китмәдең дә,

Очрашуга сүзләр куештык,

Ышанычым — ялгыз яфрак — җилдә,

Эзләп йөрим җанга тынычлык.


Яфрак коя көзем, күңел — салкын,

Яңгырлардан калды күшегеп,

Кышлар бар шул алда — карлы, суык,

Җылыт мине, җылыт, күренеп!


Йөзләреңдә җылы нурлар уйный,

Карашларың — майның кояшы!

Язлар кебек кил дә, күңелемнең

Шаулы яфрак ярсын агачы!


КАРТЛЫК-ЯШЬЛЕК


Алыр дөнья яшьлегемне,

Бәхетемне, шатлыгымны,

Кара чәчне, кыйгач кашны

Ак бәз ясар, кояшымны

Сүндерер дә ай калдырыр,

Янар йолдыз — күз яшемне

Бит очымда сәйлән кылыр,

Ятим итәр бу башымны.


Кулга — таяк, җанга терәк

Кирәк булыр, бар эшемне

Ташлап, намаз-дога укып

Үткәрермен төн-көнемне.


Ә хәзергә мин яшь әле,

Җанның-тәннең кайнарлыгы —

Кызлар өчен — назлы кочак,

Дөнья куам, бар байлыгы

Кулга керә, кулдан чыга,

Мин — хәзинә, мин — сандыгы,

Сөенәм дә, көенәм дә,

Ахирәтнең ут ялкыны

Ерак кебек, дөнья — кыйбат!

Гафу, Ходам, кыш салкыны

Миннән, берүк, булсын ерак!

БУЛМАСМЫ?


Була хәлләр, дөнья әйләнешен

Дилбегәдә бәндә тотмый шул,

Шуның белән бәлки хикмәтледер —

Бар нәрсәгә җитеп бетми кул!


Соңарырга туры килә юлда,

Ашыгырга гамәл-холыкта,

Ике хәлдә дөнья хәсрәте юк:

Гыйбадәттә, берсе — үлектә!


Көтеп торам, ташлап киткән дөнья,

Кире кайтып, мине алмасмы?

Корабында бәлки урын бардыр?..

Ахры, мин дә сөйлим булмасны!

ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ
Хәтер сынса, күңел сынуыннан

Хәтәрлерәк, беләсеңдер хет?

“Синсез яши алмам!” — дия-дия

Вәгъдәләшкән кешең идем бит!


Ничек болай бик тиз оныттың да

Чит-ятларга килеп юлыктың?

Ялгышлар күп була бу тормышта,

Мин шуларны уйлап сулыктым.


Ничек кенә тайса да аяклар,

Мәхәббәтем изге иде ул!

Нәрсә-нәрсә, сөю-сәгадәттә

Ялгышмаска тиеш идек шул!


Без — ялгыштык! Бәлки шулай тиеш

Булгандыр бу гасый дөньяда?

Мәгәр алай икән, нигә инде

Күзләрдә яшь миндә-синдә дә?


Тормыш бездән акыллырак булыр,

Очраштырмас кабат йөзгә-йөз,

Син йөрерсең юлың адаштырмый,

Сөйрәлермен шулай төздән-төз.

МЕСКЕННӘР ИЛЕ
Бөек күңелемнең боек чагы —

Ни хәсрәтем бардыр, югыйсә!

Бу җәберне үзем эзләп таптым,

Телем телеп җанны шул кисә.


Һәлакәтен тапкан бөек милләт,

Ник селтисең кулың анадан?

Телең дә бар иде, нәселең дә,

Кайтырлармы болар яңадан?


Куркак җаннар күкрәк кагып йөрсә,

Батырга да чыгып була бит,

Ни өчен соң шөлләп төштең бүген —

Буылып-буылып өрә бурлак эт!


Тәрәккыйга тартып китергәнме?

Алдаган ул, чиккә җиткәнбез,

Хакыйкатьне танымадык түгел,

Наданнарны эшкә җиккәнбез.


Бәхеткәме, әллә ямангамы

Барыйк, әйдә, булмый башкача,

Галимнәрең күмер кимерсәләр,

Дан-дәрәҗә илдән тиз кача.

ГЫЙЛЬМАН-ВИЛДАН
И укучым, киңәшем бар, укып үт,

Хакыйкатьнең мәгънәсен таяныч ит!


Әйтер сүзем, аңла, бик тә гадидер:

Сабый каршында булма син усал эт.


Кимсетмә һич, балалар — Вилданга тиң,

Җәннәт хакын аңла, бу да мәгълүм бит.


Бүген каксаң үзен, иртәгәге хәлең бар,

Каршыңдагы ишек аныкыдыр, кит!


Буе карыш иде, матчага җиткән,

Сиңа түгел идеме теге вакыт чит?


Хәзер йөрмә теләнеп, ярдәм көтеп,

Өстеңә җибәрмәсен ул таяк-эт.


Тимә, диләр, тимә һич сабыйларга,

Гыйльман-Вилдан шулар инде, белеп үт!

АТАМ-АНАМ ХӨРМӘТЕНӘ
Ана-ата кадерен күреп үстек,

Түли китсәк — дөнья бәһасе!

Рәхмәтләрдән артык нәрсә бирдек —

Үзебез дә бала анасы,

Үзебез дә бала атасы.
Бөек галәм — олуг тәрбияче!

Һәммәсенә дә без бурычлы,

Әмма тормыш биргән ата-ана

Терәк булды һәрчак ышанычлы,

Аклый белү кирәк ышанычны!

ГҮРГӘ КАДӘР САКЛАНГАН СӨЮ


“Сөйгән ярым, исәнме?..” — дип яздым,

Барып ирешмәгән шикелле...

Әллә юллар бикле булдылармы?

Хатым алмавы да икеле!


Еллар үтте, юллар очраштырды...

“Мин, — диде ул,— җавап китердем!”

Тыңладым да хәйран калдым.

Әйтте:


“Син үлемгә мине җиткердең,

Мин дә сиңа үлем китердем!..”

ҖӘННӘТ ТУФРАГЫНА СЫЕНУ
Ил алдында, дөнья каршысында

Бер анамдыр — олуг бөек зат!

Иман нурым, тормыш терәгем ул —

Бер Ходамдыр, олуг бөек Хак!


Мин — бер мескен, елый-елый ашап,

Үзсезләнеп үскән тәүбәсез!

Анам хакы, Ходам хакы — беләм:

Яшәешем, гамәл, тел вә сүз!


Саклый алсам шуны гомер буе,

Ышанычын бирер, рәхәтен,

Хак тәгалә сере ачылачак —

Ишетә алсам ана рәхмәтен!


Әнкәемнең табан астындадыр

Ходаемның җәннәт туфрагы!

Минем өлеш кайда? Без алтау шул,

Алты бала — алты яфрагы.


Какса җилләр, өзгәләсә безне —

Ни кылырсың? Ходай тәкъдире!

Әллә ничек булды әле тормыш,

Үзем — елак, үзем — бик кире!

ХӘТЕР КАЛУ
Гасыр җиле хәрәкәтен

Тоя калса агачлар:

Яки шаулап чәчәк ата,

Йә үрли ябалдашлар...


Сизми калдык, чорлар күчте —

Күпер булдык хыялга,

Кайда йортым, кайда халкым?

Читләр тулган ояга!


Килгән — китми, якын итми,

Үз сүзен йөртмәк була,

Җәбер-золым кыла, белми —

Имеш, сәгадәт ура.


“Чәчкәнеңне урырсың!”— дип

Әйтмәгәнме бабалар?

Киткән — кайтыр, килгән — китәр,

Ятим калыр балалар.


Үсмер идем, үткен идем,

Үтте хәтер калдырып,

Җырлап карыйм, сөйләп арыйм —

Телләремне талдырып.

БЕЗГӘ КИРӘК
Мәхшәр, хәсрәт, тәмуг, газап — болар

Бәндәләргә җәза мәйданы;

Хакыйкатьтән йөзен чөючеләр

Ялганнанмы эзли файданы?


Хаксыз яшәү бәхет китерми ул,

Ышанычны салмый йөрәккә,

Хакыйкатькә килеп тезләнәчәк,

Тезләнәчәк тәүбә кирәккә!


Тәүбә кирәк, хакыйкатькә түгел,

Һәркемнең дә кирәк үзенә,

Аллаһыга кирәк булса тәүбәң —

Шайтан басар иде тезенә!


МӘСҖИДЕМ
Куркытасың, чакырасың,

И бөек мәсҗидем минем!

Гыйбадәткә тезләнәм дә —

Ачыла күңелем-күзем!
И Ходам, дим, бәхетемнең

Коендыр нурларында,

Ышанычым син, терәгем

Бу тормыш юлларында!


Адашмас кебек йөрибез

Үз башка уңга-сулга,

Салсаң да мине сагышка,

Чыгарма дәһри юлга!


Гыйбадәткә мөэмин сынды,

Хәсрәтле мин, гел янам,

Гөнаһка нәфсем үрелсә,

Иманымнан оялам.


Мәсҗидемдә хөтбә тота

Мулла булып карт агай,

Кичә дөнья кирәк иде,

Бүген Хакка ялагай!


АХЫР СҮЗ
Озын шәүлә, кыска-кыска гәүдә —

Бүкән кадәр калдык куркышып...

Утын ярган балта каршысында

Ике түмәр куйды төртешеп.
Агач идең кайчан, җил шаулатып —

Яфрак коя идең көзләрен,

Бүрәнәгә кисеп аударганда:

“Өй булам!”— дип бәхет күзләдең.


Язмыш — уйный, нәфсе — алдый белә,

Хыял канатына утыртып,

Сиңа оя корган мескен карга

Һаман оча кошлар котыртып.


Каркылдый ул, баш очында гына

Газраилнең сүзен битәрли...

Утынга дип турадылар, хәзер

Балта сугар — җаен әзерли.


Озын-озын шәүлә, кыска гәүдә...

Учак яна, бирә җылысын,

Өзгәләнеп беткән чагыңда да

Соңгы сүздән җаннар җылынсын!


КУШ ҖАН ФӘЛСӘФӘСЕ

Дра­ма­тик поэ­ма
К А Т Н А Ш А Л А Р:
Ш ә м ә к и, ша­гыйрь.

Җ а н.
Бүл­мә. Ак, әм­ма ка­раң­гы ди­вар­лар. Ди­вар­лар кы­рын­да, ян­да­рак — ти­мер ка­ра­ват. Аның өс­тен­дә ак ки­ем­нән, ак урын-җир­дә, юр­ган­га бе­раз кап­ла­нып кем­дер ята.



Ур­та­да — өс­тәл. Ан­да сү­рән ге­нә шәм яна. Ял­гыз­лык хө­ке­ме. Өс­тәл­дә һәм идән­дә языл­ган, сыз­га­лан­ган, ер­тыл­ган кә­газь­ләр чә­че­леп ята.

Сә­ер моң ише­те­лә. Ка­я­дыр кың­гы­рау шал­ты­ра­вы ки­теп юга­ла. Кем­нәр­нең­дер исе­рек та­вы­шы, каһ­ка­һа­лап кө­лүе ко­лак­лар­ны ярып үтә.

Я­та­гын­нан ке­ше то­рып уты­ра. Ва­кый­га баш­ла­на, ут­лар хә­рә­кәт­кә ки­лә.

Як­ты­лык ка­ра­ват ти­рә­се­нә тук­та­ла. Сөй­ләш­кән, көл­гән та­выш­лар әле кө­чәя, әле ерак­ла­ша, әле ты­нып ка­ла.

И­шек шы­гыр­дап ачы­ла. Ан­нан як­ты­лык тө­шә. Ишек шы­гыр­дап ябы­ла. Җил уй­на­га­ны ише­те­леп ала, ты­на.

Зур тын­лык хө­ке­ме.

Ак­рын­лык бе­лән та­гын да бер озын көй баш­ла­нып, ки­нәт ке­нә өзе­лә.
Ш ә м ә к и (калтыравык үчекләнгән тавыш белән.)

“Йа Аллам” дип башлыйм һәрбер сүземне,

Синнән башка кемгә салыйм күземне?

Аңлаучым син язмышымның аһ-зарын,

Миндәй мескен кая куйсын бер башын?

Киңәшерлек кемем бар да нәрсәм бар?

Кемгә — иркен, кемгә, менә, дөньяң тар!

Иң мескене бу дөньяның мин булсам,

Иң бөеге, әлбәт инде, син — Аллам!

Адәмнәрне җиргә куып, биреп зар:

“Бар,— дисең син,— язмышыңа бәхет сар!”

Һәркемгә дә җитми булгач бәхетең,

Нигә кылдың бөек күктә тәхетең?

Гомер биреп, тәмуг аша үткәндә,

Кан-яшь түгеп эссе утың кичкәндә,

Ярдәм белән кул сузарга ни кала?

Яши-яши бер нәрсәдән наз ала

Торганнарың синең янга җиткәндә

Егылырмы — таяк белән төрткәнгә?

Әллә инде анда да шул мескенлек

Бирмәс миңа яшәр өчен өстенлек?

И бу җаным, нинди синең төсләрең,

Минем кебек мескенме һәм өсләрең?

Җ а н (тавышы тонык ишетелә, үзе күренми.)

Мескеннәрнең җаны өтек булмас дисеңме?

Яңарт, адәм, яңар хәтер төсеңне!


Тынлык.
Өтек итеп күрәсеңме килә, бәдән?

Үз җаныңны кара, мескен әләм...


Өс­тәл яны­на ут тө­шеп, кү­ре­нә ки, ан­да ях­шы ки­ен­гән кы­я­фәт­ле бе­рәү уты­ра. Үзе чи­бәр, үзе ыс­пай. Бу —

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет